Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

ҮЗ КЕШЕЛӘР

(Хикәя)


Казанга якынлашкан саен поездның тәгәрмәчләре ныграк һәм ачыграк текелди бара иде. Йөрәкнең  җилкенүе дә шулай. Күкрәк читлеген дөп-дөп кага, дәртләнә, гайрәтләнә... Юл читендә үскән Идел буе каеннары һәм миләш агачлары талгын җилдә тирбәлеп яшел яулыкларын болгап озатып бара.Телеграф баганалары берсен икенчесе куып җитәргә теләгәндәй каршы йөгерәләр, күз иярми хәтта, шәүләләре генә күренеп–күренеп кала.Туган җиргә кайту, яшьлегең, гомереңнең иң матур көннәрен, истәлекләрен саклаган шәһәргә әйләнеп кайтуның ни икәнлеген аңардан аерылып торырга мәҗбүр  булган, сагынып яшәгән, көннәрне–айларны санап, шул сагынудан йокысыз төннәр кичергән кеше генә аңласа аңлый алыр.
Үзе дә белешмәстән тәрәзәгә барып капланган иде ул тагын. Күзләре юлда, ә күңелдә сагыш. Сагыш џәм ашкыну. Аның Казанны ташлап чыгып киткәненә өч ел тулып узган иде инде. Вакытлыча гына, азга гына дип кузгалган иде югыйсә. Баксаң, өч ел гомер узган. Кемгәдер күп тә тоелмаска мөмкин ул өч ел гомер. Ә Галимҗанов өчен бу алай түгел, авыр кичерде ул әлеге елларны.Ташлап китәрмен дә онытырмын, дип уйлаган иде.Түгел икән. Алай җиңел генә онытып булмый икән ул туып–үскән, гомер кичергән җирләрне.Туган–тумачаны, дус–ишне, таныш–белешне...
Купеда ике кеше иде алар.Күршесе үзе кебек үк ир уртасы. Казанга беренче баруы. Шуңа сөйләшер сүз, уртак танышлар табылмады.Тамакны бергә ялгадылар, чәйне бергә эчтеләр, әмма телләре–телгә ялганмады. Күршесе юлның–юл буе гәҗиткә текәлеп кайтты. Ә Галимҗанов исә үз уйларында, үткәнендә казынды күбрәк, эче пошкан саен тәрәзәгә барып капланды.
Идел аша күпер кичеп Казанга гел килеп җиттек дигәндә генә сораштырырга кереште күршесе.
— Сезнең дә әллә Казанга элек мәртәбә килүегезме?–диде ул.
— Түгел ,– диде Галимҗанов. – Мин үзем болай җирле кеше булам.
— Охшамаган...
— Нигә алай дисез? Мичкә керсәм — мичтә дә арт ягымнан танып алалар ич минем татар икәнлекне.
— Татар бөтен ил буйлап таралган.Дөнья буйлап... Казанны бер тапкыр да күрмәгән татарлар аз түгел. Ә сез, ничектер, атлыгып, ашкынып кайтканга охшамыйсыз. Туган ягына кеше андый авыр уйлар белән кайтмый торгандыр.
— Ә сез, үзегез, рус кешесе, шулай бит, — дип, сорарга кирәк тапты Галимҗанов. Гәрчә, күңеленнән, ул моның шулай икәнлегенә инанган булса да.
— Юк, ялгышасыз. Мин татар. Аблаев Илдар Рустамович, — дип, танышырга кулын сузды ул. — Соң булса да — уң булсын, таныш булыйк.
— Галимҗанов булам, — диде ул, татарчага күчеп. Әмма ни өчендер үз исемен әйтергә кирәк тапмады. — Юл буе рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшеп кайтасы булганбыз икән югыйсә.
Аблаев аның авызына текәлеп торды бераз. Аннан, гаепле сыман, тыныч кына әйтеп куйды:
— Кызганыч, мин татарча белмим. Дөресрәге, бала чакта белгәнмен, әмма онытканмын... Ерак Көнчыгышта туганмын мин. Рус кызына өйләндем. Практика булмагач тел онытыла.
