Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

УРМАН КАРАЧКЫСЫ

(Хикәя)


Бүреген артка чөя төшеп, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алды Нургаяз. Ниһаять, иркенләп сулыш алырга да була. Менә ничә көн инде иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшмәгән балтасына карап куйды ул. Баш бармаклары белән шудырып аның үткенлеген чамалады. «Алай да балта чыдый, балта түзә әле...— дип уйлап куйды ул.— Бер атна эчендә ун меңнән артык чыршы кисеп озатты ич. Үзе үстергән агачларга үзе балта чапты... Нишлисең, махсус үстерелгән агачлар булгач, башка чараң юк. Бәйрәм хакына... Яңа ел хакына... Шул чыршылар әйләнәсендә уйнап бәйрәм итәчәк шәһәрдәге сабыйлар хакына кисте... Быел ун мең. Киләсе елга ун мең. Алга таба да шулай — барысы да уйланылган, планда каралган. Әнә ич, рәт-рәт булып, килер яңа елларны көтеп чиратка баскан чыршылары. Имин еллар гына булсын, чыршыга килеп терәлмәс...— дип төгәлләде уйларын.
Төгәлләвен төгәлләде. Әмма күңелендә күптән йөргән бер теләге бар иде аның: өй түренә ямь-яшел чыршы кертеп урнаштыру. Гомерендә бер генә тапкыр булса да яңа елны җылы өй түрендә утырган чыршы янәшәсендә каршы алу. Елы да гадәти генә түгел — алтмышынчы яңа елы. Күптән карап торган, хәстәрләп килгән чыршысы да бар.
Ныклы бер фикергә килеп, тәвәккәл адымнар белән көрт ерып шул чыршыга төбәп китте Нургаяз. Иңбашына ак шәл салган сабыр туташ сыман, әнә, үзе дә аны көтеп утыра. Бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак карга сыгылып-сыгылып төшкән. Ирексездән, бер чыршыга, бер кулындагы балта йөзенә карангалап торды Нургаяз. Бирчәйгән бармаклары белән сыпырып кабат-кабат балтаның үткенлеген тикшерде. Әллә үтмәсләнгән инде?.. Үзе һаман балта йөзен сыпыра, үзе чыршы әйләнә көрт еруында дәвам итә. Чыршының төбенә кай тарафтан килергә дә белгән юк, куе тармаклы киң ябалдашлар белән уратып алынган.
Әллә нәрсә булды, бөтенләй чарасызланып калды бит әле ул. Балтасы да үтмәсләнгән, чыршы төбен дә табарлык түгел. Шуның өстенә, кары да тирән. Быелга калып торсынмы соң әллә... Киләсе елга тәвәккәлләр, боерган булса. Ел да, ел да кар болай күп яумас, көне дә әнә чалт аяз, үзең үстергән агачка кызганмый ничек кул күтәрергә кирәк... Чү, алсулана барган кояш нурлары да, аның чыршысы ботакларына уралып, кар бөртекләре белән уйный-шаяра түгелме соң?..
Ныклы бер фикергә килеп, ул кулындагы балтаны бил каешына кыстырырга ашыкты, һәм иркен сулыш алып, кытыршыланып беткән уч төпләрен бер-берсенә ышкып алгач, көрт ерып кайтырга чыкты. Юлдан түгел, турыдан гына, ерак түгел агып яткан салкын чишмә аша кайтырга ниятләгән иде ул.
Кышын урман шәрәләнеп кала диләр. Бу хакта Нургаязның да ишеткәне бар. Урман читләп машинада узган кешегә бу, бәлки, чынлап та шулай тоеладыр. Әмма Нургаяз өчен түгел... Кышкы урман үзе бер мөстәкыйль дөнья булып яши, иркен сулыш ала. Тик шулай да бушап калмый, кырыкмаса-кырык төрле җәнлек һәм кош-кортлары белән көндәлек мәшәкатьләргә чума. Кар өстендәге эзләр, агач башыннан коелган учлам-учлам кар, корыган ботак кисәкләре, усак каерыларындагы теш тамгалары — һәркайсы кышкы урманның ыгы-зыгылы тормышы турында сөйли.
Дөньясын онытып шул хактагы уйларга бирелеп барганда, кинәт, аның каршысына кабаланып чапкан куян килеп чыкты. Әллә куркудан югалып калды, колакларын торгызган ап-ак куян текәлеп диярлек аңарга карап тора иде. Нургаяз үзе дә, ирексездән, атларга-атламаска белмичә, урынында катып калды. Гомер булмаган хәл — куян белән карашлары очрашты аларның. Ул куянга, куян аңа күзләрен мөлдерәтеп карап тора иде, әйтерсең магнитланганнар. Араларында күп булса алты-җиде адым ара булгандыр, артык түгел. Тын да алырга уңайсызланып керфек какмый карап торды Нургаяз. «Куянның күзләре кылый диләр — ялган», дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. Ә куян аның саен күзләрен зуррак ачып текәлгән көе тик басып тора. «Куян куркак диләр — бусы да ялган» — монысы инде үзеннән-үзе килде аның уена. Күңелен шом, ниндидер сәер шом баса башлады урманчының. Гаҗәп, әмма ул калтырана башлаган иде. Ләкин суыктан түгел. Бу көтелмәгән сәер очрашу һәм талгынлык, урман эчендә ялгыз куян белән күзгә-күз карашып тору тагын күпме дәвам иткән булыр иде, әйтүе кыен. Куян түгел, бүре һәм кабан дуңгызы белән очрашканда да куркуның ни икәнлеген белмәгән, урманда гомер кичергән урманчы түзмәде. Үзен биләп алган шомнан тизрәк арынырга теләгәндәй, карашын читкә тайпылдырды. Куян да моны шундук тоеп алды һәм уңга-сулга күзләрен йөгертеп алды. Урманчыны сыный, аны аңларга тели, әллә ни дә булса аңлатырга омтыла идеме соң ул үзенең бу әрсезлеге белән. Теле генә юк, әгәр теле булса, куян шулчак һич кенә дә мәгънәсез сүз әйтмәгән булыр иде, мөгаен.
Нургаяз, башкача болай булдыра алмыйм дигәндәй, сак кына алга омтылып алды. Серле тынлыкны югалту, чәлпәрәмә вату өчен исә шул җитә дә калды. Куянның борын тишекләре киң ачылып колаклары тагы да тырпая төште, һәм ул шундук тирән кар өстеннән бата-чума сикергәлән китеп тә барды. Ә икенче яктагы куелыкта кинәт корыган куак шартлап сынды... Хикмәт менә нидә икән. Агачлар артында кире борылырга мәҗбүр булган төлкенең ялкын теле сыман койрыгы гына шәйләнеп калды.
Берничә адым атлауга тагы өр-яңа эзләргә юлыкты ул. Ана поши бозавын ияртеп салкын чишмәгә таба үткән, дигән уй үтте башыннан. Эзләренә әле бәс кунарга да өлгермәгән. Кар тирән. Берәүгә дә йөрү җиңел түгел мондый кышта...
Ниһаять, ул салкын чишмә читенә килеп чыкты. Чишмә аръягындагы зур алан читендә аның ялгыз йорты урнашкан. Салкын чишмә исә — бу урманның мактанычы. Халык телендә аны Силингөр дип йөртәләр.
Силингөр... Бу чишмәгә нигә нәкъ менә шундый исем тагылганын ачык кына белүче юк. Шулай да, Нургаязның бабасы элекке елларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган диләр. Имеш, бу тере су, тирә-юньдәге калын урманның җаны. Нинди генә буран һәм чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да кар-боз капламый. Нәни генә тар инешне хәтерләткән бу чишмәнең урманны кыл урталай бүлеп, ничек ярсып һәм кабаланып акканын күзәтеп, тыңлап торсаң, исең-акылың китәр. Шаулап, гөрләп ага ул. Урманның, андагы һәммә тереклек һәм агачларның теле, имеш, бу чишмә. Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип атаганнар да...
Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулар-тулмас чактан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп калды. Шулай да Силингөрдән, урманыннан аерылмады. Гомеренең соңгы сәгатен дә ул шушында, Силингөрдә каршылар. Мәңгегә шушында калыр...
Бу юлы да Силингөрне тыныч кына атлап үтә алмады ул. Онытылып-онытылып су агышын тыңлап торды. Әйтерсең лә су түгел, гомер шулай ага. Җәен дә, көзен дә, кышын да шул ук аваз. Әмма елның һәр фасылында үзенә бер ямь таба, үзенә бер кабатланмас моң шәйли торган иде ул монда. Җанга якын, күңелгә ятышлы ул моң бары монда гына ишетелә. Җил иссә, урман шавы кушыла аңар, таң беленсә—кошлар сайравы, чикерткә авазы, күке тавышы, тукран тукылдавы... Боларның һәркайсы чишмә агышына кушылып моңга әверелә монда. Шуңадыр, Силингөрдә бер ялгызың калып колак салсаң күңел мөлдерәп тула, тамакка төер тыгыла. Күңелдәге хис һәм тойгылар тоташ ташкынга әверелер дәрәҗәгә җитә. Урманны, урмандагы һәммә тереклекне,  агачларны, үләннәрне берәм-берәм сыйпап-сөеп узасы килә шундый чакларда, кешеләргә изгелек, табигатькә игелек кенә кыласы килә. Мәңге яшисе...
Менә бүген тагы сабый чакларындагыдай онытылып чишмә авазына колак салып тора Нургаяз. Беренче кат монда килеп чыгуы диярсең... Башка һичнинди аваз да ишетелми. Агачлар шавы да, кошлар сайравы да, чикерткә авазы да. Силингөрнең кабалана-кабалана нидер аңлатырга омтылгандай сөйләнүе генә... Беләктәге арыганлык, аяктагы талу онытылды. Ә күңелдә—үзе рәхәт, үзе моңсу, аңлату түгел, үзенә дә аңлау җиңел булмаган бер халәт. «Ун мең... чыршы»,— дип куйды ул үзе дә абайламастан. Ун мең! Әйтергә генә җиңел. Силингөр буенда тамыр җәеп якты зәңгәр күккә омтылган нарасыйлар иде ич алар... Чишмә дә шуңа моңланамы соң әллә бүген?.. Ун мең төп чыршы... Шул кадәрле гаиләгә бәйрәм шатлыгы иңгәндер бүген. Чыршы кисү җиңел түгел, ә кешеләргә бәйрәм шатлыгы озату — башка.
