Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

ШАМИЛ АБЫЙ

(Хикәя)

Гомер агышларын һич кенә дә туктатып яисә тыеп булмый, ярсу аттай чаба да чаба гына. Шамил абыйга да алтмышы тулып узды. Алар хәләл җефете Зәкия белән бер малай һәм  кыз үстерделәр. Инде оныклары тәгәрәшеп үсә.  Әмма бары да көйләнде, үз рәхәтләрен күреп яшәр чаклар  җитте дигәндә, аяз көнне яшен суктымыни, гомер иткән хатыны дөньядан китеп барды. Тормышлары шундый да күркәм иде лә югыйсә, куаныч һәм шатлыклары уртак иде...
Әле кайчан гына шау-гөр килеп торган өч бүлмәле шәһәр фатиры көтмәгәндә-уйламаганда гел бушап калды. Кызлары Зөһрә, хәрби уку йортын тәмамалаган яшь лейтенантка чыгып, Ерак Көнчыгышка китеп барды. Уллары Таһир да Мәскәү астындагы бер шәһәргә барып төпләнгән иде. Эше әйбәт, космос белән бәйле ниндидер институтта бүлек мөдире.
Балалардан зарланырлык түгел, әле бүген дә ялгыз торып калган әтиләрен үз яннарына чакыралар. Ләкин Шамил абый туган-үскән җирне ташлап, гомер иткән Казаннан читтә яшәүне күз алдына да китерә алмый. Аннан бит әле ул шагыйрь кеше, аның монда үз укучылары, таныш-белеш, туган-тумачалары дигәндәй. Балалары да аңлый иде аның хәлен, гомерен татар әдәбиятына багышлаган нечкә күңелле шагыйрь ничек итеп туган ягын ташлап китә алсын... Монда һәр нәрсә үз, таныш һәм якын бит аңарга. Шагыйрьне аңлап була. Дөрес, шигырь укучы, әдәбият диеп җан оручы кеше азайганнан азая бара анысы. Дөньясы шулайгарак китте...
Ә шулай да, ара-тирә генә булса да үзең үтеп киткәчтен, артыңнан “әнә, шагыйрь Шамил Моталлапов узып бара, шундый-шундый җырның  авторы бит ул” дигәнне дә ишетеп калсаң, иң башларыңа пар канат үскән кебек була... Халык ихтирамын һичбер нигә алыштырып та, сатып та алып булмый.  Ә чит-ят тарафларда үзеңне танучы түгел, бар дип тә белүче булмаячак.  
Дөрес, ялга киткәчтен кирәгең бетә икән ул күпләр өчен. Дус-ишләр дә сирәгәя. Әмма әлегә зарланырлык түгел, каләмдәшләре ташламады үзен, онытылганда бер   шалтыратып, үткән-сүткәндә хәл белергә кереп йөрделәр янына. Кайсы чәй астына тәм-том кыстырып керә. Элеккедән калган гадәт белән шешә күтәреп килүчеләре дә була... Кергәч – чакырасың, утыргач – капкаларга да туры килә. Сүз иярә сүз чыга, барысы да сине кайгырта, киңәш-табыш итәләр.
- Киткән артыннан китеп булмый, Шамил дус, ир-ат кешегә бер ялгызы  яшәү кыен, үзеңә тиң бер-бер тол хатын табарга иде бит, - дип сүз кыстыралар. Һәркайсының инде синең өчен генә дип уйлап килгән, кем әйтмешли, бер-бер тол хатын кандидатурасы да була.
Әмма андый киңәшләрне тыңлау кая, колагына да элергә теләмәде Шамил абый. Гомер иткән хатыны Зәкиянең рухын рәнҗетергә теләми иде ул. Балаларыннан да уңайсызланды. Ике кулы, ике аягы исән чакта, үз-үзен генә карарлык ич әле ул. Ашарына үзе хәзерләде, керләрен үзе юды. Эче бик тә пошкан чакларында бөтен фатирын яңгыратып: “Ялгыз башка кайда да бер, таң ата да кич була...”, дип, җырлап җибәрергә дә күп сорамый иде. Шундый чакларында “Чү, акылыңнан чаштыңмы әллә...” диеп, җиңнәреннән килеп тотар кешесе – Зәкиясе генә юк.
Көннәрдән бер көн каләмдәше Харис Сорнай аны үзенең премьерасына чакырды. Академия театрында аның поэмасы буенча тамаша куйганнар икән. Харис, гадәтенчә, хәләл җефете белән парлап килгән. Алай гына да түгел,  тагы ят бер хатын да ияргән үзләренә.  Очраклы рәвештә булгандырмы, Шамилнең урыны шул хатын белән янәшә туры килде.
- Исәнмесез, Шамил әфәнде, - дип, урыныннан тора төшеп, үтә мөлаем елмаеп сәламләде аны бу чит хатын.
- Исәнмесез, - диде ул да, сәламен кабул итеп. - Ә сез мине каян беләсез?
- Шамил Моталлаповны белмәгән кеше юк. Сезнең шигырьләрне мин яттан белә идем. Җырларыгызны да бик яратам.
- Ә-ә-ә, - диде ул, көтелмәгән танышудан югала төшеп. Хатын-кызлар белән байтактан аралашканы, сөйләшкәне булмагангамы, әллә үзен тануларыннан рухланып, бөтенләй телсез-өнсез калып торды бер мәл.
Әле дә  Харис дусты ярдәмгә килде шул чак.
- Әй, мин бит сезне таныштырырга да онытып торам икән, - диде ул, галстугын төзәткәли-төзәткәли. – Минем дустым Шамил Моталлаповны сез таныдыгыз, әлбәттә. Ә менә бу гүзәл ханым безнең гаилә дустыбыз, Лилиана була. Фәннәр докторы, университетта укыта.
- О-о-о, фәннәр докторы, димәк профессор...- дип әйтә алды Шамил абый, әлеге танышуга үзенең бик тә шат икәнлеген белгертеп.
Харис Сорнай,  итәгатъле һәм тәрбияле кеше буларак, сүзен артык озынга сузып тормады.
- Мин сезне таныштырдым, инде калганнарын үзегез белешерсез,- диде йомгаклап.
Тамаша барышында Лилиана ханым аңарга мөрәҗәгать итеп берничә мәртәбә үзенең фикерләре белән уртаклашырга омтылып алды, бер тапкыр,  хәтта, үз итеп, кулы белән аның беләгенә дә кагылып узды. Әмма Шамил абый ни дип җавап бирергә дә белмәде.  
