Кош булып очар идем…
Бүлек 10
Куйбышевтан ерак түгел Кинель исемле шәһәр бар. Шул шәһәр янәшәсендәге ачык далада урнашкан иде аларның авиакорпусы. Әле сугыштан соң гына формалашкан часть иде бу. Шуңа күп кенә уңайлыклар әлегә юк, бар нәрсә төзелеш һәм корылу этабында гына. Командирлар һәм офицерлар һәммәсе вакытлыча корылган барак тибындагы тулай торакларда яши. Гаиләлеләр Кинельдә фатирга кереп, көн дә кайтып-килеп йөрергә мәҗбүр. Рафаэль исә, үзе кебегүк авиаполкка әле яңа гына килеп кушылган ике очучы белән, тулай торакның бер бүлмәсенә урнашкан иде.
Лейтенант Смаков әле монда яңа кеше. Шуңа да карамастан, тиз дуслашучан һәм аралашучан, һәрчак ачык йөзле бу очучы хәрбиләр арасында үзен яраттырып өлгергән иде инде. Аның ялдан кайту хәбәрен ишетүгә эскадрилия тулы составында диярлек җыелып килде . Юл капчыгын чишеп анда булган барлык ризыкны өстәлгә чыгарып тезде Рафаэль. Каклаган каз, тутырган тавык, әнисе пешереп тыккан пәрәмәчләр, кош теле, бавырсак һәм, билгеле инде, башкорт балы. Керосинканы кабызып чәй кайнатырга куйдылар...
- Егетләр, күрегез инде, яшәп тә күрсәтә икән бу башкорт байлары,- дип, гадәтенчә, шаян сүз кыстырды өлкән лейтенант Зайцев.
- Юк, егетләр, авылларда хәлләр алай ук мактанырлык түгел әлегә,- дип, ачыклык кертергә ашыкты Рафаэль.- Авыл сугыштан яраланып кайткан солдатлар хәлендә - берсе кулсыз, берсе аяксыз дигәндәй. Шулай да халык тырыш инде ул безнең якларда.
- Безнең Оренбург якларында да шул ук хәл, кая карама җимереклек,- дип, өстәп куйды, Рафаэль белән бер үк вакытта отпускада булып кайткан лейтенант Балченков.- Авылда тормыш җиңел түгел...
- Егетләр, очучы-истребителләрме без, юкмы... Безгә зарлану килешми,- дип, төшенкелеккә урын калдырмаслык итеп, күтәреп алды шунда эскадрелия командиры Биязович. – Йә, лейтенант Смаков, тәм-томнарны чыгардың, самогоның кая соң?..
- Мин гаепле, иптәш майор, анысы юк менә. Безнең татар авылларында самогон куарга өйрәнмәгәннәр шул әлегә.
- Самогон миндә бар. Әйдәгез, Оренбург осталары җитештергән эчемлектән авыз итеп карыйк,- дип, җәт кенә, үзенең кием шкафынан газета кисәге белән бөкеләнгән бер шешә тартып чыгарды Балченков. Һәм яхшы ук шапылдатып аны өстәл уртасына китереп куйды.
Авиаполкта аракы эчү бик сирәк күренеш иде, әлбәттә. Шулай да ир-ат булган җирдә, юк-юк дигәндә дә, гел ансыз гына булмагандыр. Бәйрәм көннәрендә, туган көннәрдә, чамасын белеп кенә булса да эчү бар иде инде ул.
Үткен пәке чыгарып каклаган казны турарга кереште Рафаэль. Вак-вак итеп кенә, тел очына салгач та эреп китә торган итеп кенә турады ул аны. Тутырган тавыкны да ботарлап өеп куйды. Ә самогонны, бер-берләрен Яңа 1953 нче ел белән котлашып, кырлы стаканнан, сугыш елларында кабул ителгән гадәт белән, чиратлап эчтеләр.
- Лейтенант Балченков, ай-һай зәһәр икән сезнең Оренбург чишмәләрендәге су,- дип, шаяртып алды кырлы стаканнан беренче булып уртлап куйган майор Биязович.
- Первач, иптәш майор. Арыш янына дала үләннәре дә кушылган,- дип, горурланып алды, мактау сүзләреннән күңеле булган лейтенант.