Силингөрдән пар бөркелеп тора. Кышларын гел шулай. Атналар буе күз ачкысыз буран булып та аның кар астында күмелеп калганы юк. Өрәңгеләр шартлап ярылган, имәннәр түзмәгән суыкларда да аны боз капламады. Бүрсет суы һәм гайрәтле Кама калын боз катламы астында калганда да Силингөр җылы пар бөркеп тик шаулап агып ятуын белә. Ә җәйләрен суы тешне сындырырлык салкын була үзенең, андый салкын суны тирә-якта табарлык түгел. Менә шундый чишмә ул Силингөр. Йөзьяшәр нарат тамырлары төбеннән бәреп чыга да ашыгып-кабаланып йөгерергә керешә. Көн йөгерә, ай йөгерә, ел йөгерә шулай. Барыр юлында аңар ком-таш арасыннан кайнап торган яңа чишмәләр кушылып егәр өстиләр. Саегуны, ару-талуны белми йөгерә Силингөр.
Бил каешына кыстырылган балтаны алып карга сөяп куйды Нургаяз, аннан бүреген салып шул балта сабына элде. Салкын чишмә яныннан үтеп тә аның суын татымый узу, тәнеңә гайрәт иңдерми китү мөмкинме соң?.. Аякларын җәя төшеп ул Силингөрнең ике як ярына басты һәм суга үрелде. Бармакларын, уч төпләрен өтеп алды су, тәндәге оеп киткән бөтен күзәнәкләрен кинәт уятып җибәрде. Шул рәхәтлекне тоеп берара торгач кына кушуч тутырып алган суны иреннәренә китерде Нургаяз. Арыган иде. Йотлыгып-йотлыгып эчәсе килә иде аның. Әмма авызына капкан суны йота алмады, тамагыннан су үтмәде. Кинәт, тетрәнеп куйды ул. Күккә ашкан биек нарат очларыннан ак бәс коелды. Кабаланып тагы суга үрелде... Ялгышмаган! Юк, ялгышмаган икән — чишмә суыннан кан тәме, кайнар кан исе аңкып тора иде.

...Өйалды ишеген тырный-тырный тышта эт өргән авазга уянып китте Нургаяз. Нигә өрә икән ул? Нигә шулай ярсый?.. Кешегә ул алай ук өрмәс, бер-бер кыргый җанвар килеп чыктымы икән? «Юлдаш! Юлдаш, нигә өрәсең?..»—дип дәшәсе килде аның. Әмма иреннәре ачылмады, тавышы чыкмады. Өй эче янә тынычланып калды. Кипкән иреннәрен чылатырга теләп, авыз эчендә адашкан телен табарга, телен кыймылдатырга итте ул. Әмма барып чыкмады. Әллә иреннәре кымшанмады, әллә теле аңкаудан аерылырга теләми иде. Бөтен тәне оеган, күз кабаклары авырайган. Ул тагын онытылып торды.
...Бу юлы инде аны ат кешнәгән аваз сискәндерде. Аның баһбае кешни иде. Ашарына салынмаган... Эчәсе дә киләдер. Тик менә күзләре генә ачылырга теләми. Күз кабакларына нәрсә шулай баса—керфекләре шулай авырайганмы? Нигә ачылмый соң әле аның күзләре? Күзләре ачылырга тиеш! Болай изрәп яту ярамас, җитәр! Өрә-өрә, әнә, анда Юлдашның да тавышы беткән, өйалды ишеген тырный-тырный чиный. Этне газапларга ярамас, елый ич, бичара... Торырга... Чыгарга... Юлдашны да тынычландырырга кирәк! Тик менә күзләрне, күзләрне генә ничек ачарга соң?.. Ул янә изрәп йокыга талды.
...Бер мизгел уздымы, бер тәүлекме — хәтерләми. Дөп-дөп ишек каккан, юк, ялгыша, ахры, капка дөбердәткән тавышка уянып китте ул. Башын күтәрә төшеп, сагаеп, тыңларга итте — баш идәннән күтәрелмәде. Ә капканы аның саен дөбердәтәләр. Тукта, капкамы соң бу, әллә... Капкада бик юк ич. Ишекме? Ишектә дә элгеч юк. Нәрсә булыр, идәнне дөбердәтәләр дисәң... Булмаганны! Өстәвенә колак шаулый, чигә кыса. Әллә йөрәге тибәме соң шулай? Күкрәк читлеген ватарга теләп әллә йөрәге шулай ярсынамы? Юлдаш ни дип өрүдән туктады икән тагы? Атның да тавыш-тыны юк. Бер-бер хәл булмагандыр, исәннәрдер ич?.. Болай яту ярамас, торырга кирәк, торырга. Ачыкканнардыр... Кымшанып, кулларына таянырга ниятләде ул. Ләкин аңар буйсынмады, аны тыңламады куллары. Ә чигәне нидер кыса, һаман җибәрергә теләми.
Ул да түгел, колак төбендә үк ачы итеп сызгырган аваз ишетелә башлады. Бусы инде таныш аваз, аңар яхшы таныш аваз. Кырык дүртнең көзендә Балтик буенда окоп өстенә бомбалар шулай сызгырып ява торган иде. «Юк,—диде ул, үз-үзенә әмер биргәндәй итеп,— бирешмәячәк. Аны бомба булып, бомба ала алмады ич ул чакларда. Окоп өстеннән фашист танклары үткәндә дә аны сыта, таптый алмадылар. Инде хәзер үз өендә, үзенең туган нигезендә, Силингөр буенда бирешергә тиешме ул? Юк!.. Ыңгырашу катыш кычкырырга ук керешкән иде инде ул: «Юк! Юк, бирешмәячәк...».
Шунда ул кымшанырга омтылды, әмма иңбашын яшен ташы телеп узгандай булды. Тагын кымшанырга итте, тагын чәнчеп алды. Әмма ул барыбер бирешмәячәк! Уч төпләрен киң җәеп нәрсәгә дә булса тотынырга, нигәдер таянып этенергә ниятләде. Куллар буйсынмады. Ләкин үзенең кайда икәнлеген абайлап алды — өйдә, үз идәнендә йөзтүбән ята икән ләбаса. Тупса белән янәшәдә ята. Ишектән кергән дә идәнгә чүгәләгән булып чыга, димәк... Ә шулай да тезләнергә кирәк, аякларына басарга...
Яра сул якта икән, димәк сул кулга таяну турында уйларга да ярамый. Шуңа, ул иң элек уңга табанрак янтаерга тырышты, аннан башын тупсага күтәрде. Бу тикле хәлсезләнсә хәлсезләнер икән кеше... Ә барыбер хәрәкәтләнергә кирәк. Оеган тәнне уятырга, күзләрне ачарга, ничек кенә булса да аякланырга, аякланырга аңа хәзер. Юкса соң булуы бар... Уң кулы белән капшана торгач, ишек тоткасын тапты ул. Бөтен егәрне бер йодрыкка төйнәргә генә кала.
Аякларына басып, ишек борысына сөялгәч, җентекләп өй эчен күзәтеп чыкты. Өйдә бары да элеккечә. Идәндә агып укмашкан кан төерләрен искә алмаганда, берни артмаган, берни кимемәгән... Әйе, стена сәгате туктаган икән әле тагы. Гере өстәлгә төшеп терәлгән... Ишекне ачып өйалдына чыккач, аның күзаллары караңгыланып торды. Туктап хәл алгач, караңгыда куллары белән капшана-капшана болдырга юнәлде. Ул баскан саен сыгылып куйган өйалды идәне суыктан сыкранып-сыкранып калды. Болдырда исә аны Юлдашы каршы алды. Хуҗасын күрү шатлыгыннан эт ни эшләргә белмәде. Әле алгы аяклары белән аның түшенә сикерде, кулларын, бармак очларын ялады. Әле, кире дүртаякланып, аның бер алдына, бер артына төшеп, койрыгын, башын болгый-болгый арлы-бирле йөренергә кереште.
Кич җитеп килә икән инде... Тик кайсы кич? Ул өйгә кайтып егылганга бер тәүлек булганмы, әллә соң бары да күз ачып-йомган арада булып уздымы? Култыксага кунган яңа кар бөртекләрен учына җыеп, бит һәм маңгаен, бер-бер артлы колакларын, чигәләрен уарга кереште ул. Шунда гына күз алдында эленеп торган караңгылык бераз тарала төшкәндәй булды.
Вакыт байтак узган булса кирәк инде. Ишегалдына шактый калын булып яңа кар төшкән. Болдыр төбе генә тапталган иде, күрәсең, Юлдаш шактый вакыт ишек тоткасын саклап утырган.
Һәр адым, һәр хәрәкәт йөрәк өзгеч авырту белән генә бирелде. Шулай да, иң элек этнең ашарына салды, аннан култык астына печән кыстырып баһбаеның хәлен белеп килде. Иреннәрен җиңелчә генә кыймылдатып кешнәү авазы белән каршылады аны ат. Печәнгә үрелмәде, хуҗасының күзләренә текәлеп торды. Хәлең ничек, озак югалып тордың, бер-бер хәл булдымы әллә, дигән сыман сагаеп карады ат. «Хайван диген син аларны,—дип уйлап куйды Нургаяз күңеленнән.— Эте булсын, аты булсын, тамак кайгысын онытып, җаныңа керергә әзер булып торалар...». Яннарыннан үткәндә кош-кортларга тикле шау-гөр килеп каршы алдылар. Аяк асларына сибелгән бодайны чемченә-чемченә кагынып озатып калдылар аны.
