Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
 
 

Якутлар табыладыр вакыт белән


Бөек шагыйребез Г. Тукай мәгълүм шигырендә: «Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул», — ди. Әсәрдә искә алынган шул чишмә безгә бик тә серле, шифалы, шагыйранә илһамлы булып тоела. Шул чишмәсе булмаса, Кушлавыч авылы халкыбызның рухын дөньяга таныткан шагыйрьне тудыра алмас иде кебек.
Чишмә, дөрестән дә, табигатьнең хикмәтле һәм могҗизалы күренеше, яшәешнең саф нигезе бит ул. Әнә Ринат Мөхәммәдиев тә үзенең М. Мәһдиев турындагы бер истәлегендә Тукай чишмәсенең әле бүген дә, кешеләргә сихәт һәм илһам биреп, дәртле тибүенә сокланып яза.
Югыйсә Ринат Мөхәммәдиевне чишмәләр белән шаккатырып буламы инде?Аның Мамадыш төбәгендәге Кече Кирмәнендәге кебек чишмәләрне тагын кайсы яклардан табарсың икән? Су буе тоташ чишмәләрдән генә тора диярсең. Алар тау битләреннән дә агып төшәләр, агачлар арасыннан да кайнап чыгалар, болын үләннәре арасыннан да тыйнак кына тибеп торалар. Чишмә... чишмә... һәрберсенең үз суы, үз тәме, үз моңы... Тукай туган авылдагы бер, әмма берәгәйле чишмә суыннан авыз итү өчен М. Мәһдиевтән соң Р. Мөхәммәдиевнең сусап үз нәүбәтен көтеп торуын язган урынны әлеге истәлектән кат-кат укыйм, кинәт шушы күренешнең тирән мәгънәсен ачкандай булам. Чишмәләр — мәңгелек.
Тукай чишмәсенең суы тәмен, аның шигъриятенең тәэсир көчен, әйе, һәркем үз нәүбәтендә татый. Ринат аларны башта туган авылы мәктәбендә, аннан Казан университетында тәмләп карады, аспирант чагында һәркайсы әдәбиятыбызның үзенә күрә төрле-төрле чишмәләре булган Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Кәрам, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Нигъмәти һәм башка каләм әһелләребезнең иҗатларын өйрәнеп, «Татар әдәби тәнкыйтенең формалашу проблемалары» дигән темага диссертация язды. Ул аны Мәскәү дәүләт университетында яклады. Башкала галимнәренә татар сүз сәнгате үсешенең бик әһәмиятле этапларын һәм тенденцияләрен әнә шундый җитди хезмәткә нигезләнеп күрсәтеп бирү яшь галимнең шәхси эше генә түгел иде. Диссертацияне яклауда катнашкан галимнәр фикеренчә, бу тулаем татар әдәбиятының зурлыгын һәм затлылыгын раслау буларак кабул ителде.
Аның тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге хәзерге әдәбиятыбыз тарихына үзенә бер сәхифә булып кереп калыр. «Әгәр без янмасак...» (1980), «Якутлар табыладыр вакыт белән» (1983) кебек тәнкыйть китаплары, уннарча газета-журналлардагы мәкаләләр... Каләм әһелләре арасында аны «усал тәнкыйтьче» дип йөртә башладылар. Аның ул елларда язганнарын бүген укып карыйм да: юк, усал түгел, бәлки гадел, әдәбиятның бүгенгесе һәм киләчәге өчен ихлас кайгыртучы тәнкыйтьче, диясе килә.
