|
АЙ БЫЛБЫЛЫМ...
(Хикәя)
Заманадан зарланган кешеләрне аңламый һәм аңларга да теләми Афиятулла. Ничек зарланасың, әле кайчан гына Мәскәүдә әбисе урам себерүче, бабасы Киев вокзалында арба тартып йөк ташучы булып эш башлаган гаиләдән үсеп чык та, зарлан имеш. Ә ул әнә шәһәр үзәгендә урнашкан, түбәләре күккә ашкан иң затлы отельлләрнең берсенә хуҗа булып алды. Исемнәре дөньякүләм танылган чит ил кунаклары, сәхнә йолдызлары һәм банкирлар агылып кына тора монда.Әле менә хәзер дә:
- Казаннан килгән язучы таптыра үзегезне,- диделәр кабул итү бүлмәсеннән.
- Казаннан, - дип, бертын уйга калып торды Афиятулла. – Тагы шалтырата калса, хуҗа сезне бик теләп кабул итәргә әзер диген.
Үзе шундук компьютерын ачып Казан кунагының кем булуын ачыкларга кереште. “Тайфун... Тайфун...” дип кабатлады үзалдына. Исеме колакка чалынган кеше икән тагы үзе.
Афиятулла Мәскәүдә туып-үскән, авыл белән ара күптән өзелгән. Татарчасы чамалы. Сөйләшсә дә шул әти-әнисе белән яисә дини бәйрәмнәрдә туган-тумача җыелгачтын гына урысчасын, татарчасын бергә укмаштырып сөйләшә бит алар. Ә күңел... Күңел башка нәрсә, үз телеңне ишеткәндә күңел гүя эреп китә.
Күп тә узмады ишектән, мин кем дигәндәй, як-ягына карана-карана алпан-тилпән атлап уртача буйлы, калын гәүдәле бер татар абзые килеп керде. Чигә чәчләре шактый ук агарган булса да, тырпаеп торган калын мыеклары чем кара иде үзенең. Афиятулланың күрешергә дип сузылган куш учлары арасына салкын гына дүрт бармагын тыкты ул. Тәкъдим ителгән урынга утырганчы әйткән беренче сүзе шул булды:
- Үзең Афиятулла Аляутдин улы, ә нигә фамилияң Кутлушкин соң синең? Бабаң татар булмаганмыни?
Килүченең үз-үзен тотышы ошап бетмәде билгеле, шулай да кунакчыллык күрсәтеп, түрдән урын тәкъдим итте Афиятулла.
- Әйдәгез узыгыз, утырыгыз, пожалуйста. Кемнең кем булуын потом ачыкларбыз.
- Белмим инде, утырырга микән. Мин сине татар диеп уйлаган идем бит. Икеләнеп калдым әле менә. “Афиятулла” булгач, үз кешедер дип, бер рәхәтләнеп үзебезчә туарылып сөйләшеп утырырбыз, дип кергән идем.
- Ник сүләшмәскә, абзый кеше, с удовольствием, сүләшербез дә, цәй дә булыр, кирәксә, мәен дә табарбыз.
- Татарча сөйләшеп утырырга мин вакыт кызганмыйм. Ә инде “патум” һәм “пожалыста” ларга вакытым юк. Андыйлардан үзебезнең Казанда да туйган, - диде ул, канәгатьсез генә түрдәге күн диванга сузылып кереп утыргачтын.
- Нәрсә булды абзый кеше, русларнымы шулай сүмисез. Кем обижать итте үзегезне шулай?
Тайфун әфәндегә ошамады хуҗаның соңгы сүзләре, муенында тимгел-тимгел булып кызыл таплар кабарып чыкты аның. Үз-үзен кулга алырга теләүдәнме, парлана төшкән күзлеген салып сөртергә кереште.
- Миңа ярлык такмавыгызны үтенәм, Кутлушкин әфәнде! Ул нинди сүз ул, урысларны яратмый имеш. Мин алай димәдем. Үз ана телен онытып, урысча сөйләшкән татарларны җенем сөйми минем. Мин үз халкым, үз милләтем өчен көрәшәм. Мин якламасам, кем яклар ул татар телен.
Арка тарафтагы чәй бүлмәсенә уздылар. Өстәлне хәстәрләп өлгергәннәр, анда ни генә юк.