— Анысы шулай, — дип, килешсә–килешмәсә көрсенеп ризалашырга мәҗбүр иде Галимҗанов. — Ә Казанга ничек юлыгыз төште соң, туган–тумачагыз бармы?
— Казанда таныган-белгән кешем юк дисәм дә ялган булмас. Әти–әнием чыгышлары белән Пенза якларыннан. Әмма минем ул якларда да булгангым юк. Бер кайтып әйләнәсе килә анысы, әмма, юл төшми, вакыт җитми.
— Ә Казанга вакыт тапкансыз?..
— Казанга мине эшкә билгеләделәр. Бер оешмага җитәкче булып баруым...
Галимҗанов исә, ни хикмәт, бу яңалыкка битарафлык күрсәтте.Төпченергә кирәк тапмадымы, әллә барыбер иде аның өчен, тәрәзәгә текәлеп тын гына күзәтеп барды беркавым.
— Алай икән... — диде бераздан, таркау фикерләренең очына чыгарга теләгәндәй.
Ә Аблаевның әңгәмәне дәвам итәсе килә иде. Кызыксынучы булмаса да сүзен дәвам итте.
— Әлегә үзем генә кайтам. Шәџәр ошаса, урнашкач та хатынны, балаларны китерәчәкмен. Аеры–чоеры яшәү яхшы түгел. Гомер бер генә ич.
— Димәк, шулай да Казанга нидер тарта үзегезне. Җан тартмаса, кан тарта,диләр бит. Гаиләне җыярга, оя корырга җыенуыгыз бик әйбәт, — дип, хупларга ашыкты Галимҗанов. 
— Бәлки... Бәлки, — дип, кабатлаудан башка сүз тапмады Аблаев. Бу юлы инде сүзгә саранлык аңарга күчте. Чөнки аның өчен Казанмы, Самарамы, әллә Екатеринбургмы — бик аермалы түгел иде кебек. Кайда да бер ил, бер гадәтләр, бер үк төрле кешеләр ич. Әмма бу хакта авыз ачып сүз әйтмәде, күршесенең кәефен кырудан, аның белән каршылыкка керүдән сакланды.
—Казан матур шәџәр. Казанга киләме соң, – дип, горурланып куйды Галимҗанов үзалдына. — Карагыз әле, күрегез безнең Кремльне, Казансу буйларын, ә уң тарафта Идел җәйрәп ага. Мондый матурлыкка ия шәџәр юктыр ул дөньяда... Бер генә мәртәбә тәрәзәгә күз төшереп алыгыз булмаса.
Теләр-теләмәс иренеп кенә тәрәзәгә таба борылды Аблаев.
— Сез анда түгел, әнә теге тарафка, алга, безнең Кремльгә, Сөембикә манарасына таба карагыз, – дип, бармак төртеп күрсәтергә мәҗбүр булды Галимҗанов.
— Матур икән,– дип, күршесен хупларга кирәк санады Аблаев. – Мәскәү кремленә охшаган дип әйтимме.
Әмма, күренеп тора, бер дә исе китми генә карап бара иде үзе. Галимҗанов моны күреп, аермачык тоеп барды. Хәтта күршесенең шундый битарафлык күрсәтүенә кәефе дә кырыла төшкән иде.
Купеда тагы бер мәл тынлык урнашып торды. Бу юлы да Аблаев бүлдерде тынлыкны.
— Күрәм, сез үз шәџәрегезне яратасыз. Хәтта горурланасыз да кебек аның белән. Шулай бит?
— Дөрес әйтәсез. Шулай.
— Шулай булгач, үзегезгә тагы бер сорау бирергә рөхсәтме?
— Рәхим итегез.
— Ә нигә соң, шул кадәрле яраткачтын, ташлап киттегез сез бу шәџәрне? Өч ел булганым юк дисез...
Галимҗанов, кискен борылып, сискәнеп куйды әлеге сораудан. Ни дип җавап бирергә, нәрсә дип әйтергә белми торды бераз. Иркенләп, тәфсилләп аңлатыр өчен ара да калмады.
—Баш түрә белән уртак тел тапмадым. Шуңарга яраткан эшемне, дусларымны, туган җиремне ташлап китәргә мәҗбүр булдым, — диде.
