Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
 
 

Минем тормыш – контраст душ


Тарихтан бер нәрсә дә, беркем дә төшеп кала алмый. Кемнәрдер нәрсәнедер юып ташларга, үз төзәтмәсен кертергә тырышканда да, тарихның талканы коры – һәр нәрсә үз урынына утыра, һәркем калкып чыга. Моннан 20 ел элек үк Г.Тукай премиясе лауреаты булган язучы Ринат Мөхәммәдиев турында сөйләгәндә нигә әйтәмме бу сүзләрне? Инде туксанынчы еллар ахырында ук Казан белән бәйләнеше өзелгән Ринат абыйның тарихта салган үз сукмагы, үз сүзе булды. «Кенәри – читлек кошы», «Сират күпере», «Утлы таба өстендә», «Ак кыялар турында хыял» кебек саллы әсәрләр авторы күптән Мәскәү кешесе булып, Россия башкаласында «Татар дөньясы» газетасын, «Заман» китап нәшриятын җитәкләсә дә, тарих аңа тәүге эзе салынган Мамадышның Кече Кирмән тау итәкләрен дә, Казан сулышын да оныттырмый. Кендек тамыры нәкъ менә шушында килеп тоташа да, тарихның ыгы-зыгылы борылмалары да, давылдан соң калкып чыккан алтынсу кояшы да була, дип кабатлый...

Татар авылы – үзе бер академия

Ринат абыйның Казандагы йорты ихатасында, язгы кояшның җете нурларына күзне ача алмыйча, каш өстенә кулны куеп, агачлар белән танышып йөрибез. Озын, мәһабәт булып үскән бу өч зәңгәр чыршыны алар Әхмәт Гадел белән утыртканнар икән. Терсәк буе үсентедән шулай булып үсүләрен кем гөманласын инде ул чакта! Хәер, әлеге нигезне булдырганга да 15 елдан артып киткән шул инде. Күршесендә генә диярлек ике кызлары яши – Ринат абый өйдә булмаганда, әти йортына алар күз-колак булып тора икән.
– Казаннан башка яшәүне күз алдына да китерми идем, – ди Ринат абый, минем беренче сорауны көтеп тә тормыйча. – Бер чыгып киткәч, хоп кына кире әйләнеп кайту да җиңел түгел. Хәзер миңа Мәскәүдән китү кыен инде. Аннан кубарылып китсәм, Мәскәү татарлары бик күпне югалтачак. «Татар дөньясы» газетасын үзегез дә карап барасыздыр – рус телендә чыга, дип шелтә белдерүчеләр булса да, ул үз ана телен белмәүче, әмма эчтән: «Мин – татар!» – дип янган милләттәшләр өчен зур бер куаныч, берләшү чарасы булды. Аннан, «Заман» дигән китап нәшриятында, иганәчеләр ярдәме белән, татар телендә китаплар бастыру, шуны төрле төбәкләргә тарату белән шөгыльләнәбез. Шулай ук бик кирәкле гамәл.

– Әмма матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләрме әле?..

– Мин Мәскәүне дә безнең ватанның бер кисәге дип исәплим. Казанда 500 меңнән артык татар булса, Мәскәү яны 700-800 мең милләттәшне берләштерә. Һәм алар ныграк аралашып, бер-берсе белән уралышып яши. Аннан, Казанга караганда, анда үзара мөнәсәбәтләр матуррак, төзегрәк.

– Мамадышның хәтфә үләнле тау итәкләре хәтерне кытыклап, ымсындырып тормый алайса?

– Анысы бөтенләй икенче нәрсә. Кече Кирмәнне оныттырыр, алыштырыр башка бер төбәк тә юк! Беләсезме, минем иң беренче балачак хатирәсе нинди? 1953 ел, март ае, яңгыр катыш җепшек кар ява. Мин урамнан барам, аяк бата, чупылдата-чупылдата, кар ерам. Каршыга елый-елый килүче авылдашлар очрый. Баксаң, Илбашы Сталин үлгән икән. Икенче хәтер сурәте – култык таяклы, йә кулы, йә бер аягы булмаган күрше-тирә абыйлар. Сугыштан кайткан фронтовикларны, без – әле бер нәрсә дә аңламаган мәнсезләр, үртәп алырга да күп сорамыйбыз. Авыр еллар иде ул, бик тә газап чигеп яшәде авыл халкы. Хәер, хәзер дә мин аның тормышы җиңеләйде дип әйтә алмыйм...