Тамаша тәмамлангач, автор хәләл җефете белән сәхнәгә юнәлделәр. Алкышка  һәм чәчәкләргә күмделәр үзләрен.
Халык тарала башлагачтын, Шамил абый, Лилиана ханымны алга уздырып, аның артыннан иярде.
Урамга чыккачтын да беренче булып дәшүче Лилиана ханым булды:
- Миңа тамаша бик тә ошады, - диде ул. - Ә сезгә ничек?
- Ярарлык... Әйбәт кенә килеп чыккан, - диде шагыйрь, көтелмәгән сорауга ни дип җавап бирергә белми торгачтын.
- Сезнең белән янәшә утыруыма, танышуыбызга да бик бәхетле булдым.
- Мин дә... – диде шагыйрь.
- Сез мине озатып куярсыз ич? – диде ханым, тагы да кыюлана төшеп.
- Җәй көне бит. Әле караңгы да төшмәгән, - диде Шамил абый. - Аннан бит, теге, ни... кеше-кара да әллә ни уйлар.
- Мин машинада. Безне һичкем күрмәс. Минем кайда яшәгәнлегемне күреп китәрсз, дигән идем.
- Юк-юк, һич кенә дә сезгә мәшәкать ясыйсым килми, - диде Шамил абый, гаепле кеше сыман уңайсызлана төшеп.
- Нинди мәшәкать булсын. Мин үзем генә яшим, һичкемгә уңайсызлык тудырмабыз. Берар чәшкә кофе яисә чәй эчәрбез дә, аннан мин сезне үзем үк озатып та куярмын...
- Башка вакытта, ярыймы Лилиана ханым,- диде ул аны-моны уйлап тормастан. - Мин өемә кайтыйм инде. Вакыт та шактый соң...
- Сезне анда көтүче бармы?
- Көтүче юк анысы, әмма...
- Әмма,-дип, кайтарып сорарга кирәк тапты фәннәр докторы.
- Мин өйгә вакытында кайтырга гадәтләнгән, - дип, ачыклык кертергә мәҗбүр булды шагыйрь.
Яшь кызларча көязлек белән кеткелдәп көлеп җибәрде ханым. Көлгән чагында ул тагы да ачылып китә, мөлаемләнә төшә икән ләса...    
- Өйдә көтүче булмаса да вакытында кайтырга кирәк, ә!.. Соң, алай бик ашыгасыз икән, мин сезне үзем озатып куя алам.
- Юк-юк, миңа монда гына. Җәйге кичтә җәяү йөрүгә ни җитә соң, - диде шагыйрь һәм, кинәт кенә хушлашып, китү юлына тартылды.
- Соң, алай булгач, хәерле кичләр телим үзегезгә, - диде ханым, үзе дә белешмәстән беркадәр авыз читләрен турсайта төшеп. Аннан кулындагы  нәни сумкасынан кәгазь кисәге алып шагыйрьгә сузды. - Мәгез, минем визитка. Бәлки бер шалтыратырсыз... Кем белә?
Болай да үткән-сүткән кешеләрнең күзе гел аларда гына кебек тоела иде инде. Уңга-сулга җәт кенә карап алды да визитканы  түш кесәсенә тыгып куйды Шамил абый. Һәм үз юлында булды...
 Аерылып китеп баргач кына, ниһаять, иркенләп сулыш алды. Берничә кат, ни өчендер, артына да борылып карады әле хәтта. Кеше-кара күренмиме, артыннан иярә килүче юкмы, дип уйлады булса кирәк...
Шактый ара узгач кына, тынычлана төшеп үз уйларына бирелде:  “ Кара инде, бу Харис Сорнайны әйтәм, ничек матур оештырган. Очраклы рәвештә генә янәсе... Кем белән диген? Профессор ханым белән таныштырырга булган үзен... Лилиана ханымга килгәндә, тел-теш тидерерлек түгел анысы, акыллы һәм булган хатын күренә... Замана кешесе. Машинада гына йөри икән, әнә. Кыю да икән әле тагы үзе – кофе эчәргә чакыра, хе...”  Үзалдына елмаеп куйды. “Кофе эчәргә!..”, - дип, кабатлады тагы бертын узгачтын.  Ә шулай да Харискә рәхмәтле иде ул, кич мавыктыргыч һәм күңелле узды.
Икенче көнне иртән аңарга Харис Сорнай үзе шалтыратты.
- Ничек? – диде, мәгънәле генә шаярган атлы булып.
- Шәп! – дип, җавап бирде Шамил абый. Ничек аңларга теләсә - шулай аңласын, соравына күрә җавабы.
- Абзаң оештырган эш шәп булмый каламы соң!..- дип, үзалдына шаяру катыш горурланып та куйды бугай әле Харис.

Көн арты көн ипле генә уза торды. Профессорның визиткасы кесәгә ничек тыгып куелган булса, шул көе ята бирде. Онытылды... Шул рәвешле ипле генә яшәп яткан көннәренең берсендә кисәтүсез-нисез аның янына туып-үскән якларыннан кунак килеп төште. Кунакның да ниндие әле. Госман!.. Госман белән алар ун ел бер парта артында утырып укыдылар. Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Бүген дә тик утырмый.
Ишектән килеп кермәс борын, малай чакларындагыча турыдан ярып, ник килгәнлеген әйтеп салды Госман:
- Мин үзем генә түгел, Шамил, сиңа районыбызның иң чибәр һәм булган кызын да алып килдем. Ир кешегә алай озак хатынсыз яшәргә ярамый, ахир, мүкләнеп китүең бар.
- Яхшы булган, - диде. Ни дисен...
- Әйдә, ахир, өстәлеңне әзерлә. Яртысын, тәм-томнарын да үзем алып килдем.    
- Ярый-ярый, хәзер, булдырабыз аны, - диде, көтелмәгән кунаклардан шактый ук каушый калган Шамил абый.
- Кил әле, кил, Гөлниса. Оялма, күрсәт бар матурлыгыңны, бер бөтерелеп тә алсаң була, - дип, ишек төбендә чарасыз калып торган кырык яшьләр чамасындагы ханымны йолкып диярлек өй эченә тартып кертте Госман. – Кара инде, күр әле син моны, ахир, без яшь чакларда кайда булды икән ул шундый чибәр кызлар!..