Каләм әһелләренең шундыйлары була, алар беренче әсәрләре белән үк җитлеккән язучы икәнлекләрен раслыйлар, ягъни вакытларын өйрәнчеклек чорына сарыф итеп тормыйлар. Р. Мөхәммәдиев сиксәненче еллар башында ук үзенең язучы талантына ия икәнлеген күрсәтте. Ир-егетнең йөрәгендә бөгәрләнеп ат ятыр, дигәндәй, яшь тәнкыйтьченең күңелендә проза әсәрләре бөреләнеп өлгергән икән. 1979 елда басылган «Яңа елга күчтәнәч» дип исемләнгән китабы Р. Мөхәммәдиевкә аеруча кадерле һәм якын. Чөнки ул, юка гына булса да, язучылык сукмагыннан кереп китүдә беренче адым иде, анда тупланган хикәяләрдән күренгәнчә, ышанычлы адым булды.
«Беренче умырзая» повесте исә татар әдәбияты хәзинәсенә өстәлгән җитди бер казаныш буларак кабул ителде. Мин әлеге әсәр белән Г. Бәшировның «Җидегән чишмә» романы арасында рух якынлыгы, бик күп уртаклыклар күрәм. Рәхимҗан белән Гайнан образлары күңелләренең матурлыгы, табигатькә булган мәхәббәтләре ягыннан бертуганнар кебек тоела.
Сюжетның мавыктыргыч, вакыты-вакыты белән моңлы булуын тәэмин итү өчен Р. Мөхәммәдиев геройларына бик матур бер ырым тәкъдим итә: беренче умырзаяны өзгәндә, кеше нинди дә булса теләк теләргә тиеш. Әмма үзең өчен изге булган шул максат-омтылышыңның сер итеп саклануы мәҗбүри. Рәхимҗан, Фазыл, Зәйнәп, Фаягөлнең — урта мәктәп тәмамлап килүче егет-кызларның — һәммәсенең дә уртак бер идеалы бар — шәһәргә китү. Зәйнәп белән Фаяз өчен бу әлегә бердәнбер теләк икән. Рәхимҗан исә, шуңа өстәп, Зәйнәп белән мәхәббәттә уртак тел табарга, ә Фаягөл әлеге Рәхимҗанны үзенеке итеп күрергә омтыла.
Китеп карыйлар алар калага. Ләкин Нурлы Аланда туып үскән яшьләр анда үзләрен ят кеше, чит зат буларак хис итәләр. Кеше үзенең туган җиреннән аерылып та китәргә мөмкин, әмма, туфрагыннан кубарып, яңа урынга утыртылган гөл кебек, ул авырый, җирси.
Рәхимҗан исә күңел дөньясының байлыгы ягыннан яшьтәшләреннән нык аерылып тора. Төхфәт бабасы аның күңеленә туган авылына, аның берсеннән-берсе матур чишмәләренә, табигать могҗизасы булган атларга карата ярату орлыкларын салган. Туган җирдәге кебек гүзәл чишмәләрне тагын кайдан табарсың? Чегән чишмәсе, Фазыл чишмәсе, Ризван каеннары чишмәсе. Карт тирәк чишмәсе. Ялгыз чишмә... Һәрберсенең хосусый тәме, яме һәм тарихы. Авылның борынгысын, аңа бәйләнешле риваятьләрне яхшы белгән Төхфәт бабасы сөйләгәннәр хәтергә тирән уелып калган. Рәхимҗан күңеленә килгән беренче сорау: «Нигә мәктәптә туган авыл тарихын укытмыйлар икән? Мәктәптә бит, бабай, күбрәк борынгы Рим һәм Греция тарихын өйрәтәләр безгә. Үз авылың, аның кешеләре, чишмә һәм урман-сулары турында сөйләшергә вакыт калмый. Кызык килеп чыга», — диул. Р Мөхәммәдиев, шул рәвешле, бу мәсьәләне 1984 елда — әле рәсми идеология татар халкын тарихсыз кавем дип исәпләгән бер чорда әйтә. Рәхимҗанның бабасы авызыннан: «Җитәр, улым,андый чаклар да җитәр», — дип әйттерүе шулай да киләчәккә өмет уятып калдыра иде.
