Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 14

Микәйнең яшәү рәвеше һәркем тарафыннан шулай тиеш сыман кабул ителде. Җәйнең җәй буена кәҗәләре белән табигать кочагында—көтүдә, тау битләрендә, урман һәм су буйларында. Кыш җиттеме—урамда, ремонт мастерскоенда, каравыл өе янында, кибет яисә ат абзары тирәсендә.
Март урталары иде булса кирәк. Көннәрдән бер көнне, колхозның ремонт мастерскоеннан кайтып барышлый, кибет каршында җыелып торган ирләрне күреп, Микәй алар янында да тукталып алды. Ирләрнең кызып-кызып нидер сөйләшүен, әледән-әле, җанлана төшеп, шаркылдашып көлешеп алуларын күзәтеп тору мәзәк иде аңа.
Янәшәдә генә җигүле ат тора. Шуның чанасы артына барып басты Микәй. Чанада хуш исле солы саламы, ара-тирә чемченеп алырга да була. Мөгезләре очында гына кояш эленеп тора. Аның җылы нурлары күзләрне чагылдырып ала, тәннәрне иркәли, күкрәкләрдәге ярсуны кузгата. Ничек ташлап китәргә кирәк...
— Егетләр, әнә, Микәй дә килеп чыккан,— диде ирләрнең берсе, сүз арасында, аңарга күрсәтеп.
— Егетләрнең асыллары кайда, Микәй шунда,—дип, чертләтеп бер читкә төкереп куйды шунда Курай Назыйм.
— Микәйгә җиткән егет булырга кирәк әле,— диде икенче берәве.
Кыз артыннан кыз сайлап, өйләнә алмый, кулны кесәгә тыгып, фуражканы кыңгыр салып йөрүендә булган Назыймга карап көлеп җибәрделәр. Шулай да Назыйм сер бирә торганнардан түгел.
— Безнең язмышлар Микәй белән бер чама инде,— дип, үзенә күрә кәпрәеп тә алды.
Ул үзенә күрә шактый мәгънәле итеп әйтергә теләгән иде, әмма аның сүзләренә булган игътибарны Мөдир бүлдерде. (Ул, трактор-машиналар паркындагы мөдирлегеннән чыгарылса да, төшеп калмаган иде. Төшемле җирдә — колхозның склад мөдире булып эшли. Мөдир булып тугандыр, күрәмсең, Мөдир булып калды.)
— Әйдә, Рәфәгать, чыгар әле фильтрлыңны, булгач-булгач шәһәрчә булсын, бер тартып җибәрик,—дип дәште Мөдир.
Шәһәр Рәфәгате сигарет таратты. Кесәсеннән шырпы чыгарды. Ирләр борыннары белән берәм-берәм ут кабызучының кушуч арасына кереп чыктылар.
— Саранланма инде, Микәйгә дә чыгар өлеш,—дип дәште Мөдир, сигарет тартмасын кесәсенә тыгып торган Рәфәгатьне ярты юлда туктатып.
Рәфәгать һәм башкалар бермәлгә сискәнеп куйды һәм югалып калдылар. Әмма сискәнергә мәҗбүр иткән ул сүзләрне Мөдир үзе әйтте ич. Ә аның сүзләрен кире кагып яисә искә алмый калып кара. Мөдир — Мөдир инде ул!.. Авыз читләре белән теләр-теләмәс кенә елмаерга иттеләр, һәм чынлап та кызык та булып китте. Шәһәр Рәфәгате сигаретын сузып Микәйгә таба атлады. Хуш исле солы саламы чемченеп торган Микәй шундук башын читкә борды.
— Синнән ник алсын?.. Әнә, Миңлегалигә бир,— диде Мөдир.— Ул үз кеше.
