Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Беренче умырзая

Повесть

1

Юл түбәнгә таба борылгач, атлар юырта башлады. Әкиятнең үзеннән дә серлерәк тоелган бу кич тагы да ямьлерәк, дәртләндергечрәк булып китте. Алдагы ат шактый ук ерагаерга өлгергән икән инде. Калышырга ярамый, малкай, дигәнне аңлатып, Рәхимҗан дилбегәне ипле генә кагып алды. Юртак шактый ук шәп җилдерә башлады. Яңа яуган кар өстеннән чана җиңел уйнаклап китте. Юл буе уен-көлкедән арынмаган, юк кына нәрсәдән дә дәррәү көлешерлек кызык табып кайткан яшьләр тагы да җанланды. Моңарчы җай гына барган чананың әледән-әле чалулап куюы яңа бер уен, яңа кызыкка сәбәпче булды. Чана бер якка янтая башлауга хәзер нидер була дигәнне аңлатып, төрле авазлар чыгарып шаулашырга тотыналар да, юл читенә кинәт китереп бәргәч, дәррәү кычкырышып алалар. Үрәчәдән ак канат булып күтәрелгән кар өермәсен сөзеп бер-икесе көрткә үк очып төшә. Чанада калганнарга — кызык...

— Куала, Рәхимҗан, әйдә, на-а...

Төшеп калганнар уфылдашып, тәмам хәлдән таеп, чана артыннан чаба. Юырткан атны куып җитеп, чана читенә тотыну, йомшак итеп түшәлгән саламга сикерү бердәнбер максатка әверелә. Ә атлар һаман юыртуын белә... Чана табаннары, нидер көйләгәндәй, җырлагандай, яңа яуган кар белән серләшә.

Ул арада чана яңадан чалулап китә, моны абайламый калган кемдер юл читендә тәгәрәп кала.

— Куала, Рәхимҗан, куала...

Башкалар аны-моны уйларга өлгердеме-юкмы, моңарчы сабыр гына чана башында тезләнеп кайткан Рәхимҗан, кулындагы дилбегәсен кемгәдер төртеп, түшәк сыман ак карга үзе сикерде, үзе очып төште.

— Рәхимҗанның җылынасы килгән, әйдә, юртак, на-а... — дип болгадылар дилбегә очын.

Көрткә шактый тирән чумган иде егет. Торып кагынган арада, аның яныннан бая чанадан төшеп калган җыйнак гәүдәле кыз җитез җил сыман йөгереп узды. Ул Рәхимҗанны, әйтерсең, күрмәде дә.

- Зәйнәп...— дип, сәер бер тавыш белән эндәшкәнен үзе дә абайламый калды Рәхимҗан.

- Абау, кем ул? — Юл читендә кеше барлыкны әле генә сизенгәндәй итте кыз. - Әллә синме, Рәхимҗан?

Зәйнәп белән Рәхимҗан. Алар икәүдән икәү генә иде... Чана юлының ике читеннән янәшә атлап авылгача бергә кайтты алар. Берөзлексез кар яуды. Күбәләктәй ак, эре кар бөртекләре бөтерелеп-бөтерелеп аларның иңнәренә, керфек очларына кунды. Кар бөртекләре алар барган юлга ап-ак келәм булып ятты. Болытлар артыннан, якты шәүлә булып, яңа тулган ай сирпелеп торды. Сүрән нурларда якты кар бөртекләре йолдыз булып җемелдәшеп уйнады.

Кар түгел, йолдыз яуды ул кичтә! Ай булып баш очында бәхет балкыды. Җил шатлык булып исте. Ай нурларында чагылып ап-ак бәхет иңә идеме әллә. Юл шундый кыска булды, авыз ачып бер-беренә сүз әйтергә дә өлгермәде алар.

Шулай да көтмәгәндә бер сорау бирде кыз.

— Рәхимҗан,—диде ул.— Син нигә Рәхимҗан? Егет аңышмады. Кыз соравын аңлата төште:

- Исемең заманча түгел. Хан заманыннан калган дим... Кем тапкан аны?
- Исемне миңа бабай кушкан. Син дә Зәйнәп ич...— дип елмайды егет. Әмма шул арада болыт артына качкан таң йолдызы сыман, егет янында серле елмаюын калдырып, Зәйнәп капка артына кереп тә югалды. Тимер келә шалтырап төшкәч кенә һушына килгәндәй булды егет.


2

Гаилә белән өстәл әйләнә утырып иртәнге чәй эчәләр иде. Табадан яңа төшкән коймакны майга манчып алган Төхфәт карт үзалдына зарланып куйды:

— Бу колонка суының бер генә дә тәмнәре җук... Чәйгә дисәң, чәе чыкмый. Чишмә суына җитәме соң... Э-эх, Чегән чишмәсеннән эчкән чаклар...

Авыл урамнарына суның әле яңарак кертелгән чагы иде. Бөтен авыл халкы, бигрәк тә хатын-кыз, су буеннан чиләк-көянтәләп су китерүдән арынуларына шатланып туймаган вакытта, бу сүзләр кәефсез картның чираттагы бер зарлануы булып кына тоелды. Шулай да, әти-әнисе эшкә чыгып киткәчтен, бабасының зарын хәтерләп калган Рәхимҗан аның янына килде.

Авылда колхоз төзелгәннән бирле ат караучы булып эшләгән Төхфәт бабайга бер Рәхимҗан гына түгел, күп малайлар тартыла иде. Аларны беренче тапкыр атка атландыручы да, җәйге тымызык кичләрдә ат сугару кебек җаваплы эшне ышанып тапшыручы да ул — Төхфәт бабай...

Яшьтәшләреннән күп элек атка менде малай... Бөтен дус-ишләрен кызыктырып, ат өстендә авыл буйлап узганы да хәтерендә. Аның үз-үзен хәтерләве дә ат өстенә менгән шул җәйге көннән башлана иде: аякларын як-якка җәеп ул биектә, югарыда очты шикелле. Чайкала-чайкала барды. Йөгәнгә генә ышанмыйча, атның ялларына четердәтеп ябышып барды. Янәшәдән бәхетле елмаеп бабасы атлады.

Ат абзарына барганда да, барып җиткәч тә алар берни сөйләшмәделәр. Бабасы авызыннан бүген сүз ишетүдән Рәхимҗанның тәмам өмете өзелгән иде инде. Төхфәт карт иртән өзелеп калган сүзне ялгап китте:
- Салкын булгач, чиста булгач, суның барысы да бер иш дип уйлыйсыз шул сез,— диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй.
- Бөтен авыл эчә бит шул колонка суын, нәрсәсе начар ди аның, бабай?

Җиңелчә генә оныгының җилкәсенә кагылып куйды карт һәм үзе артыннан абзар түренә өелгән печәнлеккә әйдәде.

Абзардагы атлар керт-керт башак ашый. Алар ягыннан җылы пар бөркелеп тора. Тәрәзәләргә кышкы салкын чигү чиккән. Ат абзарының әйтеп-аңлатып бирү җиңел булмаган бер яме була һәрчак.

— Син дәү кеше инде, Рәхимҗан улым, — дип башлады Төхфәт карт тыныч кына. — Без авыл кешесе. Шушы җирдән чыккан, шушында туган. Шушы кырларда үскән икмәкне ашап, тау битеннән бәреп чыккан чишмә суларын эчеп үскән. Табигать безгә, балалары итеп, шундый уңдырышлы җир, туфрак биргән. Ниндиен телисез — шунысын эчегез, дигәндәй, берсеннән-берсе тәмлерәк сулы чишмәләр биргән. Нурлы Алан җегетләре таза булып үссен, Нурлы Алан кызларының йәзеннән алсулык китмәсен дип, күпме чишмә агып тора. Авылның буеннан-буена чишмә чыга. Берсенең суы икенчесеннән тәмлерәк. Күңелең кайсын тели, шунысын эч, дигән табигать. Ә без урамнарны җылатып, туфрак җырта-җырта тимер сузып, эрҗин сузып, җиде кат җир астында яткан суны суыртабыз. Кайдадыр ерак бер авылда яисә илдә кемнеңдер сусавын басарга тиешле суны суыртабыз. Авызыбызга өзелеп төшкәнне капмыйча, кеше өлешенә керәбез. Кайда бар бездәге чишмәләр... Бер авылга йөзәү, исәпсез-хисапсыз ич алар. Һәркайсының үз тәме бар. Их, чишмә суының тәме... Моннан соңмы? Моннан ары, улым, үзем түгел, хәтта атларга да эчертәсем җук шул колонка суын. Тимер белән эрҗин исеннән болай да гарык. Дөньясы тулган шул тимер, эрҗин белән, дөньясы...

Бабасының һәр сүзен исе китеп тыңлады Рәхимҗан. Авыл урамына су керткәндә күңеленнән генә шатланып, канатланып йөргән иде бит, югыйсә. Дус малайлары белән: «Урамына таш җәйсәң, каладан ким жире юк безнең авылның»,— дип сөйләшкәннәре дә хәтерендә. Өлкәннәрнең: «Чишмә башына төшүдән котылдык»,— дип, куанып сөйләшкәнен дә ишеткәне бар.

— Элгәре, картлар белми әйтмәс, ди торганнар иде. Беләсеңме ни сөйли торган иде картлар, без яшь чакта... Авылдагы һәр чишмәнең бер шифасы, бер хикмәте бар, ди торганнар иде. Чишмә суында әле без белеп бетермәгән нәрсәләр байтак. Әйтик, Карт тирәк чишмәсенең суы — гомерне озайта. Бакырчы чишмәсе — җегетләргә көч, гайрәт бирә. Фазыл чишмәсе суын эчеп үскән кызлар сылу була, диләр иде... Халык дөрес әйтә, чынлыкта да шулай. Гомер-гомергә Карт тирәк чишмәсенә якынрак урамнарда йөз яшәр картлар күбрәк булды. Югары очта исә кызлар сылурак. Фазыл чишмәсе суын эчәләр чөнки. Җырга, гармунга да бик әвәс була шул тирәнекеләр. Инде үзең уйлап кара — Сабантуйда кайсы урам җегетләре батыр кала? Бакырчы чишмәсеннән су эчеп үскән түбән оч җегетләреме?.. Шулар!

Рәхимҗан күңеленнән генә боларны барлап, тикшереп барды. Ни дияргә белгән юк, ышанасың киләме, юкмы — бабасының сүзләре дөрескә чыга иде.

Карт елмая төшеп, бу сүзләргә ышанырга-ышанмаска белми аптырап торган оныгына карады. Яратып карады.

— Кызлар чибәр җирдә җегетләр дә җитез, җылгыррак була, улым. Монысы да су хикмәте, чишмә хикмәте бик беләсең килсә. Чибәр кызны, җылгыр булмасаң, борын төбеңнән алып китәргә дә күп сорамыйлар аны... Саный китсәң, барлый китсәң, ул хикмәтләрнең очына чыгарлык түгел, улым,— дип дәвам итте ул, яңадан уйчан бер рәвеш алып.— Әллә нинди чир-сырхаулардан да дәвасы бар безнең авыл чишмәләренең. Шуны белгәи-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә, яшьләрнең моңа кул селтәп каравы кызганыч...

- Кызык...— дип куйды Рәхимҗан үзалдына. Тик барыбер бабасы күңелендәгеләрне аңлап, төшенеп җиткерми иде әле ул.— Соң, алай булгач, Чегән чишмәсе суының хикмәте нәрсә?

- Чегән чишмәсеме,— дип кинәт тавышын үзгәртте карт, җанланып китте.— Чегән чишмәсе — ул бөтенләй башка... Безнең нәсел тамырында Чегән чишмәсенең шифасы йөгерә, улым. Минем тамырда, синең тамырда...

Моннан күп еллар элек булган бу. Төхфәт картның әтисе Айтуган һәм әнисе Гөлйөзем көтмәгәндә бер-бер артлы авырып китәләр. Әле кырыкны яңа тутырып килгән ир белән хатын тәмам борчуга төшә: берсеннән-берсе кечкенә биш кыз, үлә-нитә калсак, кемгә калыр, дип ут йота болар. Болай да шатлыклы көннәре санаулы гына булган гаиләне өметсезлек томаны урап ала. Ә авырулары көчәйгәннән-көчәя генә бара, урын-җирдән тәмам тормас булалар. Шул көннәрдә авылга чегәннәр килгән дигән хәбәр тарала. Бер дистә йомырка яки бер йомарлам майга, кем сораса шуның язмышын уч төбендәгедәй күреп, әйтеп бирәләр, имеш. Моны ишеткән Айтуган, сыкрана-сыкрана булса да сәкесеннән торып, Гөлйөземе белән киңәшкәннән соң, түбәтәенә йомырка тутырып, әлеге чегәннәрне эзли китә. Тегеләр су буендагы яшел тугайлыкка урнашкан икән. Шунда төшеп җитәр-җитмәс үк Айтуганны җете кызыл итәкләрен уйнатып бөтерелгән, боргаланган, шат йөзле, ут күзле чегән кызлары уратып ала. Үзен иң зур башлыкларына күрсәтүне үтенә ул алардан. Кызлар аны кара мыеклы, киң җилкәле бер өлкән ир янына алып киләләр.

— Миңа самый глауный чегән давай,— ди ул тегеңәргә.

Кара мыеклы русчаны, татарчаны бергә кушып җавап бирә:
— Чегәннәр все главный,— ди. Мужик үзен тинтерәтә башлагач кына:—Мин главный чегән,— дип әйтергә мәҗбүр була.

Татарча аңлаган чегән шундук ошый Айтуганга. Аның күзләренә өмет йөгерә, һәм тизрәк үз гозерен аңлатырга керешә ул.

— Гадать ни нады, благородие чегән,— ди,— карчык сырхау, мин сырхау — умирать будем. Ыскажи әле, пожалыста, карчык умирать ни нады, миңа да умирать ни нады, как ни умирать?.. Биш дивочка бар, одна бәләкәй другуй — умирать ни нады, благородие чегән...— ди.

Моны тыңлап торган чегән шунда кычкырып көлеп җибәргән.
- Нурлы Аланда жить... и умирать...— дип көлә ул Айтуганга карап, һәм көлеп туйгач, сорап куя: — Яшең ничә синең?
- Көзгә кырык будет,— ди Айтуган.— Җәмәгатькә утыз сигез.
- Миңа за шестьдесят. Еще жить да жить,— дип, үзенең калын күкрәкләренә дөп-дөп суккалап ала чегән.— А тебе не стыдно,— ди, Айтуганга елтыр күзләрен төбәп,— Нурлы Аланда жить и умирать — стыдно.

Бер көязлек белән елмаеп, уйнап торган чегән шулай да бу бетеренгән кешенең хәленә керә. Аның сүнеп барган күзләренә бер тын сынап карап торгач, билбавыннан кулларын алып, җилтер-җилтер үзе белән читкәрәк алып китә. Яр читенә җиткәч чегән балакларын сызгана, Айтуган да ул кушканча эшли — балакларын сызгана, һәм шарлама булып аккан йөгерек инеш уртасыннан яланаяк килеш атлыйлар. Айтуганның йон чөлкә эченнән чыккан хәлсез аякларын салкын су өтеп алгандай итә, табан асларын су төбендәге вак ташлар авырттыра. Шулай да тыңламый чарасы юк, барын да чегән кушканча эшли ул. Тау куеныннан чишмә бәреп тора. Юкә кабыгыннан ясалган нәни генә улак куелган җирдә алар туктап кала. Монда улак юк иде, чегәннәр эше икән, дип уйлап ала Айтуган. Шул чишмә каршындагы таш өстендә торган калай кружкага су тутырып башта үзе эчә чегән, аннары чишмә суын Айтуганга тәкъдим итә.

— Нурлы Аланда мужик здоровый должен быть. Это не вода, а чудо! Знай, мужик, чегәннәр не зря сюда отдыхать едут,— дип, үтмәс пычкы белән имән кискәндәгедәй каты тавыш белән сөйли аңа чегән.— Сам пей, жена пей, дети пей, Нурлы Алан пей — все жить будут. Все как цыган смеяться, петь и плясать будут...

Өенә юнәлә Айтуган. Күргәннәрен, ишеткәннәрен кайтып хатынына сөйли. Билгеле инде, ышанмыйлар, чегән ялганлаган дигән фикергә киләләр. Шулай да, ятып калганчы атып калыйк дигәндәй, чегән күрсәткән чишмәдән чиләк-көянтәләп көн дә су алып кайта башлыйлар. Салкын кәе дә эчәләр суны, чәйне дә шул судан кайнаталар, ашны да. Һәм, атна-ун көн дигәндә, Гөлйөзем белән Айтуган бер-бер артлы аякка басалар.

Айтуган, куанычын уртаклашырга, яңадан теге чегән башлыгы янына төшә. Чатырларын җыйнап, атларын җигеп маташкан чаклары була тегеләрнең. Күченеп китәргә җыенулары икән. Чегәннәр башлыгы үзенең танышын әллә каян күреп ала.

- Айтуган дус пришел. Айтуган здоровый, Айтуган батыр,— дип, аның җилкәсеннән кага-кага исәнләшә карт чегән.

- Благородие чегән, бальшуй рәхмәт сиңа,— дип, кабат-кабат кулын кыса аның Айтуган.— Что нады, пруси — сыер отдам, пруси — алашаны отдам. Мине коткардың, карчыкны да коткардың, биш дивочканы... Пруси гына — бер нәрсә дә ни жәлке, — ди.

Айтуганның соңгы атын да, сыерын да алмаган чегән. Аның җилкәсенә кулын салып: «Хатыныңа әйт, Айтуган,— дигән,— биш дивочки янына надо биш джи-гит»,— дигән, һәм үзләренең Нурлы Алан авылына бик ераклардан шушы чишмә суын эчәр өчен генә килеп йөрүләрен әйткән. Аерылышып киткәндә генә, кире борылып, Айтуганга үзенең соңгы серен чишкән: моннан алтмыш еллар чамасы элек аны әнисе нәкъ менә шушы су буенда, шушы чишмә каршында тапкан булган. «Чегәннәрнең дә туган җире була, Айтуган дус,— дигән ул, мөлдерәп торган күз яшьләрен тыеп.— Я — цыган, уезжаю, Нурлы Алан кала, син каласың, Айтуган. Прощай, Айтуган, прощай, Нурлы Алан»,—дигән. Һәм кесәсеннән кулъяулык чыгарып, аңар бер уч туфрак төреп тыккан. Аннан, күзендәге кайнар бөртекләрне яшерә алмыйча, бөркәүле арбалар артыннан җил-җил атлап китеп барган.

Шул урында Төхфәт карт тирән итеп сулыш алды. Аның күңеле тулган иде, ахры. Күзләрен яшерергә тырышып эндәште ул оныгына. Тавышы сабыр һәм тын иде аның.

— Чегәннәр китеп бер ел чамасы үткәчтен мин дөньяга килгәнмен. Тугач та кендек әбием, әти белән әни үтенечен тыңлап, авызыма бал кашыгы белән Чегән чишмәсе суын каптырган.— Һәм Төхфәт карт шунда гына, бу гыйбрәтле тарихның оныгына нинди тәэсир ясавын белергә теләгәндәй, текәлеп Рәхимҗанга карады.— Менә шулай, улым, табигать ул чишмәләрне бер дә юкка гына бирмәгән, һәм борынгы бабайлар да килеп урнашканда юкка гына шушы чишмәле тау итәген сайламагандыр. Юкка гына авылга да Нурлы Алан дип исем кушмаганнар. Аланның да Нурлысын, чишмәлесен, су буендагысын сайлаганнар...

Төхфәт карт, үз уйларына чумып, сүзсез калды. Бабасы сөйләгәннәр Рәхимҗанның да күңелен моңлы бер дулкынга көйләделәр. Үткән белән бүгенге арасында торган мәһабәт зур күпер итеп хис итте ул бабасын. Әлеге күпернең киләчәккә дәвамы булырмы? Ул күпер каршы ярга җитми өзелеп калмасмы?.. Үзенең каршылыклы, әмма чишелеше күренмәгән уйлар, сораулар чоңгылына төшеп баруын аңышмый да калды Рәхимҗан.


3

Юк! Ю-ук, чишмәләр турында гына сөйләми иде, ахры, бабасы.

Иртәгәсен, бидон салынган чана тартып, су буена юл тотты егет. Чегән чишмәсенә төшкән тыкрык тирән кар астында калган иде. Коймалардан да биегрәк итеп, бурап-бурап салган иде кар. Урамнан себереп төшкән дә өйгән, себереп төшкән дә өйгән.

Шуып төште... Чишмә түгел, инешнең кайда икәнлеген дә абайламый аптырап торды баштарак. Тирә-юньдә серле тынлык белән ак яктылык кына эленеп тора иде. Ник бер чаңгы яки чана эзе булсын! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдәге аксыл-зәңгәр дәрьяга адашып килеп чыккан диярсең. Вакыт һәм ераклык төшенчәләре монда бөтенләй юктыр сыман тоелды. Аның күңелен сәер бер рәхәтлек урап алган иде. Киңлек һәм иркенлек сокландырды аны монда.

Кинәт каядыр янәшәдә генә колагына серле аваз чалынгандай булды. Болытлар арасында агып яткан чишмә челтерәвен хәтерләткән аваз иде бугай бу. Болыт сыман үзен кочагына алган кар түшәктән торып аягына басты ул. Очы-кырые күренмәгән ак зәңгәрлекне ерып, шул аваз килгән якка төбәп китте. Болытлардан болытка күчеп оча идеме ул, әллә тирән көрт ерып бара идеме — байтак вакыт үзе дә аңышмады. Челтерәү авазы якыная төшкәч кенә, үзенең җирдә булуын, бакчалар артында гына агып яткан инеш буйлатып чишмәгә таба баруын төшенде.

Җылы пар бөркеп, челтерәп агып яткан чишмәне күргәч, таң калды егет! Гаҗәпләнмәслек тә түгел: бөтен дөнья — урам-тыкрыклар, киртә-коймалар, инеш-су буйлары кар астында йомылып яткан бер мәлдә чишмә күмелмичә калган! Нурлы аланлылар үзен күптән оныткан булуга да карамастан, чишмә тирән кар катламын ярып яктыга чыккан — тибеп тора. «Юк, мин алай гына бирешә торганнардан түгел, мин әле яшим, мин әле яшәргә тиеш»,— ди иде сыман ул.

Җылынып киткәндәй булды егет. Тимер кисмәккә шаулап аккан салкын чишмә суыннан да җылы пар бөркелә иде. Билдән карга батып үргә таба чана тартып менгәндә дә, урамнардан үткәндә дә шул җылылык аны озата барды. Ул кайтып кергәчтен өй эчен дә шул җылылык тутырды шикелле. Кичен табын түрендә җылы пар бөркеп утырган самавыр әйләнәсендә гаилә белән җыйналып чәй эчтеләр. Чегән чишмәсе суының тәмлелеген һәммәсе мактады. Эштән арып кайткан әтисе дә чәйне гомер булмаганча яратып эчте. Маңгаена бәреп чыккан эре-эре тир бөртекләрен әледән-әле кулына тастымал алып сөрткәләп утырды ул. Күңелендәге күтәренкелекне күзләрендә, иреннәрендә генә чагылдырып бетерә алмаган әнисе чәй ясарга өлгерми иде. Борынгыдан калган җиз самавырны мактады ул, чәйгә шундый тәмле су алып кайткан улын мактады. Ә бабасы, Төхфәт карттан да бәхетле кеше булмагандыр шул мизгелдә. Төхфәт карт исә берөзлексез елмаеп утырды. Җай чыккан саен оныгына карап, хәйләкәр генә күз кысып куя иде ул. Һәр яңа чынаякны бушата барган саен бабасы күзләрендәге якты очкыннарның дөрли баруын, җыерчыклар баскан йөзендә уйнаган алсу нурларның ялкынланыбрак януын күреп утырды Рәхимҗан. Гомер булмаганча җылы һәм рәхәт иде кышкы бу кич. Йокларга яткач, төшендә дә кышкы суыкта бөтен тирә-якка җылы бөркеп торган чишмәне күрде ул.

Иртәгесен тагы чана тартып су буена төште Рәхимҗан. Көн кояшлы һәм якты иде. Ак кар өстеннән күзгә күренер-күренмәс кенә зәңгәрсу рәшә йөгерә. Гаҗәп, нәкъ җәйге челләдә иген кырында гына була торган рәшә кебек. Иген кыры белән чишмә буе арасында нинди уртаклык бар соң?.. Анда икмәк, монда су — кеше өчен бер үк дәрәҗәдә кирәкле һәм кадерле булган хәзинә түгелме соң алар?..

Чишмә янындагы кар өстеннән рәшә йөгерүен күрдем дип, берәү сөйләгән булса, ул ышанмаган да булыр иде әле. Нинди көч хәрәкәтләндерә, ни куа икән ул зәңгәр дулкыннарны—кояш нурларымы, әллә сизелер-сизелмәс кенә исеп торган оялчан җилме? Әллә муллык һәм хозурлыктан куанган күңел тибрәнешеме бу...

Уйланып килгән җирдән кинәт гаҗәпләнеп туктап калды Рәхимҗан. Чишмә тирәсен аяк эзләре чуарлаган, чишмә тирәсе кардан чистартылган. Якынрак килгәч, чишмә әйләнәсендәге бозның балта белән чабып, таймас хәлгә китерелүен күреп тагы бер кат гаҗәпләнде ул, кабаланып як-ягына каранды һәм хәйран калды — чишмәгә терәлеп торган бәрәңге бакчасыннан да бормаланып килгән тар сукмак сузылган иде. Әле кичә генә сукмак түгел, чыпчык эзе дә юк иде бит су буенда. Рәхимҗанның карашы зәңгәрсу аклык эчендә эреп югалганчы шул сукмак буйлап йөгерде.

Бакчалар эчендәге карлы офык артына чиләк-көянтә аскан ниндидер сыгылмалы гәүдә кереп югалгандай тоелды аңар. Күрде, әмма үз күзләренә үзе ышанмады — кояшлы зәңгәр рәшәнең күз бууга охшаш шаяртуы гына булды, ахры. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, зәңгәр офыкка барып тоташкан сукмак буп-буш иде инде. Су алырга төшкән таң йолдызы Чулпанның чиксез галәмгә ашуы булдымы соң әллә бу...

Озын улак буйлап инешкә таба су йөгерә. Вак ташлар аша сикереп-уйнап йөгерә, нәни дулкыннар таратып челтери чишмә. Кая ашыга, кая шулай ашкына икән ул... Рәхимҗан төшкәнче дә шулай аккан, тимер кисмәкне тутыргач та шулай агачак. Ул туганчы ук шулай уйнаклап аккандыр чишмә, әтисе туганчы, бабасы туганчы да... Кайчаннан бирле ага икән ул шулай? Киләчәктә дә аның сулары берөзлексез сәфәрдә булырмы... Күпме су — күпме шифа, дип хәйран калып торды ул. Көндезен дә, төннәрен дә туктаусыз агып тора чишмә... Әнә, инде аның бидоны тулды да уйнаклап аккан су як-якка чәчри башлады. Үз толымын урап алган боз-коймага чәчри, агымына яңакларын куеп торган төрле зурлыктагы ташлар өстенә ага. Ага да ага. Нишлисең, китми булмый дигән сыман, теләр-теләмәс кенә кар түшәк астына кереп югала. Агымга ияреп китәргә теләгәндәй, вак таш кисәкләре кузгалып-кузгалып ала, ком бөртекләре кайный...

Шул чишмәгә төшә торган юлның беркемгә дә кирәге калмаган. Аны онытканнар. Кайтыр юлына карап, шул хакта уйлап куйды Рәхимҗан. Бакчалар эченнән офыккача бер якты нур булып сузылган тар сукмакка янә күзе төште шунда. Күңелен тагы зәңгәр яктылык иркәләп узды, чишмәдән күтәрелгән пар җылытты. «Күпме шифа, күпме шифа...»,—дип кабатлады үзалдына.

Көн дә Чегән чишмәсенә суга төшү Рәхимҗанның гадәтенә керде. Гәрчә көннең кайсы гына вакытында төшмәсен, чишмәнең тирә-ягы кардан-боздан чистартылган, серле сукмакка яңа эзләр салынган булса да, чишмә юлында беркемне очрата алмады ул. Бу билгесезлек белән килешәсе килмәде, беркөн кич җиткәч, йолдызлар калыккач кына төшәргә булды ул суга. Бәлки, чынлап та, әлеге сукмактан чишмәгә таң йолдызы Чулпан яисә Ай кызы Зөһрә йөри торгандыр.

Тыкрыкта инде көпшәк кенә булса да чана юлы салынып килә. Тик болар бары да аның эзләре. Чишмә юлы онытылган — чаңгыда яисә чанада шуучы ник бер малай күренсен! Чишмәдән су алгач та, аның серле челтерәвен озак кына тыңлап торды Рәхимҗан. Аяз күктә йолдызлар калыккан иде инде. Баш очында гына Җидегән йолдыз балкый. Нурлы Алан кешеләре аны Чүмеч йолдыз диләр.

Куе зәңгәр төскә чумган күк йөзеннән кемдер шул чүмечкә чумырып чишмәдән су алырга җыена иде кебек. Йөзен зәңгәр яулык чите белән каплаган Зөһрә йолдыздыр ул бәлки. Әмма әкияти кыз нигәдер кыймады, егеттән оялды, уңайсызланды кебек —Чүмеч йолдыз хәрәкәтсез калды.

Чишмәгә төшкән серле сукмак бер генә минутка да тынгылык бирмәде Рәхимҗанга. Аны кем салды икән? Ни өчендер, Зәйнәп салгандыр, ул сукмактан Зәйнәп су ташый торгандыр сыман тоела иде. Шулар бакчасына кереп китә иде бит ул серле йомгак...

Зәйнәпне очратырга теләп, бер көн мәктәпкә барганчы иртүк төште ул су буена. Әле төнге караңгылык таралып өлгермәгән. Чишмә тавышы тау башыннан ук ишетелеп тора. Төнлә бераз яңа кар төшеп, себереп тә үткән. Яңа яуган кар өстеннән атлауның бар рәхәтлеген тоеп барды ул. Әмма чишмә янында таныш эзләр күренми иде әлегә. Су буенда беренче тапкыр япа-ялгыз итеп тойды ул үзен.

Кар бөртекләрен уйнатып җил исеп торганлыктан, чишмәнең як-ягына шактый гына боз җәелгән. Сыр-сыр булып каткан бозлавыкта аздан гына таеп егылмый калды ул. Балта яисә көрәк салып төшәргә кирәк булган икән, менә бит ул әзергә-бәзер йөрергә күнеккәч. Чишмә янының чистартылган булуын күреп, Зәйнәп тә куанган булыр иде...

Шулчак якын-тирәдә чиләк шалтыраган тавыш ишетелде. Кемдер суга төшеп килә!.. Бар дөньясын онытып, сагаеп тыңлады Рәхимҗан. Башындагы бүреген салып тыңлады. Аның колакчыннарын күтәрде, кабаланып, астарланган йон бияләйләрен кесәгә яшерергә ашыкты. Чынлап та, кемдер төшеп килә иде сыман, көянтәгә эленгән буш чиләкләрнең җиңелчә чайкалып, атынган тавышы тагын, тагын ишетелде. Ниһаять, калкулык читеннән аның шәүләсе дә күренеп китте. Җил-җил атлап ул суга төшеп килә иде. Ул, әлбәттә, ул! Тиктомалга кабалана башлады егет. Улак астында инде байтактан тулып ташып торган бидонны җәһәт кенә күтәреп алды. Капкачын ябып, чанага таба өстерәде. Үзе кабаланды, ә шул ук вакытта ашыкмады да — вакытны сузды. Ничек итсә итте, кызның су буена төшеп җиткәнен көтте. Аяк тавышыннан, сулышыннан ук таный ич ул аны. Әнә, инде гел төшеп үк җитте бугай. Егет, берни ишетмәгән, тоймаганга сабышып, чана тирәсендә әвәрә килүендә булды. Күтәрелеп карамады. Беренче булып Зәйнәпнең дәшүен көтте. Дәшсен генә, аннары инде ничек һәм ниләр сөйләшергә икәнлеген ул белер. Бу юлы җебеп калмас...

— Бәй, таң тишегеннән кем йөри дисәм, син түгелме соң, Рәхимҗан?—дип эндәште ягымлы тавыш.

Тынлык куеныннан ишетелгән тавыш егетне сискәндереп куйды. Чишмә башына төшкән кыз Зәйнәп түгел иде. Күтәрелеп карагач кына, ул Зәйнәпнең классташын, унынчы «Б» кызы Фаягөлне таныды.

Кызның алсуланып пешкән бит алмалары, кар бөртекләредәй яктырып уйнап торган күзләре, таң чыгы кунган иреннәре чишмә буена иртәнге нур һәм яктылык алып төшкән иде. Ә егетнең күз алды караңгыланып киткәндәй булды... Ни дисәң дә Рәхимҗан көткән нурлар түгел иде шул бу.


4

Бабасы Рәхимҗанга, җай чыккан саен, авылның үткәне хакында сөйләргә тырыша. Нурлы Алан чишмәләре, инеш һәм коры елгаларның исеме каян килеп чыккан, теге яисә бу тауны, юлларны нигә шулай атаганнар — Төхфәт карт һәммәсен мавыктыргыч вакыйга-истәлекләр аша күз алдына китереп бастыра иде. Авылдагы һәр агач һәм ерганакның да үзенә күрә үткәне, гыйбрәтле бер тарихы бар икән ләбаса!

Бабасы сөйләгәннәрдән рухланып китеп, беркөн Рәхимҗан әйтеп салды:
- Нигә мәктәптә туган авыл тарихын укытмыйлар икән?... Син сөйләгәннәрне, бабай, күпләрнең ишеткәне дә юк бит,— диде. Әйтерсең, бу Төхфәт карт кына хәл итә торган мәсьәлә.
- Барын да ничек укытып бетермәк кирәк, улым, — дип, маңгаен сыпырып алды карт,— болай да укудан башыгыз чыкмый. Ничек итеп барын да укытып бетермәк кирәк...