Лапас яныннан кире әйләнеп килгәндә күз аллары караңгыланып китте. Ул, ирексездән, болдыр култыксасына тотынып баскыч өстенә килеп утырды. Бармак очларына боз кисәге алып чигәсенә куйды. Йомылырга җай көтеп торган күзләренә ирек куймаска иде бит. Шулай да, бернигә карамый, күз кабаклары авырая, аяклары ойый башлады. Авыр гына атлап капкага таба китте. Аны ачып капка төбенә чыкты. Каршында караеп торган урман һәм тынлык. Әйе, тынлык, шылт иткән аваз да ишетелми иде тирә-юньдә. Бу ни була, нигә мондый тынлык?..
Кинәт сискәнеп куйды ул, гүя яшен ташы урталай ярып үткәндәй булды. Нинди тынлык?.. Ә Силингөр?!. Сабырсызланып, башыннан бүреген салып колак салды урманчы: ялгыша... Ялгыша икән ләбаса, Силингөрнең гөрләп аккан тавышы әнә ничек ишетелеп тора. Җил ялгыштырган, җил генә бутаган аны. Силингөр... Әнә ничек ага, мыдыр-мыдыр килеп урман һәм урмандагы һәммә агачлар белән серләшә ул шулай. Нургаязны утка сала яздың ич, Силингөр. Тавышың ишетелми торгач, ни эшләргә белми югалып торды ул, әнә. Башка алай итмә, зинһар, шаяра күрмә, Силингөр. Их, Силингөр, Силингөр...
Өйгә кереп буш чиләк алып чыкты Нургаяз һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең иелә төшеп чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңарга. Монда аның яшьлеге хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре... Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да. Элмә тармакларын аралап икәү янәшә йөзтүбән ятып су эчкән чаклары әле кайчан гына иде. Йотлыгып-йотлыгып шул чишмә суын эчкәннән соң бөтен ару-талулары онытылыр иде. Дәрт тулган күкрәген су өстеннән күтәрмәс борын ук шаярырга керешер иде Нургаяз.
— Әбәү, Нурлыбикә, иренең туңган, өшегән ләбаса,— дияр иде.
— Туңмый соң, Силингөрнең суы салкын ич,— дип елмаер һәм зәңгәр күзләрен тутырып бертын карап торгач, чарасыздан, аңа таба ымсынып тартылып куяр иде Нурлыбикә.
— Җылытыйм булмаса, өшесә ни хәл итәрбез,— дип, хатынының биленнән кысып үзенә тартыр, аннан, җәт кенә күтәреп алып элмә күләгәсенә алып кереп китәр иде Нургаяз.
— И-и, урман карачкысы, оялмыйсыңмы?.. Кояш та баемаган ич...—дияр иде Нурлыбикә, тулышкан хисләрен яшерә алмый күзләрен йома төшеп.
Менә тагы шул элмәлек читендә тора Нургаяз. Чишмәгә үрелгән элмә чыбыклары карга төртелеп күмелеп калганнар. Яшь чакларындагы кебек йөзтүбән ятып, иреннәре, яңаклары белән суга, Силингөрнең йөгерек дулкыннарына кагыласы килде шул мизгелдә. Ләкин бу мөмкинме соң? Чиләк белән үрелгәндә дә тез буыннары сыгылып-сыгылып куйды түгелме соң?.. Ә шулай да йөзе белән, һич югы маңгай читен куеп кагыласы килде аның Силингөргә. Сабыйларча үзсүзлелек белән ул кар өстенә сузылып ятты һәм, бер як иңбашы чәнчеп-чәнчеп авыртуга да карамастан, яланбашы белән чишмәгә үрелергә азаплана башлады. Кар өстендә аунаса-аунады, әмма үзенекен итте. Иң элек, су өстенә алмаш-тилмәш яңакларын куеп, аның гөрләвенә озак кына колак салып торды. «Бирешмә, Нур-гаяз, бирешмә... Миңа да җиңел түгел, минем дә юлыма аркылы төшүче аз булмады, әмма юлымнан тайпылмадым. Без әле яшәргә тиеш... Урман хакына...»—дия сыман иде аның колак төбендә генә гөрләп аккан чишмә.
Хәлсезләнгән башы чишмә өстендә салынып калган иде инде аның. «Эчәргә дә, кайтырга кирәк сиңа»,—дип янә пышылдады Силингөр. Комсызланып иреннәрен суга тигерде ул. Әмма ни хикмәт, бу юлы да су тамагыннан үтмәде аның. Судан әле һаман кан тәме аңкып тора иде. «Икебез дә яралы, бәгырьләребездән кан саркый. Түз, Нургаяз, шулай да түз!..»—дип аваз бирде, көч бирде аңар чишмә. Ул күзләрен ачты һәм көпшәк кар өстеннән шуа-шуа артка чигенде.
Сулы чиләген кар өстенә куеп, озак кына капка баганасына сөялеп торганын хәтерли ул тагы үзенең. Ә колагына берөзлексез Силингөрнең челтерәп акканы ишетелеп торды. Нинди көч, нинди егәр яшәтә икән сине, Силингөр?.. Агасың да агасың... Нургаяз да, әнә, синең кебек үк көр күңел, таза рух белән гомер кичерде. Синең кебек үк мәңге-мәңге яшәр, гөрелдәп агар, ару-талчыгу турында һичкайчан уйлап та карамас кебек иде. Их, Силингөр, Силингөр... Син әле озак, бик озак агарга тиеш... Тик Нургаяз гына менә... Әллә картая да инде? Ай нурларыннан оялган сыман күзләрен читкә борды ул. Һәм шунда, өй каршындагы яңа яуган кар өстендә эзләр, кеше эзләре булуын абайлап алды. Аның түр яктагы тәрәзәләре каршында кемгә шулай таптанырга  кирәк булган? Нигезгә өелгән кар өстенә менеп тәрәзәгә каплану кемгә кирәк булган? Кемне эзләгән, нәрсә күзәткәннәр аннан? Кем булыр? Ни өчен яшеренеп, кача-поса күзәтергә аның өен? Капка һәм өй ишеген бикләгәне юк ич аның...  Өр-яңа эзләр!
Өйгә кереп, урын өстендә тагы күпме яткандыр, ул хәтерләми. Өзелеп-өзелеп сулъяк иңбашы сулкылдауга түзә алмыйча уянып китте Нургаяз. Өй эче күптән дөм караңгылыкка чумган иде инде. Тышта җил чыккан. Кер киптерү өчен эленгән тимерчыбыкны шап-шоп капкага китереп бәрә иде җил. Өйгә салкын төшкән. Ягарга вакыт җиткәнне белгертергә теләгәндәй ачы итеп морҗа сызгыра. Шулай да, түзгәч-түзгәч иртәгә кадәр түзәргә туры килә инде. Тик менә вакыт күпме икән? Кайсы көн булыр—утыз береме? Яңа елны, алтмышынчы яңа елын бер дә болай каршы алырга җыенмаган иде дә бит...
Утыз бере булса, ул озаткан чыршыларда күптән ут яна инде. Берәм-берәм хәтеренә кереп калган чыршыларын күз алдына китерде ул. Шәһәр өйләренә урман исе, ылыс исе таратып түрдә утыралар бугай, ә... Очларына кызыл йолдызлар эленгәндер әле үзләренең. Тирәләрендә әйлән-бәйлән уйнап сабыйлар йөгерешә микән?.. Менә бит ул үстергән чыршылар! Менә алар ничек, күпме кешегә бәйрәм шатлыгы китерә...
Ә үзенең карашы өй түрендәге шәрә почмакка текәлгән. Анда чыршы урнаштырырга ниятләгән иде дә бит... Хәерлегә булсын инде, быелга өлгерә алмады...
Чыршы дигәннән, сугыш беткән елны ул Мәскәү аша кайтты. Берничә сәгать кенә вакыты бар иде аның. Вокзалдан туп-туры Кызыл мәйданга китте. Сокланганы Кремль манаралары булды. Хәйран калды ул аларны күреп—Кремль манаралары Силингөрдә үскән мәһабәт чыршыларны хәтерләттеләр. Туган ягын, урманын сагынган иде шул ул. Очларына йолдыз куеп чыксаң, билләһи менә, кайсы чыршы, кайсы Кремль манарасы икәнне аера алмый икеләнеп калырсың.
Нурлыбикәсе исән чакта: «Син Мәскәүне күргән кеше, сөйлә әле Мәскәү турында?..»—дип йөдәтә торган иде аны еш кына. Үзе сөйләгәнгә үзе үк хәйран калып, урмандагы мәһабәт чыршыларны хәтерләткән Кремль хакында сөйләргә тотыныр иде ул. Исе китеп, тел шартлатып тыңлар иде аны Нурлыбикә. «Булмастыр ла, ул тикле манараны аны төзергә кирәк бит. Борчак сибүеңдер, син, урман карачкысы, гел шулай инде, арттырып сөйлисең»,—дип ышанырга-ышанмаска белми тыңлар иде. Ә үзенең шул хакта гел тыңлыйсы гына килеп торыр иде. Бүгенгедәй хәтерендә менә, аңа табанрак елыша төшәр иде дә: «Сөйлә әле, тагы бер тапкыр сөйлә әле шул Мәскәү турында»,— дип колакны кытыкларга керешер иде. Ул тагы шул Силингөрдәге чыршыларны хәтерләткән манаралар турында аңлатырга керешә. Гомер дигәнең бер дә генә узмас кебек иде ич ул.
Нигә моңсулана башлады соң әле ул?!. Вакыты андый түгел ич. Иңбашындагы яраны да карамый булмас. Яңа елны калак сөяге астына кереп оялаган ядрә... хәер  ядрә генәме икән, пошига ата торган чыпчык башы кадәр кургаш кисәге белән каршы алу ярамас. Атка менеп авылга юнәлергәме соң әллә? Әмма шундук ул үз-үзенә каршы төште. Бәйрәм каршы алганда кеше борчып йөрү яхшы түгел. Анда төшеп күренсәң, бөтен авыл аякка басачак. Кайда? Ничек? Кем? диярләр. Юк, ул андыйга бармаячак! Үзе... Ничек кенә булмасын үзе ерып чыгар. Яңа ел каршылаганда кешеләргә борчу китерәсе килми аның. Торырга, бер-бер хәстәрен күрергә кирәк.
Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады, ә үзенең кымшанырлык та әмәле юк. Канны байтак югалткан, күрәсең, егәр чамалы. Шулай да күңеленең ерак бер почмагыннан килгән әмергә буйсынырга мәҗбүр итте ул үзен, аякларын берәм-берәм караваттан идәнгә шудырды. Караңгы өйдә капшана-капшана шырпы, лампа табып ут кабызды. Телогрейка сәдәпләрен ычкындырырга кереште. Өстендәге киемнәр яра турында бер-беренә аерып алгысыз булып ябышып каткан иде. Башка чара булмаганнан, тешләрне кысып булса да түзәргә генә кала иде. Телогрейка артыннан пинжәк салынды, аннан канга укмашып каткан күлмәген умырып алды Нургаяз. Өйалдына чыгып чиләк белән бозлы су алып керде, нәни генә шешәгә салынган спиртын чыгарды. Калак сөягенә барып терәлгән кургаш «бочка»га келәшчә очы белән үрелгәнен дә яхшы хәтерли әле. Яраны аралап, аны келәшчәгә эләктерергә азапланганын да хәтерли. Әмма шуннан ары... Ул, аңын җуеп, йөзтүбән урынына капланган.
— Нургаяз абый, тор... Нургаяз абый, дим... Нургаяз абый, ни булды? Уян, әйдә, яраңны бәйлик, яраңны, дим...
Төш күрә иде, ахры. Төшендә аны шулай үз итеп кемдер уятырга тели. Ул ишетә-ишетүен, әмма күзләрен ача алмый, мәрткә киткән кеше сыман йоклыйсы, бары тик йоклыйсы гына килә аның.
— Нургаяз абый, дим... Торыйк әйдә, кан эчендә ятасың ич. Торыйк, яраңны бәйлик.
Кем соң бу? Кем каныкты аңар шулай? Кем аның йокысын бүлә? Кем аңар тынычлап йокларга ирек бирми? Яраланган, имеш... Нинди сүз ул? Аны пуля аламыни? Сугыштан бер ярасыз кайткан Нургаязнымы? Юк, фашист булып фашист тидерә алмады аңар. Төзәп аттылар, әмма тимәде.
— Нургаяз абый, дим, аптечкаң кая?.. Аптечкаң, даруларың...—дип дер селкеттеләр аны һаман.
— Ә-ә,—диде ул, ишетелер-ишетелмәс карлыккан аваз чыгарып. «Сукыр чебеннән дә болайрак булдың, нигә каныгасың? Кем син?»—дип тә әйтәсе килгән иде. Әмма болары күңелендә калды, иреннәре кыймылдамады.
Калай чүмеч белән су китерделәр аңа. Силингөр суы... Щуны йотып алгач, тәненә җан иңгәндәй булды. Исән кулы белән, минме соң бу дигәндәй, башта маңгаен, аннан берәм-берәм яңакларын сыпырып алды һәм сакал баскан иягендә туктап калды.
— Аптечкаң бармы, дим, Нургаяз абый?
Шунда гына моның төш түгел, өндә икәнлеген абайлап күзләрен ачты урманчы. Колакчыннары төшерелгән бүрек кигән ир-ат тора икән каршысында. Томан элпәсе артындагыдай тоелды ул аңа, фокуссыз төшерелгән рәсемдәге кебек. Әмма тора-бара күз алдында эленеп торган томан таралып, кешенең йөзе аермачык шәйләнә үк башлады.
— Бинтың бармы? Марля... Марля дим,—дип дәште ул, Нургаязның маңгаена көрәктәй зур салкын уч төбен куеп.
Түрдәге өстәлгә таба ымлады Нургаяз, аның дару-фәләннәре шунда тора иде. Файдаланганы юк-югын, шулай да бер тартма чамасы запасы бар. Шәһәрдән сирәк-мирәк кайткан чакта уллары, киленнәре төяп кайта, олыгайган кешегә кирәге чыгар дип уйлыйлар.
— Хәзер, яраңны бәйлим дә, авылга алып китәм,— дип сөйләнә-сөйләнә өстәл тартмасында актарынырга кереште теге кеше.
Юлаучыны танырга теләп, башын калкытты Нургаяз. Башында төлке бүрек, өстендә кайры тун, аякларында киез итек — җылы киенгән үзе. Гәүдәгә калку күренә. Берәр каян кайтып килешли кагылгандыр, Бүрсетнеке булса кирәк...
— Хәзер, Нургаяз абый. Синең монда безнең авыл аптекасыннан баерак икән. Каныңның, болай булгач, тамчысын да төшермибез бүтән.
— Бәтәч,—дип куйды урманчы, юлаучыны үзенә таба борылгач та танып алып.— Бу синмени әле, энем.
Юлаучы дигәне, аның кордашы Куян Гыйнияте малае Марсель икән ләбаса. Бүрсетнекеләр. Мал врачлыгына укып кайткан кече малае, колхозда эшли. Әйтәм аны, даруларның рәтен белгәндәй сөйләнеп маташа.
— Безне ат духтыры диләр диюен, шулай да менә дигән итеп бәйлибез аны, Нургаяз абый,—дип эшкә тотынды Марсель, бүрек һәм туннарын җәһәт кенә урындыкка салып аткач.
Аның кыланышыннан көләсе килде Нургаязның, әмма кагылмас борын ук сызланырга, чәнчергә тотынган яра күзләрен йомарга мәҗбүр итте.
Тагы бертын черем итеп алынган икән. Ул уянганда чарт-чорт килеп мичтә утын яна иде инде. Өй эченә имән һәм каен тузы исе чыккан. Каршы як стенага мич алдыннан кызыл шәүлә төшкән, ул гөлт итеп бер яктырып китә, бер сүрәнләнеп кала. Юлаучыга рәхмәт инде, дип уйлап куйды Нургаяз, әнә ничек, өйгә тәмам җан кереп киткән. Ә үзе кая икән соң ул? Өстәл артында, мич тирәсендә күренми. Күзләре белән өй эчен айкады ул яткан көе генә. Ә егет, башын уч төпләренә салып, тын гына ишек тупсасында  утыра икән.
Башын калкытып Нургаязның ишеккә таба үрелүеннән карават шыгырдадымы, әллә егет аны очраклы рәвештә генә күреп алдымы, ул шундук аягүрә торып басты.
— Нәрсә, Нургаяз абый, уяндыңмы? Ну, йоклап та күрсәттең үзең,—дип карават каршысына килде ул.— Менә, яраңны бәйләдем. Дәү нәрсә белән бәргәннәр, тирән киткән... . <
— Зыянлы түгел, баш исән булсын,—дип куйды урманчы, җавапсыз каласы килмичә.
— Хәзер, бераз хәл алабыз да, авылга,—диде егет, баскан урынында таптана-таптана.
Нургаяз башын күтәрде. Үзен кайгырткан егетнең йөзенә текәлеп карыйсы килде, ахры. Ә ул, борчулы кыяфәт белән, инде ишекле-түрле үк йөрергә керешкән иде.
— Ат капка төбендә, Нургаяз абый. Толып — чанада... Бер сәгать тә үтмәс, юыртып төшеп җитәбез аны.
— Мин беркая да барырга җыенмыйм ич,—дип әйтми кала алмады урманчы.
— Ничек?—дип, сораулы карашын төбәп, аның баш очында ук туктап калды егет.— Ничек? Сезгә кичекмәстән авылга кирәк. Врачка...
— Булдыргансың ич инде. Әнә ничек, актан киендереп куйгансың,—дип сул ягына ымлап, шаяргандай булды Нургаяз.
— Уравын урадым да бит... Ярасы тирән, канны күп югалткансыз.
— Кан табылыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле,— дип, үзенең артык исе китмәгәнлеген белдерергә тырышты ул һаман.
Егет бертын дәшми торды. Уйлана иде, күрәсең.
— Яңа ел каршыларга ашыгасындыр?—дип сорап куйды Нургаяз, егетнең дәшмәвен үзенчә гөманлап.
Егет җәт кенә сәгатенә күз төшереп куйды. Әмма яңа ел хакында ләм-мим.
— Кан гына түгел шул... Ядрәсе тирән киткән, таба алмадым...
Уңга-сулга күз төшереп алды Нургаяз, келәшчә белән кургашынны күрмәгән, димәк. Кая куйды икән соң ул аларны? Ирексездән, юрган астыннан сыңар кулы һәм аяк очлары белән капшанырга кереште — тәненнән алынган кургаш кисәге, каядыр, шул тирәдә булырга тиеш иде аның исәбе буенча. Тапмады, күрәсең, телогрейка кесәсенә тыгылгандыр. Аны, әнә, чөйгә үк илтеп элгәннәр.
Тагы, тынгысызланып, ишекле-түрле йөрергә кереште егет.
Нургаяз аны тынычландырырга ашыкты.
— Ә мин аны үзем, келәшчә белән колагыннан тартып,— дип, аңлатырга керешкән иде. Егет аны тыңлап та тормады, кулын гына селтәде, шаярып торыр чакмы, дип әйтүе иде булса кирәк.
— Син, улым, вакытыңны юкка уздырма инде,— дип, бераздан тагы Нургаяз үзе сүз кузгатырга мәҗбүр булды.—Яшь кеше син, яңа ел ич... Йөргән кызың да булмый калмас. Бар кайт, югалтканнардыр үзеңне.
— Ә син, Нургаяз ага, син нишләрсең?—дип, борчуыннан арына алмый, тагы сәгатенә күз ташлап алды егет.— Яңа елга тикле ике сәгать чамасы бар әле. Әйдә, киттек, авылга.
— Бар, улым, бар,—дип, булдыра алганча ягымлы итеп дәште Нургаяз.— Мин монда гына инде... Яңа ел килгәндә урманны да ялгыз калдыру килешмәс.