Миңлегалинең күңеле тартмады. Әмма, правосын алдыргач, соңгы көннәрдә генә Мөдир үзе янына эшкә алган иде аны — Мөдирнең сүзен аяк астына салып таптый алмады. Миңлегали Микәйне үзе янына чакырды. Тәкә хуҗасын таныды, теләр-теләмәс кенә булса да килергә мәҗбүр булды. Бертын үзенә таба сузылган кулга карап торды, кулдагы әйбернең ни икәнлеген чамалап өлгергән иде инде. Исе борынын ярып керде. Юка кәгазьгә төрелгән ул сасы нәрсәгә ничәмә-ничә мәртәбәләр тап булганы бар иде бит аның. Авыл әйләнәсендә, койма читләрендә үскән үләнгә үрелим дигән саен шул ис килеп бәрелә иде борынына. Теңкәсенә тигән, күңелләрен болгаткан ис бит ул. Бернәрсәне аңлый алмады ул — нигә әле аңар һәрчак сөеп, үз итеп караган хуҗасы шул сасы нәрсәне тәкъдим итә. Микәйгә начарлык телиме ул?.. Алай дисәң, үз авызыннан да әче төтен исе бөркелеп тора. Үз-үзенә дошман булмас кеше... Кеше кадәр кеше ничек итеп шундый ахмаклык эшләргә мөмкин?..
Берни аңыша алмады Микәй. Хуҗасының күзләренә текәлде. Карашларын мөлдерәтеп, зур ышаныч белән карап торды ул аңарга.
— Кабызып бир, дип әйтә бит... Әнә, көтеп тора,— дип пышылдады арадан берәү.
— Шырпы китер. Шырпыңны сыз,—дигән сүзләр ишетелеп алды.
Тамаша итеп торучыларның кызыксынуы Миңлегалигә дә күчте, аны да мавыктырды. Бер кулы белән тәкәнең муен астыннан сыпырып торды ул, икенче кулы белән, ипле генә итеп, сигаретның фильтрлы башын Микәйнең иреннәренә тидерде.
Берни аңламады кәҗә тәкәсе. Нарасыйларча мөлдерәп, әле хуҗасының күзләренә, әле аның кулындагы сасы нәрсәгә тик карап торды. Кеше кадәр кеше аңар начарлык теләмәс. Кеше кадәр кеше начар әйбер тәкъдим итмәс бит... Шуның өстенә әле монысы хуҗа кеше. Аны көн саен диярлек үз итеп, аркаларыннан сөеп, иркәләп киткән хуҗасы. Юк, кешеләр ихтыярына каршы бара алмады ул. Кешегә булган ышанычы һәрнәрсәдән югарырак иде. Микәй сак кына иреннәрен кыймылдатты...
Ирләргә шул җитә калды. Кешеләр һәммәсе берьюлы җанланып куйды, шаккаттылар. Баш түбәсендәге бүрекләр колак читенә шуышып төште, күзләр маңгайга кунаклады. Берсен икенчесе бүлдереп гөрләшергә тотынды ирләр.
— Капты бит, капты...
— Микәй тәмәке тарта...
— Вәт, кәҗә дисәң дә кәҗә ичмасам...
— Егетләр, хәтерегезгә киртләп куегыз —1970 нче елның 13 нче марты бу көн, ул тарихка кереп калыр: кәҗәләрдән беренче булып Микәй тәмәке тарта башлаган көн дип искә алырлар аны,— дип, кулларын кесәдән чыгарган Курай Назыйм мавыгып сөйләргә тотынды.
Аның әле дәвам итәргә дә исәбе юк түгел иде. Сүзен Мөдир бүлдерде.
— Тарих ул шәп нәрсә, Кураем, тик аның белән баш төзәтеп булмый. Билгеләп узыйк булмаса...— Мөдир тәкъдимен хуплап, чара күрү җаен карадылар. Ә ул дәвам итте.— Син, Кураем, тарих дисең, ә беләсеңме бу тарих нәрсә эшләп куюы бар, әгәрен дә ки Микәй сыман барлык кәҗәләр дә тартырга өйрәнеп китсә, безгә ни калыр?!
Әйтер сүз тапмады Назыйм, иңбашларын тарткалап елмаеп кына куйды. Мөдир шәп утырткан иде үзен, рәхәтләнеп көлеп алдылар.
