Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 14

 1953 нче елның 13нче июнь иртәсе. Саратов. Аэропорттан шәһәргә бердән-бер автобус йөри икән. Шулай да урын җитәрлек иде автобуста, студент чаклардан калган гадәт буенча, арткы урыннарның берсенә кереп утырды кыз.
 - Сезгә кайда кадәр,- дигән сорау белән, каршысына кондуктор килеп басты ул да түгел. Кондуктор хатын шактый ук юан, тавышы көр, йокысы туймагангадыр, күз төпләре шешенгән. Муенына асылган ачык сумкасын рәтләгән атлы булып, андагы акчаларын шылтыратып алды ул.
 Гаепле кеше сыман, каушап калды Лена.
 - Белмим шул...- Һәм, озак көттермичә, ачыклык кертергә ашыкты.- Шәһәр үзәгенә.
 - Кайсы тукталыш икәнен дә белмисеңмени?- дип, ачылыбрак китте кондуктор. – Шәһәр үзәгендә ни кирәк соң сиңа, сеңлем...
 - Кунакханә.
 - Күптән шулай дип әйтергә иде. Аңлашылды, - диде ул һәм вак акча белән билет калдырып ары китеп барды.- Игътибарлы булыгыз, барып җиткәч тә мин сезне кисәтермен.
 Шәһәр үзәгендә кунакханәнең “Центральное” дип аталганын эзләп тапты ул. Бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә кунакханә ишеген атлап керүе иде. Администратор өстәле артына килеп басты.
 - Миңа бер урын кирәк иде.
 - Урыннар юк.
 - Ә миңа бик кирәк иде.
 - Башка кунакханәләргә барып карамадыгызмы соң?- диде администратор хатын. Ул шактый ук җитди сөйләшүенә дә карамастан, кырыс түгел, кешелекле сыман күренә иде.
 - Миңа сезнең кунакханәдә урнашырга кирәк иде шул,- дип, уйга калып торды кыз. Рафаэльгә бит ул “шәһәр үзәгендә” дип язган иде. Әлбәттә инде, ул аны эзләп “Центральное” дип аталган кунакханәгә киләчәк. Килер дә, аны таба алмыйча кире кайтып китсә ни хәл итәр. Шуңа башка җирдән урын эзләп чыгып китәргә ашыкмады әле ул, икеләнебрәк торуында булды.
 Администратор хатын да сизеп алды моны, һәм аның хәленә кереп, сорап куйды:
 - Студент түгелме соң сез?
 - Юк шул. Мин инде укуны тәмамладым, укытучы булып эшлим.
 - Шуңа соравым, безнең монда читтән торып укучылар өчен калдырылган урыннарыбыз бар иде. Бик озакка булмаса, бәлки, шунда урнаштырып торсак кына инде. Ничә көнгә килдегез соң?
 Шатланып куйды Лена. Куанычыннан елмаеп та җибәрде бугай әле.
 - Мин озакка тгел. Иң күп дигәндә дә ике-өч көннән артык калмам.
 Кунакханәнең ян коридорында, иң ерак почмакта урнашкан бер бүлмәдән урын бирделәр үзенә. Анда бер студент яши икән инде, шуның күршесенә. Шартлары чамалы гына булганга бәясе дә кыйммәт түгел иде. Монысы да мөһим иде аның өчен.. Менә ич ничек кулай килеп чыкты. Администратор хатынга күп рәхмәтләр әйтеп, ул үз бүлмәсен эзләп тапты. Урнашты. Анда яшәүче студент кыз институтта булу сәбәпле, бүлмәдә һичкем юк, тыныч иде. Урын өстенә ятып бераз хәл алырга да тырышып карады. Әмма, төн буе юлда булуга да карамастан, күзләренә йокы кермәде. Рафаэль турында уйлады. Беренче күрешүләре булачак ич. Бер-берләрен ошатырлармы? Ошатмасалар нишләргә?.. Ничек сөйләшергә, үз-үзеңне ничек тотарга – мең төрле билгесезлек, мең төрле сораулар бимазалый иде аның күңелен...