- Ә бу нәрсә, казмы, әллә колбасамы,- дип хәйран калды авызына бер кисәк каклаган каз телеме салган майор. – Кырыкка җитеп, шундый затлы кабымлык күргәнем юк иде әле.
Үз чиратларын үткәреп кырлы стакан читеннән бер йотып алган һәр очучы каз итенең шундый тәмле булуына исләре китеп тордылар. Самогонын кем күберәк йоткандыр, кем азырак, кырлы стакан өстәлне өч мәртәбә әйләнеп чыкты дигәндә ярты литрлы шешә бушап калды. Унлап ир-ат өчен, аз да түгел, күп тә түгел, ярап кына куйды. Әмма, каклаган каз һәм тутырган тавыктан берәве дә баш тартмады, аларны хәзерләп җибәргән кеше – Рафаэльнең әнисенә - уңнан да, сулдан да рәхмәт сүзләре кабатланып кына торды.
Башкорт әйтмешли “Сәй эскән бар ла ул...” ук димәсәләр дә, кунаклар тора бара бер-бер артлы үз бүлмәләренә таралышты. Чәй өстәле өлгергәнне көтеп тормадылар. Бүлмәдәшләр үзләре генә калгач та күңелсезләнмәде. Бик озак кына, отпускадан алып кайткан тәэсирләрен уртаклашып, баллап, бавырсаклар кабып сыйланып утырды әле алар.
Утны сүндереп яткачтын да күзләренә йокы кермәде Рафаэльнең. Туган яклары, әти-әнисе, туганнары торды күз алдында. Һәм, барысыннан да бигрәк, әлеге дә баягы, теге, Затондагы мәктәп каршында ике тапкыр күзгә чалынып киткән кызны оныта алмый азаплана иде ул. Поезда килгәндә дә юл буенча шул кызны уйлады, менә хәзер тагы – нигә шул тикле дә йөрәгенә уелып калды соң әле ул. Югыйсә, узара ләм-мим сүз алмашмадылар, хәтта танышмадылар да. Болытлар арасыннан нибарысы бер мизгелдә ялт итеп күренеп калган кояш нурларыдай күзгә чалынды да, юк та булды. Аның йөзен дә ачык кына хәтерләп кала алмаган иде бит ул хәтта. Ә менә күз карашлары, елмаюы, вак-вак атлап уйнаклап китеп барулары һәм Асма апасы белән күрешкәндәге тавышлары – барысы да күз алдында, колак төбендә. Менә хәзер генә аның тавышы ишетелгән кебек. Әле хәзер генә, әнә, ул мәктәп ишегалдына ашыгып кереп бара кебек. Нигә һаман да күз алдыннан китми, нигә һаман да оныта алмый изалана соң әле ул аны...
Хәрби хәзерлек мәшәкатьләре һәм даими очулар башланып киткәч тә дәвам итте бу хәл. Көндезләрен баш борыр аралары да булмый, сугыш вакытындагыдан бер дә ким түгел иде киеренкелек. Көннең кай арада узганлыгы да сизелми кала. Тулай торакка арып-талып караңгы төшкәндә генә кайтып керәсең. Ә шулай да, урын өстенә яттың исә, күзгә йокы керми йөдәтә. Туган авыл түгел, үзенең матурлыгы белән аны сокландырган Уфа каласы да түгел, әлеге дә баягы шул, Агыйделнең аръягында урнашкан Затон поселогы, Асма апасы эшли торган мәктәп ишегалды һәм Лена атлы укытучы кыз килеп баса күз алдына. Ни эшләргә дә белгән хәл юк...
Башка егетләр, әнә, ике көннең берендә кызлардан хат алалар. Үзләре дә утырып хат язалар. Кызларының фоторәсемнәрен күрсәтеп, “кемнеке матуррак...” ди-ди, узара мактанышалар, бәхәсләшәләр. Бер түгел, өчәр кыз белән хат алышучылар да бар иде алар арасында. Бер көнне берсенең фоторәсемен кочаклап йоклап китсә, икенче көнне икенчесенә сокланып утыра. Яшь чак, егет чаклары бит, ни эшләсәләр дә гаеп итеп булмый.
