Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

ТУГАН ЯККА КАЙТЫШЛЫЙ

(Хикәя)

Мәскәү-Казан арасын елына ничә кат ураганымны үзем генә беләм. Эшләремнән бераз бушандыммы туган якларга юл тотам... Очкыч көтеп һава аланында утырган чаклар була, төн буе поезд тәгәрмәчләре шакылдаганны да тыңлап чыгарга туры килә. Ә җәй айларында, кемгә ничек, минем өчен  машинада йөрү кулайрак. Ара шактый ерак булса да руль артында үз көең белән ипләп кенә йөрүгә ни җитә. Һичкем сине артыңнан куаламый, ашыктырмый – теләсәң барасың, арысаң туктап ял итәсең. Иксез-чиксез илнең киңлеген, урман-кырларның матурлыгын тоеп бару үзе генә дә ни тора. Җимерелеп, юкка чыгып барган авылларны күреп офтанасың, тормыш кайнап торган урамнардан узганда күңел күтәрелә.
Чираттагы мәртәбә кайтып килүем иде әле менә. Юлның яртысыннан артыгы узылган. Көзге урман һәм кырларның да үзенә күрә матурлыгы, үз төсе һәм кабатланмас бизәкләре була – шуларга карап сокланып бардым байтак ара. Кызганыч, кич җитеп, кинәт караңгы төшүе генә шундый манзараны каплап куйды. Тагы шунысы начар, каршы килгән машиналарның уты күзнең нурын өтеп-өтеп ала. Каршыга иләмсез нык үкереп олы-олы йөк машиналары килгәндә кыл өстеннән сират күперен кичкән сыман рульны кыса һәм сагая төшәсең. Туп-туры өскә киләләр ич. Үч иткәндәй юлларның  да киңлеге бик чамалы. Сайлар чарам юк, сәфәремне дәвам итәсе, тизерәк кайтып җитәсе килә. һәр яңа мизгел туып-үскән якны якынайта... Шуңаргадыр тизлекне бик киметәсе килми.
Түбән Новгород өлкәсенең Воротынец шәһәре читеннән узып баруым булган икән. Чираттагы үрне менеп җиттем дигәндә генә каршыма, җир астыннан калыккандай, уйларымны бүлеп, буй-буй сырлы таягын ут капкандай болгап юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәре атылып чыкты. Аска керә дип торам, сискәнеп, кискен рәвештә тормозга китереп бастым.
Туктадым. Үземә күрә, хокукларымны белеп кенә, тәрәзәмне ача төштем. Көттереп тормады, уртача буйлы, калын гәүдәле яшь кенә сержант каршыма ук килеп тә баскан иде инде.
- Инспектор гибыдыды әллә кемев..., - ди. Ашыга-кабалана йөгереп чыккангадыр, үзе еш-еш сулый. Шул кадәр саллы гәүдәне күтәреп тә йөрергә кирәк бит әле, маңгае, яңаклары кып кызыл, чиертсәң кан чәчрәп чыгардай. 
- Нәрсә булды? Мин юл йөрү кагыйдәләрен бозмадым кебек, - дим.
- Сезнең документлар... Машинага документларыгызны күрсәтегез, - ди ул, мине гүя ишетмәде.
Бирдем. Ул аларны берәм-берәм җентекләп карарга, тикшерергә кереште.
- Ә страховкагыз кая?
- Ансыз шундый ерак юлга чыгалармыни инде, - дим, тегене мөмкин кадәр үз кеше иткән атлы булып. Сораганын табып бирәм.
Кулына кергән әлеге кәгазьне дә ул алдын-артын әйләндерә-тулгандыра озаклап карады. Йә укый-яза белмәгән, йә булмаса күзләре начар күргән кеше генә шулай тикшерә документны. Бәйләнер сәбәп юклыгын яхшы беләм, шуңарга тыныч тотам үземне. Елмайганмын да булса кирәк, шул ошамадымы тегенең күңеленә:
- Юл йөрү кагыйдәләрен бозуың гына җитмәгән, әле мыскыл итеп көләсеңдәме, - дип, бер сәбәпсезгә тавышын күтәрде ул, кулындагы документларны кире кайтарасы урында.