 Егет, аның уйлавынча, очулары тәмамланганнан соң, димәк, сәгатъ дүртләр тирәсендә килеп җитәргә тиеш иде шәһәргә. Шулай да дүрткә кадәр бүлмәсендә түзеп утыра алмады ул, өч тулып узгач та, киенеп түбәнгә төште. Ачкычны тапшырды. Һәм кесәсеннән блокнот чыгарып, анда кунакханә исемен һәм үзе урнашкан бүлмә номерын язып куйды, оныта күрмәсен тагы. Инглиз язучысы Мунроның “Эңгер-меңгер” дип исемләнгән хикәясе этәрде бугай аны болай эшләргә. Аның герое бит, шулай, чит шәһәрдәге кунакханәгә килеп урнашкач, үзе урнашкан кунакханәнең исемен, һәм бүлмә санын онытып адашып йөри озак кына.
 Кунакханә шактый ук борынгы бинага урнашкан икән. Фоеда төрле скульптуралар байтак, диварларында тарихи бизәкләр һәм язулар. Шулар белән кызыксынып, шуларны өйрәнеп вакыт уздырып йөрүе иде кызның. Һәм, әлбәттә, күз чите белән берөзлексез урамнан керү ишеген күзәтте.
 Администратор янындагы стенага эленгән зур сәгатъ төгәл 15 сәгатъ 40 минутны күрсәтә иде. Кинәт, тышкы яктан керә тороган ике катлы зур ишек ачылып, аннан җитез һәм нык адымнар белән хәрби киемдәге калку буйлы бер кеше килеп керде. Ул җәт кенә үзе артыннан ишеген япты да, әйләнә-тирәсендәге һичкемгә игътибар итмичә, ныклы һәм зур адымнар белән туп-туры администратор өстәле каршысына барып басты. Яшел тасмалы фуражкасын килешле генә кыйшайтып куйды, көн эссе булгангадыр, гимнастеркасының иң югаргы сәбәбен ычкындырды. Һәм сорау белән мөрәҗәгать итте. Хәрби офицерга аерым ихтирам күрсәтеп, администратор шундук, зур дәфтәрен ачып, кабаланмый гына кемнеңдер фамилиясен эзләргә кереште.
 Лена акырын гына аңарга якынлаша төште. Һәм тыныч кына эндәшергә җөръәт итте:
 - Рафаэль, бу мин – Лена.
 Тавыш ишетелгән тарафка борылды офицер һәм, янәшәсендә үк басып торган кызны күреп, балкып елмаеп җибәрде. Аны менә шулай җиңел генә очратырмын дип һич көтмәгән иде бугай ул. Болытлар артыннан кояш килеп чыккандай булды аның бу елмаюы.
 Кыз, үзенең уңайсызлануын сиздермәскә тырышып, күрешергә дип аңарга кулын сузды.
 - Исәнме, Лена! Саратовка ничек килеп җиттең?..
 Ул арада Лена, әле булса журналларын актаруда булган, администратор хатынга эндәште:
 - Рәхмәт сезгә, эзләп мәшәкатьләнмәсәгез дә була, мине таптылар.
 Алар, бер-берләренә карашларын текәп, үзара елмаешып баскан җирләрендә катып тордылар байтак кына. Икесе дә бәхетле иде. Икесе дә бу очрашуга һәм бер-бере белән күрешүгә ышанып җитмиләр иде бугай әле. Алты ай хат алышып та, хатлар аша күпме серләшеп тә, беренче кабат кына күрешүләре ич. Мәһабәт гәүдәле очучы белән юка һәм җиңел җәйге күлмәк кигән, биегүкчәле ак босоножкалы, күз явын алырлык матур һәм зифа бу кыз үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп өлгергән иде инде. Аларның килеш-килбәте һәм үз-үзләрен тотышы кеше игътибарыннан читтә калырга мөмкин түгел иде шул мәлдә.
 Тораташ кебек баскан җирләрендә катып, шулай сүзсез генә карашып торуларыннан уңайсызланып, сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч – исәнме кодагый, дигән сыман, Рафаэль сорап куйды:
 - Сез шушы кунакханәдә урнаштыгызмыни?
