Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 20

 Поезд төнге берләр тирәсендә Кинельнең тимер юл вокзалына килеп тукталды. Вагон ишеге төбендә аны чәчәк бәйләме тоткан Рафаэль һәм аның белән килгән солдат каршы алдылар. Ул солдат шофер булып чыкты. Әйберне мөмкин кадәр азрак алырга тырышса да күченеп килүче яшь киленнең багажы шактый булып чыкты. Бер олы чемодан, ике зур төенчек. Аларның берсендә - мендәрләр, юрган, тәрәзә пәрдәләре һәм шуның ише башка тормыш кирәк-яраклары, икенчесендә кышкы киемнәре. Шулар өстенә тагы бер тартма китаплар, ике банка варенье һәм әнисе кияү өчен дип хәстәрләгән төрле тәм-том.
 Алар бер-берен бик сагынган булсалар да бераз читләшә дә төшкәннәр иде. Рафаэль аның аркасына кулын салды, ул тартынып кына елыша төште. Ике ай узды ич күрешми торуларына. Ике ай дип әйтү генә җиңел, бер гомергә тиң озак узды ул вакыт аралыгы. Хәрби частька кадәр кабинада, бер-беренә шактый ук елышып янәшә утырып кайттылар. Йөрәкләре күкрәк читлегеннән менә чыгам-менә чыгам дип типсә дә, янәшәдә шофер булгангадыр инде, күбрәк сөйләшмичә генә бер-берләренә карашып бардылар. Ул кадәр ерак ара түгел икән, ярты сәгатъ тә узмады булса кирәк, кайтып та җиттеләр.
 Рафаэль керосинкада чәй кайнатып керде. Лена өстәлгә әнисе пешереп җибәргән пәрәмәч, өчпочмак һәм бавырсаклар чыгарып куйды. Карлыган һәм чия вареньелары кабып, үз бүлмәләрендә рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә озак кына чәйләп утырдылар.
 - Эшемне, әнине һәм барлык хыялларымны калдырып синең яныңа килдем, Рафаэль,- диде Лена.
 - Син декабрист хатыннарыннан бер дә ким түгел инде болай булгач, рәхмәт, гүзәлем,- дип, оялчан гына хатынының бит очыннан үбеп алды Рафаэль.
 - Без зур сынау уздык бу ике ай эчендә. Мин үземне бер дә ярату һәм сагынуларга бирешермен дип уйламый торган идем. Йомшак булып чыктым...
 - Юк, Ленам, ярату – ул йомшаклык түгел. Бары рухы белән көчле һәм сәламәт кешеләр генә чынлап яратырга сәләтле була.
 - Ә мин дөньясын онытып яраткан кешеләрне, яратам дип дөньсын оныткан кешеләрне авыруга саный торган идем.
 - Юк, Лена-гүзәлем, ярату – көч һәм гайрәт бирә, үз-үзеңә ышаныч һәм оптимизм китерә, бик беләсең килсә.
 - Ни генә булмасын, Рафаэль, мин бөтенләй уйламаган һәм моңарчы башыма да китермәгән адымнар ясап килдем синең янга. Үзем ышанып бетмим бугай әле хәтта. Минме соң бу?..
 - Рәхмәт, гүзәлем, син боларны минем хакка эшләгәнсең. Сиңа булган яратуым хакына. Мин шундый бәхетле хәзер... Төн уртасы булмаса, мандолинамны тартып чыгарыр идем дә бар тавышка җырлап җибәрер идем хәтта. Сиңа багышлап җырлар идем...
 - Син бәхетле булсаң, миңа башка һич нәрсә дә кирәкми, җаным,- диде Лена. Һәм ире кочагына сыгылып төште...
 Ике-өч сәгатъ йокладылармы-юкмы, ул турыда уйлаучы булмады. Иртүк торып бергәләп шаяра-көлешә чәй эчкәч тә өстен-башын киенеп эшкә чыгып йөгерде Рафаэль.