Миңлегалинең күңеле аеруча булган иде. Зур канәгатьлек белән тагы бер тапкыр тәкәнең аркасыннан сөйде дә Мөдиргә карады. Мөдир аңардан шулай ук канәгать иде.
-  Әйттем ич, егетнең асылы ул Микәй,— дип куйды Курай Назыйм, сүзсез каласы килмичә. Шул арада сул колагы өстеннән чертләтеп төкереп алырга да өлгерде.
— Сигәрите нинди, сигәрите...— дип, куанычыннан нишләргә белмәгән Шәһәр Рәфәгате тагы кесәсенә тыгылды.
Ирен арасына кыстырылган сигаретны нишләтергә белмәде Микәй. Бәхетле гөрләшкән кешеләргә карап торды. Тел очын гына тидереп авызындагы әйбернең тәмен белеп карарга булды — иреннәре һәм теле әчетә башлады. Авыз эченә кергән ис күңелен болгатты, күзләреннән мөлдерәп яшь бәреп чыкты. Артык түзә алмады ул, сасы нәрсәне кире төкереп, дымлы күзләрен яшерергә теләгәндәй ирләр яныннан китеп барды. Кычкырып-кычкырып сөйләшкән, көлешкән кешеләр шунда торып калды.

Микәй тәмәке тарта дигән хәбәр авылны аркылыга да, буйга да гизде. Күпләр ышанмады — бу хәбәр бер колакларыннан ничек кергән булса, икенчесеннән шундый ук тизлектә чыгып онытылды да. Ләкин, хикмәтле яңалыкка исләре китеп, аның хакмы, түгелме икәнлегенә үз күзләре белән ышанасы килүчеләр дә булмады түгел. Сенсацияне ишетү — бер хәл, ә аны үз  күзләрең белән күрү — бөтенләй башка инде... Микәй көндәгечә урамга чыгу белән аның авызына әле сигарет, әле папирос яисә махорка тыгарга ашкынып тордылар. Башын борып, кире какты Микәй, торып читкә чапты Микәй. Ләкин кая гына барып чыкмасын, ул кешеләргә юлыкты. Ә ул кешенең кулында, әлеге дә баягы, әрем сабагы юанлыгы шул ук сасы әйбер була. Кешедән качмады ул, исе үк үзенә чит-ят булган шул әйбердән качты. Бу кешеләргә ни булды?.. Кеше кадәр кеше нигә шундый юк-бар белән мавыга?..  Шулай да тора-бара кешегә булган ышанычы  көчлерәк булып чыкты аның. Бертуктамый борынына, ирен очларына сузылып торган бу искә инде ул күнегә дә башлагандай булды, һәм әледән-әле, үзен яратып сыйпаган, кадерләгән кешеләр хакына гына дип, аларның күңеле булсын өчен генә, ул нәрсәне авызына да кабып торды.
— Күр әле, күр... капты.
— Микәй тәмәке тарта, билләһи дим, тарта...
— Әнә, әнә, авызында ич,— дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә куана иде олысы-кечесе.
Шул тәмәке дигәннәрен ирен очларында бераз тотып торгач, тагы да ныграк үз итә, кадерләбрәк сөя иде аны кешеләр. Микәй дә әллә ни югалтмый, кешеләрнең дә күңеле була. Кешеләр канәгать!
Тора-бара тәмәке сузган кулларга ияләшеп, алардан качмый да башлады ул. Тәмәке булган җирдә аны ныграк үз иттеләр. Тәмәке булган җирдә карашлар гел аңарга текәлде. Тәмәке булган җирдә Микәй беркайчан да ялгыз хис итмәде үзен. Барысы да аңарга сокланып карады, гаҗәпләнде, сөйде.
Микәйнең яңа шөгыле турындагы хәбәр Азат белән Миңлегаязга да килеп җитте. Озак кына ышанмый да йөрделәр. Шулай да көннәрдән бер көнне үзләре сынап карарга булдылар.
— Тәмәкесен каян табыйк?—диде Миңлегаяз, сынауга тәмам әзерләнеп беткәч.
Сынау көнен түземсезлек белән көтеп алган Азат җавабын, хәрбиләрчә килештереп, кыска тотты.
