Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 3

 Шундый матур һәм бәхетле башланган балачак, кызганыч, озын гомерле булмады. 1941 нче елның иң матур көннәрендә, басуда игеннәр өлгереп килгән, болында печән өсте башланырга торган, тау битләрендә җир җиләге һәм каен җиләге кызарып пешкән ямьле җәй уртасында өзелеп калды ул балачак. Яңа Актауда җир җимертеп эшләрдәй ир-ат һәм егетләр заты калмады. Барысы да Туган илне саклаучылар сафына - илбасарларга каршы сугышка яисә Уралдагы хәрби заводларга хезмәт фронтына китеп барды.
 Олыгаймас җиреңнән олыгаерсың, басуда өлгергән игеннәрне җыеп алу, мал-туарга печән, кышка утын хәзерләү кебек барча мәшәкать әниләр һәм яшүсмерләр җилкәсендә торып калды. Смаковлар гаиләсендә дә, әтиләре Чиләбедәге танк заводына эшкә киткәч, дөнья көтүнең бар михнәт һәм мәшәкатьләре әниләре Хафаза апа һәм ундурт яшьлек Рафаэль өстендә иде хәзер. Әсма апалары сугыш алдыннан ук Уфада эшли башлаган иде. Рим белән Нур, кул арасына керергә тырышсалар да, әле малай-шалай гына. Тамара белән әле яңа тәпи йөрергә өйрәнеп маташкан төпчек малай Ринатның үзләренә караучы кирәк. Шулар өстенә әле мәктәптә укуны да ташларга ярамый, Туган илне саклау өчен белемле яшьләр кирәк диләр әнә. Яңа Актауда башлангыч мәктәп кенә булу сәбәпле, аларга хәзер 9 чакырым ераклыкта урнашкан Каран авылына йөреп укырга туры килә. Анда бару-кайту өчен машина юк, атлар колхоз эшенә дә җитми. Яхшы атларны шулай ук фронтка озатып бетерделәр. Җәяүле кеше өчен якын ара түгел тугыз чакырым.
 Авыл кешесенең ашаганы ипи белән бәрәңге иде. Алары да булган чакта гына. Бер кыерчык ипи белән бармак башы кадәрле ике бәрәңге эләксә башың күктә була инде. Ни хикмәттер, ачлы-туклы яшәүгә дә, әле бер, әле икенче гаиләгә фронттан кайгылы хәбәрләр килеп торуга да, көн-төн эштән арына алмауга да карамастан, укуга зыян китермәскә тырыша иде авыл балалары. Җиденче класста укыган Рафаэль исә, дәрестән соң калып, бишенче класс малайларына хәрби дәрес бирүче укытучыны да алыштыра иде әле бик еш кына. Кыска җиңле күлмәк өстеннән биленә әллә каян гына табып алган, таушалып беткән иске солдат каешы буып куйгач үзен чын командир кебек хис итә иде ул. Малайларны тигез рәткә тезеп “айт-два”га шап-шоп атларга өйрәткәндә, соңгы арада болай да буйга шактый ук калкынып киткән егетнең нинди дәрт белән очынып йөрүен күрсәгез икән сез.
 - Ватанны саклар өчен таза малайлар кирәк. Физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре иң мөһим дәресләр. Туган илен яраткан һәр укучы бу дәресләргә аерата җаваплы килергә тиешле. Хәрби әзерлек дәресләренә килми калу – ул Ватанга хыянәткә тиң, - дип тә сөйләп җибәрә иде ул аларга. Койган да куйган солдат, менә дигән укытучы инде читтән карап торсаң.
 - Абый, солдат каешыңны тагып карыйк әле...
 - Абый безнең дә синең кебек оста итеп “айт-два”га йөрисебез килә, киләсе дәрескә дә килегез әле,- дип тинтерәтә иде аны малайлар.
 Чөнки хәрби әзерлекне алып барган укытучы Вәлиәхмәт абыйлары, сугыштан контузия алып кайткангадыр инде, алай бик ачылып китеп сөйләшми, аралашмый иде үзләре белән. Өстәвенә бер аякка нык кына аксый да иде әле. Рафаэль исә аларга үз тиңнәре кебек карый. Каешын да салып тоттыра, биргән бер сорауларына да җавап табарга тырыша. Бу аралашудан ул үзе дә бәхетле, шул мавыгуын малайларга да йоктыра белә иде.