 Лена аны тәрәзәдән карап озатып калды. Урамга чыккачтын да башта өй каршындагы койма читләп атлады Рафаэль. Тиз-тиз атлап зур урам чатына барып җитте. Тукталып артына борылып карады һәм, тәрәзәдә аны күреп, кулын болгады, ике бармагын иреннәренә китереп кайнар сәлам юллады. Һәм йортлар артына кереп күздән югалды.
 Тәрәзә каршында озак кына әйләнә-тирәне күзәтеп карап торды Лена. Урамда кеше-кара күренми, бушлык. Кая карама төзелеш. Әмма иртәрәк булгангамы, аларда төзүче-фәлән күренми иде әлегә. Өй эче дә тып-тыныч, ник бер аваз ишетелсен. Шомлана төшеп барып ишекне бикләп килде ул һәм өй эчендәге әйберләрне урнаштырырга кереште. Эшнең очы-кырые юк. Стенага кадакланган кадакларда Рафаэльнең шинеле һәм куртка, комбинизоннары эленеп тора. Тәрәзәләр шыр ачык. Иң элек, үзе белән алып килгән тюльдан кисеп тәрәзәләргә өлге элде ул. Күрсеннәр барысы да, Рафаэльгә хатыны килгәнлекне белсеннәр. Берочтан нәрсәләр сатып алырга, нәрсәләр ясарга, ниләр тегәргә икәнлеген теркәп барды. Чиләк тә юк, иләк тә, чүмеч тә, дигәндәй, өр яңадан тормыш башлап җибәрде алар шулай итеп. Эш чиләктә яисә иләктә түгел иде. Аларын вакытлыча күрше-күләннән бурычка алып тордылар. Чөнки Бобровкадагы военторг кибетендә андый кирәк-яраклардан берни дә таба алмадылар. Якын арада бер вакыт табып Куйбышевка барып кайтырга туры киләчәк.
 Аның каравы Рафаэль эшкә күтәренке күңел белән китте һәм атлыгып ашыгып өйгә кайтып керә торган булды. Кайткачтын да Ленаны кочаклап күтәреп ала һәм үзе тирәли бер-ике мәртәбә әйләндереп чыгара. Шуннан соң Лена хәзерләп куйган бер чиләк суны күтәреп фин йортының арткы тарафына чыгалар. Рафаэль бил тиңентен чишенә, сөеклесе аңарга чүмеч белән су коеп тора. Душны шул алыштыра иде хәрби частьта яшәүчеләр өчен. Аннан өйгә кереп бергәләп ашарга утыралар. Күршедәге рус авылыннан килгән хатыннар, өй борынча йөреп, сөт, йомырка, тозлы кәбестә кебек ризыклар сата торганнар иде алар өчен. Сирәк-мирәк кенә булса да тавык та суеп алып киләләр. Кыскасы, барысы да җайга салынып килә иде инде, картлар әйтмешли, ипи-тоз һәм ачык йөз булса тагы ни кирәк бәхетле булу өчен.
 Рафаэль кеше белән бик җиңел таныша, аралашып китә һәм дуслаша да белә - бу ходайдан бирелгән хәзинәсе иде аның. Өйләре каршысындагы төзелештә эшләүче бер татар егете белән танышып өлгергән иде ул әллә кай арада. Рафаэль аңарга үзенең иске ботинкаларын һәм курткасын бүләк иткән. Ә теге, Норлат ягыннан килеп эшләүче егет исә, аңарга төзелешкә кирәге чыкмаган иске, горбыль такталар биреп кайтарган. Шул горбыльлардан ул, кулына балта-чүкеч алып, Ленага кухня өстәле, кием элгечләре, гардироб һәм төрле шүрлекләр ясап бирде.