Егет, барып, стена сәгатенең герен күтәреп, дөресләп җибәрде. Дәшми-тынмый гына мичкә тагы берничә кисәк утын өстәде, һәм капылт кына янәшәдә торган аркасыз урындыкка килеп утырды. Караватка таба иелә төшеп тирән сулыш алып куйды.
— Нургаяз ага, шуңарчы сорамый да торам икән, ни булды соң, сөйлә?! Кем атты үзеңә? Ничек алай килеп чыкты?
Чынлап та, егет аның белән ни булганын белми икән ич әле. Кара инде, күпме гомер бергә әвәрә килеп, ул хакта ләм-мим сүз чыкмаган. Нургаязның үзенә үк сәер тоелды бу.
— Сөйләсәң—сүз, төртсәң—күз чыга дигәндәй, булды инде. Булды...—дип кенә куйды ул, үзалдына уйлануын дәвам итеп.
— Юк, Нургаяз ага, мин белергә тиеш. Әйтегез, кем атты?—Егет тагын тирән сулыш алды һәм кыюлана төшеп башын күтәрде.— Мин белергә тиеш. Кемнең кулы күтәрелде сезгә?
— Ярар ла, ташла шуны, башка берчакны сөйләрмен.
— Юк, Нургаяз ага, хәзер үк сөйлисең. Мин чәй куеп киләм, күмер төшкәндер... Болай калдыру ярыймы соң,—дип, капылт кына урыныннан сикереп торып өстәл өстендә утырган җиз самавырга барып тотынды ул. Аның һәр хәрәкәтеннән, «әйтегез генә, кемнең кулы күтәрелде, өзгәләп атачакмын үзен» дигән омтылыш сизелеп тора иде. Өзгәләр дә, ике уйлап тора торганга охшамаган, әнә самавырга су салганын, кыскыч белән аның торбасына утлы күмер тутырганын гына карап тору да җитә. Нәфрәтләнүе тышка бәреп чыккан.
Егет янә урындыкка килеп утырды.
— Чәй дә өлгерер... Сөйлә, Нургаяз ага, сөйләгез...—диде ул, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.
Каршы килер чара калмаган иде шул. Әнә, ничек өзгәләнеп сорый, тыңламый буламы соң? Шуның өстенә әле «Нургаяз ага» дип олылап, ил агаларына дәшкәндәй итә. Нургаязның әле үзенә шулай дип дәшүчене очратканы юк иде моңарчы, авыл кешесе бит андый сүзләрне эзләп маташмый. Ә бу егет башка, күренеп тора, укыган һәм культуралы... Каян башлыйм икән, дигән сыман, бертын уйга калып, онытылып торды Нургаяз.
— Үткән көнне кичкә таба булган хәл бу...
— Үткән көнне...— дип, гаҗәпләнүен белдереп баш чайкап куйды егет.— Шушы хәлдә тәүлектән артык монда ятасыңмы? — һәм иреннәрен турсайтып, кат-кат иңбашларын җыерып-куырып алды. Аңлый алмыйм, ничек шул гомер кеше түзәргә мөмкин, дия сыман иде ул.
Баш астындагы мендәрен сыңар кул белән үзенәрәк тартып куйды Нургаяз. Һәм, хәтеренә төшерергә теләп, түшәмгә текәлгән күзләрен кыса төште. Башыннан кичкәннәр әле аның үзе өчен дә бигүк аңлашылып, ачыкланып бетмәгән сыман иде. Матур гына, ипле генә барган җирдән, әнә бит, ничек килеп чыкты. Кем уйлаган...
— Бүген утыз бере дисең ич... Әйе, үткән көнне,— дип, тын гына, ипле генә сөйләргә кереште Нургаяз.— Кулларымны сузып Силингөргә үрелдем. Бармакларны, уч төпләрен су өтеп алды, тәндәге арыган күзәнәкләрне уятып җибәрде. Кушучка тутырып алган терекөмеш бөртекләредәй суның бармак араларыннан үтеп ничек кире чишмә өстенә агып төшкәненә кадәр хәйран калып күзәттем. Силингөрне беренче кат күргән кеше сыман, аның ничек кабаланып агуына карап тордым. Эчеп туярлык, күреп күңелең булырлык кынамы соң безнең Силингөр. Беләсең ич, үзең дә.
Шунда егеткә күз төшереп алды ул. Аның да Силингөр хакындагы сүзләр белән килешкәнлеген, ул матурлыкны күз алдына китереп сокланып утырганлыгын тоясы килә иде.
Егет өчен, күрәсең, артык әһәмиятле түгел иде бу кадәресе. Тыңлаганлыгын белгертеп, «шуннан», дип кенә куйды ул. Нургаяз янә түшәмнән үз ноктасын табып сөйләргә кереште:
— Кушуч тутырып алган суда рәхәтләнеп юындым. Яшьлеккә кире кайткандай булып бөтен тәнгә җегәр иңде, гайрәт тулды. Йотлыгып-йотлыгып эчәсем килә иде. Яңадан су чумырып алып иреннәремә китергән идем... Эчә алмадым. Эчәргә өлгермәдем. Берни аңыша алмый тордым башта—суда ят тәм бар. Силингөр суы ич, ә тәме аныкы түгел. Авызга капкан суны кире чыгардым. Тамактан үтмәде. Кан тәме килә иде, җылы, кайнар кан тәме килә иде судан... Ничек итеп бер кулга балта, икенчесенә бүрекне эләктереп алганымны һәм су агышына каршы менеп йөгергәнемне сизми дә калдым.
Күңел дигәнең сизгер ич ул. Ниндидер хәвеф, бәла-каза булуын әллә каян сизеп торам. Гел юктан, бөтен гәүдәне җилтерәткәндәй, йөрәк дөп-дөп кагарга кереште. Тирән кар ерып һаман ашыгуым, кабалануымны беләм. Башы да эшләп җиткерми бит аның шундый чакта: өйгә сугылып, ау чаңгысын элеп кенә килергә булган да бит. Атлаган саен бил тиңентен карга бата-чума баруның ни икәнлеген беләсең... Җитмәсә, гомер булмаган хәл, сулышны кыса башлады. Бара торгач, байтак кителгән. Тик шунысы гаҗәп, Силингөрнең ни аргы ягында, ни биргесендә кеше түгел, куян эзе дә күренми. Соңгы борылышка да менеп җиттем—ул-бу күренми дә, ишетелми дә кебек. Тынычланып киткәндәй булдым: әллә соң дим, ялгыштыммы, тоелды гына микән дим? Ә иреннән һаман әле теге кан тәме китми йөдәтә. Күңел барыбер тынычланмас, чишмәнең чыккан җиренә үк барып килми ярамас дип, йөзьяшәр наратка төбәп киттем.
Туктап торды Нургаяз, хәл алды бертын. Мич каршындагы калай өстендә пар бөркеп утырган самавырга күз салып, тел очы белән кибешкән иреннәрен чылатып куйды. Әмма бер ноктага текәлеп утырган егет моны абайламады. Ул онытылып тыңлый иде.
— Чишмәнең кайнап торган урынына җитәр-җитмәс туктап калдым, аяклар атламас булып торды. Күзләремә ышанырга-ышанмаска белмим: уязлыкта поши бозавы ята. Әле суынырга да өлгермәгән, бичара, өстенә сибелгән кар эреп, шуннан җылы пар бөркелеп тора. Бозауның башы Силингөргә үк авып төшкән. Ак кар өстенә сузылып ятып чишмәдән су чөмереп тора икән диярсең, борын очы хәтта су читенә тиеп үк тора...— Күңеле нечкәрүдәнме, тукталып алды ул сөйләвеннән. Күзләрен яшерергә теләп башын стенага табан борды, борынын тартып алды. Пешкәк сыман бугазында арлы-бирле йөгерергә тотынган төерне юрган чите белән капларга итте. Әмма тел очында буылып торган сүзләрен дә тыеп кала алмады.— Канатлары каерып ташланган кыр казы инде менә, нәкъ кыр казы. Атып екканнар да чалып ук киткәннәр. Ап-ак карның көпшәк бәгырен телеп ерганак булып аккан аның каны. Силингөргә аккан. Чишмә ничек түзде икән? Чишмә, Силин-гөр...
Мичкә ташланган соңгы утыннар янып күмергә әйләнде булса кирәк, стенага төшеп торган ялкын телләре уйнаудан туктаган иде инде. Сүрелә барган күмернең алсу-кызыл шәүләсе алыштырган иде аны. Ә самавыр һаман шаулап кайнап утыра. Мине оныттыгыз дигәндәй, шылтыр-шылтыр килеп пар чыгу өчен куелган нәни түбәтәйләр сикерешә. Әмма мич тә, самавыр да онытылган иде инде, искә алучы булмады үзләрен.
— Шуннан? — дип сабырсызланып куйды егет, мин алга таба тыңларга әзер дигән сыман.— Шуннан ни булды, Нургаяз ага?
— Кулымнан икмәк кисәкләре ашап үскән бозау иде ич ул. Кешегә тәмам ияләшеп беткән иде. Сузылган кулны күрсә, әнисен әллә кая калдырып, башын чайкый-чайкый чабып килә торган иде яныма. Шул кешеләрдән курыкмавы да җиткән бичараның башына... Су эчү өчен Силингөргә төшүләре булган. Сусауларын бары тик шунда гына баса торганнар иде. Менә бит ничек, язмыш юк диген син. Җаны да Силингөрдә сүнеп, Силингөргә аккан...
— Шуннан, Нургаяз ага, шуннан?
Егетнең кабалануы урманчыны сискәндереп үк җибәрде бу юлы. Сабырлыгын җуеп, вакыйгаларның алга таба ничек дәвам иткәнлеген ишетергә ашыга иде ул. «Яшьләр шул, аларга синең поши бозавың ни дә, Силингөрең ни — әллә бар, әллә юк,—дип уйлап куйды Нургаяз, кәефе кырылып.— Артыграк балавыз сыга башлады бугай, чынлап та. Сөйләргә кирәк, вакыйгалардан читләшми генә сөйләргә».
