Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 18

 Иртүк торып чәй эчкәч тә эшкә ашыкты Рафаэль. Дөньяда иң бәхетле кеше итеп хис итте ул үзен шул иртәдә. Тәрәзәдән төшкән иртәнге нурларны көнләштереп балкый иде ул.
 Ул иртәдә дөньясында аның кебек бәхетле кеше булмагандыр, икенче берәү булса – анысы да Лена гына булгандыр. Урамга чыккан ачык тәрәзәдән башын чыгарып кул болгап озатып калды ул үзенең бердән-берен. Йөгерә-атлый эшкә ашыккан Рафаэль тыкырыкның аргы башына җитеп борылышта күмелгәнче карап калды ул аның артыннан.
 Рафаэль эшеннән төрле ризыклар төялгән зур сетка күтәреп кайтты. Лена да, булдыра алган кадәр кайгыртып, өстәл әзерләгән, хуҗа хатыннан сөт, йомырка һәм яңа пешкән ипи сатып алган булып чыкты. Беренче тапкыр бер гаилә булып икәүдән-икәү генә серләшеп чәй эчте алар. Ә аннан соң бер кешелек тар тимер караватка аркаларын стенага терәп янәшә утырдылар да, киләчәккә планнар корырга керештеләр.
 - Без заманча гаилә корырга тиеш, Рафаэль,- дип, сүз башлады Лена. Ул ипле генә, җиренә җиткереп, сеңдереп аңлата иде үзенең һәр фикерен. Бер ни эшләп тә булмый, укытучы! Ә укытучы халкы, билгеле инде, киңәш итәргә, өйрәтергә оста. – Икебезгә дә укуны дәвам иттерергә, белемебезне тагы да тирәнәйтергә кирәк булачак. Мин үзем, күптәнге хыялым булган, аспирантурага керергә җыенам. Ләкин менә анда укырга керү өчен, ким дигәндә, өч еллык педагогик стаж булу мәҗбүр. Бер елын инде эшләдем, тагы ике ел мәктәптә балалар укытырга туры киләчәк.
 - Хыял – яхшы нәрсә инде ул. Миндә дә бар ул. Хәрби академияга керергә иде дә бит,- дип, уйга калып торды Рафаэль.
 - Теләгең бар икән, димәк, керергә һәм укырга кирәк. Нәрсә тота соң үзеңне? Моны мин бик шатланып хуплыйм.
 - Мәктәпне тәмамлаганга байтак еллар узды. Булган белем коелып бетмәдеме икән, шуңардан куркам.
 - Нинди фәннәрдән имтихан?
 - Математика, физика һәм чит телдән. Математика белән физиканы мин яхшы белә идем анысы...
 - Димәк, куркырлык бер сәбәп тә юк.
 - Ә чит телдән?
 - Ә син оныттыңмы, мин бит инглиз теле укытучысы. Чит телдән үзем консультациялар бирермен.
 - Шулай дисәң генә,- җанланып, очынып китте Рафаэль. Юктан гына да кәефе күтәрелеп китә иде аның шулай. Шул күтәренке күңел белән Ленаны кочып алды ул һәм җәт кенә күтәреп алып үзе тирәли зыр әйләндерә башлады.
 - Чү, төшереп җибәрә күрмә, башымны әйләндерәсең,- дигән атлы булды Лена.
 Х уҗалар үз мәшәкатьләре белән каядыр чыгып киткән булып чыкты. Шул форсаттан файдаланып, ташып торган гайрәтен кая куярга белмәгән Рафаэль мандолинасын тартып чыгарды тагы һәм “тел-дин-татын, тел-дин-татын” китереп уйнарга кереште. Халык җырларын бик ярата иде ул. Үзе уйный һәм үзе үк тыныч кына җырлый да башлады. Аның җилкәсенә үз итеп башын салган Лена да кушылды җырга. Җыр аларны бәхетле дөньяга – үзләре туып үскән, дөньяның иң матур төбәге булган, Башкортостан якларына алып кайтып китте:
 Әйдә киттек сәхрәләргә, сәхрәләргә,
 Гөлләр араларына, Асылъяр,
 Матур яр, гүзәлем,
 Өзелә лә үзәгем.
 Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз
 Былбыл балаларына, Асылъяр,
 Асылъяр, күгәрчен,
 Күрми ничек түзәрмен.
 Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек,
 Гөрләп яшәр чагыбыз, матур яр,
 Асылъяр, кошкаем,
 Аерылмаек, дускаем...
 Рафаэль бар тавышка җырлый иде инде, аның тавышы көр. Җырның көен генә түгел, сүзләрен дә яхшы белә. Ә Лена аңарга кушылып, ипле генә, сизлер-сизелмәс кенә җырларга тырышты. Чөнки ул җырның көен яхшы белсә дә сүзләрен төгәл генә хәтерләп бетерми иде. Әмма аларның мандолинага кушылып бергә җырлавы шул тикле дә матур яңгырый иде ки, үзләрен белмәгән бүтән берәү шул чакны читтән генә тыңлап торса, ул, һичшиксез, болар чын җырчы икән бит диеп нәтиҗә ясаган булыр иде.
 - Син бик матур җырлыйсың икән бит, Рафаэль. Сиңа җырчы буласы калган,- дип, Лена егетне мактап та алды әле хәтта.
 - Ә мин чынлап та җырчы ич. Сөйләмәдем бит әле үзеңә,- дип, кычкырып көлеп җибәрде ул шунда. Һәм “Урман кисүчеләр ансамбле” маҗараларын сөйләп чыкты.
 Үзе сөйләде, үзе көлде. Яшүсмер чакларын хәтерләп, дус-ишләренең җорлыгын искә төшереп көлде ул. Аңарга ияреп Лена да көлде. Чынлап та кызык вакыйгалар иде ич. Шулар өстенә әле Рафаэль сөйләргә дә оста, теле телгә йокмый аның бер мавыгып сөйләргә керешсә.
 - Алай җырлавымны бик ошаткач, мин сиңа көн дә җырлап кына торырмын инде болай булгач,- дип, уенын-чынын бергә кушып әйтеп салды Рафаэль.
 - Җырлап кына яшисе иде шул,- дип офтанып куйды Лена.- Әмма, үзебезне алда ниләр көткәнлеген белмибез бит әлегә.
 - Ничек яшәү безнең үзебездән тора, Лена-җаным. Инде хәзер без бергә. Бары үзебездән генә тора.
 - Шулай гына булсын иде дә бит ул...- диде яшь кәләш суза төшеп.- Бу фатирга да менә ай ахырына тикле дип кенә керттеләр дисең.
 - Ә безгә артык кирәкми дә, ай ахырында безнең командировка тәмамлана, үзебезнең Бобровкага кайтып китәбез,- диде Рафаэль. Ул ышанычлы, көчле тавыш белән сөйләшә иде. Аның һәр сүзеннән, үз-үзен тотышыннан киләчәккә ышаныч, гайрәт сирпелеп тора.
 Ленаны да тынычландырды аның үз-үзен тотышы. Шулай да, хатын-кыз буларак, ул алдын-артын уйлап хәл итү ягында иде. Ул бит монда җәйге ял вакытында шәһәр күрергә генә дип килгән кеше. Аның да эше бар. Авыру әнисе бар. Аны да беръялгызын Уфада калдырып китә алмый бит инде ул... Ә монда – Рафаэль. Ул аңарга шундый тиз ияләште ки, аңардан аерылып тору, аңардан башка яшәүне дә күз алдына китерәсе килми хәзер. Рафаэль янында узган һәр көн, һәр сәгать тоташ бәхеттән гыйбарәт бит аның өчен. Ни рәвешле шул бәхетеңне калдырып кайтып китәргә мөмкин? Бер кая китмәс иде дә, башкача чарасы юк...
 - Бобровкага китәбез, дисең дә бит, Рафаэль, мин анда ни эшләрмен? Кайда торырбыз?