– Әти-әниле балачакта Ринат тәртипле егет идеме?

– Без җиде бала – алты малай, бер кыз үстек. Мин – өченче малай, 1948 елның 10 декабрендә туганмын. Әти фин һәм Бөек Ватан сугышларын кичеп кайткан кеше, коры, кырыс булса да, бик тә гадел иде. Татар гаиләсендә чүчәк-мүчәк килеп, үбешеп-кочышып кына яшәү дигән нәрсә булмады һәм хәзер дә юк дип беләм. Әтинең дә безне тезенә утыртып сөйгән чаклары бик сирәк булгандыр, әмма ул һәрберебезне югары белемле иткән кеше. Мин аны бүгенге акылым белән бәяләп әйтә алам – менә шул инде ул ата кеше тарафыннан булган иң зур мәхәббәт. Әле дә хәтерлим, югары белем ала башлагач, әти зур кирза итекләрен киеп, юлсыз авылдан попуткага утыра-утыра, капчыгы белән бәрәңге, ит күтәреп килгән иде. Минем яшь чак, пижон булып күренәсе килә, ә ул бот буе пычрак итекләрен киеп... Бүген хәтта шулай уйлаганым өчен генә дә оят!.. Әнием Хаҗәр әтинең капма-каршысы булды – ул бик тә йомшак күңелле, тавыш күтәрү түгел, кырын карап куюны да белмәде. Ә син берсеннән-берсе дастыен, икешәр метр буйлы алты малай үстереп кара әле! Без тәртипсез булмадык анысы – ата-ана йөзенә кызыллык китермәдек шикелле. Мин клубка да 7-8 нче сыйныфта гына чыктым. Алты малайдан соң туган сеңлебез Гөлфия әниебезгә зур бүләк булгандыр – Ходай Тәгаләдән сорап алган төпчеге булды ул аның. 95нче яше белән барган әниебезне әле дә Гөлфия карый.
– Тәрбия дигәннәренә әти-әни нәсыйхәтеннән кала хезмәт тә өстәлдеме?
– Мин авылны үзе бер академия дияр идем. Һәрхәлдә, без үскән чорда, ул шулай иде. Хәтерлим, 7-8 яшьлек вакытта иптәш малай белән авыл урамыннан атлыйбыз. Классташ папирус пыскыта. Шунда авылның өлкән генә абзые безне туктатты да теге тәмәке белән иптәш малайның ирененә басты. Бер караганда, кеше баласына алай эшләргә дә ярамый кебек, әмма ул малайның әти-әнисе абзыйга рәхмәтле генә булды. Дус малай үзе дә авылга кайтканда, теге «тәрбияче» абыйга күчтәнәч кыстырып кайта иде. Шуңа да авылда «синеке-минеке»нә аерулар юк иде – бөтен авылның һәркемдә эше бар иде. Без шулай үстек. Алар янына бетмәс-төкәнмәс хуҗалык эше дә өстәлә килде.

Шаһинурның тән сакчысы булган җирдән...

– Әдәбиятка тартылу ни белән бәйле булды?

– Мин укымый калган китап булмагандыр анысы. Әмма каләм тибрәтү 9-10 нчы сыйныфта кызларга күз төшәр яшьтә башланды. Мин бит филология тармагыннан ерак, яратканым төгәл фәннәр булды. Мәктәпне тәмамлагач та, юллар КАИ тарафына илтергә тиеш иде. Ә классташ Шаһинур Мостафин районда, Шәйхи Маннурдан кала, икенче әдәбият кешесе иде. Атна саен район үзәгенә әдәби түгәрәк сукмагын таптый. Шулай берчак буран чыкты да, укытучы моның берүзен генә җибәрмәячәген әйтте. Мин дустымны район үзәгенә озата киттем. Коридорда Шаһинурның чыгуын көтеп утыра идем, мине бер абый күреп алды, нишләп утыруымны сорады. Монда түгәрәккә килгән идек, дип сүз башлавым булды, бу мине култыклап диярлек шул бүлмәгә алып кереп китте. Килгәч-килгәч, берәр шигыреңне сөйлә, диләр. Аптырап ук калдым. Алай да сынатып торып булмый, дүртьюллык шигыремне сөйләдем боларга. Аны ошаттылар, тагын юкмы дип тә сорадылар, икенче атнага яңаларын алып төш, дип озатып калдылар. Шулай итеп, Шаһинурның тән сакчысы булып барган җирдән, әдәбиятка кереп киткәнемне сизми дә калдым. Икенче түгәрәккә кадәр атна буе шигырь язарга туры килде.

