Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Мәҗит абыйдан сәлам...

(Хикәя)

2014 ел. Апрель аеның соңгы көннәре. Нью-йорк. 7 нче авеню. “Пенсильвания” отеле. Кичке тугызлар тирәсе. Көне буе шәһәр гизеп шактый ук арылган. Бераз хәл алыйм, дип кәнәфигә барып утыруым булды, телефон шалтырады.
Аргы тарафтан таныш булмаган тавыш саф татарча миңа дәшә:
- Ринат энем, бу сез буласызмы?
- Мин. Ә сез кем?
- Мин – Мәҗит Гаязетдин улы Гали. Америка ватандашы.
- Аңлашылды. Ни эшләргә киңәш итәсез?
- Сез моннан элгәре килешегездә, бер күрешеп, сөхбәт итеп утырырга вәгъдә иткән идегез. Ул юлы миңа чират җитмәде булса кирәк...
Андый вәгъдә кайчан, кайда бирелде икән, дип уйга калдым. Әмма ул үзе ярдәмгә ашыкты.
- Моннан ун-унике еллар элгәре сез безнең татарлар җәмгыятендә булып киткән идегез. Шундагы сөйләшүне искә төшерәм. Сез – бер, без – күбәү идек шул, оныткансыздыр.
- Хәтерлим, хәтерлим,- дигән булдым, хәтер бик мактанырлык булмаса да.
- Телефоныгызны Илдар Агиш бирде, - дип, ачыклык керттеләр аргы тарафтан. – Иртәгә, бер вакыт табып, безгә килеп чыга алмассызмы, дим. Кичке ашка, мәсәлән...

***
Билгеләнгән вакытка кунакханә каршысына ачык зәңгәр төстәге “Крайслер” килеп туктады. Ишектән уртача буйлы, чәчләре шактый ук чаларган мөлаем бер абзый күренде. Хәрәкәтләре җиңел, күзләре зәңгәр нур чәчеп балкып торалар, үтеп-сүтеп торган кешеләр арасыннан әллә кай арада танып та алган үземне. Җәт-җәт атлап, каршыма ук килеп басты. Күптәнге дуслар кебек кочаклашып күрештек.
- Таныдым, ниһаять, хәтерләдем мин сезне, - дидем, ун еллар чамасы элгәрге күрешүебезне искә төшереп. – Аз гына да үзгәрмәгәнсез...
Отель ишеге төбендә озак тукталып торырга ярамаганлыкны искәртеп, машинага чакырды ул мине. Үзе янәшәсеннән урын тәкъдим итте. Һәм кузгалып китәр алдыннан, тагы бер кат сынап күз салып алгач, ул да җавапсыз калмады:
- Син дә алай бик нык үзгәрмәгәнсең, килә-килешкә танып алдым. Тик чәчләрең генә чаларган, дип әйтимме.
- Вакыт мәрхәмәтсез, Мәҗит абый. Тормыш бик тә ыгы-зыгылы, гел аркадан гына сөеп тормыйлар шул, чәчләр дә чалара...
Ул арада хуҗа, өстендәге курткасын яшь-җилкенчәк сыман җиңел генә салып арткы утыргычка ыргытты да, машинасын үкертеп, кузгалып китте.
- Советлар илендә тормыш җиңел түгел, беләм, - дип, нәтиҗә ясады ул үзалдына.
- Совет иле, кызганычка каршы, бик күптән юк шул инде, Мәҗит абый, - дим, “кызганычка каршыга” махсус басым ясап. – Россияда яшәп яткан көнебез.
- Аермасы бик зур түгелдер,- диде ул, 34 нче стриттан 8 авенюга борылыш ясаганда күз чите белән генә миңа сынаулы карашын ташлап.
- Туган ил – туган ил инде, аңардан да кадерле ни булырга мөмкин... Сез дә сагына торгансыздыр?
Җавап ишетелмәде. Шактый гына ни әйтергә белми, үзалдына уйланып барды ул. Һәм юл уңаенда очраган истәлекле урыннар, кичке утлар яктысында ялт-йолт килеп торган мәхабәт биналар белән таныштырырга кереште. Әле уң тарафка юнәлтә игътибарымны, әле - сул тарафка, ә тизлекне һич киметми, элдертә генә. Хәрәкәтләре шундый җәт һәм җиңел, исең китәрлек. Яхшы сакланган булса да, мин “абый” дип әйтерлек булгач, яшь кеше түгел бит инде. Алдын-артын уйлап тормастан, сорап та куйдым тагы үзе:
- Мәҗит абый, сезгә ничә яшь икән дип уйлап бара идем?
