Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 25

 1955нче елның мартына кергәннәр иде инде. Һәр яңа көн туган саен якынлашып киләче яз сулышы ныграк сиземләнә бара. Ул көнне Рафаэль эшкә икенче сменага гына барырга тиеш иде. Шуңа кичен соңрак йокларга ятты. Йокыдан аларны офыклар артыннан тонык кына булып ишетелгән шартлау авазы уятты. Сискәнеп китте ул. Моны хатыны да сизмәде түгел, сораулы карашын Рафаэльгә төбәде:
 - Ни булды ул?
 - Белмим, бәлки төзүчеләр бер-бер нәрсә бушата торганнардыр.
 - Ә нигә шулай тыңгысызлана башладың?
 - Тыңгысызланырга сәбәп юк, гүзәлем. Болай гына,- диде ул. Әмма башына төрле уйлар килде, үз-үзен кая куярга белми башлады. Һәм ашыгыч кына тамак ялгап, юк сәбәпләрен бар итеп, эшкә дип китеп барды.
 Тыңгысызлануы юкка булмаган икән. Аэродромга якынлашып килгәндә үк ниндидер гадәттән тыш вакыйга булганлыгын аңлап алды ул. Чөнки, барысы да арлы-бирле йөгерешә. Кемнедер эзлиләр, кемгәдер приказ биреп кычкыралар. Пожар сүндерү өчен җиһазланган ике машина очу кырыннан чыккач та күп китә алмаган, йомшак кар көртенә кереп батканнар. Март аенда мондый машиналарда ерак китеп булмый шул.
 Беренче очраган кешегә үк сорау бирде Рафаэль:
 - Кем?
 - Володя Балченков,- дигән җавап ишетте.
 - Әй, Во-ло-дя...- дигән аваз чыкты аңардан, һәм юл читендәге кар көртенә барып чүгәләде ул. Сизгән иде бит. Шартлау авазын ишеткәч тә сизгән иде. Хәерлегә түгел бу, Володя булмагае, дигән шик кергән иде күңеленә. Шуңа ашы-аш, киенүе-киенү булмады. Күңел сизә икән ул! Җан әрнүен ни эшләтергә белмичә, йодырыгы белән юл читендә карала башлаган каты карга китереп сукты ул. Һәм аэродромга таба торып йөгерде.
 Үзе йөгерә, ә күз алдында якын дусты тора. Володя Балченков белән бергә-бергә укып йөргән көннәре, бергә монда – Бобровкага эшкә килүләре - барысы да, тизләтелгән кино кадрлары сыман, берсен-икенчесе бүлдерә-бүлдерә аның күз алдыннан йөгерә. Бергә-бергә йөргән юллар, киләчәк турында хыялланып йокысыз үткәргән төннәре, егет чаклар, сөйгән кызлары белән хат алышкан көннәре...
 Үлем аянычсыз булмый диләр. Володя белән булган бу хәл икеләтә-өчләтә аянычрак иде бит. Аның иң бәхетле көннәре иде, әле бер атна элек кенә хатыны Валентина малай алып кайткан иде аңарга. Ул әле аны күрергә дә өлгермәгән. Туган ягы Оренбургтан шул хакта телеграмма алгач та ул, шатлыгын уртаклашу өчен, иң беренче атылып аның янына килеп кергән иде. Ишектән керә-керешкә:
 - Малай туды Рафаэль, малай. Мине котлый аласың, мин дә әти булдым,- дип, такмаклый-такмаклый шар ярып кычкырды.
 Рафаэль дә ихлас куанган иде ахирәт дустының бу шатлыгын ишетеп. Тагы берничә көннән, чираттагы отпускасын алып, туган якларына – хатыны Валя һәм улы Валерикны күрергә китәргә тиеш иде инде ул. Аяныч, бик тә аяныч шул.