Соңгы сүзләрен әйткәндә, карт тагы да уйчанлана төшкән иде. Оныгының хаклы булуын тану идеме бу, аңламассың...
- Мәктәптә бит, бабай, күбрәк борынгы Рим һәм Греция тарихын өйрәттеләр безгә. Үз авылың, аның кешеләре, чишмә һәм урман-сулары турында сөйләшергә вакыт калмый. Кызык килеп чыга... Син сөйләгәннәр хакында минем бүгенгәчә ишеткәнем дә юк иде әле, бабай.
- Җитәр, улым, андый чаклар да җитәр, — дип тынычландырырга ашыкты Төхфәт карт, — туган як, туган-үскән җир тарихын белүнең кирәклегенә дә төшенерләр бер. Һәр көн иртән классларга җыелгач та авыл һәм аның су буйлары, кырлары, игенче һөнәре хакында сөйләүдән башларлар берзаман... Авыл кешесе, игенченең кадере көне түгел, сәгате белән арта барган заман җитте, улым. Барысына да чират җитеп килә... Соңламасак...
- Әнә, Җәкедә мәктәп музее ясыйлар икән, — дип, бабасын тынычландырырга ашыкты Рәхимҗан.
- Бервакыт безнең Нурлы Аланның да тарихын өйрәнерләр әле: Болгар чорыннан ук килгән зур тарихы булган аның. Кайчандыр шактый ук билгеле шәһәр-крепость булган бит ул. Нурлы Алан-Кирмән дип тә йөрткәннәр аны. Кирмән — крепость дигән сүз, беләсеңдер... Музейлар да булыр, истәлек урыннары да...

Рәхимҗан, бабасы сөйләгәннәргә күңеле булып, үзенең уйларын уртаклашырга ашыкты.
- Әнә ич, авыл советы каршында Ватан өчен үлгәннәргә нинди шәп һәйкәл куелды.
- Дөрес, улым, дөрес,— диде карт. — Ике рота булырлык менә дигән җегетләрнең исеме язылган анда. Мин бит аларның барысын да күреп белгән кеше... Аркаларыннан сөеп озаткан идек үзләрен. — Төхфәт бабайның күңеле нечкәреп куйды. Ләкин ул моны Рәхимҗанга сиздерергә теләми иде. — Кешеләрнең җөрәге мүкләнүдән генә куркырга кирәк, башкасы куркыныч түгел, һәммәсенә дә чират җитәр, улым. Җитәр! Җөрәге мүкләнгәннәр кулына калдырасы килми шул авылны. Саклыйсы иде аны, тамыры нык әле аның... Тамыры нык!
Чыгарылыш имтиханында Фоат абыйсы аңар «биш»ле куйды һәм егетнең иңбашыннан кагып: «һич икеләнми университетка бара аласың, Айтуганов», — дия-дия мактап та алды.

Шулчак, соңгы вакытларда гына классларында булып узган бер вакыйга хәтеренә килде Рәхимҗанның. Математика дәресе иде. Укытучы Фоат абыйларының кәефсез чагы. Үч иткәндәй, чүп өстенә чүмәлә, өйгә бирелгән бер мәсьәләне чишә алмый килгәннәр. Бөтен класслары белән. Укытучының шуңа җен ачулары чыкты. Башта кулындагы акбурны идәнгә атып бәрде ул, аннары журналның буеннан-буена «ике»ле тезеп чыкты.

— Имтиханда күрсәтермен әле,— дип янады.— Игелек көтмәгез, уйламагыз... Мин тагы, укып кеше булсыннар, дип тырышкан булам, пнимаешь. Барлы-юклы «еч»леләрегез белән алдылар ди сезне институтка... Кирәгегез бар ди. Берегезнең дә керәсе юк! Әнә — дуңгыз көтәрсез, фермадан тирес чыгарырсыз... Сездән юньле кеше укытып булмасмы, белем биреп булмасмы дип йөргән — мин юләр, пнимаешь...

Фоат абыйлары тәмам кызды, тузынып китте. Берәүләр карашларын идәнгә төбәп, өнсез калды. Ә арткы рәтләрдә утырган берничә малай түзә алмыйча, мыштым гына көлешә башлады. Моны сизеп алган укытучы тавышын тагы да күтәрә төште, барысына да торып басарга кушты.

— Нәрсә анда, Айтуганов, син дә шул җыен шалапутка иярергә булдыңмыни?.. Математикадан «өч»ле чәпәсәм, ерак китә алмассың, небучь... Ат җигәргә җыенмыйсыңдыр бит, пнимаешь...

Ни әйтсәләр дә, түзгән булыр иде Рәхимҗан, «ат җигү» дигәч, тыелып кала алмады — аннан-моннан китап-дәфтәрләрен җыештырды да, ишекне каты ябып, класстан бөтенләй чыгып ук китте. Үзе өчен түгел, бабасы өчен рәнҗегән иде аның күңеле. «Ат җигүче, ди бит, ... ат җигүче...», — дип мыгырданды ул өйләренә кайтып җиткәнче. Бабасы өйдә юк иде. Шундук ат абзарына таба чыгып китте.

Иртәгесен аны директорга чакырдылар. «Фоат абыеңнан гафу үтен. Кемнән-кемнән, ләкин синнән моны көтмәгән идек», — диделәр. Ул бер сүз дәшми түбән карап торды. Каршы да килмәде, ризалык та белдермәде.

Кайчакларда үз-үзенә урын таба алмый иде Рәхимҗан, күңеленә килгән уйлар чоңгылыннан җиңел генә котылырлык түгел. Авылдан китү, югары уку йортына керү — ни өчен кешенең иң зур максаты саналырга тиеш икән? Кеше булуның, җәмгыятькә файда итүнең башкача юлы юкмы икәнни соң? Элегрәк аның бу хакта әллә ни уйланганы юк иде. Башкалар китә ич — мин дә китәрмен, башкалар укый ич — мин дә укырмын, дип фикер йөртә иде.

Әлегедәй хәтерендә: сабый чактан ук «зиһенле бала, үскәч калага китәр, укып зур нәчәльник булыр бу», дип сөйделәр аны. Укырга йөри башлагач, инде үзенең күңелендә сәяхәтче булу, инженер яисә очучы булу хыяллары бер-бер артлы уяна торды. Әтисе: «Геолог булырсың, улым, табигатьне, сәяхәтне бик яратасың», — дия килде, әнисе улын җиңел машиналарда гына утырып йөри торган инженер итеп күз алдына китерә иде. Укытучылар да киләчәк турында уйларга кыстыйлар иде. Физика укытучысы авиация институтына барырга киңәш итте, химия укытучысы: «Киләчәк химиклар кулында»,— диде. Әдәбият дәресләрендә аларны шигырь язарга, шагыйрь булырга димләделәр, чит тел укытучысы — төрле илләргә чыгып тәрҗемәче булып йөрү турындагы татлы хыялларга нигез салды. Физкультура дәресләрендә булачак чемпионнарны эзләделәр: яхшы спортчыга теләсә кайсы институт ишеге ачык, теләсә кайсы шәһәрдә чиратсыз фатир бирелә икән. Сирәк кенә булса да педагогия яки медицина институтлары хакында сүз чыга, укытучы һәм врач һөнәрләре дә җәмгыятькә кирәк. Ләкин, әлегәчә, Рәхимҗанның һичкем авызыннан «авылда калырга, иген игәргә...» — дигән сүз ишеткәне булмады. Имтихан диделәр, югары уку йорты диделәр, институт диделәр... Бер-берсенә су тамчыларыдай охшаш андый сөйләшүләр унынчыларның канына сеңгән иде инде. Тәнәфес арасында да бер үк сүзләр яңгырады. Әйтик, болайрак сөйләшә иде алар:
- Университеткамы?
- Университетка!
- Синең «биш»леләр шул...
Яисә:
— Кая барырга җыенасың?
— Авиационныйга... («Химикога», «торговыйга», «финансовыйга» кебек җаваплар да еш ишетелә).
— Синең планнар зурдан. Шә-әп!
— Кералмасам, заводка урнашам да, подготовительныйга... Барыбер керәм шул авиационныйга.

Нурлы Алан зур авиация үзәге икән, дип уйлый күрмәгез тагы. Юк, Нурлы Алан туфрагына һава лайнерлары түгел, «кукурузник»ның да төшкәне юк. Хәтта бу авыл өстеннән үтә торган һава юлы да юктыр әле. Әмма «авиационный» дигәнең — иң еш ишетелә торган җавап.

Я булмаса болайрак та сөйләшәләр:
- Укырга исәп бармы?
- Кереп булса...
- Булмаса?..
— Нишлисең инде, шәһәр җирендә бер-бер эш табылыр әле...

Һич югында, әнә, Фаяз сыман гына сөйләшәләр. Ул да җавапка аптырап тормый. «Укырга җыенмыйсыңдыр ич?..» — дигән сынаулы сорауга:
— Безне кем алсын,— ди, кулын кесәдән чыгарып тормый гына.
— Авылда каласыңмыни?..
— Таптың... Калага, һич булмаса абый янына Урал шахталарына элдерәм,- ди Фаяз, башын югары тотып.

Рәхимҗанның берничә тапкыр, юри генә, авылда калам дип әти-әнисен куркытып караганы булды. Билгеле инде, улларын кайгыртучан ата-ана: «Шуның өчен укыттыкмы сине, шуның өчен үстердекме...» — дип, дәррәү күтәрелеп бәрелделәр. Күрше-күлән алдында безне хур итеп, диделәр. Бердәнбер бала үстереп, диделәр.

Озын сүзнең кыскасы шул — әле моннан ун-унбиш ел элек кенә югары белемле кешеләре кулдагы бармаклар санына да җитмәгән Нурлы Аланда шәһәргә китеп югары уку йортына керү иң зур дәрәҗә санала башлаган иде. Шуңа күрә, институтка керә алмаган егет һәм кызлар да авылга кире әйләнеп кайтырга ашыкмый, теләсә нинди шартларга риза булып, шәһәрдә ябышып калу җаен эзли. Авылда чакта ишегалды себерүнең ни икәнен белмәгән егетләр дә шәһәр урамын себерүче булып эшләсә эшли, әмма кире әйләнеп кайтмый. Чөнки Нурлы Алан кешеләренә аерым бер горурлык сыйфаты хас, алар бер-береннән ким-хур булырга яратмыйлар.

Ял арасында шәһәрдән агылып кайталар авылга — түл җыярга кайткан кебек. Шуларпың берише фермада яисә кырларда эшләүче яшьтәшләре яныннан муенын туры тотып эре генә атлап үтә. Мине күрәсезме, янәсе, шәһәрдән кайттым ич, күрәсезме... Шунда базардан алган чуар язулар ябыштырылган джинсы чалбар кесәсеннән ялтыравык кәгазьле «жвачка» чыгарып чәйнәп та җибәрсә, исең-акылың китәр.

Рәхимҗанның да шәһәрдән кайткан егетләргә, кызларга көнләшеп караган чаклары булмады түгел. Аз гына вакыт эчендә үзгәртә дә куя иде шәһәр аның авылдашларын. Тизрәк унынчыны тәмамларга да, шулар кебек олы юл чатына чыгып басарга, юлаучы машиналарга кул күтәрергә... Һәркемне серле һәм яңа тормыш көтәдер төсле иде ул юлларның баш-башында. Бер якта — Якты Яр. Икенчесендә — Зур Кала...

Шулай да ни өчен туып-үскән бишекләре булган авылдан чыгып китүне бернигә санамый икән аның авылдашлары?.. Гомер-гомергә шулай булачакмы бу? Әллә аларның буынына гына хас вакытлы бер мавыгумы?! Туган авыл шәһәргә китеп урнашу җаен чыгара алмаган яисә югары уку йортларына керү әмәлен тапмаган «бәхәтсезләр» өчен сыеныр бер почмак булып кына каламы әллә? Моның белән ничек килешәсең, һич кенә дә килешәсе килми иде егетнең. Авыл җирендә дә матур итеп яшәү, заманча шартлар тудырып көн күрү мөмкин түгелме икәнни? Ә үзен барыбер шәһәр турындагы уйлар канатландырды. Ата-ана һәм мәктәп аларны ничә еллар буе бер максат — югары белем алу максаты белән куандырып тәрбияләде ич. Аягыңда нык басып тору өчен, чын кеше булу өчен югары белем кирәк, диделәр... Кеше булу өчен... Ә авылда кемнәр? Икмәк үстерүче чын кеше түгелмени? Ит-сөт җитештерүче үз аягында нык басып тормыймы?.. Бала чакта җен-пәриләр белән куркыткандай, нигә әле аларны авылда каласың дип куркыталар...


5

Нурлы Аланда иң матур чак, мөгаен, яз көнедер. Язның да әле яңа башланган чагы. Апрель керсә, авыл каршындагы тау түбәсен көннең-көн буена кояш нурлары җылытып тора. Беренче булып кар шунда көпшәкләнә, шунда эри башлый. Урамнарга гөрләвек авазлары кергәнче үк түбәтәй кадәр генә урын кышкы җәймәдән арчылып та өлгерә. Малайларга җитә кала — дөньяларын онытып, алар шунда йөгерә. Балакларын тез тиңентен сызганып, яланаяк калып, кар суларын ерып уйнаклыйлар. Бил тиңентен чишенеп, яңа чыгып килгән яшел чирәм өстенә сузылып ятуның, югарыдан торып урамнарны, авылга килгән юлларны, тирә-як басуларны күзәтүнең рәхәтлеген әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел. Бөтен дөнья, бөтен әйләнә-тирәне кар сарып алган, ә син тау башында яшел чирәм өстендә сузылып ятасың. Язгы кояш нурларында кызынасың. Авылның аргы башындагы олы юлдан тыз-быз машиналар чаба. Аларда утырып барган юлчылар күрәме икән Нурлы Алан малайларын? Күрмиме соң, күрәләр, әлбәттә. Менә бәхетлеләр, дип, кызыгып та куялардыр, нигә без дә Нурлы Аланда тумаган һәм шул тау башларында уйнап үсмәгән, дип тә уйлыйлардыр әле...

Шунда михахайлап ат кешнәгән аваз ишетелеп китә. Ат тавышларына кайсы малай битараф калсын соң — күңел җилкенеп куя. Аккош кебек, казлар кебек җилпенеп авыл ягына оча күңел... Әнә — Миңлегали ерганагы буена урнашкан ул ат абзары. Аның тәрәзәләреннән җылылык, җиңелчә пар бөркелгәндәй булып тора — ат исе чыга торгандыр... Аранда тайлар җыйналган. Арт аякларын сикертеп, ягъни күт сикертеп уйнаклыйлар, башларын болгап, тешләшкән сыман итенәләр. Язгы кояш нурларында иркәләнүләреме шулай, әллә араннарын тарсынып, зуррак дөньяга чыгарга ашкынуларымы?.. Тулпар ат кебек ялларын җилфердәтеп бәйгедә сынашыр чакларын көтәләрме алар?.. Бер урында тора алмый малайлар, уйный-сикерешә, яланаяклап йөгерешә-йөгерешә үзләре дә шул тайларга охшатып кешнәгән булып куялар. Кем яхшырак кешни янәсе: безме, тайлармы...

Баксаң, ишек алларында да күңел күтәренкелеге икән, анда бозау һәм сарык бәрәннәре куышып уйнаклый. Алардан куркышып, су чәчрәгәндәй, пырхылдашып тавык-чебеш читкә сибелә. Гайниҗамал түтиләрнең су буена карап торган болдырында каз күренде. Ана каз, күкәй салып чыккан — әнә бит ничек җилпенә, дөньяны кырган диярсең. Бу минутта аңардан да бәхетлене табам димә. Ул арада, бу шатлыкта минем дә өлеш юк түгел дигәндәй, әлеге куанычны бүлешергә муенын сузып ата каз килеп җиткән. Дөньяда алар гына сыман, берсен-берсе уздырырга тырышып «кок-кок» каңгылдашалар, муеннарын сузып үзара макташалар. Белмәссең, әллә мактанышалармы...

Рәхимҗан, тау башына карап, байтак кына шулай уйланып торды. Башка бөтен нәрсәне онытып, яланаяк яшел чирәм өстеннән йөгерешеп чапкан чакларын сагына идеме ул. Малай чакның ул кояшлы көннәре, шулардан соң аяк-кулларга чыккан «чеби»ләрне санап үткәргән йокысыз төннәре онытылмас. Юк, онытылмас...

Ә шулай да тәрәзәләрне киереп язгы кояш кергән сәгатьләрдә класста дәрес тыңлау җиңел эш түгел икән. Күзләр берөзлексез урамга, кыектагы сөңге бозлардан тамган тамчыга һәм тау башына тартылып тора. Шундый көннәрнең берендә, дәресләрдән соң Чегән чишмәсенә суга төшкән җирендә, Рәхимҗан тагы Фаягөлне очратты.

- Урманда умырзая чыккан, тал песиләре...—диде кыз, үзенең яңалыгын Рәхимҗан белән уртаклашырга ашыгып.

- Чынлапмы?.. — диде егет, Фаягөлгә туры карап. Бу аның, үзенчә, шаяртуы яисә бер үртәве булырга тиеш иде, әмма барып чыкмады. Ни көлмәде, ни үпкәләмәде кыз.

- Берсекөнгә ял көне бит... Без урманга барырга торабыз, чәчәк җыярга, — диде ул, куе керфекләре арасыннан серле зәңгәр караш ташлап.

Рәхимҗанның моңар да исе китмәде, аңар барыбер иде. Зәңгәр булмагае, шунда әллә нинди караш ташласын. Моның миңа ни мөнәсәбәте бар соң дигәндәй, ул тагы бер кабат кызга карап алды. Ә Фаягөлнең күзләрендә шулай да сер бар иде. Зәңгәр сер. Балкып торган йөзендәге елмаюны да нигә юрарга белмәссең.

Фаягөл башка сүз катмады. Көянтәгә эленгән пар чиләккә җәһәт кенә су алды да үз сукмагыннан юнәлде. Бераз киткәчтен, борыла төшеп, болай сүз уңаеннан гына дигән кебек, әйтеп куйды:
— Зәйнәп белән барабыз...
“Башта ук шулай диләр аны”, дип чак әйтеп ташламады Рәхимҗан.

...Ял көне дә җитте. Рәхимҗанны тәрәзәдән төшкән кояш нурлары иркәләп уятты. Соңга калмагаем тагы дигәндәй, сискәнеп сикереп торды ул. Өстенә җиңел куртка салып ишегалдына чыкты. Әнисе лапас каршында сыер сава иде. Җылы сөт чиләктәге күбек өстенә тигез бер ритм белән сызгырып тешә. Яңа сауган сөт исеннән аның күңеленә дәрт, беләкләренә гайрәт дулкыны иңде. Шул минутта ул үзендә җир җимерерлек, тау кубарырлык җегәр булуын тойды, һәм кулына тимер лом алып, эх дигәнче, болдырдан капка төбенә кадәрле җирнең бозын кубарып атты. Көн тагы да ачылып җылынып китте. Кыектан яңа көннең беренче тамчылары тамды. Аяклары өй түбәсенә менә торган баскычка тартты аны, күзләре урман юлында булды. Каерылып-каерылып карады ул урман юлына, үзе күрергә теләгән ике сылу гәүдә нигәдер һаман күренмәде.

Шунда ян-як тәрәзә ачылып, аннан әнисенең җылы сөт эчәргә чакырган ягымлы тавышы ишетелде. Өйгә кереп, бер литрлы банкага салынган сөтне мичтән яңа чыккан ипи кыерчыгы белән ашап куйды. Ул арада аны эзләп дусты Фаяз килеп керде.

— Сине алырга килдем. Эш бар,— диде ул бик тә эшлекле кыяфәт чыгарып. Әнисе күрмәгән арада, Рәхимҗанга күз кысып, елмаерга да өлгерде, һәм ул да түгел, — ашыгыйк, соңга калырга ярамас, малай, — дип тә өстәп куйды.

Дустының тапкырлыгына тагы бер кат сокланды Рәхимҗан. Чөнки аның соңгы сүзләре очраклы рәвештә туган тынлыкны юкка чыгару өчен бер хәйлә иде. Юкса, Рәхимҗанның ашыкканын болай да күреп тора ич. Шул сүзләр тагы беразга кичеккән булса, көт тә тор, әнисе телгә киләчәк иде. «Ул ниткән эш тагы, имтиханга кайчан әзерләнерсез?» — дип аркылы төшәчәк иде. Аннары инде аңлатып кара син...

— Онытыла язган бит, малай... — дип, сөйләнә-сөйләнә Рәхимҗан Фаязга иярде. Кызлар белән урманга чәчәк җыярга менәм дип әйтеп булмый бит инде әни кешегә.,.

Урманга Җәке каенлыгына илтә торган юлдан менеп бара иде Зәйнәп белән Фаягөл. Шактый җир киткәннәр инде. Ләкин Фаяз белән Рәхимҗан өчен арамыни бу — аякларын тыярлык түгел иде аларның. Үзәнлеккә җиткәч, авыл кинәт күренмәс булды. Шунда кызларның үкчәләренә үк басты алар. Урманга да ерак калмаган иде инде.

- Пиип, пи-пип, — дип тавыш бирде Фаяз,— юл бирегез, тапталасыз...
- Каян килгән, каян килгән — сезгә тагы, — дип балкыды ялт кына артка таба борылып алган Зәйнәп. Фаягөлнең дә челтерәп көлгән тавышы кушылды аңарга.
- Ә-ә-ә-ә, сез әле шулаймыни?—дип кабынып китте Фаяз һәм мотоцикл авазы чыгарып, янәшә атлаган кызларның уртасыннан җан-фәрманга чабып үтмәсенме. Шактый ук узып киткәч кенә шып тукталып, кызларга йөз белән борылды.

Барысына да кызык иде. Иң беренче, әлбәттә, Фаяз үзе рәхәтләнеп көлде.
- Каян килгән, каян килгән, — сиңа тагын мотоцикл, — дип үртәде аны Зәйнәп.
- Миңамы?.. — дип, чынга алды Фаяз. Җитдиләнеп китте.
- Сиңа булмый... Әле генә «пытырдап» безне узган калай әтәч син идең ләбаса, — дип, бәйләнүен дәвам итте Зәйнәп.
Ә Фаяз исә, торган саен, бу сөйләшүне чынга ала барды. Ул инде шаяруын да оныткан иде бугай.

— Укулар гына бетсен, күрерсез әле менә... Икенче көнне үк шәһәргә чыгып китәм. Киләсе ел Сабан туена «Ява»га утырып кайтмасам, исемем Фаяз булмасын... Кызыл «Ява»га утырган джинса чалбарлы, фирменный күлмәк кигән егет күрсәгез, белеп торыгыз, ул мин булырмын... Билләһи менә, әйтте диярсез... — дип сөйләнде ул. Шул кадәр бирелеп һәм чын күңелдән сөйли ки, мөгаен, үзен шул минутта мотоциклда очып барган сыман хис итә иде.

Урманга да җиттеләр. Фаязның үртәлүе онытылды. Ул төрле кызык хәлләр турында сөйләде. Кызлар аның һәр сүзеннән диярлек рәхәтләнеп көлде. Кызлар көлгәч, Фаязга да рәхәт иде — атлап түгел, йөгереп йөрде ул агачлар арасыннан. Рәхимҗанның да күңеле күтәренке иде. Кардан арчылган якты аланнарга кереп, язгы урманның беренче чәчәкләрен эзләде алар. Алсу-зәңгәр муенсага охшаш чәчәкләр очрады. Кызлар аны, муенса итеп, түшләренә куеп карады, колак очына алка итеп элделәр. Әмма күңелләре һаман алгысынып торды, алар яңа һәм тагы да кояшлырак аланнарны эзләделәр.

Гел уйламаганда Зәйнәпнең инеш челтерәвен хәтерләткән ягымлы тавышы ишетелде:
— Умырзая таптым, умырзая...

Бер-бер артлы Зәйнәп янына йөгерешеп килделәр. Шатлыгы күңеленә сыймый иде Зәйнәпнең. Күбәләк сыман җиңелчә җилпенеп, кулларын як-якка җәйде ул.

- Ашыкмагыз... өзәргә ярамый, — диде. Яшьтәшләренә ниндидер зур сүз әйтергә җыена иде сыман ул, үзе сәер һәм серле бер халәткә кергән. Күзләре ут булып яна.
- Берәү, икәү, өчәү, дүртәү — күрегез, күр, дүрт умырзая, — дип сокланды Фаягөл. — Әйдәгез, һәркайсыбыз күңеленнән генә үзенең иң зур теләген теләсен... Аннан соң гына берәр чәчәк өзәрбез...
Зәйнәпкә дә ошады иптәш кызының тәкъдиме.
— Иң-иң зур теләкне теләргә... Иң зурысын гына,— дип күтәреп алды ул.

Һәркайсына хуш килде бу тәкъдим, бер мәлгә киеренке тынлык урнашып торды. Әмма берәве дә чәчәкләргә беренче булып үренергә, өлешенә тиешле чәчәкне беренче булып өзәргә кыймады, киеренке чарасызлыкта калып тордылар. Ниһаять, унҗиденче язларының беренче умырзаясына бер-бер артлы дүрт кул үрелде. Башта Зәйнәп өзде — үзалдына гына нидер пышылдаган сыман итте. Аның йөзе уйчан һәм җитди иде. Фаягөл дә үз умырзаясын сайлап кулына алды һәм, гаепле кешедәй уңайсызланып, бер иптәш кызына, бер Рәхимҗанга карап куйды. Фаяз исә һич икеләнеп тормый өзде үз чәчәген, һәм соңгы булып, узган елның көрән яфракларын аралап чыккан, әле яртылаш кына ачылырга өлгергән бердәнбер умырзаяга Рәхимҗан үрелде. Чәчәкне өзде һәм, үзе дә уйламаганда, оялу катыш тартынуын яшерә алмый югалып калды. Әйтерсең, аның ни уйлавын, күңелендә ни булуын һәммәсе дә сизенә иде. Күңелендәге бердәнбер исемне умырзаяның аксыл-шәмәхә таҗларына иңдерергә теләгәндәй, озак кына текәлеп торды ул.

— Безнең әби әйтә: язның беренче умырзаясын өзгәндә күңелдә булган уй чынга аша, ди. Ләкин бер шарт бар — ул сер булып калырга тиеш...

Фаягөлнең үз бармаклары арасындагы умырзаяны иркәли-сөя әйтелгән бу сүзләре аларны тагы бер тын ялгыз гына уйланырга, хыял канатында тибрәлеп торырга мәҗбүр итте.

- Ә ул теләк чынга ашмаса?.. — дип сорады Фаяз. Аның калын тавышыннан үзләре генә түгел, бөтен урман сискәнеп куйгандай булды.
- Ашмыймы соң?.. Аша, аша!., һичшиксез, тормышка аша, — диде Фаягөл. Күрәмсең, үз сүзләренең дөреслегенә ул иң элек үзе ышанырга, үзен ышандырырга тели иде.
- Алай булгач, ике айда узмас абзагыз әллүр... калада булачак,— дип, түземсезләнеп кычкырып җибәрде Фаяз. Ике кулын кесәсенә тыгып, шәһәр урамыннан үткән җилле егетләргә охшарга тырышып, бер-ике атлап та күрсәтте.
- Ярамый, әйтергә ярамый... — дип, тагы бер мәртәбә кисәтергә ашыкты Фаягөл. Булдыра алса, шул минутта ике куллап Фаязның авызын каплар иде ул. Әйтелгән теләкләрнең сер булып калуын ул башкаларга караганда да, нигәдер, тырышыбрак яклый иде.
- Ә минем секрет юк... Калага дигәч, калага, нигә яшерергә аны. Үч итеп китәм, «кырга тирес чыгарырсың» дигән укытучыларга үч итеп китәм. Тиресне үзләре чыгарсын, миңа ни... — абыйларым минем барысы да рабочий класс, пролетариат... — дип, үзе сөйләгәннән үзе тәм табып аваз салды Фаяз, туган як урманын бар тавышына яңгыратты.

Аланнан — аланга күчеп озак йөрде алар урманда. Әмма башка бер чәчәк тә очратмадылар. Шулай да чиста көзгене хәтерләткән урман күлдәвекләреннән зәңгәр күк гөмбәзенә көнозын шат һәм бәхетле йөзләр карады. Көмеш сыман чиста кар суларында бер түгел, икешәр кояш балкыды... Авылга кайтышлый Чегән чишмәсе янында тукталып кулларындагы дүрт умырзаяны язгы ташуга агызды алар. Фаягөл әйтүенчә, бу шулай тиеш икән, хыяллар тормышка бары шул очракта гына аша имеш. Умырзаялар су өстендә тибрәлә-тибрәлә күздән югалды, унҗиденче язда туган уй-теләк һәм хыял-омтылышлар сер булып аларның күңелләрендә калды.


6

Унынчы классны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе быел Сабан туе белән бер көнгә туры килде. Мәйдан буласы урынны — Бакырчы чишмәсе тугаен — балачага гына түгел, авылны сагынып кайткан кунаклар да әллә ничә кат урап узган иде инде. Су буеның бу төбәге берәүләрне якынлашып килгән бәйрәм белән тартып торса, икенчеләр анда үзләренең яшьлеген һәм тәүге мәхәббәт эзләрен барлап йөри иде кебек.

Авыл читеннән аккан инешнең дугайланып, бормаланып килгән урынында ул тугай. Язгы сулар китеп, ташулар тынгач та анда яшел чирәм һәм бәбкә үләннәре күкрәп чыга. Җәйнең җәй буена үзенең шул сусыл яшел төсен югалтмый тугай. Айлар буе яңгыр яумыйча, бөтен тирә-якны киптереп, саргайтып бетергәндә дә мондагы яшел чирәм рәхәт бер салкынлык бөркеп тора. Тугайлыкның тауга җитеп, үргә менә алмыйча туктап калган урынында чишмә бар — шуны Бакырчы чишмәсе диләр. Бакырчы чишмәсе, авылдагы башка чишмәләрдән аермалы буларак, тау битеннән агып чыкмый, ә җир астыннан кайнап күтәрелә. Күбекләнеп, алтын-сары ком бөртекләрен берөзлексез биетеп, дистәләгән нәни фонтанчыклар булып бәрә аның суы. Ләкин моны якыннан, чишмәнең читенә килеп караганда гына күрергә мөмкин. Югарыдан, тау башыннан исә, ул әкиятләрдә генә очрый торган тылсымлы көзгене хәтерләтә. Дию пәриен эзләп тулпар атта очкан Таң батыр әле генә кулыннан ялгыш төшереп җибәргән диярсең — күзләрне камаштырып, чагылдырып куя... Кунак табыны сыман иркен шул көзгедән инешкә таба күпереп торган куе яшел түтәл сузылган. Бөтнек түтәле булыр ул, аның уртасыннан тавыш-тынсыз гына салкын чашмә суы агып ята. Бакырчы чишмәсендәгедәй бөтнек башка һичкайда юк, эзләп тә азапланмагыз, тапмассыз. Сабагының биек һәм куе булуы, яфракларының эрелеге һәм калынлыгы хәйран калдыра. Өстәвенә һәрчак яшел һәм сусыл булыр анда бөтнек. Ә исе... Аны Бакырчы чишмәсе тугайлыгында булган, шундагы һаваны күкрәк тутырып сулаган кеше генә аңлый алыр. Бөтнек чәчәк аткан мәлдә су буеннан җил дә исеп куйса, бөтен авылга шифалы хушбуй бөркелә. Урамнарны тутырып, ачык тәрәзәләрдән өйгә кереп, күңелне, җанны иркәли аның исе.

Бакырчы чишмәсен бик борынгы, диләр. Күп гасырлар элек монда килеп урнашкан ерак бабайлар ул урында бакыр чыгарган, комган, самавыр кебек тормыш кирәк-яраклары, савыт-саба ясаганнар. Нурлы Алан бакырчылары ясаган комганнар бик ерак җирләрдә мәгълүм булган. Зур ярминкәләрдә шикәр, тоз кебек кирәк-яракка алыштырып кайтканнар аларны. Шуңар Нурлы Аланлыларның комган осталары дигән даны таралган. Хәзерге чишмә урынында бакырчы алачыгы һәм тирән баз булган диләр. Җир астыннан су чыга башлагач, бакырчылар башка урын эзләп киткән. Нурлы Аланның бакыр осталары улларына, оныкларына әнә шундый шигъри матурлыкка ия чишмә калдырган.

Нурлы Аланда комган, җиз самавыр осталары хәзер юк инде. Бакырчы һөнәре дә күптән онытылган. Җиз самавырны дөнья бетереп эзләсәң дә табарлык түгел, булса да шул бер-бер ялгыз карчыкның чорма түрендә генә ятуы ихтимал. Ләкин Бакырчы чишмәсе һәм аның әйләнәсендәге яшел тугайны онытырлык түгел. Элек-электән монда яшьләр кичке уенга җыелган. Беренче танышу, ят күзләрдән яшертен генә кул кысышу, кара-каршы биюләр шушында булган инде. Кызлар — егетләргә чигүле кулъяулык, егетләр затлы хушбуй һәм башъяулык бүләк итешкән монда. Пар чиләген асып төшкән яшь киленнәр көзге сыман су өстендә үзләренең гәүдә сылулыгын күреп куана торган булган. Печәннән кайтып килгән таза ирләр бирегә тукталып сусавын баскан. Авыл карчыклары аның әйләнә-тирәсеннән әле дә булса ел буена җитәрлек шифа — бөтнек яфраклары җыя... Ә инде Сабан туйлары якынлашып килгән көннәрдә аяклар берөзлексез су буена, шушы тугайга тартыла. Малайлар каешлары өзелеп беткәнче, ыштан баулары өзелеп тетәкләнеп таралганчы көрәшкә әзерләнә монда, йөгерешә, уйный, сикерә. Арып хәлдән тайгач, йөгереп барып чишмә суын ятып эчә алар, кәҗә сакалы, кукы, чыпчык кузгалагы ашый. Кызлар сөзәк тау битендә каен җиләге җыя — аларның барыр юлларына алсу нурлар булып миләүшә чәчәкләре тамган.