Рафаэльнең дә түземлеге бетте, ниһаять. Кәгазь һәм каләм алып ул да хат язарга утырды көннәрнең берендә. Шунысы кызганыч, кызның өй адресын, торган җирен белми икән бит әле ул. “Елена Рахимовна” дип дәшкәннәрен хәтерли хәтерләвен, әмма фамилиясен белми. Исеме дә сорау уята тагы. Татар кызы ничек Лена ягъни Елена булсын икән?.. Керәшен кызы дияр идең, әтисенең исеме Рәхим булгач, алай да түгел. Хәер, Башкортостан татарлары исем сайлаганда бик исләре китеп тормый. Рафаэль дә, төпченә башласаң, татар исеме түгел ләбаса. Аның бертуган сеңлесенә, әнә, Тамара дип исем кушкан әти-әнисе. Ә инде Света, Альбина һәм Ларисалар белән дөнья тулган. Бу - безнең халыкның бер чире инде үзенә күрә, балаларына чит халыкларның исемен кушып, Советлар системасына ярарга тырыша, алдынгы карашлы интернационалист була янәсе. Ә бәлки татарлыгыннан качуыдыр. Ни булса булыр, чиста ак кәгазьнең башына: “Исәнме, Елена!” дип язып куйды ул.
“Сезгә бу хатны алу берникадәр гаҗәп булыр. Бер күреп сөйләшмәгән кешедән хат килеп төшкәч гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерсең... Аңлатып китәм: 1952нче елның 31декабрендә Затондагы мәктәп каршысында сезне күреп калган Рафаэль Смаков мин. Игътибар иткән булсагыз, хәрби киемдә идем.
Сезне күрү белән минем күңелемдә танышу, сөйләшеп аңлашу теләге кабынды. Әмма хисләремне сезгә җиткерер ара булмады ул көнне, бер иптәш кызыгыз белән бик ашыгып каядыр китеп бардыгыз. Ярар, үткән эшкә салават диләр, үткәнне искә алып баш ватып утырып булмый инде.
Әмма минем бик тә беләсем килә, сезнең йөрәгегездә минем шушы хат кисәгемә җавап бирерлек бер-бер очкын табылырмы. Шуны аңласагыз икән, минем йөрәк ул көнне сезгә ияреп китеп барган, үземдә аның бары шәүләсе генә калган. Минем ул көнне мәктәпкә кереп баруым да сезне күрер өчен генә иде. Очратырмын да, бәлки, бер форсаты чыгып, танышырга насыйп булыр кебек иде. Нишлисең, язмаган булган икән.
Елена, мин әллә ниләргә дәгъва итмим. Шулай да җавап бирсәгез икән? Ул җавапны мин йөрәгемнең, синнән сәлам алып, кире үземә әйләнеп кайткан көне диеп белер идем.
Минем адрес: Куйбышевская обл. г.Кинель,
в/ч 3130, Смакову Рафаэлю М.
Сезгә сагынычлы сәламнәр җибәреп, эшегездә уңышлыклар һәм исәнлекләр теләп, Рафаэль.
г.Кинель.
P.S. Сезне борчуым өчен гафу итегез!”
Хатны хәрби частьтагы почта тартмасына салмады ул, ышанычлырак булсын өчен дип, икенче көнне смена тәмамлангач та Кинельга барып шәһәр үзәгендәге почтадан, хәерле юллар теләп, үз кулы белән озатып җибәрде.
Кинель белән авиополк арасы ерак булмаса да җәяүле өчен шактый ара. Юлда берничә машина куып җитеп туктаса да, утырырга теләмәде ул аларга. Карлы юлдан изүләрен ачып, рәхәтләнеп, үзалдына татарча җырлап кайтуга ни җитә соң. Тагы кайчан, кайда чыгар иде әле шундый форсат. Күңелнең дә канатланган, киләчәккә зур өметләр белән ашкынган чагы. Елена һичшиксез үзен аңлар һәм ул көткәнгә караганда да җылырак итеп җавап юллар кебек тоела иде аңарга. Әгәр дә җавап хаты килә икән – нинди шатлык, нинди бәхет булачак бу Рафаэль өчен. Хаты ничә көн эчендә барып җитәр дә, ничә көн эчендә җавап килеп җитәр - ул инде боларны көне-сәгате белән диярлек алдан ук хисаплап куйды. Куйбышев белән Уфа ерак ара түгел, күп дигәндә, бер биш-алты көннән артык вакыт узмаска тиеш кебек иде аның исәбе буенча.