«Беренче умырзая» — Р. Мөхәммәдиевне язучы итеп таныткан әсәр, ул аның алдагы барлык иҗатына кереш булып кабул ителә. Чыннан да, Р. Мөхәммәдиевнең шуннан соңгы иҗаты әлеге повестьта күтәрелгән мәсьәләләрне тагын да тирәнәйтү, тәгаенләү һәм образлырак сурәтләү юнәлешеннән үсеп китте, дисәк, ялгышмабыз кебек. Г. Исхакый өчен дә «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре иҗатының керешен тәшкил иткән сәхифәсе булган иде. Дөресендә, бу повесть Исхакый иҗаты өчен генә түгел, XX йөз башының байтак башка каләм әһелләренә дә этәрелеп китү өчен таяну ноктасы хезмәтен утэде. Шуның кебек, Р. Мөхәммәдиев тә егерменче йөзнең соңгы ун-унбиш елындагы әдәбиятыбызның йөзен билгеләүче, аның төп кыйбласын алып баручы иҗатчы булып әверелде.
Язучының индивидуальлеген билгеләгәндә, аның гомуми агымнан аерылып торган якларына, үзенә кадәр булган традицияләрне үстерүгә керткән өлешенә игътибар итәләр. Традицияләргә килгәндә, Р. Мөхәммәдиев аларны әдәбият галиме буларак та, иҗатчы сыйфатында да яхшы белә. Иң мөһиме — әдип фикер һәм хисләрен тулы белдерергә мөмкинлек бирүче телебезнен байлыгын яхшы файдалана. Ул һәр сүзнең анык асылын, мәгънә һәм тойгы йөген сизгер тоеп эш итә. Бу җәһәттән аның повестьлары аеруча бөртекләп эшләнгән. «Ак кыялар турында хыял» әсәре (1985) һәм темасы, һәм образлары, һәм үзәккә куелган мәсьәләләренең үткенлеге белән татар әдәбиятында яңа сүз иде.
Бу әсәрдә Р. Мөхәммәдиевнең укучыга әйтергә теләгән төп фикерен аерып алу җиңел түгел. Күпчелек укучылар аның аеруча күзгә ташланган беренче катламын гына күрәләр. Әйе, автор әсәрдә фәлсәфи фикерләү остасы буларак чыгыш ясый. Башлары болытларга ашып, өскә сузылган ак кыялар — карап торышка мәһабәт, әмма серле. Аларның тышкы күренешләре үк ниндидер тылсымлы билгесезлеккә ишарәли, ә эчке төзелешләре, алардагы эчтәлек кеше өчен укылмаган китап булып кала. Р. Мөхәммәдиев әдәбиятыбызга ак кыялы тауларга бәйләнешле гаҗәеп кызыклы фәлсәфә алып керде. Тау-кыялар әсәрдә символик мәгънәгә ия. Автор биредә җисмән тауларны гына түгел, бәлки халкыбызның элек-электән үзен башка кавемнәрдән һич тә ким-хур сизмичә, киресенчә, дәүләтчелеген тәэмин итүдә бик күпләр хыяллана да алмаган биеклекләргә ирешеп гомер кичергәнен дә искәртә. Болгар, кыпчак, татар дәүләтләренең, ак кыялар рәвешендә, вакыт җилләренә бирешмичә яшәүләре турында сиксәненче елларның беренче яртысында әлеге повестьтагыдан да ачыграк итеп әйтеп булмый иде әле. Әсәрнең төп үзенчәлеге — аның эзоп теле белән, тел төбе ярдәмендә язылуында. Анда сурәтләнгән Микәй исемле тау кәҗәсе образы да, шулай әйтергә яраса, «эзоплык» чаралары ярдәмендә тудырыла. Микәй — ирегеннән мәхрүм ителгән, үз теләге белән түгел, бәлки кешеләр тарафыннан тәкъдим ителгән шартларда яшәргә мәҗбүр булган тау кәҗәсе. Шул ук вакытта ул кешеләрнең аңа карата нинди явызлык кылганлыкларын дөрес итеп бәяли дә алмый. Аны, бер караганда, ашаталар-эчертәләр, җылы урында асрыйлар, яраталар. Аның гөманлавынча, кешеләр һич тә начар түгел.