— Әнисе белән булганнар. Поши баласын әйтәм. Башка чара калмагач, ана поши качкан. Анысына да атып караганнар, күрәсең, тидерә алмаганнар. Щуңа, бозау өстенә аннан-моннан гына кар сибеп, анасын куа киткәннәр. Ит күп кирәк булган инде, бер бозау гына аз тоелган. Чаңгы эзләре ярылып ята, икәү булганнар. Ә мылтыклары берәү генә булырга охшый. Тәҗрибә яклары да, браконьерларныкын әйтәм, чамалы булган. Чөнки гильзаларын да җыя белмәгәннәр. Бозауны алырга килгәч җыештырырга булганнардыр. Әнә, кесәдә яталар, уналтылы. Андый мылтык бу тирәдә ике-өч кенә кешедә генә.
— Ә бәлки,—дип, кабаланып сүзне бүлдерде Марсель,— безнең якныкы булмагандыр алар. Шәһәрнекеләр дә өзелеп тормый. Сиңа да атканнар, әнә. Авыл кешесе алай итмәс иде.
— Безнекеләр,— диде Нургаяз, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.— Бар хикмәт тә шунда шул, безнекеләр! Шәһәр тикле шәһәрдән ике кешегә бер мылтык тотып килмиләр. Ә тагы...—дип мәгънәле генә тукталып алды ул.
— Тагы нәрсә?
— Гильза тутырылган кәгазь кисәкләре калган. Татарча гәҗит... Үзебезнең районныкы.
— Районы да зур шул әле аның,— дип көрсенеп куйды егет, гаеплеләрне табу җиңел генә түгел икән әле дигәндәй.
— Бүрсетнекеләр. Үзебезнең авыл,—диде, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.— Аякларындагы чаңгыларның берсе үзем ясаган өрәңге чаңгы. Бер күрүдән танып алдым, үз кулым ич.
— Ә-ә,—дип сузып куйды егет. Урманчы аңар икеләнер урын калдырмаган иде шул. Һәм шундук, гаҗәпсенүенең көйсезрәк чыгуыннан уңайсызланып, шаяртып та алды үзе.— Син теге Шерлок Холмстан да болайрак икәнсең бит, Нургаяз абый.
— Анысын күргәнем юк, белмим,—дип сөйләвен дәвам итте Нургаяз.— Тик менә чаңгыда була торып та пошины куып җитә алмаганнар. Күкрәк белән шуып барса барган тирән кар өстеннән, әмма тоттырмаган тегеләргә. Чытырманлыкларга кереп ураган-ураган да үзләрен тәмам адаштырып качкан.
Артларыннан барып тотарга иде дә үзләрен, аякта чаңгы булмавы гына менә... Мин аргы якка чыгып тормадым, бата-чума кайтырга чыктым. Кары да бит аның быел, җәяү йөрерлекмени. Умарталык аланына җиткәндә тәмам хәлдән таелган иде инде. Анда минем кышка әзерләнгән печән кибәннәре тора. Пошиларның яраткан җире иде. Кайры кимереп кенә бармый бит эш, шунда килеп алар печәннән авыз итә, төннәрен кибән ышыгына ятып ял итә торганнар иде. Бераз хәл алыйм дип, кибән читенә чүгәләвем генә булды, ишетәм, кемдер еш-еш сулап якынлашып килә. Торып басарга өлгермәдем, агачлар артыннан чабулап поши килеп чыкты. Мине күргәч тә, иң элек, сискәнеп башын борды. Әмма кире борылып чапмады, таныды, һәм, гомер булмаган хәл, ипле генә адымнар белән яныма ук килеп басты. Әйтәм ич, бозавы ияләшсә дә, үзе сагая, читләбрәк йөри иде ул минем тирәдән. Ә бу юлы әнә ничек... Икәүдән-икәү генә печән кибәннәре арасындагы ышыкта торып калдык. Үзе манма тиргә баткан, тәненнән кайнар пар бөркелә. Түшенә һәм муеннарына, шөлдер сыман булып, исәпсез-хисапсыз боз кисәкләре ябышкан.  Борын тишекләре галәмәт олы булып киерелгән, сулыш алган саен, самавыр диярсең, ике багана булып пар бәреп чыга үзләреннән. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас менә, бер заман күзләрен текәде бу миңа. Ә алардан мөлдерәп-мөлдерәп кайнар тамчылар тәгәрәшә. Күз читләреннән сыгылып чыгалар да ике як яңагы буйлап түбән йөгерешәләр. Аналар елаганын күргәнең бар микән?.. Һич аермасы юк инде менә, нарасыен югалткан аналар гына шулай елый. Син күзләрен, күзләрен генә күрсәң иде аның... Беләсеңме, күпме сагыш, күпме хәсрәт сыйган иде ул күзләргә?!
Күңеле тулышып, бертын сөйләвеннән туктап торды урманчы. Әмма бу юлы күзләрен яшермәде, сабырлыгын җыеп булса да, түзде. Күңелендәге нәфрәт хисләрен генә яшерә алмады, кысылган иреннәр, йомарланган кул һәм карашка бәреп чыккан кырыслыкны яшерү җиңелмени.
Егет дәшмәде. Ашыктырмады да. Үзенең тыңлап бетерергә әзер булуын белгертеп тик утырды. Өй эчендә бары арлы-бирле йөренгән сәгать теле чыгарган аваз гына ишетелеп торды. Каршы як стенага төшкән утлы күмер шәүләләре дә сүрәнләнә барып юкка чыккан иде инде. Самавырның да гайрәте басылган. Матчадагы кадакка эленгән керосин лампасы гына әледән-әле куык эчендә мелт-мелт итеп җан биреп ала.
— Иңне иңгә терәп поши белән тагы күпме шулай янәшә басып торылгандыр, белмим. Көтмәгәндә, ул нидәндер сискәнеп, кинәт тартылып куйды. Аның тәненнән электр тогы сыман йөгереп узган калтырану миңа да күчте. Тынгысызланып, кузгала башлады ана поши. Ә мин, аерылышырга, аны шул хәлендә җибәрергә теләмичә, муенына кулым салган көе пошига иярдем. Ул да булмады, кибән ышыгыннан чыгып килгән җирдән, күз иярмәс тизлек белән башын югары чөйде поши, арт аякларына чүгә төшеп, кире чигенде. Ә мин аны-моны уйларга, хәл кылырга өлгерә алмадым... Колак төбендәге шартлау авазы... Ут көлтәсе... һәм иңбашым... Башка берни хәтерләмим.
Нургаяз сөйләүдән туктады. Егет тә дәшмәде, ни дияргә белми утыруында булды.
— Менә шул,— дип куйды Нургаяз, сөйләвен тәмамлаганны белгертеп.
Бертын тагы дәшүче булмады. Бу юлы инде урнашып алган тынлыкны егет бүлдерде.
— Башка берни дә хәтерләмисеңме?—дип сорап куйды ул, капылт кына.
— Юк, хәтерләмим.
— Кем атканын танымадыңмы?
— Кая таныйсың... Ул хәлдә.
— Берни ишетмәдең дәме?
Нургаяз, гаҗәпсенеп, егеткә текәлде. Барысы да ачык, аңлашыла ич инде. Нигә дип төпченергә тагы? Нинди сүзләр, нәрсә ишетергә тиеш иде соң ул? Дәшәр сүз тапмыйча, башын гына чайкап куйды ул.
Бер урында хәрәкәтсез утырудан егет йончыган иде, күрәсең, тирән сулыш алып урыныннан торды. Барып мич капкачын ачты һәм кулына кисәү агачы алып күмерләрен актаргалады.
— Мичне ябам,—диде ул, ипле генә,— күмерләре сүрелә дә башлаган инде.
Үрелеп, бер-бер артлы ике юшкәне дә япкач, самавырны өстәл өстенә китереп куйды. Чәйнеккә су агызып, аны самавыр түбәсенә утыртты.
— Хәзер, Нургаяз ага, чәй эчеп җибәрәбез,—диде егет, үзенең тәвәккәл хәрәкәтләре белән өйгә җан кертергә омтылгандай, тавышын күтәрә төшеп.— Аннары авылга. Туп-туры врач өенә алып барам үзеңне... Балың бардыр ич, Нургаяз ага, алып керимме?
Егеткә җавап кайтаручы булмады. Ул тиз генә карават янына борылып килде. Урманчы йокыга талган иде инде.
Әллә йоклады, әллә саташып кына ятты Нургаяз. Әллә төш күрде—әллә каядыр баш миенең ерактагы бер күзәнәгенә кереп калган өндәге сүзләрне хәтерләде:
Ул йомшак кар-түшәк өстенә егылган, имеш... Аңлы-аңсыз изрәп ята. Колак төбендә кемнәрнеңдер сөйләшкән авазлары.
— Кеше-кара күренмиме?—ди бер тавыш.
— Әлегә юк, күренми,—ди икенчесе.
— Табанны вакытында ялтыраткан хәерле... Ал мылтыгыңны, элдертик.
— Син нәрсә?! Ә ул, аны нишләтәбез?
— Әйдә, диләр сиңа, тизрәк!
— Ничек була инде?.. Ничек тизрәк?..
— Акылыңа кил, аңа ярдәм итеп буламы-юкмы инде хәзер. Урман карачкысы өчен төрмәдә черисең киләме? Әйдә, диләр!
— Син нәрсә?!
— Үзеңә кара... Мин атмадым, мин җавап бирәсе түгел,—дип, китәргә димләгәне, күрәсең, кузгала ук башлаган иде булса кирәк.
— Син нәрсә? Син нәрсә! Ярасын булса да бәйлик, күрмисеңме?..
— Күзең чыкмагандыр, сул якка тигән. Анда ни булганын беләсеңдер?!
— Син нәрсә?!
— «Син нәрсә, син нәрсә?» имеш... Нәрсә бозык пластинка төсле шытырдыйсың... Табанны ялтыратыйк, ычкындык, дим, әйдә!
