Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Фәрештә канаты

(Балачак хатирәләреннән)


Еллар үткән саен адәм баласы үзенең сабыйлык һәм үсмер елларына ешрак әйләнеп кайта торган була икән. Күрәсең, минем дә шул киртәгә якынлашып барган көннәремдер. Ялгызым калдыммы уйланам.Бик еш, артык бик еш үзалдыма уйлана торган булып киттем кебек. Кайчак ни уйлаганымны да абайламый онытылып уйланам. Кемгәдер көлке тоелыр, ни уйлаганны белми уйлану буламы икәнни...Чын-чынлап шулай килеп чыга.Ә минем исә еларга да, көлергә дә белми утырган мәлем.Белмим, ялгызлыктандыр бу бәлки... Нигә юрарга да өлгермисең, ул арада әллә каян гына өермә сыман пәйда булган хис-тойгылар уратып ала. Күз ачып йомган мизгелдә күңелләрне җилкендерергә өлгергән шул ташкынга кушылып бата-чума агып китәсе генә иде дә бит, өлгермисең, ул инде китеп тә бара.Колак төбендә шавы, күңелдә ул ташкынның юшкыны гына утырып кала.
 “Юшкын” гына дидем...Түгел икән ләбаса, күңелнең канатланып еракта калган елларны сагынуы, эзләве һәм эзләгәнен табуы икән ич бу. Оясыннан егылып төшкән кош баласының югары карап өзгәләнеп-өзгәләнеп кычкыруы, чебен-черки эзләп очкан әңкәсен чакыруына тиң халәт. Берсен-берсе этә-төртә баштан кичкән, баштан кичеп тә онытылган истәлекләр, ерак балачак тыкырыкларында адашып калган вакыйгаларга җан керә шул чак. Ул татлы хатирәләрдән, белмим, кем һәм ни рәвешле аерып ала алыр иде икән үземне. Күпме вакыт һәм никадәрле ерак араларны кичеп әйләнәм дә кайтам, әйләнәм дә кайтам...
 Илленче елларда олы юл һәм таш калалардан ерак торган гади бер татар авылында узган балачакның сагынып искә алырлык, гыйбрәт итеп сөйләрлек мизгелләре байтак булган икән. Шуларның берсен үзегезгә сөйлим әле...
 Кирмән суы җәен инеш кенә. Челлә көннәрендә суы кибәргә җиткән еллары да була. Яз башында авыл малайларын әнә шул инеш аръягындагы тау түбәсе магнит сыман үзенә тарта торган иде. Чөнки кышлар озын, очсыз-кырыйсыз. Кар күп. Ике ай тоташ чатнама суык, ике ай күз ачкысыз тоташ буран була торган иде кебек. Көннәр язга авышып, кояш нурлары безнең авылга да туры карый башлагачтын, гөрләвекле ак кар астыннан беренче булып шул каршы як тау түбәсе арчыла торган иде. Тау түбәсендә түбәтәй кадәрле генә җир ачылса без – язга, туфракка, агым су һәм гөрләвекләргә сусаган биш-алты яшьлек малай-шалай шул тау түбәсенә атлыгып тора идек. Тау, дидем, авылдан ары китмәгән сабый өчен тау булмый ни булсын. Безнең бит әле аңардан да биек җирләр булу ихтималын уйга да китереп караганыбыз булмаган ул чакта. Баксаң, тау дигәнебез гади бер калкулык кына булган канә да.
 Авылыбызның әнә шул иң биек тавы түбәсеннән ерак офыкларга карап хыялланган юеш борынлы чакларны искә төшерсәм әле дә күзгә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Телевизор юк, радио юк. Машина-фәләне дә, адашып килеп чыкса, җәйгә бер күренеп китә торган булгандыр бу авылда. Олы таш юлларга чыгып җитәрлек түгел, зур елгалар – Нократ һәм Чулманның һәр икесенә ким дигәндә егермешәр чакырым ара. Җәһәннәм чите ди торган иде олылар. Бер карашка бу чынлап та шулай. Ә бүгенге күзлектән килсәң, җәһәннәм дигәнебез чын җәннәт булган икән. Ә үзебез ямаулы ыштанлы, иске бишмәтле генә булсак та чын җәннәт кошларыдай бәхетле булганбыз. Чын-чынлап бәхетле дә идек...
