Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

ЧИЯЛӘНГӘН ТӨЕН

(Хикәя)


Ата-ана өенә кайтып керүдән дә күңеллерәк ни бар икән тагы... Капка келәсенә үрелергә өлгермисең, болдырга чыгып җиткән әни тавышын ишетәсең: «Балакаем...». Ул да булмый, бакча ягыннан кулына бер учлам кычыткан, урак тоткан әти күренә. Ул инде сабыррак, ләкин барыбер шатлыгын яшерә алмый, әни алъяпкыч итәген сыпыргалап торганда, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-ике сорау бирергә өлгерә. Шунда гына иркен итеп сулыш аласың: «Исән-саулар...».
Ул да түгел, итәгенә ут капкандай, әни өйгә кереп китә. Күп тә үтми, бер кочак коры утын күтәргән әти дә аның артыннан юнәлә. Күңелгә рәхәтлек иңә, әмма шул рәхәтлектә ниндидер моң да бар. Әйтеп, аңлатып бирүе мөмкин булмаган бер моң...
Ә ишегалдын тутырып тавык-чебеш кайнаша, алар өчен яшел кычытканнан да тәмлерәк әйбер юк диярсең. Йөгерә тавык, йөгерә чебеш, йөгерә каз... Олыгаеп беткән әти дә, әни дә йөгерә. Әле келәттән чыгалар, әле бакчадан, әле кар базыннан. Инде бер яшь әтәчне дә тотарга өлгергәннәр. Ишегалдын ду китереп, ак маңгайлы бозау уйнаклап ала. Аннан курыккан кош-корт, су чәчрәгәндәй, читкә сибелә.
Ул арада чәй дә кайнап чыга. Табын янына утырасың, табыннан җылылык, нур бөркелә. Каян килә ул нур, ул җылылык? Кояшлы тәрәзәләрдәнме? Тәрәзә төбендәге гөлләрдәнме? Әллә инде пар бөркеп утырган самавырданмы? Белмәссең... Ә күңелдә әнә шул җылылыгы, нуры белән бергә моң да бар. Әйтү, аңлату мөмкин булмаган моң газаплый. Шуны куарга, онытырга теләгәндәй, сүз башлыйм:
— Һаман дөнья куасыз инде, ә?
— Юк шул, улым, дөнья безне куа башлады инде.
Әтинең җавабы әзер булган, ахры, ул моны шундук әйтеп ташлады. Әйтеп ташлады... Мин аңламаганга сабыштым.
— Кош-корт, мал-туар асрыйсыз һаман, дип әйтүем.
— Әниең бит әнә...
Беләм, әнидән сорасаң, ул әтигә күрсәтәчәк. Ләкин икесе дә абзар-кураларның буш торуы белән килешә алмыйлар. Кетәклекләр ялгыз калса, каз ояларының кирәге бетсә, таң атканда сыер мөгрәп, әтәч кыч-кырмаса, аларга нидер җитмәячәк. Нидер җитмәячәк...
Шундук өстәл тартмасыннан хатлар алып, илнең алты тарафыннан килгән хәбәрләр, яңалыклар сөйли башлыйлар. Берсен-берсе бүлдереп, сөенешеп, яңа бер дәрт белән... Аннан бераз тынлык урнаша һәм теләр-теләмәс кенә дигәндәй, әти көрсенеп куя.
— Безгә шул хатлар инде...
— Бөтенләй таралышып беттегез шул...—дип, аңа әни дә кушыла.— Әле яңа гына өй тутырып, шау-гөр килеп йөргән кебек.
— Таралыштык шул...—дип килешүдән башка чарам юк.— Тик әлегә берсенең дә борчу китергәне юк бит.
— Шулаен-шулай, улым,— ди әти,— барыгыз да укыдыгыз, эшегез дә ярарлыктыр... Тик без генә менә.
— Соң, әти, нишлисең, язмыштыр инде...
— Язмыш дип, улым, рәнҗеми дә булмый, алты малай үстереп, төп йортта калырга бер улың да булмагач...