- Сиксән тугыз, - диде ул. Манхэттен читендәге тиз йөрешле зур күпергә кереп барышыбыз иде. - Аллаһы боерган булса, киләсе елга туксанны тутырырга исәп.
Алай да утырып торган чак туры килде, аяк өстендә булсам – егылып китәр идем. “Тук-сан яшь! Тук-сан...” дип, колагым ишеткәнгә ышанасым килми, хәйран калып бардым бер тын. Шулай да Мәҗит абыйга үземнең гаҗәпсенүемне белгертмәскә тырыштым. Бездә кем, шул рәвешле, туксанга җиткәч тә зур шәһәр эчендә яшь-җилкенчәкләрдән болайрак куалап, машина йөретә ала икән?!. Күзлек-фәлән кимәгән, колаклары ишетә... Ул гына түгел, өстәвенә чарт-чорт китереп сагыз чәйнәргә кереште тагы.
Дәшми бару уңайсыз булганга, бая җавапсыз калган соравымны кабатладым:
- Туган якларны, туган илне сагынмыйсызмы әллә, җавап бирмәдегез.
Озак кына уйланып барды тагы. Һәм бу юлы да җавап таба алмады кебек.
- Бу минем өчен иң авыр сорау. Ул хакта өйгә кайткач сөйләшербез, ярыймы,- диеп нокта куйды.
Ниһаять, тиз йөрешле киң трассадан аерылып, экзотик җимеш агачлары эчендә күмелеп утырган ике катлы йортлар тезелеп кикән бер төбәккә барып кердек. Көне буе түбәләре болытка ашкан гигант биналар арасында ара-тирә күккә карап йөргәннән соң, мондагы өйләр бер уенчык кебек кенә тоелгандай булды. Әмма чисталык, яшеллек, архитектура күзлегеннән бер-берен һич кабатламаган йортларның матурлыгына, яшәү өчен уңайлыкларына сокланмау мөмкин түгел иде.
Минем ни уйлап барганлыгымны укыгандай, ачыклык кертеп куйды Мәҗит абый:
- Менә кырык еллап инде Флашинг дип аталган шушы районда яшибез. Әнә, алдагы борылышны күрәсеңме, анысы безнең урам була...

***

Җыйнак гәүдәле, тыйнак һәм мөлаем Сәйдә ханым болай да сый-хөрмәттән сыгылып торган мул өстәлгә җылы пар бөркеп торган өчпочмак һәм пәрәмәчләр чыгарып куйды. Түр башында җиз самавыр кайнап утыра.
Сүзен дә шул самавырдан башлады Мәҗит абый:
- Самавыр - Сәйдәнең бирнә бүләге. Безнең өйдә иң өлкәне ул - 150 ел әүвәл Россия империясында ясалган. Әби- бабайлардан калып, Ерак Көнчыгыш – Кытай – Төркия аша, Җир әйләнә сәяхәт ясап, килгән кадерле истәлек. Сәйдәне мин Төркиядән алып кайттым. Ул Кытайда туган, әнисе - Пенза якларыннан, әтисе - Башкортостанның Күгәрчен районыннан. Ике улыбыз бар. Олысы – Ирек, Лос-Анжелеста яши, эшләре яхшы бара, 51 яшьтә, күңеленә ошаган татар кызы таба алмады – өйләнмәгән. Кечесе – Зөфәр, 48 яшьтә, хатыны Ширин – татар кызы, Канадада яшиләр. Без менә Сәйдә апагыз белән шушы зур йортта икебез генә торып калдык.
- Йортыгыз һәм торган җирегез матур, шәһәр үзәгеннән дә ерак түгел икән. Урамыгыз чәчәккә күмелгән, кошлар да сайрый кебек – җәннәттә яшисез, дияргә була.
- Җәннәтне күргән юк әлегә, әйтә алмыйм, - дип, елмаеп куйды ул. - Ләкин, тормыштан зарланмыйбыз, аллага шөкер.
- Гаиләгез белән таныштык, ә үзегез кай яклардан, нинди язмыш белән димме... Үзегез хакында берни әйтмәдегез бит әле, Мәҗит абый?