 Рафаэльләрнең эскадрелия командиры фронтовик Владимир Абрамович Биязович үзенең бөркетләрен еш кына табигатькә алып чыгарга ярата иде. Моның белән ул, беренчедән, летчикларның нерв системасын ял иттерергә, стрессларын киметергә омтылса, икенчедән, гаиләсез очучылар кунакханәдә эшсез ятып аракы белән мавыкмасыннар, дигәндер. Майор Биязович данлыклы очучы гына түгел, бер үк вакытта, коеп куйган аучы һәм балыкчы да иде. Рафаэль ауга йөрергә яратмый, киек-җәнлеккә мылтыктан атуга аяк терәп каршы иде ул. Атып үтерелгән куян күрәме, төлке яисә бүреме, үзалдына калтыранып куя, бер сүз белән әйткәндә, кызгана иде ул аларны.
 Шулай да кышка кергәч бер алып чыктылар аны ауга. Кабан дуңгызына дип чыкканнар иде. Дуңгызлар очрамады. Ике баласын иярткән ана пошый күренде урман аланында. Алар шундый матур, шундый бәхетле иде ки, карасаң, сокланып туймассың. Табигатьтә алардан да камилрәк итеп яратылган җан иясе юктыр сыман тоелды шунда. Ана пошый, муены белән үрелә төшеп бер яшь усак агачын бөкте дә, балалары шул усак каерысын кимергәнне яратып карап тора. Кабаланып мылтыкларын төзәргә кереште барысы да.
 - Туктагыз, бөркетләр, ауның үз тәртибе бар. Бер пошига биш кеше атмый берьюлы,- дип туктатты аларны эскадрелия командиры. – Кем төзрәк ата әле бездә?
 Мылтыктан атарга куллары кычытып торган очучылар берсен икенчесе бүлдереп “Мин” дә “мин” диделәр.
 - Командир, әйдәгез, рөхсәт итегез әле, үзем атыйм,- диде Володя Балченков.- Төгәл тидерәчәкмен.
 - Ашыкма, Володя, синең ауга беренче генә чыгуың түгел. Әйдә, якын дустың Рафаэльгә бир үзеңнең чиратны,- диде, Владимир Абрамович. – Ялгышмасам, ул безнең снайперларыбыздан берсе.
 - Безнең Рафаэль җәнлекләрне кызгана бит ул,- дип, елмая төшеп пышылдады Балченков. – Поши түгел, чыпчыкка да атканы юк бит аның.
 - Аның үзеннән сорыйк. Нигә әле син кеше өчен җавап бирәсең.- Эскадрелия командиры шунда Рафаэльнең үзенә мөрәҗәгатъ итте.- Лейтенант Смаков, эскадрелия исеменнән җаваплы эш сиңа тапшырыла.
 Рафаэль тирән уйга калып тора иде. Икеләнә төшеп, салмак кына мылтыгын алды ул кулына.
 - Башкарып чыгармын, иптәш майор...
 Янәшәсендәге наратка сыена төшеп мылтыгын төбәде. Сулышын баса төште. Башкалар да тын да алмый көтә. Бер ана боланга, бер аның балаларына карады ул прицел аша. Хәзер ул аларның әниләрен атып екса, пошиның бозаулары ни эшләргә тиеш инде. Ә бозауларының берсенә атса, ана поши ничекләр түзәргә һәм алга таба ничек яшәргә тиеш?..
Ничек ата алсын ул аларга? Ул атмаса, башкалар атачак...
 - Сузма. Кереп качканнарын көтәсеңмени...- дип, шелтә белдерде шунда коллегаларыннан берсе.
 Һәм урман аланындагы тынлыкны каты шартлау авазы бүлдерде. Пошилар, куркуларыннанмы, бер тын уңга-сулга карап тордылар һәм урман куелыгына кереп качтылар.
 - Егылмады. Яралады...- дигән булды шунда, дустын акларга ашыккан Володя Балченков.
 - Мазила...- дип тә ычкындырды арадан берәү.
 Рафаэль иркен итеп сулыш алды һәм мылтыгын аркасына салды.
 - Мулла кызында да була ялгыш, дип әйтәләр бездә. Тидерә алмадым, гаеп миндә.
