Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

ТАТАРЧА БӘХЕТ

(Хикәя)


— Хатын, син кайда... Ишетәсеңме, бәйрәм итәбез бүген, бәйрәм, -дип, кош тоткандай канатланып, очып кайтып керде Бәйрәмгали.
Итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып дүрт аяклап идән юып йөргән хатыны Миләүшә, мунчаласын ташлап, билен турайтты.
— Нәрсә булды, гомер булмаган хәл, авызың колакка җиткән, машина оттыңмы әллә?
Туарылып идән юган чакта тулышып-матурланып китә аның Миләүшәсе. Бу юлы исә ул күз явын алырлык иде. Кергән хутка үзен күтәреп алды Бәйрәмгали.
— Әйтсәм, колагың торырлык яңалык алып кайттым, әнисе. Машиналарың бер читтә торсын, - диде ул, һәм хатынның шәрә күт битләрен чәбәкләп алды.
Игътибарга күңеле булып, сокланып, яратып карады үзенә Миләүшә. Шул кадәрле игътибар һәм наз көн саен тәти торган бәхет түгел. Түземсезләнеп, кабатлап сорады ул:
— Әйтсәң әйт инде, нинди бәйрәм, нинди шатлык белән кайттың?
— Абыйны эштән алганнар, — дип, хәбәр салды Бәйрәмгали, ике кулын кош канатларыдай югары җилпеп.
— Чынмы?! Синең абыйнымы! — дип, Миләүшә бер мәл үз колагы ишеткәнгә ышанмыйча торды. Аннан, кулларын чәбәкли-чәбәкли йөгереп килеп бу юлы инде үзе иренең муенына асылынды. — Чынлапмы? Чыгарганнармы? Вәт яңалык бу, Бәйрәмгали... Яңалык дисәң дә яңалык. Ышанырга да белмәссең.
Уртак шатлыктан ни эшләргә белмичә кочаклашып-үбешеп тә алдылар берочтан. Караватка егылып сабай балалар сыман тәгәрәп аунадылар.
 Бераздан ир-атларга хас гайрәт белән сикереп торды Бәйрәмгали. Зур җиңү яулаган спортчыны да уздырып йодрыгын күккә чөйде.
— Үзем күрдем. Үзем укыдым, район газетасына язганнар.
Ир назыннан тәмам йомыла язган күзләре шар булып ачылды Миләүшәнең.
— Чынлапмы... Гәҗиткә дә язганнармы?! Дөрес инде болай булгач, йөз процент дөрес, — диде ул һәм урыныннан торып кабалана-кабалана итәкләрен тарткаларга-пөхтәләргә кереште. — Өйдә ятып булмый, Бәйрәмгали, әйдә киеник-ясаныйк та туганнарга чабыйк. Сөйлик бу яңалыкны. Өйдә ята торган сәгать түгел, җаным, сөендерик үзләрен.
Шулай иттеләр дә. Сабантуйга дип тектергән матур күлмәген киеп алды Миләүшә, аякларына биегүкчәле түфлиләрен элде. Кашны-күзне ясап куйды, мул итеп иреннәренә сылады. Күзең төшсә күз явыңны алырлык булды менә.
Җитәкләшеп урамга чыгулары булды, Бәйрәмгалинең туганнан туышкан апасы очрады каршыларына. Район үзәге саналса да алар яшәгән шәһәр зур түгел, аралар якын монда.
— Концерт-фәлән килдеме әллә, бизәнеп-ясанып кая китеп барыш, — дип сорады ул, хәл-әхвәл белешергә дә онытып.
— Соң, ишетмәдеңмени, олы абыйны эшеннән алганнар ич, — дип, туганнан туышканның авызына керердәй булып аңлатырга кереште Миләүшә. Бәйрәмгалигә авыз ачарга да бирмәде, чәт-чәт килеп тора.
— Безнең абыйнымы? Олы абыйнымы? Эштән алганнармы?.. — дип, исе-акылы китеп тыңлады, ышанырга-ышанмаска белми торды туганнан туышкан.
— Әйе инде, үзен. Ишетмәгән идеңмени, гәҗиткә дә язып чыкканнар бит әнә. Үзем укыдым, - дип тә өстәп куймасынмы Миләүшә.