—Беткә ачу итеп тунны яндырган кебек булмыймы бу?..
— Шулайрак булып чыга. Әмма, — дип, тукталып, сүз сайларга мәҗбүр булды Галимҗанов, — бетләр бер ябышса, тунны яндырып кына котылып булмый кайчак. Баш бет янына вак бетләр тиз җыела икән ул. Минем белән шулайрак килеп чыкты кебек...
Поезд тизлеген киметкәннән киметә төшеп, ниџаять, тукталып калды. Бар әйләнә тирәне яңгыратып марш яңгырады. Чәчәк тоткан кешеләр арлы-бирле йөгерешә башлады. Кул болгап сәламләү, елмаеп балкыган йөзләр...
— Бу нинди музыка? Ни өчен уйнаталар аны? — дип, гаҗәпләнеп, сорау бирде Аблаев.
Шул соравыннан гына да аның бу поезд белән Казанга беренче тапкыр килүен аңлап була иде. Көлемсерәп куйды Галимҗанов.
— Бу Сәйдәш маршы. Совет Армиясе маршы. Казанда кунакларны шушы марш белән олылап, хөрмәт белән каршылыйлар. Џәм озатып та җибәрәләр.
— Яхшы музыка...Сәйдәш, дидегезме?.. Ә ул кем була?
— Композитор. Татарның дөньяга танылган бөек композиторы.
— Сәйдәш... Сәйдәш...– дип, кабатлады Аблаев. Хәтерләп калырга тели иде булса кирәк. — Ә минем ишеткәнем дә юк иде...
Карашы очраклы рәвештә генә тәрәзәгә төшеп, поездны каршыларга килүчеләрне күргәч, телсез калды Галимҗанов.
Тәрәзәгә барып каплана язды. Янәшәсендә кеше булу гына тотып калды үзен. Үз күзләренә үзе ышанмады. Чәчәк бәйләмнәре тотып ул утырган вагонны каршыларга аның элекке дуслары, бергә эшләгән коллегалары җыелып килгән ич. Ә ул аларны оныттылар, ташладылар, дип уйлаган иде бит. Аның кайтасын каян белгәннәр дә, ни арада шул кадәрле барысы бергә җыелып каршы алырга төшкәннәр.
— Синекеләрме? — дип, сорап куйды Аблаев.
— Әйе, әүвәл мин эшләгән коллективтан. Урынбасарларым, цех начальниклары, бүлек мөдирләре, кыскасы,үз кешеләр,  – дип җавап кайтарды Галимҗанов. Кинәт тамак төбенә килеп тыгылган кайнар төердән ничек арынырга белми изаланды үзе. Күңеле нечкәрүдән күзләренә яшь тулган иде. Чак тыелып торды.
— Дулкынланмагыз, тынычланыгыз. Тынычлан... — дип, күршесенең хәленә керергә тырышты Аблаев, аның аркасына кагылды кулы белән. — Көтмәгән идегезме?.. Дуслар, үз кешеләр онытмый ул.
— Хәбәр дә итмәгән идем, югыйсә. Шалтыратып хәл белешкән кеше дә юк иде. Ә алар, әнә, барысы да көләч, шат... Чәчәкләр белән... Директор булып эшләгән чак диярсең, менә гаҗәп.
— Гаҗәпләнмәгез. Җир йөзендә әле яхшы кешеләр гел бетеп үк җитмәгән.
— Шулай икән. Сез хаклы , хаклы, Аблаев әфәнде. Ә беләсезме, мин өмет өзгән идем инде. Кешеләрнең мәрхәмәтсез џәм кыска хәтерле булуыннан бәгърем таш булып каткан иде...
— Кешеләргә үпкәләргә, ышаныч югалтырга ярамый шул, — дип сөйләнә-сөйләнә Аблаев та тәрәзәгә таба шуыша төште. — Чын-чынлап нинди матур кешеләр белән эшләгәнсез. Барысы да көр күңелле, ачык йөзле, балкып торалар.
— Кара инде, Даниялов та килгән түгелме соң? — дип, гаҗәпләнеп, башын чайкап куйды Галимҗанов. — Кем– кем, әмма аны көтмәгән идем.