- Нинди кагыйдә? – дим, гаҗәпләнеп. – Кайчан... кайда?..
- Әнә, берчиттә торган машинаны күрәсеңме. Бар, шунда аңлатырлар, - дип, китеп тә барды янымнан.
- Ә документлар..., аларны кайтарып бирегез.
Ишетергә дә теләмәде сержант, бәйләнгеч чебенне кугандай, кулын гына селтәде.
Машинаны юлдан читкә чыгарып куйдым да, дөм караңгы юл читеннән абына-сөртенә документларым артыннан киттем.
“Лада” кабинасында утырган капитан күп сөйләшеп тормады, сәламемә каршы:
 -- Кагыйдә бозабыз значыт, - дип, бәйләнүдән башлады.
- Мин бернинди дә кагыйдә бозмадым, иптәш капитан.
- Ә тоташ сызыкны кисеп чыгарга ярыймы? Моның өчен, беләсегез килсә, “права”сыз калуыгыз да бар.
- Юлда мин бернинди дә тоташ сызык күрмәдем.
- Сезнең күрү-күрмәүдә түгел хикмәт... Йә, нишлибез!
- Кулларны кысышабыз да бер-беребезгә саулык теләп аерылышабыз, - дим, әле һаман яхшылык өмет итеп.
- Сез абзый кеше, кем белән һәм нинди уңайдан сөйләшүегезне онытасыз төсле.
- Юлда һичнинди тоташ сызык юк, - дим,  катгыйлана төшеп. – Бу бер булса, икенчедән, каршы килүче машиналар бар иде бит. Бик теләсәм дә, ул сызык булган тәкъдирдә дә, мин аны кисеп чыга алмаган булыр идем.
- Кая ул машиналар? Чакырып китерегез. Мин анда бернинди дә машина күрмәдем.
- Сез бит кабинада, арка куеп утырасыз ул тарафка.
- Мин арка аша да күрәм, эшем шундый.
- Сез хаклы түгел, иптәш капитан,- дим, үземне мөмкин булган кадәр тыныч тотарга тырышып.
- Алай бик акыллы булсагыз, мин протокол тутырырга керешәм. Үкенерсез, соң булыр... Бәлки..., - дип, кинәт башын калкытып күзләремә карады ул.
- Ә мин ул протоколга кул куймаячакмын, чөнки сез нигезсез гаеп тагасыз.
- Абзый, - дип, тагы башын калкытып куйды ул. – Чәчләрегезгә чал кергән, ә тормышны аңламыйсыз. Юлда кем хуҗа? Мин!.. Шулай булгач, сезгә нәрсә, проблемалар җитмиме? Тормышыгызда башка мәшәкатьләрегез юкмы? Суд юлында йөрисегез киләме? Соңгы тапкыр сорыйм, протокол тутырыйммы?.. Әллә...
- Әллә... – дип, кабатладым үзем дә, аңарга ияреп.
- Әллә!.. – диде һәм, менә аңлаштык та дигән сыман, елмаеп куйды ул да.
Ниһаять, бары шунда гына мин капитанның тел төбен аңлап алдым. Аның “Йә нишлибез”, “бәлки” һәм “әллә” дигәннәре барысы да бер үк мәгънә аңлата икән ич – ул ришвәт биргәнне көтә. Ришвәт таләп итә. Чыгарып сал да – дүрт ягың кыйбла, ди.
Уйга калып тордым. Чираттагы мәртәбә карашларыбыз очрашып алды:
- Йә, нишлибез, абзый? Сез бер дә юл йөргән, дөнья күргән кешегә охшамыйсыз, -  дип кабатлады ул тагы.
Вакыт уза. Ул ашыкмый. Мин ашыгам. Аларның эш сәгате уза, ә минем кайтасы юлым ерак. Урамда дөм караңгы. Эт оясында батыр, дигәндәй, алар үз шәһәрләрендә. Мин бит берүзем, япа-ялгызым. Юлдагы хәлләр һәм хәвеф-хәтәр турында да еш ишетергә туры килә. Әллә, мин әйтәм, бирергә дә котылыргамы үзләреннән... Йөземне чытып куен кесәмә тыгылдым. Ул җәт кенә каршымдагы  бардачогын ачып куйды. Бер меңлек кәгазь кисәген шунда ыргытуым булды, ул ялт кына аны каплап та куйды.
- Менә, инде ниһаять бер-беребезгә исәнлек-саулык кына телисе калды, - диде ул, серле карашын ташлап һәм елмаеп җибәрде. – Юлларыгыз хәерле булсын.