Ниһаять, алсуланып җәйге таң атты — Сабан туе иртәсе җитте. Таң әтәчләре тынып өлгергән идеме, юкмы— түбән оч ягында тальян тавышы яңгырады. Шуны гына көтеп торгандай, дөнья җанланды, хәрәкәт башланды. Урам яктан кемнеңдер, бәйгегә ашкынып тыпырдаган атын тыя алмыйча, «тыр-р, тыр-р-р...» дигән тавышы ишетелеп узды. Аты барыбер үзенекен итә — бер урында таптанса таптана, әмма тыпыр-тыпыр биюеннән туктамый. Сезгә бәйрәм, ә без лапаста ятарга тиешме, дигәндәй, көтүгә чыкмаган сыер мөгрәп куйды. Торырга инде күптән вакыт икәнлеген яхшы аңласа да, бәйрәмгә ашкынган авылның җанлануын ачык тәрәзә аша шулай тыңлап яту рәхәт иде Рәхимҗанга. Шушы бәйрәм шатлыклары артында ниндидер авыр моң, кемнәрнедер аерылу газаплары, югалтулар сагалап торадыр төсле тоелды. Әмма нинди моң, каян килгән газап һәм югалту — тәгаен генә үзе дә белми, аңыша алмый иде. Сикереп торуың булыр, җылы урыныңны шундук кемдер тартып алыр һәм аны башка бервакытта да кире кайтармас кебек тоела иде. Урын гына булса бер хәл, шуның белән бергә бала чагыңны, үсмер елларыңны да мәңгегә тартып алырлар күк. Бүген торырсың да, башка һичбервакыт, һичкайчан кайта алмассың бу бәхетле матур көннәреңә. Ата-ана өендә шулай борчу-хәсрәтсез яшәгән көннәреңә кайту булмас. Сагынган чакларың күп булыр — аз гына булса да суза төш үсмер чагыңның кабатланмас соңгы бу иртәсен, дип пышылдый кебек иде кемдер. Туган өйнең түшәм тактасындагы ботак эзләренә бер карап кал ичмаса... Карап кал... Матчага кыстырылган кәгазь кисәкләрен күздән кичереп чык, әлеге саргайган кәгазь кисәкләренә бик тә карыйсың килгән чаклар булыр... Шул рәвешле, уй арты уй йөгереп кенә тора, берсен берсе узышып ашыгалар... Ләкин, нинди генә татлы булуларына да карамастан, уйларыңны шул урында өзеп торырга вакыт, торырга. Бер түгел, ике бәйрәм көтә ич аларны бүген, ике бәйрәм!

Ә бәйрәм ул — күңелгә үз һәм якын булган җыр кебек, аның ничек узып киткәнен сизми дә каласың. Алай дисәң, җырны отып калып, кат-кат яңадан җырларга да мөмкин. Бәйрәмнәр кабатланмый, бүгенге бәйрәм дә кире кайтмас...

Авылның кайсыдыр ерак бер почмагында иртән яңгырап узган гармун тавышына яңалары килеп кушыла торды. Таң әтәчләре диярсең, берсеннән икенчесе уздырыбрак, берсеннән икенчесе моңлырак итеп уйный Нурлы Алан гармунчылары. Читтән килгән берәү тыңлап торса, бу авылда гармун уйный белмәгән ир-ат, гомумән, бармы икән, дип гаҗәпкә калыр иде. Нурлы Аланда гармун уйнау — үсеп егет булу дигән сүзгә тиң. Менә бүген дә иртәнге сафлыкка киереп ачылган тәрәзәләрдән нур булып акты гармун моңы. Гармунчылар берәм-берәм ишегалларына, бакчаларга чыгып уйнады. Халык көйләре, койма һәм киртәләр артында гына сыеша алмый, берәм-берәм урамнарга агылып чыкты. Авыл өстендә дулкын булып моң тибрәлде, моң йөзде. Шул моң Нурлы Алан кешеләренең җанына үтеп керде, иңнәренә канат булып сарылды, һәм, моң канатларында тирбәлеп, урамнар, тыкрыклар тоташ агым булып берьюлы хәрәкәткә килде. Шулчак басу капкасыннан машина һәм атка төялешеп Нурлы Алан сабантуена күрше авыллар җырлап килеп керде. Моңлануда чишмәләр белән узышырга теләгәндәй, гармун тавышлары су буена агылды. Чишмәләрнең челтерәшеп аккан авазы гармунчылар күңеленә тагын да дәрт өстәп җибәрде, яшел тугай, аллы-гөлле бизәкләргә төренеп, торган саен җанлана барды.

Мәйданга беренче булып Нурлы Аланның дүрт-биш яшьлек батырлары чыкты. Җитен сакаллы Сөләйман карт кендек буе көрәшчеләр кулына ап-ак сөлгеләр тоттырды һәм, авыз эченнән генә, «Бисмилла рахман ирахим, хәвеф-хәтәрсез, имин уза күрсен Сабан туебыз...» — дип кабатлады. Яшь әтәчләр кебек ярсып тотынды нәни көрәшчеләр. Сөлгегә куллары тигәч, аларны инде бер-береннән Сөләйман карт кына түгел, Алып батыр үзе килеп чыкса да аерырлык түгел иде. Әүмәкләшеп йомшак чирәмгә егылдылар. Өстә калганы «чертләтеп» бер читкә төкереп алды да, кулларын биленә куеп, авызын ерып җибәрде. Аста калганы да шундук сикереп торды — күзләрендә яшь бөртеге, кулындагы сөлге белән һич кенә дә аерылышасы килми үзенең.

— Аяк чалды, аяк чалды бит ул, Сөләйман бабай,— дип, картның күзләренә текәлде.

Билгеле инде, Сөләйман карт — өлкән кеше, хәйлә һәм алдау белән көрәшергә ирек бирмәс ул.

— Җә, тагы бер алышып карагыз әле алай булгач, әмма бу юлы аяк чалышмый гына. Килештекме?.. Чү-чү, ашыкмагыз!..

Тегеләр картның сүзләрен ишетүдән узган, яңадан бер-беренә очып кундылар...

Икенче бер читтә кемдер гармун тартып җибәрде, кызлар тыйнак кына «Саубуллашу вальсы»н җырлый башлады:

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.

Тора-бара җырга егетләр дә кушылды. Аларның тамак төбеннән чыккан калын тавышыннан көйнең төзеклеге бераз югала төшсә дә, хисләр төенләнеше һәм табигый моң көчәйгәннән-көчәя генә барды. Тегендә-монда шыгырдашкан гармун тавышлары берьюлы тынып калды. Мәйданга да ишетелә иде җыр тавышы. Аның әйләнә-тирәсендәге шау-шу, чыш-пыш басыла төште. Чыгарылыш класс укучылары тавышы басу тарафыннан исеп куйган тыйнак җил сыман, елга читендәге дулкын сыман агып килде. Килде, әмма югалмады, мәйдан өстендә байтак кына тибрәлеп, эленеп торды. Инде күпме гомер ак тәкәнең язмышын хәл итә алмый хәлдән тайган ике батыр, билләрен турайтып, бер-бер артлы җыр килгән якка борылдылар. Сөлгеләрен урап тоткан килеш арлы-бирле йөренделәр, хәл җыйдылар. Әледән-әле каш астыннан бер-беренә сынаулы караш ташлап алырга да онытмадылар. Аксакаллар янәшәсендә утырган Төхфәт карт та, маңгаена кулын куеп, үрелеп-үрелеп җыр авазы килгән тарафны күзәтә иде.

Бер көчәеп, яңадан тына, салмаклана төшеп яңгырый иде җыр тавышы. Әмма моң, артканнан арта барып, Бакырчы чишмәсе тугаен тулысьнча урап алган, алай гына да түгел, бөтен су буена таралып, чиксез ераклыкларга барып тоташкан иде инде. Ул берөзлексез шулай яңгырап торыр, тынмас, аның агышын бар табигать тыңлап туймас сыман тоелды ул мизгелдә. Ләкин шунда, хисләр, кичерешләр иң югаргы ноктасына менеп җитте дигәндә генә, җыр кинәт туктап калды.

...Хыяллар — ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән.
Ерак юлга чыгар чак җиткән.

Сүзләр кинәт өзелеп калды. Җыр туктады... Әмма су буен тутырып, тугай өстендә эленеп торган моң тынмады, дәвам итте. Дистәләгән чишмәләрнең челтерәү авазлары кушылды аңарга, тирә-юньгә бөтнек исе таратып исеп куйган кыска җил дә күтәреп алды ул моңны. Хәтта бар дөньяны яңгыратып кешнәгән ат тавышы да шул моң булып сискәндерде.

Көрәш карап утырган Төхфәт картның янәшәсендәге кордашы сукранып куйды: «Фчүтеки үзләренекен итәләр бит, ә? Ерак юлга чыгар чак җиткән диләр бит, ә?...»

Төхфәт картның да күңеле тулган иде. Кара-кучкыл төскә кергән зур куллары белән тагы бер кат чәчләрен сыпырып алды ул. «Ни теләсәң, шул бар бит хәзерге авылда. Эше дисәң — эше. Ашы дисәң — ашы. Ял итим дисәң — ялы. Ә аларга, имеш, шәһәр кирәк. Авыл дигәнең карт-коры һәм грамыт ягы чамалы булганнар өчен генә булып чыга микәнни инде?.. Дөрес түгел бу! Юк, болай була алмый! Болай дәвам итә алмый!.. Ул үзе дә яшь чагында дөнья буйлап аз йөрмәде, билгеле. Тик аларны нужа куа, нужа йөртә иде. Ә боларга ни җитми соң? Боларга ни җитми? Ниндидер хата бар монда — кайчан һәм кем җибәрде ул хатаны?.. Авыл, кырлар, шушындый су буйлары кемгә калыр? Сез шәһәр тулай торакларында җыелып ятсагыз, кем ашатыр, кем туендырыр үзегезне?.. Кем авылда яңа йортлар салыр? Кем туй итәр? Кем башка чыгар — әллә соң бу сүз һәм төшенчәләр бөтенләй онытылырмы? Кем бала табыр? Әти-әниләрегезне кем кайгыртыр? Кем аларны соңгы юлга озатыр? Кем... Кем... Кем...»

Үз уйларында үзе чуалып бетте Төхфәт карт. Кинәт аның күз алды караңгыланып китте, куллары белән ике чигәсенә ябышты ул. Күкрәгендә чәнчеп-чәнчеп йөрәк тибә, йөрәк тыпырчына. Ә колак төбендә һаман сорау артыннан сорау яңгырап тора: «Кем?.. Кем?..» Шул сорауларның берсенә, хет берсенә җавап бирә алса икән...


7

Нурлы Алан чишмәләре ятим калды. Урта белем алган авыл яшьләре август җитәр-җитмәс шәһәр юлына агыла башлады. Хәстәрләп, зур өметләр белән, уңыш һәм бәхетләр теләп озатты ата-ана калага укырга киткән улларын-кызларын. Бакырчы чишмәсе тугаенда узган кичке уеннар гармунчысыз, җырчысыз калды. Парлап биисе килгән егетләргә китереп басар кызлар табылмады. Егетләрен калага озаткан чибәрләр бер җаннарын кая куярга белми иза чикте. Арыш суктырырга чыккан комбайнчылар ярдәмчесез калды, печәнчеләр сафы сирәгәйде, җәйләүләрдә уен-көлке авазлары басыла төште.

Авыл читендәге олы юл чатында гына ыгы-зыгы һәм хәрәкәт артканнан арта барды. Урам һәм тыкрыклардан яшьләр, үсмерләр берөзлексез шунда агылды. Бу галәмәтне читтән, югарыдан, әйтик космик биеклектән берәү карап, өйрәнеп торса, валлаһидыр менә, үз күзләренә үзе ышанмас иде — дистәләгән кан юлларыннан тәндә калган сәламәт канның соңгы тамчыларын сыгып чыгаралармыни — агыла да агыла яшьләр. Агыла да агыла... Ә туган авыл кала. Ата-ана кала. Һәммәсенә канат биргән җылы нигез кала. Басуларда, тулган башларын түбән иеп, арыш, бодай башаклары моңсуланып кала. Савылмаган сыер, чабылмаган печән... Бакчаларда өлгергән карлыган, мәмрәп пешкән чия, тау битендә җир җиләге, болыннарда чәчәк — бары да кала...

Авыл яшьләренең җанын, хыялын тартып торганы— кала! Юлдан узып киткән һәр машинага кул күтәреп алар «тавыш» бирә. Ә машиналарның күбесе туктамый, әйтерсең, язмыш үзе, тагын бер уйлар өчен, аларга күпмедер вакыт калдырырга тели.

Асфальт кызганнан-кыза барды. Кояш төшкелеккә күтәрелеп җиткәндә ул тәмам кызган таба хәленә килде. Үзләреннән кайнар җил калдырып машиналар үтә торды. Инде күпме вакыт ачык һавада, кояш астында торган Рәхимҗанның тамагы кипте. Ул әледән-әле каерылып авыл ягына карангалый башлады, чоланда калган салкын әйрән исенә төшеп тамак төбен, иреннәрен кытыклап торды. Юлга терәлеп диярлек торган бәрәңге бакчаларының куе яшел төсеннән күңеленә җиләслек, саф рәхәтлек бөркелгәндәй булды. Күңелгә, җанга бөркелде бөркелүен, әмма сусауны басмады. Аяклары аны, ирексездән, юлдан ерак түгел генә коры елга куентыгыннан агып чыккан Изгеләр чишмәсенә алып китте.

Чишмә яны тып-тын, анда һичкем юк иде. Башта, түбәнгерәк төшеп, битен-кулын юды, аннан, күлмәген салып бер читкә куйгач, салкын суны муенына, күкрәкләренә тидерде. Шундук тәненә көч, җанына рәхәтлек кайтты. Чишмәнең кайнап чыккан җирендәге тигез ак таш өстенә кемдер матур бизәкләр төшерелгән ак фарфор касә куйган. Монда һәрчак шулай сусаганнар су эчсен өчен куелган савыт була. Элек-электән авыл карчыклары Изгеләр чишмәсен бер дә савытсыз тотмый. Юлдан үткән кеше монда туктап хәл ала, чишмә суы белән сыйланып уза — изгелек тамчыларын татый.

Нәкъ шул вакыт, юлдан узып барган бер автобус, тизлеген киметә төшеп, коры елгага таба борылды. Аның артыннан «Жигули» һәм тагын бер автобус иярде. Машиналар, елга читенә килеп җиткәч, бер-бер артлы туктап калдылар. Ерак юл килеп әлсерәгән яшьләр барысы да чишмәгә ашыкты. Чират торып шул касәдән су эчтеләр — шау-шу, уен-көлке башланды. Чишмә әйләнәсе җанланып китте. Гитара тавышы, шыңшып җырлау авазлары ишетелеп алды. Консерва банкалары, аннары бер-бер артлы шартлап шәраб шешәләре ачылды. Изгеләр чишмәсендә бигүк изге булмаган сүзләр дә ишетелгәли башлады. Бушап калган шешәләр, консерва банкалары, газета кисәкләре кайда эләкте шунда тәгәрәде, оча торды. «Жигули» хуҗасы, машинасын чишмә янына ук төшереп, мазутлы иске чиләк белән су чумырып алды һәм машинасын юарга кереште. Чишмә суында калай банкалар йөзде, бензин һәм май таплары акты.

Бер читтә югалып, хәйран калып торган Рәхимҗанны, әйтерсең, күрүче-искәрүче дә юк иде. Өнме бу, әллә чынлап та төш кенәме? Артык түзә алмады ул, кулындагы майлы чүпрәкне чишмә янында сыгып маташкан җиңел машина хуҗасына таба йөгерде.

— Кемнәр сез? Нишлисез?! Хәзер үк китегез моннан, эзегез булмасын,— дип кычкырды ул җан авазы белән.
— Ә син үзең кем? — дип сорады машина хуҗасы тыныч кына. Башкалар исә аны бөтенләй ишетмәделәр дә.
- Мин шушы авылныкы...
- Бик әйбәт. Нишләп йөрү инде, кая барыш?

Шундый тыныч һәм ипле итеп сөйләшкән ир уртасы кешегә ул артык тавыш күтәрә алмады. Әмма ярсуы да һич басылырлык түгел.

- Шәһәргә китеп бару, укырга керергә, — диде Рәхимҗан.
- Син – шәһәргә... Ә безнең сезнең авылга кайтыш, энекәш, уңыш җыярга, ярдәмгә! Сезнең авылга!—диде машина хуҗасы, һәр сүзенә басым ясап һәм мәгънә өстәргә теләп. Мыскыл итә идеме ул, чынлап сөйләшә идеме—аңламассың...

...Нурлы аланлылар арасында уку йортларына керүчеләр тагын да күбрәк иде быел. Институтка булмаса, техникумга керделәр. Алай да барып чыкмаса, югары квалификацияле игенче яисә терлекче исеменә лаек егетләр-кызлар завод-фабрикаларга өйрәнчек булып урнаштылар. Бер җыенып чыгып киткәч, кире авылга әйләнеп кайтуы әллә ничек, уңайсыз тоела бит.

Рәхимҗан авиация институтын сайлаган иде. Трактор һәм комбайнны соңгы шөребенәчә белгән Нурлы Алан егете очу аппаратларын өйрәнергә кереште. Урынны тулай торакның тугызынчы катыннан бирделәр. Бүлмәдә кайсы кайдан килгән үзе кебек үк авыл малайлары.

Көн аралаш дип әйтерлек, кичләрен Зәйнәп белән очрашалар. Кыз шәһәрнең икенче очында торучы апаларында яши иде. Ул элек тә җәй саен аларга кунакка килә торган булган. Зәйнәпнең белмәгәне юк — шәһәрнең тарихи урыннары, истәлекле йортлары белән таныштырды ул егетне. Зәйнәп белән шулай икәүдән-икәү генә җитәкләшеп йөрү Рәхимҗанга бик тә рәхәт иде. Күпме янәшә йөреп тә, туйганчы бер сөйләшә генә алмыйлар менә. Оялчан идеме Рәхимҗан, әллә тартына, югалып кына кала идеме, белмәссең... Аерылышкач та уенда гел Зәйнәп. Күбәләк кар явып торган айлы кичтә Зәйнәп белән бергә кышкы чана юлыннан кайтуларын әледән-әле искә төшерә ул. Теге чакта Чегән чишмәсенә салынган сукмактан суга йөрүче нигә Зәйнәп булмады икән... Урманда язның беренче умырзаясын өзгәндә Зәйнәп нинди теләк теләде икән...

— Менә бу «Акчарлак» рестораны, — дип бүлдерде кыз аның уйларын.

Үз истәлекләреннән аерылырга өлгермәгән егет «ә-ә...» дип сузды. Ул, ресторанның ни өчен шулай аталу хикмәтен белергә теләгәндәй, як-ягына каранып алды. Якын-тирәдә дулкынланып торган зур су һәм аның өстендә уйнап очкан акчарлаклар күрергә тели иде кебек...

— Як-ягыңа алай каранма, авылныкы икәнеңне белерләр, — дип кисәтте Зәйнәп.

Як-ягына башка каранмады ул, башын туры тотып кына барды. «Авылдан булуын белсәләр ни була?» Әмма күңеленә килгән сорауны бирә алмый калды. Атлаган саен биек үкчәләре белән әллә асфальтка, әллә аның йөрәгенә шак-шок басып барган Зәйнәп шәһәр белән таныштыруын дәвам итте:
— Шәһәрдә иң яхшы варьете шушында инде. Варьетеның нәрсә белән ашый торган әйбер булуын белмәсә дә, Рәхимҗан тагы башын гына какты. Вареньега охшаш нәрсәме ул, дип сорамакчы иде дә, җөрьәт итмәде, үзенең наданлыгын күрсәтүдән куркып, сүзне тизрәк икенчегә борды.
— Әнә теге ике катлы пыяла йортта нәрсә? — дип сорады, зур кызыксынучанлык күрсәтеп.

Зәйнәп, яңагына килеп кунган кигәвенгә селтәндемени, егетнең күтәрелгән кулын җәһәт кенә тартып төшерде. Муенын туры тоткан килеш, кеше-кара күрмәдеме дигәндәй, ялт-йолт як-ягына күз салып алды үзе.

— Бармак белән төртеп күрсәтү авыл гадәте, мин барында бүтән кабатлыйсы булма,— диде ул кырыс тавыш белән. Ләкин күпме генә кырыс булмасын, егет өчен иң-иң кадерле һәм үз тавыш иде бу.

Аны кызыксындырган пыяла йорт «Сыраханә» икән. Өстә кызыл зал — өч тәңкә түләп керәсең, аста яшел зал — анда шул ук сыраны тәңкә ярымга аласың икән. Нигә кызылында ике мәртәбә кыйммәтрәк икәнен бик беләсе килсә дә сорарга кыймады Рәхимҗан. Йә тагы гаеп табарлар... Зәйнәп аңар шәһәр яшьләре ял итә торган башка урыннар турында сөйләп китте...

Рәхимҗан өчен бик бәхетле көннәр иде бу. Зәйнәп яныннан ул соң гына, урамнар буйлап йөри-йөри аяклары тәмам талып беткәч кенә кайта иде.
- Вәт, молодой, йөреп тә күрсәтәсең үзең,— дип гаҗәпләнә иде бүлмәдәшләре. Ни әйтсәләр дә килешә, алар югары курслардан.
- Юк ла, мин классташ кыз белән генә идем бит...— дип аклана аякларын бөкләп тимер сиртмәле караватка менеп утырырга өлгергән Рәхимҗан.
- Чибәрме соң үзе?..
- Матур.
- Исеме ничек?
- Зәйнәп.
- Безгә кайчан күрсәтәсең соң үзен?
- Белмим...
- Күптән йөрисезме?
- Күптән дип, болай, очрашабыз гына бит без.
- Вәт, молодой! — ди кара сакал җибәргәне.— Болай гына, имеш... Болайның тегеләйдән аермасы юк инде аның хәзер.
- Без бит дуслар гына,— дип, утырган җиреннән аңарга таба борыла төшә Рәхимҗан, кулындагы кефир шешәсен болгата-болгата.
— Кызлар янына баргач тик торып булмый,— дип, серле елмая сакалбай.

Рәхимҗанның кәеф китә, билгеле. Үзенең аңлата алмавына, ә бүлмәдәгеләренең аңларга теләмәвенә кәефсезләнә ул.
— Без бит аның белән болай гына, дусларча, авылдашлар итеп кенә, шәһәр карап кына йөрибез...
— Менә сиңа мә...— дип, мәгънәле генә кеткелдәп куя ботын ботка атландырып караватында сигарет тартып яткан икенче бүлмәдәше.— Дусларча гына очрашабыз, авылдаш итеп кенә үбешәбез, кочышуны исәпкә дә алган юк... Кальцийларның калие и так далее... була инде ул. Ха-ха-ха-ха...

Сакалбай да авызын ера, аңа да кызык булып китә.
— Вәт, молодой!..
— Ярар инде, калдырыгыз берлеккә, тимәгез егеткә,— дип, өстәл артында проект сызып утырган бүлмәдәш тә кушыла.
— Бетте, бетте...— ди сакалбай, һәм кулына китап ала да актарына-актарына үзалдына сөйләнгәндәй генә мыгырданып өстәп куя:—Дон-Жуан булып чыктың әле син, молодой...

Бүлмәдә беразга тынлык урнаша. Ләкин күпкә түгел, сигарет пыскытучы тагын телгә килә:
— Дөрес эшлисең, энекәш, яшь чакта — дәрт бар чакта, ут уйнатырга кирәк кызлар белән. Ут!
— Ул тавышын күтәргәннән күтәрә барып, үз сүзләренең ялкынына үзе үк түзә алмагандай, сикереп үк торды.
— Ут уйнатырга кирәк! Молодец! Түлке җебеп торма! Җебеп калсаң, кызлар алдында йомшаклык күрсәтсәң - беттең!..
— Үзен тыңлыйлармы-юкмы, анысы әллә ни кызыксындырмый да иде ахры аны. Карашын бер ноктага төбәп, шул юнәлешкә боҗра-боҗра төтен өреп, зур гыйлем ияседәй, һәр сүзенә басым ясап һәм аерым мәгънә бирергә тырышып сөйләвен белде ул.
— Иң әһәмиятлесе — тезгенне үз кулыңда тотарга, тезгенне ычкындыру ярамый... Юкса, ерак китә алмассың. Уйларга вакыт, каприз күрсәтергә җай калдырмаска кирәк кызларга. Кулларың ут уйнатсын, кул кесәдә йөрү өчен түгел — монысын да киртеп куй хәтереңә. Сиңа моны мин әйтәм, молодой! Беренче көнне үк кочакларга һәм чатырдатып үбәргә, икенче көнне — кул күшекте дигән булып, җылы урын эзләргә. Алга таба нишләргә икәнен үзең чамаларсың — анысы иҗат эше.
- Һәм шунда оятсызлана төшеп шөкәтсез рәвештә көлеп тә җибәрмәсенме.
- Вәт тәк, молодой, минем сүздә торсаң, ак сакаллы карт булырсың. Кем дисең әле кызыңны?.. Ә-ә, Зәйнәп бит әле, Зәйнәп... Онытма, минем киңәшне тотсаң, син аның артыннан түгел, Зәйнәп синең арттан йөгереп йөри башлар...

Акыл өйрәтүләр еш кабатланып торды аларның бүлмәсендә. Яшәргә, студент һәм егет булырга өйрәтә иде барысы да. Рәхимҗан үзләренә авылдан алып килгән бәрәңге дә кыздырып җибәрсә, тегеләр гел аны гына кайгыртып яшиләр диярсең менә...

Колакка элмим дисәң дә, аларның һәр әйткәне күңелдән, хәтердән китми азаплый иде. Әллә дөрескә чыга инде болар әйткән, дип, Рәхимҗанның вакыт-вакыт икеләнеп калган чаклары да булгалады. Зәйнәп көннән-көн үзгәрә, егеткә һаман да югарыданрак торып карый төсле иде. Ләкин Рәхимҗан шиккә төренгән, андый ямьсез уйларын тизрәк үзеннән куарга керешә, Зәйнәп хакында шулай уйларга җөрьәт итүе өчен үз-үзен тиргәп, битәрләп ташлый. Зәйнәп бит бер генә, ул башкалар төсле түгел. Зәйнәп булмаса, ул бу шәһәрдә бөтенләй яши дә алмаган булыр иде. Алай гынамы икән, Зәйнәпсез дөньяда яшәүнең яме дә булмас иде кебек. Ярый әле Зәйнәп бар бу якты һәм искиткеч матур дөньяда!

Әнә, бүген дә таш урамнар буйлап, светофор утына туктап калган тиз йөрешле машиналарны узып университет ягына кем йөгерә дисез? Ул — Рәхимҗан! Бу сәгатьтә дөп-дөп итеп кем йөрәге тибә дисез? Аныкы — Рәхимҗанныкы! Кулына чәчәк тотып, кая йөгерә, кая ашыга икән бу егет дисезме? Зәйнәп янына!.. Аны бу шәһәрдә, юк-юк, бу шәһәрдә генә түгел, бөтен җир йөзендә иң-иң, иң-иң... булган, гүзәл кыз Зәйнәп көтә.

Дөрес, чәчәк кибетендә розага чират торып, егет беразга кичекте кичегүен. Шулай да зыян юк, аның кулындагы чәчәкләрне күргәч, куанычыннан ни дияргә дә белмәс Зәйнәп. Чөнки ул аңарга иң-иң матур чәчәкләрне алып килә... Әнә сәгатенә карый-карый басып торган кыз кемне көтә дисез? Аны — Рәхимҗанны! Озаграк көттерде бугай шул... Шундый сылу кызны болай көттерергә ярыймыни инде... Кулындагы чәчәкләрен аркасына яшереп, кызга якынлашты ул. Чәчәкләрне сузып, көтмәгәндә-уйламаганда шатландырасы килә аның Зәйнәпне. Шунда әллә каян гына күкрәгенә язгы ташу кебек ярсу бер дәрт килеп керде. Дулкын булып егетне үз канатларына суырып алды әлеге дәрт, очындырып, тибрәндереп куйды, һәм бөтенләй үзе дә уйламаган җирдән күңеленә җыр килде. Күңеленә килгән шатлык шундук телен тибрәндерде:

Бакчадагы гөлләремнең
Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.
Ал Зәйнебем, гөл...

Ялт-йолт тирә ягына каранып алган кыз егетнең бу кыланышыннан светофор утыдай кызарып чыкты.

— Тукта!..— диде ул, «Зәйнәбем...» дип әйтергә җыенган авызны иске бияләй белән каплагандай, ачуланып. — Шул җыр гына җитмәгән... Син нәрсә, бабаң бригада җыелышына килгәндәй соңарып йөрисең?..

Әйе, Зәйнәп тавышы иде бу. Егетнең муенына чүмеч тутырып салкын су койдылар диярсең! Ул бер тын аңыша алмый торды, кадакка эләгеп тишелгән туп хәлендә калды — күңелгә килгән дәрт һәм моң җилгә очты, күз алдында бушады да калды. Колагы чыңлап торды, әйтерсең, тишелгән тупның һавасы шулай сызгырып чыга... Соңга калуы да хак, җыры да урынсызрак килеп чыккандыр бәлки. Тик бер нәрсәгә күңеле кителде аның: нигә «бригада җыелыш»ын һәм аның бабасын шулай искә алды соң әле кыз? Аның бабасымы соңга калып йөри торган кеше?.. Колагы ишетсә дә, күңеле ышанмады Рәхимҗанның, Зәйнәп алай димәс! Юк, алай димәс Зәйнәп! Дисә дә, аңлашылмаучылык кына бу. Бәлки, шаяруы гына булгандыр әле... Елмаерга тырышты егет һәм аркасына яшерелгән чәчәкләрен чыгарып кызга сузды.

— Зәйнәп, бу чәчәкләр сиңа...

Көттерә төшеп кенә чәчәкләрне кулына алды кыз. Егет өчен әлеге көттерү чиксезлек сыман озын һәм озак тоелды. Әллә ниләр уйлый башлаган иде инде, ярый әле җайланды. Розаларның үзеннән дә алсурак булып янган иреннәренә чәчәк бәйләмен якын китерде ул. Иреннәре генә түгел, аның күзләре дә кинәт нур чәчеп балкыр, яктырып китәр төсле тоелды.

— Ә нигә дүртәү?

Бу сүзләрне ишеткәч, Рәхимҗан берни аңламады, киресенчә, гаҗәпләнде, бөтенләй коелып төште. Дүрт чәчәк аз буламы икәнни?.. Белгән булса, күбрәк алыр иде... Ни дип җавап бирергә дә белмәде ул. Зәйнәпкә исә егетнең уңайсызланып, шулай чарасыз калып торуы кызык тоелды, тынлыкны ул бик теләп һәм махсус суза төште.

- Син бит зираттагы әбиең янына килмәгәнсең? – диде ул коры гына.
“Әбинең ни катышы бар? Каян килә аңарга шундый дорфалык...” дип, үзалдына уйлап куйды егет. Әмма дәшми калырлык көч тапты үзендә.
- Беләсең килсә,— диде Зәйнәп, бераз йомшара төшеп,— кызларга йә өч, йә биш чәчәк бүләк итәләр. Бүләккә алынган чәчәк һәрчак так санлы булырга тиеш.
- Ә-ә-ә,— дип, баш какты егет. Аның башка чарасы юк иде. Хәтеренә төште: чәчәк кибетендәге сатучы да өч чәчәк төреп биргән иде бит. Дүртенчесен, әнә теге ап-агын, ул бит үзе яңадан сайлап алды. Зәйнәпкә шунысы аеруча ошар, дип өстәгән иде ул аны. Менә ничек икән...
— Шулай да рәхмәт, мин розаларны бик тә яратам,— дип, кыз тагын чәчәкләрне янып торган иреннәренә тидереп алды.— Тик менә дүртәү булгач, тотып йөрү генә уңайсыз булыр инде. Мә, монысы сиңа булсын,— дия-дия, теге ак розаны җәһәт кенә егетнең үзенә тоттырды.

Алар шулай, кулларына чәчәк тоткан килеш, тын-матур урамнар буйлап янәшә атлап киттеләр, тора-бара кулга кул үрелде, җитәкләштеләр. Як-якта зәңгәр таң булып неон утлар кабынды. Алар атлыйсы юлга алтын-сары юкә яфраклары коелды. Табигать алтын-сары бишектә тибрәнә иде. Зәйнәп, гадәтенчә, урамнар, истәлекле йортлар белән таныштырып барды, шундый зур һәм борынгы шәһәрдә яшәүнең рәхәтлекләренә сокланып сөйләде. Рәхимҗан әле һаман үзен борчыган сорауга җавап таба алмый интегә иде: нигә якын кешеңә бүләккә өч чәчәк ярарга тиеш тә, ә дүрт чәчәк ярамаска тиеш? Кем уйлап чыгарган моны, чәчәкләр нигә дип так санда гына булырга тиешләр? Табигать бит һәр очракта пропорцияне, парлы булганны ярата... Кеше дә үзенә тиң пары булганда гына бәхетле, һәммә тереклек тә... Ә нигә чәчәкләргә ярамый парлы булу? Күпме генә баш ватмасын, күңелен юатырлык җавап барыбер табылмады. Ә Зәйнәпнең үзеннән сорарга уңайсызланды... Шәһәр кешеләре эшлексезлектән уйлап чыгарган бер нәрсәдер әле, дип нәтиҗә ясаудан башка чарасы юк иде аның. Авыл кешесенең чәчәкне санап җыйганын кемнең күргәне бар? Болын чәчәкләренең иң матурларын бер бәйләм итеп туплыйлар да җан теләгән кешеңә бүләк итәләр. Урман һәм болын чәчәкләрен берәүнең дә, тукта, ничәү икән монда, дип санап маташканын күргәне булмады. Авылга кайтып бу хакта сөйләсәң, кычкырып көләчәкләр.

Шулай да матур иде, серле иде көзге бу кич. Шуңадыр, алар вакытның ничек узганын да сизмәделәр, гадәттәгедән дә озаграк йөрделәр. Зәйнәпнең апалары янына җиткәч тә әле берничә кат йорт тирәсен әйләнеп чыктылар. Урамнар буйлап шулай икәүдән-икәү генә җитәкләшеп йөрү Зәйнәпкә дә ошый иде бугай. Ишек төбенә җиткәч тә ашыкмады алар, озак кына бер-беренә карашып тордылар. Бер сәбәпсезгә дә шаярасы килеп торды Зәйнәпнең, ул берөзлексез чаяланып көлде, күзләрен зур ачып егеткә карап торды, алсу иреннәрен бүлтәйтеп елмайды, иреннәрен тешли-тешли елмайды. Аның бит алмалары алсуланганнан-алсулана барды, көлгән чакта ирен читләре тартышып-тартышып алды. Рәхимҗан бәхетле иде шул мизгелдә, ишеккә сөялеп торган Зәйнәпнең күзләрендә чагылып уйнаган ай нурларына карап сокланды.