 - Әйе. Мине табу сезгә җиңелрәк булсын дидем...
 - Дөрес эшләгәнсез,- диде егет. Һәм тагы бер мәртәбә, кызның болай да менә сикереп чыгам-менә сикереп чыгам, дип типкән йөрәген яндырып, бар табигате белән балкып эчкерсез елмаеп җибәрде. – Без нигә дип әле болай һәм менә монда басып торабыз соң. Әйдә, урамга чыгыйк, монда бик матур бакчалар бар. Анда җырларда җырланган Саратов юкәләре үсә. Шунда кереп бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк.
 Янәшә атлап бакчага таба үтте алар. Әмма кызны култыклап алу түгел, җитәкләшергә дә кыюлыгы җитмәде әле Рафаэльнең. Бер-берләренә сиздермәскә тырышып, кыз – егетне, егет кызны күзләде. Әмма сер бирергә ашыкмадылар әлегә.
 Ленага туры карарга куркып барды Рафаэль. Ул өзелеп көткән, ул шигырьләр багышлаган, аның тыңгылыгын югалткан һәм үзе еракта булса да аңарга бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм гайрәт биреп торган кыз бара ич аның янәшәсеннән. Бу инде ул күз алдына китергән кыз гына да түгел. Теге вакытта кышкы киемнән, читтән генә күреп калган иде бит ул аны. Ә бүген исә ул һинд киноларындагы гүзәлләрне оныттырырлык. Юка җәйге күлмәк аның гәүдәсендәге һәммә борылыш һәм чигелешләрне ничек бар шулай күрсәтеп тора. Җыйнак гәүдә, нечкә бил, уттай янып торган зур күзләр, иңбашына сузылып төшкән чем кара чәч толымнары – беренче күрүгә үк аның күз явын алды, башын әйләндерде. Ходайдан сабырлык сорап, ике кулын йомарлап, иреннәрен кысып, күңелендә туган хисләрне авызлыклап чак түзеп барды ул шунда. Ул төшләрендә күреп саташканга караганда да күпкә нәфисрәк, ягымлырак һәм, күренеп тора, акыллырак та икән бит аның Ленасы.
 Билгеле инде, үзалдына кыз да кайбер нәтиҗәләр ясап өлгергән иде. Иң элек, бары тик хәрбиләргә генә хас, төз һәм җыелган мәһабәт гәүдәсе белән җәлеп итте аны Рафаэль. Тугыз ел хәрби хезмәттә узган яшьлек үзенекен иткән. Таза дип тә әйтеп булмый иде үзен, ябык дип тә, аңардан көч һәм гайрәт бөркелеп тора. Кояшта каралган озынча йөз, киң маңгай, куе кара кашлар һәм бераз бөдрәләнеп торган чем кара чәч. Туры борын уртасында ниндидер яра эзе күренеп тора. Ап-ак тешләр, ул көлеп тә җибәрсә, кояш чыккан сыман яктырып китәләр. Гомумән, елмайганда һәм көлеп җибәргәндә, аның калын иреннәре һәм коңгырт кара күзләре генә түгел, бөтен йөзе, бар булган табигате балкый, тантана итә төсле иде. Ә инде ул кычкырып көлеп җибәрсә - дөньяда булган бар кайгы, хәсрәтең онытылыр. Хатлары аша аз гына да аңламаган, күз алдына китерә алмаган икән бит аны Лена. Тормышта ул күп мәртәбәләр кызыклы һәм күңеленә якын , үз тоелды аның.
 Беренче тәэсирләр әнә шундый иде. Бер-берен алар шундый итеп күрде. Әмма бу хакта ник берсе, ялгышып кына булса да, бер сүз әйтсен. Кыскасы, сер бирмәделәр. Бу тәэсирләр һәр икесенең үз күңелләрендә калды.