— Нигә?
— Мин эштән киткәндә, түрәләргә ярарга тырышып, яла яккан, нахак сүзләр белән мине пычратырга тырышкан иде ул. Юлдан язган бер эчкече иде югыйсә, ә мин аны цех начальнигы ясадым...
— Гаебен таныган, димәк. Намусы үзенә кайтып төшкән. Була ул андый кешеләр, тормыш булгач, әллә ниләр була. Гаҗәпләнмәгез, — диде Аблаев. Џәм Данияловның кайсы икәнлеген белергә теләп, кызыксынып та алды.
Күрсәткәчтен, гаҗәпләнмәде.
— Ошаган, бик төче елмая. Яманлык көтсәң — ялагайдан көт, дип әйтәләр бит, — дип раслады. — Ә әнә теге дәү гәүдәлесе, авызын зур ачып елмаеп торганы кем була?
— Монысымы? Бу Сабир Мансурович. Минем беренче урынбасарым иде. Дус эшләдек. Утырып чыккан кеше булса да, хәленә кереп эшкә алдым. Џәм ышанычны аклады, хыянәт итмәде, аңлашып эшләдек. Эш рәтен белә торган кеше. Шулай да... — дип, башлаган фикерен дәвам итмичә туктап калды Галимҗанов.
Күршесе ул-бу сорашмады, галстугын кыса төшеп, маңгай читендә калган җиде–сигез бөртек чәчен пөхтәләп тарау белән мәшгуль иде ул.
— Низами белән Хөснетдин дә монда икән, — дип куйды Галимҗанов үзалдына. Болары уен–көлке сөйләп табын артында аралашып утыру өчен алыштыргысыз егетләр. Вакыт үзенекен иткән, икесе дә түгәрәкләнә төшкән. Тагы ни дип әйтергә, йокылары туймаганмы, әллә кичтән күбрәк мавыкканга башлары авырта идеме — йөзләре бик чытык күренә. Берөзлексез иреннәрен ялаштырып торалар. Хәер, кеше хәлен кеше белеп бетерә торганмыни инде хәзер, шикәр авыруы гына була күрмәсен үзләрендә.
Ниџаять, чыгарга әзерләнеп, купе ишеген киереп ачып куйдылар. Әмма тар аралыкка чыгарлык түгел иде әле, кешеләр килеп буылган. Џәркайсының кулларында, аркаларында сумка. Тизрәк урамга чыгарга, өйләренә кайтып җитәргә ашыгалар. Төртешәсе-этешәселәре килмичә кире урыннарына кереп утырды алар.
— Яхшы коллективта эшләгәнсез, – дип кабатлады Аблаев, сүзсез утыруны кулай күрмичә. – Җитәкче булып эшләгәндә каршы алучы, озатучы күп була ул. Џәм, кагыйдә буларак, соңрак алар ярарга тырышучы ялагайлар булып чыга. Бик тиз оныталар... Ә менә эштән китеп өч ел аерылып торгачтын да шулай каршы алу – бу сирәк күренеш.
— Үзем дә џич көтмәгән идем, – дип, җавап бирде Галимҗанов. Күңеленнән генә хәзер мәйданга чыккачтын да күрешкәндә, кочаклашканда џәркайсына аерым–аерым әйтәсе сүзләрен барлый, хәстәрли иде инде ул. Җылы, күңелгә ятышлы сүзләрне бит аны кирәк чакта бик табып та бетереп булмый.
Ниџаять, чыгу юлы бушап калды.
— Әйдәгез, сез алдан чыгыгыз. Сезне көтәләр, — диде Аблаев,юлдашына ихтирам күрсәтеп.
— Юк-юк, сез нәрсә, булмаганны... Сезнең бит безнең шәџәргә беренче килүегез. Димәк, сез кунак кеше. Сезне алдан чыгарам, — дип, юл бирде Галимҗанов. — Минем әйберләрем дә күп. Ашыкмыйм, мин бит гелгә, бөтенләйгә кайтам. Үз кешеләр янына.