 Шул рәвешле, бер-ике ел дигәндә Каран мәктәбендә шактый ук дәрәҗәле һәм мәртәбәле укучы буларак танылды Рафаэль. Укытучылар да хөрмәт итә иде үзен, укучылар да тартыла иде аңарга. Борынын чөймәсә дә, үз дәрәҗәсен белеп, төз басып, туры атлап йөри торган асыл егетләр затыннан иде.
 Көз һәм кыш айларында, көннәр кыскару сәбәпле, караңгы тиз төшә. Шуңа үз авылларына һәр көн кайтып йөреп булмый. Рафаэль әнисенең сеңлесе Мөсфирә апаларында торып укый. Атнага бер генә кайткан чаклары да була иде туган авылга.
 Яңа Актауга кайту өчен ике чакырымлап урман эченнән барасы бар. Шуңа алар бергә-бергә җыелышып кайтырга чыга торганнар иде. Авылдашлары арасында Рафаэль үзенә күрә башлап йөрүче санала. Чөнки, аның кыю йөрәкле, куркуның ни икәнлеген дә белми, дигән даны бар. Чынлыкта алай ук түгел иде, әлбәттә, урман аша узган чакларында, бигерәк тә караңгы төшкәчтен, шүрләми түгел, күңеленә шом керә иде аның да. Ләкин, башкаларның ышанычын аклар өчен генә булса да сер бирмәскә тырыша торган иде.
 Көннәрнең берендә Каран мәктәбеннән Яңа Актауга үзеннән бер класска югарырак укыган авылдашы Асия исемле кыз белән кайтырга туры килде аңарга. Сабакташларыннан әлеге дә баягы шул хәрби дәресләр аркасында аерылып калган иде. Ә Асия мәктәптә комсомол активисты. Караннан чыгып Иске Актауга җиткәнче үк кичке эңгер-меңгер башланды. Ноябрь ахырлары җитеп килсә дә кар ятмаган иде әле, төннәрнең иң караңгы чагы. Аягасты да яман тайгак – төнлә чыерата, көндезләрен җепшетә. Үзле кара балчык шундый итеп ябыша ки, берәр калыпка зуррак булса, аяк киемеңне суырып кына ала.
 Башта үзара сөйләшми генә кайттылар. Рафаэль бишмәт изүләрен ача төшеп олы адымнар белән алдан атлады, ә Асия, калышмаска теләп, яшь болан баласыдай аның артыннан теркелдәде. Урманга җиткәнче түзде, сер бирмәде, ул да авылда эшләп үскән кыз иде ич. Әмма тора-бара арый башлады, күрәмсең, адымнары акырыная төште.
 - Ул тикле ашыкма инде, Рафаэль, мин башкача болай йөгерә алмыйм,- дип әйтергә мәҗбүр булды кыз. - Әйдә, бераз акырынрак кайтыйк. Ерак калмады бит инде.
 Егет бик рәхәтләнеп риза булды, әлбәттә. Яшьлек дуамаллыгы белән генә бара иде ул да. Иртәдән бирле авызына ризык капканы юк, аш казанында чуашлар утын кисә. Анысы бер булса, икенчедән, аның үзенең дә Асия белән сөйләшәсе, һич югында үзенә бер-бер сүз катасы килеп кайта иде бит. Асия, авылда гына түгел, тирә якта тиңе булмаган бер матур кыз. Өстәвенә эшчән һәм акыллы да. Каран мәктәбендә тугызынчы-унынчы класс малайлары авыз суларын корытып йөри иде аның артыннан. Үзе генә якын җибәрми ул аларны. Шул кыз, әнә, күпме гомер инде аның артыннан йөгереп кайта. Ә Рафаэлнең аңарга, бер-бер җылы сүз әйтү түгел, борылып та караганы юк. Әллә бар, әллә юк иде ул аның өчен, исе дә китми янәсе...
 - Мин шулай тиз йөрергә яратам инде,- дип, үзе дә абайламастан, мактанып алды иң элек. Тагы нәрсәдер әйтәсе килгән иде дә, сүзен таба алмый торды.