Микәйнең бу карашын кешеләрнең үз даирәсенә күчергәндә дә шулай. Коллар да үз хәлләренә әкренләп күнегәләр. Шул гайре табигый хәлне нормаль яшәеш дип уйлый башлыйлар. Башкача гөман итмәсен өчен, аны үзенең кол хәленә тагын да күнектерә төшәргә кирәк. Ч. Айтматовның маңкорты сыман, ул хәтерен җуярга тиеш. Г. Исхакыйның «Инкыйраз...»ы да, шундый хәтәрдән сакланырга чакырып, чаң сугу иде бит. Ә кешене затлылыгыннан мәхрүм итүнең сыналган юллары бар. Аларның берсе — эчүгә сабыштыру. Беркемгә баш бирмәгән, үзенчә яшәгән, ата-баба горурлыгын кадерләп саклаган Микәйне аек акыллы чакта баш идереп, читләр ихтыярына тулысынча буйсындырып булмый. Шуңа күрә кешеләр аны юлдан яздыру гамәленә керешәләр. Башта әкренләп тәмәке тартырга, аннан инде аек акылның иң явыз дошманы — аракы эчәргә күнектерәләр. Исереклек халәте ихтыярны үзле балчыкка, балавызга әйләндерә. Эчүчелек хирыслыгына бирелгән җан иясе — яшәү мәгънәсен әнә шул зәһәр сыеклыктан гына эзли башлый. Баштарак «аны ак хыялларыннан аерырлык көч, гомумән, юктыр ул» дип, нык күңеллелек күрсәткән Микәй өчен ерак офык артларындагы үзен тартып торган көч әкренләп сүнә, бетә. Бу аны, ахыр чиктә, һәлакәткә китерә.
Татар халкы өчен ак кыялар — ул аның бөек дәүләтчелек чорлары. Аның канында, җанында шул вакытлардан калган затлылык, үз-үзен хөрмәт итү, киләчәккә ышаныч белән яшәү кебек сыйфатлар бар. Тәмәке тартуга, эчүчелеккә сабышу. Микәйнең ак хыялларын соры тутык төсенә керткән кебек, татар халкының да затлылык тамырына балта чабуның иң үтемле кораллары шулар. Аларга өстәп наркомания, җенси азгынлык дигән афәтләрнең ябырылуын да искә алганда, Микәй хәленә төшү хәтәре тагын да арта. Р. Мөхәммәдиевне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән гамь шушы.
Әлеге әсәрдә Р. Мөхәммәдиевнең иҗат үзенчәлеген билгеләгәндә күренекле тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин иң алгы планга заманча фикерләү хасиятен чыгарган иде. Моның белән килешергә кирәк. Бездә, бүгенгене язып та, фикерләү дәрәҗәсе белән кичәге күзаллауларга нигезләнеп каләм кыштырдатучылар бар.
Р. Мөхәммәдиевнең әсәрләре – романнары, повестьлары һәм хикәяләре, сүз дә юк, иң әүвәл бүгенге укучыга юнәлгән. Аның каләменнән төшкән әсәрләр мәсьәләне тирән белеп, төбенә төшеп, үз заманына гадел бәя биреп тудырылган булулары белән аерылып тора.