Ым кагып урамда чәчәк бәйләмнәре белән көтеп торучыларга да ишарәләп алды берочтан.
Аблаев килеште. Дипломатын тотып җәт кенә чыгу юлына юнәлде. Шунда гына Галимҗанов аңардан сорап куйды. Әллә кайчан бирелергә тиешле сорау иде дә югыйсә:
— Ә сезне, сезне каршы алучы бармы соң?
— Булырга тиеш. Хәбәр ителгән, — диде ул, артык исе китми генә.
Шулай да дөнья хәлен белеп булмый. Бәлки үзен каршы алучы булмас, ярдәмем кирәк булып куюы бар дип, аңардан калышмаска тырышты Галимҗанов. Кабаланып, иң әүвәл җилкәсенә юл сумкасын асты, ә кулларына ике дәү чемодан эләктерде. Шул рәвешле тамбурга килеп чыкты ул. Килеп чыкты џәм егылып китә язды. Кулындагы авыр чемоданнар икесе берьюлы шапылдап тимер идәнгә килеп төште. Җилкәгә аскан сумка шуып төште алар өстенә.
— Илдар Рустамович сез буласызмы? — дип, әле платформага аяк басарга да өлгермәгән Аблаевка зур чәчәк букеты сузды иң алга килеп баскан тау кадәрле Сабир Мансурович. Икенче кулы белән, рөхсәт–фәлән сорап тормый гына, кунакның дипломатын йолкып алды ул. Тавышы әйбәт куелган, џәвакыттагыча көр. Хәрәкәтләре гайрәтле. Йөзе көләч. Зур сәхнә уртасына чыгып баскан диярсең.
— Сезнең бөтен илгә мәгълүм галим џәм җитәкче булуыгызны без ишетеп беләбез, Илдар Рустамович. Хуш киләсез! — диде ул, бушап калган кулын килешле генә югары чөеп. — Мин сезнең беренче урынбасарыгыз, ягъни уң кулыгыз булырмын. Сабир Мансурович, дип белерсез.Җил–яңгыр тидертмәм үзегезгә. Миңа ышана аласыз. Атказанган хезмәткәр, дигән исемем,медальләрем дә бар. Сер итеп кенә әйтәм, җырлар да язам әле мин. Боерган булса, үзегезгә бер–бер җыр багышлап язармын әле...
Уенын-чынын бергә кушып сөйләвен аңласыннар диептер, кеткелдәп көлеп тә җибәрде ул шунда ук. Янәшәсендә басып торган ике-өч хатын-кыз да елмайды аңарга кушылып. Протоколда шулай каралган иде күрәсең.
Аблаев исә, ни эшләргә белмичә, баш кагып кына торды. Татарчаны аңламый иде шул. Ә каршы алучылар әлегә моны белми.
— О–о–о, Илдар Рустамович, — дип, ул арада аның каршысына әрсезләнеп этә–төртә Даниялов килеп баскан иде инде. — Менә сез нинди мөлаем, мәџабәт кеше икәнсез бит. Бездә әле мондый җитәкченең булганы юк иде... Без сезне шундый көтеп алдык... Әйдәгез, таныш булыйк, Илдар Рустамович. Мин Даниялов булам. Урынбасар. Сезнең урынбасар...
Данияловны этә–төртә, әллә йөзеп, әллә сөзеп дигәндәй, яңа җитәкче каршысына әллә кай арада гына өченче бер зат килеп басты шунда. Ир-ат булса да иреннәре яңа ачылырга җыенган кызыл роза чәчәге күк үзенең, ә бит очлары, җәй уртасы булуга да карамастан, ике алсу алма кебек кызарып торалар. Чуаш гүзәле дигән сорт бар бит әле, нәкъ менә шул инде. Чәчәген тапшырды џәм үзенә күрсәтелгән игътибардан тәмам югалып калган яңа директорның бит очыннан үбеп алды ул:
— Исәнмесез, мин Кайметов булам.