Госманның кыланышы, шагыйрь өчен уңайсызлык тудырса да, яшь ханымның күңеленә сары май булып ята иде булса кирәк. Әнә ич, үзенә юнәлгән мактау сүзләреннән иреннәре алсу роза чәчәгедәй ачылып, балкып киттеләр түгелме... Күзләре ут булып яна. Фирганә кавыннары сыман калкып торган ярымачык күкрәкләре кояш чыгышына таба талпынып-талпынып куйдылар. Ул туры һәм тулы аяклар, Урал тавын хәтерләтеп күпереп-күпереп чыккан тагы әллә ниләр, сөйләпләр генә бетерерлекме...
Чибәр генә түгел, эшкә дә бик оста икән әле Гөлниса. Ике класташ   залга чыгып бераз хәл-әхвәл белешеп кергән арада өстәлне дә менә дигән итеп хәстәрләп өлгергән. Чәй кайнап тора, табада чыжлап ит җылына, колбаса һәм сыр киселгән, кыяр-помидоры туралган. Шешә янәшәсенә өч рюмка чыгарып куелган.
Шамил абыйга авызын ачып сүз әйтергә дә җай юк, Госманның калын һәм көр тавышы гына яңгырап тора өйдә.
- Болай итәбез, ахир, хәзер өч борынга шушы шешәнең муенын борып куябыз да, мин министр янына китәм. Акча сорап килдем. Синең кебек коеп куйган шагыйрь генә түгел, хуҗалык җитәкчесе дә бит әле мин. Ә сез Гөлниса белән калырсыз. Танышыгыз, сөйләшегез... – диде дә, мәгънәле генә елмаеп куйган булды. – Уртак тел тапсагыз, башкасына да өлгерерлек вакытыгыз була. Акча алып кайтсам,  сезнең дә борчак пешсә, кичен туй итәрбез, боерган булса... Булдымы? Ха-ха-ха...
Тостларны да үзе әйтте Госман, теләк һәм максатларын да ачыктан-ачык ярып салды. Ишектән чыгып барганда да соңгы күрсәтмәләрен әйтергә онытмады:
- Менә шулай, ахир, син хатынсыз, Гөлниса да бер ялгызы салкын мендәр кочаклап ята. Тимерне кызу чакта сукканың хәерле, сузып-тартып тормагыз, ярыймы. Карагыз аны... – дип, бармагы белән янады да,  юлында булды.
Госманга аңар бары да килешә һәм гафу да ителә. Табигате һәм холкы аның шундый. Хатын кыз мәсьәләсендә дә артык талымлы булмады, кем әйтмешли, юлында очраганнарны ташлап калдырмады, аркылы ятканны атлап узмады. Ә Шамил абый башка камырдан ясалган, гомере буе гаилә дип яшәде, гаиләдә бәхетен тапты. Холык-фигыле дә аның бөтенләй бүтән. Ул оялчан, тартынучан, җиде кат уйлагачтын да әле ул бер кат кисәр өчен икеләнеп тора...
Кара инде син аны, “хатын алып килгән имеш...”   Бу туташны бит әле аның беренче күрүе. Танышканнарына да, күп булса, бер сәгатъ чамасыдыр. Ә ул инде туй итәргә җыена... Кызык кеше бу Госман.
- Сез шагыйрь буласыз, значыт, - дип, сүз башлады Гөлниса икәүдән-икәү генә калгачтын да.
- Әйе, - дип, баш кагудан башка чарасы юк иде Шамил абыйның. - Илһам килгән чакта  шигырьләр язам.
- О, сез Илһам Шакировны да беләсезме?
- Беләм.
- Аның сезгә килгәне дә бармы?
- Булды кебек...
- Ә кайда эшлисез?
Бу сораудан, Шамил абый, ни дияргә белми, югалып кала язды.
- Мин эшләмим, мин шигырьләр язам.
- Шигырь язу да эш буламы?
- Һөнәрең шул булгач, эш була инде...
- Шигырь өчен дә акча бирәләрме?
- Биргәндә - бирәләр, бирмәгәндә - юк.
- Кызык икән сезнең... “Биргәндә - бирәләр, бирмәгәндә - юк”... – дип, көлемсерәп куйды кунак кызы. - Дөресен әйтим, Шамил абый, мин үзем шигырь укырга яратмыйм. Вакыт булганда про любовь романнар гына укыйм.
- Чын шигырь дә мәхәббәт хисләреннән туа, Гөлниса матурым.
- О, сез шул тикле матур сөйлисез икән... Мәхәббәт турында сөйләгез әле тагы, - дип, тәкатъсезләнеп, утырган җиреннән аякларын тыпырдатып куйды ул.
- Әкиятне генә сөйлиләр. Мәхәббәт турында әкиятләр булмый бит, Гөлниса, - диде Шамил абый, җитдиләнә төшеп.
- Ник булмасын. Ир-атларның мәхәббәт турында сөйләгәннәре барысы да әкият, тоташ әкият бит инде ул.
- Ә мин андый әкиятләрне белмим, сеңлем.
- Башкалар сөйли ич... Белмәсәгез дә сөйләгез, Шамил абый. Сез бит шундый матур сөйлисез.
- Радио тагы да матуррак сөйли. Әллә аны гына кабызыйкмы?..
Үпкәләү кая, Гөлниса әллә ишетмәде, әллә тыңлап та тормады үзен. Авыз иткән эчемлек башына китәргә өлгергән идеме, турыдан ярды.
- Алай булгач, Шамил абый, болай итәбез. Сез тәрәзә пәрдәләрен тарта торыгыз. Мин ваннага киттем, - диде, һәм күздән дә югалды.
Ачылган авызы йомылмый калды Шамил абыйның. “Бар икән күрәселәр...”  Ни дияргә, ни эшләргә дә белмәссең. Чарасыз калып, эш өстәле артына барып утырды ул. Кулына эләккән беренче китапны алып укырга омтылып карады. Хәрефләрен таныды тануын, әмма шул хәрефләрдән сүзләр оештырырлык әмәле калмаган иде. Укыды-укыды, ләкин бер сүзен дә аңламады.
Ул да түгел, ванна бүлмәсеннән аяк очларына сак кына басып чыккан  Гөлниса арттан килеп йомшак һәм кайнар беләкләре белән кочып алмасынмы үзен. Кочаклау гынамы, теге ике кавын  җилкәгә үк менеп кунаклаган...
- Бу нишләвең инде, Гөлниса,- дип әйтерлек көч тапты ул шулай да. Борылып караса, кешегә әйтсәң кеше ышанмас, күзләрең сукыраерлык...