Ишетмәде түгел, соравымны ишетте, әмма бу юлы да җавап кайтарырга ашыкмады.
- Әллә бераз чеметеп алабызмы? – дип, озын өстәлнең ерак бер читенә тезеп куелган эчемлекләргә ым какты ул.
Теләк булмавын белгерттем. Ул да кабат-кабат кыстарга кирәк санамады. Бер-ике коры җимеш белән чәй йотып алгач, тирән сулыш алып көрсенгәндәй итте һәм сөйләргә кереште.
- Мин үзем Башкортостанның Кушнаренко районыннан, Иске Ихсан исемле татар авылында туып үстем. Кечкенә генә авыл иде ул, хәзер бармы-юкмы, белмим. Егерме бишенче елда ишле гаиләдә туганмын, - бераз уйга чумып торганнан соң, - ишетмәсәң - ишет дигәндәй өстәп куйды. – Кулак малае!.. Ике сыер һәм бер атыбыз бар иде. Әтиемне 1931 елда алып киттеләр. Ике ел Белорецкийда урман кискән, аннан атып үтергәннәр... Әти үз куллары белән яңа гына бетереп чыккан болындай йортыбызны тартып алдылар. Әни һәм берсеннән икенчесе кечкенә булган биш бала мунчада торып калдык. Мин менә шул мунчада үскән малай инде. Унҗидем тулгач та үз теләгем белән, сугышка алуларын сорап, военкоматка бардым. Очучылыкка укырга теләгән идем. Әлеге дә баягы шул инде, “кулак малае” дип, алмадылар. Кыш буе Уфада бер мәктәп бинасында, кандала симертеп, ачлы-туклы аунап яттык шунда... Язын Бузулукка 45нче укчы бригадага озаттылар. Бераз “айт-два”га йөреп, мылтык тотарга өйрәнгәчтен, фронтка барып кердек. Мин бик төз ата идем, “снайпер булырсың” диделәр, оптик прицеллы мылтык тоттырдылар. 600 метрдан атып фашистларның чигәләрен кашый идем. Гади солдатларга ату минем эш түгел, офицерларын гына чүпләдем...
43 нче елның көзе иде. Смоленск белән Орша арасындагы бер авыл читендә окоплар казып урнаштык. Авыл дип тә әйтерлек түгел, каралты-куралар янып, җимерелеп беткән, анда-санда мичләр генә ыржаеп утыра. Кеше заты калмаган, кеше калырлыкмы соң, җан иясе юк. Шулай да ярым тере бер бәләкәй генә мәче баласы килеп чыкты җимерек каралтылар арасыннан. Шуңа безнең куануны белсәң, кулдан кулга йөртеп сөйдек, ашаттык-эчерттек үзен. Үзебезнең ил мәчесе ич. Һәммәбез диярлек авыл малайлары, ул безгә үзебезнең туып-үскән якларны, җылы авыл өен, мич башын, бала чакларны хәтерләтте кебек. Песи баласы үзе дә безгә ияләште, куаласак та яныбыздан китми. Җимерек мич асларына илтеп, ашарына калдырып китәбез, кире артыбыздан чабып килә. Ә немец берөзлексез ата. Ул да түгел, тупка тотарга керештеләр, кая барып ышыкланырга белгән юк. Уңнан да аталар, сулдан да, ахырзаманда да алай булмас. Чолганышта калганбыз. Чүпләп кенә торалар үзебезне. Баш калкыттыңмы – беттең. Командирлар да калмады тора-бара, патрон да. Артка чигенергә ярамый, алга барып булмый. Ашау-эчү турында уйлаган да юк...
Берзаман, айнып, күзләремне ачсам, өскә, туп-туры минем өстемә, үкереп танк килә. Күп булса, ун метр чамасы калгандыр. Их, бер граната булса, дим. Патронсыз мылтык белән танкка каршы торып булмый. Колак төбемдә нидер гөрселдәгәнен генә хәтерлим...
Аңыма килсәм – пленга эләккәнмен. Ә әсирләрнең исәбе-хисабы юк, меңәрләгән. Минск шәһәре янындагы бер лагерьда икәнбез.