— Гәҗиткә дә язганнармы? Эштән дә алганнармы? Менә ичмаса яңалык! — дип, хәйран калды туганнан туышкан. Һәм барган юлыннан кырт борылып кире якка йөгерде. — Өйгә кайтыйм әле башта, өйдәгеләрне сөендерим. Эшкә китеп бару иде, эш качмас... Сөендерим әле, сөендерим...
Шатлыклы хәбәрне иң элек ир ягыннан туганнарга җиткерергә булдылар. Бәйрәмгалинең сеңелләренә кагылдылар. Бәйрәмчә киенеп җитәкләшеп килеп кергән абый белән җиңгине күргәч тә нишләргә белми югалып калды сеңелләре. Казанга аш салынмаган, табак-савыт юылмаган дигәндәй, кая барып бәрелергә белмәде.
— Без болай, үтеп барышлый, яңалык җиткерергә, дип кенә килдек, -дип ачыклык кертте Миләүшә. Хатын-кызның хәлен хатын-кыз гына аңлый, чакырылмаган кунактан да яманрак кем бар...
— Әйдә утырыгыз, түрдән узыгыз. Хәзер чәй куярмын, — диде сеңел, сер бирмәде.
— Юк-юк, чәй эчеп утырырга дип килмәдек, юл уңаена гына кагылдык. Бер яңалык бар бит әле, - диде Миләүшә.
— Ни булган, бер-бер шатлыклы хәбәрме әллә?..
— Ничек дип әйтергә дә белмәссең, олы абыйны эшеннән чыгарганнар бит, ишетмәдеңме әллә.
Чәйнеккә су агызып торган чагы иде сеңелнең. Кран ачык калды, чәйнек онытылды һәм әллә кайчан тулды. Миләүшә җиңгәсенең авызына керердәй булып йөгереп үк килде ул.
— Кит аннан, булмас... Дөрес сөйлисеңме, шаяруың гынамы әллә.
— Дөрес булмаска соң, наныем, шаярып сөйли торган сүз түгел лә. Әнә, ышанмасаң, абыеңнан сора.
Раслап башын какты Бәйрәмгали. Һәм сеңлесенең дә бу яңалыктан эчке бер канәгатьлек кичерүен күреп елмаеп куйды.
— Ярар, хәерлегә булсын инде, баш ярылып күз чыкмаган, — диде сеңел.
— Йортлары патша сарае кебек. Балалары үсеп җиткән. Җыйган байлыклары үз гомерләренә җитәрлек. Гел аларга гына димәгән...
— Шулай-шулай, дөрес сөйлисең, - дип, күтәреп алды Миләүшә җиңгәсе.
— Абыйның олы урында булуы әйбәт иде анысы. Безгә дә ярдәме тимәде түгел, тиде. Әмма җитәр, гел аларга гына димәгән, дөрес сөйлисең, сеңел.
Гөрләшеп бер чәй эчеп алдылар. Матур итеп утыру өчен өстәл муллыгы һәм сый-нигьмәтләр генә димәгән, уртак куаныч китергән бер хәбәр дә җитә икән бит. Кияү дә кайтып керде бераздан. Ул өстәлгә ярты чыгарып куйды, чын бәйрәмгә охшап китте утырулары.
Әмма әлеге дә баягы шул вакыт яклары гына инде. Ул туктап тормый, йөгерә дә йөгерә. Берөзлексез сәгатькә күз төшереп утырды Миләүшә. Бәйрәмгали дә чабышка чыккан юртак күк җилкенеп утыра. Әле ир ягыннан, хатын ягыннан дигәндәй, күпме туганнарны күрәсе, аларга да беренче булып шул яңалыкны җиткерәсе бар. Баҗайлар, кода-кодагыйлар, туган-тумача, күрше-күлән күп, тавык та чүпләп бетермәслек. Аларның да ишетәсе килә ул яңалыкны. Зур түрәләрнең эштән алынуы турындагы хәбәрне гәҗиттән уку бер рәхәт булса, үз колагың белән ишетү — икенче рәхәт ич.
Ә инде ул түрә син күреп-белгән кеше дә булса — башка берни кирәкми, җанга сары май булып утыра ул яңалык. Ә монда бит, үз абыйлары!..