- Миңа атап шигырь чыгар әле, Шамил абый, - дип пышылдады ул, назлы тавышы белән.
- Син кем? Сиңа нәрсә кирәк? – дип, тавышын күтәрергә мәҗбүр булды хуҗа.
- Мин хур кызы... Сезнең башны әйләндерү өчен килдем,– дип, пышылдый-пышылдый кулыннан ук тартырга керешкән иде ул аны. – Тимерне кызуында сугалар...
Ни тыныч холыклы Шамил абыйның да түземлеге бетәр көн бар икән. Утырган җиреннән сикереп торды һәм  кулындагы китапны бөтен булган көче белән өстәлгә  китереп бәрде ул.
- Нишләвең бу! Татар кызы... Оятың булса киен хәзер үк һәм күземнән югал.
Курыкты ук дип әйтә алмыйм, шулай да бераз читкә тайпылырга мәҗбүр булды Гөлниса. Юк-юк, ул һич кенә дә балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз торып калмады.
- Нигә инде ул кадәр тавыш күтәрәсез, Шамил абый, - диде, тыныч һәм, ни хикмәт, әле һаман ягымлы да итеп. – Мин бит яхшы ният белән генә... Татар кызы, дип инде... Татар кызының җаны юкмы?!.
- Белмим. Киен! – диде хуҗа. Ике уйлар урын калдырмады.
- Ашыгыр җирем юк, Шамил абый. Госман абзый алып килде,  кирәгем булмагач алып та китәр.  
Тыныч һәм ипле тавыш хуҗага да уңай тәэсир ясады булса кирәк.
- Зинһар өчен киен, тизрәк киен, Гөлниса. Аннан сөйләшербез, - диде ул.
- Ә секс?..
- Мин андый сүзне белмим сеңлем.
- Ха-ха, - дип, кычкырып көлеп җибәрде туташ. Аннан бер читкә тайпылып  киенә үк башлады. – Нигә соң аны башта ук шулай димәдең... Миңа хатын-кызның кирәге юк, дияргә иде.
- Ә мин, нәрсә, бик тә кирәк дип, сине чакырып китердемме?
- Беләсең килсә, мине монда килергә Госман абзый ярты ел юмалады, үгетләде. Ничекләр генә мактамады үзегезне – шагыйрь диде..., бай диде..., ялгыз диде. Шәһәр үзәгендә болындай фатирда бер үзе яши, диде...
- Сеңлем, тукта! Күлмәкләрең ки иң элек...
Шулай диде диюен, ә үзе, шул тарафка җәт кенә күз төшереп алды. Әллә соң  ашыкмый гына киенүендә булган Гөлнисаның яшьлегенә, матурлыгына соклана ук башлаган идеме...
- Госман абзыйны да әйтер идем инде, ни өчен мактагандыр... – дип,  үзалдына мыгырдана-мыгырдана киенә иде туташ. - Үзе дорфа, үзе җебегән... Авызына төшкән җимешне татып карарга да теләмәгән ир-ат затын беренче күрүем...  
- Нәрсә, Госман, ишектән кергәч тә, анадан тума кал да өстенә сикер, дидеме?..
- Шагыйрь халкы  кайнар, дәртле була, син дә җебеп торма, диде...
Гөлнисага ни, аның исе дә китми. Үзе берөзлексез сөйләнә, әллә кай арада авызына сагыз кабып, шуны чарт-чорт китереп чәйнәргә үк керешкән иде.  Шул мизгелдә каш астыннан сөзеп, үзен яшерен генә сокланып күзәтүче бардыр диеп, уена да китереп карамый, әлбәттә.
Ниһаять, киенүен тәмамлап көзге каршына барып иреннәрен, керфек һәм кашларын хәстәрләргә  кереште ул. Ашыкмый-кабаланмый гына төзәтенде-ясанды. Аннан кухняга узып урындыкка җәелеп барып утырды.
- Йә, Шамил абый, - диде ул, тирән сулыш алып. – Танышу хөрмәтенә дип берне тоткан идек, аерылышуны да билгелибезме соң әллә?
- Мин бит ул нәрсә белән алай ук дус түгел, Гөлниса. Теләгең булса, суыткычта, әнә, барысы да бар.
- Хы,- дип, пошкыргандай итеп куйды туташ. – Ялгызым гына эчеп утырырга сез мине кем, алкаш дип белдегезме әллә!..
- Бик яхшы. Алай булгач, чәй эчәрбез, шулаймы, Гөлниса?
- Шулай, Шамил абый, - диде ул һәр иҗеккә махсус басым ясап. Әллә үртәп, әллә шаярып сөйләшүе иде.
Чәй артында, сүз иярә сүз чыгып, алар аңлаша ук башладылар. Гөлниса район үзәгендә бер оешманың мөдире булып җаваплы эштә эшли икән.  
- Тормышка соң гел чыкмадыңмы?- дип сорады аңардан Шамил абый, бер җаен табып.
- Бер дә ара булмады шул, - дип, җиңел генә җавап кайтарды ул. - Гел түрәләр йөрде артымнан. Ә түрәләрнең хатыннары була. Кул селтәп китеп барыр идең дә бит үзләренә. Китеп кая барасың?.. Районда эш табу җиңел түгел. Үз-үзеңне алдап, башкаларны алдап үтте дә китте, Шамил абый, яшь чаклар.
- Һәркемнең үз язмышы инде, Гөлниса, - дип, аның хәленә кереп сөйләште Шамил абый. – Мин дә менә дөнья түгәрәкләнде дигәндә генә япа ялгызым торып калдым.
- Хәлегезне аңлыйм. Ә мин сезне башкалар күк, дип уйлаган идем. 
- Юк, Гөлниса, мин башкалар кебек түгел.
- Рәхмәт! Ә шулай да, әйтегез әле, сез өйләнергә уйлыйсызмы соң?
Озак кына уйга калып торды Шамил абый. Ул бит һәрчак сүзен кат-кат уйлап, җиде кат үлчәп сөйләргә күнеккән.