 Кунакханәдә чакта алар ни сәбәпледер, күрәсең кеше арасында булгангадыр, рус телендә сөйләштеләр. Бакчаның тыныч бер почмагында урнашкан агач эскәмиягә килеп утыргач, Лена тәкъдим кертте:
 - Әйдә әле, Рафаэль, үзебезнең татар шәһәре Сары тауда бер рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырыйк әле, дан булсын.
 - Мин бик шатланып риза. Татар телен мин гел сагынып яшим. Авылдан киткәч тә беренче елларда русча сөйләшеп телләрем ара торган иде. Инде ияләштем, тел көрмәкләнми хәзер, - диде дә, тыйнак кына кычкырып көлеп алды Рафаэль. Һәм шул көлүе белән ике арада булган бөтен рәсмилекне юкка чыгарды да куйды. Гаҗәп көчкә ия иде аның көлүе – башкаларны да үзе артыннан ияртә һәм сихерли торган көлү, тылсымлы көлү.
 Кыз да аңарга кушылып көлде. Һәр икесенә дә рәхәт һәм җиңел булып китте шунда.
 - Тагы бер тәкъдимем бар,- диде Рафаэль, тәмам үзләшә төшеп.- Рәсмилекне ташлап “Син”гә күчикме әллә...
 - Әлбәттә, без бит инде алты ай танышлар.
 - Йә, Лена, инде сөйлә: юлда нинди газаплар кичердең, ничек килеп җиттең?
 - Бер нинди газап та кичермәдем, бик яхшы килеп җиттем. Смышляевкада( Куйбышевтагы аэропорт исеме- авт.) көтеп утыру да булмаса әллә кайчан Саратовта булыр идем инде. Самолет тиз оча икән ул.
 Самолет турында сүз чыккач, Рафаэльнең күзләре яна башлады. Ул елмаеп җибәрде тагы.
 - “Тиз оча” дисең. Кукурузникның очуы да тиз булса. Менә без очкан самолетларны күрсәң иде син, Лена. Артларыннан күз иярми. Ә бераздан менә тавыштан да тизрәк оча торган самолетлар көтәбез. Алары инде дөньда тиңе булмаган самолет булачак...
 - Тавыштан тиз дисеңме? Шундый тизлек тә буламы... Самолет ничек шулай очсын икән?- дип, гаҗәпләнүен белдерде кыз. Үз колаклары ишеткәнгә ышанасы килмәде аның.
 - Безнең Советлар Союзы авиациясы кешенең хыялына сыеша алмас уңышларга ирешәчәк, Лена. Тиздән, хәтта, мин сиңа сер итеп кенә әйтәм, җирнең тарту көченнән ычкынып, космоска, башка планеталарга оча торган самолетлар да булачак. Советлар Союзының уйлап табучы конструкторлары дөньяда беренче хәзер. Мин әле, боерган булса, күрерсең, шул планеталарга очу турындагы хыяллар белән дә яшим. Һәм бу хыялымның да тормышка ашарына өметем зур.
 - Ул планеталарда кызлар бик чибәр булса...
 - Әлегә әйтә алмыйм, күреп төшкәчтен, беренче булып сиңа сөйләрмен, яме,- дип кенә куйды ул бу юлы. Шярмады, көлмәде. Күзләре зәңгәр күккә текәлгән иде...Һәм шундук җиргә дә әйләнеп кайтты тагы үзе. Сорашырга кереште.– Эшләрең ничек бара соң? Мәктәптә эшләү артык авыр түгелме?..
 - Укытучының көне шул ыгы-зыгы белән үтә дә китә инде аның. Балалар тыңлаулы анысы, тырышлар. Әмма инглиз телен өйрәнү һәркемгә дә бер төрле үк җиңел генә бирелми. Ачуны чыгарган чаклары да була... Мин бит үзем аспирантурада калу турында хыяллана идем. Өч ел мәктәптә эшләү мәҗбүри диделәр.
 - Мин дә хәрби академияга керү турында хыялланам. Әмма мәктәптә алган белемне, онытып бетермәгән булсам, яңартырга туры киләчәк. Немец телен дә оныта башлаганмын инде, сугыш вакытында су кебек эчә башлаган идем...