— Үзегез ич, әти, бала чактан, укыгыз, укыгыз, дип үстердегез.
— Дидек тә бит, укып кеше булсыннар, дип үстерәсең инде аны.
— Соң, кеше булмадыкмыни, әлегә йөзгә кызыллык китергән булмады бит?
— Китермәдегез дә... Әнә, күрше Гайнулла ике малай үстерде, икесе дә авылда. Көн җитте исә, капка төпләренә берсе машина, икенчесе трактор белән килә дә туктый. Балкып торган киленнәре, өй тулы бала-чага.
— Без дә кайтабыз бит, сабан туйлары җиткәч, өйдә баш төртерлек урын калмый.
Бер читтә чынаяклар сөртеп торган әни кушыла сүзгә.
— И-и-и, улым, ул сабан туйларын көтеп алу гына рәхәт. Кыштан саный башлыйбыз, күпме кала, дип. Килеп җитсә, ничек үтеп Киткәнен дә сизми калабыз.
— Ярар инде, юкка моңаеп утырмыйк әле,—дим, сүзне икенчегә борырга теләп.
Әти, чәй эчеп утырган җирдән генә үрелеп, бакча як тәрәзәсен ачып җибәрә. Йөзгә җиләс һава килеп бәрелә. Бәрәңге бакчасының куе ящел төсе карашларны иркәләп уза. Өйгә елышып үскән кура ботаклары табынга үрелә, кызарып пешкән җиләкләре менә-менә учыңа өзелеп төшәргә әзер.
— Бакча һаман шулай матур,—дип, соклануымны яшерә алмыйм.— Тагын алмагачлар утырткансыз икән... Әнә ничек матур булып күтәрелгәннәр.
Әти мәгънәле генә итеп башын кашып алды.
— Корыды дип, бакчаны алмагачсыз тотып булмый шул. Өйдәге бушлыктан да туйган.
— Соң, бар җирегез җитеш. Өй дисәң, менә дигән, ашарга бар. Баладан балага кунакка йөреп кенә үткәрерлек, чакырып торабыз.
— Еллар гына имин булсын инде,—дип куйды әни,— шөкер, барысы да бөтен.
Әти генә, әйтерсең лә бөтенләй ишетми, чәшкесенә куе итеп чәй ясады да, үзалдына сөйләнгәндәй, дәвам итте:
— Алмагачы үсәр анысы, боерган булса, алмагачы үсәр. Үткән гомер генә кире кайтмас...
— Зарланасың килә түгелме, әти? Үткәннәрне сагына башладың... Элегрәк, үткән эшкә — салават, дип әйтергә ярата идең.
— Хәзер дә шулай дим, үкенерлек итеп яшәмәдек...
Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның тавышы тоныкланыбрак киткәндәй булды. Шулай да ниндидер үкенү чаткысы сизелә иде сыман аның сөйләшүеннән.
— Инде, әти, сез дә үкенсәгез, безгә ни кала? Сугышның башыннан ахырынача танктан чыкмагансың... Көн дими, төн дими эшләгәнсез. Алты бала үстереп, кеше иткәнсез, һаман нидер җитмәгәндәй кыланасыз. Күпме куарга була дөньяны? Сатыгыз да өйне, йөрегез кунактан кунакка, ил буенча, моңа гына хакыгыз бар дип беләм!
— Акыллы сүз әйттем, дип ялгыша күрмә, улым. Андый киңәшләрегезне туксан тугыз тапкыр ишеткән. Ләкин хет берегезнең менә шушы болындай өй хакында, ата-баба нигезе хакында, аның киләчәктә кем кулына калуы турында уйлап караганы бармы-юкмы?.. Менә шушы нигездә гомер-гомергә бабагызның бабалары яшәп, өй тутырып бала-чага үстергән. Әле, әти белән әни мәрхүмнәр генә җүнләп укый да белми иде. Ә сез алтыгыз да югары белем бетереп, таралышып беттегез.
— Әти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермиләр, алалар...