Яңа җитәкчедән бер-бер җавап көткән иде булса кирәк, әмма җавап булмады. Шулай булса да югалып калмады Кайметов, челтерәп аккан чишмә тавышы чыгарып мөлаем көлеп куйды. Џәм зур канәгатьлек белән, көяз генә вак-вак атлап бер читкә тайпылды. Дөресе, яңа җитәкчене сәламләргә ашкынган төркем аны кысырыклап чыгарды. Сабир Мансурович кына бирешмәде, җитәкче янына беренче булып ничек килеп баскан булса, шул урынын ул џичкемгә бирмәде. Гәүдә бар, җилкә киң, тавыш көр бит аның — якын килерлекме соң...
Бу тамашаны күреп тораташ сыман чарасыз катып калган Галимҗанов уйлар чоңгылында иде. Күр инде, болар џәммәсе ул эзләп тапкан, ул эшкә чакырып китергән кешеләр ич. Кеше түгел, артистлар икән бит болар, чын артистлар. Баксаң, ул үзе тирәсенә коеп куйган « артистлар» җыйган икән ич. Уйнап та күрсәтәләр бит, әнә. Болар бит өч ел элек тә нәкъ шулай ук уйнаган. Аның үзе белән уйнаганнар. Ә ул сизмәгән, тоймаган.Гомумән, түрә чакта кешеләрнең бик сирәге, йөздән бере генә ялагайлар тозагына эләкми кала торгандыр. Ул да менә хәзер генә, берьялгызы вагонда калып, читтән, югарыдан карап торганда гына аңлады бу хакыйкатьне. Үз гомерендә ясаган хаталарының иң зурысы, әлбәттә, артистны кешедән, кешене артисттан аера белмәү булгандыр... Ә җитәкче кеше өчен бу зур, гафу ителмәслек зур хатага әверелә ахыр чиктә.
...Өч ел гомер узган — берни үзгәрмәгән. Инде үзеннән соң да ничә җитәкченең башына җитте болар. Ә «артистлар» үз урыннарында. Үзләре дә шул ук, сүзләре дә. Нибарысы бер үзгәреш, бүгенге тамашада ул инде катнашмый, ул аны читтән генә карап тора. Ул югарыда. Аны күрмиләр бүген. Ә бәлки күрмәгәнгә сабыша торганнардыр.
Яңа килгән директорны сәламләп, аңарга чәчәк бәйләме тапшырырга омтылучылар аз түгел иде. Алар аны урап алып, аңарга төрле тарафтан омтылалар, «Илдар Рустамович та, Илдар Рустамович» дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә күрешергә кулларын сузалар, чәчәк бәйләмнәрен тапшырырга омтылалар. Дулкын сыман кайнап торган төркем берөзлексез хәрәкәттә иде, алар этә–төртә яңа җитәкчене вагоннан џаман читкә, ераккарак алып киттеләр.
Аблаев аны онытмаган иде әле. Ул берничә мәртәбә каерылып-каерылып Галимҗанов торып калган тамбурга таба карап алды. Кул болгап, нидер әйтергә, аңлатырга да омтылып карады кебек хәтта. Юк шул, барып чыкмады, алар бер–берен ишетүдән, аңлаудан ерак иделәр инде.
Вагонның тимер текә баскычыннан сак кына атлап, тоткага тотына–тотына башта бер чемоданын төшерде Галимҗанов. Аннан икенчесе артыннан менеп китте. Өченче менүдә кием-салым тутырылган зур сумканы алып төште. Џәм сулышы кысканны сизепме, әллә болай хәл алырга гына теләп, вагон ишеге төбендә үк куелган чемоданнары өстенә утырды ул.
Шау-шулы, чәчәкле-гөлле «үз кешеләр» төркеме инде шактый ераклашып бара иде. Күз читләре белән генә, астан сөзеп кенә үзен күзәтүләрен, карап-карап алуларын сизсә дә, аңарга дәшүче, килеп хәл белешүче, џич югында ерактан гына ым кагып булса да үзен сәламләүче булмады. Ә югыйсә ул төркемдә аны абайламаган кеше калмагандыр, каршыларында басып торды ич,танымый хәлләре юк. Хәтерләргә тырышты ул, монда килүчеләргә Галимҗановның ялгышып кына да зыян кылганы булмады кебек. Ә кулдан килгән яхшылыкны кызганмады. Ни өчен шулай килеп чыкты соң? Ни өчен аны күрмәмешкә салыштылар? Џич югында арадан берсе килеп сәламли яисә кулын кысып китә ала иде ич. Үпкәсе бар икән, соң чиктә шуны әйтеп бер бушанып — сүгенеп китсен. Юк, килергә кыймадылар, яңа җитәкченең кырын карашыннан курыктылар булса кирәк... Ә Аблаев матур кеше. Чын кеше күренә. Аңардан курыкмаганда да ярар иде...