 Соңыннан, башка бер җәнлек тә очратмыйча, кайтырга чыккачтын гына, эскадрелия командиры аның аркасына кулын салды. Пышылдап кына, үзенә генә ишетелерлек итеп әйтеп куйды.
 - Махсус югарыга аттың, шулай бит, лейтенант...
 - Шулай, иптәш командир.
 Һәм күзләре очрашты аларның шул чак. Командир, үз итеп, елмаю бүләк итте аңарга.
 - Нишлисең, үз-үзеңнән ерак качып булмый.
 - Мин үкенмим, иптәш командир. Яшәсеннәр, алар бергә-бергә булганда шундый бәхетлеләр. Күрдегез ич...
 Ә инде бергәләшеп Иделгә балык тотарга чыксалар, Рафаэль һәрчак беренче, балык тотуны ул ярата. Һәм бер дә башкалардан ким тотмый иде балыкны.
 Бобровкада урнашкан авиаполкта ир-атлар гына түгел, офицер хатыннары да бергә дустанә аралаша һәм ярдәмләшеп яши торганнар иде. Аларның үзләренә күрә Хатын кызлар советы да эшләп килә. Анда летчик хатыннарына кыр шартларында хуҗалык алып барырга өйрәтәләр, гадәттән тыш киеренке шартларда эшләгән ирләренең стрессларын киметү ысуллары хакында лекциялар укый торганнар иде. Кышка яшелчә хәзерләү, аш-су табу һәм пешерү осталыгы хакында бер-берләренә файдалы киңәшләр бирәләр.
 Шул көздә үк, дустыннан калышырга теләмичә, туган ягына отпускага кайткан җирдән Володя Балченков та өйләнеп килде. Үз авылларында үскән Валя исемле кызга өйләнгән. Бер авылда үскәннәр. Озынча буйлы, ябык гәүдәле һәм тыйнак кына кыз иде ул. Яше дә шул унҗиде-унсигезләрдә генә булгандыр.
 Валя бик аралашучан, һәрчак ачык йөзле һәм эчкерсез булып чыкты. Тик бер нәрсә борчый иде аны, ул үзенең ябыклыгыннан ояла иде бик тә. Лена исә аны тынычландырырга ашыкты.
 - Үзеңә сер итеп кенә әйтәм, офицер хатыннары сине күргәч тә барысы да сокланып туя алмыйлар. Хәтта көнләшеп карыйлар сиңа. Юанлык һәм тазалыкка кызыкма син. Тора-бара шундый зифа чакларыңны ничек кайтарып алырга икән дип хыялланырсың әле.
 - Ир-атлар бит юан хатыннарны ярата диләр,- дип пышылдады Валя.
 - Володя бит сине сайлаган һәм сиңа өйләнгән.
 - Анысы шулай инде. Мин сине генә яратам дигән була. Бөтен авыл кызлары чаба иде аның артыннан.
 - Володя яратмаса өйләнмәс иде. Ул ошаткач, башкаларның фикере сиңа нигә...
 Шулай дигәч, тынычланып китә иде ул үзе тагы.
 Бобровкага килгәч тә Володя белән Валя башта берничә көн Рафаэль белән Лена янында яшәделәр. Аннан, вакытлыча гына дип, офицерлар гостиницасыннан бер бүлмә биреп тордылар үзләренә. Шунда күчтеләр. Әмма, барыбер, көн саен дип әйтерлек күрешеп, ярдәмләшеп, аралашып яшәүләрен дәвам иттеләр.
 Смаков белән Балченков ахирәт дуслар иде. Алар Бобровкага килгән көннәреннән бирле бергә яшәделәр, бергә эшләделәр, бер полкта һәм бер үк эскадрелияда хезмәт иттеләр. Хәтта партия сафларына да бергә гариза язып бер үк көнне кабул ителде алар. Һәм, ниһаять, менә бер үк вакытта дии әйтерлек башлы-күзле дә булып куйдылар. Эскадрелия командиры Биязович кына түгел, полкны җитәкләгән полковник Костюченко да бер дәрәҗәдә хөрмәт белән карый, аларның профессиональ осталыкларын югары бәяли торган иде. Ниһаять, менә хатыннары да уртак тел тапты, бергә-бергә аралашып, ярдәмләшеп һәм сер уртаклашып тормыш корып йөргән көннәре. Бу аларның ирләренә бик тә ошый иде, әлбәттә.