— Зәйнәп...— диде ул, кайнар сулышын тыярга тырышып.

Кыз, үзе дә белешмичә, аңарга тартылып куйды, шомырт кара күзләр дугайланып килгән озын керфекләр артында качыш уйнап алды.

— Әйе, Рәхимҗан... Без монда икәү генә...

Мондый ягымлы тавыш бары тик Зәйнәптә генә.

Егет берни дәшә алмый торды, ни дияргә дә белмәде. Кызның толым булып сузылган чәчләреннән, бит очларыннан сыйпап аласы килде, ләкин кыймады, аны үпкәләтүдән курыкты— тыелып калды. Инде ничәнче кат күзе Зәйнәпнең яңа бөредән чыккан яфрак сыман чагылып-чагылып алган иреннәренә төште. Бөтен җаны-тәне белән кызга табан омтылды егет. Әмма, бүлмәдәш егетләр коткысына бирелү булып чыкмасын тагы дип, бөтен ашкынуларын тыярлык сабырлык тапты үзендә.

— Әү, Рәхимҗан...— дип кабатлады кыз, башын ия төшеп. Ирексездэн кулларын егеткә таба сузды. Алар кайнар иде, шундук өтеп алдылар.
— Синнән бер нәрсә сорыйсым килә иде...
- Йә, сора, без монда икәү генә — син дә мин генә.— Зәйнәп үз сүзләре белән, аны гына түгел, үзен дә иркәләгән сыман, күзләрен ярым йома төшеп пышылдый иде.— Без икәү генә, Рәхимҗан, син дә мин генә.
- Тик бер шарт белән, дөресен җавап бир, ярыймы, Зәйнәп.
- Йә, Рәхимҗан,— дип, сузып, ягымлы пышылдавында булды кыз,— ул нинди сорау тагы, йә, әйт... әйт инде...
- Дөресен генә әйтерсең... әйтергә ярамаса, бөтенләй эндәшмәссең, ярыймы, Зәйнәп...
- Мин ялганлый белмим, Рәхимҗан. Соравыңны әйт.
- Урманга умырзаяга менгән көнне хәтерлисеңме?
- Шуннан...— Кыз егеттән мондый сорау көтмәгән иде, шуңа аның тавышы кинәт кырыслана төште, үзгәреп китте.
- Син дүрт умырзая тапкан идең... Дүртебезгә дүрт чәчәк өзеп, без иң зур теләкләребезне юрарга сүз куешкан идек, хәтерлисеңме?
- Хәтерләмәскә... Яхшы хәтерлим.
- Сер булмаса, әйт әле, Зәйнәп, язның беренче умырзаясын өзгәндә, син нинди теләк теләгән идең?
- Сер дип, нәрсәсе сер булсын инде аның хәзер, иң зур теләгем чынга ашты — укырга кердем.— Ул канәгатьлек белән елмая төште әлеге сүзләрен әйткәндә. Күпме генә якты булмасын, сизелер-сизелмәс кенә салкынлык та бар иде кебек ул елмаюда.
Шунда югары катларның берсеннән Зәйнәпне чакырган тавыш ишетелде.
— Хуш...— диде кыз һәм, егеткә артык берни әйтмичә, капылт кына борылды да баскычтан менеп йөгерде.

Кулындагы ялгыз ак розаны ни эшләтергә белми, бармаклары белән бөтерә-бөтерә, Рәхимҗан урыныннан кузгала алмый торды. Зәйнәп кире борылыр, йә булмаса этажлар арасындагы ачык тәрәзәләрнең берәрсеннән башын тыгып нидер әйтер, кул болгар дип көтте ул. Кызның аяк тавышлары тынып шактый гомер узгачтын да ул нидер көтеп, Зәйнәп кереп югалган өйгә текәлеп карап торды. Һәм ниһаять, өметен тәмам өзеп, салмак адымнар белән трамвай тукталышына табан юнәлде. Үзе бара, әкүңелдә төрле-төрле уйлар. Үзеннән канәгатьсезлек идеме бу, Зәйнәптәнме, белмәссең. Байтакка сузылды бу халәт. Шактый ара киткәчтен генә кулындагы чәчәккә күзе төште. Аны нишләтергә, тулай тораккача күтәреп кайтып булмый бит инде, көләчәкләр. Чүп савытына салыр иде, кызганыч. Ә үзе һаман атлый, алга таба бара. Ниһаять, арткы ишектән генә трамвайга да кереп утырды. Каршысына кондуктор килеп басты.

- Билет...
- Ә-ә, әйе, билет... Хәзер, хәзер...

әхимҗан кесәләрен күпме генә кармалап та билетка акча таба алмады аннан. Булган акчасын чәчәккә түләп бетергән ләбаса. Колагы ут булып кызышты, җир ярылса шунда кереп качар иде, оялудан ни эшләргә белмәде.

- Билет, - дип кабатлады кондуктор.
Ни дияргә белми торды һәм көтмәгәндә кулындагы чәчәккә күзе төшеп, ак розаны кондукторга сузды ул.
-Бу чәчәк сезгә, - диде.

Кырыс холыклы кондуктор хатын күтәрелеп бәрелер, дигән иде. Ә ул, киресенчә, үзенә булган игътибардан ни дияргә белми уңайсызланып куйды, битләренә алсу төс йөгерде аның. Чәчәкне алды һәм бәхетле елмаеп, егеткә рәхмәтләр укып, ары китеп барды.


8

Студент тормышына ияләшә алмый азапланды ул. Нурлы Аланны сагынды. Күңеленә үз, якын булган авылдашларын, су буйларын, тугайларны, басу һәм урманнарны юксынды. Нурлы Алан чишмәләренең челтерәве, арандагы тайлар кешнәве төшләренә кереп йөдәтә иде. Зәйнәпне дә шул чишмәләр, шул табигать кочагында итеп күз алдына китерә ул. Хыялында йөрткән, аны берөзлексез үзенә тартып торган Зәйнәп әле хәзер дә Нурлы Аланның су буенда яисә урман аланнарында йөридер, аның тизрәк кайтуын көтәдер сыман тоела иде. Нурлы Алан урманындагы беренче умырзаяларны сагынды...

Көннәрдән бер көнне институт каршында һич уйламаганда ул Фаягөл белән очрашты. Бит алмаларына хәтле көлеп торган, һәр сүзе, килеш-килбәтеннән үк ягымлылык бөркелеп торган авылдашы Фаягөл иде бу.
- Бәй, Рәхимҗан, син түгелме?.. Ашыгып баруым иде, күрми кала язганмын,— дип гаҗәпләнгән булды кыз. Ә үзе инде ничә көннәр аны очрату уе белән йөри иде.
- Фаягөл... Син дә мондамыни, Фаягөл?
- Әйе, «Спартак»ка урнаштым. Кичләрен хәзерлек курсына йөрим. Бер балл аркасында калдым...
- Була торган хәл, - диде егет. –Ләкин аңламадым, “Спартак”, дидең, ул ни дигән сүз. Футбол уйнамый идең кебек?
Фаягөл рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
- Аяк киемнәре тегә торган фабрика ул “Спартак”. И-и-и, Рәхимҗан, шуны да белмисеңме?

Каян белсен ди ул аны, беренче ишетүе иде. Сүзне икенчегә борып, сорап куйды:
- Авылны сагынмыйсыңмы?
- Сагынудан ни файда. Яшьтәшләрең таралып беткәч... Авылда һич кем калмады бит.

Бу очрашуга алар икесе дә шат иде, әлбәттә. Авыл хәлләрен, классташларын искә төшереп сөйләштеләр. Фаягөл әле бу ялда гына авылга кайтып килгән икән, яңалыклар турында күбрәк ул сөйләде. Шулай гәпләшеп барган җирдән, кинәт нәрсәдер искә төшереп, җитдиләнеп калды ул. Сак кына сынаулы карашын Рәхимҗанга төбәде:
- Ишеткәнсеңдер ич...— диде ул, туктала төшеп,— анда исерек Гыймай синең бабаңны таптаткан.
- Нәрсә?!.— дип кычкырып җибәрде Рәхимҗан үз-үзен белешмичә. Бу хәбәрдән аның ике чигәсенә берьюлы ике яшен ташы китереп суккандай булды.— Кемне, минем бабайнымы?..
- Бәй, беләсең дип уйлаган идем, әйтмәгән дә булыр идем... Ул тикле борчылма, ул исән бит, район больницасына илткәннәр.—Акланырга теләгәндәй кабаланып, үз-үзен битәрләде Фаягөл. Авыр хәбәрне шулай капылт кына әйтеп ташлыйлармы инде, их мин — юләр, дип тирги сыман иде ул үзен.

Рәхимҗан кискен бер нәтиҗәгә килеп, Фаягөл белән саубуллашырга ашыкты. Хәтта кызның: «Рәхимҗан, туктале...» — дип әйтергә теләгән сүзен дә тыңлап бетермәде.

Тулай торакка кайтып өстен-башын алыштыргач та тизрәк чыгып китәргә җыенды. Түр почмактагы өстәлдә сызым сызып утырган бүлмәдәшенең үз эше эш иде, аңарга игътибар да итмәде. Әмма караватта кырын яткан сакалбай сүзсез каламы соң! Егетнең болай ашыгуы сәер тоелды аңарга.

- Син кая, молодой, болай ашыгасың, сүгәнең янынамы? —диде ул мыскыл итәргә азапланып.
- Өйгә,— диде Рәхимҗан коры гына.
- Инде өй дә юнәттеңме, димәк, урамда йөрүдән туйдың... Менә ичмасам бу аңлашыла миңа!..
- Бабай авырып киткән, үлем хәлендә...
- Булса... Карт кеше үлми нишләсен тагы...
- Машина бәрдергән, больницада.
- Димәк, капут, бабай капут!.. Машина бәргәч исән калу юк! Ничу кайтып йөрергә.
- Син нәрсә? — Рәхимҗанның йөзенә кан йөгерде, караватта акыл сатып яткан сакалбайга ачулы күзләрен текәде ул.— Син нәрсә телеңә салынып ятасың!
- Мин шул көе, элеккечә. Ә син шашкансың! Кем инде бабай күмеп йөри. Син хәзер студент, ташла шул мужиклыгыңны.

Рәхимҗан, ни әйтергә белми, бер мәл аптырап карап торды аңарга. “Кешеме соң бу, әллә кеше кыяфәте алган бер шайтанмы?!. Авызы ни әйткәнне колагы ишетми”.

— Йөрмә кеше көлдереп, авылны онытырга вакыт. Йөрмә иске бишмәт сыман! — дип акыл сатты сакалбай аның саен һәм караватыннан сикереп үк торды.

Рәхимҗанның түземе беткән иде, ул, чыгырдан чыгып, юлына аркылы баскан сакалбайга ачу белән селтәнде. «Синең урының шунда» дигән сыман, аны караватына кире этеп җибәрде. Теге сиртмәле караватка барып төште. Ни дияргә белми, авызын ачып калды. Ә Рәхимҗан ишеккә юнәлде...

...Больницага аны икенче көнне генә керттеләр. Авылдан әтисе дә килгән иде. Өч ир-ат, бер урынлы җыйнак палатада калып, байтак кына үзара карашып, хәл белешеп утырдылар. Картның хәле чынлап та авыр иде. Күпме генә яшерергә тырышмасын, улы белән оныгы аның хәлен күреп, тоеп утырдылар. Картның хәлсез иреннәре чак ачыла, күзләреннән нур качкан. Шуңа ата белән бала, сүз берләшеп кергәндәй, артык борчымадылар картны. Әледән-әле ул үзе генә эндәшеп куя иде.

- Кайттыңмы, улым? — диде Рәхимҗанны әле яңа гына таный төшеп.
- Кайттым, бабакай,— дип җавап кайтарды егет, күңелендәге авыр тойгыларын бабасына сиздермәскә тырышып.
- Әйбәт иткәнсең, улым... Бөтенләйгә кайткансыңдыр?.. — диде дә, җавап биргәнне дә көтмәстән, иркен сулыш алды. Андый нәтиҗә ясарга, югыйсә, һичнинди нигез юк иде кебек. Күрәмсең, күңелендә йөрткән шундый теләге булган, дип уйлады Рәхимҗан. Ул, бабасының күз карашын тотып, «әйе» дигәнне аңлатып ым какты. Күңелендә йөрсә дә, бөтенләйгә кайту турындагы уйның әле башына килеп тә караганы юк иде бит әлегә. Әтисе дә, ул да дәшмәделәр. Карт күзләрен йомып хәл ала иде бугай, бераздан яңадан телгә килде:
- Судлашып йөрмәгез, улым! Гыймай белән дим... Балалары жәл...
— Борчылма, әти! Ул турыда уйлама, анысы качмас, — дип җавап кайтарды Рәхимҗанның әтисе. Егеткә исә аның җавабы ошамады — ачык итеп, бабасының күңеле булырлык итеп килешергә дә мөмкин иде ич.

Палатада тагы авыр тынлык урнашты. Кайдадыр, бүлмәнең бер почмагында, ялгыз чебен безелдәгән аваз гына ишетелеп торды. Җанны газаплый торган тынлык иде бу. Тетрәндергеч тынлык! Күкне томалап алган болытлар арасыннан сирпелеп киткән нурлар сыман, картның күзләре янә ачылып алды. Рәхимҗан барын күреп, аңлап утырды, авырая барган керфекләрен күтәрү торган саен кыенрак, газаплырак иде бабасына. Кургашыңдай авыр иде инде аның керфекләре.

— Әбиегез янына, зиратның түбән башына күмәрсез, — диде ул. Аннары өстәп куйды: — Су буеннан чишмә тавышлары, атларымның су эчкәндә пошкырган авазлары да ишетелеп торыр...

«Юк, Бабакай, әле үлмисең, әле синең яшисең бар - Нурлы Аланга син шундый кирәкле бит әле, Бабакай»,— дип кычкырасы килде Рәхимҗанның. Бөтен дөньяга оран салырга әзер иде ул. Тик аның сүзләреннән бабасына җиңел булса икән...

Палатаның кайсыдыр ерак бер почмагында һаман теге чебен безелдәде. Ялгыз чебен. Пәрәвез җепләренә эләгеп буталган, чарасыз калып язмышы хәл ителгән чебен идеме ул? Җанны өшеткеч бер үк аваз чыгарып, һаман безелдәде дә безелдәде бичара. Башка бернинди аваз ишетелмәде, әйтерсең лә бу мизгелдә бөтен дөнья сулыш алырга да куркып тынып калган иде... Ә чебен тагы бер тапкыр, ычкынырга теләгәндәй, нык кына безелдәп алды да тынды. Башка безелдәмәде.

Әтисенең муен уртасында зур бер төер калкып чыкканын һәм шул төернең торган саен зуррак тизлек белән бер аска төшеп, бер өскә күтәрелеп сикергәли башлавын, тыпырчынуын аермачык күреп утырды Рәхимҗан.

Көпә-көндез палата тәрәзәсендә кинәт кояш сүнде. Алар утырган җыйнак палатаны караңгылык урап алды. Шул караңгылыкны таратырга, дөньяны яңадан яктыртырга теләгәндәй, ата белән улның күзләре берьюлы ике пар нәни кояш булып кабынды шикелле... Чыклы нурлар аркылыга да, буйга да йөгерә-йөгерә айкап гизделәр караңгы бүлмәне. Бер стенадан икенче стенага, идәннән түшәмгә, түшәмнән идәнгә күчеп яктыртты алар. Гөлт-гөлт балкып алды, аннан тагы идәнгә тамды яктылык, борыннарын, иякләрен яндырып узды аларның. Ләкин дөнья элеккечә яктырмады, тирә-як кояш тотылган көнне хәтерләтә иде.


9

Бабасының җидесен уздырган көнне ул үзенең авылда калырга ниятләвен хәбәр итте. Ата-ана Рәхимҗанның сүзләрен башта чынга алмады. Бабасын бик үз итә иде, нык кайгырды, арыгандыр, дип кенә уйладылар. Кайткан көе тагы бер-ике көн ял итсен дә, аннан озатырбыз, диештеләр.

- Китмим дигәч, китмим,— дип өзеп куйды егет тагы берничә көннән, әнисенең үгетләүләренә бирешмәде.
- Тилермә, улым, акылыңа кил,— диде ана.— Шундый институтка кергәч ташлап китәләр димени... Адәм булдым дигәндә генә әрәм булырга ярамый.
- Авылда тормыш мең кабат яхшырак. Барыбер миннән җүнле инженер чыкмаячак,— дип, әнисен тынычландырырга тырышты егет.

Көзге каршында авызларын кыегайта-кыегайта кырынып торган җирдән тукталып, сөйләшүгә әтисе кушылды:
- Сине кеше булсын, диләр. Югары белемсез ни эшләргә, кая барырга уйлыйсың?..
- Авылда эш бетмәгәндер әле. Хәзергә бабайның атларын карармын.
- Тилебәрән орлыгы ашамаган диген аны... Сине үгетләгән мин юләр,—дип кул селтәде дә, кырынуын дәвам итте әти кеше.
- Улым, акылыңа кил, кешедән оят... Күрше-күлән нәрсә уйлар. Институтыннан куып кайтарганнар икән, дип чыгарырлар. Акылыңа кил,—дип, үгетләүдән туктамады әнисе.
- Димәсләр, әни, борчылма. Авылда да менә дигән итеп яшәүчеләр аз түгел,— диде ул, тагын бер мәртәбә әнисен юатып. Алай да булмагач, иң өстенә курткасын салып ишеккә юнәлде.
- Председатель янына барам, борчылма да, үгетләмә дә, әни, хәл ителгән!
- Кемнәрнең күзе тигәндер инде бу балага...— дип, яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп калды ана.
- Акылына килер,—дип, кырт өзде әтисе. Һәм икәү-дән-икәү генә өстәл артына утырып чәй эчтеләр. Авыз ачып бер-беренә ләм-мим сүз әйтмәделәр башка.

Колхоз идарәсе каршына җитеп килгәндә, колхоз рәисе үзе килеп чыкты. Егет, исәнләшеп, сүзне нидән башларга белми тора иде. Биреләчәк сорауны сүзсез аңлагандай, председатель үзе сорап куйды:
— Нәрсә, калага барырга машина белешмәкче идеңме? Бүгенгә җук! Иртәгесен баралар, утыртырлар.

Колхоз җитәкчесе, гадәтенчә, ашыга иде ахры. Инде үз юлы белән китеп бара дигәндә, Рәхимҗан янә аның каршына чыгып басты.
- Мирзанур абый, мин бит сезгә киңәш сорап төшкән идем.
- Җә, нәрсә бар, нинди киңәш тагы?
- Сездән бер-бер эш сорарга дип төшкән идем.
- Нинди эш ул? — рәис аңышмый торды.
- Колхоз эше...
- Нәрсә, кудылармы әллә?
- Кумадылар. Үзем шулай хәл иттем.
- Кешегә әйтеп адәм ышанмасны сөйләп торма, энекәш, шаярышып торырга вакытым җук,— дип, кул селтәде председатель.— Мин сер саклый беләм, җә, тиз генә әйт тә нәрсә өчен куганнарын... Аннан ары киңәш итешербез.
- Ипидер, Мирзанур абый, кумадылар. Үземнең барасым килми.
- Кая кергән идең әле? Бөтен авыл югары белем дип котырган, сезне белеп тә бетермәссең...
- Авиационныйга.
- Оһо! Ошамый дисең инде алайса,— сынагандай карап алды ул Рәхимҗанга,— ошамый дисең... Әйдә, утыр машинага. Төзүчеләр янына ашыгам, юлда киңәшербез.

Колхоз рәисе руль артына үзе утырды. Һәм кузгалып та киттеләр. Машинаны ул Рәхимҗан белә-белгәннән үзе йөртә торган иде. Өлкән яшьләрдә булуына да карамастан, аның җитезлегенә сокланып барды егет.

— Син миңа үпкәләмә, җегет,— дип сүз башлады ул.— Бу — заманнан артта калган абзый икән дип уйлый күрмә. Югары белемнең кирәген мин үзем дә яхшы беләм... Сиңа да ташларга киңәш итмим. Тик мине икенче нәрсә борчый — югары белем алган кеше авылга кайтудан курка, эшләмәскә өйрәнә, җирдән бизә.

Рәхимҗан ни дияргә дә белмәде. Беразга тынлык урнашып торды, һәм сүзне рәис дәвам итте.

— Көн чабасың, төн чабасың,— диде ул, егетне үз иткәнен аңлатырга теләгәндәй.— Кырыкмаса кырык эш башланган килеш ята. Кемне кая куярга белгән җук, кеше җитми, энекәш, кеше... Мәктәпне елның елына кырык-илле бала тәмамлый килә, күз ачып йомарга өлгермисең, ком астына киткән су кебек юкка чыгалар. Кая китәләр шул тикле, башыма сыйдыра алмыйм... Ун елга биш йөз, егерме елга бер мең чамасы дигән сүз бит ул... Шуларның хет яртысы, чиреге генә калса икән. Кая китәләр, кая шулай кабалана-кабалана авылдан качалар, чуртым белсен... Ә югыйсә һәммәсе авылын сагынып яши. Киткәненә үкенә күбесе, кире әйләнеп кайту уе белән яши. Тик кайта гына алмый... Менә шундый хәлләр, энекәш.

Рәхимҗан ничек утырган булса, шулай урыныннан кымшанмый тик тыңлап барды. Рәискә ияреп нидер әйтергә, яисә аның сүзләренә каршы төшәргә ул үзен хокуксыз сыман тойды.

Сүзеннән туктагач, син мондамы соң дигәндәй, рәис аңарга күз чите белән генә карап алды. Газны киметә төште. Тамак кырып алды һәм тагын дәште:
— Кем малае дидең әле? Айтуганов бит... Бабаңны күмәргә кайткан идеңме?

Рәхимҗан баш какты. Колхоз рәисе үзалдына сөйләшкәндәй, акрын гына дәвам итте:
— Шәп карт иде... Әле җир җимертеп эшләп йөри иде... Биш-алты кешегә алыштыргысыз иде... Әнә бит ничек килеп чыкты... Бер исерекбаш аркасында... Эчмим, дип, кат-кат антлар иткәч, гаиләсе хакына дип кенә утырткан идек рульгә... Кем уйлаган аны. Алыштыргысыз кеше иде Төхфәт бабай...

Фермаларның аргы башына җиткәч, ул кинәт тормозга басты. Машинадан чыккач, кулларын болгый-болгый, ниндидер таныш булмаган кешеләр белән сөйләште. Туң җир актарган экскаватор гөрелтесеннән, бетон плиталар бушатучы кранлы машина тавышыннан аларның нәрсә турында шулай кызып бәхәсләшүен аңларлык түгел иде. Актарып ташланган котлованны әйләнеп килгәч, рәис тегеләргә тагы ниләрдер әйтте, кисәтүгә охшаш ишарәләр ясады. Рульгә утырып кузгалып киткәч, янә үзалдына сукранып алды:
— Авылның менә дигән җегетләре таралып бетә, чит җирләрдә каңгырап йөри. Ә монда әнә шундый, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип йөрүчеләр белән эшләргә кала. СМУныкылар, фермага азык кухнясы төзеп маташу.

Узып барышлый, төзелеш эшләре тәмамланып килгән ике катлы культура сарае янында тукталып алдылар. Әйләнеп кире кергәндә рәиснең кәефе бу юлы бермә-бер шәбрәк күренә иде. Аның сыман җил-җил атлап килүеннән үк сизгән иде моны Рәхимҗан.. Ялгышмаган булып чыкты.

— Молодцы, күңелдәгечә була монысы. Шәп җегетләр!—дип мактады ул клуб идәненә паркет җәючеләрне. — Әйтәм бит, авыл кешесе үземә була дип эшли ул. Эш башка — сыйфат башка.

Шунда гына янәшәсендә Рәхимҗан утырып йөргәнне, аның йомыш белән килгәнлеген исенә төшергәндәй итте.
- Исемеңне ни атлы дидең әле?
- Рәхимҗан.
- Ә-ә, синмени инде ул Рәхимҗан?
- Нигә алай дисез, Мирзанур абый?
- Болай гына... Узган кыш, көрткә бата-чума чишмәдән су ташый, дип сөйләгәннәр иде. Мәзәк итеп... Син булгансың икән.
- Әйе! Нигә, начармыни?
- Начар димим, чишмә суына җиткәне юк.— Һәм ул шунда, сүз башын искә төшерепме, сорап куйды: — Ашыкмыйсыңдыр ич?
- Кая ашыгыйм... Китәр җирем юк.
- Хәзер, чаптырып кына ремонт мастерскоена барып килик тә, аннан иркенләп киңәшербез, ярыймы.

Ул арада машина, тимер койма белән уратып алынган зур ишегалдына кереп, трактор һәм чәчкечләр тирәсендә уралган кешеләр янына килеп туктады. Кара мазутка буялган дәү һәм таза ир-атлар белән кызып-кызып ниләрдер киңәште рәис, әледән-әле, нидәндер кызык табып, дәррәү көлешеп тә алдылар. Рәхимҗан исә һаман да кабинада утыра бирде — авылдашлары янына чыкса, чит итәрләр төсле тоела иде. Шуңар ул аларны түгел, тимерчелек каршында торган ватык чәчкечтә аркасын кашып маташкан озын мөгезле карт кәҗә тәкәсен күзәтте. Көтмәгәндә, рәиснең монда булуын абайламыйчарак булса кирәк, янәшәдәге тимерчелектән стакан һәм шешә тоткан ике-өч адәм шаулашып килеп чыкты. Машинаны күргәч, үзләре шундук каушап та калдылар, әмма кире чигенергә өлгермәделәр, соң иде инде. Кәҗә тәкәсе, алардан шүрләп, сискәнеп, читкә сикерде. Барысы да шул якка борылдылар. Рәис тә күреп калды үзләрен.

— Марш өйгә!..— дип тавышын күтәрде ул, тегеләр аны-моны уйлап өлгергәнче. — Техника тирәсендә эзегез булмасын!

Гаеплеләр үзара карашып алдылар, ык-мык боргаланырга да иткәннәр иде, барып чыкмады. Сүзсез дә аңлашыла дигән сыман, буйсынулы кыяфәт ясап капкага юнәлделәр.

- Бер тамагыгызга хуҗа була белмисез. Эш вакытында эчмәсәгез соң...-дип, нәфрәтләнеп тешен кысты рәис. Әллә ниләр әйтеп тузынасы, тегеләрне эттән алып эткә саласы килә югыйсә үзенең, әмма башка берни дәшмәде. Машина урыныннан кузгалгач кына, күңелен бушатырга теләп, янәшәсендәге егеткә борылды.

- Уф, туйдым шул исерекбашлардан. Бер стакан эчмәс борын шайтанга әвереләләр бит, шайтанга... Эчмәгәндә ипле генә, җүнле генә кеше үзләре. Менә шундыйлар белән дә эшләргә туры килә инде, энем... Бабаң башына да шул шайтаннар җитте. Нишләргә дә белгән юк. Кайчан акыл керер безгә...

Идарәгә җиткәнче башка дәшмәделәр. Машинадан төшеп, кабинетка кергәч тә сүз башлавы, ничектер, уңайсыз сыман тоелды. Урын тәкъдим иткәч, рәис үзе дә урындык алып аның янәшәсенә килеп утырды.
- Акыллы егет күренәсең... Мин сине җүри шулай утыртып йөрдем. Күрсен дидем... Менә шулай яшибез инде, энекәш. Хәл ителәсе нәрсәләр дә, эш тә муеннан. Хет иртәгесе көннән — кайда ошатасың, шунда тотына аласың. Техникага утырасың килсә — укытырбыз. Яңа машина бирергә тиешләр — телисең икән, синеке булыр. Вәгъдә!.. Уйлан, киңәш ит тә, әйтерсең үземә.
- Мирзанур абый, мин уйлаган инде.
- Йә, нәрсә уйладың, әйтеп кара?
- Бабай урынына куегыз мине, ат карарга...

Нәрсә нәрсә, әмма моны көтмәгән иде ахры колхоз җитәкчесе. Гаҗәпләндеме, әллә уйлануы идеме, ул баш артын кашыгандай итеп торды
- Атлар янына дисең инде алайса. Күңелсез булмасмы соң, яшь кешегә?
- Мин уйлаган инде, ул эшнең рәтен дә беләм,— дип әйтергә ашыкты Рәхимҗан, икеләнергә урын калдырмаска тырышты.
— Соң, атлар булгач — атлар,— дип ризалашты рәис.— Атларга да хуҗа кирәк, алар да колхозныкы һәм, аңлаштык дигәндәй, икесе дә канәгать булып кул бирештеләр.


10

Кыш буе атлар карады Рәхимҗан. Салкын димәде, буран димәде, иртә таңнан кичкә кадәр атлары янында булды. Ашатты, эчертте, көрәк һәм себерке тотып абзарларын чистартты, эшкә яраклы атларны колхоз эшенә озатты һәм каршы алды. Әмма кеше күзенә артык ташланмады, ипле генә үз җаена эшләп йөрүендә булды. Аның үз-үзен тотышын төрлечә гоманладылар. Институтыннан куганнар икән, дип тә сөйләделәр. Бабасын югалтудан айный алмый йөри, бичара, дип кызганучылар да бар иде. Ул узып киткәндә, колонкага суга чыккан хатыннар пышын-пышын гына: «Бу егеткә ни булган, шушы яшеннән ат караучы булып йөрмәсә соң, теге ни, ниткәнме әллә?..»— дип, бер-беренә карашып та алгаладылар. Шәһәргә бер киткән кешенең шушы яшьтә кире авылга әйләнеп кайтуы гайре табигый күренеш иде шул. Институт кадәр институтны үз теләге белән ташлап киткән дигән сүз Нурлы Аланда берәүнең дә башына сыймады.

— Типсәң — тимер өзәрлек чагың, егет башың белән нигә ат абзарында кайнашасың? — дип, чын күңелдән киңәш итүчеләр дә булды. Аны аңламадылар, гомер буе ат сыртында яисә арбада йөргән шәп-шәп кешеләр дә аңламады аны. Техника тирәсендә булса — аңларлар иде, ә менә атны яратуына ышанмадылар. Менә бит хикмәт!..

Язын аңар, авылда беренче булып, повестка кәгазе килде. Армиягә озатырга яшьтәшләре җыелды. Ял көне иде, шәһәрдән кайтучылар да байтак. Алар арасында Фаяз, Фаягөл һәм, әлбәттә инде, Зәйнәп тә бар. Озату мәҗлесенә алар өчәү бергә җитәкләшеп менделәр.

Табында утырганда берәүнең карашы Рәхимҗанның күзләрен, күзләрен генә түгел, бөтен җанын, бәгырен әледән-әле көйдереп торды. Ул Зәйнәп карашы иде. Күпме генә сер бирмәскә тырышмасын, бу караш алдында үзенең көчсез булуын торган саен аңлый барды Рәхимҗан. Шәһәрдән кайткан кыз тагы да сылуланган һәм тагы да сөйкемлеләнә төшкәндәй тоелды аңарга. Тар джинсы чалбар һәм килешле алсу кофта кызның гәүдәсендәге һәммә чигелешне үтә бер нәфислек белән ассызыклап тора иде. Зәңгәр сөрмә салынган күзләрнең куе озын керфекләр арасыннан балкып китүен бер күрү шундук бөтен җаныңны уята. Нур чәчеп торган алсу иреннәр ерактан ук утлы күмер сыман пешереп алыр кебек. Зәйнәпкә карап сихерләнүчеләр бер Рәхимҗан гына түгел иде. Кызлар аны көнләшеп күзәтсә, башка егетләр дә телиме-юкмы шул тарафтан күзен ала алмады. Тик берәү дә Зәйнәпкә соклануын башкага сиздермәде. Хәер, табын артында Фаяз да бар иде бит әле. Дустын озатырга дип кала тикле каладан кайткан Фаяз гына күңелендәген яшерә алмады. Дөресрәге, аның күңелендәге телендә иде һәрчак.

— Ну, Зәйнәп,— диде ул, тирә-ягында егетләр һәм кызлар утыруын бөтенләй хәтереннән чыгаргандай дәртсенеп уч төпләрен уа-уа.— Матай алган көнне үк үзеңне утыртып урам әйләндерәм әле. Билләһи газим дим, Зәйнәп!

Аның сүзләренә игътибар итмәгәнгә сабыштылар. Зәйнәп исә Фаязга табан борылып карамый булдыра алмады, назлы гына күз кысарга да өлгерде.

Табындагы сый ни кадәрле генә мул булмасын, башта ишегалдына, аннан урамга, урамнан — тыкрыкка һәм су буена тартылды яшьләр. Рәхимҗаннар тыкрыгыннан төшкәч тә, Фазыл чишмәсе тугае башлана. Язгы ташу быел да чишмәнең улагын агызып киткән. Улаксыз булса да, чишмә яны матур, тугай ямьле иде. Хәер, тугай диярлек зур урын да түгел ул үзе. Бакырчы чишмәсе янындагы мәйданның уннан бере генә. Яшьләр шул тугайга — инешнең аргы ягындагы дугайланып килгән нәни ярымутрауга чыктылар. Бу тугайның иң зур матурлыгы — аның тынычлыгын саклагандай як-ягында калкып торган ике кызыл яр. Кабаланып аккан инеш бер-беренә ике игезәк сыман охшаш шул ярларга җиткәч тә кинәт тынычланып, уйчанланып кала. Кызыл ярның нәкъ урта бер җирендә тау битеннән чишмә бәреп тора. Авылдагы чишмәләрнең иң дәртлесе, иң ярсуы диләр аны. Ә ни өчен Фазыл чишмәсе дип аталуын болайрак аңлаталар.

