Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

МУЕНСАЛЫ КҮГӘРЧЕН

(Хикәя)

Тәрәзә каршына күгәрчен килеп кунды. Ак күгәрчен. Коңгырт сары муенсасы да бар.
Шулай да минем моңарга артык исем китмәде. Әйләнә-тирәдә үз өйләре белән яшәүчеләр байтак булгангадыр, күзгә еш кына чалынгалап тора иде алар. Гомумән, бүгенге шәһәр кешесен гаҗәпләндерү мөмкин түгел. Ә күгәрченгә генә ис китми инде. Күгәрченнең зәңгәрсу көрәнен дә, көмеш сыманын да, агын да, сарысын да дигәндәй, күргәнем бар. Өстәлгә капландым да, эшемдә булдым.
Байтак кына утырылды булса кирәк, һәрхәлдә, күгәрчен хакында оныткан идем инде. Баш күтәрсәм, ул һаман тәрәзә каршында икән. Инде бая ук килеп кунган урыныннан бераз да кымшанмаган, тик кукраеп утыруын белә. Кояшта җылынуы дияр идең, көн болытлы, җитмәсә, төньяктан салкын җил исеп тора. Җәй уртасы дип әйтергә оят.
Ул да түгел, муенын суза төшеп, башын күтәрде күгәрчен. Үзен күзәтүче барын сизде ахры, борыла төшеп, чык тамчыларыдай күзләрен миңа таба текәде. Күп булса ике метр чамасы ара булгандыр, шылт иткән аваз да юк, тик утырабыз. Кем кемне җиңәр, кемнең карашы көчлерәк дип сынашабыз гүя. Ике кат пыяланың аргы ягында ул — муенсалы ак күгәрчен, биргесендә - мин.
Шулай утыра торгач, әллә нидән генә, бөтенләй көтмәгәндә, уңайсыз булып китте. Үземнең кемлегемне — кеше булуымны — онытып күгәрчен белән сынашып утырам икән ләса. Болытлы көндә салкын җил иркендә утырган риясыз кошның кызыл чөгендер төсенә кергән тәпиләренә күз төште, чык бөртекләрен хәтерләткән күзләренә. Карашны өтеп алды шул күзләрдән бөркелеп торган җылы, якты нур, гүя кояш балкый иде үзләрендә. Ирексездән, аягүрә басып арлы-бирле йөренә башлаганмын.
Күгәрчен дә, ниһаять, күзен тәрәзәдән алып торып басты һәм тәрәзә төбеннән ипле генә атлап китте. Ул да арлы-бирле йөренә... Ничек аңларга белмәссең. Бу нәрсә, аның үзенчә мине үртәвеме?.. Тәрәзә төбенә җәелгән калайга тырнаклары белән тып-тып басып тик йөренә. Адымнары кыюлана баргандыр күрәсең, аның тәпиләре чыгарган аваз көчәйгәннән-көчәя баргандай тоелды. Үртәү дигән уй, билгеле, башына да килмәгәндер күгәрченнең. Мин моны, кешегә хас шикләнүчәнлек белән, үзем гоманлаганмын, әлбәттә. Байтак гомер хәрәкәтсез утырудан туеп, талган аякларын язып алу максатыннан йөренә башлаган күгәрченгә урынсыз гаеп ташлый яздым.
Уңайсызланудандыр күрәсең, күңелдә кинәт миһербанлылык уянган. Тагы бер мизгелдән кулыма ипи йомшагы тотып, күгәрченне куркытудан сагаеп, ипләп кенә балкон ишеген ачтым. Никадәр сак булырга тырышсам да, күгәрчен мине күрмәде түгел, шундук тәрәзә төбеннән аерылып балконның ерак почмагындагы култыксасына барып кунды. Башын бора төшеп үзе һаман мине күзәтә. Кошны куркыту өчен бер адым, яисә саксыз бер хәрәкәт җитәчәк иде. Ә күңел аның очып китүен, күздән югалуын теләми. Ипи йомшагын кечкенә кисәкләргә вакладым да тәрәзә төбендәге калай читенә куеп кире өйгә кердем.