Чыгарга дип ачкан ишегемне ябарга онытып тукталып калдым кинәт. Капитанның өске иренендәге җөйгә, иске яра эзенә һәм елмайган арада күренеп киткән тимер тешләренә күзем төште. Хәтер йомгагымда онытылмый йөргән бер хатирә яңарып китте шунда.
- Иптәш капитан, - дидем дә туктап калдым.
- Тагы нидер әйтергә телисезме?.. – диде ул, һич тә исе китми генә. – Ләкин, “анда тоташ сызык юк иде” дип кенә әйтә күрмәгез. Юклыгын үзем дә беләм. Сызган сызык ун көннән артыкка түзми бездә, ашалып-уңып бетә...
- Юк, ул хакта түгел... Иптәш капитан, безнең бит очрашкан бар иде кебек. Сез оныткансыздыр инде?...
- Көненә йөзәрләгән кеше белән эш итәргә туры килә, сез күбәү, мин бер генә, каян хәтерләп бетерәсең, - диде ул сөйләшәсе килми генә.
- Ә мин бит сезне һәрчак яхшы яктан гына искә ала идем. Танышларым сезнең һөнәр ияләре хакында сукранып сөйләшергә керешсә, мин һәрчак сезне үрнәк итеп сөйли торган идем. Исемегезне дә хәтерлим кебек әле. Андрей, шулай бит?..
Нәкъ шул вакыт әлеге дә баягы теге кызыл яңаклы серржант килеп басты аның каршысына: “Андрей Павлович, - дип дәште ул капитанга, - клиентлар чират көтә анда. Урак өстендәге кебек”. Бу аның, хуҗасыннан бигърәк, мине ашыктыруы иде булса кирәк.
- Әйе, Андрей булган чаклар да бар иде, - дип, җавап кайтарды капитан. – Инде, әнә, Андрей Павлович, диләр үземә.
- Андрей Павлович, димәк...
- Әйе..., - диде ул, һәм кызыксынып сорап куйды, - Шулай да ничек дип искә төшерә идегез, ничек дип сөйли идегез минем хакта.
- Җиде-сигез еллар элек нәкъ шушы ук урында, шушындый ук караңгы кичтә  туктаткан идегез сез мине. Һәм бик урынлы иде ул туктатуыгыз. Үрдән менешли ике машинаны узган идем һәм тизлегем дә чамадан тыш зур иде ул чакта. Сезнең күз алдында чак авария ясамый калган идем.
- Ә мин?..- диеп, сорап куйды ул.
- Сез миңа үзегезнең иске “УАЗ” дан термос чыгарып кофе эчерткән идегез. “Бераз ял итегез, арыгансыз, юлыгызны аннан дәвам итәрсез”, дип, дусларча киңәш бирдегез. Рәхмәт йөзеннән кесәмә тыгылган кулымны читкә этәрүегез дә хәтердә калган. Гомеремдә башка һичкайчан сезнең коллегалар арасында андый кешене очратканым булмады. Шуңарга, сокланып, хәйран калып сөйли идем сезнең хакта. Тыңлаучылар: “Булмас ла...” ди-ди, тыңлый торган иделәр.
- Тукта-тукта, - дип, нидер искә төшерде ул шулчак. – Сез язучы түгелме?..
- Ә сез – десантчы, шулай бит!
- Хәтерләдем...Сез миңа китап калдырган идегез ул чакта... Теге “Ак йорт”ны утка тоту хакында. Ул китапны мин азагынача укый алмадым, дусларым тартып алды.  Кулдан-кулга йөрде сезнең китап, һәм кире кайтмады үземә. 
- Тиздән яңа басмасы чыгачак ул китапның, мин сезгә һичшиксез калдырырмын. Кирәксә, теге кызыл яңаклы сержантка да булыр, - дидем, көлемсери төшеп.
Юлымны дәвам итәргә җыенып машинама таба юнәлмәкче идем, каршыма ук  чыгып басты капитан.
- Туктагыз. Мәгез, алыгыз акчагызны, - дип, кесәсеннән бер меңлек алып миңа сузды ул.
- Юк, алмыйм,- дип, кулым белән читкә этәрдем үзен. – Юл кагыйдәсен бозуым хак булгач, башкача чарам юк...