 Кардан яңа арчылган шул тау түбәсендә узган елгы иске чирәм өстендә өс-баш һәм аяк киемнәрен чишенеп атып салкын гөрләвекләр өстендә куышып су чәчрәтеп уйнап туймый торган идек. Суык тиюдән курку кая ул. Күрегез инде сез безне, авыл урамнары һәм бакчаларда метрдан артык тирән кар ята, ә без менә тау башында язны каршылыйбыз, яланаяклап кара җиргә басып уйнап йөрибез. Иртәгәсе көнне, аякларны чебиләтеп төннәр буе йоклый алмый газап чигүләрне уйламыйбыз әле. Әниләрдән каз мае эзләтеп, чебиләгән аякка шул майларны сөртерәсе төннәребез алда шул әле.
 Ничектер, кичке эңгер-меңгергә кадәрле уйнаганбыз бер көн. Өйгә кайту турында уйлаган кеше юк.Кинәт, ниндидер шау-гөрелте башлануы гына айнытып җибәргән үзебезне. Урман аланында бүрегә килеп юлыккан сарык бәрәннәре кебек куркышып бер-беребезгә елышканбыз. Ни эшләргә, бу шомлы авазны нәрсәгә юрарга, кемнән киңәш яисә ярдәм сорарга белми чарасыз калып торганбыз бер кавым. Сулыш алырга да кыймый тынып калганбыз. Тавышның торган саен көчәя, якыная баруы гына айнытып җибәргән үзебезне. Авылның югаргы тарафыннан, урман ягыннан килә иде ул шомлы тавыш. Шул тарафка текәлгәнбез.
 -- Нинди тавыш, ул нинди гарасат авазлары тагын? – дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды шунда Барый исемле авылдашым.
 -- Ходаем, әллә ташу кузгаламы? Урман суы төшеп, ташу китсә - беттек. Авылга чыгып булмаячак, - диде, арабыздан өлкәне Миңлегаяз.
 Бозларны шатыр-шотыр ватып, күпер һәм басмаларны йомычка кебек кенә агызып киткән ташулар турында ишеткәнебез бар. Бу безгә тиз барып җитте. Уйнаган вакытта салып ташлаган өс-баш киемнәрен аннан-моннан эләктереп һәммәбез берьюлы дәррәү торып авылга, аргы якта торып калган авылыбызга чыгу юлы булган бердән-бер басмага таба йөгердек.
 Тавыш, шау-шу аның саен көчәйгәннән-кәчәя, күк күкрәгән авазлар чыгарып якынайганнан-якыная бара. Абыйдан калган итек кигәнгәдер, элдерепме-элдергән дусларымнан мин бераз калыша башладым. Ташу авазы якынайганнан якыная бара. Ә мин калышам. Ул да түгел, аягым тирән карга батып, егылып китмимме шунда. Торып йөгерә башлыйм, дисәм, бер сыңар итегем төшеп калган икән. Курку көчле булгангадыр, мин әле сыңар итек белән дә байтак кына йөгергәнмен . Ә итек бит абыйныкы. Абыем “кимә”, дия торып кидем. Аның кисәтеп әйткән сүзләре колак төбемдә, кырыс карашы күз алдымда. Ә үзем һаман да йөгерәм.Башкалардан калышасы килми... Итекне дә калдырып булмый. Икеләнүдән ни эшләргә белмим, үз эчемдә үзем бәргәләнәм. Әле алга омтылам, әле кире артка борылам. Итек кадерле булгангадыр инде, кире борылганмын һәм аны тирән җепшек кар астыннан эзләп маташтым байтак кына. Тапкачтын да тартып алу җиңел булмагандыр. Тартып чыгаргачтын инде аякка киеп маташу турында уйлаган юк, кулга тотып торып йөгергәнмен.