Күпләр өчен «үзгәртеп кору» көтелмәгән нәрсә булгандыр. Р. Мөхәммәдиев моның эволюциясен алданрак күз алдына китерде. «Кенәри — читлек кошы» әсәре язылу нәкъ менә шуның нәтиҗәсе иде. Ул җәмгыятьнең халык күзеннән җиде кат бик астында тотылган яшерен серләрен ачып салды, театрдагыча әйтсәк, үзләрен дөньяның кендеге дип йөрткән кешеләрнең яшәү мәйданы өстендәге пәрдәне күтәреп куйды. Кара урман урталарында, табигатьнең күздән ераграк башка гүзәл почмакларында биек койма, усал этләр белән уратылып алынган зиннәтле «мәхәббәт утраулары»нда үзләрен күкнең җиденче катында дип исәпләгән бу бәндәләр кәеф-сафа кылуның нинди генә төрләрен иҗат итеп яшәмәгәннәр! Җирдәге үзе эләктерердәй җан иясенең тәненә үткен тырнакларын батырырга әзер булган тилгән кебек, болар да юлларында һәр күз төшәрлек нәрсәне сыпырып алырга гына тора. Холыкларында – ерткычлык инстинкты. Язучы аларны арысланнар өеренә охшата. Ерткычлар төркемендәге кебек үк, биредә дә ныклы иерархия кабул ителгән. Аның иң югары баскычында ниндидер билгесез югары дәрәҗәдәге җитәкче Лев Белялович. Аннан бер баскыч кала — сәүдә базасы директоры Арслан Сәхипович (икесе дә арыслан). Әшнәләрнең араларына кыл да сыярлык түгел. Кырык-илледән узган бу азгын ирләр, хатыннары һәм балаларыннан качып, биредә төрле тәтәйләр белән типтерәләр. Болар кемнәр дигән сорау туа. Җавап бер — җәмгыять тәненә ябышкан сөлек-паразитлар. Алар эч серләрен үзләре «кенәри» дип атаган сөяркәләре алдында да ачып селкемиләр. Бу соңгылары аларга бары тик ятакларын ямьләндерү өчен генә кирәк. Дөресен әйткәндә, «кенәри«ләргә карата боларның үз мөнәсәбәтләре бар. «Кенәри озак яшәми, — диләр алар, — алышынып торулары хәерле». Түгәрәк корсаклы бу «арысланнар»га наз бүләк итүче фахишәләр, кулъяулыгы шикелле, атна саен чистага алышынырга тиеш икән. Язучы Асия кебекләрне тәнкыйть итү белән бергә, аларның бәхетсезлек сәбәпләрен дә ачып күрсәтә, анализлый. Шуңа күрә стиль сабыр, колачлы.
Җәмгыятебездәге мондый тискәре күренешләр соңгы еллар җимеше генә түгеллеге бәхәссез. Р. Мөхәммәдиев романда шактый ерак елларга күз ташлый. Кешеләрдә бер-беренә ышаныч бетә баруын, әйләнә-тирәдәгеләргә ачу туплану процессын әкренләп ача бара. Моны ул Фидаил һәм Гыйлем образлары мисалында уңышлы эшли. Гыйлем дигән кешенең бәхетсезлек сәбәбе утыз җиденче еллардагы террор булса, Фидаил — сугыштан соңгы буын вәкиле — җитәкчелектәге административ-бюрократия методы корбаны.
р. Мөхәммәдиев язганнар — типик. Менә шул типиклык җанны өшетә дә. Куркуга, таякка нигезләнгән тәрбия күргән буыннар психологиясендә әле дә хәвефләнү өстенлек итә, шул иркенәеп китәргә комачаулый. Ә арысланнар өеренә исә маңкортлар, наркоманнар кирәк. Әйе, наркоманнарның күбрәк булуы, шул бер-ике укол өчен үзләренә эттән дә турылыклы хезмәт итүчеләр җайлы алар өчен. Чөнки мондыйларны кирәк икән, бер олы корсакның ымлавы буенча юк итеп тә була. Наркоман Җантимерләр шул ук Микәйләр кебек ич. Әлеге хакыйкать сискәндереп җибәрә.
Авыруны савыктыру өчен, аңа дөрес диагноз кую мөһим, «Кенәри — читлек кошы» романы, «Истәлек өчен — Гыйлемханга» (1987) повесте әнә шул авыруның нидән гыйбарәт булуын ачыкларга ярдәм итүче әсәрләр булды.