Авылда беренче егет була Фазыл. Эшкә батыр, сүзгә тапкыр, үзе гармунчы, үзе җырчы дигәндәй, коеп куйган табигать баласы. Фазыл авылның беренче чибәренә гашыйк була көннәрдән беркөн. Кыз да егетне ошатып йөргән икән. Бер-берсен бик яратышалар болар, ай нурында чишмәләр челтерәп торганда мәңге-мәңге бергә булырга дип сүз куешалар. Ләкин бергә булырга, кавышырга язмаган була күрәсең: кызны тирә-якта дан тоткан күрше Алкин баена көчләп кияүгә бирәләр. Егет ялгыз кала — җанын кая куярга белми газаплана, бердәнберен сагына, һәр кичне бакчалары артындагы шушы су буена төшеп моңлана — җырлый, гармун уйный торган була. Авылда таныш булган көйләр генә баса алмый башлый аның юксыну газапларын, ул бер-бер артлы яңа көйләр чыгарып уйный. Моңарчы ишетелмәгән, яңгырамаган моң төнге тынлыкка чумган авыл урамнарына бәреп керә, ачык тәрәзәләрдән үтеп өйләргә күчә. Шундый моңлы кичләрнең берсендә тау итәгендә башка сыймас бер могҗиза була — егетнең аяк очыннан гына чишмә бәреп чыга. Егет моңар хәйран кала, уйнавыннан туктап, хикмәтле чишмәнең дәртле челтерәвенә колак сала. Һәм шунда үзе дә белмәстән, чишмә агышына кушылып, яңа бер көй уйнап җибәрә. Егетнең уйнавыннан чишмә тагын да ярсыбрак ага башлый, чишмә ярсуына егет иярә, егеткә — чишмә, чишмәгә — егет... Чишмә агышыдай дәртле, егет күңеле сыман ярсу яңа көй әнә шулай туган. Нурлы Аланда туган. Аны ишетеп инештәге балыклар ай нурлары белән кулга кул тотышып бии башлый, күктә бәхетле йолдызлар җемелдәшә, шундый ямьле җәйге кичтә күзләренә йокы кермәгән егетләр-кызлар урамнарга йөгерешеп чыга, бии-җырлый башлый. Нурлы аланлылар әлеге көйне отып калалар һәм «Фазыл чишмәсе» дип атыйлар. Шулай итеп, бу ярсу һәм дәртләндергеч көй дөньяга, әнә шул рәвешле, яңа чишмә булып туган.

Әле менә бүген дә, шул егетне искә төшергәндәй, Нурлы Алан яшьләре бергәләшеп «Фазыл чишмәсе» н җырлап алды:

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән...

Бу җыр аларны канатландырып җибәрде, үзләренең табигать баласы, шушы җир, шушы авылныкы икәнлекләрен искә төшерде булса кирәк. Дәртсенеп киткән авылдашлар кулга-кул тотынышып гармунчы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар.

Җыр җырлап әйләнделәр, чират такмакка җиткәч, уртага чыгып парлашып биеделәр. Әйлән-бәйлән уены нәкъ менә шушындый яшел тугайларда, су буйларында уйнау өчен генә чыгарылган икән, аңар кушылмау мөмкин түгел. Җырлый беләсеңме-юкмы, җырчы булып китәсең монда. Бии беләсеңме-юкмы, әйлән-бәйлән уйнаганда үзеңне биюче итеп хис итәсең. Шулай да бу уенның да үзенә күрә осталары була. Нинди генә осталары әле! Әнә, күрәсезме, бер читтә күлмәк изүләрен ачып җибәргән Илфат тора. Ахун Илфаты... Ул үзенә китереп басканны бәйгегә ашкынган аргамак сыман көтеп кенә тора. Кул чабып тик торганда да бөтен җаны, бөтен кыланышлары белән үк бию көенә тибрәнә ич ул, әнә. Берәүнең аның каршысына килеп китереп басуы була, ике иң өстенә канат үсеп чыга Илфатның: сикереп, очып, атылып чыга ул уртага. Тыпыр-тыпыр биегәндә күзләре очкынлана аның, чәчләре ярсу аргамакның ялларын хәтерләтеп җилпенә, хәтта авызын җыеп ала алмый. Шулай дәртсенеп биегәндә ни кыланса шул килешеп тора аңарга. Инде туйганчы биеде дисең, юк, ул гына җитми, түгәрәкне тагын бер, кабат-кабат әйләнеп чыга әле ул. Өстәвенә, һәммәсе кул чаба, дәртсендереп тора. Гармун туктагач та әле биюдән тиз генә арына алмый Илфат. Үзе генә булса бер хәл, парлап биегән кызны да җибәрмичә, мутланып чүгәли-чүгәли аның тирәсендә «Билләреңә сары каешлар булып уралаем...» — дип такмаклап әйләнә. Башка берәү кулларына шулай ирек куйса, кызы да аның инде әллә кайчан үпкәләгән, берне чалтыратып җибәргән булыр иде. Ә Илфатка үпкәләмиләр. Әйлән-бәйлән уйнаганда аның һәр хәрәкәте, хәтта кылануы да шулай табигый һәм ипле килеп чыга. Үзе генә шулай канатлана дисәк, ялгыш булыр, башкаларны да үзе кебек канатландыра, дәртләндерә белә бит ул. Ул биеп туктагач та күңелләрдә туган бәйрәм рухы тынмый, дәвам итә әле...

Гармунны магнитофон алыштырды. Дөньяларын онытып, тез буыннары талганчы заман ритмнарына да биеде алар, һәркем үзенә бер ләззәт белән биеде. Рәхимҗан, бу кичнең һәрчак үзәгендә булып, урта бер җирдә дулкын сыман берөзлексез уйнап, чайкалып торган Зәйнәпне сокланып күзәтте. Тәненә сыланып торган киемнәр, иңнәренә таратып салынган чәч аның биюенә өстәмә ямь һәм сер өстәп тора. Ә югары чөелгән куллары белән ул, әйтерсең лә, тугайлыкка төшкән ай нурларыннан толым үрә иде...

Кызлар һәм егетләр парлы-парлы яисә төркем-төркем булып бик соң гына таралышты. Зәйнәп белән Рәхимҗан икәү генә Фазыл чишмәсе янына килеп салкын су эчтеләр. Сусаулары басылгач, бер-беренә су чәчрәтеп уйнадылар. Зәйнәп көлә-көлә читкә йөгерде. Рәхимҗан аны куып тотты. Сулышларына буыла-буыла көлделәр, шаярдылар...

Алар икәүдән-икәү генә су буеннан атлады. Барыр сукмакларын, алардан калышырга теләмичә йөгереп аккан инешне тулган ай яктыртып торды. Каядыр бакалар бакылдашты. Колак төбендә чишмәләр челтерәде. Бер чишмә авазын икенче чишмә күтәреп алды, аны яңалары алыштырды. Зәйнәпләр тыкрыгына җиткәч кенә туктап калдылар.

— Китәсең килмидер? —дип сорады кыз.
— Әллә ничек кенә, кинәт моңсу булып китте...— диде егет, кызның кайнар кулларын учына алып.

Зәйнәп аңа якынрак елышты. Аяк очларына басып кына егеткә үрелде. Егетнең кулы кызның биленә күчте, ул аны тагы да үзенәрәк тарта төште. Кофта күтәрелгән төштә ялангач тән белән дәртле кул кавышты. Тыгыз нечкә бил калтыранып алды. Кулдан яшен ташы йөгереп узды. Рәхимҗанның иреннәре янды. Зәйнәп елышканнан-елыша гына барды, тыгыз тәне аның кинәт йомшап китте. Ул да түгел, кыз егетнең кулына авып төште. Зәйнәпнең ярым ачык күзләрендә ялтыраган тамчыларны күреп, егет каушап калды, нигә дә юрарга белмәде аларны. Тартылган пружинадай хәрәкәт ясап, кыз янә аңарга үрелде. Рәхимҗан бу юлы аны күтәреп үк алды. Зәйнәпнең йөрәк тибеше дәү-дәү ике алма булып талпынды. Пар алмага ашкан йөрәк үзләрен кысып торган алсу кофтаны тарсына иде, иреккә омтылып җан тартышты, тыпырчынды алар.

— Нишләтергә җыенасың мине, Рәхимҗан... Рәхимҗан... кирәкми,— диде кыз, тәмам йомылырга өлгергән керфекләрен ачмый гына.
— Бер нишләтмим, карап кына торам...
— Рәхимҗан... — дип пышылдады кыз, тагы да назлырак һәм сүлпәнрәк тавыш белән. — Кирәкми, Рәхимҗан...
— Сокланып кына карыймын, Зәйнәп...

Кыз янә пружина сыман тартылып алды, аның йомшак, кайнар тәне янә тыгызланып калды. Күзләре ачыла төште. Аларга бөтен күк йөзе — ай һәм йолдызлар сыйган иде. Егет дәшми-нитми байтак кына карап торды аңарга, тирән итеп сулыш алырга да уңайсызланып карады. Аннары кызны җиргә ипле генә төшерде.

Зәйнәп күз тирәсен сыпыргалап алды, башын артка ташлап чәчләрен рәтләде һәм, тирән итеп сулыш алганнан соң, егеткә эндәште:
- Иртәгә үк китәсеңме?
- Иртәгә.
- Иртүкме?
- Әйе, иртүк... Сәгатъ унда район үзәгендә, хәрби комиссариатта булырга тиешбез.

Ә су буенда инде туар көннең беренче нурлары, ап-аяз көзге көннең ак җепселләре тоемлана башлаган иде. Алар һаман иртәгесен дип сөйләштеләр.

— Мине искә алырсыңмы соң, ә, Рәхимҗан? — Үзе тагы, назланырга теләгәнен яшермичә, башын егетнең күкрәгенә куйды. Күзләрен тутырып аңар карады, үрелеп-үрелеп карады.
- Хат алышырбыз... Мин сиңа көн дә язармын. Әгәр теләсәң, көненә берничә хат... ишетәсеңме, Зәйнәп?..
- Ярар, ишетәм, — диде кыз. Һәм берара сүзсез торгач, өстәп куйды:
- Институтны ташламаган булсаң, армиягә дә алмаган булырлар иде менә.

Егет дәшмәде. Кыз моны үзенчә аңлады:
— Үкенәсеңдер?.. — диде.
- Юк, — диде Рәхимҗан. — Армиягә алмыйлар, мин үзем китәм! Солдатта булу чын ир-ат өчен мәҗбүри дип беләм.
- Шулаен-шулай да бит,—диде кыз. Әллә килешүе булды, әллә... Аңламассың. Күзләрен тутырып озак кына Рәхимҗанга карап торды, һәм гел уйламаганда, кинәт кенә үрелеп егетне үпте дә тыкрыкларына кереп йөгерде.

Ипле генә шыгырдап капка ябылганы ишетелде бары. Хәтта тимер келә дә шалтырамады — тимер келәне кыз сак кына тотып төшерде, күрәсең. Ә Рәхимҗанга исә тимер келә, һичшиксез, шалтырап төшәргә тиешле иде кебек...


11

Хәрби диңгез флотында өч ел хезмәт итте Рәхимҗан. Зәйнәпкә, вәгъдә иткәнчә, хатлар язды. Көттереп булса да, кыздан да җавап килгәләде. Ләкин ярты ел чамасы узгандырмы-юкмы, Зәйнәп язмас булды, туктап калды. Җанын кая куярга белми йөргән шул көннәрдә классташы Фаяздан хат алды егет. Анда түбәндәге сүзләр язылган иде: «Рәхимҗан дус, сәлам! Матай алдым тәки, эшләр ярыйсы болай. Зәйнәпне эзләп барган идем, килеп чыкмады. «Җигули»га утырып, кулын болгап китеп барды. Хәзер «Җигули»га акча җыям, малай. Сау бул!»

Бу хатны укып бер моңайды, бер елмайды Рәхимҗан. Фаяздан икенче хат килгәнче ул аны һаман укып торды. «Зәйнәп бер хәрбигә кияүгә чыкты. Матайны саттым. «Җигули»ның да кирәге калмады. Акчасын да җыймыйм хәзер.», — диелгән иде монысында. Үз күзләренә үзе ышанмыйча кат-кат укыды ул бу хатны. Һәм йомарлап утка атты. Башына сыймады бу хәбәр. Фаяз ялгышкандыр, алай булмас, дип тынычландырды үз-үзен. Һәм тора-бара шуңарга үзе дә ышана башлады кебек. Зәйнәп көтәдер, хатны болай гына язмый торгандыр сыман тоелды аңарга.

Җәй башында, срогын тутырып, авылга кайтып төште ул. Нурлы Алан тагы да матурайган, яктырган. Икенче көнне үк колхоз идарәсенә төшеп, Мирзанур абыйсы янына керде. Кочагын җәеп, шатланып каршы алды колхоз рәисе.

- Танырлык та түгел, Рәхимҗан, синме бу?—диде, үз улын каршы алгандай кысып кочаклап.
- Исәнмесез, Мирзанур абый,— дип, кул сузды егет. Ә карашы рәиснең чигә чәчләренә төште. Анда бер бөртек кара чәч калмаган. Өч ел эчендә танымаслык булып үзгәргән, шактый картаеп киткән иде ул.
- Вәт, моряк дисәң дә моряк ичмасам! Молодец!— дип, егетнең җилкәсеннән какты рәис.
- Үзегезнең хәлләр ничек, Мирзанур абый, бер көеме?..
- Анысы качмас... Җә, сөйлә, ничек хезмәт иттең, алга таба планнар ничек?
- Ничек дип, әйбәт инде... Менә, эшкә тотынырга кирәк, шуны киңәшергә төштем.
- Синең кебек морякларга эш табылмыймы соң... Эш җитәрлек. Укыйм дисәң, түләп укытырбыз.
- Мин, каршы килмәсәгез, шунда, атларым янына кайтыр идем, — диде ул тартынып кына. Әмма ике уйларга урын калдырмаслык итеп әйтте. — Өч ел буена ат күргәнем булмады, сагынылды...
- Каршы килеп булмас, ихтыярың, — диде рәис. Бераз уйланып торды. — Анда Дада абзаң эшләп йөргән була иде. Ул инде пенсиядәге кеше, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. — Һәм, нидер искә төшереп, үзалдына елмаеп куйды. — Әле беркөн генә карчыгы зарланып кергән Дада абзыйның: «Гомер буе гади эштә эшләде ул, нәчәлник булу ярамый аңар, алыгыз шул атлар нәчәлниклегеннән, — ди. — Шунда гына эчәргә өйрәнде, ат кирәк булган саен ярты кыстырып киләләр, кешелектән чыгардылар Дадамны», — ди. Кайда эшләгәнеңне белеп тор.
- Дада абый да эчәме?— дип гаҗәпләнде егет.
- Эчәләр шул. Авыл эчә...
- Әмма Дада абыйдан моны көтмәгән идем...
- Җүнсезлеккә өйрәнергә күп кирәкме... — дип кул селтәде рәис, һәм, бер карарга килеп, өстәп куйды. — Уртак тел тапсагыз, ул да эшли торсын. Җәйләрен мәшәкать күп, печәнен, саламын да әзерлисе булыр. Болай көйле кеше ул үзе...

Бөкрәйгән сыман бераз иелә төшеп үз көенә теркен-теркен атлап йөргән җыйнак гәүдәле бу кеше злек-электән ошый иде Рәхимҗанга. Ат абзарына килеп керүгә үк аның Рәхимҗанга әйткән сүзе шул булды:
- Атларың исән, синнән бер ярты, энем. – Ә үзе кеткелдәп көлә.
- Син нәрсә, Дада абзый, әллә эчәргә өйрәнгәнсең инде, — дип гаҗәпләнгән булды егет.
- Кунних нәчәлниге бул да, эчмә, имеш. Эчмәгәч, нинди нәчәлник ул, ике көннән артык тотмый эшеңнән алырлар... — дип, канәгать кенә елмая-елмая бер учлам сакалын сыпырып алды ул.
- Синең кебек матур картка эчү килешәме соң инде,— диде Рәхимҗан, аның түгәрәк сакалына ымлап.

Карт күңеле булганчы кеткелдәп көлеп алды һәм, билгеле, җавапсыз кала торганнардан түгел иде ул:
- Мин бит, моряк энем, заманча карт — сакалым картларча булса да, эчүем заманча минем.
- Чынлап та хикмәт бар икән... — дип куйды Рәхимҗан, ни әйтергә белмичә.
- Сакалы бар, акылы юк, дигән мәкальне беләсеңдер, минем турыда инде ул, — дип, тагын кызык тапты карт. Һәм шундук йөзенә җитдилек күчте. — Миңа, моряк энем, ат бирерсең инде, сорап менгәндә буш калдырмассың, яме. — Ә үзе, кулына себерке алып, абзар алдын себерергә кереште.
- Хушлашырга түгелдер бит исәп, Дада абзый? Атлар белән дим.
- Хушлашырга дип... Минем ни, «Карчыгым да үз янымда, пенсиям дә җитәрлек» дип, җырлап йөрер чагым бит...
- Ә Мирзанур абый миңа “Дада абыең белән бергәләп эшләрсез”, дигән иде.
- Димәс, юкны сүләмә, мине яратмый ул.
- «Төшергәнгә» күрәдер?..
- Аңар гына булса бер хәл,— дип, себерке сабына таянып туктап калды карт. — Аның тагы бер хикмәте бар әле, моряк энем.
- Нинди хикмәт тагы?

Абзаң сорауны көтеп кенә торган икән, башындагы салам эшләпәне бер читкәрәк кыйшайтып куйды да шундук сөйли башлады. Сүзен башламас борын елмаеп та җибәрде үзе.

— Болай булды ул: кәнсәләргә барганыем, беркем юк. Персидәтел бүлмәсендә чырылдап тилефун шалтырый. Ишеге дә ачык калган, мин әйтәм, керим әле, алыйм трубкасын. Бер-бер кирәкле кешеседер дим, үзе дә кереп җитәр дим. Кереп, колагыма куюым була, колак ярырлык итеп кычкырып җибәрмәсенме теге: «Кем әле бу, синме, Мирзанур?» — ди. «Дада»,— дим мин, - Мирзанур түгел бит инде, үз исемемне әйттем. «Урыныңда булу яхшы булды әле, менә нәрсә,— ди теге тавыш. Урысчалап әйтә. - Выручай, — ди, — районның ит планы тулмый, бер ун баш үгез һәм артык атларны җибәр»,—ди. Атлар дигәч тә ачуым чыкты. «Артык атлар юк, мин әйтәм, тот капчыгыңны...». «Син нәрсә, Мирзанур, кем белән сөйләшкәнеңне онытасың», — дип тавыш күтәрмәкче бу миңа. Сүзен әйтеп бетергәнне дә көтми, мин тегеңә болай дип кенә җибәрәм: «Нәрсә анда Мирзанур, Мирзанур... Дада, дидем бит инде, башыңа тай типмәгәндер, Да-да бит бу!..» Иҗекләп әйттем, югыйсә, аңламый. «Син нәрсә, Мирзанур», — дип, телсез кала язды. «Түгел, мин әйтәм, Дада дигәч Дада инде». «Үгезләргә ризамы соң хет?» — ди. Мин тагын кабатладым: «Дада булды бу, Да-да», — дидем. «Нигә аны баштук шулай димисең, рәхмәт», — дип, тегенең трубканы куюы булды, персидәтел үзе килеп керде. Сөйләп күрсәткән идем — ул бер көлде, бер ачуланды. Райун нәчәлствосы булган, минем өчен үзенә яхшы ук эләккән дә булса кирәк соңыннан... Ә атларны барыбер бирмәдем, кызык иттем үзләрен, кудым да алып киттем урмандагы бер аланга. Ике көн кайтмадык. Дөнья бетереп эзләсәләр дә таба алмадылар. — дип, рәхәтләнеп тагы көлеп алды Дада абзый.

Дада абзый белән эшләү бермә-бер күңеллерәк иде, уртак телне бик тиз тапты алар, көннәрнең ничек узып киткәнен сизми дә кала иделәр.


12

Атна-ун көн эшләгәч, Рәхимҗан идарәгә кагылды. Колхоз рәисе кызып-кызып телефоннан сөйләшә. Тагы нидер сорыйлар, таләп итәләр иде булса кирәк, кәефе кырылган күренә. Тыңлап торган чакта ул «да... да... да» дип җөпләп бара да, ахырда гына «җук бит, җук, нишләтим», дип өстәп куя иде. Аның «да, да...» дип кабатлый башлавын ишетеп, Рәхимҗан ирексездән елмаеп җибәрде. Дада абыйсы сөйләгән теге мәзәк хәл исенә килеп төште.

— Бусагада торма, кер, Рәхимҗан, түрдән уз, — диде рәис, трубканы куеп. Кәефе шактый ук кырылган күренә, тамагын кырып, тәрәзәгә карангалап алды. Шул тәрәзәдән, әйтерсең, кемнедер эзли иде ул. Ниһаять, егеткә борылды һәм елмайгандай итте. — Тыңлыйм. Я, моряк, авылга күнегеп буламы соң?
- Була, — диде егет, шундук, үгезне мөгезеннән эләктерергә ниятләп, йомышына күчте. — Киңәшәсе нәрсәләр бар иде бит, Мирзанур абый.
- Шуннан, — диде председатель, «йә, сөйлә» дигәнне аңлатып.
- Хәзер бездә илле ат, сигез тай һәм алты колын бар, беләсездер?..
- Беләм, — дип баш какты рәис. — Атлар түгел, авыл тирәсендә ничә күгәрчен, ничә чыпчык барын да чамалыйм анысы... Кымыз җитештерергә, кымыз цехы ачып җибәрергә дисеңме?..
Шул рәвешле ул егетнең нинди йомыш белән килүен чамаларга тырыша иде.
- Кымыз җитештерергә дә була, сездән ярдәм генә кирәк, — диде егет.— Ә бүген мин башка нәрсә турында сөйләшмәкче идем, тагы да җитдирәк сүзем бар.
- Сөйлә...
- Илле ат дидем бит, шуларның унысы гына җигелә хәзер. Калганнары көннең-көн буена арка кыздырып ята, эшсезлектән иза чигә. Ат өчен эшсезлектән дә олырак газап юк. «Ат кебек эшли» дип юкка гына әйтмәгән безнең бабайлар...
- Башкаларын иткә озатырга дисең инде алайса.
- Алай димим. — Егет үз уйлары белән артык мавыгуданмы, шаяруны аңлаудан ерак иде. — Атларны авылда киңрәк файдаланырга кирәк дим.—Үзен бүлдерүдән курыккандай, тизрәк сөйли башлады ул. — Авыл урамнарына карарлык түгел, бер чирәм заты калмаган. Яңгыр явып китсә, җиңел машиналар түгел, тракторлар, К-700 лар буксовать итә. Кая карама — чокыр-чакыр. Бульдозер белән тигезләп чыгасыз, икенче көнне үк яңадан актара башлыйлар, тагын элекке хәленә төшә...
- Тәк... тәк... — дип, чынлап кызыксынуын белдерде җитәкче.
- Велосипед, мотоциклны авылда җитәкләп кенә йөрергә туры килә. Ат арбаларында тәгәрмәч чыдамый, шуңа авылны читләп йөрергә тырышабыз. Авыл урамында бала арбасын тартып йөрү дигән нәрсәне онытканнар, мөмкин түгел чөнки... Төшке аш вакыты җитсә, һәр өй каршына диярлек трактор, машина килеп туктый. Бер такта кирәксә дә, тавыкларга ярты капчык ярма кирәксә дә машина һәм тракторлар чаба. Кибеткә ярты алырга да трактор йөри. Бу хәлне туктатырга иде бит, Мирзанур абый, авыл эченә трактор-машинаны бөтенләй кертми торган итәргә иде... Авыл эчендәге, өй тирәсендәге вак-төяк йомышларга атларны файдаланырга була...

Егет туктап калды. Рәис тә уйлана калды.
— Идеясе шәп шәбен, — дип көрсенеп алды ул, байтак вакыт сүзсез торгач. — Ләкин ничек итеп шуны тормышка ашырырга соң?.. Тыюлар, киртә куюларны авыл кешесе болай да өнәп бетерми, тәкъдимең нинди?..
— Бик җиңел,— дип, эләктереп алды Рәхимҗан. — Сез, идарә исеменнән, техниканы авыл эченә кертмәскә дигән фәрман чыгарасыз. Техника бит колхозныкы! Ферма һәм амбарлар авылның читендә. Менә дигән юл бар авыл әйләнәсендә.
- Ә урманнан бүрәнә, утын, печән төяп кайтучылар нишләргә тиеш синеңчә?
- Печәнне ат белән кайтарып та була. Өй, мунча бурау кебек эшләрне авыл читендә башкарырга. Инде, гел булмаса, анда кайтып җиткәнне ат белән дә ташып була ич... Утынны да шулай.
— Моңар авыл кешесе риза булыр дисеңме?
- Башта риза булмас, ләкин тора-бара күнегер. Яшел чирәм үскән урамда бәбкә көтеп йөргән яланаяклы улын күргәч, әле бервакыт куанып туймаслар, үзегезгә рәхмәт укырлар.
- Юк, — дип, баш чайкады рәис, — бакча артына төшеп җиткән йөкне машинадан бушатып, атка төяргә өйрәтеп булмый хәзер авыл кешесен. Юк! Бу хыял гына, ләкин әйбәт хыял.
- Соң, алайга китсә, печән белән утынны коеп яңгыр яуганда ташымыйлар бит. Көн коры булганда бер-ике тапкыр машина кергәннән генә әллә ни булмас, — дип, ризалыгын белдерде Рәхимҗан. Әмма шундук искәртеп куйды. — Тик моны сирәк очракларда, авыл советы рөхсәте белән генә эшләүне гамәлгә кертергә кирәк... Инде алайга китсә, урамны коры көндә түгел бит, яңгырлы вакытта яисә язын-көзен актаралар.
- Анысы дөрес!—дип раслады җитәкче.— Шарикларың дөрес тәгәри. Авыл советы хәл итсә, тыңламый калмаслар. Тәртип сакларга кирәксә, милиция дә бар бит әле авылда.... Бәлки, уйлап карарга ярыйдыр... Тик, белмим шул, ризалашырлар микән? Аңлата алырбыз?..
- Ә ат җигүчеләрне, авыл эчендәге йомышка ат йөртүчеләрне үзебез табарбыз, анысы... Дада абзый белән киңәштек, картлар белән сөйләшергә булды ул. Каникулга чыккан малайларны мин үз өстемә алам, атны яратучылар җитәрлек авылда...
- Ул ягы турында уйлавың әйбәт. Кешесе булса, кызыксындыру чараларын табарбыз, теге чаклар түгел. Шөкер, очын очка ялгамый калган юк әле.

Бу сүзләр хуҗаның аны хуплавы, үзе белән килешүе иде бит, күңеле булып елмаеп җибәрде Рәхимҗан.
— Берәр атнадан идарәгә куеп киңәшербез, аңарчы кылларын тарткалый килермен, — дип, кул бирде ул егеткә.
— Рәхмәт!
Егетнең куанычы күңеленә сыймый иде. Ул кош тоткандай җәт-җәт атлап чыгып китте, ә рәис уйга батып калды.

Идарәгә кеше байтак җыелган иде. Ишек янындагы буш урындыкка тыйнак кына кереп утырды Рәхимҗан, һәммәсе аңар карый, бу егеткә ни калган икән монда, дип уйлыйдыр сыман тоелды аңарга. Көн тәртибендә җитди мәсьәләләр шактый булып чыкты, ә аның тәкъдимен ахырга куйганнар. Тәҗрибәле җитәкче монда бәхәссез, шау-шусыз гына булмаячагын яхшы сизә иде күрәсең. Шуңамы, бүген берәүнең дә кәефен кырмаска, күпләрнең салпы ягына салам кыстырырга тырышты ул.

Соңгы көн тәртибен игълан итеп, мәсьәләне аңлатырга керешмәс борын кабинетның төрле почмакларында пышын-пышын сөйләшүләр башланды. Бер почмактан икенче почмакка дулкын булып йөрде пышылдаулар. Кайберәүләр үзалларына елмаеп кына утырды — «булмастай нәрсә бу» диләр идеме... Икенче берәүләр һаман да мыдыр-мыдыр килеп үзара киңәште. Сүзен тыңласыннар өчен рәис берничә кат металл ручкасы белән су салынган графинны да кагарга мәҗбүр булды.

— Вәт, менә шундый җитди мәсьәлә тора, иптәшләр, — дип тавышын күтәрә төште ул. — Авылыбызның Нурлы Алан дигән исеменнән оят юкса... Чокыр-чакырлы димәгәннәр бит, бабаларыбыз Нурлы Алан дип кушканнар аңарга исемне. Без шул исемгә лаек авылда яши алмыйбызмыни?.. Я, иптәшләр, кем нәрсә әйтергә тели?

Беренче булып ферма мөдире сикереп торды.
- Кызларны җәйләүгә алып төшүче автобус та кермәскә тиеш булып чыгамы инде авылга?— дип авызын ерды ул. Чөнки сыер савучыларның һәркайсын капка төпләренә килеп алу һәм китереп кую гадәткә кергән иде.
- Башка кайгың булмаса, борчылма, Зиннәт, утыр,— диде аңарга рәис, дилбегәне кулдан ычкындырмаска омтылып. — Су буена җәяү төшкәннән генә берни булмас, билләре сыгылмалырак булыр кызларыбызның...
- Моңарчы ничек башка килмәгән бу, дөрес идея, шәп идея бит, иптәшләр, — дип, мәктәп директоры сүз алды. — Бер яңгыр явып киттеме, тездән балчыкка батып килә балалар мәктәпкә. Карарга кызганыч. Мәктәп коллективы исеменнән без моны биш куллап хуплыйбыз, иптәшләр. Кирәк икән, ярдәм итәргә дә сүз бирәбез...
- Тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндерү була түгелме бу, Мирзанур абый?-дип башлады сүзен Нурлы Аланга әле узган ел гына яшь белгеч булып килгән баш механик. — Бер кергән техниканы ничек инде авылдан кире куаларга мөмкин. Кайчан диген әле, фәнни-техник революция чорында бит...
- Техниканы авылдан куалау турында бармый сүз, урамнарны, безнең туган өебез булган авылыбызны чиста тоту хакында,—дип төзәтте аны рәис.— Урам чиста булса, бәлки, биек үкчәле ак туфли киясе килгән кызлар да күбрәк калыр иде авылда. Кызлар булса, баш механикның трактористлары, шоферлары да качмас иде шәһәргә. Бәлки, кем белә, буйдаклыгыңны ташлап, үзең дә башлы-күзле булып куяр идең...— дип, серле генә елмаеп куйды ул баш механикка карап.

Шаяруга күңеле булды баш механикның, үзегезгә карагыз — авыл сезнеке, дигән сыман елмайды да кире урынына утырды.
— Бу хакта мин үзем дә күптән уйлап йөри идем, бик урынлы, бик дөрес булачак бу, — дип хуплады авыл советы рәисе Вагыйз абый. — Шәп тәкъдим, дөрес тәкъдим бу. Без моны махсус өйрәнеп, быелгы җәйдә үк чарасын күрергә керешәчәкбез... Кара аны, элегрәк башка килмәгән бит, югыйсә мин аны үзем дә күптән шулайрак уйлап йөри идем...
- Ә без, төзүчеләр, нишләрбез икән, — дип сорау бирде прораб, урыннан тормый гына. — Бетон плиталарны, краннарны атка төяп ташырбызмы?
- Уйлашырбыз,— диде җитәкче. — Үзәк урамнарны күтәртеп, асфальтларга дигән план барын миннән яхшырак беләсез. Җайга салыныр, төзелешкә зыян килмәс. Яңгыры да гел явып кына тормас, алты ай кыш барын да онытмыйк әле...
- Ат җигүчеләрне кем табачак?— дип сорап куйды бригадирларның берсе.
- Атларга гына калса, тоткарлык булмас, безнең анда Рәхимҗан эшли, — дип, егеткә ым какты рәис
Моны үзенә сүз бирү дип аңлады ул. Һәм уңайсызлана төшеп, урыныннан калыкты.
- Авыл картларыннан унбиш-егерме кеше хет бүген ат җигәргә әзер,— диде Рәхимҗан, солдаттагыча рапорт биргәндәй.
— Бүсерләре чыкса кем җавап бирә,— дип көләргә итте бригадир. Аңа ияреп тагы кемнәрдер пырхылдап куйды. Рәхимҗан сүзен әйтергә ашыкты, җавапсыз калырга ярамый иде.
- Бергә-бергә күтәрешербез. Сез дә ярдәм итәрсез, — диде ул.
- Кайчаннан бирле әле куних бригадир өчен җавап бирә башлады.

Бригадирга йөк күтәрешеп кенә йөрисе калган, башка эшем беткәнме...

Бригадир иркенләп гәпләшергә җыена иде булса кирәк. Рәхимҗан исә тынычлыгын җуймады, сорап кына куйды:
— Бригадирга күтәрергә ярамыймыни, ул да кеше ич?
- Юк, ярамый!—дип өзеп куйды бригадир.
- Бүсерегез барын белмәгән идем... — диде егет, тынычлыгын саклап. — Ә картлар өчен борчылмагыз, алар эштән курыкмый.

Ул кире урынына утырды. Шаулашып көлеп алдылар... Бригадир колакларынача кызарып чыкты, күркә сыман кабарды. Бер колхоз җитәкчесенә, бер егеткә таба борылып карады ул. Бер яктан ярдәм көтсә, икенчесен тереләй тотып ашарга әзер иде шул минутта — бригадирлык дәрәҗәсе генә рөхсәт итми.

Җитәкче исә Рәхимҗан өчен куанып, күңеленнән генә аны хуплап утырды.

Сүз шактый озынга сузылса да яңа тәкъдимне идарә бертавыштан яклап чыкты.

Ә берничә көннән җәмәгать урыннарына һәм төрле яктан килгән юлларга Нурлы Алан авыл советының «Авыл эчендә автомобиль һәм тракторларга йөрү тыела!» — дип эре хәрефләр белән язылган өр-яңа карары эленде.


13

Колхоз идарәсе һәм авыл советының бу яңа карары байтак сүз һәм бәхәсләргә сәбәп булды. Кибет һәм каравыл өе тирәсендә җыелып әңгәмә коручыларның теленнән төшмәде ул, көтү куарга килгән хатын-кыз да пышын-пышын гел шуны сөйләште. Кызык итеп, мәзәк ясап йөрүчеләр табылган күк, аны чын күңелдән яклаучылар да күп иде. Һәр өйдә, һәр гаиләдә аның уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәделәр. Шулай да урамнарның тузан һәм техника гөрелтесеннән арынуына, тынычланып калуына күңеленнән генә куанып йөрүчеләр көннән-көн арта барды. Чокыр-чакырларны бульдозерлар тигезләп чыккач, урамнар киңәеп, иркенәеп киткәндәй булды. Як-ягына агачлар утыртылган тыныч урамнарга чыгып бала-чага уйнады, капка аръягындагы тормышка тавык-чебеш ияләшә башлады.