— Син белгәнне мин киптереп элгән, улым. Алган кеше—кайта ул, ә сез бетердегез. Бетердегез дә киттегез, оныттыгыз!
— Соң, әти, укы диюче, кеше булыгыз диюче үзең идең...
— Дисә,—дип куйды ул шундук, сабырсызланып,— сезгә, җирдән аерылыгыз, димәгән бит.
Шулчак ачык тәрәзәдән бер баланың елавы ишетелде. Берәр хәл булдымы әллә, дип, тастымалга кулын сөртә-сөртә, әти ишеккә юнәлде. Чарасыз, хәрәкәтсез утырудан котылуга шатланып, мин дә аңа иярдем.
Тавыш күрше Гайнулла абыйлар бакчасыннан икән. Киленнәре, әле һаман безне абайламыйча, дүрт-биш яшьлек малайны орышыпмы-орыша.
— Ничә әйтергә була ә, күпме әйтергә?!. Ник керәсең кеше бакчасына!—дип, малайга кычыткан белән яный. Ә тегенең, орчык кадәр генә булса да, тәҗрибә бар, ахрысы, әнисе кычытканны якынайтырга өлгерми, «чы-рый»лап кычкырып җибәрә. Билгеле инде, болай иткәч, кычыткан эләкми кала. Үзе елагандай итә, ә күзендә яшьнең бөртеге дә күренми.
— Нәрсә булган, нигә җылатасыз күршене?—дип сорарга өлгермим, әнисе ялт кына карап ала да башын күтәрә. Иелгәндә ташып чыккан күкрәкләрен каплап, кабалана-кабалана, җиңсез, кыска күлмәгенең итәкләрен тарткалап ала һәм, тиз генә борылып, ни әйтергә дә белми аптыраган хәлдә, бакча капкасына таба йөзеп китә. Куе яшел төстәге бәрәңге сабаклары, аның тулы, тыгыз балтырларына уралырга теләгәндәй, дулкынланып кала.
Ул арада әти килеп җиткән, ул рәшәткә аша гаҗәпләнеп карап торган нәни күршесенә эндәшә.
— Нәрсә, Айдар, бурлыкта эләктеңмени?
— Җук, Мөхәммәтсапа бабай! Сезнең чиянең тәмен генә татып караганыем.
— Ничек соң, тәмлеме?
Малайның авыз ерылып китте. Борынын тартып алды да гел үз итеп сөйләшә башлады.
— Тәмле булмаса, ашамасыем. Мин гел тәмлене генә яратам...
— Соң үзегезнеке тәмле түгелмени?
— Җук, безнекен җыялар бит. Ә сезнеке мәмрәп пешкән, ашаучыгыз да җук.— Айдар, рәшәткә янына ук килеп, кара янып пешкән тагы бер чия өзеп авызына капты.— Сезнең чиядән дә тәмлерәк әйбер дөнҗада җук, Мөхәммәтсапа бабай. Әни генә менә ачулана да ачулана, кычыткан белән куркыта... Ә мин аны җылап куркытам.
— Нигә ачулана соң?—дип, мин дә кушылам. Ә ул, әйтерсең минем белән сөйләшергә теләми, җитдиләнеп кала.
— Ә син кем?
— Аларның малае,—дип, әтигә ымлыйм.
— Аларның малае җук, җангаллама! Мөхәммәтсапа бабай белән Тәмле апа икәү генә.
— Соң мин кем булам алай булгач?—дип үҗәтләнгән булам.
— Ә син кунак, малай ул өйдә була,—ди Айдар, мактангандай итеп,— менә мин, малай булгач, өйдә бит.
— Маладис,—дип ачылып китте әти. Айдарның сүзләреннән аның күңеле булган иде.— Ну әйттең үзенә, маладис, Айдар! Күпме газапланып аңлата алмый йөдәгән сүзләремне әйттең дә салдың. Маладис, Айдар!