Кешене башка тереклек ияләреннән аера торган сыйфатлар байтак. Шуларның берсе, ихтимал, иң әһәмиятлеседер — аның матурлыкны бәяли белүе. Шушы хис аны кеше иткән, ул йорт-җирнең, кием-салымның, эш коралларының һәм үзе яши торган мохитенең җайлы, уңайлы гына түгел, бәлки матур булуы өчен дә кайгырткан. Нәтиҗәдә меңнәрчә еллар буе кешелек тарафыннан никадәр гүзәллек байлыгы тупланган. Фән, техника, белем, сәнгать үсеше шушы затлы хисне тагын да үстерүгә китерергә тиеш иде. Әмма киресе килеп чыга.
Р. Мөхәммәдиев безнең игътибарны авыл өйләренең тышкы күренешләренә юнәлтә. Әдипнең күзәтүенчә, аларда бигрәк тә тәрәзә йөзлекләрен кешенең күңел байлыгын ачарлык итеп эшләү җитенкерәми. Бизәкләп эшләнмәгән йөзлексез тәрәзә — ул керфексез күз кебек, сәер күренә. Әмма язучы мәсьәләне тәрәзә йөзлекләре белән генә чикләми, шактый киң ала. Ул, гомумән, тирә-юнебезнең гүзәллеге турында гамьләнү хисебезнең тупаслана баруына борчыла, укучыны да шул хакта уйланырга чакыра.
Язучыны сүз рәссамы, дибез икән, бу әсәрендә Р. Мөхәммәдиевнең әлеге сыйфаты шактый тулы ачыла. Бу бигрәк тә Гыйлемханның күңел дөньясын ачуда, аның үзенә очраган кешеләрнең холык-фигыльләрен төгәл штрихлар ярдәмендә күрсәтеп бара белүендә күренә. Бигрәк тә Нәҗип дигән образның — бөтен нәрсәгә бары тик матди кирәклек ягыннан гына бәя бирүче кешенең — коры, буш, туры сызыклы «фәлсәфәсе» Гыйлемхан кебек бай, нечкә хисле зат янында шыксыз булып тоела. Гыйлемханның күңел матурлыгы, әгәр аның янәшәсенә әлеге Нәҗип куелмаса, шулай тулы, тәэсирле булып ачыла алмас иде.
Әсәрнең бөтен җегәре, кызыксындыру көче шушы ике кешенең холык-фигыль каршылыгына корылган конфликтында, күңелләренең гаять төрле-төрле булуында. Авылдашларына матурлык бүләк итәргә теләгән Гыйлемханны Нәҗип, үз бизмәне белән үлчәп, «ша-башник» дип атый. Әлеге күренеш исә конфликтның иң югары ноктасы булып чыга. Үзенең игелекле омтылышын аңламаган бу «бригадирга» тәрәзә йөзлекләре ясаудан Гыйлемхан баш тарта. Әлеге ике кешенең бер-берсен аңламавыннан башланган конфликт, шул рәвешле, чишелми генә түгел, бәлки тагын да кискенләшә төшә.
Р. Мөхәммәдиев, сизгер күңелле язучы буларак, әле сиксәненче елларның икенче яртысында ук кешеләр күңелендә барлыкка килгән тимер тутык – байлыкка омтылу, көнчелек, бер-бере белән булышу кебек ямьсез сыйфатларны күреп алган. Мондый хәлгә ул «Ак кыялар турында хыял» һәм «Истәлек өчен — Гыйлемханга» әсәрләре белән үзенең мөнәсәбәтен белдерде.