 Малайлардан инде җилләр искән. Алар басманы исән-аман үтеп авыл тыкырыгына кереп югалганнар. Мин исә йөгереп килгән шәпкә туктап калырга мәҗбүр идем. Инде килеп җиттем, басмага менәсем генә калды дип килгәндә, әллә кай арада, күбекләр чыгарып, юлында очраган бар нәрсәне үзенә йолып барган дулкыннар инеш аша салынган тактаны казыклары-ныгытмалары белән бергә күз ачып йомганчы йолкып кына алды һәм агызып алып та китте. Тораташ булып аргы якта бер ялгызым торып калдым. Бозлар өстенә боз менеп шаулап ага ташу. Шул рәвешле урманнан агып төшкән суның җигелгән ат һәм сыерларны агызып киткәнен, авылны туйдырып торган бердән бер тегермәнне җимереп, аның ташларын кузгатканын ишеткәнем булганга теләр-теләмәс кенә чигенергә мәҗбүр булдым. Ярларны кыйнап, калын бозларны актарып-кубарып аккан ташкын каршында үземнең бәләкәй һәм көчсез икәнлегемне тойдым шул чакта. Үз куркаклыгыңны тану җиңел эш түгел, шулай да курыкканмын - күзләремне уч төпләрем белән капладым да өнсез калып тордым байтак кына. Авылга чыгу юк болай булгач. Караңгы да төшеп килә. Мине уйлаучы да юктыр инде. Иптәш малайларым өйләренә кайтып җылы мич каршында аяк чолгауларын киптерә торгандыр. Кайнар бәрәңге ашый, җылы чәй эчә торганнардыр...
 Шул чактагы минем кичерешләрне сүзләр белән генә сөйләп бетерерлекме...Мин үземне туып-үскән авылымнын, әти-әнидән, туганнарымнан мәңге аерылгандай итеп тойдым. Әмма, ни хикмәт, еламаганмын. Елау дигән нәрсә, ни сәбәпледер, уйга да кереп карамаган...
 Шаулап-ургып аккан ташу читендә, белмим, күпме торганмындыр шулай. Үземне мин якты дөнья белән хушлашырга җыенгандай хис иткәнмен. Кая барыйм, кемне ярдәмгә чакырыйм – һич белгән юк. Чакырсам да мине кем ишетсен. Бу дөнья бит минем өчен бик кечкенә булган әле ул чакларда, туган авылымнан башланып – туган авыл белән тәмамланадыр кебек тоелган. Караңгы төшеп килгән бер мәлдә аргы яктан әнием тавышын ишеткәндәй булдым. Чын-чынлап су буена алып төшкән тыкырыктан абына-сөртенә йөгереп әни төшеп килә иде. Аның бер алдына чыгып, бер артында калып күрше малае Миңлегаяз йөгеренә.
 - Улым, су янына килмә, - дип кычкырды әнием иң элек. Аның тавышы ничектер калтырап чыга иде. Минем өчен борчылудан булгандыр ул, әлбәттә. Һәм өстәп куйды бераздан. – Курыкма, йәме улым, хәзер әтиең төшәр, коткарыр, алып чыгар үзеңне.
 - Ә мин курыкмыйм, - дидем, әнине күрү шатлыгыннан батыраеп. Шул гомер абыемның сыңар итеге култыгастымда булган икән. Артык исем китмәгәнлекне күрсәтүем янәсе, җепшек кар өстенә җәелеп утырдым да ашыкмый-кабаланмый ипләп кенә киеп куйдым үзен. Аннан җәт кенә сикереп торып ургып аккан ташуга таба бер-ике адым якынлаша төштем.
 - Тукта, кая киләсең, агызып китә бит,- дип кычкырды әни.
 Туктамый хәлем юк, әни кушкач туктадым, кая барасың.
 - Агызмый, ташуга бирешәмме соң, - дип әтәчләнергә дә җөръәт иткәнмен тагы.