Кияү белән Бәйрәмгали бер яртыны сындыргачтын да уртак фикергә килделәр. Кичен бөтен туган-тумачаны җыеп бәләкәй генә бер мәҗлес оештырырга булдылар.
Телефон трубкасына туфрак төшкән булса, һичшиксез анда гөл үсеп чәчәк аткан булыр иде. Миләүшәнең теле тәмле. Ул бу яңалыкны сөйләгән саен чәчәкләп-чуклабрак, сусаган гөлгә су сипкәндәй җае белән генә сеңдереп бара иде. Аргы тарафтагыларның ни дигәнен ишетмәдем ишетүен, әмма дә ләкин Миләүшәнең күзләреннән, иреннәреннән чыгып фикер йөртсәң, андагы куаныч-шатлык гади сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел иде булса кирәк.
Бәйрәмгали бәлешкә ит турап, бәрәңгеләр әрчеп куйган иде инде. Йөгереп кенә барып аракысын, колбасасын тутырып төяп кайтты. Кар базы тәмам бушап калды - тозлаган кыяр, помидор, кырыкмаса-кырык төрле салат-малат һәм гөмбәләр барысы да өстәлгә менеп кунаклады. Кунаклар күп, вакыйга гадәттән тыш мөһим — көн дә килә торган бәйрәм түгел.
Бәйрәмгалинең алты бертуганы бар. Аңлашылса кирәк, олы абыйларын чакырып булмый инде. Ә менә башкалары барысы да букет-букет чәчәк тотып килде. Миләүшә ягыннан да биш пар җыелдылар. Аларның күбесе авылда яши, шуңа кайсы тавык, кайсы каз дигәндәй кыстырып килгән иде. Ә инде теге туганнан туышкан апалары чәкчәк кадәр чәкчәк пешереп өлгерткән. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде, өстәлне бизәп торсын дигәндер. Чәкчәге дә чәкчәк кенәме, игътибар белән карасаң, чын чәчәк инде менә. Төрле төстәге конфет-витаминнар тезеп бизәп тә җибәргән әле ул аны.
— Кай арада өлгердең, чәкчәгең бигрәкләр дә матур булган икән бит, апа-җаным, — диде Миләүшә, күңеле булып.
— Эшкә дә барып тормадым. Сездән ишеткәч тә, өйгә кайтмас борын пешеренергә керештем. Мондый көндә өйдә бикләнеп утырып булмый бит, йә кунак килер, йә бер-бер җиргә барасы булыр дидем.
— Дөрес иткәнсең, апа. Син пешергән чәкчәк ашап туймаслык була бит ул, — дип, Бәйрәмгали дә мактап алды үзен.
Туганнан туышкан апаның күңеле булды, әлбәттә. Болай да авыз дигәндә ходай үзен рәнҗетмәгән, ә инде елмаеп та җибәргәчтен, ул авыз колакны да узып китә язды бугай. Ул тикле мактауга соң...
Туй үткәрсәң дә ул кадәр булмас, болын кадәр өйдә кунаклар өстәлгә сыймады. Ике-өч килен, утырыр җир тапмагач, җиңгәләре тирәсендә чуалып, ярдәм иткән атлы булып, ишекле-түрле йөренде. Күңелләре күтәренке иде барыбер, зарланмадылар, бүселмәделәр, канат чыгарган фәрештәләр сыман очып кына хәрәкәт иттеләр.
Мәҗлесне Бәйрәмгалиләрнең әтисе урынына калган иң өлкән кардәшләре Сөләйман абзый башлап җибәрде.
— Туганнар, — диде ул, башындагы түбәтәен кат-кат төзәтеп, пөхтәләп куйгачтын. — Көн дә җыелышып торып булмый. Йә беребез, йә беребез килә алмый кала. Ә бүген менә, эшләрегез-мәшәкатьләрегезне онытып торып һәммәгез дә җыелышкансыз. Салихҗаннар, Мәйсәрәләр, әнә, Казан тикле Казаннан ук кайтып җиткән. Рәхмәт үзләренә. Гыйльметдин кода әнә, бүлнистә яткан җиреннән чыгып килгән. Аңарга да рәхмәт.