 Игезәкләрне аерырга ярамаган кебек, командировкаларга да еш кына бергә-бергә җибәрә торганнар иде аларны. Шул көннәрдә Куйбышев шәһәрендә узган яшь коммунистлар конференциясенә дә авиячастьтан аларның икесен юлладылар.
 Куйбышевта үзләренә билгеләнгән кунакханәгә килеп төштеләр. Ике кешелек бүлмә тиешле иде аларга. Ул заманнар өчен кунакханәдәге иң яхшы номер – ул ике кешелек. Әмма администратор хатын уйга калды:
 - Сез урнашырга тиешле номерда бер генә урын калды,- диде ул, гаепле кеше сыман.- Югарыдан шалтыратып анда икенче бер кешене урнаштырдылар. Кайсыдыр районнан килгән колхоз председателе бугай, бик важный.
 - Ә без ни эшләргә тиеш, кайтып китәргәме?- диде Рафаэль көр һәм калын тавыш белән. – Совет армиясенә һәм аларның данлы офицерларына хөрмәт гел юк икән бит сездә...
 Администратор каушый калды, ни эшләргә белмәде.
 - Юк-юк, зинһар андый нәтиҗә ясый күрмәгез. Мин үзем дә солдат кызы. Әтием Ватан сугышында һәлак булды. Совет армиясенә хөрмәтем бик зур...
 - Анысы яхшы. Әмма урнашу мәсьәләсен ничек хәл итәбез соң?- диде Рафаэль, башындагы фуражкасын төзәтә төшеп.
 - Ике вариант бар,- диде администратор, хәрбиләрнең йомшый төшүләренә куанып.- Беренчесе, икегезне ике бинага урнаштырабыз...
 Тукталып, уйга калып торды ул шунда.
 - Ә икенчесе?..
 - Икенчесе, үзегезгә тиешле шул ук бүлмәгә керәсез. Әмма, ул очракта берегезгә раскладушкада йоклап торырга туры килер.
 - Икенчесен сайлыйбыз,- диде, моңа тикле аларның сөйләшүен тыңлап кына торган Балченков.- Үзем йоклармын раскладушкада.
 Аларны урнаштырдылар. Бүлмәдә колхоз председателе үзе генә түгел иде, янына кунаклар җыелган. Зур бәйрәм ясап утырулары. Өстәлдә аракы шешәләре, ачылган консерва банкалары һәм авылдан килгән ысланган дуңгыз салосы. Билгеле инде, председатель янына килгән кунаклардан да бәхетлерәк кеше булмый андый чакта. Летчикларны да чакырды алар өстәл артына. Күренеп тора, председатель чын-чынлап кунакчыл кеше. Урыныннан торып, хәтта, үзе утырган урындыкны тәкъдим итте ул аларга.
 - Әйдәгез, түрдән узыгыз, утырыгыз егетләр. Аракы күп, сало җитәрлек. Юлдан килгән кешене йомшартып җибәрә ул,- дип, үзләренә сала да башлады ул арада.
 - Рәхмәт, безнең әле эшләребез бар. Эчмибез,- диде Рафаэль, ишек төбендә торган буш карават астына үзенең әйберләрен урнаштырып.
 - Эчмәгән солдат буламы?..- дип, офтанып алды кунакчыл хуҗа.
 - Солдат түгел, күрмисеңмени йолдызлары бар икесенең дә. Бер түгел, икешәр,- дип, салпы якка салам кыстырып куйды араларыннан берәве.
 Кунаклар шактый ук исерә төшкән, шуңа алар белән артык сүз куертып торуны кирәк санамады егетләр.