Шундый уйлар уйлап атлагангамы, һәр яңа адым белән өстәмә көч һәм гайрәт тула бара иде аның йөрәгенә. Йөгереп, сикергәләп тә алды инде ул берничә мәртәбә. Сабый чакларындагы сыман, башындагы бүреген салып аны күккә чөйде һәм тотып алды. Таулар тишеп, ташлар күтәрерлек егәр тоя иде бит ул үзендә. Һәм шунда, әле соңгы кайтуында Казан радиосыннан ишетелеп, күңеленә уелып калган бер җыр килеп төште хәтеренә. Шул җырны башлап җибәрде. Күкрәгендә булган бар гайрәтен җыеп бөтен тавышка кычкырып җырлый иде ул:
Таулар ватып ташлар актарганда
Син булырсың минем күңелемдә.
Эштән арып өйгә кайткан чакта
Син булырсың минем телемдә.
Кайда гына барып коя микән
Ашыгып-ашыгып аккан агымсу,
Рәхәт иде дуслар бергә чакта
Аерылышу булыр ямансу...
Егетләргә кызлардан, кызларга егетләрдән хат килеп төшү гаҗәп хәл түгел иде ул еллар өчен. Кая барасың, транспорт яклары җиңел түгел, шәхси машиналар юк, телефонның барлыгы билгеле булса да, ул әле гади кешеләргә тәти торган хәзинә түгел. Телевизор юк, компьютор һәм кесә телефоннарын әле ишеткән дә юк. Бердән-бер аралашу чарасы булып, шул, әлеге дә баягы дүрт почмаклы конвертка салынган хат кала. Хәер, хәрбиләрдән килә торган хатлар, кагыйдә буларак, өч почмаклы була торган иде.
Көннәрнең берендә үзенә өч почмаклы хат килеп төшкәч, моны нигә юрарга да белмәде Лена. Хат килү гаҗәпләндермәде аны. Аның кебек буй җиткән чибәр кызларга, шуның өстенә ул еллар өчен иң абруйлы һөнәр иясе – укытучы бит әле ул, хат килү түгел, хат килмәү гаҗәп булыр иде. Аннан килеп ул бит әле сугыш елларында Ленинградтан Уфага күчерелгән хәрби заводта эшләп, ”Школа рабочий молодежи”ны тәмамлады. Бергә укыган, эшләгән дуслары кайсы-кайда таралышты, күбесе кире Ленинградка кайтып китте. Алар сугыштан соң да бер-берләре белән озак кына узара хәбәрләшеп, хат алышып яшәделәр. Ләкин, солдат хаты алганы юк иде әле аның.
Көтмәгәндә килеп төшкән бу хат аны гаҗәпләндерде һәм җитди уйлануларга да салды, әлбәттә. Беренчедән, хәрби очучы формасындагы ул егет, күренеп кенә китсә дә, хәтеренә уелып калган иде аның. Һичкемгә әйтмәде ул хакта, берәүгә дә сер бирмәде. Әмма хәрбиләрчә төз гәүдәле, бераз бөдрәләнеп торган чем кара чәчле, әллә каян үзенә җәлеп итеп балкып торган зур кара күзле, калын иренле ул егетне очратып та искәрми калу мөмкин булмагандыр. Шуның өстенә бит әле ул тыйнак һәм сабыр да сыман тоелып калаган иде...