- Татар писателе, дигәч, мин бит сезне көтеп алдым Тайфун әфәнде. Безгә кемнәр генә килми, әмма татар язучысының килгәне юк иде әле. Сез зур кунак минем өчен, утырыгыз әйдә. По рюмочку коньякмы, әллә вискидан башлыйбызмы?..
- Бик кыстагач, баш тартып булмас анысы, кунак – хуҗаның ишәге, диләр бит.
- Да-да, ишеткән бар. Сез шундый матур татарча сүләшәсез, Тайфун әфәнде. Әйдәгез, за встречу.
- Алай дип урыслар әйтә, ә бездә “очрашу хөрмәтенә” диләр, йә булмаса “бер күрешү – үзе бер гомер”, дип җырлап ук җибәрәләр.
Рюмкаларга салынган француз коньягын авыз итеп алгачтын ук, чәй хәстәрләүне сәбәп итеп секретарь кыз килеп керде.
- Афиятулла Аляутдинович, - диде ул, ярым пышылдый төшеп, - анда, теге америкалы банкир килгән. Саубуллашу өчен биш минутлык кына аудиенция сорый.
- Күрәсең ич, зур кунагым бар. Әйтмәдеңме?
- Әйттем. Кунагы бар, күренекле татар язучысы, дидем. Ә ул чат ябышты. Ике татар кешесе сөйләшкәнен һичкайчан ишеткәнем юк, ди. Керергә рөхсәт сорый.
Үзенә булган игътибардан йомшарып киттеме, шундый чибәр туташның “күренекле” дигән сүзләре күңеленә сары май булып яттымы, хуҗадан узып өлгерлек күрсәтте бу юлы кунак.
- Татарчаны ишетәсе килгәч, керсен, - диде. – Үз ана телендә сөйләшергә оялган кешеләр белән аралашабыз ич көн-төн. Америкалылар тыңласын ичмаса безнең татар телен...
Зур авырлык белән генә, телләрен көрмәкләндереп, “здгаствуйти” дип, аларның һәр икесе белән яңакка яңакларын куеп исәнләште ишектән керүче. Афиятулла аңарга инглизчә җавап кайтарды, ә Тайфун әфәнде “исәнмесез” диде.
Музей экспонатына караган кебек татар язучысына бертын сокланып карап торды америкалы кунак. Аннан, ихлас елмаеп, тирән сулыш алды.
- Ис-сән-мес-сез..., ис-сән-мес-сез...- дип кабатлады ул берничә кабат һәм тагы инглизчә ниләрдер сөйләнде. Ә күзләре һаман Тайфун әфәндедә. Мөмкин булса, шул мизгелдә татар язучысын ул, алгы тарафтан гына түгел, әйләнә-әйләнә һәр дүрт тарафтан да күзәтеп, тотып карый-карый тикшереп чыгарга да әзер иде кебек.
Иң элек ишеткән татар сүзен шулай эләктереп алган америкалыга тәмам мөккибән киткән иде Тайфун әфәнде.
- Әнә ич, әнә, мәдәниятлы кеше шундук эләктереп ала. Кемнең кем икәнлеген аңлый, америкалы булып ул да татарча сөйләшергә омтыла бит. Бездәге “исәнме дедушка, привет әни...” ләр түгел инде... Гомер буе Казанда яшәп, урысча язып йөргән әтрәк-әләмнәргә күрсәтергә иде моны, - дип, уч төпләрен уып-уып куйды ул.
Ә тегеләр, кызганыч, инглизчә аңлашырга кереште. Тайфун әфәнде берни аңламый, телсез-чукрактан да болайрак. Бер минут, минут ярым чамасы түзде-түзде дә дер селкетеп тамак кырып куйды ул:
- Татарча сөйләшмәсәгез, чыгам да китәм, - диде тавышын күтәреп.
- Юк, Тайфун әфәнде, что сез, китү юк. Менә көтмәгәндә килеп кергән кунагыбыз Сэм Сатер безгә предлагает татарча сүләшергә.
- Ә кем белән сөйләшим соң татарча? Син белмисең. Ике сүзеңнең берсе урысча. Сатерның үзен татарчага өйрәтсәм генә инде...
