Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

МАДАМ АНЕТ

(Чын хикәя)

Урман эчендә Изге Женева дип исемләнгән шәһәрчек бар икән дөньяда. Банклары белән дан тот­кан Швейцариядәге мәшһүр Женева түгел. Франциядә, Париждан егерме чакрымнар чамасы көньякта, бакча һәм гөлләргә күмелеп утырган шәһәрчек ул. Миңа ан­да бер мәртәбә булырга туры килгән иде инде. Өч-дүрт еллар чамасы элек, ул чактагы Россия парламенты вәкилләре буларак, урыс патшасының чыбык очларын, министрларын, генералларын күрергә килгән идек.
Шәһәр читендәге яшел аланда иске замок-сарайларны хәтерләткән ике катлы бина бар. Затлы нәсел-нәсәпле ялгыз калган рус эмигрантлары картайган көннәрен шунда кичерәләр икән. Безнеңчә әйтсәк, картлар йорты инде. Әмма монда әйләнә-тирә җәннәт бакчасын хәтерләтә — чәчәкләр,гөлләр... Агачларында кошлар сайрый. Идәннәре ап-ак мәрмәр, диварлары са­ры имән, бәллүр шәмдәлләре алтын яңаклы. Торган җирләре дә өч-дүрт кешегә бер бүлмә түгел, һәр кешегә өч-дүрт бүлмәле икән.
   Картлык кайда да картлык инде. Күкрәгенә Геор­гий тәресе таккан ирләрнең дә муен-маңгайларын иртәме-соңмы барыбер тоташ җыерчык баса икән. Әмма танышканда, бигрәк тә «генерал» яисә «князь» кебегрәк титулларын санаганда, салынып төшкән му­еннары горурлыктан кинәт тураеп-тураеп китә.
Безнең белән дә таныштырдылар. Бер очтан минем татар язучысы булуымны искәртеп уздылар. Граф һәм графинялар өчен нәрсә инде ул, «кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни?» дип уйлаганнардыр бәлки.
   Депутат юлдашларым затлы гаилә вәкилләрен та­бып, аерым-аерым сораштыра, кызыксына башлады­лар. Ә миңа ни, ялгыз каз күк тик йөрим үзалдыма. Алтын-көмештән ясалган истәлекле әйберләрен тотып-тотып карыйм.
   Ул да түгел, пинжәк чабуыма кагылды берәү. Бо­рылсам, ни күрим, ике тәгәрмәчле кәнәфи-коляскада карт бер әби утыра. Сиксән-туксаннар тирәсендә бу­лыр. Кызыксыну тулы карашы миңа төбәлгән.
   —  Бер татар бар, диделәр. Сез түгелме ул?
   —  Мин... — дидем, тартынып. Башкача ни әйтим, телсез калдым.
   Култыксалары зиннәтле ташлар белән бизәлгән кәнәфи-креслодан очып чыгардай булып талпынды ул шунда. Күрешергә ниятләве идеме, уң кулын суза төште, күзләрендә шәфәкъ нуры балкып алгандай бул­ды. Иреннәре калтырана, бер ачыла, бер йомыла. Ни­дер әйтергә тели иде бугай ул, әмма тотлыгып калды­мы, дулкынлануданмы, аерым авазлар ишетелсә дә, авызын тутырып һичбер сүз әйтә алмады.
   Тик торабыз карашып. Карчык талпына, газаплана — нидер әйтергә, нәрсәләрдер аңлатырга тели. Барып чыкмый, файдасыз... Ә мин аның ни өчен үзем белән кызыксынуын һич аңлый алмыйм. Ни әйтергә теләде икән ул, нигә шулкадәр дулкынлана, бәргәләнә? Ни өчен башка берәүгә түгел, нәкъ менә миңа сүз катарга кирәк тапкан?
   Бер-беребезгә озак, шактый озак карашып тордык. Аңлаша гына алмадык. Телле, өнле булсам да, мин ни кылыйм соң?.. Сорауларыма җавап булмагач, дәшеп сүз ала алмагач, мин ни эшлим? Нинди чарам бар...