 - Артыңнан җитешерлек түгел, син бит, әнә нинди, озын буйлы һәм таза егет, - дип, салпы ягына салам кыстырырга өлгерде Асия. Ә бәлки ихлас күңелдән әйтүе булгандыр.
 - Юк инде, озын дип, миннән озын егетләр дә була бит...
 - Була да, алар бит армиягә, сугышка китеп баралар.
 - Анысы шулай,- дип, килешергә мәҗбүр булды Рафаэль. Үзенең дә тизрәк үсеп, Ватанны саклаучылар сафына басасы килгәнлеген әйтәсе килде. Әмма шуны гади генә аңлатырплык сүзләр тел очына килми аптыратты. Әллә нәрсә генә булды әле бу – гомер сүз сорап кеше кесәсенә керүне белмәгән Рафаэль, күңелендә булганнарны аңлату өчен сүз таба алмый изаланды.
 Ә Асия, әнә, аз гына да дулкынланмый, нинди матур итеп, гади генә сүзләр белән эндәшә аңарга:
 - Синең хакта бит, Рафаэль, юл буенча кызыклы һәм мәзәк хәлләр сөйләп күңелне күтәрә, аның белән кайтканда юлның ераклыгы сизелми дә кала дип әйтәләр. Ә минем белән сөйләшергә дә теләмисең...
 - Юк, Асия, алай түгел. Син бит... Син... Синең белән...
 - Ә син дулкынланма. Без бит авылдашлар. Бер урамда уйнап үскән...
 Шунда башлаган сүзен әйтеп бетерә алмады кыз, аягы таеп китеп егыла язды. Ярый әле Рафаэль тотып калды үзен.
 Кызның кайнар сулышын, йомарланган май кебек тыгыз тәнен тоеп калды ул шул мизгелдә. Әмма, гаепле кеше сыман, кулларын тартып алды җәтерәк.
 - Аягасты тайгак шул, - дип кенә әйтә алды егет.
 Ә Асия исә үзен, читкә тайпылып өлгергәнче, җитәкләп үк алды.
 - Юл бик тайгак . Урман да караңгы. Шомландыра. Ярыймы, Рафаэль...
 Аздан гына “Ничек кенә ярый әле”, дип әйтеп ташламады. Асия белән шул рәвешле җитәкләшеп кайту төшенә дә кермәгән хыял иде бит аның өчен. Әмма сер бирергә ярамый иде.
 - Әбау, Асия, кулың шундый салкын. Өшегән икәнсең бит.
 - Юк, өшемәдем. Кулым салкын, әмма йөрәгем кайнар минем,- диде кыз, чаялана төшеп.
 Бу ни дигән сүз булды икән тагы, дип уйлап куйды Рафаэль. Әмма йөрәк кайнарлыгы турында, йөрәкләр турында сөйләшергә әзер түгел иде шул әле ул. Байтак кына, ни әйтергә белми, уңайсызлык кичереп һәм оялып, үзаларына уйланып барды алар.
 - Ярый әле син очырадың, Рафаэль, югыйсә авылга кайта алмый кала идем, - дип, сүз башларга омтылды Асия.
 - Нәрсәсе бар инде аның, юл таныш ич, тотасың да кайтып китәсең.
 - Куркыта ич. Урманда әллә нинди качкыннар бар дип сөйлиләр.
 - Ә мин курыкмыйм. Алар үзләре курыксын миннән.
 - Берүзең генә кайтудан да курыкмас идеңме?
 - Һи, нәрсәсе бар инде аның. Рәхәтләнеп җырлый-җырлый кайтам мин үзем генә булганда. Юлның ераклыгы сизелми дә кала.
 - Ә бүген нигә җырламыйсың?
 - Мин ялгызым гына булганда җырларга яратам.
 - Миңа да берәрне җырлап күрсәт әле, Рафаэль, - дип, кыз аның кулын кысып куйды шунда.
 Уңайсызланып китте егет, әмма, сер бирмәде.
 - Бүген түгел, башка бер юлы җырлармын, яме, Асия.
 - Ә ни өчен бүген түгел?
 - Җыр капчыгым онытылып калган,- дигән булды ул, шаяртып.