- Дөресен әйтим, ялгыз яшәү җиңел түгел, Гөлниса. Ялгызлык бик авыр җәза икән, дуска түгел, дошманыңа да язмасын. Әмма өйләнү турында уйлау тагы да авыррак. Зәкия белән без менә шушы өйдә кырык елга якын гомер кичердек, балалар үстердек. Аңлыйсыңмы, кырык ел! Монда һәр нәрсә аның кулы белән хәстәрләнгән, аның куллары белән юылган, сөртелгән. Кая барып кагылма, нәрсәгә барып тотынма - бергә яшәгән, бергә кичергән  хатирәләргә юлыгасың. Ул урын-җир, тәрәзә өлгеләре, гөлләр – боларның һәркайсында аның кул һәм җан җылысы, хәтта күз карашлары да саклана. Ничек итеп шушы өйгә башка чит бер хатын алып кайтырга мөмкин?.. Моны күз алдыма да китерә алмыйм...
- Нинди сүзләр, Шамил абый!.. Мин сезгә соклана башладым бит әле...
- Сокланырлык нәрсә юк, кызганалар мине күпләр. “Тиле” яисә “ахмак” диеп санаучылары да бар. Кешегә гомер бер генә бирелә бит, диләр.
- Алар да хаклы, - дип, җөпләп куйды туташ. – Чынлап та гомер кешегә бер генә бирелә бит, Шамил абый. Ботыңны кысып кул кушырып утырсаң да, типтереп яшәсәң дә ул үтә дә китә, диләр.
Каршы төшеп булмый, ничек дип җавап кайтарырга да белмәде шагыйрь. Беркавым  һәр икесе үз уйларына бирелеп утырдылар. Әмма озаккарак сузыла башлаган тынлыкны Гөлниса бүлдерде тагы.
- Бер сүз әйтсәм, үпкәләмәссезме, Шамил абый? Әмма ул сүзләр чын күңелдән.
- Нигә үпкәлим. Чын күңелдән әйтелгән сүзгә үпкәлиләр диме?..
- Беренче күргәч тә мин сезне ошатмадым. Госман абзый хакына гына калдым. Ә хәзер менә сезне чын-чынлап кочаклап аласым килә. Сез миңа бик тә якын һәм үз булып тоела башладыгыз.
- Госман хакына... Кызык. Бик тә кызык...
- Госман абзый миңа әтием кебек кадерле кеше. Һәрчак ярдәм итте. Ялгыз хатын-кызга, Шамил абый, бик тә авыр бит ул яшәү. Ә авыл җирендә икеләтә авыр. Хатын-кызның тышкы ягын гына күрә ир-ат. Аның күңелендә ни икәнлеге белән кызыксынырга оныталар. Мин ике дә уйламый, күземне йомып чыгар идем сезгә.
- Үз тиңеңне табарга кирәк, Гөлниса. Мин пар түгел сиңа.
- Ихтиярыгыз, мин үз фикеремне әйттем.
Бераз тын гына чәйләп утыргачтын, Шамил абый ипле генә сорап куйды:
- Син бит төскә-биткә чибәр, акылсыз да түгел кебек...
- И-и, Шамил абый, - дип, үзалдына көрсенеп куйды туташ. – Сөйләүдән ни файда, сез бит мине барыбер аңлый алмаячак. Әйттем ич инде, район башлыклары әйләндерде башымны. Берсеннән котылдым дигәндә генә, икенчесе килеп төшә... Сез бит белмисез. Алар..., алар... - дип, ни әйтергә белми торды ул. – Алар дорфа һәм шул тикле комсыз. Күзгә ташланырдай һәр хатын-кыз аларныкы гына булырга тиеш, дип саныйлар. Кеше хәлен белергә дә, сорарга да теләми алар. Үзләрен иң акыллы, иң көчле дип уйлыйлар... Барысы да аларга булсын. Башкаларны таптап, сытып китү  дә берни түгел аларга... Кеше сүзеннән дә, законнан да курыкмыйлар... Югарыдагы бер хуҗага ярый белә икән, бары да гафу ителә... Менә шулай үтте инде гомер... Читтән карап торганнарга, бәлки мин бәхетле дә тоелганмындыр. Ә чынлыкта, Шамил абый, бәхетнең ни икәнлеген мин белмим... Бәлки, сезнең белән менә шулай эчемне бушатып утыруым иң бәхетле минутларым булса кирәк...
- Соң, ошатмагач, аларны куып җибәрү яисә үзеңә ташлап китү кирәк булгандыр, Гөлниса.
- Ташлап  кая китәсең?.. Эшне дә югалтасы килми. Алар бит, бер ачуларын чыгарсаң, тамырыңны корытырга да күп сорамый...
- Шулай... Шулай, - дип, туташ сөйләгәннәрне кичереп, үз уйларына бирелеп  утырды шагыйрь. Шул мизгелдә аның уйлары кайда булгандыр, сорасаң, ачык кына үзе дә әйтеп бирә алмаган булыр иде. Чибәрлекнең дә кыен яклары була икән дип, нәтиҗә ясап куйды соңыннан.
...Ниһаять, ишектән кермәс борын ук шау-гөр килеп Госман кайтып керде. Аның көр тавышы, күңел күтәренкелеге шундук башкаларга да күчте. Күңелсез уйлар, сүзләр онытылды, табын бермә-бер түгәрәкләнә төште, өй эче балкып киткәндәй булды.
- Йә, ахир, ничек? – дип, чәй артына утыргач та мәгънәле генә караш ташлап, күз кысып алды ул кордашына.
- Менә дигән, - диде шагыйрь. Ни дисен, зарланырга бер сәбәп тә юк иде ич.
Гөлнисага текәде мөлаем карашын:
- Ә син ни диярсең?
- Шамил абый бик тә яхшы кеше. Таныштыруың өчен рәхмәт, Госман абзый.
- Ә борчак... Борчак пештеме соң?
Бу сорауга кайсыгыз тели, шул җавап бирсен, дигән сыман хәйләкәр елмаеп та куйды үзалдына.
- Борчак бит, Госман дус, ул кәбестә түгел, алай бик тиз генә пешеп чыкмый.
- Кит аннан, -дип, гаҗәпләнеп куйды ул. Аннан туташка текәде сораулы карашын. – Гөлниса, мин сиңа нинди киңәш биргән идем?..
- Алай шаярма инде, ярыймы, Госман абзый. Шамил абый дөрес аңламас, ул бит безнең кебек уен-муен сөйләшергә күнекмәгән.
- Рәхмәт, Госман дус. Мине кайгыртуың өчен рәхмәт, - дип, сүзгә йомгак ясарга ашыкты йорт хуҗасы. – Гөлниса бик матур, акыллы да... Әмма...