Күгәрчен сабыр, кабаланмый. Балкон ишекләрен япканны, тәрәзәдән бераз читләшкәнне көтте. Минем хәйлә корып маташмавыма ышангач кына, канатларын җиңелчә сызгыртып ипи валчыклары янына очып төште, һәм тагы бер мәртәбә уңга-сулга карангалап алгач, чүпләргә кереште. Бу юлы инде калай, аның тырнакларыннан түгел, томшыгы тиюдән тук-тук яңгырап торды. Әледән-әле пыяла аша өй эченә күз салып алырга да онытмый үзе. Канатларын ипләгән арада, муенын бөгә төшеп, башын болгый-болгый гүя миңа рәхмәтен белдерә. Ипи валчыкларын соңгысына кадәр ашап куйгач ул янә култыксага барып кунды. Әмма бу юлы инде баягыча аның иң ерак почмагына түгел, якынгарак. Мин моны аның үзенчә ышаныч белдерүе һәм тагы балконга чыгарга рөхсәт итүе дип кабул иттем. Тулысынча күгәрчен ихтыярына бирелгәнмен, күрәсең, ул көткәнчә эшләдем — тагы тәрәз төбенә ипи валчыклары сибеп керергә мәҗбүр булдым.
Күгәрчен тагы тәрәзә төбенә кунып чүпләнергә кереште. Әмма чүпләп бетергәчтен дә, тамагы туйды күрәсең, бу юлы кире китәргә ашыкмады. Башын калкыта төшеп тәрәзә аша күз салып алды да, канат читендәге мамыкларын барлагандай, муенын сузып томшыгын чистартырга кереште. Ашыкмады, кабаланмады. Ул бу эшне, үзенчә бер тәм табып, аеруча пөхтәлек белән башкарып чыкты. Монысы да булды дигәндәй, бераздан кагынып алды. Һәм, тагы  башын бер якка кыйшайта төшеп, тәрәзәгә текәлде. Муен тирәсендәге йоннарын кабартып, очкылык тоткан кешедәй, сәер хәрәкәтләр ясарга кереште.
Соңгы хәрәкәтләреннән үземчә нәтиҗә ясап, шундук кухнядан чынаякка салып су алып килдем. Кыяр-кыймас кына балконга юнәлдем. Үзем ишек ачам, ә күңелдә ике­ләнү: бәлки ялгышамдыр, суның аңар кирәге бөтенләй булмавы да ихтимал ич. Әнә, кичәге яңгыр сулары да кипмәгән, күлдәвекләр күпме... Синең хлорлы суың әллә бар, әллә юк аңарга... Үзем чыгам, үзем икеләнәм: күгәрченнең тамагы туйды, аңарга хәзер берни дә кирәк түгел. Канатларын җилпеп очар да китәр кебек тоела. Кош түгел, кешеләрнең дә аз түгел ич андыйлары. Үзенә кирәккәндә бер алдыңа, биш артыңа төшә, кирәгең беттеме — эзе суына. Ә күгәрчен, нибарысы кош. Ике дә уйламас, очачак та китәчәк, билгеле.
Әмма кош дигәнем тагы бер мәртәбә хәйран калдырды үземне. Балконга аяк басуым булды, иңбашыма килеп кунакламасынмы... Ни кылырга белми югалып калдым. Миңа шул тикле ышаныч! Иң башымда ак күгәрчен гөлдерәп утыра...
Тагы күпмегә сузылган булыр иде икән бу халәт, белмим. Бу юлы да күгәрчен үзе коткарды, ышанычны акладың, сынау вакытын уздың дигәнне аңлаткандай, колак төбендә үк җилпенеп, сулы чынаяк тоткан кулга күчеп кунды. Шунда ул соңгы мәртәбә, ялгышмыйммы дигән сыман, минем күзгә текәлеп алгач, беркадәр кәкрәеп килгән аксыл томшыгын кулымдагы сулы чынаякка тигезде. Дөньясын онытып, йотлыгып эчте ул. Әле минем беркайчан да бер генә кошның да шулай йотлыгып су эчкәнен