- Мәҗит, - дип, аркама китереп сукмасыннармы беркөн. Борылып карасам, үзем белән бергә окопта яткан Төмән егете Гобәйдуллин басып тора. Куануыбызны белсәң икән, кочаклаштык... Ул аксый, ә минем кабыргалар сынган. Пленда булсак та, әллә очрашуга, әллә исән калуыбызга куанабыз. Шунда ул миңа менә нәрсә сөйләп бирде:
“Син аңсыз ятасың, мин аякларымны кузгата алмыйм. Танк өстебезгә менә, таптап, сытып уза дигәндә, кинәт тукталып калмасынмы... Дөнья белән хушлашып, күзләремне йомган идем инде. Моны нәрсәгә юрарга белми, күзләремне ачсам, малай, үз күзләремә үзем ышанмый хәйраннар калдым. Кешеләрне бар диеп тә белми таптап-сытып килгән танктан берәү сикереп төште дә иелеп кулын түбән сузды. Теге безнең песи баласы танк каршысына чабып чыккан икән. Фашист, тагы бер кат як-ягына күз төшереп алгач, песи баласын сак кына кулына алды. Һәм ышансаң-ышан, ышанмасаң-юк, аны сыйпарга, аркасыннан сөяргә керешмәсенме... Бераздан тагы берничә фриц йөгерешеп килде тегенең янына. Менә шул рәвешле, Мәҗит туган, без синең белән исән калдык. Песи баласы туктатты танкларны, песи коткарды үзебезне..."
Урынлы булгандырмы, юкмы, мин дә үзалдыма елмаеп куйдым.
Мәҗит абый хатирәләрен дәва итте.
-Лагерьдан-лагерьга озатып күп йөреттеләр, берөзлексез эшләттеләр. Сугыш беткәндә Австрияның көнбатышында идек. Юллар төзекләндерү эшендә...
Күргәннәрен яңабаштан искә төшереп, тирән кичереп, теләр-теләмәс кенә сөйли иде Мәҗит абый. Артык сораулар биреп, аның бу кичерешләрен тагы да тирәнәйтергә җөръәт итмәдем. Ә шулай да үземне әллә кайчаннан бимазалап торган сорауга җавап юк иде бит әле һаман.
- Менә шул,- диде ул, нокта куярга теләгәндәй.
Ә минем үз туксаным-туксан.
- Ә ни өчен сез монда – Америкада, сугыштан соң нигә туган якларга әйләнеп кайтмадыгыз, Мәҗит абый? Күкрәккә орден-медальләрегезне тагып, җиңүче буларак, дим...
Кәефсез генә тамак кырды һәм кырыслана төшеп карап куйды Мәҗит абый.
- Менә сез, барыгыз да, шул бер үк сорауны күтәрәсез. “Нигә кайтмадың... Нигә Америкага килдең... ” Кайтсам, анда мине ни көтә иде соң – Соловки яисә Гулагмы!.. Кулак малае икәнлегемне искә төшереп, судсыз-нисез атып үтерергә дә күп сорамаслар иде. Нәрсә, әллә бу сезгә мәгълүм түгелме?..
- Ишеткән бар,- дидем, бәхәсләшергә һич кенә дә җыенмаганлыгымны белгертеп. Һәм шунда туган авылымны, сугыштан соңгы балачагымны күз алдына китердем. Күршебездә генә яшәгән Хуҗа абзый дүрт ел буе алгы сызыкта пехотада булган. Пленга да эләгеп алган бер заман. Әмма аннан ничектер тиз арада качып котылган һәм, Белоруссия партизаннарына кушылып, сугышның соңгы көненәчә фашистларны дөмбәсләвен дәвам иткән. Җиңүче булып кайтып килгәндә, кайчандыр пленда булуын искә төшереп, үзен кулга алып сөргенгә озатканнар. Өч ел тайгада урман кискән. Авылга сыңар күзен югалтып кайтып төшкән. Сугышта түгел, фашистлар пленында да түгел, үзебезнең надзирательләр кыйнап чыгарган, дип сөйләделәр аның күзен.
Һәм тагы шунысы хәтергә уелып калган, җиңү көннәрендә клубта авыл үзешчәннәре фронтовиклар өчен концерт күрсәтә торганнар иде. Әтиебезнең сандыкта яткан бердәнбер ак күлмәген киеп, таушала төшкән пинжәген сыпыра-сыпыра клубка ашыкканын һич онытасым юк. Кулсыз-аяксызлар да өй борынча иде ул заманнарда. Гарип-горәбә булсалар да, алар шундый матур, күкрәкләрендә орден-медальләр елкылдый. Ә менә клуб каршысында гына торган Хуҗа абзыйны анда чакырмый торганнар иде... Клубка җыелган яшьтәшләрен тәрәзә өлгесендәге ярыктан качып күзәтеп торганда аның күңелендә нинди уй-тойгылар булды икән?.. Хәтергә менә шул истәлек килеп төште. Әмма бу хакта сүз кузгатырга кыймадым.