   Аерылыштык. Хушлашып китеп барганда мин кар­чыкның кайчандыр зәңгәр булып та, инде тәмам уңган күзләренә карап тордым. Сак кына аның тоташ кан та­мырларыннан гыйбарәт йомшак кулына кагылып уз­дым. Шулай да безне картлар йортының капка төбенә кадәр озата чыккан француздан сорамый булдыра ал­мадым.
   —  Кәнәфи-креслода утырган ханым кем иде ул?
   —  Графиня Шереметева, — диде француз, һәр сүз һәм һәр иҗеккә мәртәбәле бер басым ясап.
   Менә ничек, дип хәйран калдым үзалдыма. Димәк, Шереметева. Графиня Шереметева белән янәшә басып торганмын лабаса.
   —  Ә ул үзен татар дип саныймы әллә? — дип әйтеп ташламыйммы шунда.
   Ни хакында соравымны француз аңламады. Сүзгә-сүз барлап чыктым җөмләмне. Акцентым булса да, со­рау дөрес куелган иде. Баксаң, ул дөньяда татар дигән милләт барлыгын белми икән. Итагатьлек күрсәтеп җавап бирде.
   —  Россия империясен ныгытуга зур өлеш керткән рус графлары Шереметевлар гаиләсеннән, — диде.
   Шулаен шулайдыр ул. Әмма мин графиняның яны­ма килгәч тә үз авызыннан ишеткән сүзләрен дә оныт­мадым бит әле. Башка берәү янына түгел, минем янга килде ул. Татар булуымны ачыклаудан башлады сүзен. Димәк, шул хакта, шул нигездә сөйләшергә, аңлашыр­га теләгән иде ул минем белән. Дулкынлану һәм карт­лык кына ирек бирмәде.

                                                     * * *
Графиня Шереметева белән ул чактагы очрашуы­быз хакында, дөресен әйтергә кирәк, мин инде оныткан идем. Урман эчендә Изге Женевага бу юлы үзем генә
килдем. Максатым — Рудольф Нуриевның каберен зи­ярәт кылу, баш очына чәчәк салу иде.
Кичке алты якынлашып килә. Машинаны капка төбендә калдырып, берьялгызым рус эмигрантлары ка­берлегенә уздым. Кисәтеп калдылар, каберлек җидедә ябыла икән. Димәк, бер сәгать вакытым бар. Үзәк ал­лея буйлап түргә таба атлап киттем. Шул рәвешле туп-туры баргач, сул тарафта Нуриев кабере булыр, дип ал­дан ук өйрәтеп җибәргәннәр иде үземне.
Ашыксаң да кабаланып булмый, олыгаеп, сабырла­нып каласың бит ул зиратка килеп кергәч. Ирексездән як-ягымда тезелеп калган кабер ташларын, фо­торәсемнәрне күзәтеп, барлап барам. Акгвардияче Дроздов һәм дроздовчылар каберлеге җәлеп итте игъ­тибарымны. Егермегә якын офицер янәшә күмелгән... Язучы Иван Бунин тәресе каршында да тукталып, баш ими уза алмадым. Яратып укыган, укып туймаган ос­тазларымның берсе әнә кайда мәңгелек йорт тапкан икән. Ә инде графиня Шереметеваның фоторәсеменә килеп төртелгәч, тетрәнеп, калтыранып куйдым. Таны­дым. Әлбәттә, таныдым. Кабер ташындагы фо­торәсемнән күзләрен тутырып карап утыра. Әллә ул да мине таныды инде. Карашларыбыз кисешеп торды ке­бек бермәл. Теге вакытта әйтергә теләп тә әйтә алмаган сүзләрен хәтергә төшерергә теләгәндәй уйга калып утыра иде кебек ул.
Бу юлы да нәкъ әүвәлгечә килеп чыкты. Графиня күзләрен тутырып карап калды, ә мин каерылып карый-карый китәргә мәҗбүр булдым. Юлым дәвам ит­тем.