Ләкин көннәр, атналар үтә торса да, зарыгып көтелгән чирәм генә тишелеп чыгарга ашыкмады. Ә чирәмне зарыгып, зур түземсезлек белән көтте Нурлы Алан кешеләре, тыкрыкларда булса да күренер, дип өмет иттеләр. Кычыткан чыкты, анда-монда алабута шытты. Каз үләне һәм чирәм күренмәде. Каз үләне су буендагы тугайлыкларда сакланып калган икән, аны шуннан кәзләп күчерергә булдылар. Аерым урыннарга түшәлгәч, үзеннән-үзе үрчер, диде картлар.

Ә чирәм табылмады. Кайчандыр Нурлы Алан урамнарының мактанычы саналган куе яшел төстәге, көдрәләнеп торган борчак-борчак яфраклары белән сабыйларга йомшак келәм, бәбкәләргә татлы бишек булган чирәмнең тамыры, нәселе корган булып чыкты. Урамнарда гына түгел, су буйларында, авыл читендәге чокыр-чакырлар әйләнәсендә дә күренмәде андый чирәм заты. Картлар, җай чыгарып, күрше авылларны әйләнеп кайтты. Анда да кайчандыр булган, ләкин байтактан күренми икән инде андый чирәм. Районны яшелләндерү хуҗалыгына кеше җибәреп карадылар — барган кеше буш кул белән кайтты. «Чирәм юкмы?», «Чирәм табарга ярдәм итегез!» дигән үтенеч кәгазьләре республика үзәгенә, тагы да еракларга китте. Төрле-төрле җаваплар килде, әллә нинди үләннәр тәкъдим ителде. Ләкин бер җирдән дә Нурлы Алан урамнарын әле моннан ун-унбиш еллар элек кенә хәтфәдәй түшәп торган чирәмне вәгъдә итмәделәр. Шул чирәмнең тамыры булган уч төбе кадәрле кәз кисәгенә дә риза иде югыйсә нурлы аланлылар, чирәм табылмады. Чирәм юк иде. Чирәмнең тамыры корган булып чыкты.

Чирәм эзләү вакыйгасы башта бер кызык кына булып тоелды. Әмма тора-бара ул күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Ничәмә-ничә буыннардан күчеп мирас булып килгән, ерак бабаларның ядкяре булган хуш исле, җәйге көн кызуында тәнгә бер салкын рәхәтлек биреп, аяк табаннарын иркәләп торган хәтфә чирәмнең тамыры корган булуга һичкемнең ышанасы килмәде. Шулай гел юкмы икәнни, бер кайдан да табып булмый микән, дип киңәште, баш ватты нурлы аланлылар. Диңгез аръягыннан булса да табылыр дип өмет иттеләр — бу югалту белән берәүнең дә килешәсе килмәде. Үз балалары һәм оныкларының, киләчәк буын авылдашларының андый чирәмне бервакытта да һәм берничек тә инде күрә алмаячагын башларына сыйдыра алмады алар.

...Ничек соң шулай килеп чыккан? Авылның буеннан-буена иксез-чиксез зурлыктагы келәм булып сузылган яшел хәтфә әле кайчан гына һәр урамның, һәр тыкрыкның куанычы, мактанычы иде бит югыйсә. Кая киткән ул? Шулай итеп, моннан ары һичкем хәтфә сыман күпереп торган яшел чирәм өстенә басып йөри алмас микәнни. Тып-тып атлап китәр көннәре әле алда булган сабыйларны ул рәхәтлектән, балачакның шундый зур бәхетеннән кем аерды?.. Кем? Үзебез үк түгелме?.. Шул чирәм кебек тагы бик күп, бик күп табигать бүләкләренә гамьсезлек күрсәтеп, без аларны кайтарып алмаслык дәрәҗәдә югалта, оныта бармыйбызмы?.. Нурлы аланлыларның күңелен шундый уйлар биләп торды.

Авылдашларының урамдагы чирәмне бакчадагы бәрәңгедән дә кадерлерәк күрүен, аның табылмавы өчен борчылуын, янып-көеп йөрүен күрү Рәхимҗан күңелендә матур өметләр дә уятты. Авыл язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаганнар байтак икән бит әле...

Тракторлар авыл эчендә гел күренмәс булды. Шоферлар да киреләнеп әллә ни кыра алмадылар, авыл советы карары кушканча эшләделәр. Шәхси машиналар өчен авыл читендә гараж төзергә урын билгеләнде. Сорап килгән кешегә җигүле ат һәрвакыт әзер торды. Дада абзый белән Рәхимҗан берәүнең дә үтенечен кире какмады.

Бүген алар үзенә күрә бер өмә үткәрделәр — яңа арбаларга тәртә куеп, тәҗе тарттырдылар, тәгәрмәч кигиләрен ныгыттылар.

- Дада абзый,— дип эндәште Рәхимҗан эш арасында, — синнән бер нәрсә сорыйсым килеп йөри.
- Җә-җә, аракы белән тәмәке һәм акча гына сорый күрмә.
- Нигә алай?
- Үзең беләсең, мин ышанычсыз кеше бит хәзер. Карчык акчаны миннән җыеп йөри башлады, мин аракыны аннан ераграк йөртәм, — дип кеткелдәп алды ул. Үзе шундук серен дә чиште. — Печәнлеккә яшерәм.
- Без бәләкәй чакта сине аучы диләр иде, Дада абзый...
Егеттән мондый сүз көтмәгән иде ахры, эшләпәсен бер читкәрәк этеп куйгач, җанланып китте карт.
— Ә мин мылтыкны болай гына асып йөрдем аны, урманчыга ансыз килешмәс дип кенә. Гомеремдә бер куян атканым булмады. Ә аучы дигән даным чыкты. Мылтыкка буш гилзәдән башка нәрсә кормадым...

Һәр сүзеннән тәм табып, яратып сөйли иде карт.
— Ә без, аучы сүзе чыккач, күз алдына гел сине китерә идек бит, Дада абзый...

Карт кеткелдәп көлде. Юмарт һәм игелекле иде аның көлүе дә.
— Кенәген урманга менгән идем бит, — дип башлады Рәхимҗан, нидәндер дулкынлануын яшерә алмыйча. — Болан башы очраттым шунда. Яшь кенә, боланның да әле баласы гына булгандыр. Дүрт аягын, башын чабып калдырганнар, ә гәүдәсе юк. Яшереп тә тормаганнар, ачыклыкта ята...
- Браконьерлар кулы. Ит ашыйсылары килгән, сөяге тамакларына тыгылгыры! — дип, кәефсезләнеп калды Дада абзый. — Җиңел машина белән булганнар, димәк, багажникка тыкканнар.
- Безнең авылда кемнәрдә мылтык бар?
- Дүрт мылтык бар авылда, ул мылтыкларның өчесе атмый инде, соңгысы да болан ата торган кеше түгел, — диде карт, бераз уйга батып торгач. — Юк, безнең авылныкылар түгел!
- Кемнәр соң?
- Аучылык җәмгыяте дигән бер оешма бар. Бөтен браконьер шулар тирәсендә җыелып ята. Алар белән нишләп тә булмый. Урынында тотсаң да, кесәләрендә икешәр-өчәр печәтле кәгазь була аларның...
- Нинди җәмгыять соң ул, болан баласы атып йөргәч, — днп ачынды егет.
- Менә шундый җәмгыять инде... Әллә кайдагы шәһәрләрдән килеп, авыл янындагы урманга хуҗа булып йөриләр, лапастагы сыерыңны атып алып китмәсәләр, рәхмәт әйт инде... Урман тавыкларын, кыр үрдәкләрен атып бетерделәр, кыр казларын да күрсәң — төштә генә күрерсең... Яшь болан баласы дисең, ә... шулай иткергерләре,— дип кызып китте карт. Һәм, шундук, үзенең сүгенә башлавын чамалап, туктап та калды. Бераз уйланып торгач, янә авызы ерылды аның. — Мин бер елны кызык иттем аларның үзләрен дә, — дип, җанланып сөйли башлады ул. — Бурсык елгасы янында шул җәмгыять кешеләрен очраттым. Дүртәү болар, дүртесенең дә иңбашында ике көпшәле өр-яңа мылтыклар. Оптик приборларына тиклем бар. «Үрдәк кайда күп?» — дип сорый болар миннән. Ә үзләре үрдәкнең оясына, таллыктагы бәләкәй күлләргә таба китеп баралар. Туктале, мин әйтәм, кызык итим әле боларны, дим. Үрдәк сез барган күлләрдә дә бераз булырга тиеш, дим. Атып бетермәгән булсалар, дим. Сизәм: боларга аз кирәкми, күп кирәк. Сер итеп кенә әйтәм, дим, әнә, күрәсезме, дим, шул чокыр буйлап бер биш-алты чакрым урман эченә керсәгез — шунда бер күл булыр. Вәт, мин әйтәм, анда үрдәк ичмасам... «Булмас, — диләр болар, — анда күл юк бит», — диләр. Әһә, дип уйлыйм эчемнән генә, күле бар шул, үрдәге генә юк — димәк, бу тирәне начар белә болар. «Үзең күрдеңме? — диләр... Сез нәрсә, мин әйтәм, кичә генә менә шушы мылтык белән бер капчык үрдәк алып кайттым. «Ну-у», — диләр, күзләренә ул-бу күренми башлады. «Ничек ул кадәр аттың?» —диләр. Шулай, мин әйтәм. Менә шушы бер көпшәле мылтыкның ике көпшәсен берьюлы кордым да, «пах» бер көпшәдән, «пах» икенче көпшәдән. Баш өстендәге үр-дә-ә-әк!.. минәйтәм, болыт кебек. Корып өлгереп булмый башлады, тагы бер-бер артлы ике көпшәдән аттым да корып тормый гына ата башладым, минәйтәм, өлгерерлек түгел, янәсе... Тегеләр шаяруны аңлаудан узган иде, күзләре кызганнан-кыза барып, бер шакмакланды, бер түгәрәкләнде. Барган юлларыннан кырт борылып, шундук тирән чокыр буйлатып урманга кереп йөгермәсеннәрме... Рәхмәт әйтү юк, сау бул юк... Ну атканнардыр үзләре дә үрдәкне — чытыр-чатыр арасыннан күлгә җиткәнче дә әле анда, ай-һай...
Арба үрәчәсенә көяз генә менеп утырган Дада абзый тагы матур итеп кеткелдәп көлеп җибәрде.

Шул көннәрдә Рәхимҗан Фаяздан хат алган иде. Анда мондый юллар язылган:
«Туган көнне монда гына уздырдык. Егерме ике тулды — картаябыз, малай, Рәхимҗан! Тулай торактагы малайлар белән шашлык ясадык, биш тәңкәдән биш кило ит барып алган идем. Итеннән безнең урманда үскән усак кайрысы тәмнәре килеп тора, поши ите булып чыкты, малай...»


14

Ат абзарындагы эшләрне җайга салгач, Рәхимҗан Кече басу астындагы печәнлектән тайларга көн дә яшел печән чабып кайта торган булды. Юл уңаеннан җәйләүдәге кызларга агач кисмәк белән чишмә суы алып төшә.

Ризван каеннары чишмәсеннән теш сындырырлык салкын су тутырып, бүген дә җәйләүгә юл тотты ул. Амбар тавыннан күтәрелеп җиткәндә генә каршы яктагы бакчалар артыннан кулын болгый-болгый үзенә таба кемнеңдер йөгерүен күреп, атын тыя төште. Йөгерүче Фаягөл булып чыкты. Әле күптән түгел генә шәһәрдән авылга кайтып сыер сава башлаган иде Фаягөл.

- Кызлардан калганмын, автобуска чак кына өлгермәдем, — диде ул, куып җитеп икенче як үрәчәгә менеп утыргач та. Еш-еш сулап, чүәкләре эченә кергән тузанны кагарга кереште.
- Йоклап калучыларны безнең авылда, беләсеңме Фаягөл, кем диләр?
- Белмим...
- Шәһәр ялкавы диләр...
- Шулай килеп чыга, - дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде ул.
- Әйдә, бергә-бергә төшәрбез, миңа да күңеллерәк булыр,— диде егет, җавапсыз калырга теләмичә.

Ат үз көенә ипле генә теркелди бирде. Тынлык урнашты. Әледән-әле чыелдап алган арба чәкүшкәсе тавышы һәм кисмәктә чайкалган суның шапылдавы гына ишетелеп тордф. Фаягөл күлмәк итәкләрен тарткалады, кабаланмый гына иңбашларына сузылып төшкән коңгырт чәчләрен тарады.

Рәхимҗан исә тау итәгендә урнашкан туып үскән авылларының 
матурлыгына сокланып барды. Су буена тикле сузылып
төшкән иркен бәрәңге бакчалары, инде август урталары булуга да карамастан, әле һаман күкрәп торган куе яшел төсен югалтмаган. Авылны, яшел боҗра сыман һәрьяктан бәрәңге бакчалары урап алган икән. Авыл бәрәңге үстерә, бәрәңге ашый. Әмма авылның матурлыгына ямь өстәп торган бер бизәк тә икән бит әле бәрәңге бакчалары. Югарыдан караганда бакчаларны аерып торган койма һәм киртәләр күзгә ташланмый. Авылның үз урамнарыннан йөргәндә күренми торган матурлык иде бу...

— Бабайлар акыллы булган, —диде ул, Фаягөлнең барлыгын бөтенләй хәтереннән чыгаргандай үзалдына сөйләнеп. — Авылны кая салырга белгәннәр, карале син, өйләр — тау астында ялга кунаклаган кыр казларымыни...

Фаягөлнең җәлт кенә борылып үзенә таба карап алуын тоймады ул. Авылга текәлгән дә һаман үз уйларына чумып бара: «Авылны әледән-әле шушы биеклектән менеп карыйсы килгәндер бабайларның. Ә күпләрнең хәзер монда менәргә вакыты да җитми... Һаман дөнья куалар. Ишегалларын, бакчаларын биек койма, киртә белән уратып аласы бар аларның. Печән хәстшрлисе, мал асырыйсы бар. Кырыкмаса-кырык эше көтеп тора авыл кешесен. Ә шулай да авылдашлар ешрак менсен иде шушы тау башына. Һәм, бер хәл алып, сокланып карап торсыннар иде Нурлы Аланга.». Аның ихтыярында булса, иң элек шушы тау башына мәктәпне салдырыр иде ул. Малайлар һәм кызлар Нурлы Аланның нинди матур авыл икәнлеген кечкенәдән күреп үсәр иде.

Әле кичә генә Фаяздан килгән хаттагы юллар хәтеренә килеп төште тагы: «Авыл сагындыра, Рәхимҗан малай. Кайтасы килә, кайтсаң күңелсез — кая барырга белми башлыйсың. Өйләр дә бәләкәйләнеп калган, тездән генә кебек. Ә китәргә өлгермисең, тагы сагындыра башлый. Нигә шулай, һич аңламыйм, малай».

Ат үз көенә атлый бирде. Егетнең күңеленә әллә нинди хыял-уйлар бер-бер артлы килә торды, китә торды: «...Илләр, материклар арасындагы чикләрне дә шулай бәрәңге бакчалары әйләндереп алган булса, ничек булыр иде икән? Бәрәңге бакчасына туптан атарга, бәрәңге бакчасын таптап узарга берәү дә кыймас иде...»

Шунда, уйларының таркау һәм беркатлы булуына төшенеп, үзалдына елмаеп куйды ул. Ярый әле аны берәү дә ишетми, аның ни уйлавын янәшәсендә утырып барган Фаягөл дә белми ич. Җир шары картасын бәрәңге бакчалары бүлеп тормауның үчен кайтарырга теләгәндәй, үзен дә белешмичә, дилбегә очы белән атка кизәнеп алды ул. Ат сискәнүдән кинәт тартылып куйды. Койрыгын кигәвен кугандагыдай болгап алды. Фаягөлнең кыска җиңле юка күлмәгенә кисмәктән чайпалып су чәчрәде.

— Сәер кеше син, Рәхимҗан, — диде кыз, тыныч һәм сабыр гына. — Аңлап булмый сине...

Аның сүзләре егетнең бер колагыннан ничек кергән булса, икенчесеннән шундый ук тизлек белән чыгып та китте.

— Ашыгасыңдыр, бераз тизләтикме әллә? — диде ул, кызга җилкә аша гына караш ташлап.

Кыз ашыкмый иде. Байтак кына ара тагы сөйләшми бардылар. Авыл каршындагы тау читеннән үткән юл, кинәт борылып, Кече басуга таба алып китте. Урамнар, бәрәңге бакчалары һәм өйләр бер-бер артлы күздән югалды. Юлның бер ягында — кукуруз басуы, икенчесендә — язгы бодай.
- Басулар матур быел, — дип куйды Рәхимҗан үзалдына.
- Шул матурлык белән генә яшәп булса икән... — диде кыз, сүзләренә аерым бер мәгънә салырга теләп.
- Кырда уңыш булса — шуннан да олы бәхет юк, матурлык та юк. Мин шуны әйтәм... — дип, тәфсилләргә ашыкты егет.
— Ә сии, Рәхимҗан, бәхетлеме соң үзең? Фаягөл, ярым борылып, егетнең карашын очратырга талпынды. Сизелер-сизелмәс кенә, ялгышып кына, нәфис бармаклары белән аның иңбашына кагылып алды. Рәхимҗан кинәт сискәнеп куйды — йомшак һәм кайнар иде Фаягөлнең нәфис бармаклары.
— Бәхетле булмаска, мин үз авылымда, авылдашларым арасында яшим...
- Мин дә чит авылда түгел ич... Менә, кайттым.
- Соң, шулай булгач, ни җитми?
— Җитә... Ник кайттың дип сорар идең...
— Барыбер түгелмени... Авылны сагынып кайткансыңдыр.
— Бала-чага булып кыланасың син, Рәхимҗан, — дип бүлдерергә ашыкты аны Фаягөл. — Яшьтәшләрең күптән өйләнеп бетте, ә син һаман малай булып кыланасың. Беләм бит, ялгызлыктан җаның үрсәләнә синең, Зәйнәпне оныта алмыйсың.

Зәйнәп исемен ишеткәч тә, тәне эсселе-суыклы булып китте егетнең, әмма сер бирәсе килмәде.
- Кем газапланадыр бит әле, — дип кенә куйды ул, төртмәле итеп. Дилбегәне тарта төшеп, атны куалагандай итте. Ат моны абайламады да, ничек барган булса, шул көйгә теркен-теркен атлавында булды.
- Куалама әле,— дип, егетнең дилбегә тоткан кулына ягылды Фаягөл. Теге җылы наз бу юлы аның бөтен тәне буйлап йөгерде. — Куалама, зинһар, болай да килеп җитәбез ич инде.

Бер тын тагы сүзсез бардылар. Тәгәрмәч тавышы һәм кисмәктәге суның ипле чайпалуы ишетеләп торды бары. Күз чите белән генә Фаягөлне күзләде егет. Ул элеккедән әллә ни үзгәрмәгән, бераз түгәрәкләнә генә төшкән кебек. Бит алмалары һаман шулай алланып тора. Табарга теләсә дә, искитәрлек зур үзгәреш таба алмады ул Фаягөлнең тышкы кыяфәтеннән.

— Сине кияүгә чыккан дип сөйләгәннәр иде бит, — дип әйтеп куйды Рәхимҗан, ишетмәсәң ишет дигәндәй.

Кыз сискәнеп куйды, әмма шундук үзен кулга алды.
- Чыккан дип...
- Ташлап кайттыңмыни?
- Әй, болай гына бит ул, кем әйтте аны...
— Бөтен авыл сөйли.
— Ярты еллык курсларга килгән иде, Якты Ярда хатыны, ике баласы булган...
— Бай кешене эләктергәнсең икән, — дип шаяртмакчы булды егет.
Кыз шаяруны аңларга теләмәде, артык исе китмәгәндәй әйтеп куйды:
— Авыл кешесенә шул, сөйләр өчен гайбәт кенә булсын. — Һәм бер тын сүзсез баргач, өстәде: — Көтәр кешем юк иде бит... Институтка керергә дә булышам дигән иде.
- Шул ялганчыңны сагынасынмы?
- Искә төшермә, күрәсем дә килми.
- Соң, шулай булгач...
Тагы су чайпалуы һәм тәгәрмәч чыйкылдавы гына ишетелеп торды. Фаягөл әйтеп куймасынмы:
— Сиңа охшаган иде ул, Рәхимҗан... Нәкъ син, коеп куйган Рәхимҗан инде менә...

Ул арада Кече басу астына да төшеп җителгән. Җәйләүгә килеп керүгә Фаягөл, ак төенчеген алып, уйнаклап йөгерә-йөгерә терлекчеләр йортына юнәлде. Ат, ияләнгән гадәте буенча, якында гына үсеп утырган карама күләгәсенә барып туктады. Рәхимҗан аның аркалыгын төшерде, чөелдереген чишеп җибәрде. Алдына арба астында килгән бер кочак тукранбаш китереп салды.

Сулы кисмәкне җиргә төшерү өчен арбага терәтеп куя торган күсәкләрне эзләп маташканда әле генә Фаягөл кереп киткән вагончыктан ике-өч кыз йөгереп чыкты.

— Оҗмах егетебез килгән, хур кызлары, чишмә суы эчәргә чыгыгыз, — дип тавыш салды арадан берсе. Исмәгыйль хатыны чәрелдек Нурсылу булды, ахры. Рәхимҗан янына беренче булып шул килеп җиткән иде. Аның артыннан кружка яисә әйрән ясарга банка тотып тагы бер төркем хатын-кыз күренде.

— Инде югалткан идек үзеңне, — диде арадан берсе.

Җавапны да үзләре үк тапты:
— Фаягөл белән шул тикле җир бергә төш тә, югалма да, имеш. Башың түгел, әллә нәмәрсәләреңне югалтырсың...
Үз сүзләреннән үзләре үк кызык табып рәхәтләнеп дәррәү көлешеп тә алдылар.
— Автобуста күренмәгәч тә, уйлаган идем аны, — диде кайсыдыр.
Телләре ни әйткәнне колаклары ишетмичә, чыр-чу килеп гайбәт сатуда булды хатын-кыз. Рәхимҗан, ишетмәгәнгә сабышып, елмаюын белде, ат тирәсендә йөргән кигәвеннәрне куды, шлеяның чукларын рәтләгән булып торды.

Бераздан эбер-чәбер килгән авазлар сирәгәя төште. Суның тәмлелеген, салкынлыгын мактарга керештеләр. Кайсы чишмә суы бу да, кайсы чишмәнеке бу диешеп, гөманлый башладылар, һәркайсы үзләренә якынрак чишмәнеке дип исбатларга тырышты, имеш, шул чишмә суы гына әлегедәй тәмле икән. Бәхәсләшә үк башладылар һәм Рәхимҗанның җавабын көттеләр.

- Шуны да белмисезме?—дип, әйрән ясап азапланган Сапиятти сүзгә кушылды.
- Әнә, Сапиятти әйтсен,— диде егет. Үзе атының ыңгырчак суккан төшенә җыелган кигәвеннәрне чыбык белән куалап торды.

Сапиятти, үзенә төбәлгән карашларны зарыктырасы килмичә, суны бер-ике мәртәбә йотып куйды.

— Бумы? —диде ул, җитдиләнә төшеп. — Бу — Ризван каеннары чишмәсеннән. Шулай бит, Рәхимҗан...

Егет хәйран калды, Сапияттинең шулкадәр төгәл әйтеп бирүен көтмәгән иде ул. Егет раслагач, кызлар да шаккатты. Ничек белдең дә, ничек белдең, дип тинтерәттеләр үзен.

- Ничек белдең, дип, авызыгыз тәм тоядыр лабаса?..
- Миңа ни, су булгач — барыбер, иң тәмлесе колонкада — ишегалдына чыгасы да аласы,— дип кеткелдәде Нурсылу.
- Син ялкауга,— диде кемдер, төртмәле итеп. — Шуңа да арт шәрифәң җиргә тигән дә инде.
- Ник тимәсен, тигән шул, бик тигән, шундый сиртмә булсын иде әле үзегездә,— дип кеткелдәвендә булды Нурсылу.

Арба читенә килеп таянган Сапиятти нидер сөйләргә җыена иде бугай, кызлар аңар таба борылдылар.

— Мондый су Ризван каеннарында гына, — дип башлады Сапиятти. — Аның салкынлыгы да башка — тешләрне сындырырлык, шулай булса да тамакка тими үзе. Сусауны аның кебек баскан чишмә юк.

Сапиятти, сөйләп торган җиреннән нидер искә төшергәндәй, туктап уйга калды. Ак халатлы кызлар, кетәклеккә кунган тавыклардай, тыныч кына аның ни әйтүен көттеләр.

- Ул чишмәгә төнлә суга төшкәнегез юкмы? — дип сорады Сапиятти.
- Юк,— диеште кызлар. Төнлә түгел, көндез дә суга төшүнең ни икәнлеген онытып баралар иде шул алар.
- Анда суга төшкән кызлар элек-электән «ах» итә торган булганнар. Айлы төндә ул чишмәнең суы өолдыз булып ява, кызлар.— Сапияттинең күзләрендә серле очкын уйнап алды.— Ә чишмәнең ни өчен «Ризван каеннары» дип аталганын беләсезме соң?
- Ишеткән юк...
- Кем белгән инде аны, сөйлә әле, Сапиятти,— диеште кызлар.
- Моннан күп еллар элек,— дип башлады Сапиятти, ялындырып тормады, арбадагы йомшак печән өстенә ипле генә менеп утырды да дәвам итте,— безнең авыл каршындагы тау өстеннән бер юлаучы егет узып бара икән. Патшага хезмәт итеп, туган ягына кайтып баруы булган инде моның. Җәйге төн икән. Ап-аяз төн, авыл урамнары тынлыкка чумган. Күктә бер ялгызы яңа туган ай йөзеп йөри икән. Талган аякларын бераз ял иттереп алырга дип, яр читенә чүгәләве була егетнең, тау астына күзе төшеп, телсез, өнсез кала. Ул хәл алырга утырган тау итәгендә чишмә агып ята икән. Нәзек улактан төшкән шул чишмәнең суы вак ташлар өстенә челтер-челтер йолдыз булып коелып тора икән. Монысы бер хәл... Шунда су буена чиләк-көянтә асып төшеп килгән бер кызны күрә ул. Башлары әйләнеп китә егетнең: йөзе тулган ай, күзләре таң йолдызы булып балкый икән кызның. Ике иңбашыннан билләренә сузылып төшкән толымнары мәмрәп пешкән шомырт тәлгәшләредәй кап-кара, ул сылулыклары... Бөтен җире килешкән-тулышкан, пута кысып торган билләре тал-чыбыктай нәзек икән моның. Авыз ачып эндәшергә тели егет — тавышы чыкмый, капчыгыннан зәңгәр яулык чыгарып шуны болгап карый — кыз күрми, абайламый. Кызның чиләкләренә челтер-челтер йолдыз коелган, чиләкләр мөлдерәмә тулган, һушына килә алмый калган егет, Нурлы Алан сылуы, сыгылмалы көянтәсен иңенә салып, тыкрыктан кереп югалган.

Шул утырган җирендә таңны каршылаган егет, икенче кичне көткән. Йолдызлы чишмәгә теге сылу тагын килер дип өметләнгән, ә кыз күренмәгән. Егетнең өмете өзелмәгән, ул һаман көткән дә көткән... Айлар, еллар буе көткән, тау башына бура бурап, өй салып кергән, һәм өйнең көнгә караган тәрәзәләре каршына өч каен утырткан. Берсе — ул, берсе — үзем, ә өченчесе — минем сөю билгесе булсын дигән. Ул ак каеннар берсеннән икенчесе сылурак булып үскәннәр. Ризван атлы егет, шул рәвешле, хәл алырга дип утырган җирендә, Нурлы Аланның теге гүзәлен көтеп, бер ялгызы гомер иткән, мәхәббәтенә тугры калган... Чишмәле тау өстендә ул утырткан өч каен әле дә булса исән, аларның ничә яшьтә булуын да белүче юк авылда. Мәхәббәтнең мәңгелеген раслап, әле һаман Нурлы Алан сылуының чишмәгә төшкәнен көтәләр алар... Менә шулай, кызлар.

Авыр итеп бер көрсенеп куйды кемдер.

Соңгы сүзләре белән Сапиятти хикәятне сөйләп бетерүен аңлатырга теләде. Шушы авылда туып, шушы чишмә һәм су буйларында уйнап үсеп тә, аларның бу хакта ишеткәннәре юк икән. Тынлык әле байтак дәвам иткән булыр иде, чәрелдек Нурсылу гына түзеп тора алмады:
- Һи-и-и, хәзер чишмә түгел, колонкага да чыгасы килми. Чишмә башына төшеп йөргән ди, — дип чәпчеде.
- Әллә ул сылу син идеңме соң? — дип, кемдер аның үзен чеметеп алырга да өлгерде. Дәррәү көлешеп алдылар. Авыз ачып ник сүз әйттем дияр көнгә калды, үзе әйтмешли, сиртмәле Нурсылу.

Егеткә, шундый тәмле су алып төшкәне өчен, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, кызлар берәм-берәм эш урыннарына таралды. Килешле итеп тегелгән ак халат кигән, иңөстенә чиста ак сөлге салган Фаягөл дә аларга иярде. Аның үтеп барышлый яулык читеннән генә Рәхимҗанга аткан карашын һичкем абайламады. Кызның күзләрендә ниндидер очкын кабынган иде, сәер очкын...


15

Фаяздан хатлар килә торды. «Авыл сагындыра, малай, шулай да кайтмыйм. Дөрес, шәһәрдә дә җанны кая куярга белми йөргән чаклар була. Ләкин барыбер, киткән-киткән, кире кайтып булмас ахры. Көлерләр, берни майтара алмаган икән, диярләр... Әгәр икенче гомер бирелсә, анысын һичшиксез авылда үткәрер идем. Ярый, Рәхимҗан малай, хәзергә. Яз, йәме!» — диелгән иде аларның соңгысында.

Ә авылда тормыш үз җаена акты, Көннәрнең берендә урамнар буйлап: «Нурлы Аланга мелиораторлар килгән», — дигән хәбәр таралды.

Мелиораторлар киләсе, колхозда зур мәйданда сугарулы җирләр буласы, дигән сүз күптән йөри иде инде. Арыш-бодай каерылып уңачак, күпьеллык үләннәр дүрт-бпш тапкыр чабылачак, имеш. Авыл янында гына аркылы йөзеп чыга алмаслык зур диңгез хасил булачак дип, шаккатып, исләре китеп сөйли иде нурлы аланлылар. Олысы-кечесе туган авылларында гөлбакча ясарга тиешле шул мелиораторларның килүен көтеп яшәде.

Менә, ниһаять, «килделәр» дигән хәбәр ишетелде. Бала-чага иртүк су буена шул мелиораторларны күрергә йөгерде. Ә өлкәннәр — басуда, ындыр табагында. Уракның кызган чагы. Кинәт кызуга киткәнлектән, арышны суктырып бетермәс борын, бодай өлгергән, башагында тулышып арпа коела башлаган көннәр.

Фермага, ындыр табагына һәм авыл эчендәге йомышларга билгеләнгән атларны озаткач, Дада абзый тайлар ябылган аран янына килде. Анда Рәхимҗан Йолдыз Кашканы җигеп маташа иде. Карт аның янына килеп җитәр-җитмәс үзенең шатлыгын уртаклашырга ашыкты:
- Диңгезнең башланган җире нәкъ безнең бакча башында булачак икән, Рәхимҗан — түбән очта,— диде ул, балаларча куанып.
- Чынлапмы? — дип сорады егет, куанычын уртаклашкандай.
- Дада абыеңның белмәгәне юк,— диде карт, уенын-чынын кушып.— Кичәгенәк караңгы төшкәч бульдозерлар, җир ташый торган машиналар безнең бакча башына килеп туктады.
- Буа шунда булачакмыни?..
- Булмаска, су буеның иң тар җире безнең Карт тирәк чишмәсе турында бит. Мәшәкатьләнеп торасы да юк, ике яктан ишәсе дә төшерәсе генә балчыкны — буа әзер дигән сүз.
- Ә чишмә, Карт тирәк чишмәсе? — дип, сискәнеп куйды егет.
- Карале, чынлап та бит,— дип, гаҗәпсенеп калды карт, шул сораудан кинәт аңына килгәндәй.— Мин карт тиле ул хакта бөтенләй уйламаган. Чишмәне — җимерәләр, ызначыт... Менә карт тиле, куанып йөргән булам тагы.
- Ничек, җимерәләр?..
- Бульдозер белән ызначыт... Менә карт тиле.

Егет, ниндидер карарга килгәндәй, ашыга, кабалана башлады. Камыт бавын тарттырып, аркалыкны күтәрде дә дилбегәне кулына чорнап тоткан көе арбага сикерде.

- Киттек, Дада абзый, киттек! Кичегергә ярамый! — дип кычкырды ул, әмер биргәндәй.
- Менә карт тиле, — дип сукрана-сукрана Дада абзый да арбага кунаклады.

Җигүле ат урам чабып чыгып китте, абзар капкасын ябарга да оныттылар. Алгы күчәр, берьяктан имән баганага эләгеп, уч төбедәй йомычка каерып чыгарды.

— Вәт, карт тиле, шуны да уйламаган, — дип, һаман үзен сүкте Дада абзый. Арба дыңгырдавыннан аның тавышы калтырап, бүленеп-бүленеп ишетелә иде. Төшеп калмыйм тагы дигәндәй, үзе ике куллап үрәчәгә ябышкан, аякларын арба төбенә җәелгән кабыкка күтәреп куйган.

Рәхимҗан исә утырып тора алмады. Башта тезәнлекләп карады. Әмма бераздан, ашыгудан үзен кая куярга белмичә, арба өстенә торып ук басты. Дилбегә очын берөзлексез пропеллер урынына баш өстендә әйләндереп куалады атын. Йолдыз Кашка томырылып чабуын белде.