Һәр язучының төп омтылганы — иҗатының килер буыннарга да кирәкле булуы. Иманым камил — Р. Мөхәммәдиев, бүгенге язучы булган кебек, киләчәкнең дә әдибе. Ул шактый ерак үткәндәге хәл-әхвәлләрне сурәтләгәндә дә киләчәктә кызыксынып укылачак каләм әһеле булып кала белә. Юк, ул моны махсус рәвештә шулай булсын дип эшләми. Аның фикерләве колачлы, масштаблы, вакытның бер үлчәме белән генә чикләнми.
Әйтик, XX гасырда илебез тарихында эшчәнлеге белән тирән эз калдырган Мирсәет Солтангалиев шәхесен әдәби әсәрдә гәүдәләндерү киләчәкне күздә тотып та башкарылган дияргә җөрьәт итәм. Юк, хакыйкатькә хилафлык итеп, Р. Мөхәммәдиев әлеге шәхесне идеаллаштыру юлыннан китми. Мәгълүм булганча, М. Солтангалиев, сәяси эшлекле буларак, гаять каршылыклы һәм шуның нәтиҗәсендә фаҗигале язмышка дучар булган кеше. Иң аянычы шунда: иленә, халкына, милләтенә изгелек кылам дип эшләгәннәре тискәре нәтиҗә бирә. Аның үзен үк ихлас омтылган идеалларына хыянәттә гаеплиләр. Моннан да аянычлы хәлнең булуы мөмкин түгел.
Шунысын да әйтергә кирәк, гасырыбызның егерменче елларыннан алып сиксәненче еллар ахырына кадәр М. Солтангалиев исеме бары тик «милләтче», «халык дошманы» буларак кына телгә алынды. Кем булган ул, нинди карашларга өстенлек биргән, ниләргә инанган, гадәти кеше буларак, холык-фигыле нидән гыйбарәт булган?Туксанынчы еллар буыны өчен, дөресен әйткәндә, М. Солтангалиев шәхесе, кайсы яктан алып карасаң да, таныш түгел иде. Хәтта аның «халык дошманы» буларак гаепләнүенең сәбәпләре дә күпләр өчен төрле имеш-мимешләрдән узмады. Димәк, Р. Мөхәммәдиевнең бу шәхес турында язганда роман кебек олы жанрга мөрәҗәгать итүе үзен тулысынча аклый. Г. Тукай әйткәнчә, «мәсьәлә бик зур — сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве». Роман ныклы кул белән, сәнгатьчә кануннар нигезендә язылган. «Сират күпере» әсәренең иҗтимагый аңыбызны үстерү җәһәтеннән булган әһәмиятен, язучының осталыгы камилләшүдәге бик мөһим бер баскыч булуын ассызыкларга кирәк. Әдәби җәмәгатьчелек һәм дәүләт даирәләре романның масштаблы фикри һәм сәнгати яңалыгын, аның язылуы гадәттән тыш вакыйга булуын лаеклы бәяләделәр, авторга 1993 елда Г. Тукай исемендәге олы бүләгебез бирелде.
