Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 10

Үзенең эчкерсез көләчлеге һәм яшьлеге белән өйне балкытып йөргән Айсылу җиңгәсенең йөзендә Миңлегаяз шул кичне беренче тапкыр борчылу чаткылары күрде.  Кичке  ашка  алар  Миңлегали  абыйларыннан башка  гына  утырдылар,   җиңгәсе  белән  янәшәдәге  урын буш торды. Ә Миңлегали мич артындагы итек   киптерә торган сәке өстенә яткан да ыңгырашуын белә.
— Ярар, исегез киткән икән, бүтән эчмәс,—дип кенә куйды Хуҗа абзый.
Айсылу дәшмәде. Миңлегали ягына карангалап ала да тик башын иеп утыруын белә. Әминә апа башына чөйгән яулык чите белән, башкаларга күрсәтми генә, күз төпләрен сөртеп-сөртеп ала иде.
— Әрмиягә киткәндә, салып биргән рүмкәсен дә, иптәшләреннән яшереп, өстәл читенә куеп киткән бала бит ул. Кайткач та күпме гомер иснәп карамаган бала,—дип сукранды үзалдына,— Кемнең генә күзләре тиде икән, и-и бала...
— Дөньяның асты-өскә килмәгәндер, ләбаса. Җитәр, балавыз сыкмагыз! — дип, сүзгә тагын Хуҗа абзый кушылды. Ул үзе дә борчыла иде, әлбәттә. Шулай да сүзне, үзенчә шаяртмакчы булып, бүтәнгә борырга итте.— Анда әнә шешә ашаучылар, күренә башлаган ди авылда...
Урынсыз шаяру итеп кенә кабул иттеләр бу яңалыкны. Берәү дә дәшмәде, Миңлегаяз гына, кая куялар икән ул шешәне дип, үзалдына уйлап куйды.
Утлар сүнде. Өй тынып калды. Миңлегаязның күзләренә йокы кермәде. Бүген көндез кибет янында күргәннәре бер-бер артлы хәтерендә яңарып торды. Урамда сөйләшеп торган ике апаның һәр сүзе күңеленнән узды. Кибет ишегеннән бүселеп чыккан чират... Шул чиратның очында кыяр-кыймас басып торган Миңлегали абыйсы... Кибеттән кош тоткандай атылып чыккан Аю Гаяны... Урамдагы машина-трактор ыгы-зыгысы... Һәм шул ыгы-зыгы уртасында югалып, ни эшләргә белми аптырап калган Микәй...
Әйтерсең лә боларның берсен дә ул бүген үзе күрмәгән, ә хәзер генә йокы аралаш күз алдына китереп ята. Әмма хәтерне алдап булмый — барысын да күрде һәм ишетте алар. Бәлки шул минутта Азат та шул ук хакта уйлап ята торгандыр әле...
Яр читендә язгы ташуга карап торган Микәй нинди уйларга бирелеп тора иде икән?.. Кибетче Миңнурый апасы сүзләре тагы... Ул буш шешәне нишләтәләр икән, кая куялар — монысы инде бөтенләй башка сыймаслык яңалык...
Аның күңелен аеруча телгәләгәне — Миңлегали абыйсы иде, билгеле. Кибет эчендәге чиратның иң очында түзем генә посып торган абыйсы ниләр кичерә иде икән?.. Ул, гомер булмаганча, кызганыч бер кыяфәттә иде. Иңөсләре басылган, кая куярга белмәгән озын куллары салынып төшкән, бүреге булып бүреге, чит кешенеке сыман, башында эленеп торган кебек иде. Шуның өстенә, Миңлегаяз белән Азатны күргәч, бер сәер кыяфәткә кереп, тагы да куырыла төште һәм энеләрен күрмәмешкә сабышты бит әле...
Ә хәзер, әнә, мич артындагы сәкедә ята. Нәкъ шул чакны ул, авыр гына кымшанып куйды, икенче ягына әйләнеп ятты булса кирәк. Сәке шыгырдап алгач, ул яңадан гырылдап йокыга китте. Вакыйфка рәхәт, ул Миңлегаязның янәшәсендә «мес-мес» килеп тик йоклавын белә. Кече якта, инде күптән ут сүнгән булуга да карамастан, әтисе белән әнисе нидер пышылдашып алды. Ул да түгел, өйнең түрендәге чаршау артыннан оекбаш очларына гына басып Айсылу җиңгәсе чыкты. Өйгә төшеп торган ай нурларында аның сылу шәүләсе аермачык булып күренә иде.
— Миңлегали, җаным, тор,— дип пышылдаганы ишетелде аның мич артыннан.— Әйдә урыныңа барып ят... Итекләреңне сал, һич булмаса...
Абыйсы нидер мыгырданды төсле, әмма кеше аңларлык сүз әйтә алмады. Сәке тактасын шыгырдатып боргаланды да янә гырылдый башлады.
— Тор инде, Миңлегали...—дип, тагы да ягымлырак һәм акрынрак итеп ниләрдер пышылдады Айсылу җиңгәсе.
Миңлегаяз аны кызганып куйды.
— Миңлегали, дим, куркам дим...