 - Анда офицерлар өчен фин йортлары салырга җыеналар, шуннан урын бирерләр дип уйлыйм, гүзәлем.
 - Йорт салынмаган. Ә син Бобровка дисең... Мәктәп бармы соң анда?
 - Әлегә юк. Әмма берничә елдан соң башлангыч мәктәп ачылырга тиеш, диләр.
 - Берничә ел һавадагы торнаны көтеп утырырмынмы?
 - Башка офицерларның хатыннары утыра ич, син дә утырырсың, гүзәлем.
 - Ә өч еллык стаж һәм аспирантурага керү турындагы хыял ни эшли?
 - Ул хыялларың да тормышка ашар, боерган булса.
 - Ничек?..
 Рафаэль, уйга калып торды байтак кына, һәм уңай җавап таба алмыйча җилкәсен сикертергә мәҗбүр булды.
 - Бәлки бер-бер җае табылыр иде әле...
 - Башка чарабыз юк әлегә. Ничек кенә авыр булмасын, Рафаэль, миңа Уфага кайтып китәргә туры килер. Ни торыр, ни эшләр урын юк бит әлегә. Ә инде бер-бер почмак бирсәләр, шундук яныңа килермен, килештекме...- дип, иренең култыгастына сыенды Лена. Юмалый белә иде ул.
 Юмалауда гына да түгел, аның сүзләрендә хакыйкать бар иде шул. Килешмәс җиреңнән килешерсең.
 Рафаэль шунда, кинәт кенә урыныннан сикереп торды да, тамак төбен кырып куйды.
 - Мин сиңа хәзер үзем бик тә яраткан бер җыр җырлармын. Кәеф кырылган, күңел төшкән вакытларда шул җырны кычкырып җырлап алсам, бөтен борчу-хәсрәтләрем юк була минем. Уйлама авыр уйлар, Ленам-гүзәлем, мине генә тыңла. Без бергә булганда сиңа җил-яңгыр тидермәм, шуны бел.
 Һәм ул көр һәм калын тавыш белән җырлап җибәрде:
 Таулар ватып ташлар актарганда
 Син булырсың минем күңелемдә.
 Эштән арып кайтып ял иткәндә
 Син булырсың минем телемдә.
 Кайда гына барып коя микән
 Ашыгып-ашыгып аккан агымсу.
 Рәхәт иде дуслар бергә чакта,
 Аерылышу булыр ямансу...
 Ленаның беренче тапкыр ишетүе иде бу җырны. Рафаэльне нәрсәсе белән шаккатыргандыр ул, аңлый алмады. Ниндидер коры һәм кырыс тоелды аңарга ул җыр. Җырда җылылык булырга тиеш иде аның өчен. Ә моңарда исә ул җитенкерәми төсле тоелды. Бәлки, беренче карашка гына шулай тоелып, ул ялгышкандыр...
 Күңелен шундый уй һәм тойгылар биләп торды аның. Әмма Рафаэльгә бу хакта авыз ачып сүз әйтмәде. Нигә кешенең кәефен кырырга.
 Мактау ишетмәгәч, Рафаэль үзе сүз башларга мәҗбүр булды.
 - Мин кул чабулар һәм “афәрин” дигән сүзләр ишетмәдем,- диде ул, шаярган атлы булып.
 - Беренче ишетүем бу җырны. Син аны сәхнәдә җырлагандай башкардың...
 - Солтан Габәшинең “Эшче” операсыннан ария,- диде Рафаэль, концерт алып баручы сәхнәдән сөйләгәндәй кыяфәт чыгарып. – Сез аны, чынлап та, сәхнәдән һәм Рәшит Әбдельмановның үзе башкаруында тыңладыгыз.
 Көлешеп алдылар бергә.
 - Әйтәм аны үз тавышың белән җырламадың. Әбдельманов җырлады мыни әле аны?