- Сез бернинди дә кагыйдә бозмадыгыз. Алыгыз...
- Юк, - дидем, тагы да катгыйлана төшеп, - акча хакындагы сөйләшүгә кире кайтмыйбыз. Сез алгансыз, мин биргән – икебез дә җинаять кылдык. Онытыйк ул хакта.
- Алыгыз, зинһар, мине бик тә уңайсыз хәлдә калдырасыз, юкса...
- Ул хакта сүз тәмам, - дидем кистереп. - Шулай да сез минем бер соравыма җавап бирегез әле...
- Сорагыз...
- Сез  мине бүген бер гаепсезгә кычкыртып таладыгыз, шулай бит.
- Шулай килеп чыга.
- Ә менә җиде-сигез ел элек, мин гаепле чакта, сез акча алу түгел, киресенчә, миңа туганнарча ярдәм кулы суздыгыз. Танышлар да түгел идек юкса, якташлар да түгел, беренче күрүегез иде мине. Һәм шундый мөнәсәбәт... Башка сыйдырып булмый моны. Хикмәт нидә? Әллә ул чакларда сез бик бай идегезме?
Көлемсерәп куйды Андрей Павлович. Көлемсерәде көлемсерәвен, әмма уңайсызлануы аермачык күренеп тора. Нидән сүз башларга белми торды бераз.
Үч иткәндәй сержант тавыш бирде тагын: “Иптәш капитан, клиентлар көтә...”
Каныкма әле дигәндәй, кулын гына селтәде ул аңарга: “Җибәр... Юлларында булсыннар...”
Командирын тыңламады сержант, «Лада» кабинасына үзе кереп кунаклады да   җиң сызганып эшкә кереште.
- Ул чактамы...- дип, мин куйган сорауга җавап эзләргә кереште капитан. – Ул чакта мин бөтенләй башка кеше идем шул! Армиядан яңа кайткан чагым. Авылда колхозны таратканнар. Эш юк. Әти эчә иде, мәрһүм. Әни сәкедә авырып ята. Сеңлекәш бер бала ияртеп ирдән аерылып кайткан. Бакчада үскән бәрәңге һәм икмәк белән торалар. Мин иске велосипедымны ремонтлап көн дә район үзәгенә, менә шушы Воротынецка эшкә йөри идем. Милицияда да хезмәт хакы бик аз иде әле ул елларда.
- Хезмәт хакың аз булгач, тормыш та авыр булгач... Ә ни өчен соң?..
Ул миңа соравымны тәмамларга ирек бирмәде.
- Акча юк иде, әмма намус бар иде шул ул елларда. Намус... Кешелек...
- Ә хәзер?
- Хәзер ничек булганын үзегез күрдегез! Хәзер бит намус һәм кешелек дигән төшенчәләр онытылды. Минемчә, гомумән, юк хәзер андый төшенчәләр.
- Ә акча бармы соң? Җитәме?
- Акча – бар! Әмма, җитә торгандырмы, юкмы - әйтеп булмый. Акча бит ул наркотик кебек. Наркотиклардан да яманрак... Акча дип, дөньясы котырган. Сабый балалардан алып губернатор һәм президентларга кадәр акча кирәк һәммәсенә. Акча җитми...
- Сезнең дә эш акча җыеп утыруга кайтып калган, - дидем, кыюлана төшеп.
Нәкъ шул чакны сержант утырган “Лада”ның ишеге ачылып аннан сукрана-сукрана бер абзый килеп чыкты. Ишек ябылып өлгермәде, аның урынына чираттагы шофер кереп кунаклады.
- Җыймасам, мине монда тотмыйлар. Әллә ул акчаны минем кесәдә кала дип белдегезме!..
Әңгәмәне бүлеп, “Лада” тәрәзәсеннән сержант тавышы яңгырап ишетелде шунда: “Командир... командир, сезне телефонга начальник чакыра. Ашыгыч!”
- Мин киттем, сау булыгыз, - дидем, кул биреп.
Ул теләр-теләмәс кенә машинасына таба китеп барды. Бер-ике адым киткәч тә,  тукталып, нидер әйтәсе, ниләрдер аңлатасы килепме, борылып карап торды әле бераз. Тагы юлын дәвам итте һәм тагын кинәт туктап карап калды...
 Ә мин асфальт юлдан төнге караңгылыкка кереп югалдым...