– Аннан юллар КДУның филология факультетына кабат Шаһинур абый белән берлектә илтеп куйган?

– Әйе, бер курста укый башладык. Гомер буе җан дуслар булдык, дип мактана алмасам да, мин Шаһинурга хөрмәт белән карадым һәм карыйм. Мине факультетка алырга да тиеш түгелләр иде кебек – исем-фигыль турындагы сорауга мин җавап бирә алмадым. Әмма андагы укытучылар – Мөхәммәт ага Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Мостафа Ногман, Хатыйп Госманнар өчен ятлап укучы «биш»ле капчыклары түгел, эчендә куәсе булган студентлар кадерле иде. Дөресен генә әйткәндә, безнең чор язучы-шагыйрьләрнең кемдер булып өлгерүләрендә әнә шул фанат укытучылар, аларның лекцияләре тәэсире бик көчле булды. Шул мохиткә килеп эләкмәсәк, кайсыбыз гына әдәбият дөньясында сихерләнеп калган булыр идек икән?

– Сезне язучы буларак таныткан беренче әсәрегез бер тында язылдымы?

– «Ак кыялар турында хыял»ны мин дүрт көн эчендә яздым. Һәм аны иң камил әсәрем дип саныйм. 1984 елда «Казан утлары» журналында эшләгән вакыт иде ул, Ренат Харис, аны укып чыккач, шедевр булган бит бу, дип бастырды. Ул минем балачагым, авылдашларым һәм Микәй исемле кәҗә тәкәсе турындагы әсәр иде. Аңа кадәр дә хикәяләр языла торды, әмма мин аларны матбугатка тәкъдим дә итмәдем. Очраклы әсәр язасым килмәде. Ул принцибым гомерем буе сакланып килде.

– «Кенәри – читлек кошы»ның ни дәрәҗәдә биографик булуы турында беләсе килә, аны язарга сезне нәрсә этәрде?

– Изге татар авылы академиясен тәмамлап, власть тирәсенә керә башлагач, мин дөньяда контраст төсләр яшәвенә төшендем. «Кенәри – читлек кошы» әнә шул нигездә туган әсәр, ул ярты еллап язылды. Әсәр биографик мотивларны үз эченә сыйдырса да, әдәби әсәрдә автор үз кичерешләреннән генә түгел, ишетеп-белгәннәрне дә кертә.

– Кемнең фикерен ишетү Сезгә мөһим иде?

– Мин, әдәби дөньяга килеп керү белән, өлкән буын язучы-шагыйрьләр белән күбрәк аралаштым. М.Мәһдиев, Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, М.Әмир, Х.Туфан, Н.Дәүли, Ә.Еникиләр белән аралашып яшәдек, алар фикере миңа мөһим булды. Мин Язучылар берлеген ике срок җитәкләп, китәсем билгеле булгач, Әмирхан Еникинең: «Монда мин теләгән берлек тә, мин теләгән рәис тә калмады», – дип, съездны ташлап кайтып киткәнен онытасым юк. Г.Бәшировның да вафатына бер атна кала, минем 100 яшьлек юбилейны ничегрәк уздырырбыз икән, кереп чык әле, дип чакырганы хәтердә. Без ул чакта аның белән шактый озаклап урамда җәяү йөрдек. Кызганыч, 99 яшендә ул салкын тидереп, безнең арабыздан китеп барды.

«Комсыз булмадым – Ходай үзе бирә иде»

– Властьның әлегәчә үзгәртми калган бер кешесе дә юк – Сезне кай якка үзгәртте дә, нинди начар сыйфатлар өстәде?