 - Ярар, нишлисең бит, тыңлыйсым килгәнгә генә әйткән идем. Ә нинди җырлар яратасың син?
 - Җырның ертыгы юк, ди безнең әни. Барысын да яратам.
 - Шулай да...- дип, кызыксынуын дәвам итте кыз аның саен.
 - Ну..., туган авыл турындагы җырларны, туган ил турындагыларын... Ә син үзең нинди җырлар яратасың, Асия?
 Бераз уйга калып барды кыз. Ничек җавап бирергә белмичә уйлануы иде булса кирәк.
 - Минме... Мин мәхәббәт һәм сөю турындагы җырларны бик тә яратам. Аларны мин бер дәфтәргә дә язып барам әле.
 - Минем дә бар җыр дәфтәрем,- дип әйтеп ташлады Рафаэль. - Әле күптән түгел генә башлап җибәрдем.
 - Ә мин инде өченче дәфтәргә күчтем.
 - Шул тикле җыр таптыңмы?
 - Күңелгә ятышлы, матур җырлар аз түгел, Рафаэль. Безнең татар-башкорт халкы моңнан яралгандыр кебек тоела миңа.
 - Асия,- дип, тирән сулыш алып куйды егет. Үзе дә ачык кына аңламаган хис һәм тойгылар өермәсе биләп алган иде аны. – Син шул тикле матур сөйләшәсең, Асия. Синең белән янәшә бару, синең авыздан чыккан сүзләрне тыңлау рәхәтлек китерә миңа.
 - Син дә әйбәт егет, Рафаэль,- дип, янә дә бер тапкыр кулын кыса төште ул аның.
 Рафаэль, уңайсызланудан, тартынып куйды. Сүзне ничек дәвам итәргә белмичә азапланды бер ара.
 - Башкалардан бер аермам да юк, гади бер авыл малае инде шунда...
 - Гади булсаң да курку белмәс бит син... Һәм тыйнак та.
 - Ничек бар – шулай инде. Авыл малайлары бары да бер иш була торгандыр.
 - Юк, Рафаэль, син бүтәннәр кебек түгел. Башкалар, кызлар белән икәүдән-икәү генә калса төрлечә төртмәле сүзләр сөйләшә, кулларын, авызларын суза башлый. Ә син андый түгел.
 - Ә кызлар бит шундый кыю егетләрне ярата диләр.
 - Егет кешегә җебегән булу килешми, әлбәттә,- дип, суза, үзалдына уйлана төште Асия. Шул сузуы белән үтерә язды Рафаэльне. Һәм, әллә юри, әллә чынлап, башлаган фикерен тәмамламыйча ярты юлда өзеп торды.
 Киеренке тынлык урнашты бер мәлгә. Асия тукталып калды. Рафаэльнең дә тукталмый чарасы юк иде, Асиядән кулын тартып алып бер ялгызы китеп бара яисә ташлап йөгерә алмый бит инде. Урман эче. Төн. Күзгә төртсәң күренмәслек дөм караңгы. Әйләнә тирәдә һичкем юк...
 - Арыдым, Рафаэль, туктап аз гына хәл алыйк булмаса,- дип пышылдады Асия, әлеге шомлы тынлыкны бүлдерүдән куркып.
 Ягымлы сүзләргә аның җылы сулышы килеп кушылды. Җитәкләшкән кулны ычкындыру кая, кыз аңарга тагы да елыша гына төште.
 - Туңдыңмы әллә,- дип сораудан башка чарасы юк иде егетнең.
 Кызның үзенә текәлгән якты карашын, зур булып ачылган күзләрен тоемлады шунда. Әмма үзләренә туры карарга кыюлыгы җитмәде.
 - Туңмадым, Рафаэль, ут булып янам,- диде Асия, тагы да ягымлырак пышылдауга күчеп.– Иреннәрем генә күшекте...
 - Ә мин иреннәрем туңса уч төбе белән каплыйм да җылы сулыш кына өрәм,- дип әйтеп ташламасынмы шунда Рафаэль. Алдын-артын уйлап тормады шул.
 - Киттек,- диде Асия, тавышын күтәрә төшеп. Һәм, җитәкләшкән кулын аерып, кузгалып та китте. Ни өчендер озаклап ял итеп торасы килмәде тагы.