- Нишлим соң, бар булган татарчам шул, - дип, кунагын тынычландырырга ашыкты хуҗа. – Мин бит от всей души сүәм свой народ. Сезне дә бик уважаю. Нишлим соң...
Шул урында, аларны бүлдереп, банкир нидер мыгырданды.
Берни аңламаган язучы, тәрҗемә көтеп, сораулы карашын хуҗага текәргә мәҗбүр булды:
- Ни ди?..
- Нинди йомшак, нежный һәм ягымлы икән телегез, - ди. – Минем өчен генә булса да татарча берәр җыр җырлый алмассызмы икән? – ди.
- Әйт үзенә, акыллы кешедән акыллы тәкъдим чыга, диген. Нигә җырламаска. Кунак хөрмәтенә тагы берәрне уртлап куябыз да җырлыйбыз аны...
- Аңладым Тайфун әфәнде. Тик менә аңламадым, что такое “уртлап куябыз” була? По-русски ул ничек?
- Урыс теленең, энем, сүз байлыгы җитми аның өчен. Тәрҗемә итәргә керешсәң сүзнең җаны, мамыгы югала. “Эчик” диген, “по рюмочку вмажем, давай” диген алай булгач.
Афиятулла кунакка да тәрҗемә итте боларны. Өчәүләшеп көлешеп алдылар. Һәм тел очын чылаткачтын, алдан ук сүз берләшеп куйгандай, “Ай былбылымны” җырларга керештеләр.
Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделдә таң ата.
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да җылата...
Берсе дә җырчы түгел түгелен. Шулай да чын күңелдән сузып җибәрсәң, татар халык җырлары үзеннән үзе моң булып агарга керешә бит ул. Афиятулланың күңеле киң һәм бай, тавышы йомшак һәм ягымлы, шуңадыр ул җырлаганда җәйге таңда болыннарда былбыл сайраганы ишетелгән сыман булып китте. Җыр, моң ягы чамалы булса да, Тайфун әфәнденең карлыккан тавышы да үзенә бер төсмер белән баета иде сыман аларның җырлавын. Күп тә үтмәде, икенче, өченче куплетны җырларга керешкәндә инде үзләренә америкалы банкирның да ипле генә кушылып киткәнлеген сиземләде алар. Сүзләрен белми белүен, әмма ул да татар халык җырының моңын һәм мамыгын тоеп, бөтен күңелен, җанын биреп җырлый иде сыман. Башкалар җырлаудан туктагач та әле америкалы кунак, җырдан аерыла алмый, “ай бюль-бюлем... вай бюль-бюлем...” диеп өзгәләнүен дәвам итте. Ә күзләрендә, күзләрендә генә түгел, ике як борын читеннән кайнар тамчылар йөгерешә иде үзенең.
- Господин Сэм, ни булды сезгә? Нигә алай, нәрсә булды? – дип, инглизчә дәшеп, кунагының җилкәсенә кулын салды Афиятулла.
- А-ай татар җыры..., ва-ай татар җыры... – дип кенә әйтә алды америкалы. Үз телендә әйтте, билгеле. Әмма аның ни дигәне тәрҗемәчесез дә аңлашыла иде.
- Әнә, американ җылый, ә безнең маңкортлар татар җыры башланса, борыннарын җыерып залдан чыгып китә анда...- дип, зарланып алды язучы.
Кесәсеннән кулъяулыгы алып күз төпләрен, борын читләрен сөртергә кереште америкалы, йомшарып, хискә бирелеп китүе өчен гафу үтенергә дә онытмады бер очтан. Кайтып-кайтып: “Ай татар җыры, вай татар җыры...” дип үзалдына кабатлый иде һаман.
- Сэм әфәнденең ерак бабалары татар булган, - дип, ачыклык кертергә кирәк тапты шунда Афиятулла. – Ул үзенең татар булуын яшерми. Мин татар, дип горурланып сөйли.
Тайфун әфәнденең күзлеге төшеп китә язды маңгаеннан. Һич уйламаган яңалык иде бит.
- Татар булгач, нигә Сэм Сатер соң ул? Нигә үз телендә сөйләшми? – дип, тагы канәгатъсезлеген белдерергә кирәк тапты шундук.