Дегет чиләгедәй каралып, кояшта янган малай бөтенләй үз булып китте. Кадерен белеп кенә, инде һич тартынусыз, ул чия сыпыртуын белә иде. Бер дә алай искитәрлек сүз әйттем дип уйламаса да, үзен мактаулары ошый иде аңа. Чия төшләре аяк астына сибелеп кенә тора.
— Мин бит бур түгел, коймадан карап торганнарын гына ашыйм, әни шуны да белми. Безнең якка карап торгач, ул безнеке була бит, иеме, Мөхәммәтсапа бабай?!
— Шулай булмыйни, күрше,— дип, әти малайның керпедәй тырпаен торган кара чәчләреннән сыйпап алды. Аннан, купкан рәшәткәгә күрсәтеп, Айдарны үз янына чакырды.— Син аны, Айдар, әниең күрмәгәндә менә шушыннан гына кер дә уртасына утырып рәхәтләнеп аша моннан ары, яме! Әниең күрсә, мин кушты диярсең. Яле, сыясыңмы икән?..
Айдар янә серле генә елмаеп куйды. Ник сыймасын, янәсе. Йомры башын тыгып, керергә генә иткәндә, тәрәзәләреннән әнисе тавышы ишетелде.
— Айдар, мин сиңа нәрсә әйттем?!
— Әниең нәрсә дип әйтте соң, Айдар?
— Бу тишек янына бүтән бармаска кушканые,—диде ул, тәвәккәллеген югалтып, һәм, борынын тарта-тарта, өйләренә таба атлады. Аркан белән тарталармыни — үзе атлый, үзенең күзе чиялектә. Әти, елмаюын яшерә алмыйча, аңа серле генә күз кысып ала. Айдар да, килештек дигәндәй, авызын ерып җавап бирә. Бәрәңге сабакларына абынып-сөрлегеп алгачтын, миңа телен күрсәтеп, йөгереп кереп китә. Кара син аны... Бер дә үзенә күрә генә түгел.
Кичен, әти белән әни йокларга яткач, бер ялгызым урамга чыгып уйланып йөрдем, балачак хатирәләрен барладым. Күңелдә әйтеп аңлату түгел, үзем дә тәгаен генә төшенә алмаган каршылыклы уйлар чуалышып беткән иде. Аларның берсен сүтәм, очына чыгам, дип тотынасың, икенчесе бәреп керә, аны яңасы бүлдерә. Әти-әни янына кайтып, туып-үскән җиргә кайтып, шулай тинтерәп йөрү сәер, әлбәттә. Кеше күзенә чалынасым килмәде, шыпырт кына бакча артларын, су буйларын, тар тыкрыкларны урадым. Тәрәзәләрдә берәм-берәм утлар сүнде. Соң гына, мөгаен, иң соңгы булып Гайнулла абыйларның верандасы да караңгылыкка чумды. Балачакны кайтарырга теләгәндәй, печәнлеккә менеп яттым.
Күзгә йокы керми газаплады. Тынлык газаплады. Ялгызлык газаплады. Хәер, тынлык дигәннең дә үз авазы бар икән,— каяндыр чикерткә тавыш биреп ала, сыер күшәгәне ишетелә, кетәклектәге тавыкларның, тигезлек сакларга теләп, кузгалышып алуына кадәр колакка керә. Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала.
...Иртәгә юлга. Калага. Гаиләмә һәм күңел үз иткән эшемә. Нигә сагышланырга соң, бары да анда ич. Бары да анда!.. Ә күңел сыкрый, җанга тынычлык юк. Ә дөнья тып-тын. Ул да түгел, шыгырдап өй ишеге ачылганы ишетелә. Тагы тынлык, аннан капка келәсе шылтырап ала. Тагы тынлык. Тагы келә шылтырый, ишек шыгырдый...
Шулай озак, бик озак ятканнан соң гына, хуш исле печән түшәлгән сәндерәдән торып ишегалдына, капка төбенә чыгып утырам. Сискәнеп куйганымны абайламый калам. Капка төбендә әни икән.
— Бүген үк китәсеңмени инде, улым, и-и-и бала...

 

 
 

Исемлек