- Ә Бакырчы чишмәсен нишләтәләр? — дип кычкырды егет, атка дилбегә очы белән кизәнеп.
- Су астында кала, ызначыт,— дип җавап бирде карт, арба эчендә аякларын сузып утырган җирдән.
- Чегән чишмәсе нишли?
- Күмелә, ызначыт...
- Ризван каеннарыныкы?
- Анысы да, ызначыт...
- Фазыл чишмәсе дәме?
- ...ызначыт.

Алар бер-берсен ишетми иде инде, шуңа күрә карт һәр сорауга «ызначыт», днп кенә барды. Егет атын тагы да ярсыбрак куалады, башка сорау бирмәде. Ә урамнар буп-буш иде, һәркем эштә — эшнең кызу чагы. Әледән-әле Дада абзыйның «Вәт карт тиле», «Вәт карт тиле» дип, үз-үзен тиргәве генә ишетелеп торды.

Түбән очка җитеп, су буена каергач, арба шалтыравы бөтенләй дә ишетелми башлады. Берсен икенчесе уздырырга теләгәндәй үкерешеп, бульдозер һәм скриперлар җир актара иде. «Диңгез ясаучы» ларны күрергә җыелган малайлар як-якка сибелеп аларга юл бирде.

— Туктагыз!..— дип кычкырды арба өстеннән сикереп төшкән Рәхимҗан. Аны ишетүче генә булмады. Иләмсез зур трактор йөз яшәр карт тирәкне төбе-тамыры белән аударган да шуны читкә өстерәп маташа иде. Тирәк карыша — китәргә, буйсынырга теләми, юан ботаклары белән, тамырлары белән җиргә, су читендәге вак ташларга ябышып калу җаен эзли, карышмакчы була. Трактор, бераз артка биреп, яңадан тарттырып карады — таш өстендә бушка әйләнгән тимер башмаклар астыннан берөзлексез очкын чәчрәп торды. Алай да барып чыкмагач, тагы бер трактор тагылды тирәккә, икәүләшеп үкерделәр. Түзмәде тирәк — сыкрау авазлары чыгарып, бирешергә мәҗбүр булды...

Ә инешнең аргы ягында, элек чишмә булган турыда, ике бульдозер һаман да җир актара. Берсе артыннан икенчесе чиратлашып йөри-йери каезлый иде алар чишмәле тау битен. Үз күзләренә ышанмыйча, күз алдындагы хәлләр куркыныч бер төш кенәдер дип гаҗәпләнеп, бу хикмәткә исе китеп карап торды Рәхимҗан бер тын. Чишмә, бульдозер үткән саен, балчык һәм ташлар астында күмелеп кала. Ләкин озакка түгел, икенче бульдозер килеп җитәргә өлгерми, ком һәм балчык арасыннан фонтан булып яңадан бәреп чыга чишмә. Тагын күмелә, тагын бәреп чыга. Тагын, тагын... Шул рәвешле, берөзлексез үкереп эшләп торган зур-зур ике бульдозер белән тарткалаша иде Карт тирәк чишмәсе. Куеныннан алынган кызыл балчык инде тау кадәрле өелгән булуга да карамастан, һаман бирешми, бирешергә теләми иде тирәксез калган Карт тирәк чишмәсе.

Рәхимҗан яңадан аты янына ыргылды, арбага сикерде. Су буендагы мәхшәрне күреп чарасыз калган Дада абзый читкә тайпылып өлгерде. Чишмәгә таба үкереп, җир актарып килгән бульдозер каршына атылып кергән җигүле ат башын югары чөйде һәм бар көченә кешнәп җибәрде. Йолдыз Кашканың күзләре акайды. Башын каера төшеп, бер хуҗасына, бер үзе өстенә үкереп килгән коточкыч зур бульдозерга каранды ул. Акайган күзләрен кан баскан иде аның.

— Туктагыз!.. Хәзер үк туктагыз...—дип, җан ачуы белән үрсәләнеп кычкырды егет.

Бульдозер тукталып калды. Рәхимҗанның яшьтәше чамасындагы егет кабинадан башын чыгарды.
- Син нәрсә, үз акылыңдамы? Ал атыңны...— дип кычкырды ул, трактор гөрелтесен уздырырга тырышып.
- Туктагыз! Үз акылымда мин, туктагыз! —дип кабатлады Рәхимҗан, йөзенә, маңгаена чәчрәгән болганчык суны тельняжка җиңе белән сөртеп.

Җир актарган тракторлар, үкерүдән җиңелчә гөрелтегә күчеп, берәм-берәм туктап калдылар. Кабиналардан төшкән трактористлар дилбегәсен чорнап тоткан көйгә һаман арба өстендә басып торган Рәхимҗанга таба атладылар.
- Син нәрсә... Дөньядан туйдыңмы әллә? —дип кычкырды берсе.
- Буаны монда буарга кем рөхсәт итте? — дип эндәште Рәхимҗан, мөмкин кадәр үзен тынычрак тотарга тырышып.
- Ә син кем буласың? — Сорауга каршы сорау белән эндәште тракторчылар арасыннан өлкәнрәге.
- Мин — Айтуганов!—диде ул ачык һәм үз-үзенә ышанган тавыш белән. — Буаны монда буарга ярамый, ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан...
Тегеләр икеләнеп калды, бер-беренә каранып алгач, тагы шул ук өлкән тракторчы эндәште:
- Ә син, энем кем соң, кем булып эшлисең димме...
- Минме, мин – ат караучы. Шушы авылда, шушы чишмәләр суын эчеп үскән егет.
- Ат караучы... Конюх, - дип, бер-беренә карап, көлемсерәп куйды килгән трактористлар. – Зур кеше икәнсең...
- Туктагыз! Үлсәм-үләм, әмма чишмәләрне актарырга мин сезгә ирек бирмим, - дип кычкырды ул.
- Энекәш, безне сезнең баш инженер чакырды. Үтенеп сораганга, чиратсыз — бер көнгә генә килдек авылыгызга. Вакыт юк, бүлдермә син безнең эшне...— диде, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышкан теге өлкән абзый. Ә башкалары аның сүзләрен җөпләп, үзләренең эше ашыгыч икәнлекне аңлатып, шаулашып алды, сәгатьләренә күрсәттеләр.
- Бераз көтегез, хәзер мин Мирзанур абыйны алып төшәм,— диде Рәхимҗан. – Ләкин тракторларыгызны сүндерегез.
- Мизанур... Анысы кем тагы?..
- Колхоз рәисе.
Тракторчылар, бер-беренә каранып, иң өсләрен сикертеп алдылар.
- Ләкин тиз булыгыз анда, без шул арада капкалап алырбыз,— диде, әлеге дә баягы төге абзый.
- Киттек, Дада абзый,— дип, Рәхимҗан атын авылга, колхоз идарәсенә таба борды.
Җитәкче идарәдә юк иде, ындыр табагында таптылар үзен. Сүзне өлкән кеше Дада абзый башлады.
— Бу ничек була инде, Мирзанур? — диде ул.— Авылны чишмәсез калдырырга булдыгызмыни?
- Кем әйтә аны, Дада абзый, ул нинди сүз тагы?—дип, аңышмады колхоз рәисе.
- Белмисең, ызначыт... әллә белмәгәнгә сабышасыңмы? Ә инешне анда Карт тирәк чишмәсе турыннан буып яталар, — диде карт, дулкынлануын яшерә алмыйча.
- Чишмәләрне су астында калдыру дөрес түгел, Мирзанур абый. Әйдәгез, туктарга кушыйк үзләренә, — дип, Рәхимҗан аны тизрәк су буена төшәргә әйдәде.

Эш калдырып йөрисез шунда дигәндәй, кашын җыерып алды рәис , уңга-сулга каранды, һәм амбар өе янында механизаторларга нидер аңлатып торган баш инженерны үзенә дәште.

Баш инженер ялт кына килеп тә җитте. Аның шул хәрәкәтеннән үк тәвәккәл һәм энергиясе ташып торган егет булуын күзалларга мөмкин иде.
- Ашыккансың! — диде рәис, кырыс тавыш белән.
- Кайда? Нәрсә? — дип, аңышмый торды баш инженер.
- Буа будырырга дим...
- Барыбер будырасы ич аны,— диде баш инженер, «ә-ә, эш шуңарда гынамыни» дигәндәй, җанланып китеп.— Таныш егетләр, сүз тыңлап кына килделәр. Бер көндә әзер булачак.
- Ә проект бармы?
- Юк, — диде баш инженер, һич исе китмичә.— Ләкин булачак. Җир эшләрен язга-көзгә калдырасы килмәгән иде, икеләтә, өчләтә күбрәк каерачаклар. Түләү бездән ич...
— Проект кая? — дип кабатлады рәис, тавышын күтәрә төшеп.— Су буен, чишмәләрне су астында калдырырга кем рөхсәт итте? Төшеп, хет бер күргәнең бармы безнең су буйларын?
Шунда гына баш инженер, җитәкченең чынлап сөйләшүен аңлап, җитдиләнеп калды. Шулай да тиз генә сер бирәсе дә килми.
- Чишмә санап йөрмәсәм дә җитәрлек ич минем эш. Авылга су кертелгән, Мирзанур абый, колонкалар җитәрлек. Югалту юк, барысы да уйланылган.
- Туктатсыннар,— диде рәис, янәшәдә торган җиңел машинага ымлап.— Хәзер үк туктатсыннар эшне. Күпкә түзгәнне, азга түзәрбез буасыз да. — Һәм җәлт кенә машина кабинасына кереп шуган егетнең артыннан кычкырып калды. — Төшкән-төшкән, бер очтан чишмә суын да эчеп кайт...

Кичен, көтү кайтыр вакыт җитеп килгәндә, Рәхимҗан яңадан Карт тирәк чишмәсе янына төште.

— Диңгез ясаучылар китте, абый, — дип кычкырып калды аның су буена төшеп баруын күргән бер бәләкәй малай.

«Кемгә нәрсә...» дип уйлап куйды ул күңеленнән генә. Чөнки теге малайның кәефе тәмам кырылган күренә иде. Авылларында шундый зур вакыйга була дип көткәндә генә булмый калсын әле...

Су буе иртәнге шау-шудан тынып калган. Вак ташлар белән серләшкән инеш челтерәве генә ишетелеп тора. Кызыл балчык астында калган чишмәдән агып төшкән болганчык су инешкә хәвеф төсе өстәгән. Чәчләренә бәс төшкән берничә агай бер читкә йолкынып ташланган карт тирәк өстендә серләшеп утыра. Баеп барган кояштан инешкә таба аларның күләгәләре сузылган. Бу күләгәләр шул кадәр озын иде ки, алар егеткә икенче офыккача барып тоташкан сыман тоелды.

Чишмә янында беразга тукталып торгач, ул югары очка су буйлап кына менәргә ният итте. Ләкин күп китәргә өлгермәде, Чегән чишмәсе турындагы тыкрыктан бала җитәкләп төшеп килгән яшь хатынны күреп, аяклары атламас булды. Ул хатын — Зәйнәп иде. Әле кайчан гына шушы су буенда, шушы турыда аның белән таң каршылаган Зәйнәп! Тәненнән кырмыскалар чабышып узгандай булды егетнең, эсселе-суыклы булып китте.

-Рәхимҗан, нишләп монда йөрисең?..— дип эндәште Зәйнәп.
- Болай гына,—диде Рәхимҗан.
- Син шундый үзгәргәнсең, Рәхимҗан...
- Ә син һаман шундый матур...
— Минем сине диңгезче киемендә күрәсем килгән иде... Сиңа тельняжка килешә торгандыр, Рәхимҗан.
- Ә сиңа нәрсә кисәң дә килешә...
- Бала дамы? — диде Зәйнәп, елмая төшеп.
- Бала да килешә...
- Рәхмәт, Рәхимҗан, син һаман элеккечә икәнсең. Яхшы күңелле, эчкерсез...
- Юк, үзгәрдем,— диде егет, бу сүзләренә ниндидер мәгънә сеңдерергә омтылып.
- Әйе, син олыгаеп, чын ир-егет булып киткәнсең, Рәхимҗан.
- Озаккамы, күпкә кайттыңмы, Зәйнәп? — дип сорап куйды егет, сүзне борырга теләп.
- Бер-ике атна ял итәргә исәп,— диде Зәйнәп, һәм бераз уйланып, аяк очына карап торгач, өстәп куйды тагы.— Безнең авыл шундый матур икән, Рәхимҗан. Сагынып кайттым...
- Әле генә белдеңме?!—диде егет, авылның Зәйнәпкә дә ошавына чын күңеленнән куанып. — Ә үзең бит авылдан тизрәк китәргә ашкындың.
- Ашкындым...— диде Зәйнәп, күз алдына үсмер чагын китереп. Күкрәк тутырып тирән сулыш алды, аннары аяк очында тукталган карашын туры егеткә төбәде.— Авылда яши алмас идем барыбер.
— Нигә?
— Авыл кунакка кайтканда гына әйбәт... Ә сезнең матурлык күрергә, аның табигатенә сокланырга вакытыгыз юк.
— Авыл кешесе дә ике күзле, Зәйнәп. Ялгышасың! Шунда ул үзенең әлеге матурлыкны яклап бүген генә дә күпме борчылу кичерүе хакында сөйләмәкче булган иде. Ләкин ниятеннән кире кайтты.
- Әни, әни, монда су бар,— дип эндәште су читендә кайнашкан сабый.
- Өйләнгәнсеңдер? — дип сорап куйды Зәйнәп.
- Өлгермәдем әлегә,— диде егет. Хәер, Зәйнәп бу хакта үзе дә белә иде булса кирәк.
- Әни, әни, монда таш бар,— дип эндәште вак ташлар өстеннән йөгереп барган бала.
- Нурлы Аланда матур кызлар бик күп ич,— диде Зәйнәп, егетне шелтәләгән сыман.
- Нурлы Аланда кызлар бар... егетләр дә төшеп калганнардан түгел, — дип, әйтеп ташлады Рәхимҗан. Үзе шундук әлеге сүзләренең урынсызрак килеп чыгуын чамалады.
- Әни, әни, монда чәчәкләр бар,— дип эндәште тугайда йөгереп йөргән бала.
- Укырга уйламыйсыңмы?—дип сорады Зәйнәп.
- Читтән торып укырга җыенам,— диде егет.
- Әни, әни, бу нинди абый?—дип сорады алар янына килеп җиткән бала.
- Бумы?.. Бу... бер абый, авылдашым, классташым, һәм...,—дип, төртелеп, югалып калды Зәйнәп. Рәхимҗан үз гомерендә беренче мәртәбә аның шулай уңайсызланып, ни әйтергә белми торуын күрде.
- Миңа кайтырга кирәк. Сау бул, Зәйнәп, — диде егет, шулай кирәклеген аңлап.

Зәйнәп ни дияргә белмәде, тибрәнеп-тибрәнеп тирән сулыш алды — күкрәгендә берьюлы ике җан һавага ашып кире урыннарына кайтты. Тагы! Тагы тибрәнде җан. Китәргә җыенган егеткә күзләрен тутырып карады хатын.

- Әни, әни, абый нигә китте? — дип сораган сабый бала авазы ишетелде ды арка тарафта.
- Абый ашыга, абыйның эшләре бар, — диде Зәйнәп.

Рәхимҗан артына борылмады. Алсуланып баеган кояшка таба атлап, ул туп-туры су буйлап китеп барды. Күзләреннән әллә ал шәфәкъ нурлары тамды, әллә нур булып чык бөртекләре йөгереште...


16

Кече басу астына печәнгә барышлый бүген дә юл уңаена чишмә суы тутырып алды Рәхимҗан. Җәйләүдә кызлар Ризван каеннары чишмәсе суын көтә. Көннең кызу чагында төшереп җиткерәсе иде үзләренә.

«Җәйләүдәге суны элек эчкән өчен дә рәхмәт, Карамалы яр чишмәсенең суы бидондагы сөтне суытыр өчен генә ярый», — дип сөйли иде хәзер сыер савучы кызлар. Аларга Ризван каеннарыныкы кирәк! Шуның белән бетсә бер хәл, бер көн Сапиятти сөйләгәннәрдән соң кайбер кызлар караңгы төшкәч чиләк-көянтә асып чишмәнең үзенә үк йөри башлаганнар, имеш... Исмәгыйле белән үпкәләшкән көнне, моңарчы колонкага йөрергә дә иренгән Нурсылу, дәрес булса, сыңар чиләк тотып, Ризван каеннары чишмәсенә төшкән...

Рәхимҗан, юл читендәге басуның мәһабәтлегенә сокланып, уйга чумып бара иде: әле кайчан гына арба тугымына җитмәгән кукуруз инде ат сыртыннан узып бара. Ә юлның икенче ягындагы бодайдан җилләр искән. Әле кичә генә комбайннар кермәгән дә иде, бүген рәт-рәт булып салам күбәләре генә утырып тора. Нәкъ әкияттәгечә — күз ачып йомганчы әйләндереп тә салганнар.

Шунда, искә төшереп, кесәсен капшады ул. Әле иртән генә почтальон хат биреп узган иде, укырга оныта язган. Хат Фаяздан иде: «Сәлам, Рәхимҗан! Бер көе яшәп яткан көн әле, малай. Завод белән тулай торак арасында йөреп, вакыт үтә дә китә. Буйдаклыктан да туйдым, өйләнәсе дә килми. Йөргән кызлар күп, күңел үз иткәне юк. Их, безнең умырзая җыеп йөргән чаклар... Хәтерли торгансыңдыр бит, малай. Ярый, хәзергә!»

Каядыр якында гына көлү авазы яңгырап китте. Йолдыз Кашка сискәнеп куйды. Егет тә, кабаланып, тавыш килгән якка текәлде. Кукуруз арасыннан аларның каршысына Фаягөл килеп чыккан икән, кулларында бер кочак кыр чәчәге — «зәңгәр тәтәй». Әйе, Нурлы Аланда бу чәчәкне зәңгәр тәтәй диләр.

- Ә-ә, син икәнсең...— диде егет, бер дә исе китмәгәндәй. Ә үзе бу очрашуга шатланган иде югыйсә.
- Менә, зәңгәр тәтәй җыйдым әле, безнең сыер аны бик тә ярата, — диде Фаягөл. Ләкин ул, күпме генә шаян һәм тыныч булырга тырышса да, кабалануын, дулкынлануын яшерә алмады. Сүзләренең җайсызрак чыгуыннан уңайсызланып, зәңгәр тәтәйдән дә болайрак зәңгәр күзләре белән бер чәчәккә, бер егеткә карады. Әйтерсең, Рәхимҗан алдында аның ниндидер гаебе бар.
- Ярый, алай булгач мин китәм. Печән дә чабасы бар, төшә торам, — дип, кулыннан ычкынган дилбегә очына үрелде егет. Ул үзе дә зәңгәр тәтәй белән зәңгәр күзләр арасында адашкан, онытылып калган кебек иде шул мәлдә.
- Бер ялгызымны калдырып, җәяү йөгертер идеңмени? — диде Фаягөл, якты елмаеп. Хуҗаларча тыныч кына башта ат арбасына чәчәкләрен китереп салды. Аннары, утыртасыңмы-юкмы дигән сыман, егетнең каршысына ук килеп аңарга зәңгәр нурларын бөркеде.

Егет Фаягөлгә туры карарга тырышты. Аның сөйкемле булып эчкә батып торган бит алмаларына, алардагы вак сипкелләргә игътибар итте. Аккошныкыдай йомшак муенны, җәйге юка күлмәк эченә түш турында гына кереп югалган серле сызыкларны да сыйдырган иде ул караш. Шул сызыкларның дәвамыдай ике ак күгәрченнең читлекләренә сыеша алмый иреккә ашкынып талпынуын да аермачык абайлады хәтта. Фаягөл исә, ниһаять, иркен сулыш алып, чаяланып, арбага, аның янәшәсенә менеп утырды.

— Я, — диде ул, чарасыз калган егетнең тыгыз беләгенә нәни бармаклары белән ипле генә кагылып,— ашыгадырыең түгелме?..

Рәхимҗанның дилбегә какканын да көтми кузгалып китте Йолдыз Кашка. Егет бер яны белән Фаягөлнең җылы иңбашын, ярым ялангач беләген һәм күлмәк итәкләрен тоеп барды. Ат кисәгрәк тартылган саен селкенеп куйган Фаягөл, кисмәктән су чәчрәүне сәбәп итеп, аңар тагы да елыша төшә иде. Рәхимҗанга торган саен рәхәт тә, уңайсыз да була барды. Фаягөлнең түгәрәкләнеп торган билләренә ике куллап ябышасы, аны үзенә таба суырып аласы һәм туйганчы, күзләреннән яшьләр чәчрәп чыкканчы кочаклыйсы, иркәлисе килде шунда. Әмма, кулындагы дилбегәне кая куярга, ни эшләтергә белми аптырады. Ике куллап, чытырдатып дилбегәгә ябышкан иде ул.

Тормыш тәҗрибәсе ягыннан егеттән бер баскычка өстен торган Фаягөл барын да күреп, тоеп торды, әлбәттә. Егетне шулай күзәтүе кызык та, кызганыч та иде аңарга. Ниһаять, дилбегәне үз кулына алыр вакыт җиткәнлеген чамалап, атны ул үзе туктатты.

— Рәхимҗан, — дип пышылдады кыз, сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә ипле бер хәрәкәт ясап, һәм кулларын бер-бер артлы егетнең муенына сузды. Күзләреннән тагы зәңгәр яктылык бөркелде аның.

Егетнең беләкләренә ташкын булып кинәт кенә кан йөгерде, җегәр тулды. Кызны кочагына аласы, күтәреп офыкларга кадәр алып китәсе, күтәреп йөртәсе килде аның. Әмма көпә-көндез һәм юл уртасында бу турыда уйлау мәмкииме соң... Үз уйларыннан үзенә үк оят тоелды Рәхимҗанга. Берәм-берәм үзен Фаягөлнең сарылып торган кулларыннан арындырды ул. Ә кыз үпкәләмәде һәм берни сиздермәде. Рәхимҗаннан кружка сорады, кисмәктән су чумырып алды да, сусаган иреннәренә сак кына тидереп, бер-ике мәртәбә йотып куйды. Ә күзләре һаман егеттә булды. Сынап карый идеме ул, әллә үртәпме?..

Шунда Фаягөл яңадан бер кат балкып куйды. Күз иярмәс җәһәтлек белән кинәт кенә дилбегәне тартып атны куалады һәм кружка төбендә калган салкын суны Рәхимҗанның чуендай кызган тәненә сибеп, арбадан сикереп төште һәм йөгереп китеп барды. Арба өстендә калай кружка гына тәгәрәп калды. Бу хәрәкәтләр шул тикле көтелмәгән арада булды ки, кызның кай арада һәм ни рәвешле шулай шаяруын абайламый да калды Рәхимҗан. Үпкәләү булдымы бу, үртәүме?.. Яңа урылган бодай басуына, чишмә челтерәгән сыман, көлү авазы таралды, алтын сары камыллар өстеннән йөгерде ул көлү.

Салкын тамчылар егетне айнытып җибәрде. Ул аны-моны уйлап тормыйча, кинәт өермәгә, пәри туена охшаш җәһәтлек белән үзе дә кружкага кисмәктән су чумырып алды һәм, бәхетле көлү авазына ияреп, кыз артыннан чабып китте.

Артыннан Рәхимҗанның куып килүен шундук эчке бер сизенү белән тоеп алды Фаягөл. Адымнарын тагы да ешайтып, яшь кәҗә бәтиедәй уйнаклап, тигез рәт булып тезелгән бодай саламы күбәләре арасыннан йөгереп үтте.

— Миңа су сибүче син идеңме?..— дип кабатлый-кабатлый поши сыман дәү-дәү атлап куып килгән Рәхимҗан аңарга тиз якынлашты.

Алай гына тоттырырга теләмәде Фаягөл. Әмма егет гел якынлашып ук җиткән иде инде. Кыз, җитез хәрәкәт ясап, куып килүче су сибим дигәндә генә салам күбәсенең икенче ягына кереп кача. Егет тагын куып җитә, кыз, кинәт борылыш ясап, икенче читкә тайпыла. Егет сипкән су тигәндерме-юкмы, шундый борылышларның берсендә Фаягөл, сискәнү авазы чыгарып, салам өеменә сикерде. Ишелеп төшкән салам астында ул шундук күренмәс тә булды. Куышлы уен белән мавыгып онытылган Рәхимҗан да дулкын булып ишелгән салам астына кереп чумды. Дулкын аны шундук эләктереп алды һәм кыз янына, аның кочагына илтеп салды. Муенында Фаягөлнең йомшак беләкләрен, аның җиңелчә ыңгырашуга охшаш еш-еш сулыш алуын, иреннәре кайнарлыгын тойды ул. Салам өстенә сикергәндә җил ачып җибәргән күлмәкләрне дулкын берьюлы читкә бәреп атты. Бер-беренең йөрәк тибешеннән башка һични ишетмәде һәм тоймады алар.

Фаягөлнең йомшак иркәләү тавышыннан гына күзен ачты Рәхимҗан. Юл читендә күпме гомер үзләрен туктап калган җигүле ат көтеп тора. Ә юлда тузан күтәрелгән... Йөрәге «жу-у» итеп куйды егетнең. Алар турыннан гына җиңел машинада колхоз рәисенең узып барышы икән. Машинасын акырынайта төшсә дә, бәхеткә каршы, туктатмады, юлын дәвам итеп китеп барды.


17

Бер-беренә башка күтәрелеп тә карамады алар ул көнне. Сулы кисмәкне урынына елгыр гына илтеп куйды да, кызлар йөгерешеп чыкмас борын, Рәхимҗан атын юыртып печәнлеккә таба китеп тә барды. Печән төяп кайтышлый да җәйләүне ерактан әйләнеп узды.

Фаягөлне күпме генә уйламаска тырышмасын, булдыра алмады — йомшак куллар кайнарлыгы әле дә булса аның җилкәсендә. Берничә сәгать элек кенә үзләре кавышкан урынны абайламый үтеп китү мөмкин идеме соң... Каядыр шушы тирәдә иде бугай, дип карангалап барганда, йолдыз Кашка кинәт бер сәбәпсез туктап калды. Рәхимҗан, дилбегәне кагып, аны кузгатырга теләде. Ат кузгалмады — башын борып, дуга аша хуҗасына карап куйды. Бу хикмәтле карашны нәрсәгә дә юрарга белмәде егет, йөк өстеннән төшеп, ат янына килде. Кеше ышанмаслык хәл иде — ат туктап калган урында тәгәрмәч эзенә аркылы ике чәчәк, ике зәңгәр тәтәй ята икән! Алар, әйтерсең җанлы иделәр, Фаягөлнең янып торган зәңгәр күзләрен хәтергә төшерделәр. Димәк, ат та шуны тойган булып чыга... Атның яңагыннан сыйпап алды ул, маңгаендагы ак кашкага ябышкан тигәнәктән аралады. Каян кушсаң — шуннан йөрергә күнгән атның ике зәңгәр тәтәй каршында тукталып калуына аның әле һаман ышанасы килми иде.

Йөк өстенә менеп сузылып яткач та әле байтак кына Йолдыз Кашканың зирәклегенә сокланып барды ул. Аннан хуҗасыз ат яныннан узып киткән җиңел машинаны хәтерләп, борчуга калды. Мизанур абыйсы ни уйлады икән?.. Хәер, ул аларны күрмәде бит. Ул да түгел, хыялында әле Фаягөлнең чаялыгы, дөньяны оныттырган назы калкып чыга, әле Зәйнәпнең ике як иң өстенә сузылып төшкән шомырт-кара толымнары җилфердәп балкып ала.

Әйе, шушы көннәрдә генә су буена бала ияртеп төшкән яшь хатынны түгел, шомырт-кара толымнарын җилфердәтеп урманда умырзая эзләгән Зәйнәпне хәтеренә төшерде ул. Бер кочак зәңгәр тәтәй арасыннан карап торган зәңгәр күзләр һәм шомырт-кара толымнар, үзара тарткалашып, күз алдында берөзлексез алышынып торды, һәм шунда, үзе дә абайламастан, күңеленә килгән җырны көйли башлады:

...Һавадагы йолдызларны
Нигәдер санамадым шул, Зәйнәбем.
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең...

Үсмер чакларыннан бирле күңелендә йөргән шушы җырның нәкъ менә шушы минутта хәтергә килүенә уңайсызланып куйды. Зәйнәп исеменә, аңа булган беренче хисләренә, әлегедәй гүзәл җырга лаек түгел сыман тоелды ул. Күзе янә кулындагы ике зәңгәр чәчәккә төште, ул аларны иреннәренә, борын очларына тидереп иркәләде, аларның бер үк вакытта гади дә, искиткеч нәфис тә булуына сокланып барды.

Ат инде авылга якынлашып килә иде. Шунда Ризван каеннары ягыннан тук та тук яңгырап ишетелгән балта тавышы сискәндереп җибәрде. Әйе, балта тавышы иде бу. Йолдыз Кашканы ашыктыра төште Рәхимҗан. Әмма өлгермәде — аның күз алдында Ризван каеннарының берсе, сыкрау авазы чыгарып, җиргә мәтәлде. Ничек аңларга, нәрсә дияргә дә белмәде ул — бүгенге көннең саташуга охшаш вакыйгалары дәвам итә идеме?.. Йөк өстеннән үзенең ничек сикереп төшкәнен һәм каеннарга таба җан-фәрман йөгергәнен абайламый да калды.

— Нишлисез, кабахәтләр, нишлисез?.. Ризван каеннары бит алар, — дип кычкыра иде ул килә-килешкә.

Каен янындагылар, бу ни хикмәт дигәндәй, сәнәк тотып үзләренә каршы йөгергән егетне күреп, берара югалып калдылар.
- Завклуб кушты, бүген театр була... Ташла әле, болгама шул сәнәгеңне, — дип телгә килде каен очының җиргә авып төшкән ябалдашлары артына поскан ыспай егет. Рәхимҗанның беренче күрүе иде аны.
- Яшьти, кара аны, ул тикле үк куркытма, Хәлил шыр җибәрә күрмәсен,— дип сөйләнә-сөйләнә агач башыннан Рәхимҗанның классташы Хамис төшеп килә иде.

Кызарып чыккан күзләре иләмсез ялтырый үзенең, авызы колагына җиткән. «Шайтан суы артына йөгергән моның», — дип уйлап алды Рәхимҗан. Башта шап итеп кулындагы балтасы килеп төште Хамиснең, аннары очсыз калган каен кәүсәсеннән үзе сикерде.

- Яшьти, кызма әле син болай, әйдә бераз кәефне күтәреп алыйк,— дип, Рәхимҗанны икенче каен төбенә җәелгән газета янына чакырды ул. Хамиснең бөтен килеш-килбәте, кыланышларыннан олы бер эш кырган сыман канәгатьләнү сизелеп тора. Рәхимҗанның үзенә иярмәвен чамалап алгач, ярты шешә аракыга каплап куелган буш стаканны шалтыратып, янәшәсендәге юлдашына дәште.
- Хамис тотынса булдырмыймы соң... Менә дигән каен. Мондыйны син көндез шәм яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың, — диде дә голт-голт йотып куйды. Җирдә аунап яткан каенның яфраклары арасыннан аралап, кабалана-кабалана бер-ике каен әкәе өзеп капты. Аларны бер тын чәйнәгәннән соң кире җиргә төкерде. Аннары тагы әмерхан бәрәңгеседәй аксыл йөзле теге ыспай егеткә мөрәҗәгать итте.
- Каенның мондыен табарга кирәк әле. Сәхнәгә чыгып Галиябануны кымтырыклау түгел ул сиңа. Күрәсеңме, әнә, яшьти булып яшьти сәнәк күтәреп килгән, — дип, бер читтә торган Рәхимҗанга күз кыскан булды. — Хәлил, имеш, ә чын исемең, брат, бармы соң синең? — Гелозанджанович, — дип җавап кайтарды тегесе. Ул үзенең исемен әйткәндә тагы да җитдиләнә төште, әйтерсең сәхнәдә чыгыш ясый.

Шайтан суыннан күркә сыман һаман кызара барган Хамис кабат-кабат сораса да, егетнең чын исемен аңлый алмады.
— Гелозанджанович, Гелоз Анджановнч... — дип, тамак төбеннән чыккан әче тавыш белән тик кабатлап торды ул.

Рәхимҗан да аңлый алмады бу исемне. Район үзәгеннән килгән әлеге артистлар китеп байтак вакыт узгач кына белде ул ыспай егетнең кем булуын. Күрше Җәке авылыннан кладовщик Галимҗан малае Гөлүс, Гөлүс Галимҗанович булган икән ул.

Хамис исә аңарга һаман да Хәлил дип эндәшүендә булды.
- Галиябануың ничек соң? Галиябануын, шәпме?
- Ну, ничек әйтергә сиңа, Галиябану яхшы, Галиябану начар була алмый,— дип җавап бирде артист егет. Исерекнең шаяруын әллә аңламады, әллә аңламаганга гына сабышты ул — бик җитди итеп аңлатырга тырышты.
- Син нәрсә, җен шулай иткән нәрсә... Мин синнән нинди дип сорыйм, ә син миңа «начар була алмый, начар була алмый», имеш, — дип гел чынлап ук бәйләнә башлады Хамис.
- Нәрсә дим соң, әйбәт дим ич инде...
Хәлил бу исеректән шүрли үк башлаган иде кебек.
- «Әйбәт», имеш,— дип, мыскыллады Хамис, артист егетнең сөйләмендәге кыланчыклыктан көлеп.— Синең өчен әйбәт булу берни түгел, син аны миңа аңлатып күрсәт. Ягъни мәсәлән, менә болай итеп, кулларың белән, задный мустларын, фарсункаларын, фараларын дигәндәй күрсәтеп әйт. Мине җүләргә санап торган буласың, яшьти каршында бит әле. Беләм мин сезнең ишеләрне...
- Ну, әйбәт инде, әйбәт,— дип, кулларын үз гәүдәсе тирәсендә йөздереп күрсәтте курка төшкән егет.
- Шулай диләр аны,— шайтанга әверелгән Хамис уч төпләрен төкерекли-төкерекли угалап куйды.— Бүген мин Исмәгыйль булам, ишетәсеңме, яшьти, Исмәгыйль булам. Менә бу нәмәрсәнең борын төбеннән суырып алмасам, исемем Хамис булмасын!