 Ике көннән Бобровка белән янәшә генә шыр ачык дала уртасында ачылган хәрбиләр каберлегендә тагы бер нәни соры калкулык барлыкка килде. Очына калайдан кисеп ясалган йолыз урнаштырылган бер метр чамасы озынлыктагы имән такта тыгып куйдылар. Шул тактага дүрт кадак белән кагылган калай кисәгендә түбәндәге сүзләр язылган иде: “Очучы лейтенант Владимир Балченков (1931-1955)”. Туганнарын, хатынын көтеп тормадылар. Гомумән, һичкемгә хәбәр итү яисә күрсәтү кабул ителмәгән иде андый очракларда. Өенә “Хәрби задание үтәгән чагында батырларча хәлак булды” дигән гадәти хат кына юллана. Һәм вәссаләм, очулар, бер ни булмагандай, элеккечә үк дәвам иттерелә.
 Башкалар кайтып киткәчтен, яңа кабер янында өч летчик беразга тоткарлана төштеләр – эскадрелия командиры Владимир Абрамович Биязович, капитан Василий Иванович Клименко һәм өлкән лейтенант Рафаэль Миргалим улы Смаков.
 Капитан Клименко куен кесәсеннән яссы итеп эшләнгән кечкенә фляга тартып чыгарды.
 - Искә алыйк Володяны,- диде. Фляганы ачып бер тапкыр йотты да, спиртны Биязовичка тоттырды. Аннан Рафаэльгә...
 - Яхшы егет иде. Тыйнак һәм кешелекле,- диде Биязович.
 - Кызганыч, әле шундый яшь иде бит,- диде Смаков.- Аның кебек тугърылыклы дуслар башка булмас... Эх, Володя,Володя...
 - Әле биш ел элек кенә монда тип-тигез дала иде. Күрегез, инде үзе бер зур шәһәрчек булып килә икән безнең зират,- дип, офтанып куйды Клименко.
 - Яңа елга чыккач кына да алтынчы кабер,- дип кушылды Биязович.
 - Җиденчесе кем булыр?- диде Рафаэль.
 Фляганы тагы бер кат кулдан-кулга күчереп чыктылар. Һәм башларын салындырып, һәркайсы дәшми генә үзалларына уйланып, кайту юлына борылдылар. Рафаэльнең хәтеренә шулчак келт итеп кайчандыр һәм кайдарыр колагына чалынып калган шигырь юллары килеп төште. Узалдына шул юлларны кабатлап кайтты ул күңеленнән:
 Ак розалар җилдән тибрәнмәде,
 Алар үскән бу җир тетрәде.
 Яңа кабер – яңа авыр яра
 Алды бүген җирнең күкрәге...
 Иң якын дустын югалту бик авыр тәэсир ясады Рафаэльгә. Бу хакта хатынына бик сиздерергә теләмәсә дә үзенә урын таба алмый йөри иде ул. Эшкә шыпырт кына ипле адымнар белән чыгып китә, һәм шул рәвешле канатларын салындырып күңелсез генә кайтып керә. Күп сөйләшми, гадәтенчә шаярмый, көлми. Ленаны бик тә борчый иде аның бу халәте. Шуңа, җаен табып, берничә тапкыр аны җитди сөйләшүгә дә чакырып карады.
 - Сиңа быелдан да калмый Хәрби академияга керергә кирәк, Рафаэль,- диде менә тагын.
 - Ленам, ашыктырма зинһар. Күрәсең ич, минем эштән арынып тора алганым юк.
 - Ташла барысын да һәм укырга кер. Беразга булса да котылып торырсың шул очулардан.
 - Ни сөйлисең, гүзәлем? Мин бит сиңа йөз мәртәбә, мең мәртәбә әйткәнем бар – мин очар өчен туган. Авиацияны, самолетларны калдырып мин һичкайда китәргә җыенмыйм.
 - Үзең турында уйламасаң, безнең хакта уйла. Күрәсең ич, катастрофа артыннан катастрофа кабатланып кына тора.