Каберлек эченнән, кара һәм соры таш, эреле-ваклы тәреләр арасыннан атлап килә идем. Кинәт чәчәкле як­ты аланга килеп чыккандай хис иттем үземне. Чү, ни бу?.. Туктап калдым.
Шомырт сыман чем-кара мәрмәр читенә тыйнак кына кысага утыртылган фоторәсем сөяп куелган. Ан­да җанына ирек даулап, кош сыман югарыга, каядыр еракка омтылган биюче рәсеме. Ул очышта... Фани дөнья турында уенда да юк. Янына килеп чыккан як­ташында ник бер гаме булса икән. Күңелгә келт итеп Тукайның «Очты дөнья читлегеннән, тарсынып күңелем кошы...» дигән сүзләре килеп төште. Әлеге ка­бер өстенә шундый сүзләр уелган булса, никадәрле урынлы һәм тәэсирле булыр иде дә бит. Ә монда урыс һәм француз телләрендә «Рудольф Нуриев. 1938— 1993» дигән мәгълүмат уелган.
Чәчәкле якты алан, дидем. Бер дә юкка гына түгел. Кабер ташы өстенә кызыл, яшел, зәңгәр, алтын сары һәм ак төсләрдән тукылган зур бер келәм ябылган. Аның ап-ак чуклары җиргә кадәр салынып төшкән. Рудольфка җылы булсын өчен кемдер махсус алып килгәндер дә кадерләп, пөхтәләп аны шунда ябып киткәндер кебек иде.
Чынмы бу, түгелме дип, ипле генә атлап кабер чи­тенә якынлаштым. Дөньяның күпме илләрендә булып, нинди генә каберлекләрдә булырга туры килмәгәндер үземә, әмма һичкайда мондый хәлгә тап булганым юк. Җил бар, яңгыр бар бит. Келәм керләнә, төссезләнә калса, аны ни эшләтерләр икән? Гомумән, кабер ташы өстенә келәм бөркәп кую хакында минем һичкемнән ишеткәнем юк иде.
Сак кына иелә төшеп, кабер өстендәге затлы келәмгә кулым суздым. Йомшак, җылы келәмгә дип сузылган кулым салкын ташка килеп тиде. Баксаң, ул келәм вак-вак кына зиннәтле ташлардан мозаика итеп чиккәндәй эшләнгән икән.             Сискәнеп киттем. Кире си­кереп үк тордым. Чак кычкырып аваз салмадым хәтта. Шулкадәр көтелмәгән булды ки, ничек тыелып калган­лыгыма үзем булып үзем әле дә хәйран калам. Кабер­нең аргы тарафыннан һич уйламаган-көтмәгәндә, гүя җир астыннан пәйда булган кебек, бер ханым калкы­нып куймасынмы шунда.
Бер адым артка чигеп куйдым. Үз күзләремә үзем ышанмый басып торам. Төштә түгел, өнемдә ич. Шәүлә яисә өрәк дияр идең, түгел. Зәңгәр күзләре бераз тоны­клана төшкән төшүен, әмма сылу буйлы, коңгырт-сары чәчле гади бер җир кешесе. Хатын-кыз.
Бу очрашу аның өчен дә көтмәгәндә булдымы, әллә ул да курка, сискәнә калдымы, ханым шулай ук торып баскан иде. Гүя икебез дә телсез, тик карашып торабыз бер-беребезгә. Бераз кичегә төшеп булса да дәшәргә мәҗбүр булдым.
— Сез кем буласыз? — дидем французча. Ул дәшмәде. Әйтерсең телсез-өнсез иде ул. Гүя мин юк аның өчен. Ишетмәде һәм ишетергә дә теләми.
Соравымны урысча кабатларга мәҗбүр булдым. Җавап шул ук — битараф тынлык. Битараф күзләр. Битараф караш.
Тукта әле, мин әйтәм, татарча да эндәшеп карыйм булмаса. Бәлки ул Рудольфның бер-бер карендәш-ыруы булып чыга торгандыр.