- Тукта, ахир! Туктагыз!..- дип, урыныннан ук сикереп торды Госман. – “Әмма” диеп сөйләшмиләр бездә. Йә “бар”, йә “юк” – тәмам!.. Теге кәккүк  белән әтәч сыман бер-берегезне макташып утырасыз. Мин нәрсә, эшем булмаганга йөримме әллә сезне кайгыртып...
- Тынычлан. Һаваланма әле, Госман. Таныштыруың өчен сиңа рәхмәт. Ә безне куалама ярыймы...
- Шамил абый дөрес әйтә, - дип, Гөлниса да сүз кыстырды шунда.
Госман күпме генә шауламасын, көр тавышы белән өйне күпме генә дер селкетмәсен, тора-бара тынычланмый чарасы юк иде.
- Ярар, миңа көн яктысында кайтырга кирәк, - диде ул, тагы бер тын утырганнан соң, кинәт кенә ишек катына юнәлеп.
- Шамил абый, сиңа бик зур рәхмәт, - диеп, Госман артыннан Гөлниса да иярде.
Моны көтмәгән идеме, Госман классташына текәде сораулы карашын:
- Ахир, әйт соңгы сүзең, сезне ничек аңларга?
- Хәерле юллар телим үзегезгә! Бик зур рәхмәт килүегезгә...
- Аңламадым, - диде кунак. – Гөлнисага ни диярсең?
- Ул бик матур туташ, мин аңарга бары бәхет кенә телим...
Башлаган сүзен тәмамларга да бирмәде аңарга Госман, капылт кына ишекне каты  ябып чыгып та китте. Гөлниса да  тып-тып басып аның артыннан йөгерде...
Ишек катында, ни эшләргә, кая барып сөялергә белми чарасыз бер ялгызы торып калды Шамил абый. “Әллә ничек кенә килеп чыкты бит әле бу. Матур гына башланган көн иде... Кешечә озата да алмады кунакларын. Госманны да үпкәләтте кебек... Үпкәләтте дип, ни эшли ала иде соң ул?..” 
Сак адымнар белән ипле генә атлап  кухняга узды. Һәм хәйран калды. Аш өстәле чип-чиста итеп җыелган, сөртелгән. Кай арада табак-савытлар да  юылган. Бар нәрсә тәртиптә һәм үз урынында. “Уңган да соң үзе!”, - дип,  уйлап куйды ул шунда.
Өстәл читендә  яткан кечкенә генә кәгазь кисәгенә күзе төште. Кулына алды. Гөлнисаның визиткасы икән. Эш урыны, телефоннары язылган. Кат-кат әйләндереп карады, соңгы ноктасынача өйрәнеп чыкты ул аны һәм китап киштәсенә илтеп куйды. Кирәге чыкмас чыгуын... Шулай да кем белә...

Ялгызлык кызык нәрсә икән ул. Төннәр озынайганнан озыная бара. Күзгә йокы керми интектерә. Көннәрен дә ни эшләргә, кая барып бәрелергә белми аптыраган чакларың була. Берөзлексез үткәннәрдә казынасың...  Кеше гомере күз ачып йомган арада уза да китә икән. Зәкия белән икесе дә  авыл балалары иде. Университетны тәмамламас борын өйләнештеләр. Бер-бер артлы малай һәм кыз алып кайтты хатыны. Ә фатир юк. Тулай торак  почмагында  тар гына бүлмәдә яшәделәр. Төннәрен торып, туалетка качып, шигырь язган чаклары да була иде. Ә хәзер менә болын кадәрле өйдә япа ялгызы...
Эч поша. Аяклар урамга тарта. Анда да хатирәләр һәм истәлекләр. Кайсы урам, нинди тыкрыкка барып чыкма, истәлекләргә юлыгасың, йә булмаса келт итеп узган гомернең бер мизгеле хәтергә килеп төшә.
Шулай үз уйларына чумып тыныч урамнан узып барган чакта берәү аның җиңенә кагылды:
- Әссәламегаләйкем, Шамил кардәш, әллә күрмәмешкә салышуың, кая китеп барасың болай соңлап?
Күтәрелеп караса, каршысында кайчандыр яшьләр газетасында бергә эшләгән иске танышы Мансур басып тора икән. Язу яклары чамалы гына булса да, телгә оста иде Мансур, озак еллар дәвамына редакциянең партия оешмасы секретаре булып эшләде. Обком һәм райкомнан кайтып керми торган иде. Дер селкетеп яшәде дөньясын, редактордан түгел, аңардан шүрли иде барысы да... Ә хәзер ул, әнә, шәһәр үзәгендәге иң борынгы мәчетләрнең берсендә имам булып тора.
- Вәгаләйкем әссәлам, - дип җавап кайтарды шагыйрь. – Болай гына, йокы алдыннан һава сулап керим диеп. чыккан идем.
- Йә, хуш... Дөрес юлда йөрисең икән, хәрәкәттә - бәрәкәт диелгән бит изге китапта да. Бу якларда торасың, димәк...
- Әйе, әнә күрше урамда гына.
Имам шуны эләктереп тә алды:
- Ә нигә соң бер дә мәсҗетемездә күренмисең?
Шамил абый читенсенә калды, ни әйтергә, ничек җавап бирергә белми торды. “Элгәре “партия җыелышы” диеп тинтерәтә иде башны, инде мәчеткә йөрмәүдә гаепли”.
- Йөрим анысы, мәчет юлын онытканым юк. Бәйрәмнәрдә киләм, - дип, акланырга ашыкты шагыйрь.
- Мәсҗет Аллаһе тәгалә йорты, бәйрәмнәрдә генә түгел, аңарга һәр көн йөрергә кирәк, диелгән изге китапта. Ә инде  җомга намазларын калдыру зур гөнаһ, дин кардәшем Шамил, - дип, тезеп китмәсенме имам. Бер бәйләнсә, тиз генә котылырмын димә Мансурдан. Шуңа бит, әнә, гаепле кешедәй баш кагып, ризалашып кына торды ул аның сүзләренә. Хәл-әхвәлләр белештеләр аннан, бергә эшләп йөргән елларын да искә төшерделәр. Ә инде Шамилнең ялгызы гына калганлыгын белгәч, имам шундук аны кайгыртырга ук кереште.
- Дин кардәшләрең арасында күпме мөслимәләр ялгызлык кичергәндә, типсә тимер өзәрдәй ир-атның үзе генә яшәп ятуын китап хупламый, - дип, нәтиҗә ясады ул. – Телефоның калдыр. Мин бу изге вазифаны үз өстемә алам.