 - Илнең хәрби авиациясы яңабаштан үзгәртеп корылган, яңадан яңа самолетлар кайтырга торган шундый заманда мин һичкая китә алмыйм, гүзәлем, шуны аңла. Тагы бер мәртәбә кабатлыйм - очтым, очам һәм очачакмын.
 -Ә синең шул рәвешле үз-үзеңә бикләнеп, газап кичереп йөрүләреңне күрү миңа да җиңел түгел, Рафаэль. Кызың һәм минем хакка гына булса да ташлап тор ул очуларыңны, укырга кер.
 - Уку кирәк эш анысы, гүзәлем. Мин моны үзем дә яхшы аңлыйм. Әмма, мин дә китсәм, башкалар да китсә, социалистик Ватаныбызның күген кем саклар соң! Мин ул адымга бара алмыйм, аңла...- дип, юмаларга, тынычландырырга кереште ул.- Аннан бит әле гаиләбез дә ишле булыр дип килештек, ул балаларны да үстерәсе бар. Безнең хезмәт хакы яхшы, үзең беләсең. Әткәй-әнкәйләргә дә ярдәм итеп торабыз. Энекәшләрне һәм сеңелне дә укытып чыгарасы бар. Туган якларга кайткачтын бит үзең күрәсең, акча юк кешедә. Бирмиләр, түләмиләр...
 - Ә исәнлек-саулык тагы да кадерлерәк. Күреп торасың ич, әнә. Володяны теге дөньга озаткан көннең икенчесендә үк, бүлмәләрен бушатып, башкаларны керттеләр. Әйберләрен килеп алганны да көтмәделәр. Очучыларның да кадере исән чакта гына...
 - Анысы дөрес, яхшы эшләмәделәр,- дип, килешергә мәҗбүр булды Рафаэль.
 Лена, сүзне бер башлагач, җыеп килгән бөтен запасларын чыгарып салырга булды ахыры. Һөҗүмен дәвам итте ул:
 - Ә теге Жора белән, Георгий Матвеев белән барган ыгы-зыгыга ничек карыйсың?
 - Сиңа кем сөйләде аны? Каян беләсең?- дип, гаҗәпсенеп куйды ул. Чөнки Прищепа полкында булган бу вакыйга хакында ул хатынына бер сүз дә әйтмәгән, сиздермәскә тырышкан иде бит. Ул очучы моннан бер айлар чамасы элек үзе идарә иткән самолет кабинасы, яна башлап, төтен белән тулгач катапульта ясап исән калган иде. Шул көннән башлап аны Округның хәрби прокуратурасына чакыртып, берөзлексез тикшерә, теңкәсенә тия башладылар. “Ни өчен самолетыңны калдырып качтың?.. Ул самолетның күпме торганлыгын беләсеңме? Үзең үлсәң дә самолетны син җиргә төшерергә тиеш идең?” дигән гаеп тагу һәм сораулар белән җанын ашадылар.
 - Нигә сикергәнем өчен үкенәм инде, шунда калып шартлыйсым гына калган икән...- дип, Жораның сөйләгәнен ишетеп торган Володя әйткән иде аңарга. Нәтиҗәдә, Жораны кулга алдылар. Володя үзе дә юк инде хәзер.
 Әнә ич ничек, чыбыксыз телефон яхшы эшли, летчикларның хатыннары үзләреннән күбрәк белә инде болай булгач. Ленаны бу хакта азрак уйланырга, азрак сөйләшергә чакыру белән йомгакланды әлеге сөйләшү. Юк, һич кенә дә ачуланышу түгел иде бу, бәхәсләшү дә түгел. Ә бары тик фикер алышу, тулган күңелләрне бушату гына булгандыр... Чөнки, һәр икесе дә хаклы иде бит аларның. Лена хатын һәм ана буларак хаклы иде, Рафаэль – ир кеше һәм офицер буларак.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 26 >>