—  Сез кем буласыз, ханым? Җаныгыз булса, зинһар өчен, дәшегез, җавап бирегез бер сүз. Юкса, бераз шом­ландыра ук башладыгыз дип әйтимме...
Ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк, ха­нымның ни гомер хәрәкәтсез торган күз керфекләре челт-мелт йомылып җанланып алды шунда. Димәк, ул кеше икән, өрәк түгел! Ирен читләре, елмайгандай, бе­раз хәрәкәткә килеп алды... Көттерә төшеп булса да дәште ул. Французча дәшсә дә һәр сүзен аерымачык аңладым һәм хәтердә калдырдым.
—  Сез Рудольфның якташымы?.. Аның туган те­лендә сөйләшәсез түгелме? — дип сорады ханым.
— Әйе, мин аның туган ягыннан, Казаннан килдем, — дидем.
Ханым тагын да җанлана төште, төнбоек чәчәгедәй ачыла бара иде ул. Үзенең кызыксынуын белдерде һәм берочтан мине дә төзәтеп куйды:
—    Рудольф   үзенең   татар   булуын    һичкайчан яшермәде. Ләкин туган ягы дип ул Казанны түгел, Уфаны искә төшерә торган иде.
Килешми булдыра алмадым. Туры сүзгә җавап юк бит ул, хак сөйли иде ханым. Һәм ул үзе башлап со­раштырырга ук кереште.
—  Рудольф белән күрешкәнегез бар идеме? Аны Сез яхшы белә идегезме?
— Ишетеп яхшы белә идем, әмма күрешеп яисә ара­лашып түгел. Казанда, опера театры каршысында очра­клы рәвештә бер күреп калган идем. Шул... Башкача күрешергә насыйп булмады.
Алай икән диеп, Рудольфны якыннан белмәвемә беркадәр кәефе кырылып, баш какты ханым. Рудольф Нуриевның Казанда булган елын, аен һәм көннәрен искәртте.
—  Ул аның якташлары, туганнары белән хушла­шырга кайтуы булды, — диде, бераз үзалдына уйланып торганнан соң. — Гомере күп калмаганын ул белә иде инде... Әмма һичкемгә сиздермәде. Элгәре елларда да сагына иде ул туган якларын... Һәм туганнарын. Күре­шеп, аралашып яши алмавын бик авыр кичерә торган иде... Казанга һәм Уфага кайтып чыгышлар ясыйсы килә иде аның. Нишлисең бит, советлар илендә аны га­фу итәргә, танырга теләмәделәр.
Кабер артыннан пәйда булса да, әлеге ханымның ниндидер шәүлә яисә каберлектә генә очрый торган өрәк түгеллегенә тәмам ышанган кебек идем инде. Ә барыбер аның кем булуы, монда ничек килеп чыгуы хакында берни белмим бит әле. Табигый ки, кызыксы­нуымның чиге-чамасы юк, сораштырасым килә. Ә ка­берлек әңгәмә өчен иң кулай урын түгел икән. Өстәвенә, кабер ташының аргы тарафында торган ха­ным, беркадәр кызыксыну белдерсә дә, барыбер теләр-теләмәсрәк сөйләшкән кебек тоелды. Сорауларым белән теңкәсенә тигәнмендер бәлки.
—  Шулай да әйтегез инде, мадам, Сез кем буласыз?
—  Гади бер хатын-кыз...
—  Ә шулай да?..
— Гомерем буе Рудольфның бөек таланты каршын­да   баш   иеп   яшәдем.   Минем   кебекләр   бик   күп, меңәрләгән, миллионлаган иде.
—  Сез французмы?
—  Юк, мин Германиядән.
—  Германиядәнме? — дип, гаҗәпсенүемне белдер­дем.
—  Франкфурт шәһәреннән.
— Миңа да булырга туры килгән иде Франкфуртта. Матур шәһәр, — дидем. — Ә мин сезне француз дип уй­лаган идем. Французча да яхшы беләсез икән.