Каршы килә алмады, телефонын калдырырга мәҗбүр булды Шамил абый. Имам аны, изге теләкләр теләп, озатып калды.

Йокысы йокы булмады, төне буе урынында боргаланып чыкты. Таң алдыннан йокыга киткән иде чырыйлап шалтыраган телефон уятты үзен. Сискәнеп сикереп торды Шамил абый.
- Әллү-ү, бу кем? - диде ул йокы катыш.
- Әстәгафирулла... Әстәгафирулла... Ходаем, шул көнгәчә йоклап ятамыни җүнле кеше, - дип, зарланган хатын-кыз тавышы ишетелде аргы тарафтан. – Икенде намазына вакыт җитә бит инде.
- Бу кем? – дип кабатлады Шамил абый.
- Зәмзәмбану абыстай турында ишеткәнегез бардыр, ул – мин. Имамыбыз  бирде сезнең телефонны. Бик тә күрешергә тели, сезне көтә, дигәч кенә шалтыратуым. Хәзер килеп чыгыйммы, өйлә намазыннан соңмы? – дип, сорауны кабыргасы белән куйды бу ханым.
Ни дисен, Шамил абый хатын-кызга каршы сүз әйтергә күнекмәгән.
- Ярар, - диде дә фатирының адресын әйтеп ташлады. - Өйлә намазыннан соң килерсез алай булгач.
Йокыдан айнып җитмәгән идеме, әллә әлеге дә баягы шул беркатлылык  – барысын бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Инде менә сикереп торырга һәм кунак каршылау хәстәрен күрергә тиеш булды. Телең тик тормагач, чабарга, йөгерергә туры килә инде. Ризалашты, ә үзе өйлә намазының кайчан башланып, кайчан беткәнлеген дә белми...

Берзаман ишектә кыңгырау шалтырамасынмы... Аннан оҗмах кошы сыман башына ап-ак яулык япкан, ап-актан киенгән урта яшьләрдәге ыспай бер ханым килеп кермәсенме!
- Бәтәч, Эзабелла, син түгелме соң бу? – дип, ишектән керүчене төсмерләп, артка чикте Шамил абый, чак абынып егылмады.
- Әстәгафирулла... Әстәгафирулла, - дип кабатлады оҗмах кошы. – Эзабелла юк! Нинди Эзабелла!.. Оныт син аны, оныт, Шамил абый. Исемем Зәмзәмбану. Шәһәребезнең мөэмин мөселманнары Зәмзәмбану абыстай буларак кына белә мине. Ишеткәнең юк идемени?.. Мин бит мәдрәсәдә кызларга дәресләр бирәмен хәзер.
- Ә элек, Советлар заманында, димен...
- Оныт ул заманны. Ул заман юк, - дип, уттан курыккандай, фикерен тәмамларга бирмәде ул Шамил абыйга. Үзенең аракы кибетендә эшләгән яшь чакларын искә төшерер, дип уйлады ахры.
- Мин сине һич кенә дә дин һәм гыйлем юлыннан китәрсең, дип уйламаган идем, Эзабелл... Әй гафу! Кем абыстай дидең әле?
- Зәм-зәм-ба-ну абыстай! – дип, үз исеменә басым ясарга кирәк санады бу юлы. Һәм, кыстаганны да көтмичә, залга узып, түр башындагы йомшак кәнәфигә кереп утырды. - Әйдә, иң элек утырып бер дога кылыйк булмаса...
Һәм бик тә килештереп, җиренә җиткереп дигәндәй, ашыкмый гына белгәннәрен укыды. Шамил абый да аңарга кушылгандай итте...
Догаларын тәмамлагач та килүенең максатын ачып салды абыстай.
- Имам хәзрәтләре әйтте, сез тол булып калгансыгыз икән. Мин дә сезнең хәлдә, иремне югалканга тиздән ай була, Шамил абый. Ишеткәч тә килергә булдым әле менә. Тукта, мин әйтәм, үз күзләрем белән күреп сөйләшим башта, дим. Сез бит билгеле кеше – шагыйрь. Мин дә, Алланың биргәненә шөкер! Бәлки ике мөэмин мөселман уртак тел дә табарбыз, дидем...
- Белмим шул, - дип куйды Шамил абый.
- Син белмәсәң, мин беләм, - дип, күтәреп алды абыстай. – Миннән дә яхшыракны син барыбер таба алмассың. Шулай булгач, шартларымны тыңла: иң элек, әнә ул, стенадагы ярымшәрә хатын-кыз рәсемен урамга чыгарып атасың...
“Юк, ул бит халык рәссамы Бакый Урманчының үз бүләге. Беренчедән, ул картина минем өчен бик тә кадерле һәм кыйммәтле сәнгатъ әсәре”, дип, әйтергә теләгән иде дә Шамил абый. Аны тыңлау түгел, ишетергә дә теләмәде абыстай. Үз шартларын тезеп китте.  
- Телевизор карамыйсың. Аннан бозыклык һәм нәҗес исе генә килә. Башыңда һәрчак кәләпүш булсын. Тәһарәт алмыйча намазга һәм табын янына утырмыйсың. Җомга көннәрендә мәчеткә йөрисең... Һәм биш вакыт намаз. Килештекме!..
Шамил абыйның бу шартлар хакында ни уйлавы кызыксындырмый да иде булса кирәк абыстайны. Аның әйтүе дөрес булсын да, ул әйткәннәр сүзсез-бәхәссез үтәлсен.
- Үз өемдә мин үземчә яшәргә күнеккән бит Зәмзәм...
- Синең нәрсәгә күнеккән булуың мине кызыксындырмый, Шамил абый. Мин сиңа күчеп киләм икән, барысы да мин дигәнчә - шәригать кушканча булачак, шуны гына искәртүем.
- Мин бит әле үз сүземне әйтмәдем дә Зәм...
Бу юлы да башлаган сүзен тәмамларга ирек куймадылар аңарга. Абыстай ут уйнатырга, үзенә буйсынырга өйрәткән күренә барысын да.
- Синең ни уйлавың мөһим түгел, Шамил абый. Ир – баш, хатын – муен, диләр. Менә мин кай якка борылсам, шунда борылырсың, боерган булса, моннан ары.
Тагы да сүз куертып, бәхәсләшеп торуның артык икәнлеген күптән аңлаган хуҗа кунагын аш бүлмәсенә чәйгә чакырды. Әмма анда да үз тәртипләрен кертергә ашыкты абыстай.