- Мин бит әле менә яшим, - диде ул, тантаналы рәвештә тавышын күтәреп.- Кеше бу дөньяга иң әүвәл яшәү, бәхетле булыр өчен килә диеп беләм. Минем менә ике абыем бар иде. Олысы – Сираҗетдин - Ржев шәһәре өчен барган сугышта һәлак булган. Кече абыем Әслам, минем кебек, әсирлеккә төшкән. Аларны сугышның соңгы көннәрендә үзебезнекеләр азат иткән. Әмма туган якларга, гаиләсе янына кайту бәхете тәтемәгән, кулга алганнар. Бер иске баржа трюмында үзе кебек меңгә якын әсирләр белән Охот диңгезендә батырып үтергәннәр.
- Алай ук түгелдер, Мәҗит абый, махсус батырмыйлар инде, - дип, каршы төштем.
- Бер баржа гына баткан булса, ышаныр идем. Ә нигә соң дистәләгән баржа бата? Һәм аларның барысында да туган илен саклап көрәшкән әсир солдатлар булган?..
- Ул хакта ишеткәнем булса да, төгәл мәгълүматым юк. Бәхәсләшә алмыйм, - дидем.
- Мин дә менә, чит-ятларга утырып, качып-посып дигәндәй, иске бер кораб белән килдем Америкага. Диңгез түгел, океан кичеп килдем. Аллага шөкер, батмадым. Батырмадылар...
Килешсәм-килешмәсәм дә, кунак булсаң - тыйнак бул, дигәннәрен истә тотып, артык бәхәсләшергә кирәк санамадым.

***
Ашагач-эчкәч, табын артыннан торып, зур һәм иркен кунак бүлмәсенә чыгып утырдык. Тәрәз төпләрендә яран, кына, тамчы гөлләр, стенада милли шамаил, журнал өстәлендә төсле рәсемнәр белән бизәлгән татарча календарь. Уфада нәшер ителгән булса кирәк, Салават Юлаев һәйкәленә күзем төште. Сәйдә ханым тоташтырдымы, тын гына татар музыкасы ишетелә башлады. Скрипка һәм курай башкаруында “Галиябану” иде булса кирәк.
“Күренеп тора, туган-үскән якларны сагынып яшисез...” дип әйтергә ачылган авызымны чак тыеп калдым. Олы кешенең күңел ярасына тоз сибәсем килмәде кабат-кабат.
Тукталып торган әңгәмәне үзе яңартып җибәрде Мәҗит абый.
- Америкага кадәр лаеш шулпасын байтак эчәргә туры килде әле. Монда да колач җәеп көтеп торучыбыз юк иде. Сугыш беткәндә без Австрияда булсак та, инглизләр карамагында калдык. Ә алар рус әсирләрен Совет гаскәрләренә тапшырырга тиеш. Һәм тапшырдылар да. Ә без - хәрби әсирләр эш вакытымы, аш вакытымы, берөзлексез фикер алышабыз, нишләргә дигән сорауга җавап эзлибез. Һәркемнең яшисе килә. Туган илне, туганнарны сагынмыймы соң, сагынабыз, әлбәттә. Әмма ул тарафлардан бер дә куанычлы хәбәрләр килми иде. Пленда булганнарга көн күрсәтмиләр, ишетәбез, укыйбыз ич...
“Иртәгә үзебезнең якка озаталар” дигән көнне, бер рус егете - яшь лейтенант яныма килде. Алар, биш кеше, бүген төнлә Альп тауларының аргы тарафына качарга җыенуларын сөйләде. Ике уйлап тормадым, мин дә, ни булса, шул булыр диеп, аларга иярдем.
Тау астыннан тоннель дә бар югыйсә, ул ике яктан да сак астында - үткәрмиләр. Ун көн, тау кәҗәләре кебек, юлда булдык. Бер юлдашыбыз, кыядан ычкынып, харап булды. Ачлы-туклы, мең җәфа белән җиде тау түбәсен кичеп, шул ук Австрияның америкалылар кулында саналган тарафына үтеп чыктык. Анда да колач җәеп каршы алучы юк иде, ниндидер австриялылар тотып, ябып куйдылар үзебезне.