 Әни белән Миңлегаяз аргы як яр читенә үк төшеп тукталып калдылар. Тыкырыктан тагы кемнәрнеңдер төшеп килгәнлеген абайладым. Эңгер-меңгер булгангадыр, мин әле аларны танып та бетермәгән идем.
 Анда күрше-күлән ир-атлары белән әти булган икән.Үзара нидер киңәшеп алгачтын миңа ераккарак китәргә кушты әти.Мин теләр-теләмәс кенә килештем, чигенергә мәҗбүр булдым.
 - Мин курыкмыйм, әллә боздан-бозга сикереп кенә чыгыйммы соң, әти, - дип, кыюланып киттем шунда.
 - Телеңә салынма, аягыңны атлыйсы булма, - дигән коры тавыш яңгырады аргы тарафтан. Тыңламый кара, буйсынмый кара. Әти тавышы. – Хәзер, дилбегә ыргытканны көт...
 Дилбегәне ыргыттылар ыргытуын, әмма ул миңа килеп җитмәде, ургып аккан су читенә барып төште. Икенче очыннан тартып алып аны тагы ыргыттылар, шул ук хәл кабатланды.
 - Булмый, бер дилбегә генә җитми, икене ялгарга кирәк диделәр...
 Дилбегә артыннан кемдер авылга таба йөгерде.
 - Пожарныйдан озын баскыч алып төшәргәме әллә, - дип, киңәш-табыш иттеләр бераздан.
 Бу тәкъдим дә хуплау тапты кебек, ике абзый баскыч эзләп менеп китте. Бер минем өчен күпме кешенең арлы-бирле йөгергәнен күрү, шуны тою кыюлык һәм гайрәт өстәп җибәргән үземә. Мине кайгыртып, мине коткарырга теләп шул тиклем кешенең аякка күтәрелевен тагы кайчан күрер идең әле.
 - Әллә тәвәккәлләп карыйммы соң? – дип, аваз бирергә өлгергәнмен.Һәм ташу читенәрәк якынлашканмын тагы. Әти-әни каршында үсенеп егетләнү булгандыр инде бу үзенә күрә.
 - Улы-ым, - дип, җан авазы белән кычкырды шунда әнием. Әти исә сүз кузгатып тормады, кәҗә башы кадәрле йодырыгын болгап алды.
 Тагы бер мәл тыныч кына карап тордым. Каршы якта үз һәм таныш кешеләр булгачтын куркуның әсәртесе дә калмаган иде инде үземдә. Ике арада котырып аккан язгы ташу булуга да карамастан ялгыз түгел идем инде.
 Дилбегә алданрак төште. Әмма аны ыргытырга ашыкмадылар, кем инде үз баласын күрәләтә котырынып аккан язгы бозлар арасына өстерәп кертсен. Моңарга бигрәк тә әни каршы торды булса кирәк. Пожарныйга баскыч эзләп китүчеләр дә озак көттермәде, иләмсез озын баскыч һәм багорлар күтәреп тирләп-пешеп алары да төшеп җиттеләр.
 Ир-ат зур эш башкаргандагыдай берсен-берсе бүлдереп киңәш-табыш итәргә кереште.
 - Аргы якка җитәргә тиеш бу.
 - Җитүен-җитәр дә, малайның башы әйләнеп ташуга барып төшсә?
 - Төшмәс, алай син уйлаганча ук җебегән түгел инде ул.
 - Дилбегәне дә сузыйк, үзен әйбәтләп бәйләр дә баскыч өстеннән шуышып чыгар.
 - Дөрес әйтәсең, әйдә шулай итик. Вакытны сузып маташмыйк...
 Ниһаят,бер фикергә килеп, өч-дүрт ир-ат, ашыкмыйча, ипләп кенә баскычны ташу өстеннән миңа таба суздылар.Баскыч озын иде, аның бер очы җәелеп аккан ташу аша минем тарафка ук чыгып җитте. Аргы тарафын яр читенә үк китереп терәргә мәҗбүр булдылар. Аны бары тик дилбегә һәм багорлар ярдәмендә генә тотып торырга ният кылдылар, юкса, кеше-фәлән килсә, чагыштырмача югарыдарак булган яр җимерелеп төшәргә дә күп сорамас. Язгы ташуның холкын белгән юк.