- Тәрәзәдән бу кашагаларны бүген үк алып атабыз. Кол-Шәриф сүрәте төшерелгән яшел кашагалар алырбыз. Савыт-сабалар да мөселманча булсын. Колбаса-фәлән, эчкеләрне бүгеннән соң оныт. Өйгә хәләл булмаган ризык кертмәячәкбез, аңладыңмы!.. – дип, басым да ясап куйды тагы.
- Шартларың бик күп икән синең, абыстай, - дип җавап кайтара алды Шамил абый.
Ул да түгел, авызына капкан башкорт балын йотарга да онытып телсез калды Зәмзәмбану. Кухня стенасына эленгән фоторәсемгә текәлгән иде ул.
- Бу ни дигән сүз!.. Әстәгафирулла, бу нинди рәсем, нинди хатын-кыз сүрәте элдең тагы?
- Хатыным Зәкия, - диде шагыйрь.
- Әйттем ич, стенада һичкем рәсеме булмаячак. Моны ал да, бик кадерле икән, яшер бер-бер кая. Юкса...
- Аңламадым, абыстай. –  Ни сабыр кеше, Шамил абыйның да түземлеге бетәр көн булыр икән. –  Сез монда кем? Нигә әле мин сезгә буйсынырга тиеш. Сез паровоздан алдан йөгерәсез түгелме?!. Үз фатирымда ни эшләргә - кем рәсемен куярга, кемне алып атарга икәнлеген мин үзем белермен.     
Абыстайның исе дә китмәде. Авызларын чәпелдәтә-чәпелдәтә, чәй янына куелган тәм-томнарны мактый-мактый сыйлануында булды. Һәм, ниһаят, чәен тәмамлаганнан соң килештереп кенә, Аллага рәхмәтләр укып, амин кылды.
- Бу минем таләпләр түгел, Шамил абый, шәригать шулай куша. Сез мине дөрес аңлагыз, - диде, бер дә исе китми генә. Һәм китәргә җыенып урыныннан кузгалды. – Миңа китәргә вакыт. Мәдрәсәдә көтәләрдер. Ә инде никаһны кайчан укытырга икәнлеген үзегез хәл итәрсез. Никаһсыз көе кабат-кабат ялгыз ир-ат янына килеп йөрү миңа килешмәс.
Китте... Ниһаять, ике күкрәген тутырып сулыш алып куйды Шамил абый. “Менә сиңа Эзабелла... Менә сиңа Зәмзәмбану... Менә сиңа абыстай... – дип кабатлады күңеленнән. – Замана кеше язмышларын ничек кенә үзгәртми дә, ничек кенә борып җибәрми... Өсте-башы ап-ак, күңеле һәм ниятләре дә шундый булса кирәк... Юк, бер дә абыстайны гаеп итү уе юк иде аңарда. Сүзләре дә үзенә күрә дөрестер аның. Бу катлаулы дөньяда, әнә ич, үз урынын тапкан... Бәхетен дә табар, шәт...”
Шундый уйларга бирелеп, үз фатирында ни эшләргә, кая барып бәрелергә белми арлы-бирле йөрде ул бертын. Әле бер бүлмәгә, әле икенчесенә керде, кәгазь һәм китаплар өелгән язу өстәле артына да утырып карады. Булмады, тагы йөренергә кереште. Урамга чыгып керү нияте белән ишек катына узгачтын, тагы икеләнә калды. Анда чыкса, ул кемнедер очратачак. Күрше-күләнме, таныш-белешме. Хәл-әхвәл белешкәчтен дә, һичшиксез, тагы кайгыртырга – үзенә бер-бер тол хатынны димләргә тотыначаклар. Ә ул моннан туйды, инде тәмам гарык булды. Урамда танышларын очратса, барган юлыннан борылып качу юлын эзли, ишекне шакысалар, барып ачарга курка, телефон шалтыраса, сискәнеп куя башлады түгелме… Бөтен шәһәр тол хатыннар белән тулган, бөтен дөнья аңарга хатын эзли, диярсең...
Кире кухняга әйләнеп керде ул. Эче бик тә пошкан чакларында чәй эчеп алса җиңеләеп киткәндәй була. Кай арада чәй суынган. Яңадан газны кабызып торасы килмәде. Стенадагы фоторәсемгә - Зәкиягә күзе төште. Карашлары шундый да ягымлы, җылы һәм мәгънәле... Әйтерсең, шушы мизгелдә нидер әйтергә, ниндидер киңәш бирергә җыена иде ул аңарга. Дәшәргә теле генә юк...
Ә Шамил абый аны сүзсез дә аңларга күнеккән. Аңлады бу юлы да... Ашыгып диярлек залга атылып чыкты. Китап киштәләре өстендә инде байтак гомерләр эшсез яткан ике рәтле гармунга төште күзе. Урындыкка басып үрелеп алды ул аны. Ипләп, ашыкмый гына тузанын сөртте. Һәм кычкыртып уйнап җибәрде. Гармунның телләренә бар көченә басып, бакаларын нык сайратып, күреген кочак җиткәнчә каерып-каерып уйнады. Үзен дә,   гармунны да кызганмады, жәлләмәде. Озак уйнады шулай. Җаны тынычланып, күңеле басылганчы уйнады. Уйнап һич туймады...

        Ап-ак кына, вак-вак кына,
Урманда куак кына.
Күпсенмәгез, күп тормабыз,
Без монда кунак кына...

- дип җырлап та җибәргән иде үз-үзен белешмичә. Үзе уйный, үзе бар тавышына кычкырып җырлый иде ул шулай. Тукталырга уенда да юк...
Кинәт берәүнең ишек шакыганы ишетелде. Барып ачса, күрше кызы Нәфисә басып тора. Уңайсызланып куйды Шамил абый. Белә ич, ире булмаса да Нәфисәнең яшь баласы бар. Димәк, ул аларның тынычлыгын бозган. Гафу үтенергә диеп, авыз ачыйм дисә, күршесе өлгеррәк булып чыкты:
- Шамил абый, - диде ул, оялып, читенсенеп кенә. Бит алмалары ут булып яна иде үзенең. – Кызым йоклаган арада бер биш-ун минут кына булса да сезнең уйнаганны, сезнең җырлаганны тыңлап утырырга мөмкинме?..  


Казан. Октябрь, 2013ел.

 

 
 

Исемлек