Әлеге әсәрне иҗат итүгә, аның үзәгенә куелган күренекле шәхес образын тудыруга теләсә кем алына алмый. Мондый әсәрне язучы үзе дә сурәтли торган каһарманы югарылыгында торырга тиеш. Чөнки тудырган героең үзеңнән дә югары була алмый. Р. Мөхәммәдиев үзе дә язучы гына түгел, хәер, аның монысы да каләм әһеле өчен бик зур колачлылык, кыюлык, масштаблы фикерләү таләп итүче өлкә. Ул сиксәненче-туксанынчы елларның күренекле сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе дә. Бер үк вакытта ун елдан артык ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе дә. Россия Федерациясе Югары Советы депутаты һәм әлеге халык вәкиллегенең президиум әгъзасы, абруйлы бер комиссиянең рәисе буларак, ул Татарстанның хокукларын киңәйтү өчен аз тырышлык куймады. Соңгы чиккәчә үзенең сайлаучыларына тугрылыклы булды. Мәскәүдә Ак йорт дип йөртелгән бина һөҗүмгә дучар булган көннәрдә дә үз иманыннан тайпылмады. Ул үзе шул хәвефле көннәр турында «Утлы таба өстендә» әсәрен укучыларга тәкъдим итте. Мин рус һәм башка әдәбиятларны да күзәтеп барам. Әмма 1993 елның сентябрь—октябрь айларында Мәскәүдә булган коточкыч вакыйгалар турында шулай гадел бәя биреп, бөтен тулылыгы белән язылган башка бер әсәрне әлегә очратмадым. Әсәр гаять киң яңгыраш алды, 1996 елгы әдәби казанышларыбызның иң күренеклесе буларак танылды. Аннан ул күп мәртәбәләр Мәскәүдә рус телендә, Төркиядә, Болгарияда, Кытайда, Македонияда аерым китап буларак дөнья күрде. Язучы, беренче карашка, җан тетрәткеч хәлләрне, булганынча, бер эзлеклелектә бәян итә кебек. Юк, алай гына түгел, иң мөһиме — һәр күренешкә, вакыйгага аның үз бәясе, мөнәсәбәте бар, шул контекстта авторның үз җаны, күңел дөньясы ачыла. Аның уйланулары ярдәмендә вакыйгалар, шәхесләр үзләренә бәрабәр бәя алалар. Бу бәя — укучының хөкеме белән бергә туры килә. Шушы хәл Р. Мөхәммәдиевне үз чорының күренекле фикер иясе итеп таныта. Аның «Сират күпере», «Утлы таба өстендә» әсәрләре Төркиядә һәм башка илләрдә дә киң танылды, Төркия һәм Азия-Африка илләренең әдәбият һәм сәнгатъ өлкәсендәге иң югары бүләкләренә лаек булды. Әйтергә кирәк, бу язучыны Төркиядә туган Татарстаныбыздагыдан да яхшырак беләләр, хөрмәт итәләр. 1996 елның мартында миңа Р. Мөхәммәдиев белән бергә Төркиянең башкаласы Анкарада язучылар корылтае эшендә катнашырга туры килде. Мин шунда бу ил язучыларының безнең Ринат Мөхәммәдиевне никадәр үз итүләрен күрдем.
...Әле кайчан гына әдәбиятта яшь язучы булып йөргән Р.Мөхәммәдиев тә алтынчы дистәсен тутырган ләбаса. Артына борылып караса, үткән юлында ярты гасырдан артык вакыт җәйрәп ята. Куанычлысы шул: ул еллар гаять нәтиҗәле узган. Халкыбыз язмышын кайгыртып язылган романнар һәм повестьлар, дистәләгән мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәяләр – “якутлар” сыман берсеннән икенчесе яктырак булып балкый. Кирмән чишмәләре төрле-төрле булган кебек, әлбәттә, бу еллар да бер-берсенә охшамаган, аларның һәрберсе аны уттан суга салган, төрле хәлләрдә сынап караган, чыныктырган. Нык үзәкле Р. Мөхәммәдиев торган саен каләменә ныграк ябышкан, халкының ихтыяҗларын тирәнрәк аңлый төшкән. Аның иҗаты елдан-ел, киң колачлы Иделебез сыман, ныграк агымлы, колачлырак була барган.
Идел атлап кына чыгарлык инештән башлана, әмма ул әллә ничәшәр чакрымлык булып киңәйгәч тә гөрләвек сыман агып чыккан урынына рәхмәтледер кебек тоела. Шуның сыман, Р. Мөхәммәдиев иҗаты да тармаклануын, көч-куәт алуын дәвам итә. Тик ул беркайчан да үзенең Мамадыш раонындагы Кече Кирмәннеке икәнлеген онытмый. Шул газиз авылының чишмәләре аны олы Ринат итеп үстергәннәр бит. Ничек инде моңа рәхмәтле булмыйсың!


Фоат Галимуллин,
филология фәннәре докторы, профессор.