 - Дилбегә белән үзеңне бәйлә.
 - Яхшылап бәйлә, ашыкма, - дип өйрәтеп тордылар үземә.
 Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә өйрәттеләр. Кайсын тыңларга, кемгә буйсынырга белмәссең... Ә мин үземчә фикер йөрттем. Бу тикле кеше карап торганда миңа инде батарга бирмәсләр. Башта булган куркуның тамчысы да каламаган иде бит инде. Киресенчә, мин үземне гайрәтле бер каһарман итеп хис итә башлаган идем бугай. Үземнең бер җебегән юеш борын түгеллегемне исбат итәр өчен тагы кайчан шундый форсат чыгар иде әле. Өлкәннәрнең берөзлексез өйрәтеп торуларына, ай-вайларына карамадым, дилбегәне бил әйләнә беркат уратып куйсам да бәйләп маташмадым. Ярга үз аягым белән сикереп чыгасым килү чиксез-чамасыз иде. Шул җиңде, шул теләк көчле иде.
 - Булды, - дип кычкырдым, артык озакка сузмый гына.
 - Бәйләдеңме, яхшылап бәйләдеңме, - дип төпченделәр аргы тарафтан.
 - Тартыгыз, - дидем, артык исем китми генә баскычка сузылып ятып. – Күпме сузарга була инде тагы.
 Бәйләвен бәйләмәдем, әмма дилбегәгә ике кулым белән четердәтеп ябышканлыгымны танымый булдыра алмыйм. Шундый итеп ябыштым әле, ташу түгел, әллә нинди гарасатлар йолкып алырга теләсә дә җиңә алмаслар иде мине.
 - Әйдә, кузгал, кыймылда балакай, курыкма, - дип, әти аваз салды, ниһаят.
 Шунда гына миннән ни таләп ителгәнне аңлап алдым. Мин бит үземне баскыч белән бергә тартып алырга җыеналар дип уйлаган идем башта. Баксаң, баскыч күпер булып хезмәт итәргә тиеш икән үземә, ә мин шуның аша шуышып чыгарга тиешмен икән.
 - Аңладым, - дидем, үз-үземә җавап биргән сыман. – Алай булгачтын мин аягүрә торып йөгереп кенә чыгам.
 - Телеңә салынма! – дигән аваз ишетелде. Әти ай-һай коры иде шул минем.
 Торырга маташкан җиремнән кире сузылып яттым да шуып үрмәләргә керештем. Киноларда партизаннарның фронт сызыгын ничек үрмәләп-шуып узганын күргәнегез бардыр, мин дә шулай иттем. Котырынып аккан язгы ташу өстеннән чыгу да уен-муен түгел ул, әйтергә генә җиңел, мин үзем беләм... Шулай да курку турында уйлаган да юк, мин бик тиз элдерәм, үрмәләпме үрмәлим баскыч өсләтеп. Баскыч бит ул сиңа тоташ такта түгел, аралары иләмсез ерак, аз гына саксызлык күрсәттеңме, ничек салкын бозлы су өстенә барып төшкәнлегеңне сизми калачаксың.
 - Алай ашыкма, ипләбрәк, өлгерерсең, - дип, әледән-әле әти кисәтеп тормаган булса, мин аны, әлбәттә, бер-ике сикерүдә чыгып җиткән булыр идем.
 Инешнең уртасын узып бара идем инде. Аргы ярдагыларга җан керә башлады. Үзара сөйләшә, ара-тирә бер-берен бүлдереп мине мактап алалар. Миңа боларны ишетү рәхәт иде әлбәттә, шуңа тагы да дәртләнебрәк үрмәләвемне дәвам иттем.
 Шунда, көтмәгәндә, баскыч чайкалып китмәсенме...Яр читендәге ир-атлар кычкырышып кайсы-кай тарафка сикерешә башлады.Мин дилбегәне кулыма урап тоткан көйгә котырынып аккан карлы-бозлы салкын ташкын өстенә очып барып төшкәнлегемне сизми дә калдым.