Чаңгы табаннарының карга ышкылып чыелдаган авазлары гына сызгырып куйды. Бераздан, ераклаша барып, алары да ишетелмәс булды.
Төш булмады бу. Юк, төш түгел! Ул ярым уяу, йоклый алмый саташып ята икән ич. Чигә төбендәге аваз гына, чаңгы табаннарыннан түгел, башы авырта, башы шулай чыңлый-сызгыра икән аның.
— Менә уяндың да, Нургаяз ага, мин чәй әзерләдем,—дип, елмаеп, балкып дәште аңар егет.— Запаслы яшисең икән ич син, мин монда әллә нәрсәләр таптым әле.
Рәхим итәсез, дигәнне аңлатып ул өстәлгә ымлады. Келәттән алып керелгән бал-май, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән тулган иде өстәл өсте.
— Булдыргансың, егет икәнсең,—дип, аңарга кушылып елмаерга итте урманчы да.
— Яңа ел җитеп килә, Нургаяз ага, торасыңмы соң, шунда гына китеримме?..
— Кирәкми, торам. Торырга кирәк! Яңа ел ич, аны урын өстендә каршы алу әйбәт булмас...
Кипкән җиләк, мәтрүшкә һәм бөтнек салып пешерелгән чәй эчте алар. Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде. Өйгә дә җылы төшкән иде инде. Егет свитерын салып урындык артына элде. Нургаяз да изүләрен ачып җибәрде. Бераз җиңеләеп киткәндәй булды бит әле. Шулай да  эчке киеренкелек тә таралып бетмәгән. Талгын тынлык урнашып алды. Ләкин бу юлы ул озакка сузылмады. Алар икесе берьюлы кинәт сискәнеп куйдылар: баш очларындагы сәгатьнең күкесе тәрәзеннән башын тыгып кычкырырга керешкән иде. Башларын күтәреп карарга кыймый тордылар, югалып калдылар алар бер мизгелгә. Күке тавышын санадылар... Ун. Унбер... Унике! Нургаязның хәтта кулындагы чынаягы төшеп китә язды.
— Унике дә тулган,— диде ул, дулкынлануын һәм җиңелчә калтырануын яшерә алмыйча.
— Яңа ел белән!—дип, аягүрә торып басты егет. Һәм җитез генә ишек чатына барып, тун кесәсеннән ялт кына бер ярты тартып чыгарды.— Минем монда бер акбашлы егетем дә бар иде,— дип, өстәлгә дә китереп утыртты ул аны. Аннан, тиз генә бөкесен ачып, ике стаканга койды.
— Ул нәрсә белән дуслык юк, кирәкми,—дип, стакан белән үзе арасына кулын аркылы куйды урманчы.— Мин чәй белән генә... Әйдә, котлы булсын Яңа ел!
Бәйрәм хөрмәтенә тагы тынлык урнашып алды. Теләсә-теләмәсәләр дә һәр икесе елмайгандай иттеләр, бер-беренең күңелләрен күтәрделәр.
— Шампанский булмады шул... Кем белгән бит аны,—дип үзенең уңайсызлануын белгертеп алды егет.— Әллә дим, Нургаяз ага, тәвәккәллибезме соң, яңа ел хөрмәтенә дим.
— Шампанские да, шайтанские да кирәкми. Аллага шөкер!—диде урманчы, артык кысташуга урын калдырмаслык итеп.
— Син нәрсә?! Ничек була инде бу, Нургаяз ага? — дип, кулындагы кырлы стаканны күтәрергә-күтәрмәскә белми тартынып торды егет.
— Миңа, әнә, куе итеп тагы берне ясап бирсәң, шул бик җиткән.
— Син нәрсә? Урманчы ич син, Нургаяз ага... Монда, саф һавада, бер стаканнан гына ни булсын. Авыртуларың да басылып китәр иде.
Егет кыставында булды һаман. Әмма Нургаяз уйламаган-көтмәгән җирдән  кызып китте, күңелендәген турыдан әйтеп салды.
— Урманчы...—диде ул, иреннәрен турсайта төшеп.— Урманчыны кем дип беләсез соң сез?! Агач төбе саен аракы эчеп, поши ите белән авыз итеп, умарталык аланында бот күтәреп эшсез ятучы дипме? Акланма, шулай уйлыйсыз. Урман сезгә нәрсә?.. Байлык — и все! Урман—бүрәнә. Урман—утын. Урман — печән. Урман— җиләк-җимеш... И все, тегесе-монысы дигәндәй... Туктатма да, акланма да, әйтә башлагач, бетерим. Сиңа димим, күпләр шулай уйлаганын беләм. Чыдасын, өлгерсен генә урман, барысы да алырга менә. Бирергә түгел! Инде менә хәзер ит кирәк булган. Малны да асрап торасы юк икән, мендең дә атып төштең. И все! Бер кышлык ит! Әнә ич, ничек җиңел икән... Ата-бабаның шуңа башы җитмәгән. Яшьләр акыллы хәзер, акыллы яшьләр үсеп җитте...
— Тукта әле, Нургаяз ага. Син нәрсә?!—дип, кабаланып бүлдерергә ашыкты егет.— Юкка кызасың. Әйдә, тынычланыйк. Төрле кеше бардыр. Яшьләр арасында да төрлесе бар. Нигә дип әле, менә хәзер һәм миңа әйтәсең син боларның барысын?
Нургаязның дулкынлануы йөзенә чыкты. Ачык изүеннән күренеп торган муенында хәтта тимгел-тимгел кызыл таплар пәйда булды аның. Ләкин ул үзенең шулай вакытсызрак кызып китүен, эченә җыелып килгәннәрне бер селтәнүдә чыгарырга керешкәнлеген дә сиземләмәде түгел. Тынычланырга теләп иреннәренә чәй китерде ул. Шулай да ярты юлда өзелеп калган фикерен тәмамламый калмады.
— Ә беләсеңме син,— дип, дәвам итте ул, ипле һәм эчкерсез сөйләшүгә күчеп.— Иң авыр елларда, ашарга ризык булмаган чакларда да урманга мылтык күтәреп йөрмәде халык. Кычыткан ашады, черек бәрәңге күмәче пешерде, бөре җыйды. Әмма пошиларга кул сузмады.
Яңа ел хөрмәтенә дип, кулында күпме гомер тотып торган стаканны нишләтергә белми, икеләнеп калды егет. Шулай да, тәвәккәллеге җитмәде, ахры, ялгызың ничек эчеп утырырга кирәк дигәндәй, бераздан аны читкә этеп куйды.
— Шулай дисең инде, Нургаяз ага...— дип сузды ул, тел очына килгән соравын ничек һәм ни рәвешле бирергә белми аптыраган кеше сыман.— Ярар, куеп торыйк, әйдә, сөйлә әле... Соңыннан ничек булды соң, соңыннан? Умарталык яныннан ничек кайттың? Кем алып кайтты үзеңне?
— Минем Юлдашым бар ич, Юлдаш исемле этем.— Гел уйламаган җирдән күңеле күтәрелеп китте урманчының, җылы хатирәләргә бирелүдән күзләренә якты нур йөгерде.— Ярсып эт өргән тавышка, колак төбемдә этнең кайнар сулышын тоюдан аңга килгәнмен. Бәйдә тотмыйм ич мин аны, үзе эзләп тапкан. Тирә-ягымны таптап, такырайтып бетергән иде инде. Якадан өстерәп өйгә алып кайтырга азапланган, телогрейканың, әнә, карарлыгын калдырмаган, чәйнәп ташланган кебек.— Этенең шул кыланышларын күзалдына китереп, ул ирексездән, горурлану катыш елмаеп ук җибәрде.— Өйгә - кайтып җиткәнче бер адым читкә тайпылмады үземнән. Каза килгәнен каян белгән диген, менә бит хикмәт. Эт кенә диген син аны шуннан соң. Кешеләр калдырып киткән, ә эт өйгә таба өстерәпме-өстерәп маташа. Гаҗәпләнерсең дә...
— Бәлки ул кешеләр сине күрмәгәндер?.. Пошига тидерә алмагач, аны куа киткәннәрдер тагы. Сиңа дип атмаганнар ич инде,—дип урманчының кешеләргә булган ышанычын якларга кереште егет.
— Бәлки шулайдыр,— дип үзенең карышмавын белгертте урманчы.— Бәлки... Шулай да мин бит үзем дә мылтык тоткан кеше әле... Нинди генә игътибарсыз, мәнсез кеше дә аткан ядрәсенең кая барып тиюенә битараф булмый, кызыксына. Бушка очырса да, кайсы якка каерган дип, агачлардан ядрә эзе эзләп йөрисең әле аны. Фашист солдаты түгел ич, алар гына автоматны кендеккә кадәр төшереп арлы-бирле атып йөрделәр.
Дөнья күргән кешенең сүзләреннән гыйбрәт алып, баш кагып тыңлады егет.
— Әйбәт булмаган, билгеле... Шулай ташлап китүләрен әйтәм, әйбәт булмаган.
— Гомер кичеп, кешегә зыян китергәнем булмады, дисәм дә ялган булмас. Үземне дә хөрмәт итәләр кебек иде.
— Шулаен шулайдыр да, әнә ич, ташлап киткәннәр дисең...
— Китүен киткәннәр... Ташлап китеп, җаннары тынычлангандыр дисеңме әллә?
— Ярый да бит эт килеп коткарган. Кар өстендә өшеп тә үләргә мөмкин.
«Миңа— урман карачкысына — ни булсын соң?» — дцп шаяруга бормакчы булган иде Нургаяз. Тик, шундук ул ниятеннән кире кайтты, шаярырлык идемени соң аның хәле?
— Син нәрсә?!—дип, аны егет тә урынлы кисәтеп алды.
— Дөнья бу, улым. Ә дөньяда кылган игелек югалмый. Эт булмаса, шул ук поши булса да кире әйләнеп килгән булыр иде. Ничек итсә итәр, өшеп үләргә ирек бирмәс иде. Кабан дуңгызы, бүре булса да... Табигатьнең тәртибе шундый аның, үзенә игелек кылганны бер җанвар да онытмый. Иң кыргый һәм ерткыч дигәннәре дә.