...Тагын бик астында ятабыз. Без яткан барактан ерак түгел генә тимер юл уза икән. Ара-тирә поезд тавышлары ишетелеп куя. Сузып-сузып паровоз кычкыртканда, тәгәрмәчләр тукылдый башласа, күңелгә җылы кергәндәй була. Туган якларны хәтерләтә, туып-үскән якларга чакыра иде кебек ул авазлар. Үзебез ераккарак качу юлында, ә күңелләр һаман туган илгә талпына. Моны ничек аңларга һәм аңлатырга белгән юк...
Берәүнең дә тоткын булып яшисе килми шул. Бу тарафларга бит без ирек эзләп килдек. Ә үзебез тагы ирексез, сак астында. Башта һаман да шул бер уй – иреккә чыгу. Качарга дип планнар корып ятабыз. Көннәрнең берендә яныбызга бер рус эмигранты килеп чыкты. Дәрәҗәле кеше иде булса кирәк, хәлебезне аңлап, ярдәм итәргә булды. Юл өйрәтте һәм товар поездына кадәр озатып та куйды. Тагы качтык. Һәм бу юлы инде америкалылар кулына барып эләктек. Монда да кая карама әсирләр, күбесе - безнекеләр. Аларның да уенда һәм телендә бер үк нәрсә - икеләнүләр, ни эшләргә дип, көн-төн баш вату. Ә Советлар иле тарафына, телисеңме-юкмы, төркем-төркем гел озатып кына тордылар. Без – өч татар – уйладык-киңәштек тә, үзебезне төрек дип алдый торган булдык. Төрекләргә тимиләр. Шоферлыкка укыдым һәм алты ел Австрия лагерьларында шофер булып эшләргә туры килде. 1951 нче елга кадәр, ярым ирекле, ярым тоткын хәлендә көн-төн эшләп, бераз акча тупладым. Фәйзи Салих атлы бер музыкант, казан татары белән таныш идем. Аның бөтен хыялы - Америкага китү. Мине шул үгетләде. Бар булган акчабыз документлар хәстәрләү өчен һәм юл масрафларына китте. Германиянең Бремен портыннан Нью-Йоркка юл тоттык.
...Ун көн, ун төн чайкала-йөзә торгач, океан кичеп, килеп төштек Нью-Йоркка. Ноябрьнең соңгы көннәре иде кебек. Вак кына сибәләп көзге яңгыр ява, күккә ашкан йортларның түбәләре болытлар артында. Әледән-әле салкын җил исеп куя. Өстә юка плащ, башта эшләпә. Кинәт исеп куйган җилдән ачылып киткән плащ чабуын каплыйм дисәм, баштагы эшләпәм очып китмәсенме. Артыннан йөгереп карадым, әмма тоттырмады, аяк астындагы күлдәвекләр өстеннән сикерә-оча йөрде-йөрде дә, каралып торган йортлар арасыннан, океан тарафына, билгесезлеккә кереп югалды. Американы шаккатыру уе белән, шушы сәяхәт өчен дип махсус алган өр-яңа эшләпә иде... Хәерлегә булсын.
Фәйзи үз юлы белән, ниндидер танышларын эзләп китеп барды. Аралашырга, хәбәрләшеп торырга дип сүз куешкан булсак та, шул көннән соң бер-беребезне югалттык, башка күрешмәдек. Ә мин, иске бер чемодан тотып, япа-ялгызым зур шәһәр эченә, бөтенләй таныш булмаган яңа дөньяга кереп киттем...
Үз уйларына бирелеп, тирән сулыш алды һәм янә бертын сүзсез калып торды Мәҗит абый.
- Күз алдына да китерергә куркыныч,- дидем, аның хәленә кереп. – Чит-ят ил. Таныш булмаган кешеләр, таныш түгел тел. Ашыгып кайтыр җирең, барып баш орыр кешең булмасын...
- Туган илең үги итсә, башкача чараң калмаса – көч табыла икән ул, Ринат энем. Түзсә дә түзә икән кеше. Башыңа төшсә - башмакчы булырсың, дип, бер дә юкка әйтмәгәннәр... Йөк ташырга да туры килде. Тимерче булып та эшләдем...