—  Озак еллар буена Франциядә эшләдем.
—  Ә хәзер?
—  Парижда яшим.
Сүз иярә сүз чыга, шул рәвешле тәмам аңлаша ук башлаганбыз. Үземне әллә кайчан кызыксындырып, бимазалап торган сорауга да чират җиткән иде булса кирәк, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
—  Сез Рудольф Нуриевны яхшы белә идегезме?
Ханым, беркадәр тартына төшеп, мәгънәле генә ба­шын кагып куйды.
—  Әйе.
Шул тартынудан аның бит очларына алсулык йөгерде кебек хәтта. Зәңгәр күзләренә җан керде, алар балкып куйды... Кара инде, ни гомер янәшә торып уе­ма килмәгән — бу ханым үзе дә биюче булган лабаса. Озын төз аяклар, сылу гәүдә, нәзек озын муен. Коеп куйган балерина түгелме соң?! Яше иллеләргә якынла­шып килә торгандыр бәлки, әмма аның кайчандыр би­юче булуына һич шигем калмады. Уемдагы телемә со­рау булып килде.
—  Сез дә биюче идегезме, мадам?
— Юк, мин болай гына, — дип тыйнаклык күрсәтте ул. — Рудольф чын биюче иде. Бөек биюче.
—  Ә Сез?.. Сез дә Рудольф белән бергә биедегезме?
—  Мин Рудольф белән бер театрда эшләдем. Бергә гастрольләрдә булдык. Озак еллар бергә эшләдек. Әмма мин үземне Рудольф белән янәшә куеп, биюче идем, дип әйтә алмыйм.
Мадамның авызыннан: «Мин дә балерина идем. Ну­риев белән озак еллар бергә биедем», — дигән җавап ала алмадым. Ә чынлыкта нәкъ шулай булган икән.
«Рудольф Сезне ярата идеме? Рудольф белән ничә еллар аралашып яшәдегез? Сез дә аны ярата идегезме? » —  кебек сораулар тел очымда эленеп торды. Сорыйсым килде. Әмма мадамның үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы шундый булгандыр, күрәсең, ул сорауларны күпме ом­тылып та бирә алмадым мин аңарга. Хәер, үземчә ачы­кладым да булса кирәк.
Нуриевның баш очына куелган тере чәчәк бәйләмнәре, гөлләргә ишарәләп сорап куйдым:
—  Боларны кем китерә, кем хәстәрләп тора шулай?
—  Мин, — диде ул, башын күтәрергә кыймый гына.
—  Рудига мин көн дә чәчәкләр китерәм.
Әйе, «Руди» дип искә алды ул аны беренче мәртәбә. Болай эндәшкәндә аның күңелендә Нуриевка эчкерсез хөрмәт, тирән мәхәббәт тулып, ташып торганлыгы аерымачык төсмерләнде.
—  Ә ул үзе дә Сезгә хөрмәт белән карый идеме? — дип сорап куйдым, ниһаять.
—   Рудины сәхнәдә булсын, өендә булсын, урамда булсын    һәрчак    кочак-кочак    чәчәк    бәйләмнәренә күмделәр. Кая гына барып чыкса да, аны таныйлар иде.   Таланты   алдында   баш   иючеләр   сәгатьләр   буе чәчәк тотып урам чатларында, театр ишеге төбендә дә аны каравыллап торалар, яхшы мәгънәсендә эзәрлек­лиләр иде. Дөньяның һәр шәһәрендә, һәр почмагында бу шулай иде... Һәм шул чәчәкләрнең бик күбесен ул миңа да бүләк итеп килде.
—  Менә ничек? Димәк, Сез гади сәхнәдәш кенә бул­магансыз минем якташым өчен. Чәчәкне аны теләсә кемгә бүләк итеп булмый, ә бары яраткан кешегә генә бүләк итәләр...
—  Инде менә һәр көн мин аның үзенә чәчәкләр ки­терәм хәзер, — диде ул, моңсу гына.