 Рәхәт иде аларга шулай узара сөйләшеп утыру. Әйтерсең лә, гомер буе аралашып яшәгән күптәнге танышлар иде алар. Очрашуларына бер сәгатъ узмаган, ә инде бер-берен ярты сүздән аңлый башладылар.
 - Монда бик яхшы театр бар. Әллә шунда барып карыйкмы,- дигән тәкъдим кертте Рафаэль бераздан.
 Лена бик теләп ризалашты, үзенең театр яратуы турында хатларында да язган иде инде ул. Константин Симонов әсәре буенча куелган спектакль карады алар. Ниндидер космополит галимнәр турысында. Эчтәлеге әллә ни хуш килмәде күңелләренә. Ә актерларның уены әйбәт иде, алары ошады.
 Театрдан соң да, урамда йөрмәделәр, алдан планлаштырган программасы булган икән әле Рафаэльнең.
 - Хәзер ресторанга барабыз, - диде ул, күңел күтәренкелеге белән.
 Ресторан турында ишеткәч тә куркуга төшә язды Лена. Ресторанны ул бик байлар гына йөри торган һәм шуның өстенә җүнле кешеләр читләп узарга тиешле урын кебегрәк кабул итәргә күнеккән иде. Аның рестораннарда һичкайчан булганы юк. Шуңа, кабалана төшеп, каршы килде ул.
 - Юк, Рафаэль, мин укытучы кеше, рестораннарга йөрү килешмәс. Әйдә, берәр столовойга керик тә ашап чыгыйк.
 Шунда егетнең көлеп җибәрүен күрсәгез икән сез. Кеше-кара күренми иде әйләнә-тирәдә, рәхәтләнеп кычкырып көлде ул. Әмма башкаларны үпкәләтә торган көлү түгел, киресенчә, юата, иркәли торган көлү иде бу.
Рафаэль генә шулай көлә белә.
 - Беренчедән, кичке җидедән соң, Саратовта гына түгел, бөтен Советлар Союзында ашханәләр ябык була, эшләми, Лена. Икенчедән, без бит ял итәбез. Син отпускада. Ә мин синең белән очраштым. Бу вакыйгамы? Вакыйга! Бер истәлек булыр, рәхәтләнеп утырып чыгыйк, мин сине чакырам, Лена,- диде ул.
 Шул чак кызның күзләренә шундый итеп карады ки, аңарга карышу, аны тыңламау мөмкин түгел иде.
 - Ярый, барыйк алай булгач, монда безне танучылар булмас,- дип ризалашырга мәҗбүр булды кыз.
 Шәһәр үзәгендә, Лена тукталган кунакханәгә якын гына урнашкан ресторанга килделәр. Ишегенә “Урыннар юк” дигән такта элеп куйганнар. Атна ахыры булу сәбәпледер, чират торучылар да бар иде булса кирәк. Рафаэль исә, югалып калмады, Ленаны җитәкләп алды да, ышанычлы адымнар белән туп-туры зур калын ишеккә таба узды. Ишек төбендә, керүчеләрнең юлына аркылы төшеп торган швейцар, хәрби офицер килүен күргәч, аларга ишекне үзе ачты һәм “хәерле кич” теләп каршы алды.
 Ресторан шыгырым тулы, шау-гөр килеп тора. Залның иң түрендә бердән-бер өстәл буш булып, аларны шунда утырттылар.
 - Монда сине һәркем белә. Бик еш буласыңмы әллә,- дип, сорамый булдыра алмады кыз.
 Фуражкасын өченче буш урындыкка салып, чәчләрен сыпыргалап торган Рафаэль чираттагы мәртәбә, балкып, елмаеп җибәрде.
 - Юк, бу ресторанга беренче керүем. Шимбә киче булганга, сине эзләп барышлый, мин алдан ук урыннарны аертып куйган идем. Дөрес эшләгәнмен, шулай бит, әйеме Лена?
 - Дөрес эшләгәнсең...
 - Бу матур кыз Саратовка килгән беренче көнендә үк ачтан үлмәсен әле дигән идем.
 Күңелле булып китте, рәхәтләнеп көлешеп алдылар.