Ул дәртләнеп китеп, аягүрә торды. Артист егетнең каршысына килеп басты һәм теленә салынуын дәвам итте. Ә Рәхимҗан, аларның икесенә дә бер дәрәҗәдә нәфрәтләнеп каршыларында басып торган Рәхимҗан, ни әйтергә дә белмәде.
- Тагы бер ярты куймасаң, каеның-ниең белән ботарлап атам, Галиябануыңны урам уртасында тотып кычкыртам... Ишетәсеңме, Хәлил, — дип дәвам итте Хамис йодрыкларын тегенең борын төбендә уйнатып.
- Син нәрсә, Хамис дус, булды, булды — тагы бер ярты синеке, — дип, ярарга тырышты Гелозанджанович.
- Мондый каенны мин генә табам, Галиябануыңа әйт, Хамис тапты диген, яме! Үзем дип мактанасы булма!
- Ярар, Хамис дус, ярар.

Рәхимҗан озак түзде, әмма башкача түзәр хәле калмаган иде инде. Хамискә якынрак килде дә, тегенең борын төбенә йодрыгын терәп, тавышын күтәрде:
- Шушы авылныкы бит син... Нинди каен кискәнеңне беләсеңме?
- Каен булгач — каен инде. Кирәк булса, алмагачын да кисәрбез, — дип, авызын ерды шайтанга охшап калган классташы.

Аның күзләре, үз-үзен тотышы, бөтен кыланышларына кадәр ямьсез һәм куркыныч иде.
- Ризван каеннары ич, кабахәт... Изге каеннар.
- Миңа ни, булмагае... Ярты литрдан да изге нәмәрсә юк беләсең килсә.
Рәхимҗан исерекне якасыннан эләктереп алып, үзенә таба тартты.
- Хамис, белеп тор, шушы каеннар янында тагы бер тапкыр күрсәм, мин сине беләсеңме ни эшләтәм...
- Син нәрсә, син нәрсә, классташ, - дип кенә әйтә алды, куркуга төшкән сәрхүш.
- Мин әйткәннәрне ишеттеңме, дим!
- Ишеттем, дим. Ишеттем, җибәр инде яканы.
- Кабатлап әйтмәячәкмен, белеп тор, Хамис... Сытачакмын!
- Булды, булды, ахирәт.
- Кит, ичмаса, син юлымда басып торма,— дип, артист егетне читкә этеп, аны-моны күрми атка таба китеп барды Рәхимҗан.
- Яшьти, син кызма әле, кызма алай,— дип сөйләнеп калды аның артыннан сәрхүш классташы.
- Сәнгатьне аңламыйсыз! Карт каенның очы ябалдашлы була, — дип, аңарга кинәт батыраеп киткән Гелозанджанович та кушылды. Бу аның үзенә күрә Хамискә ярарга тырышуы иде.
- Тагы бер ярты һәм Галиябану, ишетәсеңме, Хәлил?...- дип кабатлады сәрхүш, кире үз хәленә кайтып.
- Булды, килештек, егет сүзе — бер булыр.
- Ха-ха-ха, егет сүзе, имеш. Ә синең ул бармы соң ул, егетлегең дим...— дип шаркылдап көлгән тавышы ишетелде Хамиснең. Аңарга кушылып Гелозанджанович та көлде. Авыл каршындагы тау башында, ботарлап атылган каен янәшәсендә икәү бер булып көлделәр алар, озак көлделәр. Бик озак! Шаркылдап көлгән тавыш түбән төшеп, су буйларын иңләп узды, урамнарны, тыкрыкларны айкады. Шул көлүдән Нурлы Аландагы һәр өйнең тәрәзә пыялаларына тикле озак зеңгелдәп торды кебек...


18

Ә иртәгәсен Рәхимҗанны идарәгә чакырдылар.

Колхоз рәисе белән партоешма секретаре көтә, хәзер үк килеп җитәргә куштылар, дигән хәбәр егетне пошаманга салды. Тәртә арасына кергән атны җигеп бетерә алмый азапланды ул. Кабаланды, ашыкты... Аркалыкны түшлек белән бутады, камыт бавын тарттыра алмый чиләнде. «Кичәге өчендер... Нәрсә әйтергә? Юлда атны калдырып, ни эшләдең дисәләр...»

— Уз, Рәхимҗан, әйдә, түрдән уз! —дип, гадәтенчә колач җәеп каршылады аны рәис, һәм үз кабинетына партоешма секретарен чакырды.

Партия оешмасы җитәкчесен чакыру бер сәбәпсез булмас, эшләр харап икән, дип нәтиҗә ясады егет. Кабинетта тынлык урнашып калды. Рәхимҗан өчен шомлы һәм киеренке тынлык иде бу.

— Йә, кәефләр ничек, Рәхимҗан? — дип, сүзне партоешма секретаре башлады.
— Рәхмәт, ярап тора иде әлегә...
— Нәрсә син, кыз сорарга килгән кияү егет сыман, коелып төштең әле? — дип, Мирзанур абыйсы да кушылды сүзгә.— Эшләгәндәге кебек бул! Күтәр башыңны, диңгезче ич син...

Аның сөйләшү рәвеше күңелгә беркадәр җылылык бөркеде бөркүен, әмма «кияү егете» дигәне очраклы булды микән...

— Эшләр болайрак тора, Рәхимҗан, — дип дәвам итте рәис. — Без сиңа бер җаваплылык йөкләргә җыенабыз... Колхозыбыз якындагы елларда зур мәйданда сугару эшләре башлаячак, ә белгечләр җук. Безгә читтән җибәргән түгел, үзебезнеке кирәк... Озын сүзнең кыскасы шул — быелгысы көздән сиңа укырга китәргә кирәк булачак.

Рәхимҗан иркен итеп сулыш алды. Менә нидә икән хикмәт. Әмма җавап бирергә ашыкмады.

— Без сиңа зур ышаныч йөклибез, Рәхимҗан! Институтка һич икеләнүсез барырга кирәк, — дип, партоешма секретаре элеп алды сүзне.— Авылга синең кебек кешеләр бик тә кирәк.
- Мин авылда ич, беркая китәргә дә җыенмыйм...
- Китәсең димибез, сиңа укырга кирәк. Әнә, Мирзанур абыең белән без дә олыгаеп киләбез... Алмаш кирәк! Җирне яратучы егетләр кирәк авылга...
- Белмим шул, гел көтмәгәндә килеп чыкты бит әле бу...— дип икеләнә калды ул.
- Ике уйлап торды җук, Рәхимҗан. Бу — синең эш! Теләсәң, читтән торып укырсың,— дип урыныннан ук торды рәис, һәм, килештекме дигәндәй, егеткә кулын сузды.
Рәхимҗан, ризалыгын белдереп, бер-бер артлы икесенә дә кул биреп чыкты.
- Килештек, димәк?..
- Килешми кая барасың...

Фаягөлнең күзенә чалынудан уңайсызланып, ул байтак кына качып йөрде, аның турындагы уйларын читкә куды, онытырга тырышты. Әмма барыбер зәңгәр чәчәк сыман ягымлы нур һәм җылылык бөркеп торган күзләрне оныта алмады. Зәңгәр күзләр төшенә керде, зәңгәр күзләр иркәләп аны таңда йокыдан уятты. Эшкә дә зәңгәр күзләрне очрату уе белән чыгып китә торган булды. Көндезен дә, кичләрен дә берөзлексез аны эзләде. Үзе эзләде, үзе качты. Үзе аңарга омтылды, үзе читләште. Ләкин бу хәл озак дәвам итә алмый иде.

Фаягөл әбисе белән икәү генә тора. Көннәрдән бер көйне кичкырын, карчыкның югарочка кич утырырга менеп баруын күргәч, ашыга-кабалана Рәхимҗан түбән очка юнәлде. Ян капка ачык, урамда кеше-кара күренмәде. Фаягөлләр ишегалдына барып керерлек гайрәте дә табылды...

Ишегалдында адашып калган тавык-чебешне кетәклеккә куып йөри иде Фаягөл. Өстендә кыска итәкле җиңсез күлмәк. Үсмер чагыннан калган күлмәк иде күрәмсең. Уңайсызланып, аның итәкләрен күпме генә тарткаламасын — күлмәк барыбер кызның тездән үк йомрыланып киткән тыгыз ботларын каплый алмады.

— Бәрәч, Рәхимҗан, бу нишләп йөрүең, — диде көтелмәгән очрашудан югалып калган Фаягөл. Әмма күзләрендә шатлык нурлары балкый иде үзенең. — Кеше-фәлән күрсә...— дип, мәгънәле генә як-ягына карангалап алды.

- Күрмәгәе, - булды Рәхимҗанның җавабы. – Син кияүдә түгел, мин өйләнмәгән.

Фаягөл сүз куертып тормады, аны үзе янына, тавыклар куышырга чакырды. Бераздан алар тавык тизәге һәм кипкән печән исе аңкып торган абзар алдында иделәр инде.

— Рәхимҗан, Рәхимле җаным, — дип, түземсезләнеп егетнең муенына килеп сарылды Фаягөл. - Мин бит сине шундый сагындым.

Рәхимҗанның да «Зәңгәр чәчәгем», «Фаягөлем — Чая гөлем» дип күңеленә җыелып килгән бөтен хисләрен түгеп, яшермичә, бернидән оялмыйча сөясе килде кызны.

— Син шушында гына торып тор, — диде Фаягөл, кинәт ниндидер нәтиҗәгә килеп. — Мин хәзер, ишекне генә элеп киләм. — Ул өйгә таба йөгерде, биленә сыдырылып менгән күлмәк итәкләрен тарткалап кую ихтыяҗын да тоймый йөгерде.

Лапас алдында бер ялгызы калып, инде үзләшә төшкәч, очраклы бер кызыксыну белән, моңарчы үзе сөялеп торган баскычтан сәндерәгә күтәрелде Рәхимҗан. Кипкән зәңгәр тәтәйләр әйдәдеме аны анда... Кипсәләр дә, зәңгәрлекләрен югалтмаган иделәр әле. Әллә чәчәк һәм җиләк яфракларының хуш исе бөркелеп торган болын печәне чакырдымы... Үзенең бөтенләй чит-ят сәндерәгә һәм ни эзләп менүен, сораучы булса, аңлата алыр идеме икән. Ул арада, сүз куешкан сыман, башына зәңгәр борчаклы ак яулык чөйгән, килешеп торган яңа күлмәк кигән Фаягөл дә күренде.

- Ә-әү-ү, кеше бармы мондау-у? — дип шаярган булды кыз.
- Кеше юк, аю гына, синең килбәтсез аюың,— дип җавап кайтарды егет.

Сәндерәдәге эңгер-меңгергә күзе ияләшеп өлгермәгән Фаягөл, кай арада зәңгәр күбәләккә әйләнеп, Рәхимҗанның көчле кулларына килеп кунганын искәрми дә калды. Алар үзләрен урманда, тын, матур алан уртасында калган кебек хис иттеләр. Ул аланда сөеп һәм сөелеп туймас зәңгәр күбәләк белән килбәтсез аю гына иде. Чәчәкләргә күмелеп, җиләк яфракларына төренеп сулыш алды алан... Әйләнде, бөтерелде, чайкалды — туй итте алан... Байтак вакыт узып, түбә ярыкларыннан үтеп кергән ай нурлары бар дөньяны яктыртып җибәргәч кенә алар үзләренең кайда икәнлегенә һәм кем булуларына төшенделәр.

Тар тыкрыкларны иңләп үз өйләренә кайтып барганда, яңа айның тулылыгына, күкнең зәңгәрлегенә, йолдызларның җемелдәшүенә сокланып туймады Рәхимҗан. Әйтерсең, авылның шундый матур һәм тын кичен гомерендә беренче кат күрүе.

Фаязның соңгы хаты күңеленә килде. Әллә ул да менә шушы кичне, шушы мизгелне юксынамы икән шәһәрдә?..

«Рәхимҗан, малай! Мин сине авылда калды дип кызгана идем, «җүләр» дигән чакларым да булды. Ә син ак сакаллы карт икән бит, малай, торган саен синнән көнләшүем арта бара. Авылның урамнарын, бер кайгысыз калып, аркылыдан буйга гизеп йөрисе килә кайчак. Сызгыра-сызгыра бер йөрисе иде. Минем, авылда үсеп, кызлар озатканым да булмаган икән. Авыл кызларына кайтып, яннарында хет бер кич янәшә утырасы иде, капка төбендә басып торуның ни икәнен беләсе иде... Эх, умырзая җыеп йөргән чакларның кадерен белмәгәнбез...»

Авыл кичләренең кабатланмас матурлыгы бар шул. Менә бүген дә берничә җирдә адашып өйгә кайтмый калган сарык бәрәннәре торып калды. Клуб нигезе буенда кәҗә тәкәсе ята иде, ай нурында аның мөгезләреннән төшкән күләгә ерактан ук тырпаеп күзгә ташланып тора. Бура читләрендә, капка төпләрендә сирәк-мирәк булса да бәхетле пар шәүләләр күренде. Серле тынлыкны бүлеп, түбән оч ягыннан кемнеңдер әтәче саташып кычкырып җибәрде. Җанга сафлык өстәп җил исеп куйды. Су буеннан бөтнек исе катыш салкынча һава дулкыны килеп уралды. Бакалар тел кайрады, чикерткә сайрады. Алар бүленеп торган арада чишмәләр җыры ишетелеп калды. Су буенда шаулап аккан чишмәләр арасыннан Ризван каеннары чишмәсе тавышын танырга тырышып барды Рәхимҗан. Күпләгән башка челтерәүләр арасыннан аера башладым дигәндә генә, каеннар белән булган хәл хәтеренә килеп төште, һәм ул — туңуданмы, әллә болай гына — калтыранып куйды..

Капкадан кергәндә, күпме генә сак булырга тырышмасын, үч иткәндәй, тимер келә гадәттәгедән дә ныграк шалтыраган төсле тоелды. Ул, сискәнеп, ирексездән тагы калтыранды. Зәйнәпләр капкасындагы келәнең дә шулай шалтыравын көткән иде бит ул кайчандыр. Ә ул чакта тимер келә шалтыравын ишетә алмый кайтып киткән иде. Баскыч төбенә кунаклаган казлар, «йөрисең шунда» дигән сыман, дәррәү кузгалып, шаулашып алды. Төннең тынлыгы һәм матурлыгы артында посып аны күпме борчу һәм тыңгысыз уйлар сагалап торган икән. Күзенә йокы кермәде Рәхимҗанның.


19

Таң озак көттермәде. Авыл башына көтү куарга төшкән җирдә Рәхимҗанның әнисенә түбән очка тормышка чыккан ахирәте шул иртәдә сер сөйләде. Ул сөйләгән сердән ана кешенең маллар куа торган чыбыгы кулыннан төшеп китте. Берара яулык чите белән авызын каплаган хәлдә торып калды ул. Тагы нидер өстәргә теләп, ахирәте янә ана колагына үрелде. Икесе дә бер булып башларына тотындылар — башка сыймас хәбәр иде күрәмсең... Рәхимҗанның әнисе үзен кая куярга белмәде.

Нәкъ шул вакытта автобуска утырган сыер савучылар җәйләүгә җитеп киләләр иде. Гадәтенчә бер читкә утырган Фаягөл бу юлы кызларның уен-көлкесенә колак салмады, күңеле болай да күтәренке иде аның. Җанын иркәләп торган татлы уйларында булды. Аның күзләрендәге очкынга байтактан игътибар итеп килгән сиртмәле Нурсылу башка түзә алмады, яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты:
- Кызлар, күрегезче, безнең Фаягөл яңадан чәчәк аткан бүген,— дип чәрелдәде.
- Минем чәчәк коярга җыенганым юк, беренче күрүеңмени?— дип елмайды Фаягөл, Нурсылуга туры карап.
- Күр әле, күр, чукынчыкны, күзләре ут яна бит,— дип кабынып ук китте Нурсылу.
— Янмаска... әллә син мине...
— Киявең кайтмагандыр бит? Безгә кайчан күрсәтәсең инде үзен?

Сүзнең болайга борылуы Фаягөлгә ошамады, ул җитдиләнә төште һәм җавап кайтарырга ашыкты:
- Ниткән кияү тагы? Шаярып кына сөйләгән идем мин сезгә...
- Яшермә, кызым, үзең сөйләмәсәң дә белерләр. Болар арасында сер саклап буламыни...— дип, сүзгә Сапиятти дә кушылды.
- Нурсылу кияүгә чыккач, Исмәгыйле белән ниләр сөйләшкәненә тикле яшермәде. Сөйләшү генәме әле...— дип, алгы рәтләрдән кемдер усал көлеп алды. Күрәмсең, хак иде — башкалар да кушылып көлде.
Нурсылуның исә мондый төртмә сүзләргә исе дә китмәде. Киресенчә, үзен искә төшергәч, күңеле булып, тагы да ачылды гына.
— Булды, җанкисәккәем, булды, нәрсәсен яшерәсең аның,— дип, мәгънәле генә кеткелдәп алды үзалдына. Һәм шундук канәгать тавыш белән өстәп тә куйды: — Нәрсәсен яшерим, бирешергә исәп юк әле, боерган булса, типтереп яшәгән көнебез...

Ә Фаягөл, юл читендәге кукуруз басуына карап, үзалдына елмаюында булды.

Рәхимҗан атларын алырга көндәгедән дә иртәрәк чыккан иде. Олы елга түрендә утлап йөргән атлар, хуҗаларын күргәч, бер-беренә каранып алдылар. Болай иртә йөрүенә гаҗәпләнделәрме... Иртәнге чыкта коенган яшь курпының иң тәмле чагы иде шул әле. Иңбашына салып менгән куртканы җәеп, Ялгыз чишмә читенә барын утырды Рәхимҗан. Чишмә дисәң дә инде моны, дип уйлап куйды ул күңеленнән. Исеме дә — Ялгыз, искә алучы да юк үзен.

Олы елга киңлегендә шулай билгесез югалып калган Ялгыз чишмә Рәхимҗанга үзенең онытылып барган малай чакларын искә төшерде: Җәке каенлыгыннан җиләктән кайтышлый алар еш кына шушы урында тукталып хәл алалар иде. Кем күбрәк җыйганын үлчәшәләр, савыт төбенә саркып җыелган хуш исле җиләк суыннан авыз итәләр, түшләренә каплап иңә төшкән җиләкләрен кабарталар иде. Тулып җитмәгән савыт белән өйгә кайтып булмый бит, шулай иткәч җиләк күпереп китә... Әйе, әле кайчан гына нәкъ менә шушы урында утыра иде бит ул. Ә як-ягында күрше-тирә малайлары — Барый, Миңлегаяз, Нургаян, Хамис, Фаяз, Кавис... Бергә уйнап үскән авылдашлары кайсы-кайда таралышып беткән хәзер... Ул чакта чишмәнең теге ягында куе булып әнис үсә торган иде. Әнис дигәннән, кемне искә алды соң әле ул? Хамисне түгелме... «Вәт исе моның, арасына кереп ятар идем дә, валлаһи газим, чыкмасыем», — дип, Хамис гел шул тирәдә аунар иде. Йөзтүбән сузылып яткан көйгә чәчәктән чәчәккә үрелеп, бал кортыдай безелдәгән булыр иде. Бар нәрсәне онытыр иде Хамис шул әнисләр янына җитүгә... Бервакыт, шул чишмә янына җитеп килгәндә, алданрак йөгергән Хамиснең күңелсезләнеп туктап калганын хәтерләде ул. Әнисләрне сагынып йөгергән җиреннән, чишмәгә җитәр-җитмәс тораташ сыман хәрәкәтсез калды. Чишмә тирәсендәге печән белән бергә кемдер аның яраткан әнисләрен дә чабып киткән иде. Хамис канатсыз калган кебек булды. Хуш исле әнисләр үскән җиргә барып җиткәч күтенә утырды да еламсырап куйды, җанын куяр урын таба алмады. Су да эчмәде, сөйләшмәде, коелып калган әнис чәчәкләрен учына җыйды. Авылга кайтып җиткәнче башкаларның сүзенә катышмады, үзалдына тик уйланып кайтты. Кызганыч кыяфәткә кергән иде Хамис шул көндә...

Атлар ерак китмиме дигәндәй, утырган җиреннән борыла төшеп, як-ягына карангалап алды Рәхимҗан. Аларның тыныч һәм җансыз диярлек булып күренгән күксел шәүләләре томанлы җәйге иртәне иңнәрендә күтәреп торадыр төсле иде. Шунда атларның берсе, чыклы үлән тәмен мактагандай, җиңелчә генә пошкырып алды. Йолдыз Кашка пошкыруы иде бу. Пошкырган аваз тирә-юньне уятып җибәргәндәй булды, тын гына эленеп торган аксыл томан офыкка таба тирбәлеп куйды.

Рәхимҗанның күз алдыннан, тизләтелгән кинодагы сыман, күренешләр йөгереп узды: сулып, шәлперәеп төшкән әнисләрне ирененә китергән бала чак дусты Хамисне Ризван каеннарының ак тәненә балта чапкан исерекбаш алыштырды; чишмә суында йөзеп барган әнис чәчәкләрен — җирдә аунап яткан ап-ак каен кәүсәсе... Бала чак дусты белән шайтан суыннан агуланган Хамис арасында бернинди уртаклык таба алмый йөдәде ул.

Ямьсез уйларыннан арынырга теләп, чыклы үләнгә йөзтүбән сузылып ятты. Күзләрен дә йомып карады, әмма саташулы уйларыннан, җанлы сурәт булып күз алдына килгән вакыйгалардан арына алмады — үткән белән бүгенге, бүгенге белән үткәннәр буталды. Хамис турындагы уйларын ашыгып читкә куды ул. Котылдым дигәндә генә, яшьлегеннән күзләрен мөлдерәтеп карап торган, унҗиденче язларының тәүге умырзаясын тоткан Зәйнәп килеп чыкты. Зәйнәп белән ике арага чабылган каен очы авып төште. Сыкрап ауган ябалдаш астында калгандай хис итте ул үзен. Ләкин шунда, юлда төшеп калган ике зәңгәр тәтәй булып, яктырып, янып, Фаягөлнең күзләре пәйда булды. Фаягөлне искә төшерү айнытып җибәрде үзен.

Алсуланып чыккан кояш авылга якты нурларын сирпеде. Рәхимҗан тагы гаҗәпкә калды, Нурлы Аланда Кояш нәкъ Ризван каеннары турысыннан чыга икән бит. Моңарчы шуны белмәгән, абайламаган. Өч каенның уртадагысы, очсыз калганы өстеннән карап елмая иде бүген Кояш. Әйтерсең лә алдагы тешләре коелып беткән берәү, мәкер катыш мыскыллы елмаеп, телен күрсәтеп тора иде авылга. Шундый мәгънәсез чагыштыру уена килүдән уңайсызланып куйды ул. Төне буе иректә йөргән атларны, Йолдыз Кашкага атланып, иртәнге авылга куып кайтып килгәндә, һәр чык бөртегендә нәни бер кояш елмайган мизгелдә нигә әле шундый уйлар килә аның башына? Яңа көн туа ич, игенче көтеп алган якты-аяз җәйге көн. Менә озак та үтмәс, кырларда комбайн гөрелтесе башланыр, бункерларга шаулап икмәк агар, чиләкләргә күбекләнеп парлы сөт тулыр, карабодай басуында бал кортлары безелдәшә башлар, бәрәңге бакчасындагы көнбагышлар көнгә борылыр, аранда колыннар сикерешеп уйнар... Күпме муллык һәм шатлык вәгъдә итә туып килгән бу яңа көн.

Ә шулай да, тау өстеннән, Ризван каеннары арасыннан авылга карап торган кояш телен күрсәтеп мыскыллы елмаючы тешсез кешене хәтерләтә иде бүген.


20

Киерелеп бер кавым чапкач, хәл алырга утырган иде Рәхимҗан. Кесәсеннән хат чыгарды — Фаяз хаты. Инде ничәнче кат укуы иде аның бу хатны: «Сәлам Рәхим-җан-малай! Эшләр әйбәт бара, акча да шәп. Ә җанга ул гына җитми, шул бер җаныма урын таба алмам ахры... Күңел һичнәрсәгә ятмый, менә дигән авыл егетләренең шәһәргә килеп юлдан язуын, эчкечелеккә бирелүен аңламый идем мин элек. Бәлки, аларның да җаны бер җирдә, тәннәре икенче җирдә каңгырып йөргәнгәдер ул...».

Хатны укып бетерергә өлгермәде, аның уйларын хатын-кыз җырлаган тавыш бүлдерде. Күтәрелеп караса, тау битендә Фаягөл мәтрүшкә җыеп йөри икән. Хат онытылды. Егет, аяк очларында гына басып, сиздермичә, кыз янына йөгерде, куркыткан булып шаярырга ниятләде. Тик кыймады, чынлап та курка-нитә калса, дип, үзе үк куркуга төште. Арттан килеп күзләрен капласа, я булмаса берәр чыбык ташласа, кызны сискәндерермен дип шүрләде.

— Фаягөл, — дип эндәште ул ягымлы итеп. Фаягөл сискәнмәде, курыкмады. Кулындагы шәмәхә мәтрүшкәләрне иреннәренә китереп, шулар аша, син мондамыни дигәндәй, серле караш ташлады егеткә.
- Мәтрүшкәле чәй яратасыңмы?
- Яратам,— диде Рәхимҗан.
- Ә мине? — дип яктырды Фаягөл.
- Сине дә...
- Мәтрүшкәне ныгракмы, минеме?
- Мәтрүшкәне,— дип, шаярткан булды егет.
Кыз, назланып, үпкәләгән булды. Егет аны тынычландырырга ашыкты, янына килеп чәчләреннән сыйпады. Кыз тынычланмады — Рәхимҗанның кочагына ташланды, ут булып яндырды, җил булып назлады үзен. Шәмәхә мәтрүшкәләрне аралап бер-берен эзләде алар. Мәтрүшкәләр, кулдан төшеп, бал кортлары, төклетуралар очып уйнаган җиләк яфраклары, тукранбаш чәчәкләре өстенә таралды.
- Хәтерлисеңме, Рәхимҗан? — дип, нидер әйтергә теләде Фаягөл.
- Хәтерлим,— диде Рәхимҗан, аны бүлдерүдән кызык табып.
- Беренче умырзаяларны дим...
- Хәтерлим.
- Беләсеңме, мин нинди теләк теләгән идем?
- Юк,— диде Рәхимҗан, йомшак пышылдап.
- Ул теләгем чынга ашты, дөрес икән — беренче умырзая алдашмый,— диде Фаягөл, ярым йомык күзләрен тагы да яба төшеп.

Тәгәрәп яткан егет, иреннәре белән үрелеп, ямь-яшел җиләк яфрагы өзеп алды һәм шуның белән Фаягөлнең муенын, колак очларын кытыклады.
— Ул син идең, — диде кыз, егетнең колагына пышылдап, һәм, ялгышмыйммы дигәндәй, күзләрен аңар текәде. — Син минеке, минеке генә бит иеме, Рәхимле җаным.
— Ие, Чая гөлем...

Мәтрүшкә һәм тукранбаш чәчәкләрендә иркәләнеп, җиләк яфракларын сыйпап ятты алар. Сизелер-сизелмәс кенә искән җилдә баш очындагы яшь каен яфраклары лепердәшеп алды. Күбәләкләр очты, бал кортлары безелдәде...

— Ә син ни теләгән идең, Рәхимҗан?—дип пышылдады Фаягөл бераздан.
Егет икеләнеп калды. Бу очракта дөреслек теләсә нинди ялганнан да яманрак булыр төсле тоелды аңар.
— Сине...— дип пышылдады егет.

Бу ялган Фаягөлгә бик тә ошады. Ялган икәнлеген яхшы белсә дә, җавап аңа янә бәхет китерде, наз өстәде. Шул бәхет һәм назына чорнала-чорнала Рәхимҗанга сыенды ул.
- Рәхимле җаным...
- Чая гөлем...
Мәтрүшкәле яр читендә алар икәүдән-икәү генә иде.


21

Нурлы Аланга яңа язлар кнлде. Кар астыннан яшәреп уҗым чыкты. Бөре ачылды. Урамнарны буйлап аккан гөрләвек артыннан йөгергән малайлар узыша-узыша көймә агыздылар. Сыер мөгерәгән, каз кычкырган, тайлар кешнәгән авазлар яңгырап торды. Кызлар һәм егетләр урманга яңа язның беренче умырзаяларын эзләп менде.

Шундый язларның берсендә су буена, кайчандыр чегән чатыры торган урынга, җиңел машина килеп туктады. Аннан дүрт-биш кеше төште — ир, хатын һәм балалар. Шунда, инеш буенда, көннең-көн буена чишмә суы эчеп, матур ташлар җыеп, аңлашылмаган бер чит, сәер телдә сөйләшеп йөрде алар. Һичкем танымады үзләрен. Бәхетле йөзләрендә — уй, чем-кара күзләрендә моң тулы иде. Кузгалып китәр алдыннан әллә ничә термос тутырып Чегән чишмәсеннән су алдылар, тугайдагы туфракны үптеләр...

Нәкъ шул язны авыл читеннән узган автобустан егетләрчә җыйнак гәүдәле кеше төшеп калды. Юл читеннән озак кына авылга карап торды ул, өстендәге плащын салып кулына элде, күлмәк изүләрен ычкындырды, күкрәк киереп тирән сулыш алды. Шулчак бакча артыннан җигүле ат белән узып барган берәү аны күреп туктап калды. Кулын каш өстенә куеп, юлга карады ат иясе. Юл читендә торганы да аны күреп алган иде. Бер тын икесе дә тораташ кебек тик басып тордылар һәм икесе дә берьюлы алга тартылып куйды аннан. Җәһәт-җәһәт атлап бер беренә якынайдылар һәм ирләрчә нык итеп кочаклаштылар. Арбада берсеннән икенчесе кечерәк ике малай булган икән. Әтиләренең таныш түгел кеше белән шулай күрешүе аларга кызык тоелды, аяк очларына басып үрелеп-үрелеп күзәтте ул балалар.

— Гелгә кайттыңмы? — дип сорады ат яныннан килгәне.
— Бөтенләйгә, — диде юл читендә торганы.
- Күрешмәгәнгә дә байтак, — диде ат яныннан килгәне.
- Әйе, күпме язлар үткән,— диде юл читендә торганы.
— Күпме сулар аккан диген... Ә син һаман элеккечә.
— Син чын ир булгансың, — диде юл читендә торганы һәм бакча артында калган атка ымлап сорап куйды:— Үзеңнекеләрме? Арбадагы малайларны әйтәм...
- Орлыгы Бохарада түгел, диләрме әле? Үземнекеләр...
- Кемгә өйләндең?
- Хәтереңдәме, теге чакта дүртәү бергә умырзаяга менгән идек...
- Хәтердә булмыймы... Шул умырзаялар тартты да инде... Тукта, ә син нигә һаман ат белән соң әле?
- Шулай уңайлырак...
- Мин сине ак «Лимузин» белән каршы алырсың дигән идем...
- Кирәксә, анысы да бар. Туктале, ник соң әле без болай басып торабыз... Бөтенләйгә, димәк?..— дип, канатланудан кулларын уып куйды ат яныннан килгәне.
— Гелгә, —диде умырзаяларны сагынып кайтучы һәм, бер карарга килеп, чемоданнарына үрелде.

Ат яныннан килгәне өлгеррәк булып чыкты, чемоданнарны үзе күтәрде. Гөрләшә-гөрләшә җигүле атка таба кузгалдылар.


* * *

Ризван каеннары бәгыренә чабылган балта үзенекен итте. Язларның берендә алар яфракка бөреләнмәде. Тау өстендә кызганыч шәүләләр генә утырып калды. Авыл өстендәге кояшлы-айлы зәңгәр күкне күпме еллар күтәреп, яңа көн китергән офыкны кочып торган ап-ак ботаклар тораташка әверелеп катты. Шунысы гаҗәп: каен черемәде, таркалмады, аның ак кәүсәләре көзге яңгырга, юеш җил һәм каты суыкларга да бирешмәде. Мәхәббәткә битарафлык күрсәтеп — мәрхәмәтсезләнүдән, хәтерсез калып — шайтанга әверелүдән сак булыгыз, нурлы аланлылар, дигәндәй, авыл каршындагы биек тау башында һәйкәл булып торды каеннар.

Каеннар яфракка бөреләнмәде. Әмма нәкъ шул язны Ризван каеннары чишмәсенең як-ягыннан өч яңа чишмә бәреп чыкты. Ялгыз чишмә чишмәлеккә әверелде. Сулары берсеннән икенчесе сафрак, салкынрак һәм тәмлерәк иде аларның. Һәм шул чишмәлек яны тора-бара Нурлы Аланның иң ямьле җиренә әверелер. Нурлы аланлылар аларның суы белән иң якын дусларын, олы кунакларын гына сыйлый торган булыр. Ул чишмәлек суын эчеп үскәннәр һәрвакыт туган якларына тартылып торыр, аны ташлап китү турындагы уй башларына да кермәс. Ризван каеннары чишмәләрен татып караучылар шайтан суыннан шундук йөз чөерер һәм андый нәрсәгә бүтән борылып та карамас.

Ә хәзергә, әнә, таң ата. Нурлы Аланда яңа көн туып килә. Тораташ булып каткан каен кәүсәләре арасыннан чыгучы кояшның нурлары иркәли авылны. Нурда коенган зур, якты өйләрнең күзләре чагылып-чагылып куя шундый иртәләрдә. Тау итәгендә исәп-хисапсыз күп чишмәләр тезелеп киткән, һәркайсының үз җыры, үз моңы бар. Нәфис итеп үрелгән дүрт толымны хәтерләткән Ризван каеннары чишмәлегеннән инештәге вак ташлар өстенә берөзлексез йолдыз тәңкәләр коелып тора, гүя чнләк-көянтә асып төшкән кызның чулпылары чылтырый... Ялгыз әтәч кычкырып куя, аны башкалар күтәреп ала. Авыл аръягында утлап йөргән атлар кешнәп җибәрә. Җиргә яңа яз, яңа көн килә.

    Казан, 1982 ел

 
 

Исемлек