Аның күзләре Рудольфның баш очына куелган чәчәкләргә, гөлләргә текәлде. Нидер хәтерләде булса кирәк, уйга бирелеп торды бермәл. Мин дә шул караш артыннан иярдем.
—   Рәхмәт Сезгә, —   дидем.   —   Искиткеч   матур чәчәкләр,  тыйнак   гөлләр.   Берсе   әнә   безнең   татар өйләренә бик тә хас гөл. Бәлки, Рудольфның әнисе дә ул гөлне тәрәзә төбендә үстергәндер. Яран гөле.
— Ә ул үзе дә ярата торган иде ул гөлне. «Яран» ди­дегезме, ә ул дөньяның һәр төбәгендә бар. Аны нәкъ шулай, «Әниләр гөле» дип тә йөртәләр.
—  Миңа калса, монда һәр нәрсә безнең туган яклар­ны хәтерләтә кебек.  Яран гөле генә түгел.  Менә бу аның өстенә ябылган келәм дә бик тә җанга якын төсләрдән тукылган кебек. Чын үзебезчә, татарча дип әйтимме...
—  Бу бит төрекмән келәме, — дип төзәтте ул мине. — Сезгә мәгълүм микән, Руди бит келәмнәр коллекци­ясе җыя иде. Дөньяның кайсы гына илендә тукылган келәм юк иде икән аның өендә. Кайда гына булмасын, гастрольләрдән ул келәм алып кайта иде. Берсеннән икенчесе   затлырак.   Ә   инде   шәрык   келәмнәре   аны һушыннан   яздыра   торган   иде.   Фарсы   келәмнәре... Һиндстан келәмнәре...
—  Ә ни өчен кабере өстендә төрекмән келәме? — дип бүлдердем үзен.
—  Ул аның иң кыйммәтле, кадерле келәмнәреннән иде. Татарларның үз келәме булмаганга офтана иде ул.
—  Булуын булган ул келәм туку бездә дә. Тик оны­тылган... Бездә бик күп нәрсә онытылган. Татарның язмышы бик катлаулы шул...
—  Төрекмән келәмен кабер ташы өстенә мозаика белән чигеп ясау Рудиның үз васыяте иде. Аны мәшһүр итальян рәссамы башкарып чыкты.
Ипле генә сөйләшеп торган җиреннән кинәт кабала­нып куйды мадам һәм кулындагы сәгатенә күз төшереп алды. Җиде тулып килә икән. Димәк, зиратның капка­сы ябылырга санаулы гына минутлар калып бара. Бу хакта мин дә кисәтелгән идем бит. Ханымның хәрәкәтләреннән мин аның кабалануын, кабер янында бер генә минутка булса да ялгыз калырга теләвен си­земләдем.
—  Гафу итегез, — дидем. — Мин башкача Сезне тоткарламам. Исемегезне әйтә алмассызмы?
—   Сезгә нигә? — диде ул.  — Мин билгеле кеше түгел, кирәкмәс.
—  Алай дисәгез дә бит. Сез, күреп торам, Рудольф Нуриевны якыннан белгән кешеләрнең берсе. Исеме­гезне генә белеп тору да зыян итмәс иде.
—  Кирәге чыкмас, — дип кабатлады ул. Артык сүз куертасы килми иде бу хакта.
—  Мөмкин булса, әйтегез шулай да. Мин гади бер татар язучысы, үземнең якташларыма Сезнең хакта сөйлисем килә. Хөрмәт белән...
—  Кирәкмәс.
—  Шулай да, үзем генә булса да хәтерләп калырга телим Сезнең исемне...
—  Анет фон Тумен булам, — диде ул.
Ә мин әрсезләнүемне дәвам итәм:
—  Адресыгызны да әйтә алмассызмы?
—  Аның Сезгә кирәге булмаячак, — диде ул кисте­реп.
—  Рудольф Нуриев   хакында белергә теләүчеләр, язарга теләүчеләр  аз  түгел  хәзер.  Бәлки   андый уй миндә дә туарга мөмкин бер заман.
