Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 9

Көннәрдән бер көнне мәктәптән кайткач та Миңлегаяз атыла-бәрелә Азатларга йөгереп керде.
— Микәй сездәме? Микәйне күрмәдеңме?—дип сорады ул кергән уңаена.
— Әле генә лапас түбәгездә кадаклап куелгандай басып торае...
— Анда юк. Киртә аша чыгып качкан.
— Нигә качсын, урамдадыр,—диде Азат, дустын тынычландырырга ашыгып. Ләкин үзенең дә күңеленә шом керде. Чынлап торып качкан булса?.. Хәзер кыш көне түгел, эзеннән барып табармын димә. Боз кузгалып, сулар ташыган чак...
Икәүләшеп урамга йөгереп чыктылар. Кая барырга белми икеләнеп торгач, иң элек пожар өе һәм кибет тирәсеннән урап килергә булдылар.
Иртә язда һәм кышларын ир-атның җыелып гәпләшә торган урыны—пожар өе янында, ни хикмәттер, кеше юк дип әйтерлек иде бүген. Сугышта бер кулын калдырып кайткан Гаяз абый гына ат җигеп азаплана.
Тагы бераз киткәч юлда очрашып нидер сөйләшеп торган ике әбигә игътибар итте алар. Дөньяларын онытып, рәхәтләнеп сөйләшкән сүзләре, тыңламыйм дисәң дә, әллә каян ишетелеп, колакка бәреп тора.
— Теге нәмәрсә кайткан, шуңа дип менгәнием әле, Маһитап абыстай.
— Минем дә шунда таба теркелдәвем, соңгарак калып ишеткәнием шул, соңгарак калып, җитсә генә ярар иде канә.
— Җитәр, җитәр, Маһитап абыстай, икешәр чешә генә бирәләр—әҗәл дарулары иттеләр инде шул, билләһи, шайтан суын...
— Әҗәл даруы булмый ни, безнең ише карт-корының утынын да шул кисә, шул турап та өя, бакчасын да сукалый, койманы, каралты-кураны рәтлим дисәң дә шул чукынган нәмәрсәкәй кирәк бит.
— Әйтмә дә инде, Маһитап абыстай, әйтмә дә... Чистый бар эшкә дә ярый торган булып китте шул җен каргаган нәрсә. Менә безнеке сабанга төшкәнче кыш чыккан тәкәне чалам ди. Сугымы да шунсыз булмый хәзер. Кодалар да киләсе барые... Икене генә бирәләр шул. Ике чешә белән нишләмәк кирәк, кеше алдында оятка калуың бар...
— Ярар, кем, Галимә, ие... җүгерим әле мин. Мин сузылып менеп җиткәнче бетеп куя күрмәсен.
— Бар, бар, Маһитап абыстай, сүзнең ни, аның бетәсе җук, чиратка баса тор.
Малайларга аларның сүзләреннән бигрәк, үз-үзләрен тотышы кызык тоелды. Хатыннар икесе дә ашыга, кабалана иде. Әмма һич кенә дә бер-береннән аерыла алмыйлар. Аяклары икесен ике якка тарта, чигенә-чиге-нә юлларын дәвам итәргә тырышалар үзләре, ә күңелләре җибәрми. Сөйләшер-аңлашыр сүзләре күп, ә үзләре рәтле-башлы берни сөйләшми. Инде аерылалар дигәндә генә яңадан бер-беренә тартылалар. Азат белән Миңлегаяз үтеп киткәч тә әле алар шулай черкелдәшеп калды.
Кибет урамына борылгач та хәйран калды алар. Кибет каршында сирәк була торган җанлылык иде. Берсе керә, берсе чыга—кулларына сумка-сетка ише әйбер тоткан авылдашлар арлы-бирле йөгерешә. Кибетнең ишекләре як-якка  киереп ачылган, урамга аннан җылы пар бөркелеп тора. Сату-алу гөрләп барган урыннарда гына була торган ыгы-зыгы һәм авазлар яңгырап тора. Шаяру һәм уен-көлке арасында кемнәрнеңдер сукрану сүзләре дә ишетелеп куя.
— Кем чыгарган ул закунны, нигә ике генә шешә? — диде калын тавышлы ир кеше.
— Бүчкәсенә төшерсәң дә туймассыз сез.
Җавап бирүченең кибетче Миңнурый апа булуын әллә каян таныды малайлар.
Шунда хатын-кыз затыннан икенче берәүнең тавышы яңгырады:
— Чиратсыз бирмә, алланың кашка тәкәсе түгелдер ләбаса...
— Кырга тирес чыгарасы бар, күзеңә тилчә чыкмагандыр бит, кем апа... Әнә, трактор эшләп тора,— дип, җавап кайтарды чиратсыз керүче. Монысы Аю Гаяны тавышы иде, әле ике генә ел элек унны бетергән егет. Чаңгы буенча район чемпионы. Узган елны сабан туенда батыр асты калды.