— Галимҗанов абый, сез түгелме бу ? Сез бит, нишләп монда утырасыз, — дип дәште шунда, очраклы рәвештә узып барган берәү.
— Әйе, мин, Галимҗанов. Әмма сезне танымыйм, беренче тапкыр күрәм кебек.
— Гаҗәп түгел, мин сез  җитәкләгән оешмада бераз эшләп киткән идем. Озак түгел, ике ел чамасы гына.
— Фамилиягызны әйтә алмассызмы? — дип, башын күтәрә төште ул, аны танырга теләп.
— Малов мин, Алексей. Техник университетны тәмамлагач та сезгә эшкә  җибәргәннәр иде.
— Шулаймыни?.. — дип, үзалдына әйтеп куйды Галимҗанов. Хәтеренә зарланмый иде, югыйсә. Әмма бу кешене ул танымады, беренче кат күргән кебек булды. Хәер, ел да килеп-китеп торган яшьләрне ул каян хәтерләп бетерсен инде.
— Әйдәгез, озатып куйыйм үзегезне, әйберләрегезне бирегез. Юлда сөйләшеп бетерербез, бәлки искә дә төшерерсез әле, — дип, җәт кенә ике чемоданны бармак очларына эләктереп, кузгалып та китте ул.
Галимҗановның каршы төшәр чарасы калмаган иде, юл сумкасын аркасына асып аның артыннан иярде. Калышырга теләмичә, әледән-әле йөгергәләп алырга да туры килде үзенә.
— Мин сезне хәзер, эх дигәнче кайтарып  җиткерәм, — диде Алексей, иске жигулиеның йөк тартмасын ачарга керешеп.
Чемоданнарның берсе генә сыйды анда. Икенче чемоданны џәм юл сумкасын арткы утыргычка салдылар.
— Хәтерли алмадым бит әле, — дип кабатлады Галимҗанов, озын гәүдәсен урталай бөкләп алга кереп утыргач та.
Кузгалып киттеләр. Машинасы иске күренсә дә әйбәт бара иде. Йөртүчесе дә тәҗрибәле күрәсең.
— Сез мине эштән кудыгыз, — диде Малов, бераз сүзсез баргач.
Башына китереп суккандай булды, Галимҗанов сискәнеп куйды. Чын сөйлиме бу, шаярамы, дигәндәй, ни әйтергә белми, борылып, машина йөртүчегә озак кына карап барды ул. Үч-фәлән алырга җыенуы түгелме моның, ул — беркатлы, очраклы кешегә ышанып утырып китте тагы...Сагая калды.
Малов исә, эчкерсез көлемсерәп, кызык бер истәлек сөйләгәндәй тезеп китте:
— Биш-алты ел узды бугай инде. Мин сездә инженер булып эшли башлаган идем. Эш үземә ошый иде, мине дә чит итмәделәр кебек. Хәтта үземне өлкән инженер итеп билгеләргә җыеналар иде. Читтән килеп, бер блатсыз эшкә урнашкан кеше өчен, үзегез беләсез, бу инде аз түгел, шулай бит?..
— Дөрес, кичәге студент өчен ике ел эчендә өлкән инженерга күтәрелү зур казаныш. Димәк, сәләтле булгансыз...
— Кудыгыз ич, «өлкән инженер» сүздә генә калды.
— Әйе, анысы бик начар килеп чыккан.
— Үткән эшкә салават, диләр бит. Булган эш — булган инде.Сезнең өчен кызыклы да түгел инде ,болай килеп чыкты ул. Яңа елга бәйрәм концерты — «Огонек» оештырган идек. Шунда мин сезгә џәм сезнең «зам»нарга пародия ясадым. Халыкка ошады, тәгәрәп-тәгәрәп көлүчеләр булды. Кул кыстылар, кыш бабай бүләк тә бирде... Ә «өлкән инженер»ны бирмәдегез, кысып калдыгыз.