Бик акырын, һәр сүзен озак кына уйлап, суза төшеп сөйли иде ул. Юк, сөйләми, ә узган гомерен яңабаштан, күз алдыннан уздырып, кичерә иде булса кирәк. Сүзгә кушылып, шунда ни әйтсәм дә урынсыз булыр, мәгънәсез чыгар кебек тоелды.
Авыр истәлекләрдән чыгу форсатын ул үзе тапты.
- Югалмадык. Яхшы кешеләр гел очрап кына торды. Телләрен дә өйрәндек... Илдә чыпчык үлмәс, ди торганнар иде. Хак сүз икән.
Белдекле булып күренергә теләүдән түгел, сүзгә кушылу җае чыкты, шуңа әйтеп ташлаганмын:
- Ул мәкаль бит, Мәҗит абый, туган җир, туган илгә мөнәсәбәтле әйтелә. Ә Америка, әллә кайда, Җир шарының бөтенләй икенче почмагында. Чит-ят ил, дип әйтимме... Һәрхәлдә Туган ил түгел.
- Кем өчен ничек! – дип, басым ясап, кистереп куйды ул шундук. – Мин бит монда оя кордым, Сәйдә апаң белән шушы илдә балалар үстердек. Монда мин яңа дуслар таптым, эшләдем, үземне тулы хокуклы кеше, шәхес итеп хис иттем... Мине монда һичкем рәнҗетмәде, һичкем түбәнсетмәде...
- Анысы яхшы, - дидем. – Ә Туган ил, барыбер, бер генә...
- Ә туган ил, дип аталган җирдә, кая барсам – шунда “кулак калдыгы”, дип, минем күземә бармак белән төрттеләр. Үзең теләгәнчә яшәргә ярамасын, үзең теләгән җирдә укырга, җаның теләгән һөнәр алырга ярамасын. Кая барма - шунда, комганга су салырга ярамаган “большевиклар” сине ничек яшәргә өйрәтеп торсын. Йә, нинди тормыш була инде ул...
- Ә шулай да сез шул илне – Туган илебезне яклап унҗиде яшь тулар-тулмас утка барып кергәнсез. Гомерегез кыл өстендә калган чаклар булган...
- Мин ата-бабам яшәгән җирне яклап сугыштым, “большевиклар”ларны яклап түгел. Зур аерма бар монда! – Һәм гел көтмәгәндә миңа сорау биреп куйды: – Аерма бармы?
- Бар, әлбәттә...
- Менә шулай, - дип, каршыбызда торган затлы бәллүр савыттан бармак очлары белән бер чеметем йөзем алып, авызына капты ул, ашыкмый гына чәйнәргә кереште. Елкылдап торган ап-ак тешләре күзгә чалынып китте. Туксанынчы яшь белән барам, диде түгелме! – “Илдә чыпчык үлми”, дип әйтүем шуңа, монда татарлар да, руслар да аз түгел. Һәркайсының үз язмышы. Берәү дә туган илен үз иреге белән ташлап китми... Ә монда без аралашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек. Үзең күрдең, җәмгыятебез дә бар, әле дә күрешеп, хәл-әхвәл белешеп торабыз...
- Күрдем, бик матур, тату яшисез икән.
Елмая төшеп, җанланып китте ул кинәт.
- Мин бит әле әйтмәдем дә бугай, озак кына еллар Манхэттендагы иң күркәм биналарның берсендә баш идарәче булып эшләдем. Үземне таныйлар, эшемне югары бәялиләр иде. Татар кардәшләрем ярдәме белән урнашкан идем анда. Үз чиратымда монда килгән бик күп егетләргә-кызларга мин дә кулдан килгәнчә ярдәмле булдым. Мөмкин булган кадәр бер-береңә терәк булып яшәү кирәк безгә...
- Бик дөрес сүзләр әйтәсез, Мәҗит абый. Кызганычка каршы, безгә, аеруча, үз илебездә яшәгән кешеләргә – бу сыйфат җитенкерәми. Кешеләр бер-беренә мөнәсәбәттә дорфалана, явызлана баралар, дип әйтимме...
- Баштан кичкән афәтләр һәм авырлыклар эзсез генә узмый торгандыр шул. Тарихта күпме авырлык һәм кимсетүләр кичергән халык бит без. Революция өстенә революция, сугыш артыннан сугыш булсын... Шуларның кайтавазы ул! – дип, җөпләп куйды Мәҗит абый.