Бу юлы инде елар-еламас эндәште Айсылу җиңгәсе. Ә абыйсы аны ишетмәде. Ул, өметен өзеп, кире өй түрендәге үз чаршауларына таба узды. Миңлегаязга аның хушбуй исләре бөркеп торган эчке күлмәк җилләре кагылып үтте. Шунда, кулын суза төшеп кенә, җиңгәсенең иңбашларына таралган озын чәчләренә кагыласы: «Курыкма, җиңги, мин йокламыйм, курыкма!» — дип әйтәсе килде Миңлегаязның. Кыймады... Шушы вакыткача уяу булып, олыларны күзәтеп ята дип әйтер җиңгәсе. Уңайсызланды.
Миңлегаяз күзләрен четердәтеп йомарга тырышты. Ләкин алар йомылырга теләмәде. Күзләренең бер чите генә булса да ачык кала иде. Йокларга, дип сүз бирде үз-үзенә, йокы читләп узды. Чаршауга таба карамаска тырышты, ә баш үзеннән-үзе күтәрелә төшеп шул якка үрелде.
Җиңгәсе бераздан чаршау артында тонык кына ут кабызды. Кулына эш алып бәйләргә тотынды. Микәйнең беренче мамыгыннан Миңлегали абыйсына шарф бәйли ул. Аннан Миңлегаязга, Вакыйфка һәм Азатка да бәйләячәк. Тизрәк бәйләсен иде инде. Нинди шарф дигәндә, Микәй мамыгыннан дип, горурланып йөрисе килә иде аның тизрәк. Үч иткәндәй, җиңгәсенең кулындагы энәләр дә бүген теләр-теләмәс кенә кыймылдый. Озак-озак тукташтырып та тора әле. Уйланадыр... Ниләр уйлый икән, белсәң иде. Ник килен булып төштем боларга ди микән?.. Юк, алай димәс. Тизрәк шушы төн генә узсын, иртәгедән үк янә абыйсы белән гөрләшеп тора башларлар. Төне генә озын...
Айсылу җиңгәсенең теләсә нинди үтенечен, йомышын үтәргә әзер иде Миңлегаяз. Аның шул минутта ук җиңгәсенә ниндидер зур яхшылык эшлисе килде. Ләкин нинди? Ничек ярдәм итә ала соң ул?.. Аның җиңгәсен Югары Сөннең иң уңган савымчысы булган диләр бит... Безнең авылда да шул гадәтен куа дип сөйлиләр. Миңлегаязның әнә нинди уңган һәм матур җиңгәсе бар... Ул булмаса бик күңелсез булыр иде аңарга да. Абыйсы да төшеп калганнардан түгел. Сабантуйда батыр калды. Менә дигән шофер. Армиядән кайтканда түше тулы значок иде. Теләсә кемгә бирәләр ди ул тиклене...
Малайның уйларын бүлеп, яңадан мич артындагы сәке шыгырдап куйды.
— Су...— дип ыңгыраша иде абыйсы.
Миңлегаяз торырга өлгермәде. Өйнең ике почмагында берьюлы кымшанган авазлар ишетелде—кече яктан әнисе һәм олы якның түрендәге Айсылу җиңгәсе.
Айсылу никадәрле сак булырга тырышмасын, су чиләк төбендә генә булгандыр күрәмсең, чүмеч тиюдән ул шалтырап куйды. Бераздан абыйсының комсызланып эчкәне ишетелеп торды. Һичкем берни дәшмәде.
Юрганына чумып яткан Миңлегаязны яңадан хушбуй исе килеп торган ягымлы җиләслек иркәләп узды. Бу юлы инде кулына эшен алмады җиңгәсе. Чаршау артындагы урыннарын рәтләде, ипле генә бер-бер артлы мендәрләрен кабартып алды. Аннан, кулларын аркасына таба сузып, таратып салынган чәчләре арасыннан нидер эзләгәндәй итте—ике тапкыр, эрбет чикләвеге ваткан сыман, «черт»ләтеп куйды. Чаршаудагы шәүләдән карашын ала алмаган Миңлегаяз Айсылу апасының бөтен килеш-килбәтен бер дулкынга, гел алга ашкынган ярсу дулкынга охшатты. Ут сүнеп, өй эче тынып калгач та шул дулкын сурәте озак кына Миңлегаязның күз алдыннан китмичә йөдәтте.
Язгы кояш нурлары бөтен өйгә тулып балкый башлагач кына уянды ул. Шылт иткән аваз да ишетелми. Янәшәсендә яткан Вакыйфтан да җилләр искән. Кабаланып сикереп торды Миңлегаяз. Айсылу апасы фермага киткән булса кирәк. Әтисе дә эштә. Әнисе ишегалдында маллар карап йөри. Вакыйф аның тирәсендә чуала. Миңлегали абыйсы кече якта икән, өстәл артына берьялгызы утырган да, дәү куллары белән маңгаен кочаклап, уйга чумган.
Миңлегаяз, җиңелчә киенеп, ишегалдына чыкты. Вакыйф аңа каршы йөгереп килде.
— Бәләкәй абый, бәләкәй абый...
— Кем тия?!

— Дәү абыйга, беләсең килсә, өр-яңа машина биргәннәр. Үзбушаткыч, беләсең килсә... Бөтен шүфир кызыккан... Ә мөдир яңа машинаны дәү абыйга биргән. Аңладыңмы?!

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 11 >>