— Кеше дә табигать баласы  ич, әнә, ташлап киткәннәр дисең?
— Кешеләр... — дип, уйланып калды Нургаяз.— Кем белә, ә бәлки кеше исемен күтәрерлекләре булмагандыр. Ни аллага, ни муллага дигәндәй, азмыни...
— Барыбер кешеләр ич инде.
— Ә беләсеңме, никадәрле генә каты бәгырьле булмасын, андыйларның да кешелеге уяна ул бер. Бәлки, аларны әйтәм, үзләре үк кире әйләнеп кайткан булырлар иде әле. Бәладә калдырмаган булырлар иде ялгыз урман карачкысын.
Егет кинәт сискәнеп үк куйды. Нургаязның үзе турында шулай сөйләшүенә риза түгел иде булса кирәк.
— Нургаяз ага, әйтмә әле шул «урман карачкысы» дигәнне. Хет син әйтмә,— дип, беренче тапкыр тавышын күтәрде егет.
— Нәрсә булган, урман карачкысы булгач, дисеннәр соң, аның ни гаебе бар?!
Һәм үзе дә көтмәгәндә, аның күңеленә күптән булып узган, онытылган хатирәләр килде. Олы улы чыгарган кушамат ич ул. Сабый чакта «әтиең кем?» дип сораган кешегә, «урман каравылчысы» диясе урынга «урман карачкысы» дип җавап биреп, килгән-киткән кунакларны шул көлдерә торган иде. Шуннан тагылып калган кушамат. Бу кушаматы белән аңар гомер буе үз итеп, яратып кына дәштеләр.
Аңлашылды дигәнне аңлатып баш кагып алгач, егет тагы да өзелеп калган  әңгәмәне яңартырга ашыкты.
— Кайтмаганнар... Ташлап калдырганнар, әнә.
— Исләренә төшәр әле бер, барыбер.
— Төшсә ярый да... Уйланмыйча гына яшәүчеләр дә җиткән.
— Уйланмыйча яшәү... Яшәмичә уйлау... Белмим, буламы икән?!
Бу хакта сөйләшәсе дә килми иде урманчының.
— Кая әле, бераз хәл алыйм булмаса,— дип, өстәл артыннан ипле _генә торды да караваты өстенә барып ауды Нургаяз. Йончыганлыгы йөзенә чыккан иде аның. Шулай да сүзне үзе дәвам итте ул.— Ә бит минем үземнең дә абзарда атым бар. Чыгып сарай капкасын ачсам, янәшәмә үзе килеп басачак. Нинди генә хәлдә дә исән-аман авылга алып төшәчәк.
Бу ни әйтергә тели, дигәндәй, кинәт борылып алды егет.
- Мин алай итмәдем,— диде урманчы, эчке бер канәгатьлек кичереп. — Ә нигә?
— Төшсәң, врачка барырга кирәк. Врач милиция чакыртачак. Китә шуннан, китә әйләнеп... Минем аркада кемнеңдер өтермәгә барып керүен теләмим. Аның бит әле ата-анасы, туган-тумачасы да бар дигәндәй, беләсеңме, күпме кешенең тынычлыгы качачак?! - Үзеңә аткан кешенеме... Шуны кызганасыңмы? — дип гаҗәпсенде, аңлый алмады егет.
— Миңа атканмы, пошигамы?.. Пошиның бозавын чалып киткәннәрме? Хикмәт андамыни. Барысы да бер үк кыргыйлык ич!
— Ә син шуларны кызгандым дисең?
— Кыргыйлыкларын түгел, кешелекләрен кызгандым. Кеше ич...
— Юк, Нургаяз ага, булмый болай,—дип, сикереп торды егет кинәт.— Хәзер үк авылга! Врачка күрсәтергә кирәк үзеңне. Әйдә, киендерәм дә...
Икеләнер урын калдырмаска тырышып, ул урманчыга киемнәр хәстәрләргә үк кереште, гел урынсызга каударланды, өй буенча арлы-бирле йөренә башлады.
— Син нәрсә?! Анда ниндидер әдәм актыкларын кызганам дип...
— Тукта, ашыкма әле, энем.
— Юк-юк, сөйләмисең дә, тыңламыйм да. Син нәрсә, Нургаяз ага?! Күпме кан югалткансың... Шуның өстенә, тәнеңдә чыпчык башы кадәрле ядрә йөртергәме? Юк, ике уйлап торды юк! Хәзер үк авылга. Шаяра торган вакытмыни? Син нәрсә!
— Ашыкма әле син, тукта, менә монда, минем янәшәгә килеп утыр әле,—дип, урманчы үзе белән янәшәдә урын күрсәтте егеткә, һәм булдыра алган кадәр тыныч итеп янә аңлатырга кереште.—Әйттем ич инде, анда төшсәк, врач дидем. Врачтан милициягә... Ә бит кеше кадәр кешегә аткан өчен берәүнең дә башыннан сыйпамаслар.
— Кулсыз каласың киләме?—дип сорап куйды егет, бераз басыла төшеп.
Кургаш кисәгенең алынганлыгы хакында әйтергәме икән әллә дип, икеләнеп калды шунда Нургаяз. Тәвәккәл егет күренә бу, моннан шунсыз котылу мөмкин булырмы?.. Шулай да, ниндидер эчке бер тойгы аңарга бераз сабыр итәргә киңәш итте.
— Кем, Марсель дидең бит әле... Бераз хәл алыйк башта, ашыкмыйк. Мондый чакта алдын-артын уйламый эш итми ярамас. Бәлки әле үзләре дә менеп җитәр, гафу сорарлар. Табигать каршындагы корткычлыкларын танып, бише белән кайтарырга вәгъдә бирерләр... Ашыкмыйк, бераз сабыр итик.
— Син нәрсә?! Кешеме соң син, әллә?.. Үз гомерең кыл өстендә торганда шундый нәрсәләр турында уйлыйлармы?—дип, ни әйтергә белмичә, уч төпләре белән чигәләрен урап алды егет. Бераздан, йодрыкланган куллары белән тез өсләренә китереп сукты. Иреннәрен чәйнәргә кереште...
— Кеше булмый, кем булыйм соң?—дип көлемсерәп куйды урманчы.— Гади бер карт, әйттем ич, урман карачкысы...
— Булды, Нургаяз ага, шаярып утырыр ара юк. Җитәр! Болай да соң булмагае,—дип, урыныннан сикереп торды егет.— Нәрсәләр киясең, кая, ниләр китерим?
...Киенеп ишегалдына чыктылар. Каршыларына чиный-чиный койрыгын болгап Юлдаш чабып килде. Урманчының әле бер, әле икенче ягына чыгып сырпаланырга кереште эт, теле белән аның кулларын яларга итенде.
— Буран себерә башлаган, ахры,— диде Нургаяз, өй кыегының чит-читләреннән як-якка аккош канаты сыман сибелеп торган кар өермәләренә игътибар итеп.
— Зыянлы түгел... Юл ачылган, ат шәп минем,— дип, күн белән тышланган тире бияләйләрен киеп бер-беренә суккалап куйды егет.
Капканы ачып тышка чыктылар. Хуҗасы артыннан чыгарга омтылган этнең борын төбендә генә капка шапылдап ябылды. Кешеләр күренүгә куангандай, җигүле килеш ни гомер капка төбендә торган ат авызлык тимерләрен шалтыратып башын чайкап алды.
— Әйдә, чана түреннән урнаш, Нургаяз ага,—диде егет, капка тимеренә бәйләнгән дилбегәне чишәргә керешеп.— Толыпка төренеп утырырсың, толып җылы һәм яңа минем.
Күкрәк киереп сулыш алды Нургаяз. Урман һавасы, ылыс һәм кар исе сулыш юлларын кытыклап үтте. Баш очында зәңгәр караңгылыкка барып тоташкан наратлар шавы эленеп тора. Бары тик төннәрен һәм Силингөр урманында гына ишетергә мөмкин булган киң сулышлы шом катыш бәйсезлек авазы бу. Шул шау эчендә, зур оркестр уйнаганда әледән-әле сизелер-сизелмәс кенә тоемланып күңелнең нечкә кылларына кагылып узган скрипка сыман, чишмә челтерәве ишетелеп-ишетелеп ала. Әнә ич, нинди мәһабәт табигать кочагында, нинди урманда яши ул. Үзеңнең шул урманга кирәклегеңне аңлауга ни җитә...
— Нургаяз ага,—дип дәште егет, аны уйларыннан бүлеп. Кузгалабызмы инде, дигәнне аңлатырга теләве иде булса кирәк. Атын күптән кайтыр юлга борып куйган иде инде ул.
— Мин төшеп тормам инде,— диде урманчы, тыныч кына. Һәм бөтенләй көтмәгәндә, кесәсеннән, кунак малайга бер уч чикләвек чыгарып биргәндәй, гильзаларны алып егеткә сузды.
Кулыннан дилбегә төшеп китте егетнең. Дәшәргә сүз, кымшанырга җай таба алмыйча торган җирендә катып калды ул. Шулай да гильзаларны алырга мәҗбүр булды.
— Ә кулың, андагы кургаш кисәге?—дип дәшәргә көч тапты ул, күзләрен зур ачып бертын текәлеп торганнан соң.
— Мә, кирәге чыгар, ал анысын да. Ал, үзеңә булсын...
Икенче кесәсеннән тартып чыгарган кургаш кисәген дә егеткә тоттыргач, безнең сөйләшер сүз бетте дигәндәй, кырт борылып, Силингөргә илтүче сукмак буйлап ипле генә атлап китте урманчы. Кире борылмады.
Тынлык урнашып торды. Байтакка сузылды бугай ул тынлык. Ә бераздан бөтен тирә-юньне ачынып кычкырган аваз сискәндереп җибәрде:

— Ә миңа, миңа нәрсә була соң?.. Миңа нишләргә?..

 

 
 

Исемлек