күргәнем булмаган икән. Шундый якынлыктан ирекле кошны күрүем дә тәүге кабат иде. Читлектәге кошлар башка, аларны әйтмим. Читлектәге кошның күзләренә пыяла булып моң, сагыш сарган була. Ә бу ирекле, һәм ул сигезенче этаж балконында, ачык һавада. Шуңа аның күзләрендә курку, өркү дигән нәрсәнең заты да юк. Икенче кулымны сузып аның канат очларына кагылудан, кошның ап-ак канатларыннан, коңгырт сары мамык муенсасын сыйпаудан тыелу, үзеңне мәхрүм итү мөмкин идеме соң шунда... Ә ул курыкмады, качмады.
Иртәгесен, көннең нәкъ шул ук вакытында, муенсалы ак күгәрчен тәрәзә төбемә янә килеп кунды. Шулай итеп уйламаган-көтмәгәндә мин үземә тагы ышанычлы бер дус таптым.
Бәлки шушы урында нокта куярга да мөмкин булыр иде. Әмма муенсалы ак күгәрчен хәтер сандыгымда калып онытыла барган икенче бер вакыйганы искә төшерде. Моннан өч ел чамасы элгәре булды бу: яңа фатирга күчеп, зур шәһәрнең икенче бер төбәгенә ияләшә, күнегә алмый йөдәгән көннәр иде. Җәйнең көзгә авышкан бер мәле. Һәркөн иртүк янәшәдә генә урнашкан иске аэропорт ягына чыгып тәнне язып, бераз йөгереп керәм. Мондагы тын сукмаклар буйлап йөгерүче бер мин генә түгел. Ләкин берсе дә танышларым түгел, мин аларны, алар мине белми. Туктап кул сузучы, баш кагып сәламләүче дә юк, һәрчак берьялгызым йөгерәм.
Көннәрдән бер көнне мине гаҗәпләндергән бер хәл булып алды. Ипле генә йөгереп барган җирдән, каршыма, аяк очыма ук дип әйтерлек, каткан балчык кисәге  килеп төште. Килеп төште һәм вак кисәкләргә таркалып чәчелде. Сискәнеп туктап калдым. Иң гаҗәбе шул, ни алда, ни арт тарафта кеше-кара күренми. Артында кемдер качып торырлык агач яисә куак-фәлән дә юк иде якында. Нәрсәгә юрарга, кемгә сылтарга белми бертын каранып тордым. Гаҗәп хәл, нигә юрарга да белгән юк. Шул рәвешле, һични аңламыйча кузгалырга, үз юлым белән китеп барырга мәҗбүр булдым.
Шуның белән генә бетсә тагы бер хәл. Иртәгесен дә, нәкъ шул ук урында, шул ук вакытта диярлек, янәшәмә, күп булса бер метр чамасы читкәрәк булыр, шундый ук каткан балчык кисәге килеп төшмәсенме... Бу юлы да тирә якта кеше-фәлән күренми. «Юк инде, — дим үз-үземә, — көн дә, көн дә болай була алмый. Ачыклыйм. Табам дигәч, табам бу шаяручыны». Сукмакның бер ягында, ун-унбиш метр чамасы ераклыкта, зур булмаган бер калкулык бар. Туп-туры шунда киттем. Күрәсең, берәү, электән  таныш кешем булса кирәк, үзенчә шаяртырга уйлагандыр, дип нәтиҗә ясыйм күңелдән. Әмма күпме генә эзләсәм дә,  кеше түгел, сыңар чыпчык заты да табылмады. Берәү дә юк, җиргә убылгандай юкка чыкканнар, тавыш-тын ишетелми. Күңелгә шом төште. Кеше качар урын күренми. Бу хәл мине тәмам шиккә салды, йөгерүем йөгерү, эшем эш булмады ул көнне.