Ул арада, кулына ике шешә тотып, Гаян үзе дә килеп чыкты. Өстендә куртка-мазар юк, свитердан, яланбаш. Азат белән Миңлегаязны күргәч, тел очында мөлдерәп торган сүзләрен аларга әйтте: «Вәт, малай, җыен бездельник җыелып ята шунда, эшләгән кешегә «чират»... дип торган булалар...» Ул борын астыннан тагы ниләрдер мыгырданып, урамның каршы ягында гөрләп эшләп торган тракторына таба җил-җил атлап китеп тә барды. Тирес төялгән чана таккан «К-701» кара төтен чыгарып газ бирде дә үкереп урыныннан кузгалды. Кабинаның ярым ачык ишегеннән Гаянның канәгать йөзе генә күренеп калды.
Малайлар үзләренең кибет ишеге төбенә үк килеп җиткәнлекләрен дә абайламый калдылар. Ишек төбеннән сузылып киткән чиратның очында уңайсызланып кына басып торган Миңлегали абыйсын күргәч, Миңлегаяз сискәнеп үк куйды. Нигә икәнен ул үзе дә аңламагандыр, мөгаен. Азатның җиңеннән тартып, тизрәк китәргә ашыкты. Микәйне эзләргә чыгуларын оныта язганнар ич...
Шулай да кибет ишегеннән чыккан тагы бер яңалык колакларын торгызды аларның.
— Аракысын алалар, ә шешәсен тапшыру дигәндә — юк,—дип зарлана иде кибетче.
— Тапшырмый нишләтәсең, ул буш шешә кемгә кирәк?..—дип, ыгы-зыгы килде берничә кеше.
— Үзем дә аңламыйм, гомер булмаган хәл. Кая куялардыр буш шешәне, әллә шешә ашаучылар килеп чыккан?..
Миңлегаязның карашы янә абыйсына юнәлде—ул тәмам коелып төшкән, үз якасы эченә яртылаш кереп чумган иде инде. Абыйсын шундый хәлдә күрмәс өчен генә булса да китәргә ашыкты ул.
Урамның аргы ягына чыгып күп тә китмәделәр, аларны чыр-чу килгән бала-чага авазлары артларына борылып карарга мәҗбүр итте. «Микәй сөзә, Микәй...» дип кычкырыша иде алар. Күзләре маңгайда, ә авызлары колакка җиткән. Чынлап та, кибет ишегалдыннан, канатлы ат сыман очып диярлек, Микәй килеп чыкты. Әмма җан-фәрман йөгерешкән ыбыр-чыбыр, әниләренең итәк астыннан, кибет эченә кереп шылырга өлгергән иде инде.
Микәй туктап калды. Кая барырга белмичә бер тирәдә таптана башлады. Үзен рәнҗетүченең арт сабагын укыта алмауга кәефе кырылган иде аның. Аннан, башын ия төшеп, бер читкә китте дә кибет каршында тау сыман өелеп торган буш аракы тартмаларына сөялеп муенын кашырга кереште. Үзен яратып һәм үз итеп бер читтә күзәтеп торучы Азат белән Миңлегаязны ул әле абайлап өлгермәгән иде.
Шунда кибет каршына килеп туктаган мотоцикл тавышыннан тирә-юнь кинәт сискәнеп алгандай булды. Кояш нурларында җылынып басып торган Микәй койрыгына ук килеп терәлә язган мотоциклны вакытында чамаламый калдымы, сискәнеп, икенче читкә сикерде. Мотоциклда килүчеләргә шул җитә калды—эчләрен тотып бөгелә-сыгыла рәхәтләнеп көлделәр дә, күңелләре булгач, зур эш майтарган кыяфәт белән кибеткә кереп юк булдылар. Ул да түгел, кабаланып урыныннан кузгалган Микәйнең каршысына, музыкаль сигнал биреп, кызыл «Жигули» килеп туктады. Ул янә сискәнеп алды, башы белән һава сөзеп, арт аякларында гына торып калган көе гәүдәсен читкә борды. Ләкин бер-ике адым китәргә дә өлгермәде, кинәт газ биреп урыныннан кузгалган авыр йөк машинасы астында кала язды... Тагы арт аякларына ташлады гәүдәсен, үрсәләнеп читкә сикерде. Әмма кай якка борылырга һәм кайсы юнәлештә китеп, бу мәхшәрдән ничек качып котылырга да белми иза чигә иде Микәй. Кибет каршында машина, трактор һәм мотоцикллар берөзлексез тукталып һәм кузгалып торалар иде. Бу шомлы ыгы-зыгы ошамады аңар, ул бертын, гаҗәпсенгән сыман, башын кагып, мөгезләрен як-якка айкап, чайкалдырып торды. Бары шуннан соң гына, кинәт бер карарга килеп, машина-тракторлар ыгы-зыгысы арасыннан атылып чыгып йөгерде. Каршына йөгереп чыккан Азат белән Миңлегаязны да абайламады. Алдына-артына карамыйча  су буена таба сузылган озын урам буйлап туп-туры чапты да чапты — тояклары астыннан язгы пычрак кына чәчелеп калды. Микәйнең шундый тиз йөгерүен авылда бу көнгәчә берәүнең дә күргәне юк иде әле.

Малайлар әлсерәп, хәлдән таеп су буена төшеп җиткәндә, Микәй ярсып, кабаланып аккан язгы ташу читендә тын гына бер ялгызы басып тора иде. Әлеге ташуның кыш буе аның күңелен һәм карашларын иркәләгән салкын аклыкны урлап качуы турында уена да кертеп карамады бугай.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 10 >>