Дөрес, бер кеше юк бүген арабызда. Олы абыегыз. Хәер, аның үзен чакырып булмый бит инде. Бүген инде ансыз гына утырабыз. Аның белән дә утырмадык түгел, утырдык. Өстәлләребезнең түрендә гел ул булды.
— Әйе, әйе, Сөләйман абзый, сине дә көтмичә гел аны утырта идек түр башына, — дип җөпләп куйды Бәйрәмгали.
— Түрәнеке түрдән, дип әйткән бит халык. Нишлисең, туганнар, дөньяның тәртибе шундый булгач, без генә үзгәртә алмабыз инде, — дип, дәвам итте Сөләйман абзый. — Аның түрә булуыннан беребезгә дә зыян килмәгәндер килүен. Менә минем үземә абыегыз гел игелек кенә кылды, өч кызымны да ул укырга кертте. Пенсиягә чыкканда үземә машина бүләк итте. Сораганда да, сорамаганда да борып кайтармады бер дә, игелекле булды. Сезгә дә ярдәме тигән чаклары булгандыр?..
Авызларын ачып, беренче тост кайчан әйтелә инде дип, үзенә текәлеп утырган туган-тумача, хәрендәш-ыруларына сынаулы карашын текәде ул.
— Әйе, ярдәме тиде инде анысы. Барыбызны да кайгыртып яшәде, — диештеләр.
Кухня тарафыннан алъяпкычына кулын сөртә-сөртә Миләүшә йөгереп чыкты шунда.
— Абый туган җанлы кеше булды, танырга кирәк анысын, — диде ул. — Сездән яшерен-батырын түгел инде, Бәйрәмгалинең дә төрле чаклары булды. Эчсә, чамасын белми эчә шул, җаным. Ачуым бер килмәгәе, җиде тапкыр эшеннән кудылар бугай. Җидесендә дә абый шалтыратты. Кире кайтардылар. Өй салырга җирне ул алып бирде, төзү материалларын, цементын, кирпечен дигәндәй... Бер сүз әйтеп булмый, кирәк чаклары бар иде инде аның.
Берсен — икенчесе бүлдереп олы абыйларының кылган игелекләрен, үзләренә, гаиләләренә тигән яхшылыкларын санарга кереште туган-тумача. Барысына да тигән икән ярдәме, бер йомышлары булса аңарга йөгергәннәр. Ул берсен дә борып чыгармаган. Кайсын эшкә урнаштырган, кайсына табып, кайсына алып биргән, кайсын төрмәдән алып калган, кайсын армиядән. Кетәклеккә сипсәң тавык чүпләп бетерә алмас ул кылган игелекне.
Телгә алай бик тотанагы булмаган бер кияү әзрәк салып килгән иде булса кирәк. Шул әйтә калды:
— Соң, таралыйк алайса. Ни өчен җыелдык соң, ул шул кадәр әйбәт булгач?.. Ә мин түрәләрне, нәчәлникләрне сөймим. Җенем сөйми. Шуның өчен эчәм.
Һәм тост әйтелгәнне дә көтеп тормыйча, аударып та куйды берне. Башкалар, ни әйтергә белми, җавапсыз калып торды бер мәл. Теге кияүнең янәшәсендә утырган сеңелләре касыгына төрте иренең:
— Теленә салынып утырган була. Ике атнаның берендә праваңны алдырасың. Абый булмаса ни эшләгән булыр идең, хәсрәт, — диде.
Күңелле булып китте шунда, һәммәсе дә көлештеләр.
— Аның да бездән артык җире юк инде, бер карасаң, — диде шунда, башлаган сүзен йомгакларга җай чыгуын чамалап алган өлкән абзыйлары. Менә мине генә алыйк. Гомерем буе эшләп пенсиягә чыктым. Ә акча җитми. Юк-юк та аның бакчасын караштырган булам шунда. Акча кирәк чөнки. Акча булуы шәп анысы. Сорау да бирми булмый: нигә ул минекендә эшләми, ә мин аның бакчасында бил бөгеп эшләргә тиеш әле, батрак что ли...
— Аның да безнең белән тигезләшүе өчен эчик, булмаса. Әйдә, күтәрик, туганнар, - дигән тәкдим кертте энекәшләрдән берсе.