Таң нурлары чыкта коенган бер иртәдә тагы шул ук сукмак буйлап йөгереп киттем. Ашыкмыйм, көндәгечә үз кәемә баруны беләм. Ләкин күпме генә тыныч булырга тырышсам да теге төшкә якынлаша барган саен сагаюым артканнан-арта бара. Бу юлы да шаяртырга җөрьәт итәрләрме, балчык кисәген тагы ыргытырлармы, дим. Үзем әледән-әле ялт-йолт тирә-ягыма, гел көтмәгәндә арт тарафка каерылып карангалап алам. Көтмәгәндә, сизмәгәндә күреп аласым, качып калган урынын беләсем килә тегенең. Ике көн рәттән үземә балчык ыргытылган әлеге серле һәм шактый ук шомлы да тоела башлаган урынга килеп җиткәч, ирексездән, тукталып калдым. Алга, артка карыйм, уңны-сулны күзәтәм. Иә, ыргытыгыз, тик соңгысы булыр бу көн, дим  күңелемнән. Чөнки болай дәвам итә алмый, мин бит качышлы уйнарга чыкмаган. Аяк кычытканга да түгел, озын эш көне  алдыннан бераз җегәр тупларга, гәүдәне язып алырга дип йөгерәм. Тапканнар уен, тапканнар шаярыр кеше...
Нәкъ шул чакта, һәр тарафны күзәтеп, ялт-йолт карангалап торганда, әлеге дә баягы балчык кисәге тагы шапылдап килеп төшмәсенме. Сукмакка түгел, чирәмгә дә түгел, баш түбәсенә килеп төште бу юлы... Кем? Нәрсә? Ничек? Каян? дигән сораулар туып өлгергәнче җавабы да табылды. Мин монда дигәндәй, ачы каррылдау авазы чыгарып, ялгыз кара карга очып бара иде югарыдан. Кире әйләнеп тә карамый очып үтте. Күз күреме ераклыгында үсеп утырган ялгыз талтирәккә җитәрәк кенә канатларын җилпенүдән туктады һәм тагы бер кат «ка-а-ар» дип аваз бирде дә, агач башына барып кунды. Кардәшләре аны шау-гөр килеп каршыладылар – җиңү белән котлыйлар иде булса кирәк.
Башка төшкән күмек әлеге сукмак буйлап беренче тапкыр йөгерергә чыккан иртәне хәтердә яңартты: кара болыт сыман карга сырып алган иде сукмакның әйләнә-тирәсен. Өсләренә төбәп барудан читенсенеп, ике уйлап тормастан, юлга төшмәсәгез урын беткәнме сезгә дигәндәй, кулга эләккән беренче нәрсәне — ташмы, әллә каткан балчык кисәгеме — тотып аткан идем үзләренә. Тигән-тимәгәнен белмим, яман гауга чыгарып күтәрелеп киткәннәр һәм нәкъ шул ук талтирәккә барып кунганнар иде алар. Ә үзем йөгерүемдә булганмын, каргалар онытылган.
Менә ничек! Димәк, аларның миннән үч алуы икән бу. Каргалар мине берничә көн дәвамына эзәрлекләгән булып чыга. Һәм, ниһаять, максатларына ирештеләр, күр, ничек тантана итәләр...
Шул көннән соң юлыма каршы төшүче, балчык-фәлән ыргытучы очрамады. Кара каргалар биргән әлеге гыйбрәтле дәрес турында өйдә дә, эшемдә дә ачылып сөйләргә керешеп караганым бар. Көлделәр генә,  ышанучы булмады. Кешегә сөйләп, кешене ышандырырлык булмагач, үзем дә оныта язган идем инде. Әлеге дә баягы шул күгәрчен генә искә төшерде моны.
Халыкның, аш атканга — аш, таш атканга таш белән җавап кайтарырлар дигәне, күрәсең, шул буладыр. Миңа моны үз башымда кичерергә туры килде. Юк, хикмәт монда һич кенә дә күгәрченнең ак, карганың кара төстә булуында түгел...
Ә шулай да эш өстәлең каршында күгәрчен утыруга җитмидер ул. Бүген тагы тәрәзәм  төбенә күгәрчен килеп кунды. Ак күгәрчен. Коңгырт сары муенсасы  да бар.

Казан.

 

 
 

Исемлек