Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 12

 Хат алышу, әлбәттә, ул матур күренеш. Хат кешеләрне бер-берсенә якынайта, бер-берләрен аңларга ярдәм итә. Хат хәбәр китерә һәм сәламнәр илтеп җиткерә. Әмма шулай да хат сагыну һәм сагышларны басмый. Хат – ул йөрәк яраларын яңартып кына тора. Юкка гына борынгылар, бер күрешү – бер гомер, дип әйтмәгәндер. Рафаэль, Лена белән хат алыша башлаган көненнән башлап, язның беренче ае – мартны көтте. Чөнки, хәрби-тактик хәзерлек һәм очуда аеруча зур уңышларга ирешкән өчен, бу - аңарга, чират буенча, алдан ук вәгъдә итеп куелган бер атналык отпуска вакыты иде. Ул инде отпускага кайтам дип, барлык туган-тумачага хәбәр итеп өлгерде. Күчтәнәчләр хәстәрләп куйды. Билет алырга дип, җыенып йөрүе иде. Һәм, әлбәттә инде, барыннан да бигърәк, зарыгып һәм зур өметләр белән Лена белән беренче очрашу, беренче күрешү сәгатьләрен көтә иде ул.
 Көтмәгәндә, кояшлы мартның бер иртәсендә, аяз көнне яшен суккандагыдай, кайгылы хәбәр таралды илгә. “Иптәш Сталин вафат булды”. Илдә траур игълан ителде. Әллә кайчаннан көтеп алынган очрашу турындагы хыяллар шуның белән челпәрәмә килде. Хәрби частьлар бөтен ил буенча “особое положениега” куелды. Ялга киткән офицер һәм солдатларны да егермедүрт сәгать эчендә кире хәрби частьларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр иттеләр.
 Гадәттә, зур җитәкче вафатыннан соң, траур-фәлән игълан ителсә дә, күпчелек кеше моны үз күңеленә артык якын алмый торган була. Аеруча җитәкчеләргә ышаныч юкка чыгып беткән безнең көннәрдә бу шулай. Әмма ул заманда Сталинның үлемен, күпчелек, бигрәк тә гади эшче һәм колхозчылар, ихластан бер милли трагедия сыман кабул итте. Ышанасызмы-юкмы, ул сезнең эш, әмма мин үзебезнең урам якка чыккан капка төбендә чана эзеннән шаулап аккан гөрләвеккә карап мышык-мышык елап торган чагымны хәтерлим. Яңа гына бишенче яшь белән киткән малай булганмын. Аягымда абыйдан калган тишек күн итек булгандыр, башымда колакчанлы иске бүрек. Тамак ач булгандырмы-тукмы, әйтә алмыйм ул кадәресен. Әмма, Сталин бабай үлгән дип, елап торганымны һич онытасым юк. Бер мин генә түгел, бөтен авыл елый иде чөнки. Бөтен ил елыйдыр төсле иде. Күршебездәге бер тол хатынның: “Юлбашчысыз калдык, инде нишләрбез. Безне дошманнан кем саклар, балаларымның тамагын кем туйдырыр...”, дип, юеш кар өстенә ятып тәгәри-тәгәри үксеп елаганы һич истән чыкмый. Шулар менә күңелгә уелып калган.
 Инде отпускага кайтам дип торган хәрби очучы лейтенант Смаков та авыр кичерә әлеге югалтуны. Зур кайгы сыман кабул итә Сталинның үлемен. Җан атып, үзенә атлыгып яшәгән кызга да хат язарга җөръәт итми ул кайгылы көннәрдә. Совет офицерына сәяси хата ясау ярамый бит, ул шуңардан сагая. Хатны шактый ук кичегеп язды.
 “Исәнмесез Лена!
 Сезгә үтә сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп, исәнлекләр, көндәлек эшегездә зур уңышлыкларга ирешүегезне теләп калам! Сезнең хатыгызны һәм фоторәсемегезне алдым. Исәнлекләрегезне белеп бик шатландым, рәхмәт! Әмма вакытында җавап язмавым өчен кичерерсез дип ышанам. Чөнки, хат безнең туган илебез өчен бик тә кайгылы көннәрдә килеп төште, җавап язырга күңелем тартмады. Инде, ниһаять, отпускага кайтам да менә-менә күрешәбез, дип йөргән көннәрдә эшләр, әнә ничек, бөтенләй икенче төрлегә борылды да китте бит әле. Шулай итеп отпуска дигән нәрсә әлегә онытылып тора. Өйдәгеләр дә кайта диеп көтәләр иде инде. Аларга кайта алмыйм дип телеграмма суктым һәм 3 мең сум акча җибәрдем әле менә.
 Эш бик күп, бер караңгыдан икенчесенә кадәр самолетлар янында кайнашабыз. Үзем исән-сау гына яшәп ятам. Яз көннәре дә килеп җитте менә. Карлар эри, аяк аслары суланды. Безнең торган урын элек колхоз басуы булган, язгы пычрак сезнең Затонныкыннан бер дә ким булмас дип торабыз.
 Фотокарточка артына язылган сүзләр сезгә ошамаган икән, берни эшләп тә булмый. Мин аларны ихлас күңелдән язган идем тагы. Без бит инде телгә ни килде шуны язып, шуны сөйли торган яшьтән узган. Мин уйладым исә - эшлим, әйткән сүземне – үтим. Бала чактан ук үз-үземә очучы булам дип сүз биргән идем, тормыш юллары нинди генә каршылыклар китереп чыгарса да, үземнекен иттем – очучы булдым. Сиңа да, эч пошканнан кызык итеп түгел, күңелемә ошап калганга хат язам һәм үз күңелемдә, үз телемдә булган сүзләр белән язам. Һәм мин, сездән аермалы буларак, бер күрүдә гашыйк булуга ышанам. Кешене беренче күрүдә үк, бөтенләй үк булмаса да, 99% аңлап була дип саныйм. Сез башкача уйлыйсыз, ә мин менә шундый, нишлим соң... Мин кешегә ышанырга кирәк диеп саныйм һәм ышанам. Кешедән гел мәкер һәм яманлык кына түгел, яхшылык көтәргә кирәк дип уйлыйм.
 Аннан килеп, мин сез язган һәр сүзне йөрәгем аша уздырып кайтып-кайтып укырга яратам. Ләкин хатларыгызда миңа ышанмау, минем һәр сүземә тәнкыйть күзлегеннән карауны сизеп, вакыт-вакыт үз-үземне кая куярга белмим, кәефем кырыла. Күңелемә шикләр дә кереп куя кайчак: Бәлки, бу хатларым белән мин сезнең тынычлыкны гына югалтам, бәхетегезгә каршы төшәмдер... Әгәр шулай икән, ачыктан-ачык әйтегез. Мин ничек тә түзәрмен. Мин авырлыкларга да, ялгызлыкка да күп түздем инде, алга таба да түзәрмен.
 Шулай да ашыгып нәтиҗә ясаудан сак булыйк әлегә. Мин сезне югалтырга теләмим, Лена. Бер күрешеп сөйләшергә кирәк безгә. Сезнең хакта барын да беләсем килә минем: ничек эшлисез, буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, әниегез ничә яшьтә, аның сәламәтлеге ничек һәм башкалар турысында. Әниегезгә минем хакта сөйләгәнегез бармы, ул мине беләме? Юкса, сез югында ишегегезне шакып, ул мине кисәү агачы белән куып җибәрсә, кая качарга белмәссең. Алдан ук белеп торыйм дим.
 Бу хат белән тагы бер фоторәсем җибәрәм. Әмма бу юлы үзем генә түгел, Балченков Володя исемле дустым белән төшкән идем. Сайлау көнне.
 Сезгә исәнлекләр теләп, сәлам белән, Рафаэль.
 21.03.53ел. Кинель шәһәре.”
 