 - Күрәсе кешеләребезне күреп, бераз йөреп кайтабыз әле без,- дип, чыгып китәргә ашыктылар.
 Алар кире әйләнеп кайтканда инде председатель, өстен-башын һәм аяк киемнәрен салмый гына йоклап та киткән иде. Дус-ишләр аракы белән сало беткәч тә китеп барганнар.
 Володя белән Рафаэль дә чишенеп йокларга яттылар. Тик менә йоклап китү генә зур проблемага әверелде, председатель җир тетрәү авазлары чыгарып гырларга кереште. Алай да итеп карадылар, болай да – колакларын мендәр белән дә томалап карадылар – барып чыкмады. Яткан җирендә әйләндереп куйгачтын да гырлаудан туктамады теге, тар гына бүлмәгә К-700 тракторы кертеп куйганнармыни... Хәер, ул заманнарда бит әле андый трактор хыялда да булмаган булуын, ә тавышы әнә стеналарны дер селкетә.
 Шулай итеп яшь коммунистлар йоклый алмады. Ә председатель йокыны туйдырып, яхшы, күтәренке кәеф белән торды. Калган запасын чыгарып, егетләргә хәтта баш төзәтергә дә тәкъдим ясады әле. Рәхмәт әйтеп, баш тарттылар. Башлары авыртса да, йокысызлыктан гына авырткандыр аларның.
 - Эчмибез, без бит яшь коммунистларның өлкә конференцясы делегатлары, - диде Володя.
 - Ә мин нәрсә, кишермени?.. Мин дә делегат. Алай гына да түгел, мин президиумның беренче рәтендә утырырга тиеш әле,- диде теге, һәм шаркылдап көлеп тә җибәрде.- Обком секретаре янәшәсендә.
 Рафаэль сүзгә кушылды шунда.
 - Ә нигә соң, делегат та булгач, президиумга да сайлангач, кунакханәдә кеше урынына урнаштырдылар үзегезне?
 - Ярты Куйбышев дуслар белән тулы минем. Туганнар да күп. Шуларда тукталырмын дип уйлаган идем башта. Сезнең бәхеткәдер инде, менә монда керергә уйладым,- диде бәхетле көлүен дәвам итеп.- Мин компанияда ял итәргә яратам. Менә күрерсез, сезнең белән дә уртак тел табачакбыз. Армияда булмасам да, мин болай солдат халкын яратам аны...
 Конференциянең президиумында утырды теге, дөрес сөйләгән булып чыкты. Төнлә генә түгел, көне буена да үзләрен йоклатмаган председательга карап утырырга мәҗбүр булды алар. Кичен тагы алардан алдан кайтып түрдәге караватына яткан булып чыкты. Йокламаган иде йоклавын.
 - Бераз хәл алырга кирәк. Президиумда утыру ул бик җиңел эш түгел, үзегез беләсез, анда көнозын конъяк эчәргә туры килә, - дип зарланып алды ул.
 - Ярый, ял итегез. Без тыныч кына сөйләшеп утырырбыз,- диде Володя. Алар көндез үк үзләренә күрә бер план корып куйганнар иде инде. Бу китәргә җыенмый булып чыкты. Димәк, шул планны тормышка ашыра башларга вакыт. Аның белән бер бүлмәдә калсалар, якындагы көннәрдә ял турында, йокы турында уйларга да урын калмый аларга. Ә йокламыйча яшәп булмый. Кыскасы – тәмугь!
 - Мин кичә гырламаганмындыр бит?- дип, Володядан сорап куйган булды Рафаэль, сүз иярә сүз чыккан сыман гына итеп.
 - Юк, мин әйбәт йокладым. Бер ни дә ишетмәдем тагы.
 - Мин дә ишетмәдем. Гырлаган кеше булмады кебек,- дип, сүз кыстырды председатель да. Үзе, гаепле кеше сыман, башын калкыта төшеп ялт кына хәрбиләргә күз төшереп алды. Һәм бу сүзләрнең үзенә кагылышы булмауга инанып, тынычланып, стенага ук борылып ятты.