Җылы пар һәм тәмле хуш ис бөркеп торган пилмән чыгардылар табынга. Пилмән астына эчтеләр. Каклаган каз астына... Тутырылган тавык астына... Парда пешкән яңа бавыр астына...
Инде өйгә бәлеш исе чыгып килә иде. Тамак тук, өс бөтен, кәеф шәп булса да, бәлеш көтә иде инде туган-тумача. Миләүшә аш бүлмәсендә кайнаша. Өйгә кемнеңдер телефоннан шалтыратуын, Миләүшәнең шалтыратучы белән ачылып сөйләшүен, аннан, трубканы куйгач, аяк очларына гына басып мәҗлес гөрләгән зур залга кереп ире Бәйрәмгалинең колагына ниләрдер пышылдаганын һичкем абайламады. Дөнья матур, дөнья түгәрәк, барча туганнарның да кәеф күтәренке иде чөнки.
Бәйрәмгали хатыны артыннан аш бүлмәсенә чыкты. Икәүдән-икәү генә калгачтын да пышылдап кына сөйләштеләр.
— Миңа абый шалтыратты, — диде Миләүшә, чамасыз дулкынланып. — Туганнарның берсен дә таба алмадым, ярый әле сез өйдә икәнсез, ди. Абыйны бит эштән алмаганнар. Аны Казанга министр итеп күчергәннәр, җаным.
Авызын ачты, күзләре шар булды Бәирәмгалинең. Кулларын чәбәк-чәбәк итеп куйды. Куанычтан!
— Нәрсә дидең?
— Нәрсә дим, бик борчылышкан идек дидем. Әйбәт булган дидем.
— Ни эшлибез? — дип, хатынына текәлде Бәйрәмгали. Чөнки белә, хатын башлы аның, теләсә нинди хәлдән коры чыга белә.
— Уйларга кирәк, — диде Миләүшә, бер иренә, бер шау-гөр килеп туган-тумача җырлашып утырган зал ишегенә таба карап. — Уйларга кирәк...
— Уйла, — диде Бәйрәмгали. — Минем башка китте, баш эшләми хәзер. Миләүшә югалып каламы соң. Миләүшә ул...
— Болай итәбез, — диде. — Бар, чыгып машинаны кабыз. Мин артыңнан чыгармын.
— Ә болар? — дип, мәш килгән кунакларга ымлады ир-ат.
— Болар качмас. Абыйны беренче булып без барып котларга тиеш. Шуны бел. Исеңнән чыгарма.
Бәйрәмгали җилкәсенә пинжәген элеп ишегалдына чыгып китте. Машинасын кабызды. Ул да түгел, аның артыннан ук май кояшы кебек балкып Миләүшәсе күренде. Култыгастында чәчәк букеты иде аның. Ә кулларында яңа пешеп чыккан кайнар бәлеш. Табасы-ние белән ашъяулыкка төргән иде ул аны.
— Үзем утырам рульга, — диде ул, бәлешен арткы утыргычка куеп. — Син исергәнсең, җаным. Адәм булдык дигәч кенә, әрәм булып куюыбыз бар. Яшибез, типтереп яшибез әле болай булгач. Ну, безнең абый, молодец та инде ул, ә... Башыңа барып җиттеме, Бәйрәмгали? Министр энесе син хәзер, министр...
— Тукта, — диде Бәйрәмгали, хатыны күтәреп чыккан ашъяулыкка, аннан күтәрелгән җылы парга игътибарын юнәлтеп. — Ул нәрсә анда?
— Бәлеш.
— Ә кунаклар? Алар анда бәлеш көтә. Өйдә бәлеш исе...
Ирен суырып алып кабинага тартып кертте Миләүшә, артыннан шапылдатып ишеген япты.
— Ярамаган тагы. Аларга исе дә җиткән.
- Ә бәлеш кая китте дип сорасалар, ни диярбез...
- Исең киткән икән, чыккан да очкан, диярбез.
Машинаны гайрәтле үкертеп газга басты Миләүшә һәм җилдереп китеп тә барды.

 Мәскәү. Август, 2001 ел.

 
 

Исемлек