Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 16

Микәйне ул җәйдә көтүгә чыгара алмадылар. Ни итсә итте, авыл читеннән үк башланып киткән чыклы үләнгә һәм яшел чирәмгә аяк бастыра алмадылар аны. Баштанаяк тигәнәк һәм сырланга, тузан һәм балчыкка батып, көннең көн буена авылны аркылыга да, буйга да гизеп тик йөрүендә булды. Кәҗәләрен искә дә төшереп карамады. Көтү чыккан һәм көтү кайткан чакларда, күзгә чалынып йөрүдән тайчынып, йә нинди дә булса бер бура эченә поса, йә ташландык нигез урыннарындагы тузанлы чокырга кереп ята. Әйтерсең берәүдә дә гаме юк иде аның.
Гаме юк иде югын... Әмма көтүгә җыелган яисә көтүдән кайткан кәҗәләрнең авазына колаклары һәрчак сак булды. Сузып-сузып кәҗә кычкырганны ишеткәндә муенындагы йоннары үрә тора, эсселе-суыклы булып, бөтен тәне калтыранып китә иде.
Көннәрдән бер көнне көтү кайтканны аеруча зарыгып көтте ул.
Түзәр әмәле калмагач, көтүне авыл башына ук чыгып каршы алырга булды. Таныш авазлар ишетелә башлагач кына кыюлыгы юкка чыкты, түзмәде, бакча артындагы таллыкка кереп качты. Тояк тавышларыннан, сулышларыннан танып, тоеп торды ул юлдан узган кәҗәләрне. Ул поскан таллыкка җиткәч бер кәҗә гел туктап калды. Шомырткара иде бу. Бер-берсен күрмәсәләр дә, исләрен тоеп, әллә каян сизенеп тордылар алар шунда. Шомырткара сузып-сузып аваз салды.
— Ми-к-әй, Ми-и-кәй! — диде.— Ник качасың, нәрсә булды, Ми-и-кәй?—диде.
«Шомырткара-а»,—дип, җавап кайтарасы килде Микәйнең. Әмма дәшмәде, чак тыелып калды. Бик тә, бик тә кыен иде җавапсыз калу...
— Ми-и-и-кәй, дөньяның иң матур чагы, качма инде, Ми-кә-әй,— дигән ягымлы иркә аваз ишетелде тагын.
«Дөньяда ни ямь...»—дип, дәшәсе килде Микәйнең. Шомырткараны борчуга салудан куркып тыелып калды.
— Быелгы яшеллеккә исең китәр. Яшел төс — безнең төс ич, Ми-и-кә-әй...
«Тояк очындагы үләнне тутык баскан. Тал чыбыкларына кадәр тутык. Сине дә тоташ тутык итеп күрәсем килми, Шомырткара»,— дип, дәшәргә җыенганда, күз төпләренең дымыгуын тоеп, тагы тыелырга мәҗбүр булды Микәй. Шул хәлендә Шомырткара каршына чыгып басудан, күренүдән уңайсызланды.
Шомырткара, инде тәмам өметен югалтып, тагы берничә кабат сузып-сузып тавыш бирде дә, башын салындырып, көтү артыннан иярде.
Тирә-як тынып калды. Тузан басылырга өлгермәгән иде әле. Юлга чыгып баскан Микәй аннан Шомырткараның тояк эзләрен барлады. Шул эзләрне тапса, иң матур һәм бәхетле көннәрен дә кире кайтара алыр төсле иде... Әмма юлда тоташ тутыкны хәтерләткән тузаннан башка берни күрмәде һәм тоймады ул. Баеп барган кояшның нурлары тутык сыман бөтен әйләнә-тирәне каплап, басып киткән иде.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 17 >>