Ә барыбер, бер күрүдә ошату һәм бер күрүдә ярату, дигән сүзләргә ышанмый иде ул. Һәм шуңа күрә дә хәрби очучы хакындагы уйларны күңеленә якын җибәрмәскә тырышып йөргән көннәре иде Ленаның. Саф татар телендә язылган хатны ул кайтып-кайтып укыды. Җавап бирергә ашыкмады, берничә көн дәвамына икеләнеп-уйланып йөрде. Ул хакта киңәш-табыш итәр кешесе дә юк иде бит аның. Өйдә алар әнисе белән икәү генә. Ә аны, болай да кызы өчен ут йотып яшәгән авыру әнисен, борчыйсы килмәде. Шулай да бер кеше бар иде инде барын – Асма Миргалимовна. Ләкин, бер коллективта эшләүләренә дә карамастан, аңардан да бу хакта кызыксыну, ничектер уңайсыз тоелды башта. Бер көн түзде, ике көн, ә аннан, барыбер, сорамый булдыра алмады. Укытучылар кабинетында икәүдән-икәү генә калган чаклары иде. Сорау, бәлки, бераз җайсыз һәм урынсызрак та килеп чыккандыр, нишлисең, дулкынлана иде шул. Дулкынлануын яшерә алмады.
- Асма Миргалимовна, әйтегез әле, Смаков Ринат кем ул?
- Кем булсын, минем бертуган энем,- дигән җавап ишетте ул.
- Аның хакында миңа бераз сөйли алмассызмы икән?
Асма Миргалимовна, аңа караганда шактый өлкән һәм тәҗрибәле укытучы. Бөтен мәктәп коллективының хөрмәтенә лаек булган кеше. Ә ул аны шундый сорау белән борчый. Үзенең бертуган энесен мактасынмы, яманласынмы – ни дип җавап бирсен инде ул. Елмаеп, күзләрен тутырып үз итеп карады ул аңарга. Биргән сораулары өчен оялып куйды Лена.
- Үскәнем, Лена,- дип, җиңелчә аркасына кагылды ул аның. – Син уңайсызланма, хат яз аңарга, аның үзенә бир ул сорауларны. Шулай итсәң дөрес булыр, һичкайчан үкенмәссең.
Әңгәмә шул җирдә өзелде, бертөркем укытучы килеп керде яннарына.
Шул кичне үк, әнисе йокларга яткачтын, җиделе лампа яндырып хат язарга утырды ул. Гомер булмаган хәл, бер күреп сөйләшмәгән егеткә хат язарга җөръәт итте. Хатны ул рус телендә язды, шулай уңайлырак иде аның өчен. Әмма һәр сүз һәм һәр җөмләне кат-кат уйлап, җиде кат үлчәп кенә төшерде ак кәгазь битенә.
“Исәнмесез, Рафаэль!
Сездән хат килеп төшүе минем өчен көтелмәгән бер хәл булды. Шулай булмый ни, гомердә бер тапкыр күрешмәгән, хәл белешәмәгән чит һәм ят кешеләр ич без. Һәм мин башта җавап бирергә дә җыенмаган идем. Әмма, уйладым-уйладым да бер-ике сүз булса да язып салырга булдым әле менә. Сезгә сорауларым бар: Ничек шулай бер күреп калган кешегә хат язарга булдыгыз әле? Ә очрашкан чакта ни өчен танышырга теләмәдегез? Кыймадыгызмы, әллә кеше күреп калудан курыктыгызмы?
Миннән җавап көтәм дисез. Ә кыз кеше өчен таныш булмаган берәүгә хат язуның кыенлыгы хакында уйлап карадыгызмы соң? Шулар өстенә, мин бит сезнең ни уйлап һәм нинди ният белән хат язуыгызны да белеп бетермим. Турысын әйткәнгә үпкәләмәгез, “йөрәк” һәм “хисләр” дигән сүзләрегез, миңа калса, ышандырмый һәм бер ни хакында да сөйләми әлегә. Киңәшем шул, тагы да хат язарга булсагыз, миңа үзегез хакында языгыз күбрәк. Кем соң сез, ничек яшисез, ниләр укыйсыз, нинди хыял һәм омтылышлар белән яшисез...Мин бит сезне бөтенләй белмим.
Өй адресымны сорагансыз. Хат язар өчен булса, сез Уфадагы үзәк почтага языгыз, “до востребования” дип.
Сезгә исәнлек-саулыклар теләп калучы, Лена дип белерсез!( Мин татар кызы, “Елена” түгел, Лена. Мәктәптә дә йөдәтеп бетерделәр инде ул шул исем белән).
12.01.1953 ел. Уфа каласы.”