- Бабалары Саттар булган. Яшьли шыр ятим калып, чит илдә, чит кешеләр арасында үссә дә ул үзенең татар икәнлеген онытмаган. Тайфун әфәнде, сез аңарга тел тидермәгез инде, ярыймы! – диде Афиятулла, тавышына катгыйлык төсмере салып.
Тайфун исә үзенә каршы сүз әйткәнне күтәрә алмый, үзе белән килешмәүчеләрне ул басып, сытып үтәргә күнеккән. Ул гына беренче, ул гына хаклы булганга күнеккән. Чираттагы корбанына ташланырга җыенган арсландай сикереп торды ул әле дә:
- Ә нигә соң ул килеп кергәч тә үзенең татар икәнлеген әйтмәде миңа? Нигә посып тыңлап утыра без сөйләшкәнне? Бу егетләрчә түгел... Мин протестую..., - дип, тавышын күтәрде ул.
- Аңардан бу хакта сораучы булмады, Тайфун әфәнде. Бу – беренчедән. Ә икенчедән, ул посып утырмады. “Татарлар сөйләшкәнне тыңлыйсым килә” диеп, ачыктан-ачык әйтте үзе ни теләгәнне.
– Үзе җавап бирсен. Син түгел, - дип, әрсезләнүен дәвам итте ул аның саен. – Тәрҗемә ит әле, сора син аңардан: акчасы бар, банкир дидең... Нигә ул шушы көнгәчә өйрәнмәгән үз телен?
- Язучы әфәнденең миңа соравы бар ахыры... – дип, сүз сөрешен тоемлап алган чит ил кунагы ипле генә үзе дәште.
Афиятулла тәрҗемә итәргә мәҗбүр булды.
Америкалы җавап бирергә ашыкмады, үзалдына уйга калып торды бер кавым. Һәм, һәр сүзен үлчәп, йөрәге аша уздырып, ипле генә аңлатырга кереште:
- Бик тә җитди сорау куйдыгыз бит әле сез, язучы әфәнде. Тел белү – зур байлык. Мин менә инглиз, испан, француз, япон һәм кытай телләрендә сөйләшә һәм эш алып бара алам. Кызганыч, үз бабаларым телен белмим. Бу телне мин бик тә теләп өйрәнгән булыр идем. Әмма минем белән татар телендә сөйләшүче булмады. Колледжта да, университетта да, банкирлык эшендә дә сөйләшергә теләүче очрамады, кызганыч... Тел аңлашу чарасы, шулай бит! Аңлашыр кешең булмагач, өйрәнелмәгән, менә шул, - дип, гаепле кешедәй башын түбән иде ул.
- Минем белән дә банкта татарча сөйләшмиләр, - дип каршы төште Казан кунагы. - Ә мин беләм татар телен, чөнки мин – татар.
- Мин дә татар, - диде, кочагын җәеп аңарга таба омтылып куйган чит ил кунагы. – Милләт телдә генә түгел, иң элек күңелдә..., күңелдә булырга тиеш, шулай бит...
Урыныннан кискен рәвештә сикереп торган Тайфун, килмә, якынлашма миңа дигәндәй, ике кулын аңарга каршы куйды.
- Юк, син татар түгел, - дип җикеренде ул.
- Ә мин, мин... татарин или юк?..- дип, урыныннан кузгалырга мәҗбүр булды кәефе шактый ук бозылган Афиятулла. Хәвеф-хәтәр чыга күрмәсен тагы дигәндәй, ике кунагы арасына кереп басты.
- Синең дә татарлыгыңны әйтер идем инде, - дип, аңарга да кулын гына селтәп җибәрде Казан кунагы.
Ничек матур башланып киткән мәҗлеснең шул рәвешле уйламаган җирдән яме китте. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкате, үз юлы дигәндәй, таралышыр вакыт җиткән иде инде. Афиятулла, балтасы суга төшкән кешедәй, чарасыз торып калган. Тайфун, үз дошманнары каршына чыгып баскан гайрәтле карт арысландай, каш астыннан усал караш ташлап тирә-якны сөзеп тора...
Ә америкалы кунак Сэм Сатер, болыт артыннан ялтырап чыккан кояш сыман, елмаеп җибәрмәсенме шунда:
- Нинди матур җыр..., бер үк җырны..., татар җырын җырладык бит без, ә... Ай былбылым..., вай былбылым...
2012 ел, март. Мәскәү шәһәре. |
|