 Урта яшьләрдәге официант хатын килеп басты аларның каршысына.
 - Нәрсәләр ашарга-эчәргә җыенасыз,- диде, бер кызга, бер егеткә битараф карашын текәп. Ул инде көне буе эшләп шактый ук арыган күренә. Шулай да дорфа кыланмый, ихтирамлы иде үзе.
 - Миңа чәй белән печенье булса, җитәр...- дип җавап кайтарды кыз, дәшми торудан уңайсызланып. Һәм, ялгышмадыммы дигән сыман, Рафаэльгә карап куйды.
 Егет меню актара, меню өйрәнү белән мәшгүл иде. Официант аңарга да сузган иде ул катыргы кәгазь кисәген, кыз баш тартты, аны кулына алмады. Барыбер бер ни аңламый ич, ресторанның тәртибен дә белми, әнә, Рафаэль ни эшләсә шуны кабатларга тырышып утырган көне.
 Көттерә төшеп кенә, аркалы урындыгында ипле генә киерелеп, заказ бирергә кереште Рафаэль. Әллә ниләр санап чыкты. Ул әйткәннәрне тәртибе белән язып барды официант хатын. Итәгатъле һәм игтибарлы иде ул алар өчен, ашыктырмады, кабаланмады. Кайбер киңәшләр дә бирде бугай әле үзләренә. Аларның ризык сайлап сөйләшүләренә кысылмады Лена. Ни китерсәләр дә, тизрәк кенә китерсеннәр, дип уйлап утырды. Тамагы нык кына ачыккан иде шул аның. Саратовка килеп төшкәннән бирле авызына ризык капканы юк. Моңарчы уена да кереп карамады. Ә монда килеп кергәч, аш-су исе тамак төпләрен кытыклый башлады әнә.
 Кергәч тә Рафаэль аңарга урынны түрдән тәкъдим иткән иде. Шуңардан файдаланып ул инде, берочтан, бу биек һәм тарихи залның диварларындагы рәсемнәр һәм скульптуралар белән дә танышып чыгарга өлгергән иде. Ошый иде аңарга монда утыру.
 Официантка киткәчтен дә, тамак кайгысын онытып торасы килүдән, Рафаэльдән Саратов шәһәренең тарихи урыннары хакында сораштырырга кереште ул. Белгән кадәресен сөйләде егет. Ул күбрәк революция һәм гражданнар сугышы тарихы белән бәйле урыннар һәм вакыйгалардан хәбәрдар иде. Һәм шундук ачыклык кертергә дә тиеш тапты.
 - Мин бит, Лена, үзем дә синең кебек командировкага килгән кеше монда. Саратовны әле бик белеп бетермим. Ә менә Куйбышевка килгән булсаң, ул шәһәрне яхшы беләм. Ул зуррак та, матуррак та шәһәр, тәүлекләр буе таныштырып йөрер идем үзеңне.
 Ул арада, официант хатын озак көттермәде, подносына дөнья кадәр ризык төяп килеп тә җитте. Өстәл ризык белән тулды.
 - Болар барысы да безнең өченме?- дип сорамый булдыра алмады Лена. Гаҗәпләнерлек тә иде шул, ниләр генә алмаган иде Рафаэль.
 - Безнең өчен. Кирәксә, тагы да китертербез,- диеп куйды егет, күңеле булып.
 - Әмма мин болай күп ашарга өйрәнмәгән. Шуның өстенә, кич бит инде хәзер, йокы алдыннан...
 - Ресторанда күңелеңә ошаганны ашыйсың, ошамаганын калдырасың. Монда үзебез хуҗа, һичкем безне куаламый, мәҗбүр итми, Лена.
 - Шулай дисәң генә. Әмма мине тарелкага салынганны ашап бетерергә өйрәткәннәр.
 - Һәм дөрес тә. Безнең татар халкы ризыкны олыларга, кадерләргә өйрәнгән бит ул. Безне дә бала чактан шулай өйрәттеләр - ипинең валчыгын да җиргә төшермәскә, ашаган тарелкаңны ялап ук куярга. Кемгәдер сәер тоелырга мөмкин, әмма дөрес тәрбия.