 Күңелле иде аларга шулай бергә-бергә утырулары. Сөйләшеп сүз, серләшеп сер бетәрлек түгел. Тик менә алда билгесезлек һәм үзләрен ни көткәнлекне белмәү генә, искә төшкән саен, җаннарын тырнап тора. Бу билгесезлекне аеруча, ир-ат буларак, Рафаэль авыр кичергәндер. Моны ул, әлбәттә, сиздермәскә тырыша иде. Кешегә сөйләргә оят бит – ул Ватан сугышында җиңеп кайткан солдат, ярты Европаны фашизм коллыгыннан азат иткән данлы Совет Армиясе офицеры, югары квалификацияле очучы-истребитель. Хезмәт иткән җирендә иң яхшы кадрларның берсе санала. Эшләгән урыныңда гаилә корып хатының белән бергә яшәрлек кечкенә генә почмак табу да зур проблема булсын инде. Гарьләнмәс җиреңнән гарьләнерсең...
 Әмма Рафаэль авыр уйларны, сагыш-борчуларны куып таратырга, җиңәргә өйрәнгән, күңелен аз гына төшенкелек биләп ала башладымы, ул шундук бердән-бер музыкаль уен коралы булган мандолинасына барып тотына. Хисләрен, тойгыларын җыр һәм музыкага сөйли башлый. Менә тагы мандолина кыллары аның йөрәк тибешенә кушылып кош булып сайрарга кереште.
 Ай былбылым, вай былбылым,
 Агыйделдә таң ата.
 Таңнар ата, өзелә үзәк,
 Җырлата да җылата...
 Ул шул кадәр бирелеп һәм ихлас күңелдән онытылып җырлый иде ки, аңарга кушылып җырлау түгел, тирән сулыш алырга да кыймый тыңлап торды Лена. Күренеп тора, ул шулай җыр белән күңелен бушата, җанын тынычландыра иде.
 25 нче июньдә эштән соң алар яшәгән бүлмәгә Рафаэльнең иң якын дуслары җыелып килде. Володя Балченков, Лева Лисин, Паша Кузнецов һәм Юра Крюков. Крюков күптән түгел генә өйләнгән булып чыкты, ул үзенең хатыны Кираны да алып килгән иде. Аз гына кызыл шәраб эчтеләр, ашадылар һәм Рафаэльнең мандолинасына кушылып берсеннән-икенчесе матуррак җырлар җырладылар. “Катюша”ны, “Подмосковные вечера”ны һәм билгеле инде ул елларда гаять популяр булган кинодагы «Летчиклар җыры”н:
 “...Первым делом, первым делом самолеты.
 Ну а девушки, а девушки потом...”
 Җыр үзләренә бик ошаса да, очучыларга кушылып җырласалар да, яшь хатыннар, назлана төшеп, ирләренә үпкәләгән дә булып кыландылар.
 - Без нәрсә, шул тимер самолетлардан да кадерсезрәк мени инде хәзер,- дигән булды алар берсен икенчесе бүлдерә-бүлдерә.
 - Җырның сүзләренә игътибар итегез,- дип, шундук җавабын да тапты Рафаэль.- Җырда сүз кызлар турында ич, ә сез безнең кадерле хатыннарыбыз. Шулай бит, Юра...
 Юра дустын хуплап, урыныннан ук сикереп торды һәм тост тәкъдим итте:
 - Безнең сөекле хатыннарыбыз өчен. Өйләнмәгән егетләрнең сөйгән кызлары өчен, аягүрә басып, терсәкне югары күтәреп, өч тапкыр “Урра” белән...
 Очучылар, кыядагы оядан атылып чыккан бөркетләр сыман, сикерешеп тордылар һәм нәкъ кушылганча башкарып та чыктылар. Кызларның да күңеле булды, әлбәттә.
 Кич сизелми дә узып китте. Кунаклар таралышты... Ә тагы ике көннән Рафаэль үзенең Ленасын Саратов һава аланыннан Самара аша Уфага очучы самолетка утыртып озатып калды. Аерылганда бер-берләренә сер бирмәскә тырышсалар да, икесенең дә күзләрендә кайнар яшь бөртекләре иде. “Бергә булулары бик күңелле, әмма аерылышу бик яман”, дип, юкка гына җырламыйлар икән ул...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 19 >>