— Әйе–әйе, — дип, җанланып китте Галимҗанов, џәм чираттагы мәртәбә, танырга теләп, үрелеп-үрелеп машина йөртүчегә текәлеп карады. — Хәтерләдем. Хәтерләдем... Мин үзем дә рәхәтләнеп көлеп утырган кебек идем.
— Бер-ике ай узгач гариза яздырдылар. Сәбәбен сорагач: «бер телеңә хуҗа була белергә иде, егет», диделәр. Киттем... Џәм менә шул көннән бирле үз машинамда кеше ташып көн күрәм, — дип, көлеп куйды егет. — Гаиләм ач түгел. Үземә дә җитә шунда.
— Гафу итегез, оятыма каршы мин берни дә хәтерләмим. Бу... Бу бик тә ямьсез килеп чыккан.Мин ни әйтергә дә белмим, белгән булсам... — дип, чарасызлыктан, чигәсен кашып куйды Галимҗанов. — Бәлки, мин югында, мин бер-бер командировкада булган вакыттадыр... Кеше язмышы белән алай уйнамыйлар.
— Ничек кенә уйныйлар әле!..
— Әйе, — дип, килешүдән башка чара калмаган иде.
— Исегез китмәсен лә, мин сезгә рәхмәт кенә әйтергә тиешледер әле. Шул вакытта кумаган булсагыз, әле џаман өлкән инженер булып өч-дүрт меңгә карап утырган булыр идем. «Ирең инженер булсын. Шуның хезмәт хакына яшәргә язсын», дип теләк теләгән, каргаган, — ди бит бер хатын күршесе белән пычакка-пычак килеп талашканда.
— Әйе, бар андый сүз.
— Ә болай мин аны, өч-дүрт меңне кайвакытта бер көндә дә эшләп куям, — дип, чираттагы мәртәбә янә кеткелдәп куйды егет. — Кумаган булсагыз, әле үзегезне бүген каршы алучы да булмас иде. Ни эшләр идегез?
— Әйе, — дип, офтанып көрсенергә мәҗбүр булды Галимҗанов. — Халык белеп әйтә икән шул. Мәңге яшә — мәңге гыйбрәт ал, диләр бит. Шулай килеп чыга... Менә кайтып та җиттек.
— Кайсы подъезд дидегез әле?..
— Соңгысы... Соңгы ишек янында тукталыгыз. Менә рәхмәт, — дип, чыгарга теләп машинаның ишеген ачты Галимҗанов.
Алексей Малов ут уйната. Ул арада, машинадагы ике чемодан џәм юл сумкасын тышка чыгарып ишек төбенә үк илтеп тә килде.
Кесәсеннән акча чыгарып, акча санап торган Галимҗановның аркасына кагылып алды үз итеп.
— Кирәкми абый. Мин үз кешеләрдән акча алмыйм. Сезгә исәнлек–саулык телим...
— Юк–юк, акчасыз ярамый, Алексей туган. Сез бит эштә. Сезнең гаиләгез бар, алыгыз, — дип, кулын сузып егетнең артыннан кузгалды Галимҗанов.
Егетнең «пока» дигәне џәм шапылдап ишек ябылганы ишетелде. Иске «жигули» артыннан тузан өермәсе генә күтәрелеп калды.
Алексейның соңгы сүзләреннән «үз кеше», дигәне күңеленә кереп калды, күңелен сызлатып куйды шунда. «Үз кеше. Үз кешеләр...», дип, кайтып — кайтып уйланды,үзалдына кабатлап торды ул бертын. Бу егет тәмам чарасыз калдырды бит әле аны. Уйлап әйттеме ул бу сүзләрне, әллә очраклы рәвештә генәме? Кызык килеп чыга, мин аны эштән куганмын, ә ул миңа «үз кеше» дип дәшә... 

Январь, 2003 ел. Мәскәү.

 

 
 

Исемлек