 

                                               ***

Шушы урында хикәяне йомгакларга, нокта куярга да кирәк булгандыр, бәлки. ГАИ хезмәткәрләре турында сөйләшү, укучы алдында штраф, акча һәм ришвәтләр хакында сүз куерту миңа да бик җиңел түгел. Әмма, ничек кенә булмасын, бу тарихның дәвамы да булып чыкты бит әле.
Тагы бер ай – ай ярым вакыт уздымы икән, чираттагы мәртәбә туган якка кайтып барыш. Билгеле инде, юлым әлеге дә баягы шул Воротынец аша. Теге үрне ипле генә мендем. Каршыма йөгереп чыгучы, туктатучы булмады бу юлы. Ямансулап  куйдым хәтта, кемдер, нәрсәдер җитмәгәндәй кебек иде. Минем күптәнге танышым капитан да юк, тулы гәүдәле алсу яңаклы сержант та күренми. Юл читенә чыгып тукталырга, машинадан төшеп бераз хәл алырга булдым. Кояшлы матур көн. Җылы... Кыр тарафыннан искән салмак җил саф һава бөркеп тора...
Көтеп-көтеп тә кеше-фәлән күренмәгәч, кузгалырга җыена идем инде. Әллә каян гына бер сәрхуш килеп чыкты шунда һәм соранырга кереште:
- Бер шешә сыралык кына бирмәссезме? – ди.
Соравына сорау белән җавап бирдем:
- Нигәдер ГАИ хезмәткәрләре күренми әле бүген. Белмисеңме, кайда икән алар?..
- Володя ресторанда. Аңарга лейтенант йолдызы бирделәр, шуны юалар, - диде ул, хәбәрдар булып чыкты.
- Володя... Ул теге кызыл яңаклы сержантмы?
- Үзе.
- Андрей Павлович та шундамы? – дидем мин, үземнең монда чит-ят кеше түгеллегемне күрсәтергә ашыгып.
- Андрей Павловичны ГАИдан кудылар бит, ишетмәдеңмени...
- Кудылар? Ни өчен... – дидем, кинәт ишетелгән бу яңалыкка исем китеп. – Бер-бер гаебе булганмы?..
- Гаебе булганны эшеннән кумыйлар хәзер, - диде ул, бик белгән атлы булып.
- Алайса ни өчен?
- Яхшы кеше булган өчен, - диде сәрхуш коры гына. һәм минем сораштыруларны ошатмыйчамы, әллә өметен өзеп, кулын селтәп читкә борылды ул. Үзенең ни сорап килгәнлеген дә онытып, китәргә ашыкты...

                                                                            

Ноябрь, 2012 ел. Мәскәү.

 

 
 

Исемлек