Кыз җавап язмады, дигән фикергә килеп йөри иде инде Рафаэль. Ә шулай да өметен бөтенләй үк өзеп бетермәгән иде әле. Кызлар, аеруча безнең татар кызлары, башта ялындыручан була бит инде алар. Шуны истә тотып, тагы бер хат язып карарга кирәктер. Алай да булмаса, озакка сузмыйча, ике-өч көнлек кенә булса да ял алып, Уфаны урап килергә дип, ниятләп йөргән көннәре иде.
- Рафаэль, биеп күрсәтәсеңме, әллә җырлап бирәсеңме,- дигән сүзләр белән каршыладылар аны көннәрнең берендә.
Очышлар уңышлы гына тәмамлануга да карамастан, эштән борынын салындырып, үзалдына уйланып кайтып килүе иде аның.
Сергей Клименко гел юктан гына шундый шартлар куймас иде, бер бүлмәдә яшиләр ич. Дустының өзгәләнеп кызлардан җавап хаты көткәнлеген ул бит яхшы белә.
Эченә җылы керде Рафаэльнең, ә бәлки ул хат, аны йокысыз калдырган, аны көн-төн сагыш утларында янарга мәҗбүр иткән укытучы кыз Еленадан килгәндер.
- Шаярма, Сергей, занһар өчен әйт, кемнән килгән хат ул?
- Иң элек шартымны үтә. Хатны шуннан соң гына бирәчәкмен. Син көткән хат. Кызлардан...
Рафаэль, теләсә-теләмәсә, кулларын чәбәкләпп әпипәгә барыняны кушып тыпыр-тыпыр биеп алырга мәҗбүр булды. Хат Уфа шәһәреннән килгән иде, конвертына кемнән икәнлеге язылмаса да, ул күңеле белән сизде – бу аңардан – Еленадан.
Зур булмаган бүлмәнең тәрәзә янындагы түр почмагында урнашкан караватына барып утырды Рафаэль. Бүлмәдә кеше барын гына түгел, гүя бар дөньясын онытты ул шул мизгелдә. Сак кына кагылып конвертны ачарга кереште. Әйтерсең лә, аның эчендә бер кәгазь кисәгеннән гыйбарәт булган хат түгел, ә ниндидер җан иясе тыгылган да, ул шуңарга зыян китерүдән курка иде. Бер кат укып чыкты ул анда язылганнарны. Икенче кат укып чыкты. Анда язылган һәр сүзне, һәр тыныш билгесен аерым бер игътибар белән кат-кат күздән кичерергә тырышты. Хатны кулына алып күз йөгертеп чыккач та яхшы аңлады ул, хәрби очучыдан хат алдым дип, тиз генә җебеп төшәргә җыенмаган бу кыз. Ул үз дәрәҗәсен, үз кадерен белә, горур да икән әле шулар өстенә. Әмма, шул мизгелдә, хатта ни генә язылмасын, аның килү факты мөһим иде. Җавапсыз калдырмаган ич аның хатын. Җавап биргән, димәк, танышу һәм бер-берең белән аңлашу өчен юл ачык. Шуннан да зуррак тагы нинди җиңүгә вәгъдә итә ала иде соң ул...
Ашау-эчү турында онытып, кичекмәстән, җавап хаты язарга утырды.
“Исәнмесз, Лена!
Сезгә үтә сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп, үзегезгә дә исәнлекләр, көндәлек тормышыгызда уңышлыклар теләп калам! Сезнең 12.01.53г. язган хатыгызны мин бүген 16.01. алып укыдым, анда язылганнарның һәммәсен дә аңладым һәм сезнең исәнлекләрне ишетеп бик шатландым. Хат язуыгыз өчен зур рәхмәт!
Сез минем хатны алгач та Асма апага: “Смаков Р. кем була?” дип сорау биргәнсез икән. Бу сорауга мин хәзер үзем җавап бирермен. Ләкин, сез тагы да “Нигә күрешкәндә танышырга кыюлыгың җитмәде, ә хат аша гына танышырга булдың?..” дип сорамасагыз иде. Лена, мин, гомумән, турысын әйтеп сөйләшергә күнеккән, сездән дә шуны ук үтенәм. Килештекме?