 - Улым, - дип, әни аваз салганны ишеттем.
 Башкача берни хәтерләмим. Озын баскычның очын терәп куйган яр чите кары-ние белән ишелеп төшеп киткән булып чыкты. Ул тикле кеше мыжгып торган җирдә кемнең кая басып, кемнең нинди саксыз хәрәкәт ясаганлыгын ничек белеп бетерәсең. Яр читен ташу ашаган булуы да бик ихтимал.
 - Улым, дилбегәне ычкындыра күрмә, - дип кычкырды әти.
 Мин инде үз-үземне белештерерлек хәлдә булмаганмындыр.Тәнне өтеп алган салкын су һәм берсе өстенә икенчесе менә-менә шаулап-котырынып минем өстемә ябырылган иләмсез зур бозлар күз алдымда калган. Балыкчы калкавычы сыман берничә мәртәбә су астына китеп югалып та алганмын икән әле үзем. Аннан яңадан калкып чыкканмын. Су бер әйләндергән, бер тулгандырган үземне, язмышым тулаем язгы ташкын ихтиярында калган. Һәм ни хикмәт, инде чираттагы мәртәбә бозлар астына китеп югалды бу дигәндә, мин, ни рәвешледер, бер олы боз кантары өстенә күтәрелгәнмен. Җәт кенә аягүрә торып басканмын хәтта. Аннан котырынып аккан язгы ташу шул боз кисәген яр читенә кысырыклаган. Ә мин исә сикергәнмен. Ни булса булган, яр читенә үз аягым белән сикереп чыкканмын. Бигүк ачык кына хәтерләмәсәм дә моны шулай диеп сөйләделәр. Башкалар сөйләгәнне соңрак мин инде үзем дә яхшы хәтерләгән кебек сөйләргә күнегеп киттем.
 - Фәрештәләр ярдәм итте, фәрештә канатында очып чыкты улым,- дип, куанып елый-елый беренче булып яныма әнинең килеп җиткәне, әнинең җылы шәл белән бүрексез калган башымнан сыйпаганы күз алдымда.
 - Мин дә күрдем, су астына киткәчтен дә үзен фәрештә күтәреп куйды олы боз кисәге өстенә,- дип, сөйли иде Сапиятти дә. Сафия түтине, үз итеп, бөтен авыл халкы шулай атап йөртә торган иде.
 - Фәрештә канатында күтәрелде, фәрештә канатында... Мин дә күрдем, мин дә...- ди-ди кабатлады башкалар да.
 Ул көннәрдә безнең өйдә, безнең авылда һәм минем колак төбендә дә иң еш кабатланып торган сүз “ Фәрештә” һәм “ фәрештә канаты” дигән сүзләр булды кебек. Мине күргән, очраткан саен олысы-кечесе гел шул фәрештәне искә алдылар. Ни хикмәт, мин үзем генә күрми-тоймый калган булып чыктым ул фәрештәне. Бәлки, мин аны күрерлек хәлдә дә булмаганмындыр инде, ничек күреп-белеп бетерәсең.
 Үземне җылы шәл һәм бишмәтләргә төреп авылга алып менгәннәрен, Миңлегали абыйларның кара мунчаларына алып барып әтинең үземне ләүкә өстенә сузып салып елата-елата каен себеркесе белән озак-озак чапканын хәтерлим. Арка һәм аякларымны ут булып кызганчы кыйнады әти.
 Мине күргәчтен әле дә булса өлкәнрәк яшьтәге авылдашларым фәрештәләрне искә ала. Фәрештә канатында язгы ташудан котылган малай бит син, дип гел хәтергә төшереп торалар. Мин үзем дә онытмыйм ул хакта, онытып буламы соң... Әле булса күңелемдә чиксез зур рәхмәт хисләре йөретәм шул фәрештәләргә. Кызганыч, үзләрен бер күреп, канатларыннан сыйпап, рәхмәт әйтә алганым гына юк.

 

 Август, 2003 . Мәскәү .

 

 
 

Исемлек