 Инде хәзер Асия алдан бара иде. Каян ул тикле көч һәм егәр килгәндер үзенә, уйнаклап, йөгереп диярлек ашыга башлады ул. Аның артыннан калышмаска тырышкан Рафаэль озын-озын адымнар белән дә чак җитешә иде үзенә.
 Шул рәвешле җил-җил кайта торгач ничек урманны аркылы чыкканнарын да сизми калдылар. Ниһаять, адымнарын акырынайта төште алдан йөгергән кыз.
 - Менә урманны да чыктык, мине куып тота алмадың,- диде һәм, үзалдына нидер уйлап, рәхәтләнеп көлеп алды Асия.
 - Синдә җен көчләре бар икән бит, Асия, шундый йөгерттең үземне, чак ташлап качмадың,- дип, Рафаэль дә аңарга кушылып шаярырга омтылды.
 - Юк инде, җен урманда калды. Мин хәзер Асия генә,- дип, канәгать һәм серле итеп кеткелдәвен дәвам итте ул.
 Юлдашының күңел күтәренкелеге егеткә дә күчте, ул кинәт кенә кызны куып җитеп, аның аркасына җиңелчә кагылды да, алга таба йөгереп китте.
 - Урмандагы теге җен куа чыккан, әйдә, калышма, куып җитеп кара мине.
 Асия, курыкканга сабышып, чырык-чырык көлә-көлә аның артыннан йөгерде.
 - Йөгер, тизрәк йөгер, юкса җен куып тота үзеңне...
 Егет үзен ташлап качмады билгеле, бераз йөгергәчтен адымнарын акырынайта төште. Ә кыз исә, шундук куып җитте аны һәм кочаклап ук алды. Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр бер туйганчы.
 - Менә, Мәсәй чирәмен дә узып барабыз, авылга күп калмады,- диде кыз, тагы бертын барганнан соң.
 - Ә син, Асия, беләсеңме соң, ни өчен бу урынны Мәсәй чирәмлеге дип йөртәләр,- дип, күтәреп алды Рафаэль.
 - Белмим шул, бер-бер кеше исеме белән бәйле булгангадыр.
 - Ә мин беләм, - диде егет, бер горурлык белән. – Мәсәй, Мәсәлим - минем бабам исеме. Патша заманында волостной старшина булган ул. Хәзергечә әйтсәк, иң зур нәчәлник инде. Аның монда үз печәнлеге булган. “Мәсәй чирәме” әнә шуннан калган исем, бик беләсең килсә.
 - Менә ничек...
 ... Шул рәвешле шаяра-көлә тугыз-ун чакырым ара узып кай арада авылга – Яңа Актауга кайтып җиткәннәрен сизми дә калды алар. Бу ерак көзге караңгы юл, тайгак һәм пычырак юл очсыз-кырыйсыздыр төсле тоела иде башка вакытларда. Әллә ничек кенә килеп чыкты әле бүген, туйганчы бер сөйләшә дә алмый калдылар. Тагы туры килерме аларга шулай икәүдән-икәү генә калып юлга чыгарга, белеп булмый. Рафаэльнең Асиягә әллә ниләр әйтәсе килә иде дә бит, кыюлыгы җитмәдеме, әйтә алмады. Бераз соңрак әйтермен әле дип кичектереп килде. Инде авыл башына килеп җиткәчтен дә чыкмады җае, бөтен өмет капка төпләренә калган иде. Кызлар белән егетләр арасындагы иң мөһим сүзләрнең авылда, кагыйдә буларак, капка төбендә әйтелүен ул өлкәннәрдән ишетеп белә.
 Капка төпләренә җитеп килгәндә, инде бөтен кыюлыгын җыеп сүзне башлыйм гына дигәндә, ипле генә сөйләшеп кайткан Асия, кинәт, йөгәннән ычкынган тай кебек торып чапмасынмы. Капкалары ябылганда гына “Тәмле төшләр күреп йокла, йәме, сау бул, Рафаэль” дигән сүзләре ишетелеп калды аның.
 Кая ашыкты, нигә шулай йөгереп кереп качты инде ул, һич аңламассың. Әйткән сүзләре дә мыскыл итү кебегрәк яңгырады. Әллә ничек кенә килеп чыкты әле бу...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 4 >>