Үзем Бүздәк районы Яңа Актауныкы. 1927 елда туганмын. !944 елны урта мәктәпне бетергәч, үзем теләп армиягә киттем. Байтак кына хезмәт иткәч Борисоглебсктагы авиаучилищега кереп летчик истребительга укып чыктым. Күптән түгел генә Кинельдагы авиополкка килеп урнаштым. Очучы-истребитель.
Авылда әти белән әни бар. Әти укытучы иде, хәзер пенсионер. Туганнарым кайсы армияда, кайсылары урта мәктәптә укый. Ә Асма апамны беләсез. Менә быел( 1952 ел) отпускага кайткач, аларның өйләре каршындагы мәктәп янында мин сезне күреп калдым. Күңелемә кереп калдыгыз, бик тә ошадыгыз. Әмма сезне, юлыгызга аркылы төшеп, туктатырга җөръәт итмәдем, кыюлыгым җитмәде. Хәрби частька әйләнеп кайткач та, хат аша гына булса да таныша тораек дип, сезгә хат язарга булдым.
Максатым, әлбәттә, танышу. Шулай икәнлеге болай да аңлашыла бит инде, Лена. Без бит инде эч пошканнан уйнап кына хат языша торган яшьтән узган. Күңелеңдә яисә башыңда бер-бер җитди уй булмаса нигә кешене борчып торырга. Монысын аңлыйсыздыр. Әлбәттә инде, барлык сорауларны да хат аша гына хәл итеп булмас. Үзем турында менә шулар. Якын көннәрдә фотокарточкамны да җибәрермен. Ә инде март айларында, кыскача отпуска алып, кайтып та килә алсам, шунда барын да аңлашыр идек. Билгеле инде, моның өчен сезнең яктан да танышырга теләк булу кирәк.
Лена, хатымны мин татар телендә язам. Инде менә 9 нчы ел татар-башкортлардан бер үзем генә булган частьларда хезмәт итсәм дә туган телемне онытырга уйлаганым юк, чөнки мин аны бик тә яратам ( рус телен дә яратам, билгеле). Буш вакытларымда кулыма каләм алып шигырьләр дә язам әле мин. Бер очрашсак, сезгә дә укырмын әле мин аларны.
Нигә икән серле карашыгыз
Китми һаман минем күңелдән.
Күзем йомсам – йокы керми күзгә,
Бөтен дөнья назга күмелгән...
Бала чаганың менә шул инде, кулына каләм алса кәгазьгә сызгаларга керешә...
Әле бүген генә күккә күтәрелеп, аткан ук тизлегендә оча торган тимер кошым белән дөнья гизеп төштем. Күк ап-аяз, болытлардан югарырак күтәрелгәчтен ул һәрвакыт якты һәм зәңгәр була. Һавасы да саф һәм салкын. Һәм шундый киңлек, шундый иркенлек, моны сүзләр белән генә аңлатып булмый торгандыр. Шулай да тизрәк язлар килеп җитсен иде инде.
Без монда бер бүлмәдә өч кеше яшибез. Үзем кебегүк очучылар, берсе – рус егете, икенчесе – украинлы, кыскасы – чын интернационал бездә. Әмма, бик тату һәм узара аңлашып, дустанә яшибез.
Лена, мин хат көтеп калам синнән. Мөмкин булса, үзең хакында язарга тырыш күбрәк.
Сезгә исәнлекләр теләп, күп сәламнәр җибәреп, Рафаэль!
16.01.53. Кинель”
Хатны тәмамлап конвертка тыккач кына үзенең кайда икәнлеген һәм күпме вакыт хат язу белән мәшгуль булып, әйләнә тирәдән аерылып торганлыгын аңлады ул. Кичке аш вакыты узып киткән иде инде. Бүлмәдәш дуслары, аны борчырга теләмичә китап укып яткан җирдән, бер-бер артлы йокыга талганнар. Кышларын кичке караңгы бик тиз төшә шул. Иртә таңнан аяк өстендә ич алар, ардыра да торгандыр. Аннан көн дә, көн дә кызыл почмакка җыелып домино уйнап утыру да туйдыра, ялыктыра. Гаиләсез кешегә тагы нинди шөгыль табарга кирәк кичләрен...