— Табылган,—диде кистереп.
— Катысы түгелме?—дип, Миңлегаяз үзенең белдеклелеген күрсәтте. Берочтан Микәйне дә кайгыртуы иде, билгеле.
— Кәнфит күеге—фильтрлысы!
— Табылу урыны?
— Әти запасыннан.
— Табу юлы?
— Чәлдерү...
Миңлегаяз үзенә шелтәле караш ташлап алды: шулай ярыймы, янәсе...
— Сорамыйча алу, иптәш Миңлегаяз генерал! Башка чара юк иде.
— Ике көн бәдрәф чистартырсың, солдат Азат!
— Есть, иптәш Миңлегаяз генерал!
— Тәмәкене китер!
Азат, бомба чыгаргандай, саклык белән кесәсеннән сигарет чыгарды. Күңелләре күтәренке иде, тыела алмыйча, үзара карашып, көлеп алдылар. Әнә ничек килештерәләр ич... Чын солдатлар кебек.
Микәйнең әле яңа гына чираттагы биләменнән кайтып төшкән чагы иде. Ишегалдының урта бер җиренә баскан да, башын бер якка янтайтып, мөгез очы белән аркасын кашып тора. Малайларны бөтенләй күрмәмешкә салыша, күзләрен кояшка таба борган да йома төшкән.
— Ничек бирәбез, шул көе генәме?—дип кызыксынды Азат.
— Тәмәкене ничек тарталар, солдат?
— Ут төртеп, иптәш Миңлегаяз генерал.
— Ут төртмиләр, солдат, кабызалар!
— Мә, алайса, кабыз.
— Юк, син кабыз, солдат!
— Авызга капсаң, исе килә. Син тотып тор, мин кабызам!
Ничәмә-ничә шырпы сызып, сигарет башын күпме генә көйдерсәләр дә, аның башыннан төтен чыкмады. Миңлегаяз, тәвәккәлләп, авызга алды. Һәм аның әче төтененә буылып шундук ютәлләргә дә кереште.
— Фу, сас-сылы-гы моның. Үскәч ничек тартырсың?..
Микәй, иреннәрен ялый-ялый, байтактан инде аларның кулындагы сигаретны күзәтә иде. Миңлегаязның кулына ул үзе үк үрелде һәм сигаретны иреннәренә алды. Суырмады ул аны: әвәләде-әвәләде дә, уты сүнгәч, комсызланып чәйни үк башлады.
Малайларның исе китте. Ни куанырга, ни борчылырга белмәде алар. Микәйдән моны көтмәгәннәр иде, бөтенләй югалып калдылар. Кәҗә тәкәсе исә, авызына тәмәке керүгә, аларның барлыгын да онытты. Аның өчен бар идеме алар, юкмы — үз хәле хәл, ләззәтләнеп чәйнәвен генә белде.
— Тартмый ич, ашый ул аны, ашый,—дип, тагы буылып-буылып ютәлләргә тотынды Миңлегаяз.
— Микәй, кире чыгар! Ашама! Бир монда...—дип ялварырга кереште бу хикмәттән куркуга калган Азат.
Кәҗә башын читкә борды. Һәм кырт борылып китеп үк барырга җыенды.

— Генерал, дим... Авызын ачтыр! Тәмәкесен алыйк... Мин тотып торам,— дип кычкыра-кычкыра Азат кәҗә тәкәсенең мөгезенә барып ябышты. Миңлегаяз ике куллап аның иреннәренә үрелде. Яңакларын каерырга итте. Сакалыннан тартып карады. Ләкин Микәйне көч белән җиңәрлек түгел иде, ул рәхәтләнеп чәйнәвендә булды. Мөгезләренә ябышкан Азат белән Миңлегаязны ишегалды буйлап өстерәп китте. Болай өстерәлеп барудан ни файда, Микәй башын селтәп алырга да өлгермәде, ике малай аның ике ягында тәгәрәшеп ятып калды... Кәҗә тәкәсе урам буйлап кибет ягына таба торып чапты.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 15 >>