Сүзләренә каршы төшеп, бәхәсләшәсем килмәде. Хәер, каршы төшеп, ни әйтә ала идем соң мин?.. Дөрес сүзгә каршы төшү мөмкин түгел. Әле бүген дә еш кына искә төшерәм мин Мәҗит абыйның әлеге сүзләрен, аларның шул кадәр дә төгәл һәм тирәннән уйлап әйтелгән булуына сокланам.

***
Өйдә утырудан ялыккач, урамга чыгып бер ярты сәгатъ чамасы йөреп тә кердек әле без. Урамнар киң, тыныч һәм буш. Анда, корыны бушка аударып, арлы-бирле киләп сатып йөрүчеләр юк диярлек. Ара-тирә машиналар гына узып тора, кемнәрдер кайта, кемнәрдер китә, һәркемнең үз мәшәкате, үз тормышы. Мәҗит абый берөзлексез Нью-Йорктагы татарлар турында, аларның эше, балалары һәм ничек ял итүләре турында сөйләде. Барысын да яратып, үз итеп, олы хөрмәт белән искә ала иде ул. Ник бер кеше турында, ялгышып кына булса да, бер яман сүз әйтсен икән... Һәм ни хикмәт, кич буе аралашып та ул туган яклар турында, андагы тормыш хакында берни сорашмады, кызыксынуын белдермәде. Бу бик тә гаҗәп тоелды миңа.
Хушлашыр минутлар килеп җиткәч, үзем бирдем аңарга әлеге сорауны:
- Мәҗит абый, күрәм, сизеп торам ич, сез бик тә милли җанлы кеше икәнсез. Туган телебезне Казандагы, Уфадагы татарлардан яхшырак беләсез, бер чит сүз кыстырмый сөйләштегез. Юкса, инглиз, немец, рус һәм төрек телләрендә дә рәхәтләнеп сөйләшә, аңлаша аласыз. Аралашкан дусларыгыз, өегез, яшәү рәвешегез барысы да туган якларга мөнәсәбәтегезне күрсәтеп тора. Ә нигә соң, юллар ачылгач, Туган якларга бер кайтып, сәяхәт кылып килмәдегез?
- Тагы шул ук сорау, -дип, көлемсерәп куйды ул.
- Әйе, шулай килеп чыга, - дидем. - Тел очында торган сорауга җавап ишетәсе килә.
Ишетмәсәң-ишет, дигән сыман аңлатырга кереште ул:
-Яшермим, гомерем буе сагынып яшәдем... Таң атканда әтәч кычкыруларын, төнлә өен таба алмый авыл урамында адашып йөргән сарык бәрәне тавышларын, чишмәләр челтерәвен, болында печән чабу, чалгы кайрауларын әле дә бик еш сагынып искә төшерәм. Төшләремә кереп йөдәтә болар. Җәйге кичләрдә авылдашларымның өздереп тальян гармун уйнаулары һич онытылмый, колак төбемдә яңгырап тора... Әйе, бик кайтасы килгән чаклар булды, кайта алмадым. Сәбәбен үзең беләсең, советлар дәверендә кайту турындагы уй башка да кереп карамады. Кайту – ахмаклык булыр иде.
Ә инде хәзер кайту турында сорасаң... Йә әйт, анда кемем бар, кемем калган соң хәзер?.. Мине сагынып саргаеп көткән әнием байтак еллар инде гүр иясе. Абыйларым – юк. Бергә уйнап үскән дусларың калмасын... Туган авылың калмасын... Мине анда танучы-белүче адәм заты юк бит хәзер. Мин дә һичкемне танымыйм. Анда кайтып кем белән аралашыйм, кем белән күрешим соң?!.
Шунда, сүзләрен бүлеп, бер мәл уйга бирелеп торды ул. Тирән итеп сулыш алды һәм җилкәмә кулын салды:
- Менә шулай, туган авыл, туган җирдән калган хатирәләр белән яшим...,- диде. Һәм бераздан, сер сөйләгәндәй, тавышын тагы да баса төшеп, ипле генә әйтеп куйды. – Юлың төшеп, Башкортостан якларына барып чыга калсаң, кеше-кара күрмәгәндә, бер аулак җирдә тукталып: “Мәҗит Гаязетдин улы Галидән сәла-а-ам...” дип, бер кычкырсаң, оран салсаң, мин сиңа бик тә рәхмәтле булыр идем...

Нью-Йорк – Мәскәү, 2014 ел.

 

 
 

Исемлек