 Лена бу хатны озак көтеп алды. Үзенең, сер бирәсе килмәүдән чыккан, кайбер саксыз сүзләре белән егетне үпкәләттем ахыры дип уйлый башлаган иде инде ул. Һәм дөрестән дә шулай булып чыккан түгелме соң...
 Рафаэль үзенең бу хатында, ничектер, үзгәрә төшкән кебек тоелды аңарга. Җитдиләнә һәм кырыслана төшкән. Һәм, иң гаҗәбе, беренче тапкыр ул үзенең хатында шигырь юллары китермәгән. Баксаң, егетнең хатларындагы ул шигырьләрне зарыгып көтеп ала торган булган икән ич ул. Әле генә аңлады шуны. Ул шигырь юлларындагы хисләр кайнарлыгы, эчкерсезлек һәм җанны иркәли торган сүзләр җитмәде аңарга бу юлы. Беркадәр купшы тоелсалар да кадерле һәм бик кирәк булган икән ич алар аның өчен. Рафаэльдән башка әле бер кемнең дә аңарга атап шигырь язганы юк иде ич. Ничек рәхәт иде ул шигырьләрне уку. Кайтып-кайтып уку... Аларны бит әле ул бергә туплап, җыеп та килә иде. Кызганыч, Рафаэль аңарга бу юлы шигырь багышламаган.
 Шундый уйлар кичерде кыз. Һәм шул көнне үк кичен, керосин лампасы яктысында утырып, хат язып салды. Хаты озын булып чыкты бу юлы. Рафаэльгә әйтәсе, аның белән киңәшәсе килгән фикерләре күбәеп киткән иде шул. Сер бирергә теләмәсә дә, Рафаэль белән хат алышу, аннан хатлар көтү иң зур һәм бердән-бер куанычка әверелеп бара иде ич аның өчен. Бу егетне югалтасы килми иде аның. Ул хакта, хәтта, уйлап карарга да курка иде ул. Әмма, ялгышып та егетнең үзенә сиздермәде боларны.

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 13 >>