Мин бер генә татар язучысы да күрмәгән властьта булган кеше. Әмма ул мине бозмады, түрә булдым, дип шапырынганым юк. Мине өлкән буын язучылар да намуслы һәм объектив булганым өчен яратты. Һәрвакытта үзем булып калдым, көтүгә иярмәдем. Комсыз да булмадым, әмма Ходай Тәгалә миңа кирәклесен гел бирә килде. Власть ул контраст душ кебек, шул ук вакытта ул сине шәхес буларак та ныгыта, юк-бар өчен вакланулардан югары буласың. Ул яктан мин гомерем буе контраст душ астында яшәдем. Контрастлык һәр нәрсәдә чагыла иде. Мәскәүдә, чират торып, балага ике пар колготки алам, ярты сәгатьтән теге ике колготки салынган дипломатны сейфка бикләттереп, Горбачев янына сөйләшүгә керәм. Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгәндә, параллель рәвештә, Россия Югары Советында эшләдем (контрастлыкмы – контрастлык!), аның бит әле еллары нинди иде! «Сират күпере»н язып кына калмадым, үзем дә кылдан нечкә, хәнҗәрдән үткен сират күпере өстендә йөрдем. Анда һәр кечкенә хата да зур фаҗигаләр китерә ала иде.

– Сез Казаннан сөрелдегезме?

– Юк, үзем теләп киттем. Әлеге сорауга тәфсилләп җавап та бирәсем килми – нәрсәнең нәрсә булганын бөтен кеше дә хәзер яхшы белә. Язучылар берлеге рәисе эшеннән киткәч, Россия Язучылар берлегенә Сергей Михалков эшкә чакырды. Мин анда җиде ел эшләдем. Рәхәтләнеп эшләдем! Бездә Казанда бит гадәттә милли мәсьәләләр дигәндә, үзләренең ялкаулыгын, куркаклыгын Мәскәүгә сылтау, аны сүгеп яшәү бар. Анда эшләгән, яшәгән кеше буларак әйтә алам – Мәскәүнең монда гаебе юк. Анда теләсә кем рәхәтләнеп яши, эшли ала. Россия Язучылар берлегендә эшләгәндә генә мин бөтен дөньяны урап чыктым, Азия-Африка илләренең «Лотос» әдәби бүләген, Болгариянең әдәби премиясен алдым, Кытайда һәм башка илләрдә китаплар бастырдым. Анда синең кем булуыңа, милләтеңә карамыйлар – китабыңны ошатсалар, соратып алып үз телләрендә бастыралар. Мисалга, минем «Сират күпере» белән «Утлы таба өстендә» кайсы илгә тәкъдим итсәм дә, шул илдә басылып чыгып килде. Аның каравы соңгы 15 елда Казанда – Татарстанда бер китабымны да басмадылар, китапханәләргә дә кертмиләр.

Яхшы атка гына кыңгырау тагалар

– Быел 65 яшен билгеләргә тиешле әдип буларак, мәхәббәт мәсьәләсендә үз тәгълиматыгыз да бардыр. Нәрсә ул мәхәббәт, Ринат абый?

– Мәхәббәтнең беренчесе дә, соңгысы да зур була. Аның тормышка ашмаганы трагедиягә әверелсә, кавышу белән тәмамланганы прозага әверелә. Кеше исән вакытта һәрвакытта яратып, соклана белеп яшәргә тиеш. Мин монда, хатын нәрсә әйтер, балалар укыр, дип сырлап та җавап бирә алыр идем – әмма мин матурлыкны күрер, яратылып яшәр яшьтә. Бу ниндидер тотнаксыз мөнәсәбәтләргә хәер-дога дигән сүз түгел – гаилә, балалар – изге. Үзең теләгәнчә яшәргә, әмма якыннарыңны рәнҗетүдән сакланырга кирәк. Минем өч кызымның берсе дә, бүген әти безне онытып торды, ташлады, шалтыратмады әле, дип әйтә алмый.

– Һәркем үзе теләгәнчә яшәргә тели, әмма язылмаган кануннар, кеше нәрсә әйтер дигән уставлар шапылдатып җиргә төшереп утырта...

– Яхшы атка гына кыңгырау тагалар. Мин үзем теләгәнчә яшәдем. Дөрес, минем хисләр белән генә яшәргә мөмкинлек булмады, вакыт эш белән үтте. Бер үк вакытта берничә урында җаваплы эшләр башкарып яшәргә туры килде. Эшсезлектән газапланган көннәремне хәтерләмим. Аннан, әрсез була белмәдем, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, кыюсызлык мине гомер буе озата килә.