 - Ә син беләсеңме, Володя, гырлаган кешедән котылу юлы бар икән бит...
 - Ничек? Сөйлә әле...- дип урыныннан сикереп торды, кызыксыну күрсәтте янәсе Володя.
 Урынында тын да алмый яткан председатель дә колагын сагайтты шул мәлдә. Үзе өчен сөйләшкәннәрен аңламаса да, аны да битараф калдырмый иде ахыры бу мәсьәлә.
 - Узган ел Саратовта өйрәттеләр мине. Күршең каты гырлап үзеңә йокларга бирмәсә мин гел шулай гына итәм хәзер.
 - Шуннан. Шуннан...- дип, тагы да кызыксына төшкән булды дусты.
 Рафаэль махсус пышылдауга күчте шунда. Пышылдаса да тавышы яхшы ук яңгырап ишетелә иде аның.
 - Чәйнекне аласың да гырылдый торган кешенең борынына, үзен уятып тормый гына, шуннан су агызасың. Шундук тынып кала. Гырлау түгел, сулыш та алмый бүтән.
 - Ничек? Үләме...- дип, шак катуын белдергән булды Володя.
 - Йә үлә, йә кала инде,- дигән булды, күпне күргән атлы булып сөйләшкән Рафаэль.- Исән калса да, кеше булмый инде ул бүтән...
 - Кара син аны, менә ничек икән. Моны бер файдаланып карарга кирәк икән әле.
 - Ләкин минем борынга гына сала күрмә, килештекме...
 - Салыр идем дә, гырламыйсың ич син,- диде Володя, елмая төшеп.
 Дуслар шунда, бераз йөреп керергә дигән булып, урамга чыгып киттеләр. Бер сәгатъ чамасы саф һава сулап, шәһәр урамнарын гизеп кайтты алар. Кунакханәгә кереп, тыныч кына үз бүлмәләренә таба узып барган җирләреннән администратор туктатты.
 - Иптәш офицерлар, иптәш офицерлар,- диде ул, кул изәп аларны үзе янына чакырып.- Ачкычыгызны алыгыз.
 Егетләр төшенми тордылар башта.
 - Нинди ачкыч? Безнең бүлмәдә кеше бар ич. Колхоз председателе...
 - Юк, ул сезнең арттан ук бүлмәне тапшырып, әйберләрен алып чыгып китте инде,- диде администратор, аларны шатландырырга теләп.
 - Ничек китте? Конференция тәмамланмады бит әле,- дигән булды Рафаэль, бер ни дә аңламаган атлы булып.- Кайда китте икән соң ул?
 - Минем монда туганнар бик күп, диде. Үзләрен үпкәләтүдән куркам, бармый булмый инде, диде.
 -Гаҗәп, безгә бер ни дә сиздермәде китүе хакында,- дип, җилкәләрен сикертеп, бер-беренә сораулы карашларын төбәп алды егетләр.
 - Мин дә бер нәрсә дә аңламадым. Шундый әрсезләнеп, “Кунакханәдә яшәүне яратам”, дип, юк урыннарны таптырып урнашкан иде. Үзе тагы, сәбәбен дә аңлатмыйча, рәхмәтләр әйтә-әйтә матур гына чыгып та китте,- диде администратор.
 Егетләр үз бүлмәләренә кергәчтен генә рәхәтләнеп көлергә керештеләр. Җиңел хәл ителде бит әле бу мәсьәлә дә. Җылы һәм тыныч бүлмәдә дусларча сөйләшә-сөйләшә изерәп йоклап та киттеләр бераздан.
 Икенче көнне, президиум өстәле артыннан күпме генә эзләсәләр дә, теге күршеләрен таба алмады яшь коммунистлар. Эзе суынган иде диярсең. Президиумны гына түгел, конференциянең үзен үк ташлап киткән булып чыкты безнең председатель. Үзен кызганып ук куйдылар хәтта, киң күңелле, юмарт һәм ачык кеше иде бит болай...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 21 >>