—  Руди турында язучылар... — дип, уйга калып торды ул бераз. — Алар һәммәсе ялган сөйли, гайбәт сөйли. Ышанмагыз аларга, зинһар, ышанмагыз, — дип, тынгысызланырга кереште ул.   Хәтта калтырана  ук башлады  түгелме  икән  әле.   Күреп  торам, сенсация ясарга теләүчеләр җелегенә үткәннәр аның.
—  Ә Сезне табарга кирәк булса?..
— Мине табу бик җиңел, — диде ул, моңсу гына ка­раш ташлап. — Мин һәр көн Руди  янында утырам. Шушында. Кабере янында.
Колагым ишеткәнгә ышанмый кабатлап сорадым:
—  Ничек? Һәр көн дисезме?
—  Әйе. Һәр көн. Зиратның капкасы ачылгач та киләм. Ябылганда гына китәм.
—  Иртәдән кичкә кадәреме? — дип гаҗәпләндем. Гаҗәпсенмәслекме соң? Үз акылында булган шундый сылу, мөлаем ханымның һәр көн иртәдән кичкә кадәр зиратта утыруына кем ышаныр?
—   Ә ничек уздырасыз монда гомерегезне? Кабер янында...
—  Руди янында, — дип төзәтте ул. — Мин аны ко­чаклап утырам.
—  Салкын кабер ташынмы?
—  Кемгә салкын, ә кемгә җылы, — диде ул, мине шелтәләгән сыман. — Минем өчен моннан да җылы урын юк хәзер дөньяда. Мин аңарга сыенып утырам, җылысын тоеп.
Җиде тулганны белгертеп, чиркәүдә чаң сугарга ке­рештеләр. Мадам кабер өстендәге таш келәмгә яңагын куеп, сыенып торды бераз. Аннан келәм-ташны ипле генә үпте... Кәм кабаланып торып басты. Ипле генә хәрәкәтләр белән киемнәрен төзәтеп куйды, ашыгырга кирәклекне искәртеп чыгу юлына юнәлде.
—  Соңга калганны, кичеккәнне яратмыйлар монда, — диде, мине дә үз артыннан ашыктырып.
Аның җил-җил атлап китеп баруын күрсәгез иде сез — лекциягә соңга калмыйм, дип ашыгучы студент кыз диярсең. Артыннан калышмыйм, дип атлый тор­гач, сулышка капканлыкны сизми калдым.
Капка артында ук мәйданчыкта нибарысы ике ма­шина калган. Берсе мин утырып килгән машина, икен­чесе — аныкы. Килгән шәптән, заман яшьләредәй көязлек белән кнопкага басып, «Пежо»сының ишеген ачты ул. Һәм кереп тә утырды. Машинасын кабызды. Аккош канат җилпегәңдәй хәрәкәт ясап үземә кул изәде.
Хушлашуы, китеп баруы түгелме соң?.. Татарның акылы төштән соң дигәндәй, әле тел очымда торган со­рауларга да җавап алып бетермәгән идем бит.
—  Мадам... Мадам, гафу итегез, бер генә минутка ашыкмый торыгыз. Минем Сезгә сорауларым бар иде бит әле.
Машинасын җылыту белән мәшгуль иде. Ишетмәде кебек үземне. Якынгарак килеп, тавышымны күтәрә төшеп дәштем.
—   Адрес  яисә  телефоныгызны  калдырмассызмы, мадам?..
—  Ә нигә, — диде ул, сөйкемле сөяге булган хатын-кызларга гына хас көязлек белән. — Сез мине ничек табарга икәнлекне беләсез. Очрашканга кадәр.
Һәм акселераторга басты ул. Машина кинәт кузга­лып китте. Тәгәрмәчләренең ачы чыелдаган авазлары гына эленеп калды колак төбендә.
—  И-их, мадам Анет... — дип көрсенергә генә кал­ды. 
Иртәгесен иртүк, бәлки, көткәндер ул мине. Ә без Париждан Мәскәүгә очучы самолетта идек инде...

 

 
 

Исемлек