– Беренче мәхәббәт хәтердән җуелдымы соң?

– Юк, мин аны гомерем буе белешеп тордым, аңа карата хөрмәтем бүгенгәчә зур. Ул мине буем озын булганга күрә якын җибәрмәде, язылган беренче шигырем дә «Буй бәласе» дип атала иде. Әле дә хәтерлим, уналты-унҗиде яшьләрдә төннәр буе, аякларны ничек кыскартып була икән, дип баш ватып ята идем.

– Җитди хисләр кайчан куып тотты?

– Студент вакытта чын-чынлап гашыйк булдым, дүрт ел буе очрашып йөргәч, өйләнештек. 1970 елдан 1995 елга кадәр гаилә булып яшәдек. Хәзер икенче никахымда өченче кызым үсә. Олы кызым Алсуга бүген 41 яшь, үзе дә 3 бала анасы, икътисад фәннәре докторы. Уртанчы кызым Чулпан иминиятләштерү ширкәтен җитәкли, кияүдә, 29 яшьтә. Кече кызым Зөләйха Мәскәүдә 9 нчы сыйныфта укый. Аларның өчесен дә тигез яратам. Кияүләрем дә үз улларым кебек.

Иң авыры – дуслар хыянәте

– Тормыш Сезгә нинди авыр сынау бирде дип саныйсыз?

– Дуслар хыянәте – иң авыры. Ирләр арасындагы хыянәт белән очрашкач, күңел каешлана. Кирәк өчен генә дус булып йөргәннәрдән куркынычрак кеше була аламы икән? Миңа заманында М.Мәһдиев, син ышанучан кеше, ялагайлардан сак бул, дигән иде. Һәм, чыннан да, шул ялагайлар миңа байтак кына аяк чалды, этлек эшләргә омтылды. Әмма мин аңа кайгырып яшәдем, дип әйтә алмыйм – һәр кешенең нәрсәнең ни икәнен аңларлык үз башы бар. Дөньяның идеаль түгел икәненә ияләндем кебек, әмма дәшми калырга өйрәнмәдем. Төп кимчелегем шул – күңелдәген ярып әйтергә күнегелгән.

– Бүгенге татар әдәбияты, татар әдибе дигәндә, нинди сыйфатлар җитенкерәми дип саныйсыз, Ринат абый?

– Язучы шәхес булырга тиеш. Халык югарылыгыннан фикер йөртерлек, әмма ул әйтә алмаган фикерне җиткерә белүче кеше булырга тиеш әдип. Кызганыч, бүгенге татар язучыларының күбесе үз эчләрендә генә кайнап яши, әле анысы да тарайганнан-тарая бара.

– Әдәби нисбәттән, иҗатта үкенечләр калмаганмы?

– Бәлки, хәзер пассиврак языладыр, әмма минем кырыктан артык китабымның һәрберсе өлгереп пешкәч кенә табадан төшкән әсәр. Кирәк, дип, кемнәргәдер ярыйм, дип иҗат иткәнем булмады. Китапларым рус һәм чит телләрдә күбрәк, әлбәттә, әмма анысы зарурилыктан.

– Казанга кайту исәбе бармы?

– Бар, әмма мин Казанда кул кушырып язучы гына булып утыра алмамдыр. Казанда бит ул әрсезләнеп йөрмәсәң, беркемгә дә кирәк түгелсең. Мәскәүдә алай түгел – анда татар культурасы, татар әдәбияты өчен зур мөмкинлекләр бар. Хәер, иртәгәсен бер Ходай белә. Мин үзем гомергә дә Казаннан каерылып китәрмен, сәясәт белән бәйле булырмын дип уйламый идем. Мин дә Мәскәүне сүгеп яшәүче татар язучысы гына булырга тиеш идем.

– Ринат абый, әңгәмәне түгәрәкләп, бәхет турында сорыйсым килә. Сез бәхетле кешеме?

– Бик тә бәхетле кеше – үземнең авыр проблемаларым белән бәхетле мин. Аллага шөкер, ярык тагарак алдында калганым булмады – Ходай гел юнен китереп чыгарып торды, иртәгә нишләрмен, кая барырмын дигән хәлгә төшкәнем юк. Әле ике гомергә җитәрлек планнарым, тагын бик күп китапларга әвереләчәк әйтер сүзем бар.

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

04.04.2013