 Рафаэль каршыдагы ике фужерга ашыкмый гына кызыл шәраб салды.
 - Әйдә, безнең очрашу хөрмәтенә күтәрик,- диде ул, үзенә якынрак булганын кулына алып.
 Лена карышмады. Алар, матур зеңгелдәү авазы чыгарып, шәрабларын чәкештереп алдылар. Рафаэль эчеп җибәрде. Лена авыз гына итте дә кире өстәлгә куйды шәрабын.
 Егет, нигә инде алай иттең, бераз гына булса да эчмәдең, дигән сыман карап куйса да, сүз куертырга кирәк санамады. Кызның шәраб эчмәвенә куанып та куйды булса кирәк әле ул. Гомумән, уе изгелектә булган ир ат һичкайчан кыстый-кыстый шәраб яисә исерткеч эчертми ул хатын-кызга.
 - Рөхсәт булса, Рафаэль, мин иң элек рәхәтләнеп чәй эчәр идем,- дип, өстәл читендә торган чәйнеккә үрелде Лена.- Уфадан чыгып киткәннән бирле чәй эчкәнем юк. Чәйне сагындым.
 - Уңайсызланма, ни теләсәң, шуны аша, эч, Лена. Монда син үзең хуҗа, күңелең ни теләсә шуны эшлә, - дип, кызны кайгыртуында булды егет, чәйгә диеп алынган тәм-томнарны да аның каршынарак күчереп куйды.
 Бер-берен кысташып, аш арасында дөнья хәлләрен дә сөйләшеп-уртаклашып озак кына утырдылар алар ресторанда. Әмма, барыбер, алынган ризыкларының байтагы артык булып чыкты. Өстәлдә калды.
 - Сез нигә шулай нәзберек булып чыктыгыз соң әле, бик аз ашагансыз ич. Утырырга иде әле, ашарга иде. Мин сезгә иң тәмлеләрен генә соратып китергән идем, - дип, аларны, аналарча кайгырту белән, кыстарга тырышып карады официант хатын. Барып чыкмады.
 Зур рәхмәтләр әйтеп чыгу юлына юнәлделәр. Һәм санаулы гына минутлардан соң, алар инде Лена урнашкан кунакханә ишеге төбенә барып җиткәннәр иде.
 Туктап калдылар. Кичке урам бушап, тынычланып калган. Бер-беренә карашып торды алар бертын. Кочаклашу-үбешү турында уйлаган да юк, кая ул. Ялгыш кына җитәкләшкән, куллары-кулга тиеп киткәндә дә, уңайсызланудан, колакларынача кызарып чыга иде аларның. Тәрбия башка һәм заманы бүтән иде шул!.. Хәзерге яшьләр генә бит ул, бергә йоклап аерылышкан чакларында, “между прочем” дигән сыман, бер-берләренең исемнәрен сорашалар һәм сотовый телефон номерларын алышалар.
 - Театр өчен дә, ресторан өчен дә рәхмәт сиңа, Рафаэль,- диде кыз, ихлас күңеленнән.- Онытылмаслык дәрәҗәдә матур булды бу кич...
 - Үзеңә рәхмәт. Тыныч йокылар. Иртән мин сиңа шалтыратырмын, ярыймы Лена.
 - Ә син ничек, иртүк килеп тә җитәргә уйлыйсыңмы?
 - Мин бит ерак китмим. Мин дә шәһәрдә кунакханәгә урнаштым, - диде Рафаэль. – Моннан ерак та түгел, җәяүләп ун-унбиш минутта кайтып җитәм.
 - Хәерле юл һәм тыныч йокылар алай булгач...
 Хушлашып кулын болгады да калын ишекләр артына кереп югалды Лена. Хушлашу җиңел булмаса да, Рафаэльнең күңел күтәренке, кәеф әйбәт иде. Ул тиз-тиз атлап, күңеленә хуш килгән көйләргә сызгыра-сызгыра, төнге Саратов урамнары уртасыннанүз кунакханәсенә таба ашыкты.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 15 >>